Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТ КАҺАРМАНЫ

Фәнис Яруллин... Кем генә белми икән бу исемне, кем генә яратып укымый икән аның тирән мәгънәле, матур телле шигырь-поэмаларын, хикәя-повестьларын! Әйе, ул күптән инде милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы әдип! Быел «Яралы язмышлар* исеме белән татар, рус һәм инглиз телләрендә дөнья күргән, үтә дә гыйбрәтле әсәре аша Фәнис Яруллин Америка халкына да танылды. Чөнки бу әсәрнең персонажлары—Казан ятимнәре—хәзер Америкада гаилә җылысы, ата-ана назы, кыскасы, бездә төшләренә дә кермәгән бәхет тапты. «Бу китапның язылышы үзе бер китаплык булса, аның инглизчәгә тәрҗемә ителүе үзе бер гыйбрәт»,—дип сөйләгән иде Фәнис бер очрашуда. Китапның татарчасы басылып чыгып, укучыларда уңай тәэсир алгач, әсәрдәге кайбер ятимнәрне Америка ата-аналары үзләренә уллыкка-кызлыкка алалар. Америкага киткән балалар, билгеле, мондагы тәрбиячеләрен сагынып яши.һәм алар үзләренә аеруча якын булган Миңлегөл апаны эзләп Мәгариф министрлыкларына, төрле оешмаларга хат арты хат яудыралар. Ниһаять, бер хатлары Миңлегөл апага килеп җитә. Миңлегөл апаның да андагы балалар белән ешрак хат алышасы, аларның тормышларын тирәнтенрәк беләсе килә, һәм Фәнис Яруллин Миңлегөл апаны Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясенә җибәрә. Бу гимназиядә компыотерлаштырылган класслар бар. Интернет белән тоташкан электрон почта һәм инглиз телен яхшы белүче татар укытучылары укыта. Ул укытучылар Миңлегөл апаның татарча язган хатларын турыдан-туры инглизчәгә тәрҗемә итеп Америкага җибәреп торалар. Ә соңыннан, бу хатлар нигезендә Фәнис Яруллин «Йөртә безне язмышлар» дигән повесть язгач, 2 нче гимназиянең инглиз теле укытучылары аны да татарчадан инглизчәгә тәрҗемә итә. Бу әле татар әдәбиятында турыдан-туры инглизчәгә тәрҗемә ителүче беренче әсәр булгандыр. Дөрес, соңыннан редактор Н. Савухина әсәрнең әдәби эшләнешен карап чыга. Шунысы кызык, бу әсәр үзебездә китап булып чыкканчы ук Интернет аша Америкага җибәрелә. Анда әсәр бик ошый, һәм китап булып басылып чыккач, бу ятимнәрне тәрбияләүче ата-аналарга гына түгел, Америкадагы мәктәп балаларына да көчле тәэсир ясый. Аны мәктәпләргә алып барып укыйлар. Шулай итеп бездәге ятимнәр язмышы зур яңгыраш ала. Китапның ике кисәге берләштерелеп «Яралы язмышлар» исеме белән басыла. Баулы районы, Кызылъяр авылында туган ачы язмышлы, гаҗәеп көчле рухлы бу егет минем өчен аерата якын... Казанның иң зур мәктәпләреннән саналган, рус һәм татар яшьләренә белем бирүче 18 нче эшчеяшьләр урта мәктәбендә директор булып эшләгән чагым. Бервакыт, шигъри җанлы укучыбыз Арсланова Рушания аркылы, солдат хезмәтендә фаҗигага очрап, сөлек кебек бер татар егетенең хастаханәдә ятуын ишетәбез. Алтмышынчы еллар башында республика газетаФ журналларында аның күп кенә шигырьләрен укысак та урта белеме булмавы башыбызга килмәде. Мәктәпнең уку-укыту эшләре мөдире, физика укытучысы, искиткеч кешелекле Наилә Гатауллина хастаханәгә барып, бу егет белән танышып кайтты. Табиблар белән сөйләшкәч, аның киләчәктә аякларына баса алмаячагы беленде. Ничек кенә булмасын, егеткә урта белем кирәк.'Сөйләшү вакытында Фәнис үзенең укырга теләвен белдерде. Педсовет. Сөйләшәбез... Киңәшәбез... Аерым расписание төзеп, хастаханәгә йөреп егетне укытырга, дигән карарга киләбез. Бу изге, әмма түләүсез эшкә беренчеләрдән булып татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәли ага Хаҗиев бик теләп алынды. Калган укытучылар да ризалык бирделәр. Шулай итеп, тар гына палатада, бик тә кыен шартларда, авырту-сызлануларын чыраена да чыгармыйча (аның кечкенә генә хәрәкәте дә коточкыч авырту бирә, диләр иде табиблары), искиткеч зур тырышлык белән дәресләр ала башлады Фәнис. Көн арты көн, ай арты айлар үтте, имтиханнар вакыты да килеп җитте. Үзен кызгануларын кичерә алмаганын белсәк тә, табиблар белешмәсенә таянып, без аны имтиханнардан азат итәргә уйладык. Ә ул: — Юк, университетка керү имтиханнарын бирү өчен мин үземнең көчемне сынарга тиеш!—дип безне гаҗәпләндерде. Күрәсең, белем алу юлында беренче сынауны җиңеп чыга алу тормышта үзен исбатлар өчен кирәк булгандыр аңа. Кашыкны кулларына бәйләп үзе ашарга өйрәнгән егет (чөнки бармаклары йөрми) каләмне дә ике кул арасына кыстырып, вак кына итеп язарга өйрәнде. Тик ул вакытларда маңгаеннан бәреп чыккан эре тир бөртекләре аның каты авыртудан нинди газаплар кичергәнен ачык сөйли иде. Бу халәтен сиздермәс өчен нинди дә булса шаян сүзләр табып әле безне көлдерергә көч табар иде ул. Ниһаять, зур комиссия алдында, яңадан барыбызны да сокландырып, барлык фәннәрдән дә имтиханнарны уңышлы тотты ул. p Гыймаен рәсеме Мәктәптән соң да җанын саклау өчен көрәш белән узган һәр көне шигъри иҗат белән үрелеп барды. 1961 елда «Мин тормышка гашыйк» дип аталган беренче шигырь китабы дөнья күрде. Газета-журналларда Фәнис турында матур- матур мәкаләләр чыга башлады. Шигырь сөюче укучы кызларыбыз аның шигырьләренә, дәртле очкыннар тулы күзләренә, сөйләшүендәге шаянлыкларына гашыйк иделәр. Хастаханә палатасын чәчәкләрдән өзмәделәр. Шул кызлар арасында шигърияткә мөкиббән, гомумән, әдәбиятка гашыйк җан, төскә-биткә бик чибәр, төпле акыллы укучыбыз Нурсөя дә бар иде. Һәм ул күп тә үтми, туып килүче яшь шагыйрьне үз йөрәгенә бәйләп тә куйды. Бу хакта шагыйрь үзе болай ди: «Язмыш миңа тазалыкны (үз якларында сабантуй батыры булган), максатка омтылучанлыкны, көчне, сәләтне, ярыйсы гына буй-сынны, коңгырт- кара маңгай күзләре өстенә тирәнгә карый белүче күңел күзләре биргән дә: «Туктале, бер кешегә күпкәрәк китте бугай бу»,—дип кайберләрең кире тартып алган, һәм: «Болардан башка нишләр икән бу»,—дип читтән генә күзәтеп тора башлаган. Иң зур байлык—саулыгымны югалтып та башка сыйфатларымны саклап кала алгач, өръяңадан юмартланып олы бүләк ясарга уйлаган, ягъни- Нурсөяне яныма китергән. Әйе, Нурсөя миңа чын-чынлап язмыш бүләге». Шигъри юллар белән болай дип тә өстәп куя: Әллә нинди бер ашкыну белән, Сиңа бара җаным тартылып. Сөю турындагы һәр шигырьгә. Төшә бары синең яктылык. Тәне авыру булса да, җаны сәламәт, йөрәге тулы хыял, күңеле тулы өмет белән Фәнис һаман белемгә, яктылыкка омтылды. Яңадан барыбызны да таң калдырып, Казан дәүләт университетын уңышлы тәмамлады. Ул инде шигырьләр, поэмалар белән генә әйтеп бетерә алмаган сүзләрен, фикерләрен проза, драматургия һәм әкиятләре аркылы да бирә башлады. Шулай итеп, Фәнис Яруллинның иҗаты торган саен киңәя һәм тирәнәя барды. Аерым әсәрләре рус, казах, украин, венгер, болгар һәм башка телләргә гәрҗемә ителеп газета-журналларда, төрле альманахларда дөнья күрде һәм дәреслекләргә кертелә башлады. Аңа аеруча танылу китергән әсәрләре «Җилкәннәр җилдә сынала». «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы» булса, поэтик әсәрләрдән «Җан авазы», «Нәсел агачы» кебек поэмалары иде. Бервакыт Фәнис миңа мондый хәл сөйләгән иде. Мөхәммәт Мәһдиев (Фәнисләрнең бакча күршесе) аңа болай ди: «Әгәр син Дагстанда торсаң — Рәсүл Гамзат, Кыргызстанда яшәсәң—Чыңгыз Айтматов дәрәҗәсенә күтәрелә алыр идең. Нигә башкортта Мостай Кәримне күтәрделәр, ә Сибгат Хәкимне юк... Чөнки без татар токымыннан. Ә татар борыны белән боз тишсә дә аны күрмәскә тырышачаклар. Әнә русларның Николай Островские бер әсәр белән дөньяга танылды. Бу әсәр шедевр булган өченме? Юк, язучысы рус булган өчен. Безнең әсәрләребез чит телдә басылып чыккан очракта да башта русча имгәтелә, аннары башка телләрдә җаны алына. Әгәр әсәр ике-өч телгә тәрҗемә ителә икән—аның җансыз, рухсыз гәүдәсе генә кала». Фәнис Яруллин чорыбызның халыкка иң якын—күп укыла торган һәм үзе дә иң күп укый торган әдибенә әйләнде. Ул үз халкының йөз аклыгы, аның вөҗданы, иманы. 1978 елда «Сулыш» һәм «Аерылмас дус» дигән шигъри китаплары өчен ул Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты булды. 1984 елда «Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем алды. Ә 1988 елда «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнде. 1995 елда «Җан авазы китабы өчен аңа Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Театрларда да аның пьесалары буенча спектакльләр куелып тора. Бүгенге көндә дә утыз дүрт китап авторы булуга ирешкән бәхетле язучы. Фәниснең әйтүенә караганда, хәзерге көндә профессиональ театрларда гына да аның 13 пьесасы куела. Ә халык театрлары куйганнарын да исәпләсәң бу сан күпкә артачак. Әсәрләре җанлы, бай, матур тел белән язылганнар. Җиңел укылалар, күңелне тиз жәлеп итәләр. Фәнис Яруллин бөтен иҗаты белән тормышны, кешеләрне яратырга, яктылыкка омтылырга, зарланмыйсукранмый гына кыенлыкларны җиңә белергә өйрәтә. Ул халык күңелендә берсеннән-берсе гыйбрәтле, яшәешебезнең барлык проблемаларын күрсәткән һәм киләчәкне алдан кузаллап язган публицистик мәкаләләре белән дә тирән хөрмәт казанды. Соңгы вакытларда гына да «Вакыт уза безнең йөрәк аша» («Заман гәзите, декабрь, 2000 ел). ♦ Таркалу» («Мәдәни момга• гәзите, 19. 01. 2001.) дигән саллы мәкаләләре күпләрнең күзен ачып уйланырга мәҗбүр иткәндер. «Моннан 10 ел элек демократия уенын башлап җибәргән Үзәк өчен иң кулай вакыт җитте... Законнарны Руссиянекенә яраклаштыру—ул буйсындыру дигән сүз... Халыкның соңгы сынык икмәген тартып алу... Таянырга җирең, байлыгың, шул байлыгыңнан файдаланырга хокукың булса гына— син хөр, син көчле»,—ди ул. «Таркалу» дигән публицистик мәкаләсендә ул милләтебезнең рухи яктан таркалышын, аның сәбәпләрен күрсәтә. Милләтне милләт итеп тотып торган тел, әмма шушы нигез ташыбызның төрле төбәкләрдән килгән күп милләт вәкилләре тарафыннан сыекландырылуын, ягъни ассимиляцияләшүен үз төбәкләрендә барган мисалларга таянып укучының күңеленә ярып сала. Без күпвакыт мәйданнарга чыгып демонстрацияләр, митинглар ясаучыларны, күбрәк кычкыручыларны көрәшчеләр, дибез. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, үз өендә тыныч кына язып ятучы талантлы каләм иясенең аудиториясе зуррак икән. Ташка басылган сүз, урамда кычкырылган лозунглардан аермалы буларак, тирәнтен уйланылып, фикерне калкуландырып, образлар белән көчәйтелеп бирелүе һәм аның кабат-кабат укылуы белән көчле. Фәниснең тагын бер күркәм сыйфаты—каләмдәшләренең, иҗатына игътибарлы, хөрмәтле булуы, аларны һәрвакыт кулына каләм алып укып баруы. Кайчакларда ул: «Яңа китаплар чыга тора, тавышсызтынсыз гына тарала тора. Яңа китаплар турында вакытлы матбугат бер сүз дә дәшми»,— дип борчылуын белдерә. Илдус Алмаз төзегән «Ак вә кара» китабына «Изге хисне милли тел сөйләр «дигән мәкаләсендә югары бәя бирә. «Шагыйрьләрнең йөрәгеннән кайнар кан булып тамган шигырьләрне бер җыентык рәвешендә укучы кулына тоттыруы белән автор нык игелекле эш эшләгән»,—дип яза ул. Җыентыкны халык язучысы Нурихан Фәттах мәкаләсе тәмамлый. Фәнис бу олы әдипнең васыять кебек әйтелгән кайбер фикерләрен үз мәкаләсе аркылы укучыга ирештерә. «Милләтне савыктыру өчен халыкның милли аңын уятырга, милли рухын ныгытырга, милли телен көчәйтергә кирәк. Бу эштә тарих безгә таяныч була ала. Бу авыр, тотрыксыз көннәрдә милләтнең күзе сезгә төбәлгән, татар яшьләре! Киләчәк сезнеке. Милләтне бәхетле итү язмыш тарафыннан сезгә йөкләтелгән. Кыюлык, уяулык, аңлылык юлдашыгыз булсын, энеләрем сеңелләрем!» Олы җанлы Фәнис Яруллинның үтә дә игелекле каләме аша бик күп язучыларыбыз үзләренең иҗатлары турында җылы сүзләр ишеттеләр. Мәсәлән, Айдар Хәлим, Тәбриз Мөбәрәков, Мәхмүт Әхмәтҗанов, Гакыйл Сәгыйров, Илдар Юзеев, Шәүкәт Гали, Шамил Маннапов, Туфан Миңнуллин, Кәүсәрия Шәфикова -болары әле минем хәтеремдә калганнары гына. Ә менә шагыйрь Илгиз Кәлимуллинның һәм репрессия елларында төрмә газаплары күргән шагыйрь Мәҗит Рафиковның рус телендәге шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп кенә калмаган, иҗатларына матур рецензияләр дә язган Фәнис. Без инде күп еллар буена гадилектән матурлык тудыручы сәләт иясе Фәнис белән аралашып яшибез. Очрашкан саен, бу гел изге җаннардан гына торган гаиләнең күңел байлыгына сокланабыз. Күптән түгел, бер очрашу вакытында, Фәниснең тагын бер матур сыйфаты, юк сыйфаты гына түгел, таланты ачылды. Ул көнне радиодан аның моң тулы җырларын яңгыратканнар иде. Мин ул җырларның туу тарихлары белән кызыксынып сораштыра башладым. Мин аларны язган чакта ук җырлап язам, һәр шигырьнең үз көе була. Тик мин ул көйләрне вакытында хәтерем сандыгына гына салып куя алмыйм. Шигырь язылып бетүгә, аның көе дә, сиздермичә генә, каядыр китеп югала бара. Магнитофонга язып баруларны булдыра алмадым шул... Менә инде җырламый башлаганыма да ике еллап вакыт узды, тыным җитми кебек... - дип сөйләп китте ул. Безнең тәмам гаҗәпкә калып утырганны күргән Нурсөя: «И и-и, Гөлчәчәк апа, һәр гаиләдә була торган үпкәләп алулар, яшьрәк вакытларда, бездә дә булгалый иде. Андый чакларда мин кечкенә бүлмәгә чыгып китә идем дә сөйләшми идем. Ә Фәнис көннәр буе җырлап ята. Ул озын, моңлы көйләрне ярата. Әнә шулай үзәк өзгеч җырлары белән күңелемдәге үпкәләрне юа да ала иде»,—дип өстәп куйды. Без кыяр-кыймас кына Фәниснең җырлавын үтенә башладык. —Алайса, сезнең яраткан »Гөлҗамал*ны сузып карыйм, тыным җитмичә туктап калсам, үзегез дәвам итәрсез,—дип әкрен генә, җырдагы моңлы борылышларда башкортларча (моңны тагы да тирәнәйтеп) җырлап җибәрмәсенме! Аннан Хәсән Туфан сүзләренә язылган «Әйткән идең» һәм башкортның «Янбикә» җырын сузды. Гаҗәп... Ә иң гаҗәбе—кырык елдан артык аралашып шушы моңнан мәхрүм яшәгәнбез. Ни өчен? Нигә дип ул бу талантын кешеләрдән яшергән? Хәтта үзенә бераз үпкәләп тә алдык. Ә ул, безнең сүзләргә җавап итеп булса кирәк, әкрен генә «Сибелә чәчәк» җырын башлап җибәрде. Аннан Әхмәтнең гармунда уйнавына кушылып, барыбыз бергә җырны дәвам иттек. Көнен дә. төнен дә ятакка беркетелгән олы язучы, кечкенә генә ике бүлмәле фатирын гамьле дә, серле дә дөньяга әйләндереп яши. Ул аны болай сурәтли: Өем кысан минем, күңел шуңа Рәнҗеп куя. Ярый әле кысан өемә дә Кояш сыя. Ай-йолдызлар да өемне Итә якын. Тирбәлә күктә бишектәй Караватым. Ай-кояшлар гына сыямы соң?.. Анда әле төрле районнардан, автобусларга төялеп килгән, 20-30 ар укучы да сыя һәм алар бу өйдә шигъри матур кичәләр уздыралар. Бу изге почмак бик күпләрнең яралы күңелләренә шифа була алырлык, өметсезләрдә өмет уятырлык изге урынга әйләнә. Укытучы, йә булмаса журналист булырга хәзерләнүче студентлар һәм татар әдәбияты укытучылары үзләренә төрле консультация, киңәшләр алу өчен дә шушы өйгә киләләр. Һәр елны Казан дәүләт университеты, педуниверситет һәм төрле көллият студентлары Фәниснең әсәрләре буенча курс эшләре һәм дипломнар яклап торалар. Инде кайбер аспирантларның аның иҗатын өйрәнүгә алына башлаулары да яңалык түгел. Республиканың күп кенә район үзәкләре һәм Казанның аерым мәктәпләре, гимназияләр Яруллиниарның үзләрен чакыртып та төрле конференцияләр, ачык дәресләр уздыралар. Билгеле, Фәнискә болар берсе дә җиңел генә бирелми. Әмма авыр вакытларда ул үзенең йөрәгенә дәшә: Син дә хәлсезләндең йөрәк, Арыдыңмы әллә? Хәлсезлегең кичереп булыр. Ләкин дәртсезләнмә. Ләкин гамьсезләнмә. Гадәттә, сәламәт тәндә генә сәламәт рух, дигән әйтем яши. Ә гомерлек бәлага дучар булган Фәнис, гадәти булмаган куәтле омтылыш һәм ихтыяр көче белән үзенә бер могҗиза тудыра. Үзенең аянычлы хәләхвәле, язмышы белән көрәшә-көрәшә иҗат офыкларын һаман киңәйтә бара. Яши-яши икесе бер җанга әйләнгән Фәнис белән Нурсөянең тагын бер искиткеч сыйфатларын— шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмгә мохтаҗларга игътибарлы булуларын дә әйтми калу мөмкин түгел. Шагыйрьнең «Сәүия нигә елаган» дигән шигыре бар. Шуннан бер өзек: Сәүия дигән кыз туган, Ул кыз бик елак булган. Көне-төне елаган. Өзмәгән дә куймаган. Әйтә генә алмаган Аягым авырта, дип. Мине шул елата, дип. Нурсөянең бер туган сеңлесенең кызы Сәүиянең туган вакытта җайсыз килеп бер аягы зәгыйфьләнә. Казаннан читтә. Мари республикасында, ерак бер авылда Сәүия бик чибәр кыз булып үсә, тик аягының зәгыйфьлеге генә шул көе кала бирә. Чөнки әле ул вакытта медицина мондый очракларда ярдәм итә алмый иде. Бу кыз баланың киләчәк язмышы өчен Фәнис белән Нурсөя нык борчыла. Уйланалар. Бер-бер артлы Сәүиянең әти-әнисе үлеп, кыз бөтенләй терәксез дә кала. «Нурсөянең бер иңендә мин, икенче иңендә минем авыруым. Сәүияне алда күп операцияләр көтә. Аны дәваларга, тәрбияләргә Нурсөянең өченче иңнәре юк бит... Әгәр ул сынып китсә, мин нишләрмен?.. Сәүия дә кыз бала, укымыйча калса, нишләр?..» Кайтып таянырга әти-әниләре дә булмагач, авылда яши алмаячагы да ачыклана. Соңгы фикер җиңә һәм кызны үзләре янына алдыралар. Горький урамындагы хастаханә белән ике арада йөрү, өйгә кайткач дәвалануны дәвам итү мәшәкатьләре бары да Нурсөядә булса, Фәнис баланың өйдәге укытучысына әйләнә. Аны унберенче сыйныфка укырга урнаштыралар. Сәүия хәзер Казан дәүләт педагогика университетында математика- информатика факультетының 5 нче курсын тәмамлап килә. Дүртенче курстан бирле Лобачевский степендиаты. Өстәвенә, җиңел машина йөртергә өйрәнү курсларын укып, машина йөртү хокукын да алды. Фәнис белән Нурсөя бу кыз өчен сәламәт ата-аналарның да күбесе булдыра алмаслыкны башкарып киләләр. Инде хәзердән үк алар Сәүия киләчәктә аспирантурага кереп укысын өчен бөтен көчләрен куялар. Мин ышанам, аларның бу теләкләре тормышка ашар. Чөнки Сәүия үзе дә аларның йөзенә кызыллык китерми. Гел отличнога уку өстенә мәкаләләр, нәсерләр, бәяләмәләр язып газеталарда бастыра. Кем белә, бәлки әле Фәнис талантының ♦йогышлы» ягы да бардыр. Бирсен Ходай! Без, укытучылар. Яруллиннарны җир кешеләре итеп түгел. Ходай тарафыннан кешеләргә үрнәк һәм гыйбрәт итеп, җир йөзенә махсус иңдерелгән җаннардыр дип күрә башладык инде. Бервакыт, Сәүиянең әле Казанга килгән генә еллары, Язучылар берлегендә эшләүче бер бәндә, һич тә тайчынмыйча: «Ул кызны китереп, Фәнис фатирын зурайтырмын, дип уйлыйдыр. Юкка тырыша, ул бит аның гаилә әгъзасы түгел»,—дигән иде. Ни аяныч, бездә әле изге ният, игелекле эшләрне дә кире якка борырга маташучылар җитәрлек шул! Фәнис хатыны турындагы, аның батырлыгы, фидакарьлеге хакындагы язмасы, моңарчы әле беркем тарафыннан да язылмаган искиткеч матур поэмага тиң. (• Сөембикә» журналы, 11 сан. 2000 ел). Үз гомерләрендә бер мәртәбә генә булса да зур батырлык күрсәтүчеләрне, гадәттә, герой дип бәялиләр. Ә Фәнис Яруллинның, үз халкына намус белән хезмәт итәр өчен узган 42 ел гомеренең һәр көне, һәр төне—батырлык! Җитмәсә, кайчакларда кызганган булып Нурсөянең күңеленә яра салучылар да очрап тора. Фәнис андыйларга: Күпләр сине аңлап җиткермиләр. Бу соң. диләр, нинди җүләр йөрәк? Сине аңлап җитү өчен дә бит Синең биеклеккә менү кирәк. -дип җавап бирә. «Нурсөя минем мәхәббәткә, яшәүгә, эшкә сусаган җанымны бер караштан аңлап ала һәм сүнеп баручы тормыш учагымны тергезеп тора белде. Ул минем өчен яшәү чыганагы. Уңышсызлыкларыма үземнән ныграк көенде, җиңүләремә миннән күбрәк сөенде»,—ди ул. Фәнис Яруллинның, олы әдип буларак үткән гасырга горур караш ташларга тулы хокукы бар. Ул халкыбызның мактанычы, куанычы булды. Күренмәгән батырлык—батырлык түгел, әйтелмәгән хакыйкать— хакыйкать түгел, диләр. Шушы гыйбарәне истә тотыпмы, Фәнис Яруллинның туган авылы мәктәбендә музее ачыла. Белүемчә, башка күп кенә район китапханәләрендә дә Ф. Яруллинның ижатын яктыртучы музей почмаклары эшли. Балтач белән Баулының бер урамы, менә ничә еллар инде, Фәнис Яруллин исемен йөртә. Балтач район җитәкчеләре урамга исем биреләсе көнне, Яруллиннарның икесен дә алып килеп, бөтен халык катнашында, зур тантана белән Урам бәйрәме уздыралар. Җәйләрен яши торган Баулыдагы йортына Ф. Яруллинның башкорт рәссаме Дәнис Йосыпов тарафыннан бронзадан ясалган барельеф белән мемориаль такта урнаштыралар. Әйе, халкыбыз бу каһарман талант иясен гомерлеккә үз итте. Ә шулай да, кайбер очрашулар вакытында мондыйрак сораулар да ишетергә туры килә аңа: —Фәнис абый, сезнең нәрсәгәдер үкенгән чакларыгыз булмыймы? —Гомерләре заяга үткән мескеннәргә генә хастыр ул үкенү. Минем көннәрем мәхәббәт белән, эшхезмәт белән тулы, кешеләр арасында уза. Яратып һәм яратылып яшим. Тормышка ашмаган хыялларым бар, билгеле. Нурсөяне кочагыма кысып йөгерәсем килгән чакларым, йә алдына тезләнеп, үзем өзгән чәчәкләр көлтәсен аның аяк астына җәясе килгән чакларым була... Ул бит минем гомеремне озынайтучы әбелхәят суым... Алтмыш яше тулыр алдыннан, үз үлеменә бары ярты сәгать кала, язучы- галим Тәбриз Мөбәрәков аның рухи көченә, сәнаигы нәфисә талантына соклануын белдереп: Сиңа, Фәнис дускай, теләгем бер: Җиткәч тә яшьләрең алтмышка, Иҗат ашың белән тондыра бир Таш ыргыткан явыз Язмышка!— дип юкка гына язып калдырмагандыр. Мин бу язмамны тәнкыйтьче Рифат Сверигинның «Казан утлары» журналының 1999 елгы 6 санында чыккан «Туксанынчы еллар әдәбияты» дигән мәкаләсендәге Фәнис Яруллинга карата әйтелгән сүзләре белән тәмамларга телим: «Кайсы әсәрне әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз?» дигән сорау ♦Кемнәрнең әсәрләрен* дип бирелгән очракта, мәсәлән, проза өлкәсендә берничә исемне атар идем. Бу исемлекнең иң өстенә башкалардан үзгәрәк әдип—Фәнис Яруллинны куяр идем. Ни өчен үзгәрәк? Аның прозасын шигърияте белән бәйләнештә генә аңлап була. Шулай булгач, бу әдип турында сөйләгәндә жанр мәсьәләләрен түгел, ә шәхес мәсьәләсен куярга кирәк. Әдип һәрвакыт үзе булып—халык, милләт, җәмгыятьне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы шәхес булып кала. Аның 1994—98 елларда дөнья күргән өч томлык сайланма әсәрләренең, ♦Серле дөнья», »Җан авазы», «Көн сулышы», «Яз гөлләре» «Көзге моң» исемле җыентыкларының әле бөтенләй өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән гаять бай эстетик дөнья икәнлеген әдәби җәмәгатьчелек белми диярлек. Күпләр, кызганычка каршы, бүген дә Фәнис Яруллинны шәхси фаҗигага юлыккан һәм шул турыда үзенең «Җилкәннәр җилдә сынала» повестын язып чыккан кеше дип кенә күз алдына китерәләр. Ә мин аны заманыбызның актуаль иҗтимагый эстетик мәсьәләләрен кыю күтәрүче буларак. Лев Толстойларга тиң олы зат дияр идем. Әмма җәмәгатьчелеккә, укучыларыбызга моны исбатлап бирәсе бар әле». Чынлап та, иҗатны шәхес белән бергә бәйләп караганда гына аның тирәнлеген, киңлеген, гуманистик сыйфатларның кайдан килгәнлеген ачык белергә, аның тамырларына төшенергә мөмкин. Мин бу олы шәхеснең, үзенең мәхәббәт алиһәсе Нурсөя белән, дусты Тәбриз теләгәнчә, үзе тудырган сихри дөньясында озак еллар тулы иҗат белән яшәвен телим!