Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ЧАТКЫСЫ

Егерменче гасыр башы. Татар дөньясының кайнаган, социаль, сәяси һәм милли уяну кичергән, яңарышка, алгарышка томырылган чоры Табигый, төрле кыйблалы сәяси, милли, дини хәрәкәтләрнең калкып чыгуы, бер- берсе белән көрәше, бәрелеше хас бу чорга. Россиянең татарлар яшәгән күпсанлы төбәкләрендә шушы халәтне чагылдырган дистәләрчә яңа гәзитә- журналлар ачыла, китаплар басыла, аларны нәшер итүче зур типографияләр барлыкка килә. Бу исә, үз чиратында, туып килүче лавыллы-фажигале гасырга татар ижтимагый фикерен хәзерләүдә, аны чарлауда, сафландыруда һәм ныгытуда, татар халкының милли үзанын формалаштыруда искиткеч зур роль уйный Ул чор татар мәдәниятенең иң зур үзәкләреннән берсе булган Оренбург та бу хәрәкәттән читтә калмый Танылган татар китабы белгече Әбрар Кәримуллин мәгълүматларына караганда, XX гасыр башында биредә 400 гә якын исемдәге татар китаплары басыла, аларнын гомуми тиражы бер миллион данәгә житә. Шушында ук «Вакыт», «Шура», «Кармак», Мөгаллим», «Чүкеч», «Яз», «Урал» һәм башка шундый гәзитә-журналлар нәшер ителә. «Дин вә мәгыйшәт» журналы менә шушы дулкында Оренбургта дөньяга килгән даими басмаларның берсе һәм иң озын гомерлесе. Ул 1906 елның декабреннән 1918 елның язына кадәр 16 бит белән айга дүрт мәртәбә чыгып килә. Коммунистик идеология хакимлеге дәвамында журнал кадимчелек һәм карагруһлык коралы дип кенә каралып бәяләнде Мәсәлән, шул ук Ә. Кәримуллин «Китап дөньясына сәяхәт» (Казан. ТКН. 1979) исемле китабында «Татар демократик китабына, татарлар арасында барган социаль һәм милли уянуга каршы көрәш йөзеннән 1906 елда Оренбургта карагруһ дин әһелләре «Дин вә мәгыйшәт» дигән журнал чыгара башлыйлар, шуны басу өчен типография оештырып, анда китаплар да чыгару эшенә керешәләр»,—дип язды (А. Каримуллин. Татарское государственное издательство и татарская книга в Россиии (1917—1932) —Казань, ТКИ, 1999 —С —235) Атаклы әдәбият һәм матбугат белгече, язучы Исмәгыйль Рәмисв «Татар вакытлы матбугаты (1905—1925)» (Казан, Гяжур басмасы, 1926) китабында «Дин вә мәгыйшәт»кә тагын да караңгырак бәяләмә бирә: «Бу журнал— карагруһлык, искелек, кадимлек, һәр яңага каршы килүчәнлек, иң әшәке клерикаль Үзенең мәсләге, бөтене белән, ул мөселман погромщикларынын нәшере булып барды». Әмма журналның шушы катлаулы һәм буталчык, төрле идеяләр һәм фикерләр көрәше чорында барлыкка килүе бик тә табигый, халкыбызның иҗтимагый фикерен чарлауда аның роле бәхәссез. Октябрь инкыйлабына кадәр нәшер ителгән басмалар арасында ин озын гомерле булуы да, кин таралуы да нәкъ менә шул турыда сөйли. Журнал 14 санга кадәр (бер елдан артык чорда) «Дөнья вә мәгыйшәт» исеме белән чыга. 1906 елның 31 декабрендә чыккан беренче санында ук ул журналның эчтәлек асылын, максатларын билгеләгән һәм 17 пункттан торган кин программасын тәкъдим итә. Программа дини һәм дөньяви хәят мәсьәләләрен дә, ислами милләтләргә кагылышлы мәгълүматларны да, сәяси, сәүдә, милли, рухи мәсьәләләрне дә, авыллар һәм шәһәрләр тормышын да, хөкүмәт. Дума эшчәнлегсн дә. бәйге, жыен, бәйрәм хәлләрен лә, техника һәм машина яңалыкларын да киң яктыртып барачагын, әдәби әсәрләр бастырачагын вәгъдә итә, сорауларга жаваплар бирәчәген белдерә, саннан-санга журналның соңгы битләрендә күпкырлы һәм кызыклы «Ырынбур хәбәрләре»н биреп бара. Күренә ки. журнал тормыш- яшәешнен бик күп өлкәләрен үз эченә алган һәм алардан шактый бай мәгълүмат биреп баручы матбугат чарасы булып торган Ә ин мөһиме, журналнын Е шушы күпкырлы программасы, шуңа нигезләнгән бай эчтәлеге анын үзенен беренчел һәм төп максатына ирешүдә—җәмгыятьтә диннең һәм яшәешнен оптималь пропорциясен югалтмау өчен хезмәт итүдә гаять зур роль уйнаган Димәк, аны «карагруһлык, искелек, кадимчелек» таянычы дип кенә тамгалат хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде Әмма үзенең асыл максатларыннан берсе итеп ислам динен пропагандалауны, анын сафлыгын саклауны билгеләгән «Дин вә мәгыйшәт» янарыш чорына хас булган диннән бизү, аннан читләшү, ислам динен кимсетү һәм мәсхәрәләү күренешләренә битараф кала алмый. Шушы нигездә ул җәдитчеләр белән кискен бәхәс-полсмикага керә. «Мәхәллә имамнарын сүгәсүгә мәхәллә халкы белән алар арасына дошманлык салып, галимнәр белән халык арасына суыклык төшереп халыкка әйткән нәсихәт вә вәгазьләренең тәэсирен бетереп, дини бер нәрсә сөйләгән вакытта гавамны ишетмәслек һәм ишетсә дә голәмә сүзен тотмаслык дәрәжәгә китерделәр».—дип гаепли ул җәдитчеләрне («Дөнья вә мәгыйшәт». 1907. № 9) һәм халыкны дингә, ислам юлына чакыра «Әй мөселман җәмәгате! Сезгә вә безгә ин әүвәл дин кирәк. Дин безне бетмәс-төкәнмәс, очы-кырые юк бер сәгадәткә, изгелеккә, рәхәткә ирештерә торган нәрсәдер, динсезлек исә бетмәс- төкәнмәс. очы-кырые юк җәһәннәм газабына алып барадыр» («Дин вә мәгыйшәт» 1907. № 14). лаек. Анда Эстәрлетамак шәһәреннән 55 хатынның Дума депутаты Шәрәфетдин Мәхмүдевкә язган үтенеч-зар хаты китерелә. «Безнең ирләребез һәм угылларыбыз шул кадәр эчү белән йбер әрсезлеге һәм бозыклыгы фаш ителә. • ..Алар мәдрәсәдә Иә башка җирдә берничә яшел вә зәңгәр билбаулы яшьләрне җыйнап, тәмәке тартып, очраган җирдә аяк астыннан тәбәвелләп вә моның кебек гадәтләрне өйрәтеп, кылган бөтен эшләренә китап шулай куша диеп, җәмәгатьне агулыйлар» («Дин вә мәгыйшәт». 1908, №3). Мондый язмаларны күпләп укырга мөмкин Билгеле, алар һич тә урынсыз түгел, чөнки янарышалгарыш чоры халыкның анын уяту, аның җәмәгать активлыгын үстерү белән беррәттән. анын тормышына төрле бозыклыкларның, әхлаксызлык чалымнарының үтеп керүенә дә китерә. Бу хәл татар тормышын да читләтеп узмый Журналның 1908 елгы 11 санында басылган мәкалә бу нәүбәттән игътибарга балаларыбызны тәрбия урынына, һәр көн кәсепләрен эчеп бетереп торалар. Эчеп кайталар, тавыш чыгаралар, ялган кабахәт сүзләр белән сүгенәләр, ач. ялангач утырган балаларыбызны хафалыйлар. Бу гына да җитми, юк хакка киемнәребезне көчләп алып саталар, яисә заклад салалар... Сез хөрмәтлеләрдән үтенәбез, мөмкин кадәр шул эчкечелекне бетерергә тырышсагыз ла. тамам бетерү мөмкин булмаганда, һич булмаса. азайтырга тырышыгыз» («Дин вә мәгыйшәт», 1908. №11). Мондый мисаллар журнал битләрендә күп китерелә, журнал шуна борчыла, чаң суга, бу хәлне туктатуның төп юлын ул динне, ислам әхлагын ныгытуда күрә, шуңа чакыра, өнди. Дөрес, бу инде «Дин вә мәгыйшәг»нен мәсьәләне берьяклы, тар күзаллавын да дәлилли. Юкса, мондый халәтнең нигезендә ул чорда хәерчелектә, изелүдә яшәгән татар халкынын тормыш авырлыгы, киләчәккә ышанычы сүнүе, өметсезлеккә бирелүе яткан. Журнал фаш итә торган җәдитчеләрнең лә омтылышы халыкны нәкз> менә шул халәттән чыгу юлларын эзләүгә, яктылыкка омтылуга өндәү бит. югыйсә. Шушы максаттан, җәдитчеләр үзләренен төп игътибарларын яшьләргә, мәдрәсә, уку йортлары шәкертләренә юнәлтәләр, чөнки халкыбызны мәгърифәт юлына чыгаруда нәкъ менә яшьләрнең төп ро п, уйнаячагын аңлыйлар. Шушы ук максатка омтылган, әмма җәмгыять әхлагын сафландыру чарасын бары тик динне ныгытуда күргән «Дин вә мәгыйшәт»нен жәдитчеләр белән төп бәрелешләре дә шушы юнәлештә аеруча кискен чагыла Чор рухына бәйле рәвештә бу елларда мәдрәсә һәм мәктәпләрнең уку программаларын яңарту, ислах итү. анарга дөньяви фәннәрне киңрәк кертү мәсьәләсе кин бәхәс нигезе булып әверелә. Әлеге журнал да беренче саныннан бу мәсьәләне үзенең игътибар даирәсенә ала. Бу нәүбәттән беренче санда басылган «Ислах мәкатиб вә мәдарис» («Уку йортлары һәм мәктәпләрне үзгәртү») мәкаләсе гыйбрәтле: «...дини гыйлем өйрәнелә торган мәдрәсәләргә яңа фәннәр вә дөньяви мәгарифне кертү дини гыйлемне мөмкин кадәр киметү вә аны киметү хисабына фәннәрне вә мәгарифне арттыру тиешле булачагы ачыктыр. Бу юл белән барганда, дини гыйлемнең әһәмияте төшеп калып барылыр, һәркем фәннәр вә дөньяви мәгарифне өйрәнүгә әһәмият биреп, ахырда диннең әһәмияте бетүе бик мөмкин» (•Двнья вә мәгыйшәт». 1906. №1). Күренә ки. монда дөньяви мәгърифәтнең кирәклеген, аның котылгысызлыгын аңлау да. ахыргы тискәре нәтиҗәләре өчен борчылу да ярылып ята. Әлеге көрәш журналның ул чорда күпләп нәшер ителгән башка, бигрәк тә жәдиди басматар белән кискен полемикасында нык чагыла. Үзенчәлекле бер деталь—тәнкыйть буш жирдә ятмасын өчен «Дин вә мәгыйшәт» башта аларда чыккан мәкаләләрне тулысынча китерә, аннан соң аларга карата үз фикерен әйтә. Аеруча социал-демократлар гәзитәсе «Урал» белән, иҗтимагый-сәяси «Вакыт» гәзитәсе белән полемика кызыклы. Менә «Урал» гәзитәсе бастырып чыгарган «Шәкертләргә ачык хат». «Татар шәкертләренең хәлләре вә тормышлары авыр вә кызганыч бер тормыштыр. Болардан да кызганыч, болардан да авыр тормышлы шәкертләр бармы икән?. Шәкертләрнең укыган вә белгән нәрсәләре дин. дин вә диндер. Бу бичаралар һичкемгә кирәкмәгән юк-бар нәрсәләр белән башларын ваталар, зиһеннәрен киметәләр, гомерләренең иң кыйммәтле яшь вакытларын сасы мәдрәсәләрдә үткәрәләр. Русиядә бара торган революция татар шәкертләренең дә күзләрен ачты. Алар—дин. дин вә дин укучылар—фән. фән вә фән диеп кычкырдылар». «Дин вә мәгыйшәт», шәкертләрнең авыр яшәешен ил тормышының гомуми халәте чагылышы булуын искәртеп. «Урал»нын дингә каршы позициясенә кискен бәяләмә бирә: «. мөселманлык белән «Урал» язган сүзләр ут белән су кеби һичбер вакыт икесе бергә җыйналмый торган нәрсәләрдер» («Дин вә мәгыйшәт», 1907, №14),—шлп нәтиҗә ясый. «Вакыт» гәзитәсе үзенен 15 санында «Дин мәдрәсәләре, фән мәктәпләре» исемле мәкалә бастыра. Анда сүз шулай ук укыту өлкәсендәге үзгәртүләр турында бара һәм ул «Иттифак әл-мөслимин» мөселман партиясе эшләгән яңа укыту программасын анализлауга багышланган. «Дин вә мәгыйшәт», ул мәкаләне бастырып, бу программага карата үз фикерләрен белдерә. «Вакыт»нын кайбер бәяләмәләрен кире кага, тәнкыйтьли. Җәдитчелекнең яшьләрне бозыклыкка илтүен журнал үтә зур борчылу белән бәян итә. аның мисалларын китерә «... кызганычка каршы, авыл халкы әхлак гадәтләреннән китеп, көз булды исә. яшьләре төркем-төркем ал вә яшел билбаулар бәйләп, өч-дүрт кешегә бер гармун алып, исерек көенчә урам буйларында кычкырып жырлап йөриләр» («Дин вә мәгыйшәт». 1908, №3). Журнал яңа мәктәпләр, мәдрәсәләр ачылу турында даими информация биреп бара. Аны татар авылларында ачылган мәдрәсәләр аеруча сөендерә. Мәдрәсә-мәктәпләрне салдыруга булышкан химаячеләрне рәхмәт сүзләре белән телгә ала. Мәсәлән, журналда язылганча. Орск өязенең 3 нче Үсергән волосте Ялчыбай авылында 1907 елның май аенда «...гаять дәрәҗәдә яхшы вә күркәм мәдрәсә эшләнде. Авылнын волостной старшинасы Фәйзулла Зәйнулла улы Жагурзин һәм авылның карт имамы Дилмөхәммәт хәзрәт тырышлыгы белән мәдрәсә тәмам булынды»(«Дмя вә мәгыйшәт», 1907. №43). «Дин вә мәгыйшәт» татар теле язмышына янаган фаҗигане дә иң алдан күрә, анын алдагы язмышы өчен борчыла. Бу җәһәттән ул кайбер җәдитчеләрнең ана теленә булган салкын мөнәсәбәтен гаепли. «... Алар әз генә укый-яза белсәләр, татар безграмотный диюдән чирканмыйлар. Икесе-өчесе бер жиргә туплансалар, татарча сөйләшергә гарьләнеп, русча сөйләшәләр. Аларга ана телен саклау шулай имеш»(ЧДй« вә мәгыйшәт». 1908. №6). «Театр» рубрикасы астында бирелгән мәкаләләр дә кызыклы. Аларда кадимчеләрнең бу мәсьәләгә карашы, тәкъдимнәре ачык чагыла. Бу—татар театрының тууы, беренче адымнарын ясау чоры һәм журнал аңа карата үз фикерен әйтми кала алмый. Димәк, журнал җәмгыять тормышындагы бер генә күренешкә дә игътибарсыз, битараф булып калмаган, аларга карата үз позициясен ачык һәм аңлаешлы итеп әйткән. Театрнын тууы, үсүе, көннән-көн киңрәк таралуы турында журнал ачынып яза «20 октябрьдә изге жомга көнендә Оренбург татарлары, хөррият дип. нәкъ жомга чорында театр уйнарга керешеп, халыкны нәкъ азан әйткән вакытта театрга чакыралар. («Дин вә мәгыйшәт». 1917. №41) «Хөррият тугач, дин тотылмау мода булды Гает көннәрендә дин кушмаган театрлар уйнала башлады Мөкатдәс динебездәге мөкатдәс бәйрәм көнне иблис боерыгы булган театр белән пычранырга, жәһәннәмгә якынлашырга ярамый»<«Лим вә мәгыйшәт». 1907. N921). • моның (театрның—Р М) ахыры мөселманнарны диненнән, женесеннән аерып, исламияткә башка булган дингә тартудыр. (-Дин вә мәгыйшәт». 1917. №41) Күренә ки. төрле саннарда басылган бу мәкаләләрнең, аларнын авторларының фикере бер—театр динсезлеккә. әхлаксыхтыкка алып бару коралы. Әмма журналда башкачарак фикердәге мәкаләләрне дә очратырга мөмкин Мәсәлән. 1907 елгы 20 санында исеме куелмаган авторнын шактый кин мәкаләсендә «Ләкин шул Аллаһыга каршы булган, ирләр вә хатын-кызларның уеннарында, кыланышларында, аларны кырыйдан карап торган кешеләр өчен файдалары да бар. Хатын-кыз аралашып ясалган театрны хатын-кызларга якынлашуга сәбәп булган ният белән карамау, бәлки, шул театрнын үзеннән булган файданы күзләп караудыр, һәм бу һәрбер мөселман өчен гөнаһ булмас» (-Дин вә мәгыйшәт». 1907. N920).— дип раслана Театр мәсьәләсендә кадимчеләрне, ә журналның төп авторлары алар, тамашаның үзеннән бигрәк анда кылына торган әхлаксызлык мисаллары (эчү. гәмәкс. әфьюн тарту, хатынкызларның әдәпсезлеге. дингә карата тупаслык, дин әһелләренең образларын бозып күрсәтү) һәм башка күренешләр күбрәк борчый һәм ачындыра Журнал битләрендә шул нигездә аерым тамашаларның тыелуы, аларнын игъланнары юк ителүе, кайбер театр группаларының таратылуы турында да мисаллар китерелә Журналның беренче саннарыннан башлап, хатынкызның тормыштагы, җәмгыятьтәге урыны игътибар үзәгендә. Бу мәсьәләдә анын фикере ике төрле, хәтта капма-каршы, дияргә була Беренчедән, журналдагы мәкаләләрдә татар хатынкызларының авыр тормышы өчен ачыну чагыла, анын сәбәпләре күрсәтелә Икенчедән, хатынкызлар, бигрәк тә яшьләр арасында бозыклык, әхлаксызлык, женси тотнаксызлык күренешләренең ешаюы, хатын-кыз иреге, анын хокуклары өчен көрәшнең активлашуы унае белән борчылу ярылып ята Әмма, шул ук вакытта, журнал авторлары хатын-кыз мәсьәләсен хәл итү юлларын күрсәтмиләр, хатын-кызларга ирләр белән тигез хокук таләп иткән жәдитчеләр карашына шөбһә белдерүдән ерак китмиләр. «Хәзерге заманда үзләренә тәрәкъкый пәрвәр дип исем биргән образованныйлар хокуклар тигехпеге һәм хатын-кыз иреге мәсьәләсен уртага куйдылар Хокуклар тигезлеге, димәк, ир белән хатын арасында аерма булмыйча, иргә никадәр хокуклар бирелсә, хатын-кызга да бәрабәр хокуклар бирелсен Болай булганда хатыннарыбыз француз хатыннары кебек үзләре ирләрен әсир итәрләр» («Дин вә мәгыйшәт». 1907. №15).— дип яза журнал үзенең унбишенче санында «Мусавәт хокук вә хөррият ниса» (Хокуклар тигезлеге һәм хатын-кыз иреге— Р М.) исемле мәкаләсендә, һәм төрле саннарында төрле төбәкләрдән килгән шушы шөбһәне нигезләүче мисаллар китерә Шунысы кызык, хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, анын жәмгыятьтә тотарга тиешле урыны турындагы бәхәсләрнең әле бүген дә тынганы юк. һәм еш кына ул бәхәсләр гасыр башында жәдитчеләр һәм кадимчеләр арасындагы бәхәс белән аваздаш Ничек кенә булмасын. Россия жәмгыяте өчен бу мәсьәлә бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган. •Дин вә мәгыйшәт» үзендә чагылган һәм күтәрелгән мәсьәләләрне шул чорның башка агымдагы басмаларындагыча кистереп, раслап, «бердәнбер хакыйкать» итеп түгел, ә фикерләү, уйлану, киңәшү өчен нигез буларак тәкъдим итә һәм бу анын зур бер отышы Ул заман өчен бигрәк тә Шушы алымы белән ул шул заманның укымышлы кешеләрен, зыялыларын татар тормышының төрле яклары турында уйланырга, эзләнергә, бәхәсләшергә этәргән, димәк, татар дөньясын хәрәкәтләндерүче бер чара булган Анын тарихи кыйммәте дә кадимчелек яки жәдитчелек таянычы булуда түгел, әнә шул үз кыйбласын, үз фикерен, үз алымын тапкан басма булуында