Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИДЕ КҮККӘ КҮТӘРЕЛ ДӘ...

Бу дөньяга ялгыш «кердем» гүя: Ялгыш кереп, ерак үтелгән. Кире кайтам, күңел җанга дәшә— Җитеп барган сыман күпергә.— Кылдан нечкә таныш күпергә... Бу дөньяны якын күрдем ялгыш, Ялгышканмын отып рәвешен, Соң, аңлыйм ди, аңладым ди шуны, Ни кылыйм соң, мин дә бит кеше? Ялгышканмын отып рәвешен... Ник бу сорау минем башка килә, Нинди ачыш көтә бу юлда? Безнең тормыш, имеш, уен гына... Уен микән әле, и Хода? Сер ачылыр сыман бу юлда... Ничек баксаң, дөнья шулай икән, Ничек күрсәң—дөнья шул икән. Безнең күңел үзе үрмәкүчтәй, Бер тибрәнү—үзе бер килбәт. Ничек күрсәң—дөнья шул икән... Җәүдәт СӨЛӘЙМАН (1955) —шагыйрь. •Ямаулыклар», •Ташъязма», • Мин—минсез дөньядан» һ.б. китаплар авторы Ул— фәннәр докторы, кибернетика белгече. Казанда яши ҖИДЕ КҮККӘ КҮТӘРЕЛ ДӘ... ...Безнен күңел үзе үрмәкүчтәй, Бер тибрәнү—үзе бер килбәт. Күңел үргән дөнья-пәрәвездә Чәбәләнгән киек мин, димәк... Бер тибрәнү—үзе бер килбәт... ...Безнең дөнья—күңел талпынуы, Пәрәвезнең бары бер төре. Әкияттәге рәшә сыннар сыман. Ә соң вакыйгада —кем тере?— Пәрәвезнең бары бер төре... ...Май атлауга охшаш безнең дөнья: Бәндәләрдән жан атлангандай... Өлгергән җан аңлап китсен диеп Ашыктырмый микән, и Ходай? Безнең дөнья—жан атлагандай... Юк, уен да, пәрәвез дә түгел, Ни уйласаң, адәм, үз эшең. Ахры берәү жирдәи азык җыя. Атлан майдай итеп өлешен... Ни уйласаң, адәм, үз эшең... ...Уйларыңда туа өлешең... Карурманда кояш нуры, - кергәнең юк юк, димсең? Кыяларда жил оясы — менгәнең юк юк, димсең? Табаннан түбән тойма, ди, корсактан ары койма, ди, маңгайдан өстә—кәпәч, ди, томан- фикергә житкәч, ди,— ә син— Ил туар, димсең? ...Карурманда бар нурлар, кыяларда оядыр. бер басылыр ил тузаны, затлы орлык жыя тор... Шигырь ни ул?— Махсус кайчы: Фикерләр парә-парә. Шигырь - ятьмә, алтын читлек, Моң-хисләргә мәгарә.Җиде күккә күтәрел дә Бер карап бак дөньяга. Тәңре яралткан җаннармы Тәңре корган ояда? Җиде күккә күтәрел дә Бер карап бак үзеңә. Акыл канат таккан микән Телгә кунган сүзеңә? Җиде күккә күтәрел дә Бер карап бак җиһанга, Җиһан чиксез, җиһан тыныч. Кемнәрдән тыз-быз, гауга? Җиде күккә күтәрел дә Бер карап бак, и адәм. Кемгәдер орчык кына ул Без яшәп яткан галәм...Кара диңгез Кара диңгез—мәгърур диңгез, Кояш алтын түбәтәй. Зәңгәр күк тә шундый җайлы— Күк Түрк корган түбәдәй. Иркәли татар баласын Ак калфаклы дулкыннар. Мең еллардан катлам-катлам Җыелган сагынулар. Күңелнең дә, диңгез сыман, Дулкыннар бәргән чагы. Эретә сагыш тауларын Кара диңгез кочагы... Шәһре Биләр Тау битендә изге чишмә - көмеш су, Тал-чыбыкта былбыл сайрый, моңлана. Хат юлыдай борма-борма Чирмешән, Суларында Биләр таңы аллана. Изге чишмә күңелемә пар канат, Мин былбыл да, тал-чыбык та янында. Биләр, диеп, канатланам, тын алам. Шәһре Биләр рухы яши җанымда. Биләр-судан сагыш җыя тулы ай. Ай юлында Шәһре Биләр капкасы. Алтын капка көтә булыр ачылып. Татарларның асылына кайтасын. Тау битендә изге чишмә -көмеш су, Тыл-чыбыкта былбыл сайрый, моңлана. Хат юлыдай борма-борма Чирмешән, Суларында Биләр таңы аллана. Көмеш тояк бәхет уя бәгырьгә, Тулпар атта лачын-яугир—утяшен. Курай-кубыз моңы исән йөрәктә, Күңелемдә бөек Биләр шәүләсе.