Логотип Казан Утлары
Поэма

ХЫЯНӘТ

АҺ, беренче мәхәббәтләр!.. Тукта!.. Ничәү соң алар? Алар хәтер ышыгына гөл булып сыенганнар— күзекмәскә ят кузләрдән, тырналмаска гайоәттән, күз яшенең саф чыкларын койдыртмаска, әлбәттә... Барысы да— беренчеләр! һәркайсысы—могҗиза! Шуңадыр хуш исен яшьлек гомер буйлата суза. Барысы да беренчеләр... Э чыны, тормышчаны асылда бер генә була. Шунысы—тормыш җаны. Ләкин аңа җитәсе бар мең янып һәм мең туңып, мең сокланып, мең уфтанып, мең үлеп һәм мең туып. Тулган Ай авыл өстенә аптырап карап тора. Билдән көрткә бата-бата, бакча башларын урап, ике кеше якынлаша лар зурлыгы мунчага... Анда ике гүзәл сылу бер-берсен мунча чаба. Мәтрүшкәле каен исен җил бакча буйлап куа... Егет хуш исле кар белән маңгаен, түшен уа. Сабантуйлар батырының йөрәгендә таш кызган— ул сүзгә сыймаслык гашыйк мунчадагы бер кызга. Ничә аңлатып карады! Аңламый да, аңламый. Ренат Харис минем Буада егетем бар инде, дип алдалый. Булмагае, була бирсен. Аннан кемгә комачау?!. Әгәр булса, күренер иде. түзмәс иде монача! Миннән артык җире юктыр... Йортым— хәлле, мин—таза... Тәвәккәллим язмышымда, күрәсең, шулай язган... ... Мунча тәрәзәчегеннән сузылып карга яткан алтынсу яктылык аны чалып екты аяктан. Күзләре керде мунчага... Ә карда каен исе. Исерде аныц бәдәне, тилерде аның хисе. Ботларга, билгә, беләккә көч иңде әллә каян— терәк булса, ул Җир шарын ыргытыр иде айкап. Кызларның киенүләрен көтәрлеге калмады. Лар зурлык иске мунчаның чатыннан тотып алды, —Әйдә, булыш!—дип кычкырды,— бер, ике, оч... бергәләп! Аерылды усак мунча, купты топке ниргәдән, авып төште, түнтәрелде бакчаны күмде болыт... Шул болыттан, чиный-чиный, ике фәрештә булып, шәрә кызлар йөгереп чыкты көмеш карлар эченә. Хуҗа кыз әни, әни дип, кычкыра бар көченә. Кем ишетсен инде аны?! Шашкан егет шул чакта фельдшер кызны җәһәт кенә тотты алды кочаклап. Төрде кызны үз тунына, кигерде үз катасын... «Фатирга түгел, өеңә, фәрештәкәй, кайтасың!* Оекбаштан һәм күлмәкчән көртләрне ера-ера. тыкрыкка чыкты, ә анда җигүле айгыр тора. Тиктормас айгыр янбашын чыбыркы алды ялман... Мунча болыты эчендә шахтер лампасы яна... Ә тулган Ай карап тора: кара син б\ юләрне! Юләр... Юләр... Бу ут сүнәр, ә йөрәктә сүнәрме? Кышкы каникулга кайттым мин Буадан авылга. Ит кисәге түгел йөрәк, ул сызланып сагына. Әни-әтине, энемне сагына аңны кушып. Алар янында иркенлек, алар янында ышык. Ләкин яши йөрәгемдә тагы да бер сагыну. Ул сагыну аңлы түгел, ул сагыну—табыну аңлашылмаган давылга! Күзәнәкләргә үтеп, ул җанны өшетеп ташлый, аннары ала өтеп, аннары «Көнләшү» дигән яры яба күзеңә, борыч өсти, бал-май өсти, шигырь өсти сүзеңә: тыелгысыз теләк булып, җаныңа канат куя, шик-шөбһәгә әйләнә дә, аякка кургаш коя: уй-хыялга тизлек бирә, уя ана күз, колак яшә Аның мең чакрымнан йөрәк тибешен тыңлап. Аның күзләренә кара, сүзләрен Аның ишет... Аһ. чынбарлык! Ник йозаклы медпункттагы ишек? Өйгә кердем... Кочып алдым шактый үскән энемне. Әти гөрли:—Улым кайткан, тугыз ярым белемле! Тагын ярты ел укыйсы һәм унынчы—вәссәлам. Аннары кая барырга? Менә бусы—мәсьәлә! Әни чыкты, болгый-болгый камырлы-онлы кулын, суганлы сызык сумсасы ярата, диеп, улым... Тәмле чәй. тәмле ризыклар... Йөз сорау, туксан җавап. — Беркөн әнә фельдшер кызны урладылар мунчадан... Буада егете булган... Менә язмыш сындыру... Шул сабантуй әзмәвере, мөртәт, эче боргыры... Ярәшелгән, дип караган, елый-елый ялварган... Үзенекен иткән мөртәт, язга чыккан җанвардай... ... Мин чәйним сызык сумсасы, йотарга да онытып... ’ Әни сөйли, сөйли, сөйли— утырам шуны йотып... —Буадагы егет белән җәен өйләнешергә булганнар. Аннан—Казанга, институтка— бергә. Бигрәк булган кыз иде шул... Тылсым иде кулында, һәр көн дога укый идем: шундыйны бир улыма... —Мунча өлгергәндер...—диеп, мин өйдән чыктым кышка... Җанда шартлаган ачудан ничек язмадым һуштан?! Нинди хәйвани гадәт бу! Нинди коточкыч хәшәп яши татаода Сабантуй, Нәүрүз белән янәшә?! Өзеләләр мәхәббәтләр, чөнки, ни генә димә, тегәрҗеп белән ефәкне булмый ул ныклап төйнәп. Әти әйтмешли, ефәге барыбер чыга шуып. Баш йөрәккә беркайчан да аңлата алмый шуны... Ачуым әйләнде үчкә, үч канны башка куды... Тегене рисвай итәргә мең төрле ният туды. Хыялым белән мөртәтне - сабантуйлар батырын - мин айгыр булып таптадым, әбрәкәйгә батырдым; мунчадан киемен урлап, анадан тума көе. күзен бәйләп, көрт ердырып, эзләтеп йөрдем өен; татуировка ясадым тушь белән маңгаена; «Әй хатын-кыз! Мин көчләүче! Битемә төкер... Юма!...» — Әле дә мунчада түгел... Күлмәкчән... оекбаштан... Безнең дә керәсе бар бит... Нишләп тора, саташкан?! ... Әни тавышы айнытты. Җилгә ачык болдырда, ачу давылында кайнап, торам икән кылтырап. Мунчага кердем... Пар салдым... Себерке пешекләдем. Сагындырган каен исе, баллы мәтрүшкә тәме! Әй чабындым рәхәтләнеп... Төсен үзгәртте хыял... Мин Толымбай урманында. Анда чикләвек җыям. Бердән артык агач тими биш-аяты җыючыга. Кайсы агачка үрмәли, сындыра кайсы, ега. Мин үрмәләдем өскәрәк. Ботак сынды... Мәтәлдем... Күзем ачтым... бер кыз тора... 4Мин кайда?* дип әйтәлдем. Баш әйләнә... Кан да ага. Кузгалдым авыр гына. Мин башым белән төшкәнмен зур имән тамырына. Кыскалап канны туктатты... Үзенең төсе качкан. Тотып шәһәргә кайтарды, алып керде врачка... Буа медучилищесын бетерә икән быел. Бер ел авылда эшләгәч, институтка—уе. Тартылышу һәм тартыну... Аларның көрәшләре... Тартынуның җиңелүе... Соклану күз яшьләре... Хуш исләре чәчләренең, биленең тыгызлыгы, сагыну булып, йөрәкнең бар тынычлыгын бозды. Күрешкән саен күрәсе, кочкан саен кочасы килү арта. Аны алып, йолдызларга очасым, анда бер чатыр корасым, икәү генә торасым бәйләнчек төшкә әйләнде— язмыш юшка юрасын... Юравы юш килә язды: укуын бетерешкә бездә медпункт ачылды. Сорады, кайтты эшкә. Аһ бу авыл әзмәвере! Аһ бу бәхет карагы... —Син исәнме?—дип. мунчаны әти ачып карады. Сискәндем... Кайттым хыялдан... Көч кергәндәй тоелды. Хәзер чыгып җитәм, диеп, юынмыйча коендым. Яңа Ел каршыларга дип, әни табын көйләде... —Әни, фельдшер кыз турында ник «иде» дип сөйләдең, берәр нәрсә булды мәллә? —Юк, әлләни булмады, шул хәлдән өч-дүрт көн узгач, ул авылдан югалды. Төнлә киткәнме? Көндезме? Җәяүме, олаудамы? Беркем белми... Ә бәдбәхет атна буе аунады исерек килеш клубта. Кешнәде айгыр кебек: «Буада имеш егете— табам, үтерәм тибеп...» Буага да барып кайткан теге иптәше белән... Буа кызы түгел икән— училищедан белгән. Кайгыны бит эчкә генә сеңдерә ул аракы. Ул күңелле чакны гына үртәр өчен яраклы... Илле сигезенче елга күченәсе төн иде. Мин барлык җан иясеннән түбән идем, ким идем: хыялларым—челпәрәмә, өметләрем—көл иде... Бернәрсә дә эшли алмыйм... Әйдә, язмыш, көл инде, әйдә, салып тапта инде, сыта алсаң, әйдә, сыт, алдагы көннәрем өчен, бәлки, булыр файдасы!.. Мин клубка барып кердем. Мамык бизәкле нарат... Егетләр көнбагыш чиртә кызлар ягына карап. Кызларның кайсыберләре плюштан жакет кигән. Алдыйлар ияк очларын түшәмгә таба чөйгән. Эскәмиядә моңаеп иске бер гармун тора. Мине күргәч, теге кызлар җәһәт алдылар урап, тизрәк гармун тоттырдылар... Көнбагыш кабыкларын йотып бетерде биешкән идәннең ярыклары. Кызган уен уртасына килеп керде әзмәвер: Авыл чибәрләре белән биеп калыйк әле бер... ... Туктаттым гармунны... Белмим алда ни итәсе мие. —Аннары шәһәр чибәрен эзләргә китәсеңме? - дип акырдым, көтмәгәндә ни ул, ни мин, ни клуб. Кайбер егет чыгып качты, кайсы көлде егылып. —Мин булам аның егете, мин яшердем, инанып сафлыгына... хатын итә алмагансың син аны!.. ... Идәнгә кадаклангандай 7. «к. у.» м& басты-катгы әзмәвер— һәр сүзем башына бәрде әйтерсең килолы гер. һушына китермәс өчен мин яңаларын өям: —Синдәйләргә евнух диләр— ирлеге кипкән кияү... Шушы чирен больнисларда дәваларга оялып, ул фельдшер кыз урлап кайткан— и надан, и хыялый... Ул Буа сабантуенда тарттырган шул тамырын— бернишләтеп тә булмый шул чиле-пешле камырны... ... Барысы да кинәт булды— уйланылмады алдан... Мине кызлар коткардылар бармаклы кувалдадан. Адресларын белә идем... Кызны озак эзләдем— урланган аты чыкса да, аннан җаным бизмәде. Ярым ятим иде бит ул түм-түгәрәк бу Җирдә — әтисе сугышта үлгән, әнисе—башка ирдә. Эзләдем... Таба алмадым, бик килсә дә күрәсем, җан җәрәхәтен дәвалап, үзен назга төрәсем... Институтта укыганда бер хат алдым Ульяннан. У кыймый... Сизәм — яңадан иске хисләрдә янам... «... Мин сине мәңге онытмам, мин сиңа мең рәхмәтле, бергә татый алмасак та тулы сөю рәхәтен. ... Сезнең авылдан Цильнага, әнием апасына, китеп котылдым язмышның коточкыч хатасыннан. ... Улыбыз бар... Тагын берне йөрәк астында тойдым. Булганына, исеңдә тот, синең исемне куйдык. ... беләсеңме, ник рәхмәтле? Хатны да шуңа язам— син теге җинаятьчегә биргәнсең каты җәза. ... Син мине үзең эзләмә, бик җиткән мин тапкан да... ... Чык та кайчак тозлы була, елап таңнар атканда...» Каян белгән, кем җиткергән? Әле булса билгесез... Чынлап та үтемле булган клубтагы минем сүз.* «Евнух» кушаматы аңа ябышты һәм беректе, котыла алмады аннан кагып, сугып, эретеп. «Мин-ир!» диеп, солдаткалар янына да елышкан - ләкин себерелеп очкан мәсхәрәле сулыштан. Тирә-як авылларга да таралган яманаты. Кызлар биергә чыкмаган... Бу эчә икән ятып... Түзалмагач, кубарылып, авылдан китеп барган... Әлегәчә беркем белми береккән нинди ярга? Ун елдан соң кайткан, диләр, ияртеп оч баласын янәсе, ул менә нинди! Авыл күрсен карасын! Халык гөжләгән: балалы хатынга йортка кергән... Ике-өч көннән тегене җил ишеткән. Ай күргән... Аһ. беренче мәхәббәтләр! Тукта! Ничәү соң алар хәтеремнең ышыгына гөл булып сыенганнар? күзекмәскә ят күзләрдән, тырналмаска гайоәттән. күз яшенең саф чыкларын болгатмаска, әлбәттә... Барысы да беренчеләр, барысы да могҗиза!.. Ул хис үзенең хуш исен гомер буйлата суза. Аһ. беренче мәхәббәтләр! Телә-телә бәгырьне югалалар... Шуның өчен алар үтә кадерле. Югалтасың... Шул мизгелдә яшисе килми хәтта... Ләкнн яңа йолдыз яна. яңа матур таң ата. яңа җилләр күкрәгеңдә яңа дулкын куптара. Онытасын... Шул оныту һәлакәттән коткара... Аһ. беренче мәхәббәтләр уфтанулар һәм аһлар, тыелганга кагылулар, булмый калган гөнаһлар... Кайчак шулар балкып ала истәлек яктысында, бүгенгегә көндәш түгел, ә ерак йолдыз сыман.