Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

8—ӘНФАЛ (ТАБЫШ МАЛЫ) СҮРӘСЕ (Әззфаз сүрәсе 75 аятьтән тора. Мәдинэ-и Мөнәувәрэзһ иңгән. днфал-сугышта кулга төшерелгән байлык, ганимәт дигән сүз.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Сугышта алынган ганимәт турында синнән сорыйлар, әйт син аларга: —Ганимәт Аллаһ белән Пәйгамбәр карамагында,—диген —Шуна күрә, әгәр дә сез мөэмин булсагыз, үзара тату булыгыз, Аллаһтан куркыгыз вә Рәсүленә итагать итегез. («Бәдер сугышында мөселманнар җиңеп, кяферлар кача башлагач, мөселманнарның бер өлеше кяферзәрне куа китә, икенче төркем Рәсүлне саклап кала, өченчесе исә табыш җыю белән мәшгуль була. Соңра барысы да бер урынга җыелгач, мал хакында низаг чыга Бу аять шул хакта» Хәсән Чантаи тәфсиреннән) 2. Аллаһны зикер иткәндә аларның йөрәкләре тетрәр, аятьләр укыганда аларнын иманы арта, алар бары тик Аллаһ хөкемнәренә генә таянып эш игәләр. Менә шулар була инде чын мөэминнәр. (3) Алар намазларын дөп- дөрес укыйлар вә үзләренә иңдерелгән нигъмәтләрне (Аллаһ юлында) сарыф итәләр (4) Менә шулар була инде чын мөселманнар. Алар өчен Аллаһ катында нинди дәрәжәләр. ярлыкаулар вә бихисап ризык бар. 5. (Бәдер сугышында кулга төшкән ганимәтне бүлешкәндә, кайбер мөселманнар: мал дөрес бүленмәде, дип ризасызлык белдерделәр.) Раббын (дошманнарга каршы сугышыр өчен) сине хаклык белән өеңнән чыгарды, ләкин кайбер мөселманнар (сугышка барырга) һич теләмәде. (6) Дөреслек уртага чыкканнан сон да алар синең белән бәхәсләшә, әйтерсең лә, аларны күренеп торган үлемнең күзенә өстерәп алып баралар. (- Һиҗрәтнең икенче елында Мәккә кяферләренең сәүдә кәрванын Әбү Суфьян Шамга азып китә. Болар элегрәк мөселманнарның малын талап, ватаннарыннан куган кураешлар иде Кәрванның юлга чыкканлыгы турында хәбәр алгач, Мөхәммәде Рәсулулла (с.г.с.) бу кәрванны кулга төшермәк өчен, өч йөздән артык сугышчысы белән юлга чыга. Бу турыда хәбәр азгач, Әбү Суфьян куркыныч турында Кураешка хәбәр юллый һәм кәрванны башка юлдан азызз китә Шулай итеп, ул кәрванны коткара Мөшрикләр мең кешелек гаскәр белән юлга чыга Мөселманнар кәрван белән түгел, мөшрик гаскәре белән очрашу мәҗбүрендә кала Арадан берсе: —Без сугышыр өчен әзер түгел, без бары тик кәрванны тазар өчен чыктык,—диде һәм бәгъзеләре сугышмаска теләп, чигенә башлады Тора-бара бөтенесе бергә сугышырга булды һәм сугышта мөселманнар җиңү казанды» Хәсән Чантай тәфсиреннән ) Журнал өчен Рабнт Батулла әзерләде. 7. Исегездәме, Аллаһ. табыш буларак, сезгә ике төркемнең берсен вәгъдә иткән иле. сез коралсыз кәрванны алырга теләдегез. Аллаһ үз сүзләре белән Хакыйкатьне өскә чыгарырга теләп, кораллы ( Кураеш гаскәрен) кяфертәрне кырып бетерергә кушты (8) Кяферләр моны ярамас эш дип санасалар да. Аълаһ Хакыйкатьне өскә чыгарыр өчен, яманны бетерер өчен шулай мәгъкуль күрде. (9) (Сугышка керер алдыннан) сез Аллаһтан ярдәм сорап, дога кылдыгыз. Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте: —Сезгә ярдәм итәр өчен мин сезгә бер-бер артлы мен фәрештә жибәрәм,— диде. (Мөселманнар өч йөз кеше булып, мөшрикләр мең кеше иде. Шуңа да карамастан. мөселманнар җиңү яулады.) 10. Аллаһ моны сезнен күңелләрне куандырыр өчен, тынычландырыр өчен эшләде. Чөнки ярдәм бары тик Аллаһтан гынадыр Аллаһ—мотлак жинүчедер. кодрәт вә хикмәт ияседер. (11) Шул вакытта (сугыш алдыннан) үз тарафыннан миһербанлык титә сезне (ял итеп алсыннар, куәт җыйсыннар өчен) йокыга талдырды: сезне сафландырмак-пакьләндер.мәк өчен, шайтанның вәсвәсә юшкыныннан тазартыр өчен, күңелләрегезне бер-берсенә якынайтмак өчен, аяк баскан җирегезне (тезбуыннарыгызны) ныгытыр өчен. Күктән яңгыр яудырды (•Кураеш гаскәре алданрак килеп. Бәдер коесы янында урнаша Ислам мөҗәһитләре исә сусыз кала. Комлы җирдә йөрү кыенлаша, иркенләп хәрәкәт итәргә мөмкинлек булмый. Шайтан мөселманнар күңеленә вәсвәсә сала үзегез Аллаһның сөекле бәндәсебез. дип әйтәсез, үзегез сулы урынга да җирләшә алмагансыз, ди Яңгыр яугач, мөселманнар суга туеналар, шайтанның вәсвәсәсе юкка чыга Яңгырдан соң ком тыгыпана. сугышыр өчен. йөрер өчен уңай була. Мөселманнарның күңеле күтәреләХәсән Чантай тәфсиреннән ) 12. Менә Раббы фәрештәләренә боерык күндерде: —Ышаныгыз, мин сезнен белән бергә булырмын; барыгыз, иман китергән-нәргә ярдәмче булыгыз. Мин кяферләрнен йөрәгенә күрку салачакмын, аларнын муен тамырларына орыгыз; аларнын бөтен бармакларына чабыгыз, диде. (13) Моның сәбәбе шулдыр ки алар Аллаһка һәм анын Рәсүленә каршы төштеләр. Кем Аллаһка вә Рәсүленә каршы төшә, аларга Аллаһның хәтәр җәзасы инәчәк. (14) Менә, бу җәзаны күргәнсездер бит. хәтер шул газапларны татып багыгыз. Кяферләргә (җәһәннәм) ут әзерләнгән (15) Әй. мөэминнәр, кяферләр гаскәре белән иөзгә-йөз очрашкан чакларда куркып качмагыз. (16) Яңадан сугышыр өчен чигенү яки унай урын алмак өчен, вакытлыча сугыш кырыннан китү ярый. Әмма башка шартларда чигенү — Атлаһнын җәзасына дучар булу, дигән сүз. Анлыйларнын урыны—җәһәннәмдер Ул бик тә хәтәр жәза урыны (Бәдер сугышы вакытында Мөхәммәд (галәйһиссәлләм) мөшрикләргә каршы бер уч туфрак атты, шуның белән дошманнарның күзе томанланды. гайрәтләре шиңде, мөселманнар хәтәр орышып, җитмеш дошманны үтерде, җитмешен әсир итте Мин фәлән кадәр дошманны үтердем, мин төгән кадәресен ордым, дип масайганнарга Аиаһ әйтте) 17. —Аларны сез үтермәдегез, фәкать Аълаһ үтерде, (туфрак) атуны да син атмадың. Аллаһ аттырды, бу эшләрне Аллаһ мөэминнәрне сынар өчен башкарды Шик юк ки. Аллаһ барысын да ишетеп торучы, белеп торучы (18) Барысы да нәкъ шулай Шик юк ки. Аллаһ кяферләр корган тозакларны вата тора. 19. (Әй. кяферләр) сез җиңү теләгән идегез, (мөселманнарга) җинү килде Әгәр дә сез (Аглаһны инкарь итүдән) ваз кичсәгез (яки мөселманнарга каршы сугыштан баш тартсагыз) үзегез өчен чәерле булыр Әгәренки янә сугыш башласагыз (Пәйгамбәргә дошманлыкны дәвам итсәгез). Без дә ана ярдәмгә килербез. Гаскәрегез никадәр күп булса да. файда булмас Аълаһ мөэминнәр белән бергә 20. Әй. мөэминнәр. Аллаһка вә анын Рәсүленә буйсыныгыз; (вәгазьләрен. Коръән сүрәләрен) ишеткән хәлдә, Аннан йөз чөермәгез. (21) Ишетмәгән көе дә: ишеттек, дигәннәр кебек булма. (22) Шөбһәсез. Жир йөзендәге жан ияләренең Аллаһ каршында иң әшәкесе—фикерли белмәгән телсез-чукраклар кебек бәндәләр. (Ишетсәләр дә—саңгырау, сөйләшсәләр дә—телсез мәхлуклар.) (23) Аллаһ алар күңелендә берәр төрле игелек күрсә иде, шиксез, аларны ишетерлек, сөйләшерлек итәр иде. Ләкин ишетсәләр дә алар барыбер йөз чөерәчәк. («Бу аятьләр Аллаһ илчесенең сүзен, вәгазьләрен ишетеп тә, ишетмәгәнгә салышканнарга ишарәдер. Ишеткәннәрен дөрес мәгънәдә аңламаганнарына күрә, сүз аңламаучы, саңгырау, телсезчукрак хайваннарга охшатьна Андыйларда игелек сәләте юк» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 24. Әй. иманлы кешеләр, ул сезне тереклек чыганагына (Коръәнгә) чакырса, Аллаһка вә аның Рәсүленә буйсыныгыз, һәм белеп торыгыз: Аллаһ кеше белән аның күңеле арасында торыр вә сез. һичшиксез, Аның янына тупланачаксыз. («Аллаһ кеше белән аның күңеле арасында торыр» җөмләсен шәрехләүне тәфсирчеләр уз өсләренә алмыйлар. Ләкин аңлатырга тырышучылар бар. Башка бер аятьтә: Без инсанга шаһ тамырыннан (аортадан) да якын торабыз, диелгән. Аллаһ кешенең кабилиятенә (мөмкинлегенә, сәләтенә) күрә, аның күңелен теләгән тарафка юнәлтә. Пәйгамбәребез болай дога кылды: Әй, күңелләрне юнәлтүче Аллаһ, минем күңелемне Үзеңнең динең тарафында ныгыт. Исемнәре телгә алынган тәфсирчеләр язуы буенча ул җөмләне болайрак аңлап булыр иде. Аллаһ кешенең матди бәдәни теләкләре белән аның рухи омтылышлары арасында. Кеше ике юл чатында тора. Бәдәни, физиологик теләкләр һәм рухият ихтыяҗшры. Кайсы теләк җиңсә, кеше шул юлдан китә. Аллаһ кешегә ирек куеп, шул юл чатында кешенең кылмышларын күзәтә.) 25. Сез шундый фетнәләрдән куркыгыз, ул фетнәләр бары тик залимнәргә генә кагылмас (барыгызны да тар-мар итәр), белегез ки, Аллаһның газабы дәһшәтледер. («Фетнә» сүзенең төрле мәгънәләре бар: чуалыш, гауга, башбаштаклык, бозыклыкка өндәү, ара бозу, котырту. Юк-барга кызыгып, тугры юлдан язу, Җиһадта катнашудан баш тарту, Ватанга хыянәт, милләтнең бербөтенлеген таркатырлык гамәлләр кылу... Әйтик, бер шәхес, уз тормышын баету өчен, халкының мәнфәгатьләрен сатса, бөтен халык, гөнаһсызлар зыян күрә. Бу аятьнең тәрҗемәләрендә дә, тәфсирләрендә дә аерма шактый. Шуңа күрә, берничәсен мисалга китерү мәҗбүрендәбез. - И. Крачковскийда: «Бойтесь испытания, которое постигнет не только тех из вас. которые несправедливы»: гаделләргә дә кагыла торган яман сынаулардан куркыгыз, ягъни Аллаһның сынауларыннан гаделләр дә куркырга тиеш. -В. Пороховада: «И бойтесь мятежей и смут, что (появившись) вовлекают не только тех из вас, что нечестивы». -Ш. Ногманида: «Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була торган фетнәне булдырудан сакланыгыз». Нәтиҗә: кеше урлашса, үзе генә гөнаһлы була; икәү зина кылса, икәвесе гөнаһлы була. Ләкин аңлы рәвештә дә, абайламастан да кылынган шундый ялгышлар, хаталар, гөнаһлар була, мондый гамәлләрне кылган кеше үзе генә Аллаһ каршысында гөнаһлы булып калмый, берничә кешегә, күп кешегә, бөтен халыкка, хәтта барча кешелеккә зыян салучы хаин, Иблискә тиң гөнаһкяр була.) 26. Җир йөзендә сез аз санлы, гаҗиз идегез, хәтерлисезме? Башкалар сезне килеп басар, (талар, әсир итәр) йортыбыздан сөреп чыгарыр, дип котыгыз оча иде. Аллаһ сезгә сыеныр урын бирде. Ярдәме белән сезне куәтләндерде, сезгә саф. татлы ризыклар бирде. Шаять, шөкер итәрсез. (27) Әй. иман китерүче халык. Аллаһка вә анын пәйгамбәренә хыянәт итмәгез. Белгәнегез көенчә, (аларга хыянәт итсәгез), үзегездәге әманәткә дә хыянәт иткән булырсыз. (28) Белеп торыгыз, малларыгыз вә балаларыгыз сезне сынау өчен генә бирелә вә бөек әҗер Аллаһ янындадыр. (29) Ий, иманлы халык, әгәр Аллаһтан курыксагыз. Ул сезгә яманнан яхшылыкны аерырлык зиһен бирер, хаталарыгызны кичерер, сезне ярлыкар. Аллаһ—бөек миһербан иясе. 30. Кяферләр сине үтерергә ниятләп, аяк-кулынны богаулап, өеннән алып чыгар өчен, тозак корганнарын исенә төшер Алар тозак кора икән. Аллаһ та аларга тозак корыр. Тозак коручыларнын ин остасы—Аллаһ Тәгалә! 31. Аятьләребезне тыңлагач, әйттеләр —Ишеттек, әгәр телибез икән, без дә шулай сөйли алабыз. Бу борынгылар сөйләгән әкияттән башка нәрсә түгел,—диделәр. (32) Янә исенә төшер әле. алар ни диде? —Йа. Аллаһым. әгәр бу китап Синен катыннан килгән бер Хакыйкать икән. (дәлил өчен) Күктән таш яудыр яки безгә хәтәр жәза бир,—диделәр (33) Син алар арасында чакта Аллаһ аларга жәза бирмәс. Алар арасында ярлыкау сораганнар булганда да жәза бирмәс. (34) Харам мәчетенең сакчылары булмаганнары көенчә, алар мөселманнарны мәчеткә кертми Ни өчен сон Аллаһ аларны жәзага тартмый’ —Анда бары тик тәкъва кешеләр генә сакчы булып тора ала. Ләкин я тарның күпчелеге моны белми. (35) Атарнын Бәйтулла янындагы догалары да сызгыру яки кул чәбәкләүдән башка нәрсә түгел. (Әй. кяферләр) инкарь итүегезгә күрә, хәзер инде газабын да татыгыз. (Риваятьләргә күрә, мөизрикләрнең кайбер ирләре, хатыннары Бәйтулла тирәли ялангач килеш әйләнеп йори. таваф итә Таваф вакытында алар борчакларын авызларына кабып сызгыралар, кул чабалар Баксаң, бу аларның дога кызуы икән ) 36. Шик юк ки. инкарь итүчеләр малларын кешеләрне Аллаһ юлыннан яздырыр өчен сарыф итәләр. Алга таба да шулай сарыф итәчәкләр Әмма соңыннан бу аларнын үз башларына йөрәк ачысы булып, ин ахырда жинелү газабы булып төшәчәк. Имансызлар исә жәһәннәмдә тупланачак. (•Бэдер сугышында, аннан соң булган сугышларда да мөшрикләр бетен байлыкларын уртага салып. Исламны җиңәргә маташып карадылар. ләкин ахырда бөтенесе дә тар чар ителде» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән .) 37. Аллаһ мордарны тазадан (кяферне мөселманнан) аерды; бөтенесен берьюлы жәһәннәмгә атмак өчен, мордарларның бер өерен икенчесенә кушты Менә, зыян күрөчәкләрнен үзләре шулар була иңде. (38) Инкарь иткәннәргә сөйлә; (сиңадошман булудан) ваз кичсәләр, кылганнарын (гөнаһларын) кичерәчәкмен Киресенчә булса, андыилар белән үткәндә ни булганын алар күреп тора (39) Фетнәләр беткәнчегә чаклы. Аллаһнын дине тулысы белән урнашканга чаклы алар белән орыш. Инкарь итүдән туктасалар (Аллаһка иман китерсәләр). Аллаһ атарнын гамәлен хуп күрер. (40) Әгәр (иманнан) баш тартсалар, бетеп торыгыз ки. Аллаһ сезнең яклаучыгыз. Ул нинди кодрәтле яклаучы вә Ул мөкәммат ярдәмче' (41) Әгәр дә Аллаһка (иман китергән булсагыз), нәжес белән пакьлекне аерган Көнне, ике гаскәрнең (Бәдер сугышында) бер-берсенә каршы килгән көнне, катыбызга (Мөхәммәдкә) иңдергәнебезгә (аятьләргә) инанган булсагыз, белеп торыгыз ки. ганимәт (җиңелгән дошманның малы) сыйфатында алган һәр нәрсәнен төгәл биштән бере Аллаһныкы. Рәсүлнеке, аның якын кардәшләренеке, ятимнәрнеке, мохтаҗларныкы, юлчыларныкы -Аллаһ һәрнәрсәгә кодрәтле, хактыр ки (42) Исегездәме'’ (Бәдер сугышы вакытында) Сез үзәннен бу ягында (Мәдинә тарафында) идегез, тегеләр ерак тарафта (Мәккә ягында) иде Кәрван исә сездән аскы якта (диңгез буенда) иде. Әгәр сез бу урында очрашырга алдан ук сүз куешкан булсагыз, аймыл булып шөбһәгә төшкән булыр идегез. Ләкин Аллаһ кирәкте боерыгын җиренә житкезде; һәлак булачак кешенең (мөшрикләрнең тар-мар ителүе) улеме күренсен өчен, исән калганның (җиңүчемөселманнарның) исән икәне ап-ачык датил булсын өчен. Аллаһ шулай кылды. Аыаһ ишегеп-бстеп торучы. (43) Исенә төшер әле. Агтаһ синең тешендә аларны аз итеп күрсәтте Әгәр аларны күп зггеп күрсәткән булса, сез каушап калыр идегез, (сугышыргамы, сугышмаскамы, дип) талаша башлар идегез Ләкин Аллаһ (сезне үзара дошманлашудан) коткарды Шик юк ки. Ул кешеләрнең күнелендәгеләрне белеп тора (44) Башкарылачак эшне җиренә җиткезер өчен. Апаһ (сугышкырында) кара-каршы килгәч, аларны аз сайты зггеп күрсәтте, аларга да сезне аз итеп күрсәтте. Бөтен эшләр Агтаһ карамагындадыр (45) Әй. мөселманнар, (дошмани) гаскәр белән йөзгә-йөз очрашкан чагыгызда (каушамагыз) каты торыгыз вә туктаусыз Аллаһ исемен телгә алыгыз, унышларга ирешерсез. 46. Аллаһка вә анын Рәсүленә буйсыныгыз, үзара гаугалашмагыз, юкса, куркуга төшәрсез, гайрәтегез кимер. Түзегез! Аллаһ түземлеләр ягында. (Кардәшләр, мөселманнар арасындагы ызгыш, талаш, гауга, иске чабата бәясенә дә тормаган мал өчен дошманлашу кебек нәрсәләр гаиләне дә, халыкны да. дәүләтне дә, Исламиятне дә зәгыйфыәндерә. Дошманнарның куәтен арттыра. Андый гаиләләр, андый дәүләтләр, андый мөселман өммәте җиңелергә мәҗбүр була, коллыкта яшәргә дучар ителә. Бу да Аллаһның фани дөньяда шундый гөнаһларыбыз өчен бирелгән газабыдыр.) 47. Күкрәк кагып, (урынсызга кәпрәеп). халыкны Атлаһ юлыннан яздырырга дип, өйләреннән чыкканнар (кяферләр) кебек була күрмәгез. Алар кылганнарның барысын да Аллаһ чорнап алды («Кураеш кяферләре: халык арасында шөһрәтебез артсын дип. сугышка рыя белән тәкәбберләнеп чыктылар». Шәех Ногманн тәфсиреннән.) (Мөшрикләрнең кәрваны куркынычсыз урынга килеп җиткәч. Әбү Суфьянның илчесе килеп: барыгыз, кәрваныгыз сау-сәламәт килеп иреште, диде. Әбү Җаһил әйтте: Бәдергә барып, анда шәрабларыбызны эчмичә, җарияләр каршыбызда саз чиертеп, бәетләр җырламыйча торып, яныбыздагы гарәпләрне (кыйнау белән) туендырмыйча, мотлак, бармабыз, диде. Ләкин алар җиңү шәрабы урынына тустаганнардан үлем әчесен эчтеләр. Вә а. /арга җиңү бәетләре урынына матәм һәм зар елаган хатыннарның фөрьяд, шры (егышулары) булды». Хәсән Чантай тәфсиреннән) 48. Шайтан алар кылганнарны (масайганнарын) яхшы эш итеп күрсәтте. —Бүген сезне җинә ала торган һичбер куәт юк, мин сезгә ярдәм итәрмен.— диде. Ләкин ике гаскәр кара-каршы килеп баскач, ул артына әйләнеп карамыйча, качып китте. —Мин сездән ерак, мин сез күрмәгәннәрне (фәрештәләрне) күрәмен, мин Аллаһтан куркамын. Аллаһның газабы бик тә хәтәр,—диде. 49. Монафикълар белән күңелләрендә (хөсетлек) чире булган кешеләр (чын мөселманнарга карап) әйтте: —Боларны диннәре алдады,—диделәр. Хәлбуки, кем Аллаһка сыена, белеп торсын, Аллаһ—мотлак җиңүчедер, хикмәт ияседер. («Күңелләрендә чир булганнар»ның мәгънәсе будыр ки. Кураештагыларның бер өлеше Исламны кабул итеп тә. мөселманлыкларын ныгытмадылар. Кураеш Бәдер сугышына чыкканда болар теләртеләмәс кенә, ирексездән генә сугышка китте Алар мөселманнарның азлыгын күреп, куркуга төштеләр. Мөселманнар, һичшиксез, җиңеләчәк, дип коткы тараттылар. Чыннан да, ул чакта мөселманнарның саны өч йөз унөч булып, кяферләр бер мең сугышчы иде Ләкин Аыаһ ярдәме илә мөселманнар җиңү казанды» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 50. Фәрештәләр: —Мәгез, татыгыз җәһәннәм газапларын,—дип, аларнын чырайларына, аркаларына китереп органда, кяферләрнен җаннарын алганда карап торсан икән! (51) Менә бу (җәза) кылган золымыгыз өчен. Аллаһ (гөнаһсыз) колларына җәза бирүче түгел (52) Аларнын гамәле тач фиргавен токымыныкы кебек вә алардан элек яшәгәннәрнеке шикелледер. Алар да Аллаһның аятьләрен инкарь иткәннәр иде Шул гөнаһлары аркасында аларны Аллаһның газабы тоты. Атлаһ көчледер. Аның җәзасы хәтәр. (53) Ни өчен Аллаһ шулай гамәл кылды9 Чөнки Атлаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен (карарын) үзгәртми, үзләре үзгәрмәсә генә инде. Хакыйкатен. Атлаһ ишетеп-белеп торучы (54) Аларнын гамәле нәкъ фиргавен токымыныкы кебек вә алардан элек яшәгәннәрнеке шикелледер Алар Раббының аятьләрен ялганга чыгарырга маташтылар. Без дә аларны гөнаһлары аркасында һәлак иткән идек вә Фиргавен нәселен (диңгезгә) батырдык Атарнын барчасы да залим иде. 55. Җир йөзеңдә яши торган җанлыларнын Аллаһ каршысында ин яманы-кяферләр Чөнки алар имансыз. (Күп тәфсирләрдә «җанлылар» сүзе урынына «хайваннар» сүзен кулланганнар Без Садретдин Гүмүш тәрҗемәсен алдык.) 56. Алар үзләре белән килешү төзегәннән сон, Аллаһтан тартынмыйча, һәрвакыт ант боза торган халык (57) Шуна күрә, әгәр сугышта аларны җинсән. аларга шундый жәза бир. (ант бозганнары өчен азар артындагыларга) башкаларга да сабак булсын (58) Әгәр берәр халык (ант бозып) хыянәт итәр дип. шикләнсәң, дөреслек вә гаделлек белән алдан кисәтеп, арагыздагы килешүне (антны) боз. Аллаһ хаиннәрне сөйми (59) Имансызлар: без җиңдек, дип куанмасыннар (Мөселманнарны) жинә алмаслар (Ш. Ногманида: кяферләр, Рәсүлдән азда чыкты, дип хисаб итмәсеннәр! Тәхкыик. алар Аллаһ Тәгаләне гаҗиз кыла азмаслар, диелгән. В. Пороховада: и пусть неверные не думают, что взяли верх, —им не ос забить (верных) X. Чантайда: ул көфер итүчеләр, котылдык вә гаҗиз каздырачакбыз. дип фараз итмәсеннәр. И. Крачковский да: и пусть не думают те. которые не уверовази. что они опередит; они ведь не ослабят.) 60. Аларга каршы, көчегездән килгәнчә, куәт туплагыз. Жиһад өчен яхшы атлар хәзерләгез, шулай итеп, Аллаһның дошманнарын, үзегезнең дошманнарыгызны вә үзегез белмәгән, әмма Аллаһка мәгълүм дошманнарыгызны куркытыгыз Аллаһ юлында сарыф иткәннәрегез кимчелексез үзегезгә кайгыр. сез гаделсезлеккә дучар булмассыз 61. Алар солых теләсә, син дә риза бул вә Аллаһка тәвәккәл ит. Ул ишетеп- белеп тора (62) Әгәр алар сиңа хәйлә кора башласа, Аллаһның яклавы сина җигәр Ул сине мөэминнәр аша килгән ярдәме белән саклар (63) Ул аларнын күңелләрен берләштерде. Син Жир йөзендәге бөтен нәрсәне сарыф итеп бетергән булсан да, аларны берләштерә алмаган булыр идең. Аллаһ аларнын арасын татулаштырып, берләштерде. Ул—мотлак җиңүче, хикмәт иясе. («Мәдинәле Әвес белән Хазрәҗ кабиләләре арасында бетмәс-төкәнмәс дәһшәтле бер дошманлык бар иде. Аразарында канлы сугыисзар булып, һәр тарафның алдынгыларыннан байтагы үлде. Озак заманнар бер-берләреннән кан үче алу белән мәшгуль булдылар. Аллаһ аларны Ислам белән шәрәфләндереп, уч алу максатын юкка чыгарды, азар берләшеп, дуслаштылар» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән > 64. Ий, Пәйгамбәр, (ярдәмчебуларак) сина ияргәннәргә бер Аллаһ җитәр. (65) Ий. Пәйгамбәр, мөэминнәрне (азатлык өчен) сугышка өндә, әгәр сезнең арада сабыр-чыдам халыклы егерме кеше булса, ике йөз (имансызны) җиңәчәксез Әгәр сез йөз кеше булсагыз, мен дошманны җиңә алырсыз Чөнки алар— бернәрсә дә аңлаумаучы өер (66) Инде Аллаһ йөгегезне җиңеләйтте Сезнең зәгыйфьләнгәнегезне белде Шулай да. арагызда чыдам-нык йөз кеше булса, ике йөз дошманны җиңәр Сез мең кеше булсагыз. Ашаһ ярдәме белән, ике мен дошманны җиңәрсез. Аллаһ чыдамнар янында. (•Элек заманнарда мөселманнарның саны бик аз иде Бер кеше ун кешегә каршы сугышырга мәҗбүр иде. Саннарын арттырып. Аллаһ Тәгалә мөселманнарның йөген җиңе/әйтте Бер мөсезманның ике кяфергә каршы сугышуы әмер ителде Бәдер сугышында чөсезманнар җитмеш кяферне әсир алды Рәсулулла (с.гх.) бу әсирзәрнең язмышын хәл итү хакында аркадазилары белән киңәшләште. Хәзрәти Әбү Бәкер Ситдыйк йолым бәрабәренә, иреккә җибәрергә кирәк, диде. Сагд бине Муагаз исә: үтерергә кирәк, диде. Әсхабе Кирам (Пәйгамбәрнең якыннары) беренче тәкъдимне якладылар. Нәтиҗәдә, йолым түләтү бәрабәренә әсирләрне иреккә чыгарырга кирәк, диелде. Шул мәсьәлә турында түбәндәге аять иңдерелде» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 67. Жир йөзендәге барлык дошманнарын жингәнчегә кадәр, һичбер пәйгамбәр (кяферләрне) әсир алырга тиеш түгел. (Әсирләрне түләүхакына азат итеп) сез дөнья малы казанмак буламсыз? Гәрчә, Аллаһ Ахирәтне тели. Аллаһ— көчледер, хикмәтләр ияседер. (68) Аллаһ тарафыннан баштук әмер килгән булмаса, алган йолымнарыгыз аркасында, сез хәтәр жәзага тартылган булыр идегез. (69) Хәзер инде кулыгызга төшкән ганимәттән хәләл вә пакь булганнарын ашагыз. Аллаһнын жәзасыннан куркыгыз. Шик юк ки, Аллаһ ярлыкаучы һәм мәрхәмәт итүче. (70) Ий, Пәйгамбәр, кулыгызга төшкән әсирләргә әйт: —Әгәр Аллаһ күңелләрегездә яхшы ният булса, сездән алынган (иа/ыя^нан да хәерлесен сезгә бирер вә сезне ярлыкар,—диген. Аллаһ ярлыкаучы, кичерүче. (71) Әгәр сина хыянәт итәселәрен алдан белсәң (аптырама), моннан алда да Аллаһка хыянәт иттеләр. Аллаһ аларга каршы сугышыр өчен сина мөмкинлек вә кодрәт бирде Аллаһ—белеп торучы, хикмәтләр ияседер. 72. Иман китереп, һижрәт иткәннәр (ватаннарын, йортын-җирен, малларын ташлап киткәннәр). Аллаһ юлында игелекле гамәл кылган, жаннары (маллары) белән Жиһадта катнашкан мөһажирләрне сыендырып, аларга ярдәм иткәннәр бер- берсе белән (мирас бүлешерлек дәрәҗәдә) якын булырлар. Иман китереп тә. һижрәт итмәгәннәр исә, һижрәт иткәннәренә чаклы (мирас бүлешерлек) якын була алмый Атар өчен жавап тотылмый. Әгәр дә алар (күченмәгән мөсешаннар) дин өчен (кяферләргә каршы сугышта) ярдәм сорасалар, аларга ярдәм итү сезнен бурычыгыз. Ләкин сезнең белән солых төзегән (кяфер) халыкка каршы сез гаскәр бирмисез. Аллаһ сезнен ни кылачагыгызны алдан ук күреп тора. 73. Кяферләр үзара ярдәмләшеп, бер-берсе белән тату яши. Әгәр сез дә шулай (тату) булмасагыз, Ж,ир йөзендә фетнә (иман зәгыйфьлеге, көферлек) вә (дин мәйданында) чуалышлар, азгынлыклар булачак. 74. Иман китереп тә, Аллаһ юлында һижрәт вә Җиһад итүчеләр, үз яннарына сыендырып, аларга ярдәм итүчеләр—менә чын мөэминнәр шулар була инде. Ярлыкауны да, бетмәс-төкәнмәс ризык алучылар да шулар булыр. 75. Иман китереп, соңыннан һижрәт итеп, сезнен белән бергә Жиһалта катнашканнарның барысы да сезнен кавем булыр (ягъни, сез берберегезнең малына варис була аласыз). Аллаһнын Китабына күрә, якын туганнар бигрәк тә бер-берсенә мирасчы (варис) була. Аллаһ барысын да төгәл белеп тора. (Бу аять иңгәнгә кадәр мираска варислык бары тик кан кардәшләр арасында гына иде)