Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛТЫН КЫЗЫЛ ЯШЕН ЯШЬНИ КҮКТӘ

Кертегез! Рухым белән, сүзем белән Керәсе бар Казанга... (Татар башкаласы! дисәк. Без көткәннәр аз анда...) Рухым белән мин Казанга Керим кайсы капкадан? Кайсы капка мина ачык. Кайсы капка япмаган? Сүзем белән мин Казанга Керим кайсы капкадан? Әйткән сүзем җилгә очмас. Чнтләр-ятлар какмаган... Үзем булып мин Казанга Керим кайсы капкадан? Кайсы маңгайга кундырмый. Мине читкә атмаган? Мин бит саташып та хәтта Чит капканы какмаган! Мин үз капкамны шакыйм ич. Аһ. кертегез капкадан! Бикә РӘХИМОВА шагыйрә. •Сарвшшы. Мчмг. •Идв.иәр Квзамында* һ б кшлапмр авторы Проза. публицистика. тәрҗемә влкәсендә мили Казанда чиш Рухым, сүзем, үзем бергә— Бербөтенгә укмашыйм, Тибәрү белән хушлашыйм— Кереп түргә урнашыйм. Мин керим—мең елдан узган Мөселманлык таҗымны Шаһәдәтле өскә куеп,— Горур тотып башымны! Төркиядә җир тетрәү уңаеннан төрек дустыма 1999, август Гүзәл, гүзәл, мәңге гүзәл, диеп, Мактап язган идем илеңне. Шомлы хәбәр килгәч, тетрәндем дә Тешләдем мин ике нрнемне. Зилзиләләп чыга дәһшәт җирдән, Дүнәрләрдәй1 килә, әйләнеп. Чабып барган җәйран сөрлеккән күк, Сибелгән күк кәләш сәйләне. Тау-ташларны урыныннан алып Күчерердәй көчләр чыккач, йә, Җир өстендә торган өйләр ни соң?— Бу көч өчен җиңел йомычка. Гүзәл, гүзәл, диеп, күп соклансаң, Күз тидереп була гүзәлгә... Шатлыкларны куып, кинәт килгән Кайгыларга ничек түзәргә? Ләкин илдә хөкемдарлар түгел, Хаким булса туган—үз телең, Яраларың ялап төзәтәсең, Дәвам итә көнең һәм төнең. Төрек халкы, сезнең яраларны Күңел җепләрем дә бәйләшә— Кыйтга аша сезгә йөрәк дәшә: «Янәдән тор, дустым, сөй, яшә!» Питрәчтә очрашу Көйле-моңлы, җирле-сулы төбәк, Булдың беркөн минем җыр башым. Җыелышкан идек танышырга, Йөрәгемне ачтым— җырлаштым. Тел бәйләде безне, татар теле,— И туган тел, изге, шәфкатьле... Ышандыра безне тик ул гына Таң җиңәр дип кичке шәфәкъне. 'Ит кыздыру өчен әйләнеп торган жайланма. АЛТЫН КЫЗЫЛ ЯШЕН ЯШЬНИ КҮКТӘ Ераклардан бергә бәйләп безне— Татарларның барлык кавемен, Урталыкта килгән туган телем— Гүя туйда кода савыме1 . Күңелләрнең салкынлыгы эреп. Җыр җылына, хистән кабына,— Гүя кемдер кинәт ут элдерде Туп-тулы бер шырпы кабына. Изгеләргә карагандай хөрмәт, Нинди изгелекләр кылган мин? Сезнен белән бер сулыштан сулап. Күңелгә моң алдым, җырга җим. Без ят түгел Урманымда йөрим. Чыршы, нарат Яшь кияү һәм япь-яшь кәләшме?.. Калды инде, калды яшь вакытлар, Гомеркәйләр—әй, үпкәләшмик... Чытырманнар монда ергылыксыз. Кайда тагын күрәм боларны?.. Уемда да яшен болыты түгел, Яшеннәрдән азат ак кары... Чытырманлык, ешлыкларны йөртәм Күңелемнең тирән җирендә... Бер булса да, күңел, ачылып кит Бикләреңне алдыр, иренмә. Бу ешлыклар саклый, яклый ала, Кемнәр түгел, аю килсә дә... Урман-хнсем рәнҗетүчеләр бар. Үтмәс пычкы белән кисәләр... Әллә урман елый, әллә үзем, Әллә снн ул, туган як кынам... Күпме сагынсам да, саргайсам да, Китсәм—ерак, кайтсам ят сыман. Кайтсам тагын, туган ягым, сиңа. Давылланып, күңел айкыйсың... Сагынычлы сәлам юллап торам: Безгә үз снн, ятлар ятсынсын. Яшен ташы—Сөю... Мәхәббәтнең юлы күктән үтә. Кыр казлары белән янәшә. Ишетәсеңме, каңгыраган моңлы Бер ялгызак булып ул дәшә... 'Савым -туйга кодаларның бүләк ашы 8* Күктә генә яшен ташы йөри, Яшен ташы—сөю-сөелү... Шуңа да син күкне өстен күрдең, Ят ул сиңа җиргә иелү. Иелмәдең, җилләр каршы, диеп, Җилләрдән дә өскә мендең син. Ни дәрәҗә давыл йөрткәнеңне Үзең генә, бәлки, белдең син— Давылыңның эсселеген тойдым... Боз тавыдай салкын икәнен... «Йә утка сал, йә суга сал» көе Аңлатамы минем үткәнем?.. Алтын-кызыл яшен яшьни күктә— Йөрәкләрдән алган укмыни? ... Канап торган яраларың белән Җиргә төшүләр ул юк инде... Табып булырмы?..Җилләр генә хәбәр китерделәр. Җилләр генә исте ул чакта... Мин күкләргә карап хәбәр көттем. Утлар сүнгән чакта учакта. Утлар сүнгән, бер җылы юк җанда. Сулар гына ага үтәли, Салкын сулар күңел салкынайта. Йөрәк кага, йөрәк үпкәле... Чәнчеп сүзләр очты, ылыс кебек. Очыпочып. җиргә кундылар. Эле ярый юмарт кара җир бар: Ылыстан хуш исле җырым бар! Ул—уңышым минем, җыяр өчен Ни тырмам юк. ни бер сәнәгем. Җир анадай туендыручы җыр Җилгә очмас диеп санадым. ... Күккә карап хәбәреңне көтәм Кош җаннары купкан чагында. Кайтып киләсең күк—киләсеңдер: Зәңгәрлектә йөзең чагыла... Тик һаман да җилләр генә исә. Җилләр генә коя яфракны. Саф сөюдән тагы да сафракны Табып булырмы соң—агракны?Күңлем юлы Бара-кайта йөри күңлем юлы, Белгән юлны ничек ташлармын? Гүя көзен китеп, язын кайткан Хәтер саклап очкан кошлар мин. Җисмем йөри—синең янда түгел, Үзем генә сине яклаучы: Күңлем соңгы өметеңне саклый. Гүя корал, дуска атмаучы. Күңлем кошы, читлегеңне ачтым, Югары оч, талпын, үс инде... Катлы-катлы таслап сала торгач. Сер сандыгым түзмәс ич инде?!