Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СОРАУГА-БЕР ЖАВАП

-Латин имласына кайту буенча бүгенге көндә республикабызда нинди эшләр башкарыла' Бу сорауга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетынын Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге мөдире Ким Миннуллин җавап бирә: -Узган ел Министрлар Кабинеты «Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитын кайтару буенча беренчел чаралар хакында» карар кабуүл итте Фәннәр Академиясенә. Финанс. Мәгариф. Мәдәният министрлыкларына, дәүләт оешмаларына латинга күчү буенча тәгасн йөкләмәләр һәм күрсәтмәләр бирелде Бүгенге көндә матди-техник һәм фәнни методик база ныгытыла "Мәгариф" нәшрияты «Татар теленен орфографиясе-н һәм Әлифба” китабын, мәктәпләр өчен төрле таблицалар һәм ярдәмче әсбаплар бастырып чыгарды Компьютерларга латин имласын кодлаппыру стандартлары һәм база программалары әзерләнде Яна уку елыннан. Президентыбыз кул куйган Законда каралганча, беренче сыйныф балалары латин имласында укытыла башлый Укытучылар бу җаваплы эшкә әзер Мәгариф хезмәткәрләре не н белемен күтәрү институтында башлангыч сыйныф укылучылары өчен махсус курслар эшләде Анда белем алган укытучылар хәзер республика мәктәпләрендә латин графикасын өйрәтү дәресләре уздыралар Латин графикасын кайтару ике төп нигез ташына-псдагогик һәм методик нигезләргә корыла Быелдан башлап дәүләт оешмаларында, элемтә, сәүдә, матбугат һәм башка тармакларда эшләүче хезмәткәрләрне латин графикасына өйрәтүгә керешәчәкбез Бу зур һәм җитди гамәл әле янә 4-5 ел дәвамында башкарылачак. •Латин графикасы нигезендә татар Алфавитын торгызу турындагы Закон, быел, ягъни 2001 елнын I сентябреннән үз көчен.» керә 10 ел дәвамында. 2001 елнын I сентябренә кадәр Республикада бер үк вакытта икс алфавит-латин графикасы нигезендәге һәм кириллица гамәлдә булачак