КЫШЛАГАН ҮГЕЗ

 

 Көз керүгә аларның күп вакыты капка төбендә уза. Бер кат мал-туар карагач, авылда әллә ни эш юк Көне салкын булса да. берәр сәгать вакытларын барыбер шунда уздыралар алар Хәер, бу гадәт эшсезлектән түгел. Авыл кешесен эшсез дию дөреслеккә бик \к туры килеп бетми дә торгандыр. Үзен йөртә алган пенсионерына хәтле күп итеп аяклы мал асрый бит аның. Көз җитеп. җирләр туңдыруга, аны чалып, базарга алып чыга һәм шул рәвешле ел буе җан асрарлык запас туплый Капка төбендәге «җыелышта» әнә шул малларнын һәрберсе телгә алына, кемнеке нәрсә һәм ничек ашый, суйганнан сон үгезнең арт боты күпме киләчәк—һәммәсе дә. үз җае белән, рәте-чираты белән, тәмләп кенә әйтелеп кителә. Анысыннан да бигрәк, суйганнан сон кем ни рәвешле һәм кайсы базарга илтеп сата—барысы энә күзеннән үткәрелә. —Быел малай, үгезне үзем кайтып суярмын, диде һәрвакыт каладагы малаен кыстырып сөйләүче Хәлил абзый башлап җибәрде Малай—аның горурлыгы, мактанычы Ир-ат. Хәлил абзыйның каладагы малае турында сүз чыкса, тынып кала, дәшмичә тынлап кына тора. Анын, минем малай, дип. авыз суы корытуына аз гына эчләре пошып, чак кына кытыклары да килә бугай. Имеш, анда гына малай, анын малае гына зур түрә янәмәсе' Әнә. Чәүкә Шамиленең олы малае, район сабан туенда батыр катып, өр-яна «Жигули»га утырып кайтты. Шамил абзан да, берәр ай чамасы кәпрәеп йөргәннән сон. бүреген янә батырып киде, сүз саен «Жигули»ны кыстырмый башлады, һәрнәрсәнең чамасы бар Хәер. Хәлил абзыйга да. аның түрә малаена да берәүнең дә үче юк. Зиннур ХӨСНИЯР (1961)—прозаик. • Таң ата да кич була». • Тәгори китте язмышлар» һзм башка китаплар авторы »Салават күпере» журналының һзи *Таһир + Зоһро» газетасының чыга башлауларыннан (1989. 1997) баш мөхәррире Казанда яши К ачулары да бик каты килми. Болай гына инде ул. Мактансын, горурлансын Хәлил абзый. Рәхмәт анын малаена, авыл башындагы җимерек күперне төзәттерде бит әле! Хәлил абзый үзе дә әйбәт кеше. Менә дигән мал врачы Пенсиягә генә чыкты. Тирә-юньнең сарык тәкәләрен печүче дә ул иде. «Тәкә» дигән кушаматы да шуннан калды. Ә, гомумән, әйбәт кеше Хәлил абзый. Капка төбендәгеләр сугымнар турында бик тәмләп сөйләшсәләр дә, бүтән елларда мал сатудан кергән акчанын нинди максатларда файдаланылачагы турында җентекләп сөйләшмиләр, бу хакта хәтта авыз да ачмыйлар, барысы да ләм-мим иде. Ә быел, быел авыл халкы мәчет салу эшенә керешмәкче. Быел сүзләр күп һәм аларнын төрлесе булачак әле. Хәлил абзыйнын үгезе ике кыш чыккан. Узган кыш, февраль башында, яше тулды, хәзер бер яшь тә ун айлык үгез ул. Мунча бурасы хәтле. Атнага бер мәртәбә муенындагы тимер чылбырын өзмәсә, күнеле булмый ди. Тамакка да шәп. җиткер генә икән. Хәлил абзый үгезен бик хасиятли. Ул—аның мактанычы, горурлыгы, куанычы. Менә, малае кайтуга, бу атнада ук, муенына кызыл жеп салырга уйлап торалар әле. Быел ноябрь үтә дә салкын килде. Ураза кергәнче, үгезнең эшен тәмам кылу бик мәслихәт булачак, ди. Хәлил абзый белән карчыгына ел әйләнәсе ашап торырга келәт хәтле үгезнең бер боты да житеп ашкан. Калганын малаеның машинасына төяп җибәрергә исәп тота. «Базардан урыс суйган ит алганчы, мөселманныкы бит, натуральный». Шулай ди Хәлил абзый, һәм бу анын жанын рәхәт кытыклап, күнелен җылытып тора. Үгез карау газаплары да, шул хәерсез хайван жәй көне очлы мөгезе белән төртеп сындырган кабыргалар авыртуы да онытылып тора. Бүтәннәр мәчеткә дә өлеш чыгарырга уйлый. Хәлил абзый, Аллага да, муллага да ышанмаучы, дөньяви кеше буларак, андый исәпне күңеленә дә кертеп карамады. Малае да хупламас кебек иде аның бу эшен. —Йөз процент минем геннар малайда!—дип мактанып алу да килешеп кенә тора иде Хәлил абзыйга. Мал врачы буларак, әлбәттә, ген кебек сүзләр аңа күптән яхшы билгеле. Андый сүзләрне соңгы арада теленә аеруча еш кертә башлады. Карчыгы— элеккеге укытучы—мәхәббәт гәзите алдыра, «Таһир-Зөһрә» дигән. Элегрәк Хәлил абзый аны: «Мәхәббәт гәҗите укыр көнгә калдыңмыни, кортка!»- дип үчекләп тә йөргән иде. Карчыгы өйдә юкта өстәл өстендә яткан гәзитне караштыра, укыштыра башлагач, үзе дә кызыксынып китте. Бер мәкаләдәге: «Баланың холкын туксан процент ата-анадан килгән геннар формалаштыра»,— дигән фикер аеруча ошаган иде аңа. Шул рәвешле, мал врачы буларак, инде күптән белеп, хәзер теленнән төшеп калган «ген», «нәселдәнлек» сүзләре янә әйләнеп кайттылар. Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, мәхәббәте дә юк нәрсә түгелдер инде аның. Кичләрен карчыгы белән яшь чакларын исләренә төшереп утыралар бит әле. Хәлил абзый дингә ышанып ук бетми. Шулай да дин сабакларын укый. Әллә... Әллә инде картаймыш көнендә, кайчан булса да бу фани дөньядан китәселәре күнеленә кереп, акыл шәрифләре дин хакындагы фикерен үзгәртмәкче микән? Бу җиһанда иртәге тормышы өчен ныклы терәге булмаган адәмнәр генә, дин юлына басып, Аллаһы Тәгаләгә табына торганнардыр. Ә анын терәге бар бит. Каладагы малай—аның куанычы, ышанычы. Хәлил абзыйнын тормыш фәлсәфәсе элек әнә шундый иде. Сонгы елларда халыкнын дингә ун як белән борылуы, күпләп мәчетләр салына башлау, өлкәненен-яшенең намаз иясе булып китүе аның күңелендә дә эзсез калмагандыр, әлбәттә. Хәер, халык элек тә диннән йөз чөермәгән иде. Ничекләр генә итеп таптасалар, хурласалар да, ул динен ташламады. Дингә каршы котыртучы мокыт бәндәләр, үзләрен «пульно умныйга» санасалар да, шуны төшенмәделәр: һәр кеше үзенен кайчан да булса дөньялыктан китеп барасын белә, акылы белән ожмах-тәмугларга бик үк ышанып бетмәсә дә, аннан кире кайтып: «Ышанмагыз, оҗмах та, тәмуг та юк икән ул!»—диюче булмагач, «ә бәлки?» дигән гомерлек курку-икеләнү адәмнәрне һәрвакыт борчып торачак. Мәгълүм ич, кеше, олыгая барган саен, Ходайга ешрак мөрәҗәгать итә башлый . Әгәр дә кешенен хәлен анын тормыш дәрәҗәсе белән чагыштырып бәялисен килә икән, син анардан шатлыгы турында түгел, кайгы-борчуы хакында сора. Сонгысы зур әһәмияткә ия булмаса, ул кеше—бәхетле кеше. Бәндәнен юк-төяккә дә игътибар итүчән булуы анын тормыш бөтенлеге хакында сөйли, чөнки бәхетсезлек барында ул аларга игътибар итә алмый Бүгенгесе көндә Хәлил абзый жыен вак-төяккә дә игътибар итеп яши торган кеше иде Мәчет салуны исәпкә алмаганда, капка төбенә җыелышып сүз куерта торган мәсьәләләре дә гел юк-бардан гына тора бугай Мәчет салу турындагы сүз, моннан берничә атна элек, колхоз чөгендерен жыеп саткач та башланган иде Капка төбендәге әнгәмәнен бер өлеше сугым турында булса, калганы мәчет салу эше иде. Агачтан салыргамы. таштанмы7 Кеше яллап эшләтергәме әллә үзләре, авыл ирләре, җыелышып. керешергәме9 Мулла кем булыр, кем азан әйтер, жомга намазларын кем укыр9 Аксак Галимулла малае Габдулланың тавышы да матур, укуын да укый белә, гарәп хәрефләрен дә таный, диләр Тик ул эчә. Егылып ятмаса да, туры килгәндә, мичкәсенә төшә торган малай. Хәлил абзыйны, мәчет хакында сүз чыккач, беренче нәүбәттә әнә шул нәрсә борчый. Һәм ул мәчет мәсьәләсендә гел кирегә сукалый, бу эштә катнашырга атлыгып тормый; Ходайны танымаучы адәм буларак, әлеге гамәле анын холкына тач туры да килеп тора иде —Лучши картлар йортына ярдәм итәм мин,—ди. һәм ярдәм итә. Хәлил абзый, колхозда ветераннар советы рәисе буларак, картлар йортының тишек түбәсен алыштыру эшен кайгыртып, үз куллары белән җимерек мичен сүтеп, янасын чыгарды Әле быел да. бәрәңге ала башлауга, ике капчыгын басу бакчасыннан ук шунда илтеп тапшырды Дөнья көн саен болганып, тулганып тора. Каладагы малай да, авылда мәчет салырга ярдәм итәм, дип атлыгып йөрүчеләрдән түгел. Бүген болай, иртәгә тегеләй ич хәзер дөньясы. Коммунистлар янадан килеп утырса, дип. ул партбилетын да ертып ташламады Кем белә9 Хәер, барыбер бу атнада, үгез суярга кайткач, Хәлил абзый малаена мәчет турында сүз катырга уйлап тора әле Чыгарган ташы, менгә якын кызыл кирпече дә әрәм ята. Халык купса, мәчетнең нигезенә, бәлкем, шуларны бирергә булыр, дип уйлап куя ул кайчакта. Малаеның ни әйтәсен алдан ук белә белүен. «Юк белән башынны катырып йөрмә, артык булса, картлар йортына илт!»—диярме икән тагын? Мөгаен, бу хакта авыз ачмавын хәерлерәк булыр. Юлдаш әби әйтүен әйтә ул, узган юлы барганда да әнә нәрсә диде әле, ирләр хатыннарны ярата, хатын-кыз балаларны, балалар песиләрне, ә песиләр беркемне яратмыйлар, дидеме9 Юлдаш әби гомер йомгагын картлар йортында сүтеп ята Чыгышы белән Байтимердән унжиде чакрым ераклыктагы Юлдаш авылыннан. Гомере шәһәрдә узган Фәннәр кандидаты Ире белән бер малай тәрбияләп үстергән Ире вафат булып, үзе дә, газ плитәсен кабызып чәй куярга да ярарлыгы калмагач, килене, карт кешенен балалар тәрбиясенә йогынтысы начар, дип аны Байтимердәге картлар йортына урнаштырган Хәер. әби. дигәч тә Газ кабыза алмый, дигәч тә Кызлар кебек әле ул. Сөйләшү, фикерләве генә түгел, хәтта гәүдә-сыны да бетәшмәгән, кем әйтмешли, тот та бүген үк берәр яшьрәк бабайга кияүгә биреп жибәр Хәлил абый белеште килене белән килешә алмаганнар алар, ә малаеның килен кулындагы дилбегәсе бик тә нык каештан ишелгән, ди, имеш Хәлил абзый һәр баруында әнә шул Юлдаш карчыгы белән гәпләшеп утыра, тегесе, килгән саен, гомереннен бәхетле минутларын озынайтасын килсә, карчыгыннын сәламәтлеген кайгырт, ялгыш үлеп китә күрмәсен, дип акыл сата. Әлбәттә, Хәлил абзыйнын карчыгы, кайчак ынгыр-шынгыр йөргәләсә дә, алай үлеп китәрлек түгел әле. тьфу, Аллам сакласын' Хәер, соңлап булса да төшенде Хәлил абзый Юлдаш карчыгы үз малаена бик тә үпкәле, шуна күрә ул Хәлилнен: «Малай, түрә малай!»—дип авыз суын корытуын бигүк өнәп бетерми бугай. Нишлисең, балалар һәрвакыт акыл ягыннан аталарыннан өстенрәк инде, чөнки үз акыллары янына аталарыныкы да өстәлгән була бит Хәлил абзый каладагы малаен ярата гына түгел, ә кайчак аңардан шүрли дә булса кирәк. Шулай булмыйни! Ниндидер Байтимердән чыккан Хәлил малае Казан хәтле Казанда зур түрә булып эшләсен әле! Авылга бер мәртәбә вертолет белән дә кайтып төшкәне бар анын! Шуннан сон авыл халкы атна буе һушына килә алмыйча миңгерәп йөрде! Юлдаш әби сөйләр ул. Тик малай—малай инде. Үгезне дә шуның өчен генә симертте Хәлил абзан. Урыс суйган итне ашап ятмасыннар, дип. Мал врачы буларак, белә ич ул: Казан шәһәрендә юньле ит юк, белмичә алсан, океан артыннан китерелгән «бракованные» ук булмаса да, барыбер Чернобыль үләнен ашап үскән сыерлар була инде ул Ире шулай дигәч, хатыны Зөләйха: —Ни сөйләп утырган буласын! Аның кем булып эшләгәнен белмисеңмени! Аларнын ашаган ипиләренә тиклем ашлама белән үстерелмәгән. Үзен әйтмешли, натуральный!—дип каршы төшә. Нишләрсең, карчыгы анын сүзләренә каршы киресен әйтергә ярата инде, шуннан тәм таба бугай кортка. Ә абзый анын белән килешми, үзе дә киресен сукалап ләззәтләнә. Дөресен генә әйткәндә, Хәлил абзый башта ук малаенын авыл хуҗалыгы институтына керүен, авылда яшәвен, тора- бара үз колхозларында рәис булып эшләвен теләгән иде. Зөләйха шул вакытта кырт кисте: —Синен кебек тирес корты буласы юк! Соңгы елларда гына, малай инде күптән юрист һөнәрен үзләштереп, зур урыннарга үрмәләп, дәрәҗәле түрә булгач кына бу хәл белән килеште Хәлил абзый. Белмәссең, аңламассың! Теге чакта, малай мәктәп тәмамлап, һөнәр сайлаганда, хатыны да хаталанмый, ул да хаклы иде кебек ич! һәм хәзер дә.. Чөнки Зөләйханың килен хезмәте күргәне юк. Ә Хәлил абзыйның бер рәхәтләнеп, авыз тутырып: «Киленкәем!»—дип, килене белән сөйләшә алганы, оныкларын үз туган телендә тәмле сүзләр әйтә-әйтә сөя алганы юк. Сынок, имеш, миленький, имеш! Марҗанын да ниндие диген әле: Нонна Иосифовна! Яһүди кода-кодагыйлары белән аралашканнары да юк. алар, кызлары кияүгә чыгуга, Израильгә күченеп киттеләр. Шулай инде менә... Ул да хаклы, хатыны да хаталанмый... Хат ташучы тартмага газеталар салып киткән. Район гәзите бар, бу калын журналны Зөләйха алдыра, мәхәббәт гәзитенең да чираттагы саны килгән Монысын да Зөләйха алдыра. Карчыгының, шушы яшенә җиткәч, мәхәббәт жене кузгалганмы? «Таһир-Зөһрә», имеш. Әллә... әллә инде Юлдаш әбинен кем икәнлеген белгәнме? Хәер, юктыр, каян белсен, күрешкәннәре юк бит. «Таһир-Зөһрә». имеш. Хәер, бер яшьлектә, бер картлыкта, диме әле9 Хәлил абзый Зөләйхасын болай гына, шаяртып кына,—хәтта яратып та түгелме икән әле,—үрти, ирештерә иде. —Мә. гәҗитләрен килгән,—дип ул аларны өстәлгә таратып салды - Берәрсендә үгезне ничек итеп симертү турында киңәш-табыш булмасмы икән. Булса, мина да әйтерсең әле. Тагын үрти Хәлил абзый Зөләйхасын. Зур гәүдәсе белән өй тутырып, идәнне шагыр-шыгыр китереп йөргән Зөләйхасы,—гомере буе балаларга әдәбият фәне укыткан хатыны, үртәлми, иренә ачуы килсә, юри мишәрчә акцент белән авызын томалап куя. Бу юлы да: —Цукындын инде шул үгезең белән! ПаеткаI цыгар халь юк. Күрденме сон әле, тагын киртәсен җимергән бит, норсыз хайван!—диде дә өстәлдәге гәзит-журналларны җыеп, көзге алдына алып куйды. Хәлил лапаска чыгып китте. Чынлап та, теге хәерсез мал муенындагы IП а е т —лапас. сибен тагын өзгән һәм лапастагы салкын ояныи ике тактасын шартлатып сындырган. X ужас ы килеп кергәндә, әле һаман лөбер-шатыр килә иде Хәлил абзый, кулына көрәк эләктереп, кызу-кызу үгез янына керде Ә үзенен нинди ширлек эшләгәнен тойган хайван, сыртына көрәк сабы тешәсен алдан ук чамалап, арты белән почмакка чигенде. Хәлил абзый белә: үгезнен тынычлануы түгел әле бу, муенындагы авыр тимер баунын юклыгын сизү анын кытыгын китергән, ул әле тиз генә җимерү эшеннән тукталачак түгел, мондый гамәле исә кулына көрәк тоткан Хуҗа абзыйны хәйләләү өчен генә иде. Мөгезе белән төртеп алырга да күп сорап тормас. һи, ашыкма әле син, үгез дус. Гомере буе мал-туар арасында кайнашкан Хәлил абзанны алай ансат кына хәйләләрмен димә! Иң әүвәл муенына сибенне кидерсен әле ул. Әһә, карышасынмы, бәйләтәсен килмиме! .Алайса хәзер болай итәбез. Абзан шуннан эләктерсә, тыпырчына да. мөгеътәрен белән айкана да алмассын—шым булырсың, хайванкаем. Берьюлы ике кабырганы сындырдың инде син теге чакта. Хәлил абзый, үгезнен борынындагы боҗрасыннан тотып, гәүдәсе белән аны улак янынарак этте. Борыны авыртуга түзә алмаган үгез карусыз буйсынды, муенын бәйләгәндә дә тыпырчынмады. Кызганыч тавыш белән мөгерәп кенә куйды. Нәрсә ди, күрше сыерының тавышын ишеткәч кенә ычкындым, анын янына кунакка гына кереп чыкмакчы идем, диме.’ Ә-ә- әә, иртәгә син көтүгә чыгасынмы, дип, сорамакчы идем, ди бугай. Вә ит. хәйләкәр. Көтү кергәнгә биш былтыр инде. Иртәгә син бүтән җиргә кунакка китәсен, Алла боерса. Хур сыерлары янына. Беләсен килсә, бер көтү хур сыерлары чәчәкле болында, сине көтеп, утлап йөри ди анда. Бер үзенә бер көтү булыр, яме. Иртәгә кадәр генә түз инде, җаныкаем Хәлил абзый, шулай сөйләнә-сөйләнә. үгезенә башак болгатып, анын муен асларын кашый-кашый иркәләде дә. тизәкләрен алгач, лапастан ишегалдына чыкты, «һе,—дип көлемсерәде ул,—оҗмахта хур кызлары бар. дип сөйләгән булалар бит әле. Үгезгә дә хур сыерлары буламы икән сон анда, ә? Юлдаш әбидән сорап карыйсы булыр әле. Ул Коръәнне су урынына эчә». Үзенә әби түгел инде ул анын. Хәлил белән бер кормада алар. Картлар йортында яшәгәнгә күрә генә «Юлдаш әби» дип йөртәләр аны. Юкса юкса теге чакта... Юлдаш авылы урманында чикләвек җыйганда очраткан кыз бит ул. Казанда студент булып институтта укып йөргән вакытта. Хәлил атлы гаярь егет, аны,—шомырт күзле, озын толымлы Таңгөлне,—кинотеатрга да чакырган иде Бары бер мәртәбә барды Таңгөл, икенчесендә кырт кисте Хәлил, син авылга кайтып яшисе кеше, ә мин холкым белән дә. һөнәрем белән дә (ул университетның тарих бүлегендә укый иде) шәһәр кешесе булачакмын Вакытыңны бушка уздырып йөрмә Үз тиңеңне ran' Әйе шул. башкалар өчен генә Юлдаш әби ул Чынлыкта Тангөл исемле. Таңгөл әби Хәлил өчен—Таңгөл Язмыш, диген Язмыш кешене ярты гомеренә чаклы үз артыннан тартып, сөйрәп бара, аннан сон. туктап калмыйча атласын өчен, әткәләп, төрткәләп кенә тора. ди. Хәер, без бәхетсезлегебезне генә язмышка сылтыйбыз, унышларны. бәхетле чакларны исәпкә кертмибез. Бәлки, эш монда язмышга гына да түгелдер Атай дисәң, адәм баласының язмышы анын эшләпәсе астында гына, диләр бит Кара, кара, ул, Хәлил абзый, нәкъ Таңгөл кебек фикер йөртә түгелме сон’’ Юлдаш әби теленнән төшкән фәлсәфи сүзләр белән фикерли ич' Язмыш, дип инде, бәлкем, алай дип әйтерлеге дә юктыр Бик гали һәм гадәти кебек кенә булды ич Кинога чакырырга икенче, өченче көнне дә барды Хәлил. Бер килүендә Таңгөл, группалаш Казан егетенә ияреп, ресторанга китеп барды. Хәлил күз алдында Казан малае бер бәйләм розалар күгәреп килгән иде. Хәлилнен хәтта ромашка да бүләк иткәне булмады. «Кино карарга яратмыйм мин!»—диде кыз һәм. булмәдәш кызы белән икесен генә калдырып, култыклашып чыгып та киттеләр Бүлмәдәш кыз Зөләйха, егетнең тирләгән учында бөгәрләнеп беткән кино билетларын үзенә сорап алды ул чакта, аннары тиз генә үтүген кыздырып, билетларны өстәлгә салды да. өсләреннән марля белән катный- каплый, үтүкләп тигезләде һәм яңагына куйды:—Кайнар, битне пешерә, киносы да шәп булырга охшаган,—дип, гади генә һәм бик тыныч тавыш белән әйтте дә салды. Кинога ул көнне Зөләйха белән икәү киттеләр. Хәзер дә алар, олыгайган көннәрендә, кино карарга яраталар. Үз өйләрендә, икесе янәшә кәнәфигә утырып, телевизор экраныннан. Ияләнелгән, күнегелгән инде. Бергә яшияши... гомер буе... Теге чакта? Әйе, ул вакытлар, бигрәк тә беренче очрашу, тора-бара. еллар уза-уза, һаман саен ачыграк булып искә төшә, барлык нечкәлекләре белән күз алдына килә дә баса. Кинодан сон («Кара каен» дип аталган бик әйбәт фильм иде) бик озак Казан урамнары буенча сөйләшеп йөрделәр. Кино тәэсиреннән егетнең теле аңкавына ябышкан, күп сөйләшми, тыңлый гына. Зөләйха, Чувашстан- нын Батыр районыннан Казан университетына укырга килгән мишәр кызы, сүли дә сүли. Әүвәл ана кызның теле ничектер ят, сәер булып тоелган иде. Шунысы коткарды: аларнын үз якларында да «ж», «ч», «һ» хәрефләрен нәкъ мишәрчә каты итеп әйтәләр һәм белмәгән кеше аны мишәр егете дия иде. Хәер, белмәгән кеше, дип, ерак бабалары кыпчак белән туганнардан бит Аны мишәр диючеләр, үзләре дә белмичә, асылда дөресен әйтәләр булып чыга инде. Күңеле һаман Казан егетенә ияреп киткән күрше Юлдаш авылы кызы Таңгөлдә булса да, Зөләйханың эчкерсезлеге, гадилеге егеткә бик ошый, кыскасы, аның белән күңелсез түгел иде. Сәгать унберләр тирәсендә генә Зөләйханы тулай торагына озатып куйды ул. Кыз тулай торак ишеген ачкач, кермичә булдыра алмады: вахтада утыручы хатын, ярдәм эзләп, каравыл кычкыра иде. Баксан, ике солдат, аны читкә кысрыклап, тулай торакка керергә маташалар икән Вахтер хатын таныш егетне күрүгә: —Әнә, БКД начальнигы үзе кайтты! Күрмәгәнегезне күрсәтә ул хәзер сезгә!—дип шәрран ярды. —О-о! Боевая комсомольская дружина—меня бережет!—дип солдатларның берсе ыржая ук башлады. Салмыш иде алар. Буе ике метрлы, таза бәдәнле көрәшче Хәлил, аларнын якаларыннан гына эләктереп алды да ишектән чыгарып атты. «Хәзер мин сине урамга чыгарырга куркам инде!»—дип еламсырады Зөләйха. Вахтер хатын да: «Узыгыз, уз!»—дип кертеп җибәрергә әзерлеген әйтеп куйды Бу фикер Хәлилнең үзенә дә ошады. Таңгөл дә кайткандыр. Хәлилне Зөләйха белән бергә күреп, шартласын әле: кино карарга яратмый, имеш.. Ләкин бүлмә бикле, Таңгөл кайтмаган иде. Иртәгесен кояш икенче яктан чыкты... Ә Тангөл өчен ул бөтенләй сөенеп торды кебек. Чөнки Хәлилгә үзе дә битараф түгел, теленә шайтан төкерсен: авылга кайту, кайтмау турында ул болай гына әйтте Дөресрәге, кызнын иләс-миләс чагы иде, Хәлилнен күзләрендә мәхәббәт уты күреп, аны алай тиз сүнәр дип уйламый, һәм, көнләштереп, әлеге ут-ялкыннын тагын да көчлерәк дөрләвен генә көтә иде. Таңгөлне пыскып торган мәхәббәт уты гына канәгатьләндерми, аны— чибәр, гүзәл кызны—шашып яратырга тиешләр. Кыз-хатынны егет-ирләрнең холкы да, йөз-кыяфәте дә түгел, тасма теле һуштан яздыра. Ул вакытта янып торган шомырт кара күзле, сөлектәй сылу, тулган айдай гүзәл авыл кызы, бераз кирерәк тә, чак кына кыланчыграк та яшь кыз аның шулай икәнлеген каян төшенсен инде?.. Хәлил, беренче күрүгә, Юлдаш әбинең Тангөл икәнлеген белмәде. Тегесе таныса да сиздермәскә тырышты бугай. Картлар йортының дәү корсаклы миче ишелгән. Үз түбәсе астына ундүрт караучысыз җанны сыйдырган йортны, элеккеге клубны, көзгә кергәнче җылытырга кирәк иде. Хәлил, колхозның ветераннар советы рәисе, мич чыгаручы оста, эзләп йөреп тә таба алмагач, үзе тотынды. Кулы белә, балачактан өйрәнгән эше иде. КЫШЛАГАН ҮГЕЗ JQ; Картлар йортында, анын житәкчесенен сүзләре белән әйтсәк, тутыз әби һәм биш бабай тәрбияләнә. Күбесенен балалары исән-сау, бик сирәге генә япаялгыз. Миччегә кирпеч биреп, балчык изеп тору эшенә барысы да дәррәү алынды. Мичнен хатын-кызлар ягындагысы ишелгән иде. шуңа күрә төп кинәшчеләре дә алар һәм шулар ук аны өйрәтеп тә тордылар Мичнен яртысы өелеп беткән иде инде. Хәлилнен кулыннан калагы ычкынып китеп, идәнгә барып төште. Әбиләрнен берсе, жәһәт кенә иелеп калакны алды да миччегә сузды һәм Хәлил абзый чак егылып төшмичә калды: Тангөл бит бу! Юлдаш авылыннан Агач башында эләгеп калган кыз, Казанда бары бер генә мәртәбә булса да бергәләшеп кинога барган Тангөл! Ул егет чакта шашып сөйгән Тангөл ләбаса бу! Әллә охшаган гынамы? Туган тиешлесе булса? Ул калакны Юлдаш әби кулыннан алды да ниндидер ят тавыш белән әйтеп куйды: —Рәхмәт, Таңгөл! Юлдаш әби дерт итеп китте. Анын сүрелә барган күз карашы гөлт итеп кабынды, аксыл йөзенен урталары кызарып чыкты, маңгаендагы җыерчыклары язылды, канәфер төсендәге юка иреннәренә кан йөгерде Хәлилнен исә сапсалкын кирпеч кулын пешергәндәй булды. —Мин сине күрүгә таныган идем, Хәлил. —Мин танымадым, Юлдаш әби Ул көнне алар ике-өч сүз генә алышсалар да. Хәлил абзый, калган булышчыларын азат итеп, мичне икәүләп кенә диярлек чыгарып бетерделәр. Тангөл Хәлилгә кирпеч биреп торды. Шунысына шаккатты Хәлил нинди кирпеч кирәген,—бөтенеме, яртылашымы.—булышчысына әйтеп тә торасы юк, ул үзе белеп сайлый, хатын-кыз башы белән каян белә, ничек чамалый, диген, һәр кирпече нәкъ туры килеп тора. Мичләрне тиз чыгара торган иде Хәлил. Бу юлы нигәдер озаккарак сузылды. Әллә һәр кирпече күнел җылысына төреп салынды инде’’ Балчык, кирпеч һәм күнел жылысы «Филәйсүф булып барасын түгелме. Хәлил туган»,—дип көлемсерәде мичче үзалдына Чикләвек урманында булган хәлне хәтерлисенме, дип бик сорыйсы килсә дә, теле әйләнмәде. Оныткандыр да. аннан бирле күпме сулар акты Чикләвек жыя-жыя урман эченә үк кереп киткән Хәлил кечерәк бер аланлыкка килеп чыкты. Ул кай тарафка китәргә белмичә таптанып торганда, аланлыкның икенче ягында: «Коткарыгыз!»—дигән ялварулы тавыш ишетте Кыз бала тавышы. Егет, абына-сөртенә, тавыш килгән якка китте Күңелендә курку да юк түгел иде—ерткыч мазар йөрсә! Тик шөбһәсе урынсыз булып чыкты, бер кыз агач башына менгән дә төшә алмыйча куркып утыра, дөресрәге, юан, кәкре нарат ботагы күлмәк итәгеннән эләктереп алган Хәлил, төбе чикләвек белән яшьнәгән бәләкәй ак капчыгын үлән өстенә куйды да. житез генә агач башына үрмәләде, ботакка эләккән күлмәк итәген ычкындырды һәм. сикереп төшеп, кулларын югарыга таба сузды: —Төш, төш, курыкма! Тотам мин сине! Кыз, акрынлап, төшә башлады. Менгәндә ничек менгәндер, наратның аскы өлешендә ботаклары да юк. шоп-шома. Шул урынга житкәч, ул күзләрен чытырдатып йомды да егетнен кочагына сикерде Анын гәүдәсе шулчаклы жиңел иде, күбәләккә әйләнеп, очып китәр кебек Әле генә куркып агач башында елап утыра иде. Хәлилнен көчле кулларына килеп эләккәч, куркыныч узганга сөенеп, көлеп үк җибәрде — Ник мендең агач башына? —Үзебезнең авылның өй түбәләрен карарга дип —Кайсы авылдан сон син'’ —Юлдаштан. —Күрдеңме сон өй түбәләрен? —Менеп җитеп булмады ич. Син нәрсә, прокурор кебек миннән сорау алып торасың әле! Ә? —Мин прокурор түгел. Ә син менә—карга баласы. Агач башына каргалар гына куна, белдеңме! —Син үзен—карга баласы, ә мин—Таңгөл! —Таңгөл. Юлдаш кызы Тангөл. —Син үзең? —Байтимердән мин. Чикләвеккә килдем. —Безнен урман чикләвеген җыярга килгәнсең икән. —Әгәр мин чикләвеккә килмәгән булсам, син агач башында елап утырган булыр идең әле. ' —Харап икән! Нинди герой! Коткаручы табылган булыр иде әле, белдеңме! —Белмәдем шул. Шул рәвешле бер-берсенә урынлы-урынсыз сүзләр әйтешә-әйтешә беркавым чикләвек тә җыйдылар. Ул елны чикләвек бик эре, бик ишле иде Юлдаш урманында. Ләкин, ул, кызганычка каршы, кыш көне сакларга яраклы булмады, эчләре кортлы яисә куыш иде. ... Хәлил абзый, үгезне бәйләп, өйгә кергәндә, Зөләйхасы, аны дәшәргә дип, үзе лапаска чыгарга җыенып тора иде. Төшке аш алдыннан алар икесе, кара-каршы утырып, өрек җимеше капкалыйлар һәм Зөләйха җәй көне үзе җыеп әзерләгән кырык төрле файдалы үлән төнәтмәсе эчеп куярга гадәтләнгәннәр иде. Дөрес, аш алдыннан ярты сәгать кала көндә эчелә торган үлән суы да. җимеше дә хатыны өчен түгел, нәкъ менә Хәлил абзый өчен генә әзерләнә иде. Чөнки аның ашказаны авырта. Әгәр анын белән бергә өстәл янына үзен утырмасан, Хәлилнең жимешкә дә, үлән төнәтмәсенә дә орынып карамаячагын белә ул. Көйсез баланы юмалап ашаткан кебек әүвәл үзе үрнәк күрсәтә Йөрәккә хәл кертә, дигәч, соңгы араларда ул ирен өрек җимешен сәгатьләп ашарга мәҗбүр итә башлады. Хәлил абзый тыңламыйча булдыра алмый, анын өчен дип тырыша бит Зөләйхасы. Шул арада гәпләшергә дә өлгерәләр үзләре. —Гәҗиттән укыдым әле,—дип башлый сүзен Зөләйха түти.—Илле яшьлек берәү үзенең яшьтәшенә өйләнгән. Гомер буе күрше булып торганнар үзләре. Берсе өйләнмәгән, икенчесе кияүгә чыкмаган булган. Бар инде хәлләр дөньяда! Шаклар катарлык! Шуннан, болар өйләнешкәч, беләсеңме, игезәк балалары туган! Малай белән кыз ди. Хатыны кырык җиде яшьтә. Ничек батырлыгы җиткән. Ничек кавышканнар диген әле! Ул яшькә җиткәч тә мәхәббәт туар икән, ә?.. Хәлил абзый дәшми, Хәлил абзый ашыкмыйча гына авызындагы җимешен мүкелдәтә. Дәшмәсә дә, уйлый: «Мәхәббәттерме инде, юктырмы. Әмма нәрсәдер бар. карчык, бар...» Монарчы, болай дип уйлау түгел,—бигрәк тә шушы яшенә җиткәч,— хис мәсьәләсенә кагылышлы хәлләр ике ятып бер мәртәбә төшенә дә кереп карамагандыр Яшь чакта хәлләр булды инде анысы. Тангөл өчен утка-суга керергә, теге Казан егетен телеграмм баганасына элеп куярга әзер иде. Ярый Зөләйха булды әле. Әнә, хәзер анын каршысында гәҗит хәлләрен сөйләп утыра ул кортка. «Нәрсә ди, иллегә җиткәч тә мәхәббәт буламы икәнни, диме'’ Причем монда мәхәббәт! Ир-атка әгәр кыен икән, ул өйләнә, рәхәт булса, шунын өстенә тагын берәр хатын-кыз эзләп чаба башлый диме9 Тегенә дә кыен була башлагандыр. Шуңа өйләнгән». Хәлил абзый шул рәвешле үзалдына сөйләнә-сөйләнә янә бер кат лапасны урап килде. Үгезе тынычланган, тагарагындагы башагын чупырдата. Үгезләрнең язмышы очар кошлар язмышы түгел. Очар кошлар кебек аларнын җаны гына оча, кире әйләнеп кайтмый. Ходай катында алар. Адәм баласы үзе үк үз башын төрле әкият-фаразлар белән дыңгычлый да һәм аннары гомер буе шул ялганына үзе ышанып яши бирә. Теге кирпечләрне мәчеткә биреп әрәм иткәнче, лапас стеналарын өяргә тотасы булыр. Алайса үгез, тиктормас жан, ташкүмер калдыкларышлактан коелган стенаны, мөгезләре белән төртә-кашый тишеп чыгара язган.. Хәлил абзый шундый киләчәк уйлар белән капка төбенә чыкты. Авыл тыныч, төшке аш вакыты булгангамы, урамда кеше-кара күренми. Беркавым капка баганасына сөялеп басып торганнан сон. ат караучы Галимхан узып китте—ферма складына онга барышы «Атын дагалатмаган икән әле бу хәчтерүш малай»,—дип уйлап. Хәлил абзый аны күз карашы белән озатып калды. Фермадан ат абзарына кайтышлый ул берәр капчык онын ярты литр аракыга алыштырачак, әлбәттә, һәм фураж оны калдырган кешесен, башы авырткан саен, йөз грамм сорап кереп, ай буе изалаячак аннары Хәлил абзый капылт уйлады да янә лапаска таба юнәлде Үгезгә башак биргәндә онын азрак салды бугай. Шуна өстәп ана он суы да эчерергә булды Үпкәләп китмәсен хайван. Үгез он суы эчеп торганда, борынындагы боҗрасын да салдырырга ниятләгән иде. ләкин бура кадәрле бу хайванның башын, аякларын ничек кенә ныгытып бәйләсәк дә. чалыр алдыннан егулары җинел булмас, дип кире уйлады, чөнки шул боҗрадан тоткан очракта гына гаярь үгез кәҗә бәтиенә әйләнә дә кала иде Боҗрасыннан каптырмасан. аякларын да бәйләтмәячәк әле ул: хайван пычакны әллә кайдан сизә, диләр бит Малай иртәгә иртүк тан белән кайтып җитәргә тиеш иде. Бу юлы. ит алып китәсе булгач, вертолет белән кайтмастыр инде. шәт. ... Ходай Тәгалә кешегә тәхет биргәндә, шунын бәрабәренә, анын акылын да алып кала, диләр. Күрәсен. вакытын да ала бугай. Иртәгесен Хәлил абзыйлар капка төбенә куе яшел төстәге япон джипы килеп туктады һәм аннан шофер белән тагын ике гулливер егет төштеләр Хәлил абзыйның малае—машина хужасы—үзе күренмәде Бәлкем, артта, икенче машинада кайта торгандыр, берәрсенә эше төшеп, тоткарланыбрак калгандыр9 Хәлил абзый күн курткалы урыс егетләренең күзләренә өметләнеп карап, сорауларына жавап эзләде Нәрсә, багана кебек торасыз, әйтегез инде. әйт. хәзер кайтып җитә, диегез Малаеның үгез суярга кайтачагын бөтен авыл белә бит инде! Егетләрнең берсе машина артындагы әрҗәдән катыргы тартма алды да әле һаман Байтимер юлын күзәтеп торган хужа абзыйга таба атлады — Мясо здесь, мясо дикого кабана9 Хәлил абзый ана борылып та карамады, сонгы өмете итеп, моңарчы инде күргәне булган шофер егеткә текәлде —Үзе кайда? —О. Халил абы. ему некогда, сегодня, в субботу, у них день охоты На кабана поехали. —А быка, быка кто будет резать, дип сорыйм мин сездән?—дип ул яртылаш урысчага күчте. —Мы. Халил абы Не бойтесь, мы его сразу кых' Хәлил абзыйның хәле китте, гәүдәсе калтырана башлады, тез астарына, әйтерсең, утын агачы белән китереп сукканнар иле Малай кайта, дип. сугымчы Галимуллага да әйтмәде Югыйсә, кичә кичтән Галимулла үзе килде, башы авырта иде Хәлил абзый аны. салкын су да бирмичә, куып чыгарды. Җитмәсә, артыннан: «Минем малай кайта'»— дип калды. Бу кәттә урыс малайлары белән ничек итеп суймак кирәк инде ул кыш чыккан үгезне! Хәлил абзый аптырап басып торды да. егетләргә ү з артыннан барырга кушып, лапаска юнәлде. Сугым өчен кирәк булган бар нәрсәсе дә кичтән үк хәстәрләнеп куелган иде. таяклары да. баулары да Утын пычкысыннан үзе ясаган пычагы да әллә кайчан кайралган, лапас шкафында гына тора Ул әүвәл. үгез янына үзе кереп, борынындагы боҗрасын алды Якын килеп карат ы з хәзер' Бу атнада кайтмаса. киләсендә кайтыр малае Икәүләп тә бик шәп суярлар әле Ә бу әзмәверләрнең үгезгә көче җитсә, ә? ~ Ул егетләргә үгезне күрсәтте дә үзе җылы су белән чиста тастымал алып чыгарга дип өйгә кереп китте Каны сиптермәсенгә каплап кую өчен искерәк мунча себеркесе дә кирәк булыр әле. Малай кайтмаганга ишегалдында дулап йөргән иренен күзенә артык чалынмас өчен, Зөләйха түти өйгә кереп, әллә кайчан жылы суын да, тастымалсөлгесен дә хәстәрләп куйган, шәһәр егетләренең өс-башын алыштырырга бишмәт-бушлатлар, киез итекләр әзерләү белән мәшгуль иде. Хәлил абзый ачулы иде, хатынына сүз катмады. Авылга вертолет белән кайтканда, малай—атасынын горурлыгы, берәр төрле ярамаган гамәл кылса— Зөләйха түти гаепле, малай аңа охшамаган булып чыга иде. Гомергә шулай Иренен гадәтен яхшы белгән хатыны ана күтәрелеп карарга да курыкты. Ул бары: «һай, малай актыгы, ичмаса, дуңгыз атарга киткәнлеген әйтеп җибәрмәсен ие, бүтән берәр сәбәп тапсын ие»,—дип кенә уйлап куйды. Хужа, бер кулына сулы чиләген, икенчесенә бушлатлар тотып, өйалды баскычыннан төшеп барганда, ар якта, бәрәнге бакчасында, шарт та шорт аткан тавышлар ишетеп, каушавыннан, баскычта таеп китте һәм чиләгеңне белән бусага төбенә барып төште. Ахырда беленде: урыс малайлары үгезне абзарыннан сөйрәп алып чыгып, лапас баганасына бәйләргә теләгәннәр. Үзенен үләсен сизеп, әүвәл юаш кебек күренгән үгез, чит кешеләрне өнәмичә, кинәт дулый башлаган һәм ачык лапас ишегеннән бәрәңге бакчасына чыгып киткән, шул җәһәттән яшьләрнең берсен төртеп егып, кабыргаларын сындырган, үлем исереклеге белән котырасикерә башлагач, урысларның берсе пистолетын чыгарган. Иртән яуган ап-ак йомшак кар өстендә үлем белән тартышып, дерелдәп яткан мескен хайванның эч-башы тишкәләнеп беткән, алардан берөзлексез алсу кан саркый. Телен чыгарган, күзләре зур булып ачылып тора, «һай, хужа абый, дога-бисмилласыз кемнәр кулына тапшырдың син мине!—ди кебек иде зур күзләрендәге сүнеп бетергә өлгермәгән рәнҗүле карашы.— Хур сыерлары янына да кертмиләр ич инде хәзер мине!..» Хәлил абзый дәшмәде, тешләрен чыкырдатып читкә карап бер төкерде дә хатынын Галимулланы чакырырга йөгертте. Үгезнен итен Казанга жибәреп, бер ресторанга тапшыртгылар да, акчасын, тиененә кадәр санап, мәчет салу эшендә башлап йөрүче төлке Хәкименә илттеләр. Хәким икенче көнне бөтен килеш акчаны кире кайтарды. —Мондый акчаны, урыс атып үтергән хайван ите акчасын, изге эшкә, мәчет салуга тоту хәрәм булыр. Халык риза түгел, ачуланма, Хәлил кордаш,— диде ул, мона үзен дә гаепле санады кебек. ... Иртәгесен иртүк Байтимергә китте Хәлил абзый. Йомыш-фәлән белән түгел, болай гына. Үзе чыгарган мичкә туңган аркасын терәп, байтак утырды ул. Иртәнге намазын укып тәмамлаганнан сон, аның янына Таңгөл- Юлдаш әби дә килеп утырды. Хәлил абзый, беренче мәртәбә күргәндәй, аңа озаклап, текәлеп карап торды да: —Таңгөл, әйт әле, син чикләвек җыйган чакларны хәтерлисенме?— дип сүз катты. —Нигә хәтерләмәскә?! Син миңа агач башыннан төшәргә булыштың. —Тагын ниләр хәтерлисен? —Синең белән кинога барганны. —Нинди кино караганыбыз исеңдәме суң? —Индийский иде бугай. —Байтимер клубында да кино була икән бүген. Монда килешли белдерүен күрдем. Әйдә, бүген кино карарга барабыз, ә? Юлдаш әби утырган урынында кыбырсынып куйды. Дәшмәде. Мичкә терәлеп үк утырса да, Хәлил абзыйнын аркасы һаман җылынып җитә алмый иде әле. —Тангөл, дим! —Синнән тирес исе килә... Хәлил абзый җавап кайтармады, янәшәдә генә таралып яткан черек усак утыннарын мич авызына томырды да туңган аркасын җылыга терәде... Декабрь, 2000 ел.

Реклама