Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

9—ТӘҮБӘ (ТӘҮБӘ) СҮРӘСЕ (Тәүбә сүрәсе 129 аятьтән тора. Бу—бисмилласыз баизлана торган сүрә. Кайберәүләр: бу Ганимәт-Әнфәл сүрәсенең дәвамы; аерым, мөстәкыйль сүрә түгел, дип бәхәсләшәләр. Шуңа күрә, аның башында бисмилла укылмый, диләр. Һиҗрәтнең тугызынчы елында хәзрәти Әбү Бәкер хаҗ әмире буларак тәгаенланды һәм мөселманнар хаҗга китте. Бу сүрә иңгәнче Рәсулулла (с.г.с.) Аллаһның әмерләрен хаҗдагы инсаннарга җиткерер өчен, хәзрәти Галине вазифалы итте. Хәзрәти Гази хаҗ кәрванына якынлашкач, хәзрәти Әбү Бәкер: әмир буларак килдеңме, әлзә йомышчы буларакмы ?—диде. Хәзрәти Гази исә бары тик Мәккәдәге хаҗиларга сүрәне китерүче, йомышчы гына икәнен әйтте. Хәзрәти Гази бәйрәмнең беренче көнендә Акабә Жәмрәсе янында аягүрә басып, үзенең Пәйгамбәр тарафыннан күндерелгән илче икәнен белдерде һәм хөтбә укыды Соңыннан, шушы сүрәнең башыннан утыз-кырыклап аять укыгач, әйтте: мин дүрт нәрсәне сезгә җиткезергә бурычлымын. Беренчесе: бу елдазз баизлап. бер генә мөшрик тә Кәгъбә янына килергә тиеш түгел. Икенчесе: бер генә кеше дә ялангач килеш Кәгъбәне зиярәт итәргә тиеш түгел. Өченчесе: мөселманнардан башкалар җәннәткә кермәячәк. Дүртенчесе: мөизрикләр тарафыннан бозылмаган килешүләр, антлашмалар, килешү вакыты чыкканчы уз көчендә калачак». Садретдин Гумүш тәфсиреннән.) 1. Мөшрикләр белән булган солых-килешүләрегез Аллаһ белән Рәсулулла тарафыннан катгыян кисәтелә. (Мөселманнар гарәп мөшрикләре белән солых төзеде Ләкин мөзирикләр бу солыхны бозды. Өзлексез рәвештә килешүләрне бозганнан соң Мөхәммәд мөселманнарга да килешүләрне бозарга кирәклеген игълан итте.) 2. (Әй, мәҗүсиләр) Җир йөзендә дүрт ай буе (теләгәнегезчә) йөреп торыгыз. Тик аң булыгыз, сез Аллаһны чарасыз калдыра ала торганнардан түгел. Аллаһ үзе кяферлөрне тар-мар китерәчәк. 3. Хаж-и Әкбәр көнендә Аллаһ белән Рәсулулланың инсаннарга белдерүе: —Аллаһ вә анын илчесе мөшрикләр белән араны өзә. Әгәр тәүбә итсәгез, сезнең өчен иң хәерлесе булыр. Иөз чөерсәгез, белеп торыгыз ки, сез Аллаһны чарасыз хәлдә калдыра алачак түгел. (Ий, Мөхәммәд) ул кяферләргә биреләчәк жәза барлыгы турында әйтеп, «сөенче» ал. 4. Сезнен белән антлашма корган мөшрикләр сезгә хөсетлек кылмаса, сезнен мәнфәгатьләрегезгә каршы гамәлдә булмаганнар бу хөкемгә керми. Килешүне азагынача бозмагыз. Аллаһ гаделсезлек эшләүдән сакланганнарны сөя. 5. Харам айларның мөддәте чыккач, (хыянәт иткән, ант бозган һәм сезгә өзлексез зыян салган) мөшрикләрне кайда күрсәгез, шунда юк итегез. Аларны әсирлеккә алыгыз, поскын булып, аларны сагалап торыгыз; тәүбә итсәләр. Журнал өчен Рабит Батулла әзерләде. намазларын дөрес укысалар, зәкят бирсәләр, аларны үз ирекләренә куегыз. Аллаһ ярлыкаучы, гафу итүче. 6. Берәр мөшрик килеп, синнән сыеныр урын сораса—сыендыр (Синең янда, синең авыздан) Аллаһнын сүзен тыңласын Соңыннан (иман китермәсә да) аны куркыныч булмаган җиргә илтеп куй Шундый хәбәрсез (надан) кавем булганнарына күрә, шулай эшләү кирәк. 7. Мәсжед-и Харам янында сезнең белән килешү төзегән мөшрикләрдән башка, Аллаһ вә аның Рәсүле янында нинди ант-вәгьдә бирешү булсын, ди? Алар ант бозмаса, сез дә бозмагыз. Аллаһ (ант бозудан) сакланганнарны сөя («Кураеш вә алар белән бергә башка мөшрикләр антлашманы боздылар Мөселманнар һөҗүмгә күчте һәм Мәккәне яулап алды. Килешүләрен бозмаган мөшрикләргә кагылмадылар» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 8. Ничек була инде ул? Алар сезне җиңсә, антларын да. вәгъдәләрен дә үтәми Авызлары белән ризалык белдерәләр дә, күңелләре белән каршы торалар Аларнын күбесе юлдан язган. (9) Аллаһнын аятьләрен дөнья малына сатып, гугры юлдан чыктылар Чынлап та. аларнын кылганнары никадәр начар гамәлдер. (10) Алар мөселманнар белән булган багланышларны да, килешүне дә танымый. Алар хөтгин ашкан халык. (11) Бары тик тәүбә итсәләр генә, намаз укыр булсалар гына, алар сезнең дин кардәшләрегез булып китәр. Аңлы кавемгә Без аятьләребезне шулай ачыклап бирәбез (12) Килешү төзегәч, соңыннан антларын бозсалар, динегезгә һөҗүм итсәләр, кяферләрнең җитәкчеләренә каршы сугышыгыз. Чөнки алар—вәгъдәсез бәндәләр Бәлки алар хаинлектән ваз кичәр! (13) Вәгъдәләрен бозган (мөэминнәргә) Пәйгамбәрне (йортыннан) якалап чыгарырга маташкан һәм сезнең белән башлап сугышучы бер кавемгә каршы орышмаячаксызмыни? Әллә сез алардан куркасызмы? Әгәр чын мөселман икәнсез, белегез, сез алар нәселеннән куркырга тиеш түгелсез, бәлки Аллаһнын җәзасыннан куркырга тиеш. (14) Алар белән сугышыгыз, сезнең кулларыгыз белән Аллаһ аларга җәза бирер, аларны хур итәр, сезне җиңүче кылыр, сез—мөэминнәрнең күңеленә дәва бирер (15) Мөэминнәрнең күңеленнән ризасызлык нәфрәтен юар. Аллаһ тәвәккәл кешенең тәүбәсен кабул итәр, Аллаһ—белүче вә хикмәт ияседер (16) Юкса. Жиһадта катнашканнарны Аллаһ белми, дип уйлыйсызмы? Аллаһтан. анын Рәсүленнән, хак мөэминнәрдән башканы сердәш итмәгәннәрне белми һәм аларны Аллаһ ташлап калдырачак, дип уйлыйсызмы9 Сезнең кылмышларыгыз турында Аллаһ хәбәрдар. (17) Аллаһтан башка тәңре эзләүчеләр үзләренең кяфер булганлыгына үзләре шаһитлек иткәнгә күрә. Аллаһнын йорты— мәчетне торгызырга йөрүләренең файдасы тимәс. Аларнын бөтен бу эшләре ■заяга китәр һәм алар мәңгегә ут эчендә калачак. 18. Аллаһка иман китергәннәр. Ахирәт көненә инанганнар, намаз калдырмаганнар, зәкят биргәннәр вә Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаганнар гына мәчет кордырырга тиеш Аларнын тугры юлда булачагына өмет бар 19. (Әй, мөшрикләр!) сез хаҗиларга су биреп торуны. Мәсжид-и Харамны төзеткәнегезне. Ахирәт көненә иман китереп, Аллаһ юлында Жиһадта сугышкан мөселманнарның кылган гамәле белән тигез, дип уйлыйсызмы9 Хактыр ки, Аллаһ катында алар бертигез түгел. Аллаһ залим халыкларны тугры юлга күндермәс 20. Иман китереп, һиҗрәт иткәннәр, Алла юлында маллары белән, җаннары белән Жиһадта катнашканнар дәрәҗә ягыннан Аллаһ каршысында бик тә өстеннәр. Киләчәктә котылучылар шулар булыр 21. Раббы аларны рәхмәте, ризалыгы белән, эчеңдә бетмәс - төкәнмәс нигъмәтләр булган җәннәте белән куандырыр. (22) Алар анда мәңгегә калачак. Шик юк ки. Аллаһ катында зур бүләкләр бар 23. Әй. иманлы кешеләр! Атагыз, кардәшләрегез иманнан ваз кичеп, кяферлеккә күчсә, аларны остаз итмәгез Аларны остаз иткән кеше үзе залим булыр 24. Әйт син: —Әгәр аталарыгыз, угылларыгыз, кардәшләрегез, хатыннарыгыз, якын туганнарыгыз, җыйган байлыгыгыз, бөлүдән курыккан сәүдәгез, рәхәт кичә торган йортларыгыз сезгә Аллаһтан вә аның Рәсүленнән, Аллаһ юлындагы Җиһадтан да кадерлерәк икән, Аллаһның хөкемен көтегез. Аллаһ фасикълар токымын тугры юлга чыгармас. («Мөхәммәде Рәсулулла (с.г.с.) Мәккәне яулап алганнан соң, унике мең кешелек гаскәре белән Таифтәге Һәвазин һәм Сакиф кабиләләренә каршы китте. Ислам гаскәренең куплеген күреп, кайбер мөселман сугышчылары: бу гаскәр беркайчан да җиңеләчәк түгел, диделәр, һәм кәперәеп киттеләр. Хунәен үзәгенә җиткәч, алар мөшрикләрнең аз санлы төркеме белән очрашты. Мөселманнар каушап калды. Киләсе аять шул вакыйгага ишарә ясый». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 25. Әйе, Аллаһ байтак урыннарда вә Хунәен сугышында да сезгә ярдәм итте. Күпсанлы гаскәр булуыгыз белән масайдыгыз. Ләкин сезнең күп булуыгыз файда китермәде. Киң ялан сезгә тарайды (дошманнар каты кыса башлагач), сез борылып качарга мәҗбүр булдыгыз. 26. Соңыннан Аллаһ Рәсүленә һәм мөэминнәргә тынычлык китерде, сезнең күзгә күренми торган гаскәрләр (фәрештәләр) төшерде дә, кяферләрне җәзалады. Кяферләр өчен менә шундый газап. 27. Аллаһ тәүбә иткәннәрнең тәүбәсен кабул итә. Аллаһ ярлыкаучы, гафу итә белүчедер. 28. Әй, иманлы кешеләр! Мөшрикләр—шакшылыкның үзедер. Шуңа күрә, бу елдан соң алар Мәсжед-и Харам янына килмәсеннәр. Фәкыйрьлектән курыксагыз. Аллаһ ихтыяр итсә, сезне үз мәрхәмәте илә баетачак. Шик юк ки. Аллаһнын гыйлеме чиксез. Ул хикмәт иясе. 29. Аллаһка вә Ахирәт көненә инанмаган, Аллаһ вә аның илчесе харам иткән нәрсәләрнең харам икәнлегенә ышанмаган, хак дингә буйсынмаган китап әһелләре рисвай булып, сезгә баш орып, салымнарын үз куллары белән китереп, сезгә тапшырганнарына чаклы сугышыгыз. 30. Яһүдиләр: — Гозәер—Аллаһнын углы,—диделәр. Христианнар да: —Мәсих (Гайсә)—Аллаһның углы,—диделәр. Бу аларнын авызы белән әйтелә торган элеккеге кяферләрнен сүзенә бик тә охшаган. Аллаһ аларны Үзе каһәрләячәк. (Гаҗәп!) Ничек итеп, алар пакьтән нәҗескә керәләр? 31. Алар Аллаһтан баш тартып, үзләренең галимнәрен, руханиләрен вә Мәрьям углы Мәсихне (Гайсәне) илаһ итеп табына башладылар. Гәрчә, аларга: бары тик бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, дип әйтелде. Аннан башка тәңре юк! Ул Үзенә тин санаганнардан югары тора. 32. Аллаһнын нурын (алар) авызлары белән (өреп) сүндермәк булалар. Ләкин, имансызларга бу ошамаса да, Аллаһ нур (Коръән) иңдерүен туктатмас. (Тәфсирчеләрнең күбесе «Аллаһның нуры» тәгъбирен Коръән белән Ислам нуры, дип шәрехлиләр.) 33. (Буэш) мөшрикләргә ошамаса да, Ул динен бөтен диннәрдән өстен куяр өчен, һидаят вә хак дин белән Рәсүлен юллады. 34. Әй, иман китергән адәмнәр! (Кяфер) руханилары, галимнәренең күбесе адәмнәрнең малларын хаксыз юллар белән ашыйлар вә аларны Аллаһ юлыннан яздыралар. Алтын-көмеш җыеп та, Аллаһ юлында сарыф итмәгәннәр арагызда юкмыни? Менә, син шундыйлардан «сөенче» ал: аларга хәтәр җәза биреләчәк. («Яһүд равиннары белән христиан руханилары Мокатдәс китаплардагы: Инҗил, Тәүраттагы аятьләрне дөнья рәхәте өчен, ришвәт алыр өчен үзгәрттеләр Бигрәк тә. хәзрәти Мөхәммәдиең Пәйгамбәр булып киләчәгенә бәйле аятьләрне боздылар. Югарыдагы аять менә шуларның җирәнгеч эшләренә ишарә ясый. Аятьнең икенче өлеше исә алтын-көмеше. туплаган акчасы, малы булып та. мохтаҗларга, игелекле гамәлләргә. халык өчен кирәкле эшләргә сарыф итмәгән, ягъни, зәкят бирмәгәннәрнен Ахирәттә дәһшәтле җәза күрәчәкләре турында хәбәр итә» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән .) 35. (Бу алтын-көмеш акчалар) жәһәннәм утында кыздырылып, маңгайларына. янбашларына һәм аркаларына ябыштырылачак Көнне —Менә бу (туймас) нәфесегез туплаган нәстәләрегез. Инде туплаганыгызга күрә, тәмен дә татыгыз,—дип әйтеләчәк. 36. Күкләрне вә. Җирне яралткан көннән алып, Аллаһнын хисабына күрә, айларның саны унике; аларнын дүртесе (сугышу) харам айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр Ул айларда (харам айларда) үзегезгә золым итмәгез, мөшрикләр үзара берләшеп, сезгә каршы сугыш башласа, сез дә берләшеп аларга каршы сугышыгыз. Белеп торыгыз. Аллаһ (ямашлык кылудан) сакланганнар белән бергә. 37. (Харам айларның) урыннарын күчерү көферлекне арттыру, дигән сүз. Бу гамәл кяферләрнен азгынлыгын арттырыр; Аллаһ харам кылганны бозу вә Аның харам кылганын хәләл кылмак өчен (харам айны) алар бер елны хәләл, икенче елны харам айга санадылар. (Шулай итеп), аларнын яман эшләре үзләренә яхшы булып күренде. Аллаһ кяфер халыкны тугры юлга күндермәс 38. Әй, иманлы кешеләр, сезгә ни булды?—Аллаһ юлында сулышырга чыгыгыз,— диелгәч, авыраеп, жиргә сарыласыз. Фани дөньядагы бу тормышны сез Ахирәттәге ^акый тормышка алмаштыгызмыни? Ләкин фани дөнья тормышының файдасы, Бакый дөньяныкына караганда бик тә аздыр. («Тәбүк сугышына чыгарга әмер килгәч, җәйнең бик тә эссе вакыты булганга күрә, сәхабәләр сугышка чыгарга авырыксындылар». Шәех Ногмани тәфсиреннән.) 39. Әгәр дә сез (кирәк чакта дин өчен) сугышка чыкмасагыз. (Аллаһ) сезне сызландыручы газапка дучар итәчәк вә сезнен урынга башка бер кавемне китерәчәк; сез сугышка чыкмады, дип кенә Аллаһка зарар килмәс. Аллаһ бар нәрсәдән дә кодрәтледер. 40. Сез аңа (Рәсулуллага) ярдәм итмәсәгез дә. аңа Аллаһ ярдәм иткән иде бит инде. Мөшрикләр аны (Мәккәдән) куып чыгарды, куылганнар икәү иде, берсе ул (Рәсулулла) иде Менә алар мәгарәгә кереп качты Ул юлдашына: —Кайгырма, Аллаһ безнең белән,—диде. Аллаһ аңа Үзе тарафыннан сабырлык һәм күзгә күренмәс гаскәр иңдерде, кяферләрнең сүзләрен юкка чыгарды. Аллаһның сүзе исә бөектер Аллаһ өстендер вә Ул хикмәт ияседер (•Һиҗрәт заманасында мөшрикләрнең изүенә чыдый алмаенча, хәзрәти Әбү Бәкер белән хәзрәти Пәйгамбәребез Сәүер тавындагы мәгарәгә кереп кача Куа килүче мөшрикләрнең аяк тавышларын ишеткәч. Әбү Бәкер бик нык курка. Аллаһ Тәгалә мәгарә авызын пәрәвез белән кашлап куя. Куа килүчеләр: монда пәрәвез сарган, күптән кеше кермәгән куыш икән. дип. мәгарә эченә кермичә китә» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән I 41. (Әй, мөэминнәр) жинел булса да, авыр булса да. малларыгыз. Жаннарыгыз белән Аллаһ юлында Җиһад сугышында катнашыгыз. Шулай гамәл кылсагыз, белеп торыгыз, сезгә бик тә хәерле булыр (42) Сугышта табыш алу форсаты мәгълүм булса, барачак яу юлы якын булса, һичшиксез, алар синең белән яуга чыгар иде Ләкин мәшәкатьле юл ерак иле шул Шуңа күрә, алар яуга бармады Аллаһ исеме белән ант итеп алар —Их. көчебез булса, без дә синен белән яуга барыр идек,—дип үзләрен үзләре һәлак итте. Гәрчә, Аллаһ аларнын ялганчы икәнен төгәл белә иде. (43) Аллаһ сине гафу итте. Тугры кешене сынап, аның тугры икәнлеген яки ялганчы булганын ачыкламыйча, ни өчен син аларга сугыштан калырга рөхсәт итген? (44) Аллаһка вә Ахирәт көненә инанганнар маллары, жаннары белән сугышыр өчен синнән рөхсәт сорамас. Аллаһ тәкъва (чын) мөселманнарны бик тә яхшы белеп тора. (45) Бары тик Аллаһка вә Ахирәт көненә ышанмаганнар сугыштан калырга синнән рөхсәт сорарлар һәм аларнын күңелләрен шом басар, алар шуңа аптырап йөрер. (46) Сугышта катнашырга теләгән булсалар, алар, һичшиксез, алдан ук хәзерләнгән булыр иде. Ләкин Аллаһ аларнын бу кылмышларын (ягъни, ихлас түгеллекләрен) ошатмады, аларнын сугышка баруларын теләмәде. Аларга: —Өегездәгеләр белән бергә утыра калыгыз,—диде. (47) Алар сезнең белән бергә сугышка чыккан булсалар да, арагызны бозудан һәм фетнә чыгарудан башка нәрсә эшләмәгән булырлар иде. Аларнын (фетнәви) сүзенә колак салучылар да арагызда табылыр иде. Аллаһ гөнаһлыларны гаять яхшы белә. (48) Хактыр ки, алар элек тә фетнә чыгарырга йөрделәр вә сиңа күпме мәкер кордылар. Ниһаять, дөреслек иңде, аларнын көенеченә, Аллаһнын әмере жиренә житкерелде. (49) Аларнын шундыйлары да бар: —(Сугышка бармаска) миңа рөхсәт бир, мине фетнәгә (вәсвәсәгә, ягъни мал талау, әсир хатыннар белән зина кылуга) юлыктырма.—дип хәйлә корганнары да. Белеп торыгыз ки, алар чынлыкта үзләре фетнәчеләрдер Кяферләрне, һичшиксез, жәһәннәм уты чолгаячак. (50) Сиңа бер игелек (җиңү, ганимәт, үлҗәмалы) килсә, алар ачудан кабарыр. Башына берәр бәла (җиңелү, талану) килсә, алар: —Ярый әле, без алдан әмәлен күрдек (сугышка бармадык),—дип, борыннарын чөеп китәләр. 51. Әйт син: —Аллаһ язганнан башка нәрсә безнең өскә килмәс. Ул—безнең химаячебез. Шуңа күрә, сез—мөселманнар, бары тик Аллаһка инаныгыз,—диген. (52) Әйт син: —Сез: безгә ике игелекнең берсе килер, дип көтәсезме? Без дә: сезнең башыгызга ике яманлыкның берсе килер, дип көтәбез. Сезгә Аллаһтан жәза килер яки Аллаһ сезне безнең куллар белән һәлак итәр, дип. Сез дә көтегез, без дә көтәбез,—диген. (Мөселманнар сугышта үлсә дә. бәла түгел, шәһидләр турыдан-туры җәннәткә керер, исән калсалар да, сөенеч. Кяферләргә икесе дә афәт, Аллаһ биргән җәза да, мөселманнар кулыннан күргән җәза да.) 53. Әйт син (монафикъларга): —Үз теләгегез белән биргән чыгымнаргыз (садакагыз) да, ирексездән биргәнегез дә кабул ителмәс, чөнки сез юлдан язган токым,—диген. (54) Аллаһка вә анын Рәсүленә ышанмаулары аркасында, намазны теләр-теләмәс укыганга күрә, садаканы рыя белән, (авырыксынып) биргәнгә күрә, аларнын садакалары кабул булмады. 55. (Ий, Мөхәммәд) аларнын (кяферләрнең) байлыгы вә балаларының күплеге сине кызыктырмасын, Аллаһ фани дөньяда ук аларнын газапларын күбәйтеп, аларнын кяфер буларак жан бирүләрен тели. 56. (Монафикълар) без дә сезнең кебек (мөселманбыз), дип Аллаһ исеме белән ант итә. Гәрчә, алар сезнең кебек (мөселман) түгел, алар бары тик (сезнең кылычтан) курыккан бер кавемдер (57) Сыеныр урын яки качарлык мәгарә яки кереп котылырлык бер тишек тапсалар, алар (сездән, диннән качып) шул тарафка ыргылырлар иде (58) Садакалар хакында сине гаепләгәннәр дә бар Садакалардан аларга да (бер өлеш) бирелсә, разый булалар, шаять, аларга садакалардан (өлеш) бирелмәсә. ачуланалар. (59) Әгәр алар Аллаһ белән Рәсүле биргәннәргә разый булып: —Аллаһ безгә житә, озакламый Аллаһ нигъмәтен бирәчәк, Рәсүлебез дә безгә игелекле булачак; без бары тик Аллаһтан гына өмет итәбез,—дип әйтсәләр, бик яхшы булыр иде дә сон. (60) Садака (зәкят) Аллаһтан бер фарыз буларак, бары тик юксылларга, мескеннәргә, (зәкят эшләрен башкаручы) йомышчыларга, күңелләре (Исламга) ятканнарга, (иреккә чыгу өчен жан аткан) колларга, бурычка батканнарга, Аллаһ юлында көч сарыф итеп, Жиһадта катнашканнарга, юлчыларга бирелергә тиеш. Аллаһ барысын да бик яхшы белеп торучы һәм хикмәтләр ияседер. 61. (Монафикълар) арасында Пәйгамбәрне кимсетеп сөйләүчеләр дә бар, алар: —Ул—колак (ягъни бөтен нәрсәне тыңлап-ишетеп торучы),—диделәр. Син аларга: —Ул сезнең өчен яхшылыкның колагы,—диген. Ул Аллаһ ка иман китерә һәм иман китергән кешеләргә ышана, арагыздан иман китергән кешеләргә рәхмәт, Аттаһнын илчесен рәнҗеткәннәргә хәтәр жәза булыр,—диген. (62) Сезнен ризалыгыгызны алмак өчен, алар Аллаһ исеме белән ант итә. Әгәр алар чыннан да мөселман булсалар, Аллаһ белән Рәсулулланың ризалыгын казансыннар. (63) Атар шуны да белмиләрме икәнни соң, кем дә кем Аллаһ белән Рәсулуллага каршы гамәл кыла, шул җәһәннәм утында мәңге калачак. Менә шушы була инде рисвайга калу. (64) Монафикълар күңелләрендә булган (мәкерне) ачып сала торган аять иңдерелүеннән куркалар. Әйт: —Сез көлегез, Аллаһ эчегездәге хөсетлекне ачып салачак,—диген. (65) Әгәр алардан (мыскыллы көлүләре турында) сорасаң, шик юк ки: —Без бары тик шаяртабыз гына,—дип әйтәчәкләр. Әйт син: —Аллаһтан, Аның аятьләреннән, Анын Пәйгамбәреннән көләргә җөрьәт итәсезме?— диген. (66) Акланып маташмагыз, чөнки сез иман китереп тә соңыннан кяферлеккә күчкән затсызлар булдыгыз. Тәүбә иткәннәрегезне ярлыкасак та, гөнаһларына күрә, башкаларына җәза бирәчәкбез. (67) монафикъ ирләр белән монафикъ хатыннарның барысы да бер чыбыктан сөрелгәң; алар бозыклыкка йөз тотучылар, игелектән баш тартучылар, сараннар. Алар Аллаһны онытты. Аллаһ та аларны онытты. Чөнки монафикълар нәҗеслекнең үзедер. (Аллаһ та аларны онытты тәгъбиренең мәгънәсен тәфсирчеләр болай аңлата Монафикъларга ярдәм итмәү. аларны тугры юлга күндермәү, монафикълыклары, ягъни икейөзле булулары аркасында алар Аллаһның нигъмәтеннән, Аның игътибарыннан читтә калу, дигән сүз. Әлбәттә, Аллаһ аларның гөнаһларын онытмады, онытмаячак та. киләчәктә аларга .җәза бирәчәк.) 68. Аллаһ икейөзле ирләрне дә, икейөзле хатыннарны да, кяферләрне дә җәһәннәм утында мәңге яндырырга вәгъдә итте. Аллаһ аларга җитәр, Аллаһ аларга ләгънәт орды Аларга бетмәс-төкәнмәс җәза хәзерләп куйды (69) (Әй, монафиклар, кяферләр) сездән элек яшәгәннәр кебек, сез дә көферлек кылдыгыз Сезнең белән чагыштырганда, алар куәтлерәк тә, баерак та, балалары да күбрәк иде, рәхәт яшиләр иде. Элек яшәгәннәр кебек, сез дә үз өлешегездән рәхәт күрдегез, алар кебек, сез дә азгынлыкка чумдыгыз Шундыйларның гамәлләре фани дөньяда да, Ахирәттә дә файда бирмәс Атар зур югалтуларга дучар. (70) Әллә соң аларга әүвәл яшәгәннәр (нең гөнаһлары) турындагы хәбәр барып ирешмәдеме'’ Нух, Гад һәм Сәмүд халыклары. Ибраһим кавеме, Мәдьян кешеләре, асты өскә килгән шәһәрләр турында хәбәр аларга ишетелмәдеме икәнни'’ Аларга пәйгамбәрләр ачык мәгънәле аятьләр алып килде Аллаһ аларга җәбер бирмәгән дә булыр иде, ләкин алар үзләренә үзләре җәза алды. (•Пәйгамбәрләр алып килгән ул аятьләрне тегеләр язганга чыгарды Нух пәйгамбәр үз халкына күндерелде, уз халкы аны инкарь итте, Аллаһ илчесе буларак танымады. Аиаһны бер дип санамады Һәм Нухның халкы суга батып һәлак булды Гад кавеменә исә Һуд пәйгамбәр .җибәрелгән иде. Гөнаһлары өчен аларны Аиаһ дәһшәтле җил-давылда һәлак итте Хәзрәти Салихны уз халкына пәйгамбәр итеп юмады Аның халкы да җир тетрәвендә юкка чыкты Хәзрәти Ибраһим кавеме әшәке чебен һөҗүменнән үлеп бетте Мәдьян халкына Шөгаеб илче булып килде Гөнаһлы халкы утта янып һәлак булды. Лут пәйгамбәрнең халкы шәһәр хәрабәләре астында юк булды». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 71. Мөэмин ирләр белән мөэминә хатыннар бер-берләренең дустыдыр Алар игелек юлына өнди, яманлыклардан баш тартырга үгетлиләр, намаз калдырмыйлар, зәкят бирәләр, Аллаһка һәм Аның Рәсүленә итагать итәләр. Менә шундыйларга Аллаһ рәхмәтен бирер. Шик юк ки, Аллаһ бөек һәм хикмәт ияседер. (72) Аллаһ мөселман ирләренә, мөслимә хатыннарга мәңге яшәү өчен арыкларыннан сулар ага тора торган җәннәтләр һәм Гаден оҗмахларында яхшы урыннар хәзерләп куйды. Аллаһнын ризалыгы һәрнәрсәдән дә өстендер Менә бөек котылу шушы булыр. 73. Ий, Пәйгамбәр! Кяферләргә һәм монафикъларга каршы Җиһад ит. Аларга кырыс бул Аларның барыр жире—җәһәннәм. Бик тә хәтәр ул—алар барачак жир. (74) (Ий, Мөхәммәд) алар: —Валлаһи, көфер сүз әйтмәдек,—дип Аллаһ исеме белән ант итә. Гәрчә, көфер сөйләделәр һәм мөселман булганнан соң янә кяферлеккә кайттылар. Кулларыннан килмәгән эшкә алындылар. Аллаһ белән Рәсүл аларны (мөселманнарны) үз нигъмәтләре белән баетканы өчен үч алырга тырышалар. Әгәр алар (бу эштән) тәүбә итсәләр иде. үзләренә яхшырак булыр иде Иманнан йөз чөерсәләр, Аллаһ аларны фани дөньяда да, Ахирәттә дә әрнүле жәза бирүче, газапка дучар итүче булыр. Җир йөзендә аларның ярдәмчесе дә, дуслары да юк. (•Мәдинә халкының бер кавеме фәкыйрь яши иде Рәсүлулла килгәч, баеп киттеләр. Монафикълар алардан көнләшеп, Пәйгамбәргә каршы фетнә кора башладылар» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 75. Алар арасында: —Әгәр Аллаһ безгә байлык бирсә, һичшиксез, садака бирер идек һәм, әлбәттә, без дә изгеләрдән булыр идек,—дип Аллаһ каршысында ант итүчеләр дә бар (76) Ләкин Аллаһ хәзинәсеннән аларга байлык бирелгәч, саранланып (Аллаһ әмереннән) баш тартып, биргән антларын боздылар. (77) Ниһаять, Аллаһка биргән вәгъдәләре һәм ялган таратулары аркасында, Аллаһ Тәгалә аларның күңеленә Ахирәткә хәтле ияреп бара торган нифакмонафикьлык (фетнәче һәм икейөзлелек) гадәтен салды. (78) /Аллаһ аларның (монафикъларның) серен, яшерен пышылдашуларын һәм гөнаһ кылганнарын бик яхшы белеп торганын (монафикълар үзләре) белмиләрме икәнни соң? (79) Үз теләге белән садака биргән мөселман кешесеннән вә ничардан бичара тапкан малыннан әз генә садака биргәннәрдән (монафикълар) мыскыл итеп көләләр. Аллаһ аларның үзләрен мәсхәрә итәчәк Вә аларны әрнеткеч газапка салачак. (•Монафикъларның башлыгы Гобәй үлем түшәгенә егылгач, аның углы Габдулла хәзрәти Мөхәммәд янына килеп, атасы өчен гафу сорап, Аллаһка дога кылуын үтенде Габдулла саф мөселман булганга күрә, Рәсулулла, аның хәтере калмасын дип. Гобәйне ярлыкавын үтенеп. Аллаһка дога кылды Шуннан соң сиксәненче аять иңдерелде» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 80. (Ий, Мехәммәд) алар өчен гафу сорасаң да, сорамасаң да, аларны ярлыка дип. җитмеш тапкыр ялварсаң да, Аллаһ аларны гафу итмәячәк. Аллаһны вә аның илчесен инкарь иткәннәренә күрә, шулай мәгъкуль. Аллаһ фасикълар өерен тугры юлга ирештермәс. 81. Аллаһнын Рәсүленә карышып, сугышка бармыйча калганнар (монафикълар) куаныштылар Аллаһ юлында маллары, җаннары белән сугышуны хуп күрмәделәр: —Бу эсседә яуга баралармыни?—дип бер-берләрен котыртыштылар. Син әйт: —Тәмуг уты моннан да хәтәр эссе булачак,—диген. Их. алар шуны аңласалар иде (82) һәйдә! (Монафикълар) бераз көлсеннәр, кылганнарына күрә (икейөзлелек өчен) күп еларлар (83) Әгәр Аллаһ сине аларнын төркеменә кире кайтарса, алар синнән (синең белән бергә яуга) чыгарга рөхсәт сораса, аларга әйт: -һичбер вакытта да сез минем белән (яуга) чыкмаячаксыз вә һичбер вакыт сез минем белән дошманга каршы сугышмаячаксыз. Сез узганында да өегездә утырырга риза булдыгыз, өйдәгеләрегез белән рәхәтләнеп утыра бирегез,—диген (84) Аларнын бер генә мәрхүменә дә намаз укыма; андыйларнын кабере очында торма; чөнки алар Аллаһ белән Рәсүлне инкарь иттеләр вә фасикъ булып үлделәр. (85) Аларнын байлыгы һәм балаларының күплеге сине хәйранга калдырмасын Чөнки Аллаһ аларны шушы дөнья байлыгы белән (сынап) җәзаларын күбәйтә вә кяфер буларак ханнарын алырга тели (86)—Аллаһка иман китерегез, Рәсүле белән бергә Жиһадта катнашыгыз,—дип бер сүрә иңдерелгәч, алар арасындагы байлар: —Зинһар, безне өйдәгеләребез янында калдыр,—дип үтенделәр. (87) Алар хатыннары янында, өйдә калганнарына куанышты. Аларнын күңелләренә (язмышларына монафикълар дип) мөһер сугылды. Ләкин алар моны аңламый (88) Әмма Пәйгамбәр белән бергә иман китергәннәргә, маглары белән дә. җаннары белән дә Җиһад сугышында катнашканнарга бөтен нигъмәтләр биреләчәк вә алар гына бәхет тантанасында булачак. (89) Аллаһ азарга мәңге яшәр өчен арыкларыннан чишмәләр агып торучы җәннәтләр хәзерләп куйды Менә, бөек казаныш шушы булыр. (90) Баш иеп. синең янга килгән бәдәви гарәпләре сугышка бармас өчен синнән рөхсәт сорадылар Аллаһ турында. Рәсүл хакында ялган таратучылар да (сугышка бармыйча) утырып калды Шулар арасындагы кяферләргә әрнүле җәза һәм газап биреләчәк (91) Аллаһка вә анын Рәсүленә ихлас иман китергәннәр арасында зәгыйфьләргә, чирлеләргә. сугыш кораллары сатып алырга җае булмаганнарга (сугышта катнашмасалар да) гөнаһ юк. Игелек кылганнарга шелтә юк. Аллаһ ярлыкаучы, кичерүчедер (92) (Синең белән бергә сугышка барырга ат, дөя сатып алырга акчалары булмаганнар) килгәч —Сезне атландырып сугышка җибәрергә мөмкинлегем юк,—дидең. Алар (сугышта катнаша алмаган кайгыдан) күз яшьләре белән елап өйләренә кайтып китте. Андыйларга да (сугышта катнашмаганнары өчен) гөнаһ юк (93) Бай булып та (сугышка бармаска) рөхсәт сораганнарны җәзага тартырга юл бар Алар өйдәгеләре янында калганга куандылар. Аларнын күңеленә (кара) мөһер орылды, ләкин алар моны белми. (94) Сез сугыштан кайткач, алар гафу үтенер. Әйт —Гафу үтенмәгез; без сезгә ышанмыйбыз. Аллаһ сезнең (кем икәнлегегез) турында безгә хәбәр итте инде Аллаһ та, илчесе дә сезнен гамәлләрегезне күрер Аннан сон сез яшеренне дә. ачыкны да белүче Аллаһ хозурына кайтарылачаксыз. Шулчак Ул сезнен кылмышларыгызны фаш итәр (95) (Сез сугыштан кайткач) алар: безгә кагылмагыз, дип Аллаһ исеме белән сезне каргаячак. Алардан ваз кичегез, кагылмагыз. Чөнки алар—нәжес кешеләр Аларнын ятагы—җәһәннәм. (Яман) гамәлләренә күрә аларга шул тиеш (96) Үзләреннән риза булуыгызны теләп, алар ант итәчәк. Сез алардан риза булсагыз: Аллаһ фасикъларны хуп күрми. (97) Бәдәвиләр (чул гарошәре) көферлектә, икейөзлелектә тагын да хәтәррәк. Аллаһнын Рәсүле аша иңдергән (хөкемнәр)нен чиген белмичә яшәү аларга хас Аллаһ бөтен нәрсәнең асылын белүче, хикмәт ияседер (98) Бәдәвиләрнең бер кавеме (Аиаһ юлында) сарыф ителгән малларыбыз әрәмгә китте, дип уйлый; сезнен башка бәла китүен көтә Аларнын үз башына бәла төшәчәк. Аллаһ чынын ишетеп, чынын күреп торучы (99) Бәдәвиләрнең бер төрлесе исә. Аллаһка. Ахирәт көненә иман китергәннәренә күрә. (Аиаһ юлында) сарыф иткәннәре аркасында. Аллаһка якынаябыз. Пәйгамбәрнең догаларына лаек булабыз, дип өметләнә Шунысы хактыр ки. сарыф иткәннәре үзләре өчен якынлыктыр. Аллаһ аларны рәхмәтендә йөздерәчәктер Аллаһ ярлыкаучы, чиксез мәрхәмәтледер (100) Мөһаҗирләрдән (ватаннарын ташлап күченергәмәҗбүр булганнардан) вә әнсарнлардан (Ислам юлында ярышучы. юрдан. Исламны иң беренче кабул иткәннәрдән) элек килгән һәм аларга иярүчеләрдән Аллаһ канәгать калды; алар да Аллаһтан разый булды Аллаһ аларга мәңге яшәр өчен бәреп чыккан чишмәләре булган җәннәтләр вәгъдә ите. Менә, бу—иң бөек котылыш булачак (Әнсарилар—Исламны кабул иткәннәргә, һиҗрәт иткәннәргә ярдәм итүчеләр.) 101. Тирә-ягыгыздагы бәдәвиләрнең һәм Мәдинәдә яшәүче халыкның бер кавеме монафикъ һәм киребеткән икейөзле халык. Сез аларны белмисез, бары тик Без беләбез. Аларга икеләтә жәза бирәчәкбез. Ахырда да зур газапларга дучар итәчәкбез. (102) Бүтән бер кавемнәре дә бар, алары гөнаһларыннан ваз кичеп, тәүбә итеп, кылган яман эшләрен яхшы эшләре белән аралаштырды. Ихтимал, Аллаһ Тәгалә аларнын тәүбәләрен кабул да итәр. Аллаһ чиксез мәрхәмәтле ярлыкаучы. (103) (Ии, Мөхәммәд) мөселманнарның малларыннан (мәгълүм бер күләмдә) садака ал. Шуның белән алар пакьләнер, канәгать калыр Аларны догаңнан ташлама, чөнки синең догаларың аларга юаныч ләззәте бирә. Аллаһ барысын да ишетеп, белеп торучы. 104. Бәндәләрнең тәүбәсен кабул итүче, садакаларны алучы Аллаһ икәнен алар белмимени? Шик юк ки. тәүбәләрне кабул итүче, чиксез мәрхәмәтле бер—Аллаһ. 105. (Ии, Мөхәммәд) әйт син: —Теләгәнегезчә гамәл кылыгыз. Аллаһ та, Рәсүлулла да, мөселманнар да кылганнарыгызны күрәчәк. Яшеренне дә, ачыкны да белүче Аллаһ хозурына кайтарылачаксыз. Ул сезнең ниләр кылганыгыз турында хәбәр бирәчәк,— диген. 106. Аларнын бүтән бер кавеме исә Аллаһнын хөкеменә калдырылды. Аллаһ аларга жәза бирер яки аларнын тәүбәсен кабул итәр. Аллаһ барысын да белүче хикмәт ияседер. («Сугышка бармый калганнарны Аллаһ Тәгалә өч төркемгә аерды: монафикълыкны (икейөзлелекне) үзләренә гадәт-холык итеп алганнар Гөнаһларын инкарь итмичә, тәүбә иткәннән соң, игелек юлында малларын сарыф иткәннәр Гөнаһларын танымаганнар. тәүбә итмәгәннәр» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 107. (Мөселманнарга) зарар эшләмәк, көферлекне артгырмак, мөселманнарның арасын бозмак һәм тагын, элгәре заманда сугышкан кебек, Аллаһка вә аның илчесенә каршы сугышканны (Әбү Гамирның килгәнен) күрер өчен, мәчет кордылар. һәм: —Игелектән башка берни дә кылмадык,—дип ант иткәннәр дә монафиклар арасында бар. Гәрчә, аларның ялганчы икәненә Аллаһ катгыян шаһитлек итә. («Монафикълар мәкер илә бер мәчет бина кылдылар. Әбү Гамир исемле бер монафикъны Рум кайсәренә, мөселманнарга каршы сугышыр өчен, гаскәр сорарга юлладылар. Шул икейөзле Гамирның гаскәр белән килүен монафикълар үзләре төзегән мәчет манарасыннан биш күз белән көтә иде. Бу аять иңгәч. Мөхәммәд ул мәчетне җимертте» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 108. (Ул мәчет эчендә) зинһар, (намазда) басып торма (гыйбадәт кылма). Элек заманнарда тәкъвалык белән корылган мәчеттә намаз уку мең өлеш арттык Анда пакьләнергә теләгән адәмнәр генә керә. Аллаһ та пакьләнгәннәрне сөя. (109) Аллаһ каршысында гөнаһ эшләүдән куркуы аркасында бина корган кешеме игелекле, әллә бинасын ишелергә торган яр кырына корып, бинасы белән бергә жәһәннәм утына жимерелеп төшкән кешеме игелекле булыр? Аллаһ игелексезләрне тугры юлга күндермәс. 110. Алар (монафикълар) төзегән ул мәчет бинасы йөрәкләре ярылып үлгәнчегә чаклы күңелләрендә шом булып торачак. Аллаһ барысын да бик яхшы белеп торучы хикмәт ияседер 111. Аллаһ мөэминнәрне малларын, жаннарын (үзләренә биреләчәк) жәннәт бәрабәренә сатып алды. Чөнки алар Аллаһ юлында сугышыр, үтерерләр, үлерләр. Тәүратта. Инжилдә вә Коръәндә Аллаһ шулай вәгъдә иткән иде. Аллаһтан башка үз сүзендә нык торучы тагын башка бер зат бармы9 Шуңа күрә, Анын белән алыш-бирешегезгә сөенегез. Менә бу бөек бер казаныш булачак («Мәккәдә Акабә кичәсендә әнсарилардан җитмеш кеше Рәсүлу.иа (саллаллаһу галәйһи вә сәллэм)гә тугры булырга ант иткәндә араларыннан Габдулла бине Рәваха Йа. Рәсүлу.па. Раббың өчен вә синең өчен шартлар ничек була инде7—диде. Рәсулулла әйтте Раббым өчен шартым: Аңа гыйбадәт кылуыгыздыр. Аңа тиң башка бер зат та эзләмәгез Үзем хакында шартым: үзегезнең җаныгызны, магыгызны ничек саклап (кадерләп) тотасыз, мине дә шулай яклагыз (ярдәм итегез),—диде Янә сорадылар шулай кылсак, безгә нинди әҗер7—диделәр — Җәннәт.—диде Пәйгамбәребез Нинди файдалы алышбиреш. Моннан соң без сүзебездән чыкмабыз, чыгарга теләмәбез дә, диделәр әнсарилар Югарыдагы аять менә шушы хакта сөйли». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 112. Тәүбә итүчеләр, гыйбадәт кылучылар, (Аиаһка) дан җырлаучылар, (Аллаһ юлында ураза тотучы) сәяхәт итүче (галимнәрне), рөкүгька иелгәннәр, сәждәгә егылганнар, игелеккә өндәп, яманлыктан тыйганнар вә Аллаһ боерган чикләрне бозмаучылар— мөселманнар. Шулардан (сез җәннәткә керәчәксез, дип) сөенче ал. 113. Мөшрикләр өчен, хәтта кардәшегез булса да. аларның җәһәннәмгә керәсе мәгълүм булгач та, аларның гөнаһларын гафу иттерер өчен Аллаһка ялварып дога кылу пәйгамбәрләргә дә, башка иманлы кешеләргә дә ярый торган эш түгел. (•Рәсулулла (с.г.с.) абыйсы Әбү Талип өчен Аллаһтан ярлыкау сорый. Ләкин аның догасы кабул булмый. Өстәге аять шул турыда» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 114. Атасына вәгъдә биргәнгә генә Ибраһим атасы өчен Аллаһтан гафу сорап, дога кылырга ниятләде. Атасының Аллаһ дошманы икәнлеге беленгәч, ул догадан баш тартты. Шик юк ки, Ибраһим бик йомшак холыклы, бик тө сабыр бер адәм иде 115. Аллаһ бер халыкны тугры юлга бастырганнан соң, сакланырга кирәкле нәрсәләр турында үзләренә хәбәр иткәненә кадәр, аларны юлдан яздырачак түгел. Аллаһ һәрнәрсәне үтәли күреп торучы. (116) Күкләрнең һәм Җирнең хуҗасы бер Аллаһтыр. Ул терелтер вә үтерер Ссзнен Аллаһтан башка химаячегез дә, ярдәмчегез дә юк. (117) Күңелләре бозыклыкка таба кәкрәйгәч, Пәйгамбәрне һәм кыен вакытларда (Тәбук сугышына барганда) ана ияргән мөһаҗирләр белән әнсариларның бер төркемен Аллаһ гафу итте. Чөнки Ул аларга чиксез шәфкатьле, хәтсез мәрхәмәтле. («Тәбук сугышына чыгар алдыннан, монафикълар килеп, хәйләләп, сугыштан калырга рөхсәт сорадылар. Пәйгамбәр аларга рөхсәт итте Шуның аркасында Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәрне катгыян кисәтте Монафикъларның коткысына бирелгән кайбер мөселманнарның да эченә вәсвәсә төште. Ләкин агар соңыннан тәүбә итте Тәбук явында катнашмаганнар арасында Кягаб бине Малик, Һилял бине Өммия белән Мәмарә бине Рабин исемле сәхабиләр дә бар иде. Киләсе аятьтә шуларга ишарә бар» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән .) 118. һәм (сугыштан) калдырылган өч кешенен тәүбәсен дә кабул итте Җир йөзе никадәр киң булуына карамастан, аларга тар кебек тоела башлады, алар вөҗдан газабында интегә башлады һәм. ниһаять, алар Аллаһнын газабыннан бары тик Аллаһнын Үзенә сыенып кына котылып була икәнен аңлады. Соңыннан Аллаһ аларның тәүбәсен кабул итте Аллаһ тәүбәләрне күнләп кабул итүче, ярлыкаучы. 119. Әй, иман китергән кешеләр, Аллаһ каршысында гөнаһ кылудан куркыгыз һәм тугры юлдагылар (иманында, гамәлендә, антында, сүзендә, Үзенә тугры булганнар) белән бергә булыгыз. 120. Мәдинә халкына һәм аларның әйләнә-тирәсендәге бәдәви гарәпләренә Аллаһнын илчесе—Рәсүлдән аерылып (сугыштан) калмаска, аны саклаудан битәр үз жайларын гына кайгыртмаска кирәк иде. Алар Аллаһ юлында сусау, жәфа, ачлыкка дучар булып, кяферләрнең ачуын китерелек жиргә басып керсә вә жиңсә, бу изге гамәлләре өчен аларга савап язылган булыр иде. Аътаһ игелек кылганнарның әжерен юкка чыгармас. 121. Аллаһ аларны иң гүзәл гамәлләренә күрә бүләкләү, кечкенә һәм олы чыгымнары, кыен юллар узганнары өчен савап язар. 122. Мөселманнарның бөтенесе берьюлы яуга чыгулары мәҗбүри түгел, һәр төркеменнән берничәсе дин гыйлеме алыр өчен, сугыштан кайткан, туганнарына дин өйрәтер өчен өйдә калды. Шуннан соң, мөгаен, алар сак булыр. (Тәбук сугышында катнашмаганнар турында кырыс аятьләр иңгәннән соң, мөселманнар күпләп сугышка чыга башлады.) 123. Әй. иман китерүче халык, якыныгызда булган (һөҗүмгә әзер торучы) кяферләр белән орышыгыз вә алар сезнең кодрәтегезне татысын. Белеп торыгыз ки. Аллаһ (гөнаһтан) сакланганнар белән бергәдер. («Ислам диненең максатларыннан берсе—солых, тынычлык саклау. Ниса сүрәсенең 128 нче аятендә, солых тагын да яхшырак, дип боерылды. Ләкин югарыдагы аять исә. диннең һәм дәүләтнең ышанычлы мохиттә яшәешен саклар өчен, мөселман булмаган башка күршеләр сугыш башларга җөрьәт итмәс дәрәҗәдә аларга каршы торырлык кодрәтле һәм кырыс булырга кирәклеге искәртелә» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 124. Берәр сүрә иңдерелгән саен, аларның бер кавеме: —Бу (сурә) кайсыгызның иманын арттырды соң?—дигән булалар. Иман китергәннәрнең иманын арттырыр һәм аларга куаныч бирер. (125) Эчләрендә хасталык (кяферлек. монафикълык чире) булганнарның да (бу сүрә) инкарьларын арттырыр һәм алар чын кяфер булып үләчәк. (126) Ел саен бер-ике тапкыр (төрле бәлаләргә дучар булып) сынау узып торганнарын алар анламыйлармыни? Соңыннан тәүбә итмиләр, гыйбрәт алмыйлар. (127) Берәр сүрә иңдерелгәч, алар бер-берсенә карашып: —Сезне кем дә булса күрмиме?—диләр һәм (мәкерләре ачылып, рисвай булудан куркып) шыпан-шыпан таялар. Аңламый торган бер кавем булганнарына күрә, Аллаһ аларның күңелләрен (иманнан) читләштерде. 128. (Ий, мөселманнар) хактыр ки, сезгә үз арагыздан чыккан Пәйгамбәр килде; сез бәлагә тарсагыз, ул хәсрәтләнә. Ул сезнең өчен жаната. тәкъваларга ул чиксез шәфкатьле, мәрхәмәтле. 129. (Ий, Мөхәммәд) йөз чөергәннәргә әйт: —Аллаһ мина житәр (миңа башка—уйдырма илаһ кирәк түгел), Аннан башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырлык һичберкем юк. Мин бары тик Аңа гына инанып сыенамын, Ул мәһабәт Гарешнең (Күктәге тәхетнең) х ужасы, —диген