Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕЛӘРНЕҢ ЧЫН ЙӨЗЕ

Сиксәненче-туксанынчы атларда татар әдәбиятында яна тема калкып чыга -Кеше, табигать, билгесез көчләр- Бу теманын беренче карлыгачлары—төрле ырымнар, мистик күренешләр, карангы гамәлләр, жаннын бер материядән икенчесенә күчүе турындагы мәкаләләр, хикәяләр. Кеше үзен табигать белән бербөтен итеп карарга тырыша, төрле йолдызнамәләрдән үз язмышын белергә омтыла. Мондый кызыксынуны илдә булган болганчык хәлдән, начар сәясәттән качу, һәр кешенен үз дөньясында бикләнергә теләве, үз-үзен яхшырак беләсе килү теләге белән дә анлатып була. Менә шул елларда әдәбият күгендә хатын-кызлардан язучы Нәбирә Гыйматдинова исеме калка. Тасвирларга алынган темаларның яналыгы, геройларының эчке кичерешләрен табигатьтәге үзгәрешләр белән үреп бирүе, әсәрләренә хас киеренкелек Нәбирә Гыйматдинованы башка язучылардан аерып тора Анын әсәрләрендә табигать белән кеше берлеге матур аһэн тудыра, бербөтен итеп карала. Бу алымны Әмирхан Еники әсәрләреңдә дә күзәтеп була. Сазда үсеп утыра торган бер оя уг чәчәкләренә Шакир Мостафин (-Саз чәчәге-) башта сокланып туя алмый Гәрәбәдәй янып торган чәчәкләр—чыннан да матур, бик матур, әмма агулы икән. Алар сазда гына үсә. уг чәчәкләрен хайван да читләтеп үтә икән Бу көтелмәгән алдану Мостафинны гажәпләндерә. чөнки анын тормышы да шуна охшаш Нәбирә Гыйматдинова үз әсәрләрендә традицияне дәвам иттереп кенә калмый, үзенчәлекле юлдан китә. Анын геройлары—табигать баласы, һәм ансыз яши алмыйлар -Боланповестендагы Сузгын карчык белән Акчәч. -Сихерче-дәге Маһруй әби белән Сәвилә. -Ут кубәләге-ндәге Мөнәвәрә әнә шундыйлардан. Эшләгән явызлыклары, кылган гамәлләре өчен, әйтерсең лә. табигать кешедән үч ала Табигать һәм кеше арасында ниндидер күренми торган жепләр сиземләнә. Тәминдар Сәвиләне алдап, «хуш- дип тә әйтмичә, калага юнәлгәч: -Кояш тоташ янгырга күмелде-. -Көзге янгыр койды, койды- Табигать тә Сәвияне яклагандай. Тәминдарга киртәләр тудыра. Әйгерсен лә ул бичара «сихерчене- кызганып елый («Сихерче»). Икенче бер урында чөгендерче хатыннар ана торнаны кәтмән белән кыйнап үтергәч, «төн уртасында давыл башланды Өй кыекларында сызгырып, сәлам генә биреп үтәрдәй тоелган жил. отыры көчәя, кулбармаклар үстергән дәжжал кебек ишек-капкаларны. тәрәз янакларын йолкый, тарта иде- Автор табигатьнен кочлелегенә безне ышандыра -Табигатьне рәнжетергә ярамый- дигән сүзләр әсәрнен төп идеясен тәшкил итә Авыл тикле авыл кыска вакыт эчендә юк була: «Юк иде авыл, тирә-юньдә бүрәнә, такта, калай өемнәре генә иде . Ә инде Сәриянен -Ак торна каргышы бу-у!- дип кычкыруы -җансыз авылны урталай телдеӘгәр игътибар белән күзәтсәк. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренең исемнәре дә табигать белән бәйле: -Күке төкереге-. «Ак торна каргышы-. -Ут күбәләге-. «Кара кош1 -Бүре каны- -Болан- Бу сайланыш очраклы түгел Язучының барлык әсәрләре аша үткән фикере—бары тик табигать белән берлектә генә кешенен эчке дөньясын тулы күрсәтеп була. Нәбирә Гыйматдинованын һәрбер әсәре уйландыра, күңелдә ниндидер дулкынлану уята, кешенен жанына үтеп керә Язучынын кайсы гына әсәрен алма, анда сурәтләнгән вакыйганың ахыры кызганыч, кайбер вакытта хәтта фаҗигале Бу хәл авторнын әсәрләрен чынбарлыкка якынайта; тормышта па бәхетсез, фажигале язмышлы кешеләр бик күп бит Шул ук вакытта уй бер туа; укучы өчен бәхетсез булып күренгән геройлар, бәлкем, тормышларының кайбер мизгелләрендә үзләренчә бәхетледер Кешенен табигать кочагында күрсәтелүе геройнын кичерешләрен тагын да тирәнрәк ачарга булыша Дөньядан бизгән, кешеләр яныннан куылган Хаятнын күңелендә жылы калмаган. Табигать тә моны раслый. -Бүген тышта төкерсән. төкерегеңне куырырлык салкын иде. агач кайрылары чырт-чырт ярылды, кошлар очмас булды Кичкә таба һава тагын да суынып сулышка капты Урман эче бозлы баз кебек иде Әйтерсен. күк йөзен чуарлаган йолдызлар, жир өстенә туктаусыз суык нур бөрки иде» («Пәри утары») •Ут күбәләге-ндәге урманның һәр почмагын белгән Мөнәвәрә дә. •Сихерче»дәге болыннар, инешләр өчен кайгыртып йөргән Сәвилә дә шундыйлардан Нәбирә Гыйматдинованын геройлары табигатьтә яшәп кенә калмыйлар, алар үз хисләренең нечкәлеге, теләкләренең зурлыгы аркасында хәтта табигатьнең бер өлешенә әйләнеп китә ала. -Беркөнне Акчәч урманда боланга тап булды Болан искиткеч матур иде Сылубикәдән көнләшеп, кыз үлә язды Эчен яндырып бер теләк тә уянды: -Болан күк чибәрләнсәң иде дә Рысколның күзенә чалынсан иде Бир мина буй-сыныңны, бир илаһи матурлыгыңны . Бир. бир. Күчер мина матурлыгыңны!». -Анына килгәндә. Акчәч үзен болан итеп күрде Болан кыз арт тоягы белән озын муенын кашыды, тирә-якны күзәтте, үлән чемченде» (- Болан-) «... күбәләктәй бөтерелеп очкан кыз табигать белән бербөтенгә әверелгән, аларны аерып алырлык түгел иде Табигать үз баласын жылы тамчылары белән назлый, иркәли сыман иде. Әллә күз алышынды, әллә могжиза булды, берзаман кызнын гәүдәсе югалды, алан уртасында бары тик гүзәл сын гына торып калды- («Сихерче»), Язучы геройларының кешеләргә мөнәсәбәте дә табигать аша туа Кешенен хисләре, эчке дөньясының тышкы дөнья белән каршылыкларга керүе язучының "Сихерче» повестенда сурәтләнгән. Табигать кочагында яшәүче Маһруйны кешеләр аңламый, хәтта аңларга да тырышмый Маһруй да табигатькә рәхимсез кешеләргә нәфрәт белән карый; -Жансыз тугайлар, жансыз болыннар, эрәмэ-су буйлары арта Таптады, изде кеше, рәхимсез изде- Карчык исемен атап та. төртеп күрсәтә алмаган үлән-чәчәкләр күп иде. алар жир өстеннән эзсез югалган иде «Тагын да югалыр.— диде карчык шомлы тавыш белән.—тагын да югалыр. Адәм туфрагы-ние белән йотадыр, адәм—аждаһадырГеройларның эчке хисләренен тышкы дөнья белән каршылыкка керүен Нәбирә Гыйматдинова -Ак торна каргышы»нда уңышлы чагылдыра Кешеләргә шәфкатьле Арысланның чиста матур күңелен авылдашлары аңламыйлар, анын миһербанлык кылуын «хурлык» дип тамгалыйлар Мона тагын бер мисал булып «Болан- хикәясе тора Әбисе тарафыннан дусларыннан мәхрүм ителгән Акчәчнең күңеле «әбисеннән разый түгел иде- -Әбисенә каршы дәшмәде онык, сүзсез генә тыңлады. Алай да яшь йөрәк ризасызлыгын белдереп дулап алды —Мәктәпне ташла, имеш'» Геройнын үз эчендә барган хисләр көрәше әсәрдәге күңел көрәшен көчәйтә Иренә тугрылыклы Мөнәвәрә жаны белән Юлчыга тартыла «Хезмәтче хатын иде Мөнәвәрә иренә, бары тик хезмәтче хатын гына иде Ә бу егет аны чәчәккә тиңли1 Аның белән күпме генә бәхәсләшсә дә җанына рәхәт, барыбер рәхәт бу сүзне ишетүе' Килмимени яшь хатынның чәчәк буласы? Килә, бик тә килә' Жанында яралган мәхәббәте үлмәде бит. кояш кебек батты гына Бәлки ул янә калкыр? Чөнки өмет сүнмәде әле. өмет исән Тоннэрен ул йокыдан уята, йөрәкне сызып-сызып ала. шул чагында кемгәдер -Ярат, ярат мине».—дип пышылдый Мөнәвәрә Кем ул -берәү»? Сәфәрме? Сәфәр үз хатынынын хыялында шулай янарамы? Юк шул. охшамаган ул Сәфәргә, кырыс, салкын Сәфәргә!..» Әсәр буйлап үткәрелгән фикер укучыны үзенә жәлеп итә «Егетнен бармаклары арасыннан чишмә кебек челтерәп мои агылды Мөнәвәрә өчен ят кой иде бу. Нинди сагышы бар эле анын! Ире исән-сау. тиздән жинеп кайтабыз. дип яза. Урман да үсә. матурая Ә жан барыбер разый түгел Жанда яра бар Юлчының уйнавы шул яраны кузгата бугай. Уйна. уйна. егет Күмә инде сагыш Мөнәвәрәне 12. .к У • MI күмә, котылу юк хисләр өермәсеннән! Сулкылдап-сулкылдап авырта йөрәк Акланмаган өметләр, үлгән хыяллар өчен генә бу сулкылдау аз әле! Күз яшьләре Мөнәвәрәнең кайнар яңакларына тамды. Ул егеттән оялмады, чөнки үзе түгел, жаны иңрәп елый иде. Анын караңгы тормышына давыл үтеп керергә җыена» һәм шунда ук: - Уйнама, житәр. —Мөнәвәрә каударланып урыныннан купты.—Мин урманны әйләнәм. Сәфәр атарга өйрәткән имәнгә килеп төртелгәч кенә, хатыннын зиһене ачылды.— Ярлыка мине. Ходаем,—дип пышылдады ул Колагында һаман скрипка кыллары чынлый иде.— Күңелемдә бозыклык юк минем. Уемда да. күңелемдә дә. Минем бары тик яраттырасым гына килә. Сусадым мәхәббәткә. Изге мәхәббәткә. Тәнем белән Сәфәргә хыянәт итмәм, тәнем— никахлы иремнеке, ә жанымны ул аңларга теләмәде, жаным иясез иде». («Ут күбәләге"). Геройнын үз-үзенә каршы килүе әсәрне тормышчан итә. «Хаят үз-үзен анламады Бая гына Рөстәмне ярсый-ярсый куган йөрәк, үкенгән сыман, күкрәк читен чәнчеп-чәнчеп сулкылдый иде Нидер югалды Нидерме, кемдерме9 Яраббым. кая сон пәйгамбәрләрдән калган сабырлык, кая? Дилбегәсен бушатып, ярсу атка утырып чапкан жүләр хәлендә бит ул!» («Пәри утарында») Геройнын монологы, әсәрнен интонациясе бәхетсезлек, ялгызлык төшенчәләрен тагын да кискенләштергәннәр. «Киткән . Бөтенләй саубуллашып киткән. Син инде моны төшләргә борып, үзенне алдый алмыйсын! Киткән, киткән! һәм дорес эшләгән Бер бәхетсез иттеләр бит Хаятны. күнел чишмәсе бәхетсезлектән мөлдерәмә анын. тагын шуна хәсрәт өстәп ник тилмертергә ди!» («Пәриутарында») Игътибар белән укысак, язучының күп кенә геройлары—ялгыз кешеләр. Аларны башка кешеләрдән аерып күрсәтү, ялгызлыкка дучар итү—анын эчке дөньясының барлык якларын көрәшне, каршылыкларны, ризасызлыкны, көчсезлекне. икеләнүне күрсәтү өчен мөһим алым. Ялгыз, бәхетсез, хыялларын тормышка ашыра алмаган кешеләр—Нәбирә Гыйматдинованын күп әсәрләренең каһарманы Ялгызлык турында шундый бирелеп язган кеше—йә үзе дә ялгыз кеше, йә кешенен эчке дөньясының бар тайпылышларын бик яхшы белүче психолог дигән фикер туа. Атасынын туган авылында үзен ялгыз хис иткән Сараны кызганмыйча булмый. Анын ялгызлыгы кешеләрнең битарафлыгы, кансызлыгы җирлегендә үтә ачык күренә. «Ут күбәләге»ндэге Мөнәвәрә, ялгыз яшәүдән туеп, озак уйлап тормыйча, юлчыны үзендә калдыра. -Пәри утарында»гы ялгыз бүре образы Рөстәмнең һәм Хаятнын ялгызлыгын тагын да кочәйтеп күрсәтә. Бүре образы бөтен әсәр буйлап бара «Суыктыр, күрәсен, тавышын калтыратып бүре улады» «Кинәт «мин дә бар дөньяда» дигәндәй, бүре улап жибэрде» «Бүре улавы да жанны актара Бу кичләрдә бичара отыры ямансулады, яз житкәч, югалту сагышы тагын да көчәя, күрәсен Йә. нигә китте сон ул, нигә9 Сөйләмәс иде бернәрсә дә Хаят, ялгызлыкның никадәр авыр икәнен әйтмәс иде Тел тибрәтерлек көче дә юк анын хәзер, дәрте лә юк Эчендә— буш дала». Рөстәм дә соры бүре кебек ялгыз:«... бу—соры бүре иде. ул ынгыраша-улый куаклар арасыннан чыгып килә иде. . .» Рөстәмнең дә халәте бүренекедәй Бүре образы геройларның ялгызлыгын, аерым бер сыйфатларын, аларга янаган куркынычны ачып килсә, урман образы—геройларны саклаучы, яклаучы Урман—геройнын ышыклану, күнеленен тынычлану, үз-үзенә ышану урыны. Урман язучының әсәрләрендә яши. үзенә бер дөнья Ул—жанлы образ. «Урман йокысыннан уянды - Нәбирә Гыйматдинованын әсәрләрен урмансыз күз алдына китерү авыр «Ут эчендә кайнасам да. урманны уйлыйм.» Урманның язын янаруы геройларны да сөендерә, аларнын күңеленә яшәртү кертә «Мөнәвәрәне һәр елны сөендергән нәрсә—табигатьтәге үзгәреш иде Урман йокысыннан уянып, ашыга-ашыга төс үзгәртергә кереште Башта агач-куаклар сизелер-сизелмәс кенә ачык яшел төскә буялды, ә бөреләр ачылып зурая барган саен бу төс куерды, куерды да утар тирәсе яшел чуклы яшел шәлгә төренгәндәй булды һавага таралган татлы ис—яшел үлән исе. бөре исе. кәүсәсеннән саркып тып-тып жиргә тамган каен суы исе сулаган саен сулыйсыны китерә, алай гынамы, ширбәт эчерткән сыман, жинелчә генә башны әйләндереп, күнелне иләсләндереп куя иде.» («Ут күбәләге»). «Күке төкереге» повестендагы Онык күршесеннән гел явызлык күргәч. Карачугыр тәэсиренә эләгә, кара кочлэр сихер доньясына кереп китә Ләкин җан газабына түзә алмыйча. Акъәни сүзләрен искә төшереп, үзен мондый сүзләр белән камчылый «Син кеше түгел, син коточкыч явыз хәшәрәт, бу сина җәза, жәза - Повестьнын кайбер битләрен укыганда, жан өши. хәтта кайвакыт китапны ябып куясы килә башлый Димәк, әсәрнен тәэсир көче бик зур. Язучы торле күпертелгән алымнар ярдәмендә геройларның эчке дөньяларын гына ачып калмый, э укучыны ышандыра, уйландыра «Сихерче»дэ хәтта жаннын икенче төрле материягә күчүе турында сөйләнә Биредә автор -геройнын жаны үлемсез» дигән фикерне күтәреп чыга һәм унай геройнын киләчәгенә ышаныч тудыра. «Ул яшәр Ул җирдә бер тапкыр яшәп китте бит инде Убыр кыяфәтендә йөз ел яшәде • Геройнын вождан газабы аны тоткарлау көченә әверелә «Нишләп җанымны тотып торасын, жибәр! Тотма, жибәр!»—дигән кыргый тавыш укучының колагында чынлый Югары әхлаклылык язучының барлык әсәрләрендә диярлек геройларның топ сыйфаты булып тора. Алар үзләренең кылган гамәлләренә нэтижә ясыйлар, уйланалар, кешеләр алдында пакь йөзләрен саклап калырга тырышалар -Күке төкереге»ндәге Галия Гыйлемдарны яратса да. ул анын «хатынлы ир» икәнен белеп, үз янына якын җибәрми. Ә геройларның, образларның исемнәренә килсәк, алар соңгыларының эчке дөньяларына бәйле рәвештә бирелгән дип әйтсәк, ялгышмабыз Бер яктан Акъәни. Акчәч. Онык (Галия—бөек. олы). Ак торна. Мөнәвәрә (нурлы, якты) Икенче яктан. Карачутыр. Каракош. Соры бүре Гомумән, автор «ак» сүзен аерым бер мәгънә белән куллана Изге күнелле Акъәнинен оныгы күлмәге турында (ул да—ак) кайгыртуы ак күнелле Акчәчнен сөйгәнен саклап калу теләге белән боланга әверелеп жан бирүе, пакь жанлы Саранын ап-ак торна булу теләге—барысы да Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренә үзенә бер аклык, рухилык, күтәренкелек, матурлык өсти ■Ак» сүзе геройларга билгеләмә булып килә, аларнын эчке дөньяларын ачыкларга ярдәм итә Язучынын әсәрләрендә урынлы кулланган сурәтләү чаралары ярдәмендә тулаем сәнгатьлелек, аһәнлелек арта. «Тон сискәнеп куйды - Тагын -Жәй уртасында куак ботакларында берән-сәрән сары яфраклар күренә, һәм әле узмаган гомернен дә саргаюын искәртә Хаят күнелендэ дә сары яфраклар, күнел сарыга манчылган Чөнки ул сагыштан көя. яна. өтелә» ("Пәри утарында-) Бу шулай ук геройларның халәтен ачыкларга ярдәм итә. «Пәри утарында» Хаят «читлеккә эләккән җәнлек-, •хыял куагында сайраган сандугач», «жансыз агач», -тун күчән» дигән сурәтләү чаралары ярдәмендә тасвирлана -Йөрәкне каната», -уг сулап яши», -күк— чиксез, уйсыз, күнел төсле буш» дигән сүзтезмәләр әсәрләрнең телен җанландыра Әйе. Нәбирә Гыйматдинованын әсәрләре үзенчәлекләргә бай Анын әсәрләрендә кеше жаны. кин һәм тирән чагылдырылган Татар поэтик прозасының гүзәл традицияләрен дәвам итүче Нәбирә Гыйматдинова үзе дә кеше күнеленен тасвир остасына әйләнгән