Логотип Казан Утлары
Публицистика

“МӘГАРИФ" ГАСЫРЫ

«МӘГАРИФ. НӘШРИЯТЫ ЯҢАДАН АЧЫЛУГА 10 ЕЛ ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР Мәгърифәтле халыкның беренче китабы —дәреслек, уку әсбабы булган. Гасыр башындагы тәүге нәшрият-матбагаларыбыз арасында "Мәгариф’ исемлесе тикмәгә генә яктырып кабынганмы? 1901 елда Казанда Галиәсгар Камал, халык арасында ан-белем таратуга булышлык итү максаты белән, “Мәгариф көтебханәсе" исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра. “Совет Татарстаны язучылары" дигән китаптан —Казан. 1986 226 бит 1906 елныц I ноябрендә, “Мәгариф" нәшриятының база басмаханәсе буларак, “Матбагаи Шәрәф" типографиясе ачыла. 1913 елда "Мәгариф көтебханәсе" җитәкчеләреннән берсе Мөхәммәтәмин Мостафин “Мәгариф" типографиясен ача 1913 елнын 7 апрелендә “Йолдыз" газетасы хәбәр итүенчә, Г. Тукайның "Мәгариф көтебханәсе"ндә сатылган китапларыннан җыелган 500 сумнан артыграк акчасы калган. Шагыйрь шул акчага бер ятим баланы мәктәптә тәрбияләп чыгаруны васыять иткән. "Татар әдәбияты тарихы " 3 том —Казан. 1986. 580 бит. "Мөхтәрәм Галиәсгар әфәнде Камал! Бүген Сезнен милли әдәбиятыбызга каләм илә хезмәт итә башлавыңызга һәм дә мәктәп- мәдрәсәләремезне аяныч хәленнән чыгарып, яңа юлга салуга, яна рухта тәрбия ителә башлавына вә милли әдәбиятым ы зн ы н таралуына халкымыз- нын иң беренче ярдәмчесе булган "Мәгариф көтебханәсе"не тәэсис итүенезгә 10 ел тулды... Моннан сон да күп еллар ялыкмый шул юлда дәвам итүенезгә ышанамыз. Ихтирам илә "Мәгариф көтебханәсе" әгъзаларыннан—Әмин Мостафин. Кәрим Хәнәфи, Гыйльметдин Шәрәф" Бу тәбрик хаты Габдулла Тукайның “Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе " дигән мәкаләсендә китерелә — “Йолдыз " газетасы. 1910 ел. 22 ноябрь. “Мәгариф" Г Тукай белән тыгыз элемтәдә була, Г Тукайның барлык әсәрләре диярлек бу ширкәт тарафыннан бастырыла “Мәгариф" уз исеменнән китап бастыру эше белән 1921 елга кадәр шөгыльләнә, берничә басма анын грифы белән 1922 елда да чыга "Мәгариф" ширкәте чыгарган китаплар арасында Ф Әмирхан. М. XX гасыр башында - Мәгариф» нәшрияты чыгарган дәреслекләрдән бер үрнәк Гафури. Н- Исәнбәт, Г Исхакый... әсәрләрен күрәбез.. Рус һәм чит ил әдәбияты Л. Н Толстой, А. П Чехов, Г X. Андерсен һ.б. язучыларның тәржемә ителгән әсәрләре аша тәкъдим ителә. “Мәгариф" китаплары арасында төбәк тарихы буенча хезмәтләр бар. Дәреслекләр һәм уку әсбаплары зур урын алып тора. . "Мәгариф" нәшриятының Октябрьдән соңгы китаплары да аның беренче чиратта балалар әдәбияты һәм милли мәктәпләр өчен дәреслекләр, уку әсбаплары нәшрияты булуы, ягъни халык мәгарифенә хезмәт итү традицияләренә тугрылыклы булып калуы турында сөйли. Ә. Г. Кәримуллинның "Становление и развитие татарской советской книги " дигән хезмәте буенча.—Казан, 1989. 235—238 бишәр Дәреслек һәм балалар китабы бастырган, халыкның күңелен агартуда зур хезмәтләр күрсәткән нәшрият Барча учаклар сүнеп беткәндә дә. “Мәгариф” сакланырга тиеш иде кебек, югыйсә. Юк, Сталин хакимияте мона юл куймый, мал-мөлкәтен тартып алып, милләткә түгел— юлбашчыга хезмәт итүчеләр кулына бирә, һәм бу тикмәгә генә түгел: милләтнең тамырына балта чабыйм дисән, китабын тартып ал син аның, мәктәбен корыт Татарның мәгърифәт кояшы бату “Мэгариф’лэрсез калганнан сон башлана. Китап—кайчандыр мәгърифәтле, китаби татарның артта калуы, чикләнгәнлеге, жәберсетелүе күрсәткеченә әверелә. “ Мәгариф" нен мәгълүм “үзәкләштерү”ләр вакытында тарих чоңгылына китеп, коммунистик нәшрият системасы тарафыннан йотылган чоры бер гыйбрәт- аллегория булып күз алдына килә. Буйсынмавы өчен Аллаһ каһәренә юлыгып, кырык көн (житмеш ел ук түгел!) балык карынында тоткын булган Юныс пәйгамбәр хакындагы риваять искә төшә. . “Мәгариф“нен дә үзен “алла" дип санаган Сталин хакимияте каршында "гөнаһлары” зур—милләткә кылган хезмәтенә бәрабәр булган. Әнә шул хезмәтләре онытылмаганга, яна заманда ихтыяжы туу белән, “балык карыньГннан кабат тормышка, ижатка әйләнеп кайтты ул. Татарстан кондәлек матбугатыннан Республика уку йортлары өчен педагогик әдәбият чыгару күләмен арттыру һәм сыйфатын яхшырту ихтыяжы белән бәйле рәвештә, Татарстан ССР Министрлар Советы КАРАР БИРӘ I ТССР Госкомиздаты системасында укыту-методик әдәбият чыгару буенча "Мәгариф” нәшриятын төзү турында ТССР Халык мәгарифе министрлыгы, ТССР Госкомиздаты тәкъдимен кабул итәргә Татарстан ССР Министрлар Советы Председателе М Г Сабиров 1991 ел, Н май. МОСКЕА 5/7 1732= КАЗАНЬ БАУМАНА 19 ИЗДАТЕЛЬСТВО МАГАРИФ ВАЛЕЕВУМИНИНФОРМПЕЧАТЬ РФ ВЫРАЖАЕТ БЛАГОДАРНОСТЬ КОЛЛЕКТИВУ ИЗДАТЕЛЬСЧР.А ЗПТ СВОЕВРЕМЕННО ЗАВЕРШИВШЕМ'/ ВЫПУСК ШКОЛЬНЫХ УЧЕБНИКОВ ТЧК ЖЕЛАЕМ НОВЫХ ТВОРЧЕСКИХ УСПЕХОВ- ЗАММИНИНФОРМПЕЧАТИ СУДАКОВ" Россия Матбугат министрлыгыннан килгән рәхмәт телеграммасы — /993 ег. 5 июль По поводу обращения руководителя Контрольно-ревизионного управления Министерства финансов РФ г-на Колобом Г Н к Премьер-министру РТ сообщаем следующее: ...Главная причина всех бед и проблем заключается в хронической задержке оплаты выпущенных учебников Так, за первую половину 1995 г Министерством образования было оплачено лишь 20,5% всей выпушенной продукции. Задолженность Министерства на сегодняшний день составляет 2.4 млрд руб. в результате чего к новому учебному году выпушено лишь 7.3% необходимого количества учебников Директор издательства “Магариф" М. X Валеев Рзсми хаттан ...Күрәсез, бу бина бөек исемнәр чатанда—Пушкин урамында. Габдулла Тукай һәйкәленә каршы урнашкан. Моннан берничә адымда гына—мәшһүр "Болгар” номерлары. 97 ел элек Галиәсгар Камал бабабыз ачкан "Мәгариф" исемле китап ширкәтенең нигезе Тарихи "Мәгариф" нәшриятының бишеге шунда тирбәлгән!.. Бүген безнен урамда икеләтә бәйрәм—"Мәгариф" нәшрияты бастырып чыгарган "Күчтәнәч" китабы республикабызның Тукай бүләгенә лаек булды Дәреслек һәм балалар китабы чыгаруда Тукай васыятьләрен үтәүче "Мәгариф" чишмәсеннән бер йотым булсын дип. сезгә ул китапны бүләк итәбез. "Мәгариф " нәшриятының фирма кибете ачылу вакытында әйтелгән сүзләр —1998 ел, 26 апрель. Каләм әһеле өчен барыбер ин олы бүләк—китабы басылып чыгудыр... Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев, мәсәлән, үзенең туган көнендә. Сабан туе мәйданының уртасына чыккан кебек. Камал театры сәхнәсенә басып, әле генә нәшриятлар “табасыннан төшкән" ике китабын берьюлы кулына алды “Мәгариф" нәшриятында басылган "Көләч көзге" исемле китабын без. уенын- чынын бергә кушып: "Аксакал, Сезгә без бүген Хөкүмәт бүләген тапшырабыз",— дип бирдек, һәм бу сүзләрдә шаяртудан бигрәк хаклык күбрәк иде... Инде "Мәгариф"тә чыккан беренче китаплары белән Язучылар берлегенә кабул ителгән яшьләр дә бар. (Сүз уңаеннан әйткәндә. Россия күләмендә үткәрелгән балалар китабы конкурсында 90 нәшрият—шул җөмләдән урысның бай үзәк нәшриятлары!—арасында өченче батыр булып "Мәгариф" калды.) "Мәдәни җомга " газетасы.—28 май, 1999 ел. Татар дәреслеген кем генә кулына алса да, “Мәгариф” дигән "дәүләт"нең эмблемасына игътибар итми калмыйдыр, мөгаен Беренче карашка ул бик гади: Республикабыз гербындагы ак барсның "малай чагы" гыйлем-мәгърифәтнең әлифенә— “а" хәрефенә таянган. Аның ике канаты—ике дәүләт телендәге китапларны гәүдәләндерә Шул гади образга символик мәгънә салынган: "Мәгариф" нәшрияты үзе дә мөстәкыйльлегебезнен. дәүләтебезнең бер атрибуты (билгесе) бит. “Таң җилләре" исә башлауга милли дәреслек нәшрияты төзелүнең стратегик максаты бар иде. һәм ул. вакыт күрсәткәнчә, үзен аклады Гаяз Исхакыйның без девиз-шигарь итеп кабул иткән “Мәгариф—азатлык юлында беренче адым” дигән сүзләре дә XX йөз ахырында яна мәгънәләре белән ачылып китте. Әйе, без бүген гасыр башы белән гасыр ахыры арасында "электр дугасы" кебек киеренке һәм жегәрле багланыш кыры барлыкка килүен, рухи һәм жисми аһәңдәшлек пәйда булуын тоябыз. "Милли мәгариф: 10 еллык нәтиҗә " дигән фәннигамәли конференция өчен әзерләнгән чыгыштан —2000 ел, 8 сентябрь ..Россия Китап палатасы мәгълүматларына караганда, илдә матур әдәбият бастыру һәм шулай ук балалар китабы чыгару соңгы ун ел эчендә 6—7 тапкыр кимегән, һәм бу тенденция әле дә дәвам итә икән. Инде никадәр нәшриятлар ачылып, атыша-төртешә дәреслек бизнесына ябырылсалар да, баксаң, хәтта дәреслек һәм методик әдәбият бастыру да 1.7 тапкыр кимегән. ...Әле генә туган “Мәгариф"не бишеккә салып тирбәтмәсәләр дә. кырыс һәм кысыр заманда нәшрият кадәр нәшрият ачуга батырчылык иткән Хөкүмәт безне үз канаты астына алды. Монын нәтижәсе дә күз алдында Мәсәлән, алдагы ел белән чагыштырганда. 2000 елда 1.5 тапкыр күбрәк китап чыгардык. Мәгариф министрлыгының дәреслек чыгаруга биргән заказын тулысынча үти алдык. Моннан ун гына ел элек әле Казанда нибары бер татар мәктәбе тереклек итә. татарча балалар китабы да. милли дәреслек тә җилемгә катып беткән ямьсез тышлык кигән. 2 нче сортлы дип атала торган саргылт кәгазьдә басылган булыр иде Әлеге китаплар безнен балаларга “икенче сортлы халык икәнегезне белеп үсегез!" дип тукып торалар иде сыман. Бүген исә балаларыбыз кулында—якты, көләч чырайлы татар китаплары Ун ел элек китап тышлыклары гына түгел, фикерләвебез дә башка иде бит. .. Гомуми тиражы 13 миллион данәдән артып киткән 750 китап—алегәчә башкарылган хезмәтнең нәтижәсе әнә шундый Күпме бу, азмы9 Базалар белән очрашканда, без шундый чагыштыру китерәбез: әгәр без чыгарган китапларны “гыйлем сукмагы" итеп салсан, ул сукмакның бер башы Казанда булса, икенче очы... Берлинга барып житәр иде, дибез Милли китапка, тулаем мәдәнияткә, әдәбият-сәнгатькә шундый кайгыртучан мөнәсәбәт булганда, “Мәгариф" нәшрияты Берлинны гына “алып” калмас әле “Мәдәни җомга " газетасы. —2001 ел, 23 март. 2000 ЕЛДА КИТАП БАСТЫРУ КҮЛӘМЕ БУЕНЧА ТАТАРСТАН НӘШРИЯТЛАРЫНЫҢ РЕЙТИНГЫ Татарстан Республикасы Матбугат, телевидение, радиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министрчыгы мәгълүматларыннан “Мәгариф" нәшриятын төзү турында карар ун ел элек—республикабыз тормышының катлаулы һәм хәлиткеч чорында кабул ителгән иде Яна нәшрият, үз өстенә зур жаваплылык алып, милли мәгариф һәм нәшрият эшенен бай традицияләренә таянып, эшкә кереште. Шул сәбәпле аны гасыр башында Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан замандашлары оештырган шул ук исемдәге, ягъни "Мәгариф" нәшрият-матбага ширкәтенең дәвамчысы сыйфатында кабул итү табигый дип саныйм. Балаларыбызга туган телдә белем һәм тәрбия бирү кебек гаять мөһим бурычны гамәлгә ашыруда шушы ун ел эчендә ирешелган казанышларыбызны “Мәгариф" нәшриятының күпкырлы эшчәнлегеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел "Мәгариф"—Россиядә милли дәреслек бастыру белән шөгыльләнүче ин зур нәшрият Ул Европа һәм Азия киңлекләрендә татарлар тупланып яши торган һәр төбәккә мәгърифәт нуры тарата. Чын мәгънәсендә милли дәреслек һәм балалар китабы үзәгенә әверелгән “Мәгариф" нәшриятының эш сөючән, фидакарь коллективына, аның авторларына— күренекле галимнәребезгә, әдипләребезгә һәм рәссамнарыбызга—яңа иҗади казанышлар. - сәламәтлек, бәхет телим Татарстан Республикасы Президенты М Ш. Шаймиев котлавыннан Коръәндә “Күллү үммөтин түдгә илә китабиһө..." — ягъни (Кыямәт көнеңдә) һәр халык үзенең китабы янына чакырып китерелер, дигән сүзләр бар (~Җөсийә~ сүрәсе. 28 иче айәт) "Китап’ сүзен гамәл дәфтәре мәгънәсендә куллана Коръән Безнең татар да үзенең гамәл дәфтәре — Ки табы белән башка милләтләр арасында лаеклы, горур урынын алсын иде