Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘРБИ ӘСИРЛӘР ИҖАТЫ

•Сугышалар татар егетләре Дер селкетеп бөтен дөньяны.. .* Бөек Ватан сугышы елларында фашистик Германия җирендә милли легионнар төзелә: грузин, әрмән, азәрбайҗан. Төркестан, татар легионы Соңгысын немецлар. Кырым татарларыннан аерыр өчен. «Вольга-Татаришен легион» дип, ә татарлар үзләре исә «ИделУрал» легионы дип йөртәләр Власов армиясен дә кушсан, милли легионнарда ул елларда бер миллионнан артык хәрби әсир туплана. Легионерлар һәм власовчылар арасында пропаганда эшен алып бару өчен махсус басмалар да оештырыла. Мәсәлән, татар телендә генә дә андыйлар берничә була: «ИделУрал» газетасы (соңыннан ул «Тюрк бирлиги» исеме белән дә чыга), «Татар әдәбияты» һәм «Германча-татарча белешмә» журналлары «Идел-Урал» газетасы «Идел-Урал» газетасы 1942 елның 15 ноябрендә чыга башлый Кече Кызганычка каршы, безнең илдә бу газетаның тулы җыелмасы юк. Германия архивларында да • ИделУрал»нын аерым саннары гына сакланган Кайбер саннары Төркиядә, элекке әсирләр кулында бар. Күп еллар буена мин бу газетаның исән калган саннарын җыеп, ксероко- пиясен алып тикшердем. Максатым: Муса Җәлилнең яки анын иптәшләренең безгә билгеле булмаган әсәрләрен табу иде Кайбер әсирләр истәле генә караганда, Муса Җәлил бу газетада үзенең әсәрләрен «Гумеров* имзасы белән бастырган. Мәсәлән, шундый имза белән Татар опера театры тарихы. Габдулла Тукай. Каюм Насыйри һәм башка атаклы кешеләребез гурында мәкаләләр басылган дип сөйлиләр. Ләкин минем кулыма мондый саннар эләкмәде һәм. гомумән. Җәлил яки аның иптәшләре имзасы белән басылган шигырьләр табыл малы Шулай да. тикшерүләрем бушка китмәде «Идел-Урал» газетасында басылган дистә ярым шигырь (барлыгы 400 юлдан артык) табылды Авторлары кемнәр? Ни дисәң дә. «Идел-Урал»—фашистлар тарафыннан чыгарылган. Совет иленә, Сталинга, большевикларга каршы юнәлдерелгән газета. Тагар әсирләре моны яхшы аңлаган Шуңа күрә, газетада катнашкан тәкъдирдә дә (хәтта мәхәббәт яки табигать турында язылган лирик шигырьләр белән булса да) алар чын фамилияләрен күрсәтмәскә, псевдоним астында яшеренергә тырышканнар. Әйтик, исән калып иленә кайта алган, Җәлил оешмасына да катнашы булган Гарәф Фәхретдинов үз шигырьләрен «Дим Алишев» имзасы астында бастырган (Мондый имза белән басылган берничә шигырь минем күземә дә чалынды) Башкалары исә «лег. Г», «лег. Фока», «М.Г.Б.», лег. X», «А. Ха- сиб» һ. б. шуның ише псевдонимнар астына яшеренгән. Шулай да арада чын исемнәре белән басылган авторлар да бар. Шундыйлардан Шиһап Нигьмәтине күрсәтергә була. Ул, күрәсең, баштан ук туган иленә кайтырга җыенмаган, немецларга хезмәт иткән. 1944 елның ахырларыннан 1945 елның мартына хәтле ул «Тюрк бирлиги» («Идел-Урал») газетасының баш редакторы вазифасын башкара, газета битләрендә шактый еш үз фамилиясе белән шигырьләр һәм мәкаләләр бастыра. Сугыштан соң Германиядә кала, татар телендә бер-ике шигырь жыентыгы да бастырып чыгара. Газета сәхифәләрендә басылган әсәрләр арасында хатын-кыз исемнәре дә очраштыргалый. Мәсәлән, «К. Хәдичә», «К. Шәмсекамәр» Алар ничек монда килеп чыккан? Әсирләр сүзләренә караганда, Германиягә көчләп китерелгән эшчеләр арасында Донбасс һәм башка урыннарда яшәгән татар хатын-кызлары да шактый була. Алар Берлинда төпләнгәч, татар легиончылары белән аралаша, редакциядә дә булалар, газетада үз шигырьләре белән катнашалар. Шигырьләрнең әдәби кыйммәте Баштан ук әйтим: мин тикшергән шигырьләрнең әдәби эшләнеше әллә ни югары түгел. Кайвакыт вәзен-ритмикасы аксый, кайчакта рифмасы артык гади, примитив, сурәт-образлары да искитәрлек түгел. Кыскасы, бу әсәрләр татар шигъриятенә ниндидер яңалык, табыш бирә алмый. Бу аңлашыла да: аларны профессиональ шагыйрьләр түгел, гади әсирләр язган. Алар халык иҗатына таяналар, фольклор рухында язалар. Шул ук вакытта бу шигырьләрне халык авыз иҗаты дип тә булмый, чөнки аларның авторлары бар, алар матбугат битләрендә басылган. Бу—чын мәгънәсендә һәвәскәр шигърият. Шулай караган очракта гына аларга дөрес бәя биреп була. Ничек кенә булмасын, бу шигырьләрдә әсирләрнең уй-тойгылары, йөрәк хисләре чагылыш тапкан. Нәрсә турында язган соң алар, нинди хис аларны кулларына каләм алырга этәргән? Төп хис—туган якларын сагыну тойгысы. Идел-Урал! Текә ярларыңа басып синең Һәр таңың сагынып карадым Күксел томаннарын чолгап алды Гүзәллегең белән камалдым. • Мин ишеттем: офык иңнәреннән Күтәрелгән зәңгәр тауларның Уйсу итәгеннән башын иеп, Наратларның көчле шаулавын. Тыңладым мин чиксез уйга калып Һәм күзәттем авыл буйларын. Яшьлек хыялларым кире кайтты, Еракларга китте уйларым. Хыялларны жинеп байты куям Жәйнең жиләс йомшак җиленә, Хөр илемнең таңы ата инде, Нурлар уйный офык чигендә... (Лег. Фока, «Идел-Урал», 17 гыйнвар. 1944 ел)Туган илне сагыну, анын чиксез матурлыгына соклану мәхәббәт хисләре белән үрелә. Әсирләр туган якларда калган сөйгән кызларын, гаиләләрен, ата-аналарын сагынып искә алалар. Мин адаштым юлдан, төн карангы. Белмим, нидер көтәм. . Кайда икән минем якын дуслар? Кайда минем иркәм? (Лег. Г •Идел-Урал*, 2 май 1943 ел) Тын далада үскән ак каеннын Яфраклары тавышын тыңладым. Аңа ошатып, татар кызкаеның «Сине сагынам» җырын тыңладым. (Лег. А. Хасиб. Шул ук санда) Авторларның күпчелеге авылдан чыккан булса кирәк, чөнки алар туган авылларын, аның табигатен, кешеләрен сагынып язалар Әсәрләрендә дә халык җырларына хас чагыштырулар, фольклорча фикерләү сизелә. Әмма арада шәһәр темасына язылган, башкалабыз Казанны искә алып язылган шигырьләр дә очрый. Мондый әсәрләрдә авторларның милли хисләре дә бик ачык һәм төгәл чагылыш таба ачык һәм төгәл чагылыш таба. (М Г Б.» •Идел-Урал», 15 ноябрь 1942 ел) Кайбер шигырьләр исә башкалабызга мәдхия рәвешендә яңгырый «Казан» исемле әсәр—шундыйлардан. Күз алдымда тора Идел-Урал. Урманнары, болын, кырлары Торган кебек иленең чиген саклап Татарымның батыр уллары Күрәсезме горур манарасын Сөембикә ханның. Казанның? Болытларга сузып мәгърур башын Әйтә кебек чакыру азанын Чакыра кебек татар угылларын Ярдәм сорап татар иленә «Бабаларын данын даула», диеп. Ымлый кебек күренә күземә.Аерылып синнән еракка Китсәм дә, туган калам, һич онытмыйм, күңелемдә Балкып янасың һаман. Шунысы да игътибарга лаек: интегүләре, меңләп-меңләп кырылулары бөтенләй диярлек чагылмаган Хәтта шигырьдә дә сүз нигездә мәхәббәт. < Чөнки синдә беренче кат Бабамнар ханлык төзеп. Яшәгән булса шатланып. Коллык чылбырын өзеп (Л. Хайруллин, •Идел-Урал», 30 декабрь 1944 ел) әсирләрнең ачы язмышы, ачлыктан газета битләрендә басылган шигырьләрдә •Хәрби әсирләр лагере» дип аталган атыну хисләре турында бара: Көтә микән9 Яшь егеткәй китте чит илләргә. Туып үскән илен калдырып Ят «милләткә хезмәт итте. Сагыш белән йөрәк яндырып (Ш Нигъмоти Шул ук санда) Бу аңлашыла да—дошман кулында булган хәлдә аны фаш итеп булмый ич! Әсирләрнең яшәгән мохитлары караңгы төн икәнлеге читләтеп, киная белән генә әйтелә. Менә, мисал өчен. «Язны каршылау» дип исемләнгән шигырьдә көнчыгыштан күтәрелеп килә торган кояш әсиргә болай дип эндәшә: Төн артыннан көннең туарына Ышанасын тирән, Китәр кайгың, килер шатлык тиздән. Тизлән, тиздән, иркәм' Туган илне сагыну, анын чиксез матурлыгына соклану мәхәббәт хисләре белән үрелә. Әсирләр туган якларда калган сөйгән кызларын, гаиләләрен, ата-аналарын сагынып искә алалар. Мин адаштым юлдан, төн карангы. Белмим, нидер көтәм. . Кайда икән минем якын дуслар? Кайда минем иркәм? (Лег. Г •Идел-Урал*, 2 май 1943 ел) Тын далада үскән ак каеннын Яфраклары тавышын тыңладым. Аңа ошатып, татар кызкаеның «Сине сагынам» җырын тыңладым. (Лег. А. Хасиб. Шул ук санда) Авторларның күпчелеге авылдан чыккан булса кирәк, чөнки алар туган авылларын, аның табигатен, кешеләрен сагынып язалар Әсәрләрендә дә халык җырларына хас чагыштырулар, фольклорча фикерләү сизелә. Әмма арада шәһәр темасына язылган, башкалабыз Казанны искә алып язылган шигырьләр дә очрый. Мондый әсәрләрдә авторларның милли хисләре дә бик ачык һәм төгәл чагылыш таба. (М Г Б.» •Идел-Урал», 15 ноябрь 1942 ел) Кайбер шигырьләр исә башкалабызга мәдхия рәвешендә яңгырый «Казан» исемле әсәр—шундыйлардан. Күз алдымда тора Идел-Урал. Урманнары, болын, кырлары Торган кебек иленең чиген саклап Татарымның батыр уллары Күрәсезме горур манарасын Сөембикә ханның. Казанның? Болытларга сузып мәгърур башын Әйтә кебек чакыру азанын Чакыра кебек татар угылларын Ярдәм сорап татар иленә «Бабаларын данын даула», диеп. Ымлый кебек күренә күземә. 12. .к у . м & Барыр юлын синен—минем, иркәм. Торып чыккан якта. Ыргыт йөрәгеңнән кайгыларны. Улым, минем хакка. Шунда синең дуслар, якын анаң. Шунда синен иркәң. һәр көн саен кайнар сәламеңне Мин аларга илтәм (Лег Г * Идел-Урал», 2 май 1943 ел) Бу тема—салкын кышнын котылгысыз үтүе, матур язларның якынлашып килүе—бик күп шигырьләрдә кабатлана. Идел-Урал! Синен гөл-бакчаңда Әлдә булса ак кар ябынып. Гажәп матур гөлләр йоклыйлармы. Яз кояшын өзелеп сагынып? Нинди генә каты кыш булмасын. Нинди ачы жилләр исмәсен. Төн ягының нинди генә усал Сукмаклары бәгърең кисмәсен, И, туган ил! Барыбер язлар килер. Шаулап-шаулап сулар агарлар. Киң кырларын кар юрганын ташлап, Зәнгәр күккә яшьнәп багарлар... (Лег X, Шул ук санда) Тагын бер нәрсә күзгә ташлана. Бик күп шигырьләрдә—кирәксә- кирәкмәсә дә—ИделУрал сүзләре әледән-әле кабатланып килә. Кайбер әсирләрнең аңлатуынча, редакциянең таләбе шундый булган: теләсәң нәрсә турында яз. так Идел-Уралны гына ешрак искә ал' Моның тел төбе: фашистлар татарларга вәгъдә иткән «бәйсез» Идел-Урал дәүләтен зурлау, аңа дан жырлау... Ләкин, чынлыкта исә мондый шигырьләрдә, бик тырышып эзләсәң дә, бернинди сәяси мотивлар очрата алмыйсың, Илне сагыну, аның матурлыгына соклану, үз халкы, аның батыр уллары белән горурлану бар. Әмма сәясәт, Рафаэль Мостафин безнең кяннәрдә исән -сау яшәүче бердәнбер мрәлилче Фәрит Солтанбәков белән 1980 ел бигрәк тә фашистлар күрергә теләгән сәясәтнең эзе дә юк. Бу яктан «Безнен батыр» исемле озын шигырь бик характерлы. Ул табигать күренешеннән башланып китә Әнә. күрәсезме, кин Уралнын Тармагында тора бер авыл Күмелсә дә карга кыш көннәре. Жәй житкәчтен ямьле була ул. Читчитләре анын яшел урман, Чәчәк белән тула жәй көне Чылтыр-чылтыр ага чишмәләре, Сандугачлар сайрый көн-төне Шул авылнын аргы бер читендә, Җыйнак өйдә матур кыз бала Карап тора айга онытылып. Бик монаеп кына сыътана Бу шигырьнең тарихы турында Г. Фәхретдинов болай сөйләгән иде: Легионда бер һәвәскәр рәссам да табыла. Ул төсле буяу белән киндергә татар авылы күренешен төшерә. Өй кырында матур кыз. моңаеп, яңа туган айга карап, сөйгән егетен сагынып тора. Шул күренештән башлап китеп, автор татар сугышчыларының батырлыгын тасвирлый Дошманнарнын көче күп булса да. Чигенмәгез артка башкалар. Ул чигенми. Урал каһарманы. Тик кычкыра: «Качма, алга бар!« Бу юлларда (аларны легиончы Борисов язган, «Идел-Урал»нын 28 май, 1943 ел санында басылган) берникадәр Муса Жэлил тәэсире дә сизелә. Шигырьдәге акбүз ат образы әнә шундыйлардан: Акбүз атка менгән, кылычын болгап Алдан бара егет баш булып Курыкмый икән дошман гаскәреннән. Йөрәге каткан анын таш булып... (Лег Борисов) Бәлки бу очраклы гына аваздашлыктыр Ләкин шулай да легионерлар арасында да сәләтле кешеләр аз булмаган. Гомумән, «Идел-Урал»да басылган әсәрләр халкыбызның шигъри жанлы. нечкә тойгылы булуын тагы бер раслый. Нинди авыр шартларда да тоткыннар төшенкелеккә бирелмәгән, якты өметләрен югалтмаган, чын кеше булып кала алган Алай гына да түгел, алар милли тойгыларын да җуймаган, ана телен күз карасы кебек саклый белгән Тарих шаһит безнен даныбызга. Безнен исем дөнья шаулаткан, Безнен кояш зенит ноктасында Гасырларча торып яктырткан Идел-Урал—безнен төп йортыбыз. Безнен нәсел анда күмелган. Үзенен илен, иреген саклап. Халкым каны анда түгелгән. (•М Г. Б • шигыре) Бу юллар язылуга инде алтмыш елга якын вакыт узган Атарнын авторлары, сугышта исән калган булса да, күптән инде дөнья куйгандыр Кайчандыр бу юлларны газетада укыган кешеләр дә бик сирәктер инде Ә шигырьләр, шулай да, яши, уйландыра, алардагы йөрәк хисләре безне әлегәчә дулкынландыра