Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЧЛЕ РУХ, ТЫНГЫСЫЗ ҖАН, КЫЗЫКЛЫ ИҖАТ

РАФАЭЛЬ МОСТАФИНГА 70 ЯШЬ

Россия күләмендә танылган әдәби тәнкыйтьче һәм галим, җәлилчеләр каһарманлыгын озак еллар буена армыйталмый өйрәнүче һәм халыкка пропагандалаучы, тормышка һәм әдәбиятка карата һәрвакыт актив позициядә яшәүче тынгысыз каләмле, талантлы язучыпублицист Рафаэль Мостафинга бу айда 70 яшь тула. Баулы бистәсендә туып-үскән егет урта мәктәптән соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала, аннары укытучы, комсомол райкомы секретаре, редакция хезмәткәре булып эшли. Ә 1957—1960 елларда Р. Мостафин Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач «Литература и жизнь» газетасының Идел буе төбәгендәге махсус хәбәрчесе булып эшли, аннары Казан телевидениесендә иҗади хезмәттә була. Татарстан язучыларының 1963 елгы V корылтаенда ул идарәнең җаваплы секретаре итеп сайлана, ә 1965 елдан азып 1968елның апреленә кадәр «Казан утлары» журналының баш редакторы булып эшли. 1971 елда ул «Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Рафаэль Мостафин әдәбият мәйданына илленче еллар ахырында, алтмышынчы еллар башында аяк баса. Шуннан соң аның үзәк һәм республика матбугатында күпсанлы әдәби тәнкыйть мәкаләләре, китаплары дөнья күрде. Татар әдәбиятының күренекле шәхесләре X. Туфан. С. Хәким, Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни. Ш. Галиев. И Юзеев һ.б. лар турында җитди хезмәтләре басылып чыкты. Тынгысыз рухлы, эзләнүчән әдип Рафаэль Мостафин җәлилчеләр батырлыгын өйрәнү һәм халыкка таныту буенча чын мәгънәсендә фидакарьләрчә тырыша. Бу хакта аның үзәк нәшриятларда гына да «По следам оборванной песни (берничә басма), «Муса Джалиль: очерк о детстве и юности поэта», «Красная ромашка». «Маленький Муса» һ.б. китаплары булды. Р. Мостафин бу юнәлештә хәзер дә актив эзләнү эшләре алып бара: ул архивларда актарына, төрле шәһәрләрдә һәм чит илләрдә йөри, җәлилчеләр батырлыгына бәйле күп санлы кешеләр белән очраша... Болар өстенә, Рафаэль Мостафин көндәлек матбугатта кайнар рухлы публицистик язмалары белән укучылар йөрәгенә салынган юлны да онытмый. lubileylar ’билейлар Бу санда без журнал укучыларга юбиляр әдибебезнең җәлилчеләр батырлыгына багышланган өр-яңа язмасын тәкъдим итәбе