Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАРӘП ИЛЛӘРЕНДӘГЕ ТЕЛ ПРОБЛЕМАЛАРЫ

ТАТАРСТАНДА ЛАТИН ГРАФИКАСЫН ГАМӘЛГӘ КЕРТҮ МӨНӘСӘБӘТЕ УҢАЕННАН НИГӘ ӘЛЕ гарәп дөньясына барып төштек соң без? Әллә үзебездә дә хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек түгелме? Моның үз хикмәте бар. Ераккарак карап күз йөртик әле. Гарәп теле дөньядагы зур тарихлы телләрдән санала Аның кайчан барлыкка килүенә бәйле теорияләр IX-XI гасырларда киң таралган була Берәүләр гарәп телен Аллаһы Тәгалә бар иткән, ул аның барлык байлыгын Адәм галөйһи сәламгә өйрәткән диләр, икенче фикердәге галимнәр гарәп теленең нигезләре—Адәм галөйһи сәламгә һәм башка пәйгамбәрләргә дә бирелгән, алар да аның үсешенә өлешләрен керткәннәр, Мөхәммәт пәйгамбәргә генә гарәп теленең байлыгы камил итеп бирелгән дигән карашта торганнар Телнең барлыкка килүе кешеләр арасында килешеп яшәүнең нәтиҗәсе ул дип аңлатучы галимнәр дә булган. Бу фикерләрдә грекларның телнең барлыкка килүе турындагы теорияләре чагылып китә кебек Мәгълүм ки грек философлары да сүзнең-телнең иҗатчылары илаһи затлар һәм философлар дип санаганнар Гарәпләрдә лингвистика традициясе VIII гасырларда башланып, XV гасырларга кадәр дәвам итә. Бу фәннең зур үсеш кичергән чорлары XI—XII гасырларга туры килә. Урта гасырлардагы чыганакларда беренче грамматика китабын төзүче итеп Әбу әл-Әсүөд өд-Дуөли күрсәтелгән (Бу турыда кара Әл-Мөбарәк Ән-нәхү өлгарәби. — 1974. Бәйрут-әл- Каһирә) Хәзерге гарәп илләрендә ана телен (гарәп телен) укытуны гамәлгә кую проблемалары бармы соң? Югары уку йортында ана телендә уку-укыту җайга салынганмы? Терминнар мәсьәләсе ничек хәл ителә? Дәүләт җитәкчеләре тарафыннан тел проблемаларына игътибар биреләме9 Бу сорауларга җавапларны табу катлаулы шөйдер. әмма гарәпләрнең гыйбрәтлөнерлек бихисап эш-гамәллөре бар һәм аларның бәгьзеләре белән укучыларны да таныштырып узу зыян итмәстер, шаять. Югарыда санап үтелгәннәрне урынсыз бирелгән сораулар дип кабул итмәскә кирәк. Төрле илдә, төрле дәрәҗәдә булса да андый проблемалар бар һәм гарәпләр ватанында да юк түгел икән шул. Бары бер генә гарәп илендә, Сөгуд Гарөбстанында гына мондый мәсьәлә хәл ителгән. Ә менә гарәп дөньясының көнбатышында урнашкан илләрендә аеруча әл-Җөзаир (Алжир) да гарәп телендә уку- укытуны гамәлгә кертүдә зур кыенлыклар бар. Әл-Җөзаир 132 ел дәвамында Франциянең колониясе булды. Моның аянычлы нәтиҗәсе һаман да үзен сиздерә ӘлҖәзаир гарәпләренең яртысы үз ана телләрендә аралаша белмиләр яки бик начар сөйләшәләр. Гарәп илләре бергәләшеп бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итүне кирәк табып, 1961 елда даими эшләүче «гарәпләштерү» координация бюросын төзеде Бу оешмага фәнни китапларны тәрҗемә итү, югары уку йортларында төгәл фәннәрне дә гарәп телендә укытуга ирешү, гарәп терминологиясен унификацияләү, классик гарәп телендәге борынгы әсәрләрне тәнкыйди өйрәнеп нәшер итү, чит илләрдәге гарәп теленә өйрәтү үзәкләренә ярдәм итү һәм башка Вазыйфалар йөкләтелгөн иде. Куелган максатларны гамәлгә ашыру өчен Мөгърибнең башкаласы Рабат шәһәрендә 1964 елның июненнән "ӘлЛисанү-әл-гарөбийү» (■•Гарәп теле») журналы басылып чыга башлады. Югары уку йортларында моңарчы төгәл фәннәр инглиз, француз телендә укытып киленде. Галимнәр, җәмәгать эшлеклелөре, укытучылар арасында исә гарәп телен яклаучылар саны көннән-көн арта барды Алар барлык фәннәрне дә ана телендә укытуга күчәргә кирәклекне, милли горурлыкны торгызырга, үз ватаныңны хөрмәт итәргә кирәклекне исбатлый килделәр Әмма Аурупада укып кайткан гарәпләр һәм элеккеге интеллегенция вәкилләре арасында моңарга каршы чыгучылар да булды, андыйлар хәзер дә юк түгел Бу фикер тарафдарлары гарәп теле дөньядагы фән һәм техниканың үсешенә яраклашып өлгерә алмый, чит телләрдә нәшер ителгән фәнни чыганакларны тәрҗемә итүдә тоткарлыклар барлыкка килә, гарәп терминолексикасын булдыруда төрлелек һәм төгәлсезлекләр, буталчыклар барлыкка килә һәм башка сәбәпләр белән дәлилләргә маташалар Бер төркем гарәп галимнәре терминнарны ясауда классик гарәп теленә, борынгы фәнни хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә һәм телнең үз мөмкинчелекләрен тулырак файдаланырга кирәклеген әйтәләр Башка телләрдән алынган сүзләрне файдаланган очракта да ул термин гарәп теле кагыйдәләренә буйсындырып ясалырга тиешлеге дә искөртелө Мәсәлән, сәйараавтомобиль (сөрө-йәсийрү—хәрәкәт итү), тайара—очкыч самолет (тара—йатыйру—очарга, очу һ б.) Дөрес терминнарны куллануда, ясауда чуарлыклар да җитәрлек Еш кына инглиз яки француз алынмаларын бозып әйтүләр күзәтелә (уксиҗин— кислород, исбират—запас частьлар, җенирөйтер—генератор һ б) Мәгълүм ки, фән һәм техника терминнарын тәртипкә салганда, гарәп әдәби теле белән халык сөйләмен мөмкин кадәр якынайту ихтыяҗы туа Югыйсә, алар арасында булган каршылыклар артачак кына Моны хәл итү өчен гарәп илләренең үзара бердәмлеген ныгыту, сәяси тотрыклылыкны булдыру һәм башка мәсьәләләрне хәл итү кирәк Шул чагында фән һәм техника өлкәсенә караган яңа сүзләрне (терминнарны) ясау, аларны барлык гарәп илләрендә берүк мәгънәдә куллану (унификацияләү) мөмкинчелеге туачак Бу юнәлештә зур эшләр башкарылды да инде Проблеманың җитди төсмер алуын шуннан чыгып билгеләргә була, гарәп илләренең башлыклары да бу кыенлыклардан чыгу юлын эзлиләр Гарәп илләрендә лөһҗәлөр (диалектлар) бик күп Алар арасында «өстенлеккә” ия булганы да бар, ул—Мисыр диалекты Гарәп дөньясында төшерелгән ун кинофильмның сигезе Мисыр студияләрендә төшерелгән, диләр Мәдәният, сәнгать программалары, радио, телевидение тапшыруларының күпчелеге Мисыр лөһҗөсендә башкарыла Шуңа күрә бу ләһҗәне Әл- Җәзаирда, Гыйракта, Сүриядә, Суданда. Иорданиядә дә аңлыйлар Гарәп диалектлары арасында зур аерымлылык булса да, аларның генетик кардәшлеге сакланган һәм сакланачак та Күренекле галим Г Ш Шарбатов хәзерге гарәп теленең диалектларын сигезгә бүлеп карарга тәкъдим итә Гарөбстан ләһҗөсе, Гыйрак, Сүрия, Ливан, Фәластыйн, Мисыр. Судан һәм Мөгьриб лөһҗәлөренө (Ливия, Әл- Җөзаир, Тунис, Марокко һәм Мавритания керәләр) Әл-Җөзаирда җитәкче булып эшләячәк кешегә гарәп теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри Бу канун 1980 елның 10 маенда ук гамәлгә кертелде һәм бүгенгә үз көчендә кала Согуд Гарөбстанында барлык чит ил оешмалары рәсми сөйләшүләрне, килешүләрне һәм эш кәгазьләрендә гарәп телендә генә алып баралар Бу канунны бозылучыларга зур җәза— акчалата зур салым түләү яисә хезмәттәшлекне туктату кебек җәза бирү каралган Димәк, бу илдә чит илләр белән аралашу бары тик гарәп телендә генә алып барыла Болар мәгълүмат буларак кына искә алынды Административ чаралар белән генә барлык каршылыкларны хәл итү мөмкин эш түгел, әлбәттә Классик гарәп теле дистә гасырлар дәвамында яшәп килде, ләкин хәзерге вакытта аңарга да куркыныч яный башлады Гарәп илләрендә җирле сөйләм телендә сөйләтүчеләрнең саны арта бара Гаиләдә, хөкүмәт оешмаларында да җирле сөйләм телендә аралашалар балалар мәктәпкә кергәч, барлык фәннәрне гарәп әдәби телендә үзләштерергә тиешләр Бу аларга шактый гына кыенлыклар тудыра (Моны безнең өчен XVII— XVIII йөзләрдә гамәлдә булган язма татар телен өйрәнү белән чагыштырырга булыр иде.) Киләчәк 200 ел эчендә гарәп дөньясының җирле сөйләмнәрен, үзенчәлекләрен эченә алган өч яисә дүрт телнең барлыкка килүе дә ихтимал дип, фаразлаучы галимнәр дә бар (Ч. Фергюсон, Ф Талмуди) Каһире сөйләменә нигезләнгән Мисыр теле, Багдад сөйләменә нигезләнгән көнчыгыш гарәп теле, Димәшкъ сөйләме нормаларына нигезләнгән Сүрия һәм ОмдурманХартум сөйләменә нигезләнгән Судан теле (Ч. Фергюсон, 1964 —437 б). Әмма монысы фаразлау гына әле, ләкин кара көчләрнең барлыгын да онытмаска кирәк. Мәсәлән, Аурупада, Америкада укып кайтучы гарәпләр арасында латин графикасына күчәргә кирәк дип, йөрүчеләр дә юк түгел Бу яңалык түгел түгелен, чөнки христиан миссионерлары XII гасырлардан ук, мондый телөк-төквдимнөрен белдерә, әйтә килделәр XIX йөз азагы XX йөзнең 20 елларында да Иранда да мондый бәхәсләр була килде. Гарәп язуына бәйләнү вакытлар узу белән бер яңарып ала-алуын. Әгәр бу реформа гамәлгә ашкан булса, һичшиксез, мөселман дөньясын таркатуга зур адым булыр иде. Совет империясендә яшәгән мөселман төркиләре мисалында мондый реформаның нәрсәгә китереп җиткергәнлеге ачык күренә булса кирәк. Грузин, әрмән, кытай, һинд, яһүд, бирма һәм башка халыкларның үзенчәлекле язулары бүген дә гамәлдә һәм аларның латин графикасын кабул итәргә әзерләнүләре турында ишетелгәне юк. Халыкның артта калуын, гарәп язуыннан эзләргә кирәкми, аның гаебе юк. Гаеп—бозык һем империячел сәясәттә яшерелгөн. Гарәп илләрендә һәм ислам дөньясының шактый өлешендә гарәп язуы яши һәм яшәр дә Монысы шик уятырга тиеш түгел. Бүгенге көнгә кайтып, Татарстанда латин графикасын гамәлгә кертүгә карата мөнәсәбәтне белдерми булмый: өйлөнө-тирө мохитне һәм киңрәк офыкларны күзаллап эш итәргә телибез икән, бу адымны курыкмыйча ясарга кирәк. Милли аңны үстерүгә моның ярдәме, һичшиксез, зур булачак Гарәп язуы безгә бик газиз. Танымаган кешенең дә бу язуны күрү белән күңелендә җылы бер нур хасил була, ә танып укый башлаган татар кешесендә, борынгы тарихыбыз белән горурлану хисе туа һ. б. Димәк, без ул язуны беркайчан да онытырга тиеш түгелбез Ни генә әйтсәк тә, туган телебезнең кануннарын уңышлы чагылдыра ала торган латин язуыннан башка язу хәзергә юк Фән һәм техника үсеше белән генә бәйле рәвештә түгел, ө кардәш төрки халыклар белән киләчәктә дә бер гаиләдә яшәүне истә тоткан хәлдә, озакка сузмыйча латин язуын гамәлгә кертү бик зарури. Сүзебезнең башы Әл-Җәзаир гарәпләре турында иде. Әлбәттә Тунис һәм Мароккода гарөп-француз ике теллелеге яшәп килә Монысы зур шәһәрләрдә яшәгән татарларның, ягъни урыс сүзләрен бутап сөйләүчеләрнең теленә охшашрак Ләкин гарәп теле беркайчан да буйсындырылган тел булмаячак. Шулай булгач, Әл-Җөзаирда, Марокко, Туниста француз яки испан, итальян, инглиз телләре, гарәп телен кысрыклап чыгара алмаячак. Алай гына да түгел, соңгы 20-30 ел дәвамында Африканың кайбер илләренә гарәп теленең йогынтысы көчәя генә барды (Шагаль Арабизация культуры в Алжире Журнал -Народы Азии. Африки» 1981 -№ 3,-94-98 б). Көнбатышта пәйда булган лингвистик теорияләрне гарәп илләренә кертергә тырышуда урынсыз һәм кирәксез эш. Чөнки көнбатышта хөкем сөргән лингвистика теорияләре гарәп теленең бик борынгыдан формалашып килгән үз кануннарына, миллилегенә дә яраклы булмаячак Латин графикасына күчү процессында, әлбәттә, татар халкы да гарәп дөньясында булган һәм бара торган әлеге проблемаларны исәпкә алырга тиеш.