"ИДЕГӘЙ” ДАСТАНЫНДА ИЛ ТОТУ ҺӘМ ТӘРБИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Ил һәм гаилә әгълүм ки, Алтын Урда цивилизациясе катлаулы үсеш юлы үткән. Евразия киңлекләрендә яшәүче халыклар тормышына зур үзгәрешләр керткән көчле бергәлек булган. "Идегәй" дастанында бу бөек цивилизациянең дөньяны күзаллауга бәйле бик күп үзенчәлекле карашлары шигъри юлларга үрелеп бирелгәнен без инде тикшереп узган идек (‘Казан утлары”. 1999,№2). Чыңгыз хан Ясасы ил белән идарә итүдә, гаилә мөнәсәбәтләреңдә төп таяныч канун булган. Ясада Чынгыз ханның гаилә тотуга һәм бала тәрбиясенә бәйле шәхси карашлары чагылыш тапкан булуы әһәмиятле Яса шул карашларны канунлаштырган. Бөек хан үз гаиләсендә тәртип урнаштырып, тәрбияле балалар үстерүгә ирешә алган шәхес кенә ил белән идарә итәргә хокуклы дип санаган Яса нигезендә идарә ителгән Алтын Урда дәүләтендә гаилә коруда, аны тотуда һәм бала тәрбияләүдә эзлекле гореф-гадәт, тәртип яшәп, буынннан-буынга тапшырылып килгән Дәүләт җимерелү нәтиҗәсендә, әлеге карашларны үсештә яшәтеп килгән идарә итү тәртибе юкка чыккан Шуңа күрә аларнын күбесе дастаннарда, мәкаль-әйтемнәрдә, тел хәзинәсендә генә сакланып калган Ләкин жентектәп тикшергәндә. "Идегәй" дастаны югалган карашларның энциклопедиясе булып хезмәт итә ала. Дастанны өйрәнү барышында кат-кат бер үк фикергә киләсең биредә һәр сүзнең тирән эчке мәгънәсе, кинаясе бар Сүзнең беренче йөрәк тибешенә, бәреп чыккан авазлар яңгырашына тоташтыра кебек безне дастан юллары Инде килеп, безне кызыксындырган “ил” һәм "гаилә" мәгънәсенең дастанда биләгән урынын карап китик. “Ил" сүзе әсәрдә күп тапкырлар кабатлана Чөнки дастанда төп бәхәс—илне тота белү, аны саклау, илгә лаеклы үрнәк-өлге булу турында бара. Без илне бүгенге көндә күбрәк ватан, дәүләт буларак аңлыйбыз. Дастанда исә. "ил” әлеге мәгънәдән тыш һәркемгә зарур уртак эш өчен җыелу, гадел һәм уртак гамәлләр өчен берләшү, уртак иминлек урнашкан урын мәгънәсендә дә кулланыла. Пир Гадәттин гаскәр белән килгән Идегәйне, кайчандыр үз шәкертен, Туктамыш хан ягына күчәргә өнди Пир "Илләштермәк— илчедән",—дип. бу киңәшенең хаклы, ихлас, артында мәкер ятмаганына шәкертен ышандырырга тырыша Идегәй Галәттиннен сүзләрен кабул итә алмый Туктамыш хан Идегәйнең атасын үтерткән Үлем хөкеменнән аның үзен Җантимер генә коткарып калган. Идегәй туган туфрагыннан аерылып, газиз улыннан аерылып читтә гомер сөрергә мәҗбүр Ул гына да җитмәгән, мәкерле хан күз нуры Норадынын ялгызы чүлдә үлемгә чыгарып җибәрүне оештырган Җәбернең артык зур булуын, боларнын барысын да өлкән пнрнен белгәнлеген исенә төшереп Илләштермәк илчедән. — Илләшер көн булганда. Пирем. анда кайда иден?— дип илләшү. илгә берегүнең төп шарты үтәлмәгәнне рәнҗеп остазына белгертә Әйе, әгәр хәлиткеч тәвәккәллек, кыюлык сораган авыр чакларда Гадәттин ана ярдәм кулын сузган булса, Идегәй тәкъдимне, һичшиксез, кабул итәр ңде Хәзер сон инде Вакытында пир Туктамышның гаделсезлекләрен сүзсез. •к У. м 4 М каршылыксыз үткәреп жибәрә. Нәкъ шуна күрә остазы белән ияләшеп, анын киңәшенә ияреп уи-ниятен үзгәртә алмый Идегәй. Илләшү—дастанда хакыйкать эзләүгә. аны табуга тиң кабул ителсә, "ил атасы", “ил бие”, "ил" булу-ир-егет өчен иң зур дәрәҗә һәм танылу икәнлеге исбатлана. Исемең "ил" белән янәшә куелсын өчен ил сүзен тотарга, ил-халык белән бергә булырга кирәклеге дастанда даими яңгырап, кабатланып тора. Идел йорт ике булганда. Ил берекми торганда. Идегәй белән Норадын Ике яры булганда. Ир Норадын ил-йортган Үз атасын куганда,— гаилә эчендәге ызгышның илне таркатуга китереп житкерүче сәбәпләрнең иң зурысы. тәэсирлесе икәнлеген дастан тыңлаучысына аңлата һәм катгый рәвештә искәртә. "Гаилә" сүзен жентекләп тикшергәндә, "гаилә"нең турыдан-туры “ил”гә бәйләнгәнен күрү, анлау катлаулы түгел. Чынлап та, башта килгән "га" иҗеге "ил"не барлыкка китерә, саклый, азаккы “ә" авазы өстәлү “ил"не жәелдереп. киңәйтеп жибәрә. "Гаиләтүн"—гарәпчәдән тәржемә иткәндә, "кече жәмгыять" дигәнне анлата. Гаилә, ир белән хатын төзегән кече жәмгыять—илнең нигезен, умырткасын тәшкил итәләр. Дастанда ил тамырына бәйле сүзләр : “гаидә". “Идел" -“әти иле", "илләштеру". "илсену". “илче", “дәүләт"— "дәү ил~, Бу сүзләрнең барысы да илдән үсеп чыга, илгә тоташа, ана таяна, илнең үсүен, ныгуын, яшәвен белгертеп, анлатып тора. “Ил", "гаилә", “дәүләт", “илче". "Идел", "илләштерү" сүзләренең уртак тамырлары булуы бу сүзләрнең уртак багланыш-омтылышлар. уртак гамәлләр тәэсирендә һәм нәтижәсендә барлыкка килгәнлеге турында белгертә. Әсәрдә сөйләнгән ата-бабаларыбыз тормышы белән безнең бүгенге тормышны чагыштырганда бер зур аерма күзгә ташлана: ил тоту алар яшәешен күпкә мәгънәле, максатлы һәм эчтәлекле иткән Бигрәк тә ирләр тормышын. (Чынлап та. үз әниемнең) кайчакларда: "Дөнья көтәрдәй ирләр бетте".—дип зарлануының төп сәбәбен соңынан аңладым.) Ил-терәк булырдай, хатын-кызны, балаларны, ярдәмгә мохтаҗ ятимнәрне, гарип-горабаны тормыш авырлыгыннан саклардай дәүләт ирләрен Рәсәйнен рәхимсез сәясәте, аның туктаусыз сугышлары юкка чыгаруына уфтанып әйткән икән инәки бу ачы хакыйкать сүзләрен. Гаилә илнең нигезен тәшкил итә дип без әле дә еш әйткәләштергәлибез. Әмма безнең хәзерге кулланышыбызда бу сүз-тезмә үзенең борынгы киңлеген, тирәнлеген, элеккедән килгән эчке мәгънәсен тулысынча диярлек жуеп бетергән. Бүген гаилә авыр хәлдә, хәтсезе жимерелә. Әги-әниләре исән балалар да шактый еш ятимнәр йортларында, чит-ят кешеләр карамагында гаилә җылысы күрми интегеп үсәләр. Авылда ил тотунын югалуына, бастырылуга ияреп килгән эчкечелек, шәһәрдә эчкечелеккә өстәп, тарихи тамырларның корып юкка чыгуы тоташтан диярлек гаиләнең нигезен какшаткан. Хәзер яшьләр арасында хәтта гаиләдән баш тартып, вакытлыча гына никахсыз яшәп карау һәм баласызлык алга сөрелә. Алтын Урда чорына кайтыйк. Илне тотучы ирләр һәр очракта гаиләдә үсеп ныгыганнар, рухи жегәр туплаганнар, тәрбия алганнар. Буыннар бәйләнеше гаиләдә барлыкка килгән һәм гаилә шартларында сакланган. Өлкән буынның тәҗрибәсе, яшь буынның кайнап торган көче, гайрәте гаиләдә бергә үрелгән Ул чор тәрбиясе берничә сыналган юлны истә тотып башкарылган Беренчесе, затлы нәселләрне барлау, аларны саклау, шулардан үрнәк алу һәм үрнәкне дәвам иттерү. Икенчесе, балага гаилә шартларында күңел җылысы, наз. ярату хисе, уй көче, уңай үрнәк белән йогынты ясау. Өченчесе, баланын сәләтенә карап һөнәргә, гыйлемгә, эшкә өйрәтү һәм тормышта аңа үз урынын табарга булышу. Нәсел саклау. Ил һәм җир өньялыкта кешеләр күп төрле була. Бер-берсенә бөтен яктан да охшаш, нәкъ үзара тәнгәл сыйфатларга ия ике кешене табу мөмкин дә түгелдер. Ләкин нәселнең ниндидер үзенә генә хас Д үзенчәлекле уртак сыйфатлары буыннан-буынга күчеп югалмыйча нәсел дәвамында саклана килә. Фәндә мондый уртаклыкны геннар теориясенә таянып аңлаталар. Нәселгә хас уртаклыкның саклануына бик борынгыдан игътибар иткәннәр. Хаким катламнар гына түгел, гади халык та баласы гаилә корганда анын нинди нәселгә бәйләнәсен, ул бәйләнешнең киләчәк уңай яисә кире нәтижәсен, бәйләнеш тудырган яна буынның булачак сыйфатларын атдан ачыкларга һәм гореф-гадәткә таянып мәсьәләне хәл итәргә омтылган. ‘ Нәселленең сүзе өскә чыгар", ‘Атасына карап улын коч. анасына карап кызын коч". "Оясында ни булса, очканында шул булыр", "Алма агачыннан ерак төшми" һәм башка шунын кебек тирән мәгънәле, тормыш тәжрибәсеннән туган мәкальләр нәсел тәэсирен сынамыш рәвешендә һәркемнен күңеленә салып куярга мөмкинлек биргән. Нәселнең яхшы сыйфатларын саклау, аны киләчәк буынга тапшырылырга тиешле иң зур. иң ышанычлы байлык дип карау, ата-бабанның кем икәнен белү, шунын өчен нәсел агачына язып, теркәп кую халкыбызда күркәм бер гадәт булган. Телебездә туганнар авызыннан әйтелгән ин каты яманлау сүзе булып "нәселсез бәндә", "нәсел корыткыч", “нәсел череткеч" икәнен дә искәртеп китәргә кирәктер. Дастанда нәсел саклауга, нәселне дәвам иттерүгә мөнәсәбәт шул чор җәмгыятендә яшәп килгән карашка, кабул ителгән тәртипкә таянып сурәтләнгән. Ул чорның дәүләт төзелешен үсеп утырган агач белән чагыштырырга була Хан - агачның төбе һәм төп буе, биләре, бәкләре—юан ботаклары, ул ботаклардан тагын нечкәрәк ботаклар—морзалар үсеп чыга; халык исә—агачнын яфраклары Тамырлар монда—нәсел җепләре, шэжәрә Агачнын бөтен күзәнәкләре ата- бабадан килгән гореф-гадәт, тәңречелек, Яса кануннары белән сугарылып, тулардан яшәргә көч ала. Алтын Урдада гаскәр тоту, салым жыю, акча сугу, юл йөрү, хәбәрләшү, халык санын исәпкә алу кебек көчле дәүләткә хас мөһим эшләр төгәл үтәлешле итеп жайга салынган булуын хәтерлибез булыр —Алты айлык йортымны Бер каләмнән үткәргән Диван бием Байназар.— дип дәшә үзенең бер яранына Туктамыш хан. “Бер каләмнән үгкәрү"нен халыкны теркәү икәнлеге аңлашыла. Теркәү вакытында һәр кешенең кем нәселеннән булуы, нинди һөнәре барлыгы, көче-жегәре ачыкланган Кешенен сәләтенә, көченә соклану, камил кешене үрнәк итеп алу ул заман өчен бер дә ят күренеш булмаган Туктамыш ханның Идегәйне беренче тапкыр очратканнан соңгы халәтен искә төшерик. Олы хан егетнең үз-үзен тотышын, кыюлыгын, тапкырлыгын, жегарлеген күреп шундый әсәрләнә, өч көн. өч төн шул халәтеннән чыга алмый Идегәйнең Урман бигә чыгарган кырыс хөкеме Туктамыш ханнын ана ышанычын тагын да арттыра, һәм олы хан Кобыгыл исемеңдә йөргән Идегәйне үзенә хезмәткә алырга дигән фикергә килә, аны гаскәр башлыгы итеп билгели Хан хакимлегендә булган дәүләт агачы һәм нәсел бәйләнешләренең хәрәкәткә килүе Идегәйнең кемлеген ачыклаганда яхшы күренә Туктамыш хан. гадәт буенча, мәгълүмат алырга теләгән һәр батырга исеменә өстәп кем баласы, нинди нәселдән булуы, нинди эшләр башкарганын тулысынча атап дәшә “иңсәңә суксам— иңкәймәс, искемне бирсәм—иләмәс Исәнтәй улы Ходайбирде батырым’ "эчсә канга туймаган, илгә аз да яуга күп Акбатыр улы У агым белән Монжыр улы Чуагым", “караңгыла юл тапкан, хөфия жирдә сүз тапкан Туктар улы Тугача" Хан дәүләт жигәкчесе буларак, вазифасын истә тотып, югары катламны барлап торса, ил ирләре илнең иминлеген, көчен саклар өчен, авыр чакта бер- берсенә ярдәм итү йөзеннән үзара ант эчкәннәр Идегәйнең исән калуы да антка бәйлән!ән икәнен тагын бер кат искә төшерик Дастан каһарманы Җантимер заманында Идегәйнең әтисе белән ант эчкән була. Җантимер антына тугрылык саклап, газиз баласын корбан итә һәм антташы Котлыкыянын улын коткара. Ни өчен алай эшли ул’ Әгәр Җантимер белгән килеш Идегәйне корбан иттерсә, ҮЛ бары тик үз гаиләсенең, үз нәселенең иминлеген генә саклап калыр иде Алтын Урда дәүләте күләмендә ин затлы аксөяк токымын саклап калу ил өчен, дәүләтнең иминлеге, анын көчле булуы өчен кирәк Үз мәнфәгате белән дәүләт мәнфәгате капма-каршы очрашканда ил бие Җантимер үз мәнфәгатен һич өстен куя алмый. Ул бу шартларда үз баласын корбан игүгә бара Безнең бабаларыбыз тормышында әйткән сүзне, бигрәк тә антны тота белү—кешенең шәхеслек дәрәҗәсен билгеләүче, аның кемлеген күрсәтеп торучы асыл сыйфат дип кабул ителгән булган. Шулай итеп, җәмгыятьтә ике төрле бик тыгыз туплану, якынаю юлы барлыкка килгән: туганлык, нәсел жепләре буенча һәм ант аша. Ул чорда ил белән идарә итүдә нәселгә таяну, нәсел хокукы канун рәвешендә кабул ителгән булган. Хан тәхетенә фәкать Чыңгыз нәселеннән булганнар гына утырган. Автор Идегәйне Чыңгызлардан бик күп өстен сыйфатларга ия итеп күрсәтә. Хәтта "Ир Идегәй органда аннан (ир Чыңгыздан) өстен орышы" дип әйтелә. Өстенлеген Идегәй үзе дә белә. Әтисенең өстенлеген Норадын да күрә. Көче, акылы, жегәре, халык өчен кылганнары ни зур булмасын. Идегәйнең тәхеткә турыдан- туры дәгъва кылмавы ата белән ул арасында кискен каршылык китереп чыгара. Норадын тәхеткә бары тик Чыңгыз нәселе генә лаек дигән караш белән килешми. Нәсел хокукына караганда табигый сәләт, җыйган белем һәм затлы тәрбия күчмәлек чоры хорафатыннан өстенрәк дип бара ул. Бу турыда Норадын әтисе белән дә. башка югары катлам кешеләре белән дә бәхәсләшеп, үз фикерен кат-кат дәлилләп тора. Чыннан да. тәхеткә Чыңгыз нәселеннән булмаган, ил уен тоеп, ил-халык турында тирән кайгыртып, илне ияләштерергә сәләтле кешене утырту, бәлки таралып барган дәүләтне саклап калуга, торгызуга китерер иде? Әмма мондый борылышка—гасырлар буе яшәп килгән кануннан тайпылырга мөмкинлек бирелми Алтын Урданың таралып, таркалып баруын тәхет өчен ызгышлар көчәйтеп һәм тизләтеп җибәрәләр. Иң өске катламга үзгәреш кертерлек көч җәмгыятьтә оеша алмый кала. Кардәшлек жепләре. антгашлык хисләре белән тыгыз бәйләнеп оешкан халык ИЛ төзегәндә шушы хәрәкәткә яшәгән жир үзе дә кушылып киткән. Туган жир. аның табигате төсмерләре безнең атабабаларыбыз өчен кардәш, антташ кебек үк якын, кадерле, газиз булган. Шуңадыр "жир" һәм "ир" дастанда рәттән, янәшә куеп сурәтләнә. Җантимер гаиләсендә алпамыштай ир булып өлгергән Идегәй үзен тәрбияләгән ата-анасына рәхмәтен белдереп “Ир булган сон жир булыйм",—ди. Норадын .Алтын Урдадан куылып, чүл газаплары кичеп әтисе янына исән-имин килеп житкәч. аньг түбәндәгечә сәламли: Идел белән Ждектан. Сарай белән Болгардан, Норанын кара комыннан. Уел белән Кыелдан. Каргалы, Эләк буеннан. Татарның тулы йортыннан Сина килдем, атаем! Шәһәрләре, елгалары гына түгел. Норадын сәлам алып килгән тауда йөргән китмән койрык куйлары. симез өркәчле дөяләре —болары да туган жирнен күңелне сулкылдатып ала торган төсмерләре, атасы өчен бик кадерле, аның гомерлек истәлек-юлдашлары бит. Яшьлегендә тауда ятып куй баккан Идегәй Норадынның сүзләрен-нән тәмам жирсеп, улының илен күргән күзләрен үбеп тетрәнә Дастан юлларында китерелгән күренештә бернинди дә арттыру, йә булмаса купшы ясалмалылык юк. Безнең халыкка хас табигый, күңелне сагышлы да. моңлы да итә торган бер хис инде ул илне-жирне сагыну Шуңадыр яна тормыш башлап киткән җирләрдә авыл булсын, елга булсын калдырып киткән туган жирне искә төшерә алырлык, аңа аваздаш исемнәр кую даими бер гадәт булган. Кырым-Сарай, Уел. Чаллы, Минзәлә. Болгар— болар бит авыл исемнәре дә. ерак бабаларыбызнын туган җиренә бәйләнешле истәлек тә. Үзебезнең авылыбызга кагылышлы атамалар. "Балтач урамы". "Казан кешесе урамы". "Аккош күле". "Ур урамы"— исемнәре белән сагыну-хатирә кебек моңлы яңгырыйлар Безнең авылдан ерак түгел Ык елгасы ага. Ык елгасы бездә генә түгел элекке Алтын Урда җире булган Көнчыгыш Себердә дә ага икән. "Ык"—мәгънәсе буенча хәрәкәт, агу дигәнне анлата "Ык"—фигыльнең вакытын күрсәтү' максатында кулланганда, күмәк хәрәкәткә өндәү, йә үткән күмәк хәрәкәтне белдереп кую буларак яңгырый ЫК- шул ук агу була түгелме сон? Хәтта бу сүзнең яңгыравында да агымсу тавышы ишетелеп киткәндәй тоела. И газизем, и атам. Каерылып атны тартаек (тартайЫК). Ана Иделгә каитаек (кайтайЫК). Идел багында ятаек (ятайЫК) Угыбызны анда атаек (атайЫК). Ата-ата ятаек (ятайЫК)' Нәсел-нәсәбәне. туган-тумачаны җыеп берләштерүнең, аларны бер-беренә якынайтуның үзенең буыннан-буынга тотылып, сакланып, тапшырылып килгән гореф-гадәткә әйләнгән тәртибе булган. Дастанда бала тууга, төрле тантаналарга багышлап үткәрелгән зур туйлар турында сөйләнә Бата туу—нәсел агачының үсенте жибәреп ныгыганын, зурайганын күрсәтеп тора. Бу—бик әһәмиятле вакыйга Зур туйлар белән билгеләнә торган вакыйга. Хәтердә гомергә сакланырлык сый- хөрмәтләр. бүләкләр тарату белән үткәрелә торган мәҗлес. Мондый туйларны югары катламга кергән кешеләр үзара ярышып, берсеннәнберсе уздырырга омтылып, бай һәм мул итеп кора белгәннәр. Норадын тугач бәхетле ата бу хөрмәткә хан туеннан да олы итеп туи оештыра Барын-югын җыйдырды, Ялгызыма алкыш тисен дип Өлкән бер туи кытлырды .— диелә дастанда. Ул чорларда туйларны, мәҗлесләрне, бергә сөйләшеп утыруларны четерекле сорауларга җавап эзләгәндә яисә кемне дә булса сынап белергә кирәк булганда. Йә булмаса хан тирәсендә туплану максатыннан чыгып та даими җыйганнар Идегәйнең кемлеген туйда ачыклаганнарын искә төшерик Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, хәлиткеч мөһим хәлләр турында табын корып, ачылып сөйләшү— җитәкчеләр, эшмәкәрләр өчен бүген лә канун сыман бер гадәт Гавам каршына чыгып сөйлисе сүзләрдә ышаныч чамалырак Андый сүзләр күп очракта сәясәт өчен, гади халыкнын башына томан, күзенә төтен җибәрү максатыннан гына сөйләнелә Кабул ителәсе җитди карарлар тар даирәдә, табын янында күзгә-күз карашып хәл ителә. Нәкъ дастандагыча дисәк тә ялгыш булмас бүгенге көндә дә мәжлес өчен кирәкле кешесе барлана. табыла, чакырыла Ашап-эчеп, кәеф- сафа корып утырганда кирәкле җавабы әзерләнә, карары кабул ителә. Шул эшне оештыра белмәгән кеше хәзер дә хакимлеккә ирешә алмый Нәсел башы сайлау. Җыен астанда ир егетнең нәсел башы булып танылуы Идегәйгә кагылышлы сурәтләнгән. Бала чактан ук анын кешеләргә тәэсир итә алу. туплау сәләте барлыгы беленә: "Җантимернең биш угыл— бишенә дә баш булды",—диелә. Инде Идегәй кискен адым ясап. Самарканд әмире Шаһтимерга качып китәргә мәҗбүр булгач, агалары берсүзсез ана килеп кушылалар. Юлда аларга унике кеше өстәлә һәм юлдашлар саны унҗидегә җитә Унҗиде - оешу өчен ниндидер тылсымлы мәгънә салынган чик сан ахыры һәм бу санга басым ясалып, аерым шигъри юллар багышланган. Әй унжиде. унҗиде' Өчләп сапсан, «ч булмас. Кушлап салсан. куш булмас. Бишкә бүлсән. бүленмәс; Яныгызга яндаш булмасам. Беренә берен иш булмас Юл йөрү, элек бигрәк тә. җыенып, көтелмәгән хатларга әзер булып чыгып киткәндә лә. мәшәкатьле һәм авыр булган “Юл газабы—гүр газабы".- дип юкка телгә кермәгән инде ул. Идегәй әзерлексез, кинәт кенә качып чыгып китәргә мәҗбүр бу па Юллашлары да шул ук хәлдә Шушы кыен вакытта Идегәй иптәшләренең иминлеге өчен җавап тотачагын, аларга терәк булачагын, азакка кадәр алар турында кайгыртачагын белдерә Үзенен ир булырга өндәгән Д сүзләре белән юлдашлары күңелендә авырлыкларны жинүгә ышаныч уята, аларны җилкендерә, ныграк туплый: Ирмен дигән ир егет. Арысланга тиң егет. Утка салсаң, янмыйдыр. Суга салсан. батмыйдыр. Барган җирне җитмичә. Юлда үлеп ятмыйдыр. Ярен әйтмә, борын әйт, Мин исәндә үлмәссең! Үлмәссең дә бөлмәссең. Авырлыклар күрмәссең! Бу әйткәннәр сүздә генә калмыйча, Идегәйнең кылган гамәлләрендә чагылып тора. Шуңа күрә анын җыен башы, юлбашчы булып танылуы табигый Ул ин авыр шартларда жаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмый. Иптәшләре анын ихлас күңелле, сүзендә торучан, кыю. акыллы, батыр икәнлеген тагын бер кат сыныйлар Мондый кеше һәр очракта башкаларны үзенә тарта, аның белән утка да, суга да керергә була. “Бу жыеннын эчендә кемнәр бар да кемнәр юк",—дип "жыен" сүзе дастанда беренче тапкыр Туктамыш хан авызыннан яңгырый Беренчелектә яшерен эчке мәгънә бар Хан жыены—ул ин югары, рәсми жыен. Шул ук вакытта хан бу сүзләрне илдәге барлык җыеннар турында кайгыртучы, алар өчен өлге булган хаким буларак та әйтә. Җыеннарны оештыру, үткәрү тәртибе, жыен башы сайлау дәүләт агачы төзелешен кабатлаган. Хан жыены, морзалар жыены, халык җыены—һәммәсенең дәүләт кәүсәсендә тоткан урыны, үз хокуклары булган. Туктамыш ханнын үз җыенын ничек оста файдаланганы Идегәйнең кем икәнен ачуда һәм Норадынны чүлдә үлемгә чыгарып җибәрү күренешләрендә җентекләп сурәтләнгән. Аксак Тимер янына качкан кешенең малае буларак, Норадынны ни эшләтергә дигән сорау белән хан мәкерле гамәлләр остасы Җанбайны үз катына чакырта. Туктамыш хан Җанбай белән бөтен шикшөбһәсен белгертеп, ачыктан-ачык сөйләшә. Ул Идегәйнең дә, Норадынның да үзеннән көчле булуларын таный. Атасы ерак, Норадын янда гына, аны астыртын үтертсә. Тәңре хөкеменнән куркуын әйтә Бөек Тәңре ятимнәрне, гарип-горәбәне, толларны, ярдәмчесез карт-корыны үз канаты астына ала һәм ул бичараларның рәнҗеше җавапсыз калмый бит Шундый зур дәүләтне җыю һәм түрәлек итү Тәңре ярдәменнән, анын кодрәтеннән, ризалыгыннан башка мөмкин түгел. Иксез-чиксез җирләр, сансыз коллар хужасы Туктамыш хан үз хакимлегенең илаһи көч белән чикләнгәнлеген белә. Шуңа ул Җанбайның киңәшен тотып. Норадынны әтисе янына чыгарып җибәрергә карар кабул итә Бу эшне дә хан ялгызы гына башкармый, ә унике бидән торган җыенын жыеп, ятим балага кем нинди юл кирәге бирәсен билгели Кем—кием, кем— корал, кем—ат китерергә тиеш була. Уйласан, мал-мөлкәт ханнын үзендә дә җитәрлек Өстәвенә ул яраннарына “начарын бирегез",—дип кисәтми, киресенчә, “качса котылып китәрдәй ат бирегез",—ди. һәм менә хан жыены Норадынга юл хәстәре тапшыру тамашасына жыела. Китергәннәре—ертык тун, сапсыз чукмар, киндер аел. бау камчы, иң мәсхәрәлесе—"кабактай эче өрелгән, таяктай муены сузылган” ат. Шулай итеп жыен үзенең хан мәкере белән теләктәш икәнлеген, аны сүзсез аңлавын һәм сүзсез буйсынуын исбатлый. Әлеге манзарада жыен үзенен асыл мәгънәсеннән—нәселне саклаучы, илләштерүче, ярдәм кулы сузучы булуыннан ваз кичеп, мыскыллаучы, эзәрлекләүче, таркатучы рәвешенә кергәнлеген күрсәтә. Илнең ни сәбәптән таралганын аңлар өчен бу юллар үтә әһәмиятле. Җыеннарның халыкны оештыруда тоткан урыны алкыбыз тормышының күп ягы тирәнтен өйрәнелмәгән Мона кадәр уй-фикернен артык бастырылган булуы үткәннәргә дөрес бәя бирергә комачауласа, бүген без фикердә булса да үзебезнең ирекле икәнлегебезне тоя. аңлый алмыйбыз кебек “Җыен" сүзенә кабат әйләнеп Хкайтыйк. Телдә тормыштагы теге яки бу күренешне (ни-нәрсәне) аңлаткан, шуны атаган сүз табу—чын-чынлап зур вакыйга Сүз булу, беренчедән, бу күренешнең кабатланып торуын, гадәти чынбарлык икәнлеген күрсәтсә, икенчедән күренешкә уида- фикердә безненчә мәгънә салынганын, безнең дөньяны анлау-күзаллауларда үз карашыбыз барлыгын белгертә. Ниндидер ясалма "фәннилек"кә һәм сәясәткә таянып үткән мирасыбызның юкка чыкканы шушы бер сүз язмышында ачык күренә. Тикшереп карыйк. Дастанда без атабабаларыбызнын дәүләт төзегәндә гасырлар буе сыналган кануннарга таянып һәм гореф-гадәттән килгән тәртипне саклап эш иткәннәрен күрдек. Дәүләтнең нигезен гаилә ныклыгы, нәсел-ыруын бердәмлеге һәм халыкның жәмгыять булып оеша алуы барлыкка китергән Халыкны оештыруда, идарә итү эшен халыкка таянып башкаруда җыеннар хәлиткеч бер чара, чорына күрә шактый камил демократик адым булып торган. Жыен. нәсел-ыру. гаилә илнен һәр кешесен өч катлы канат астына кертеп, адәм бадасынын иминлеген саклаган, ана бәла-казадан, гаделсеатекләрдән. дәүләт(хан, түрә) бастыруыннан котылырга мөмкинлек биргән. Идегәинен Җантимер гаиләсенә сыенып, алпамыштай ир булып өлгерүе—канатларның ышанычлы булуын дәлилли. Мондый мисатларны ерак булмаган тарихыбыздан да табарга була. Әлмәт— Бөгелмә юлы буена урнашкан Тайсуган авылы XVIII гасыр башларыннан ук үзенең мәдрәсәсе белән тирәякта дан тоткан Бу авылда берничә буын Байтугановлар мулла булып торган 1929 елда башланып киткән террор ин беренчеләрдән булып мөселман руханиларын юк итә Шул террор башланган елны Тайсуган авылы мулласы Байтуганов Мөхәммәттаһирны Себертә сөргенгә озатырга дигән карарга килә. Байтугановнын авылдашлары мулланын язмышына битараф калмыйлар. Тайсуганлылар муллага яшертен генә хәбәр биреп торалар һәм Мөхәммәттаһирны кулга алырга бер көн кала кемнеңдер ярдәме белән мулла юкка чыга Мәрхәмәтле кешеләр бераздан анын гаиләсенә дә Сталин сатрапларыннан котылырга юл ачалар. Бу тарих бик гыйбрәтле “Идегәй"дә сурәтләнгән бердәмлек, туганлык хисләренең даими янартылуы гына адәм балаларына авыр чакларда бер-берсенә ярдәм кулы сузарга, тоталитар дәүләт тудырган аяусызлыкны йомшартырга мөмкинлек бирә Мөхәммәттаһир мулла, дин кешесе буларак, авылдашларын дөрес тәрбияләгән, шуңа күрә Ходай ана һәм гаиләсенә бәладән исән-имин котылырга иманлы кешеләр жибәргән дип фикер йөртеп нәтижә ясарга була. Кеше күңеленә көне-төне дошманлык уты салып торсаң, ул утның ялкыны ут кабызучының үзен дә ялмаячак Әшәкелек, дошманлык—йогышлы чир кебек. Әфган. Чечен жиреннән "дошманны" тар-мар итеп кайткан бичара жинүчеләрнен күбесе, “жинү" ялкыныңда үзләре янып юкка чыкканның да шаһитлары бит без бүген Халыкны дин ярдәмендә һәм дин белән күп очракта уртак тел тапкан гореф-гадәткә таянып үз-үзен якларга, сакларга өйрәтү—дәүләтнең үзенең иминлеге өчен үк кирәк мөһим эш. Күрәсең, бу хакыйкать артык авырдыр, артык зурдыр, югыйсә Рәсәй патшалары үз халкын юкка чыгарып бетерү өчен шулай тырышмаслар иде. Әллә бу үзара аңлашуны югалту—Алтын Урда чорындагы шикелле таркала башлау тудырган йогышлы бер чирме? "Татар теленен аңлатмалы сүзлеге”ндә "жыен" сүзенең өч мәгънәсе бирелгән Беренче итеп "искергән” тамгасы белән жыен—“нинди дә булса мәсьәләне хәл игү өчен җыйналган жәмәгать җыелышы" дип аңлатыла Сүзлек 1981 елда чыккан 1999 елда чыккан "Татар энциклопедик сүзлеге"ндә жыен-казан татарларының язгы чәчү белән урып-жыю арасында үткәрелә торган календарь бәйрәме" дип бирелә Әйе. бәйрәм—жыеннын шатлык йөзе, кешеләрнен борчуларын читкә куеп очраша, күңел ача, бушана торган урыны Ләкин жыеннын ин әһәмиятле ягы—шул төбәк(авыл) халкының үзара сөйләшү, киңәшләшү, аклашып килешү максатында оеша алуын тәэмин итүдә Җир, көтүлек, тормыш-көнкүрештәге тәртип турында соңгы мәгълүматларны алышу, уртак карарга килү өчен җыелган авыл халкы Җыеннар бәйрәм аша да, киңәшләшү юлы белән дә халыкны берләштергәннәр, бергә туплаганнар, бергәлек хисе уятканнар—бусы бигрәк тә әһәмиятле Авыл җыенына һәр нәсел аерым бер бәләкәй жыен булып килеп кушылган Нәсел җыены шул нәселнең ин ихтирамлы, җаваплылыкны үз өстенә ала белгән ир кешенең исеме яки атамасы белән йөртелгән "Тәкә жыены . Уба җыены"—безнен Баулы якларында нәсел җыеннарының агама мисаллары Җыеннарда күңел ачып, бәйрәм ясап кына вакыт үткәрмәгәннәр ә нәселнең хәлен барлаганнар, кемгә нинди ярдәм кирәклеген дә ачыклаганнар Ятим калган, ярлыланып киткән туганнарына булышлык итү мөмкинлекләрен эаләгәннәр Әнинен әтисе үлеп, әбиебез өч бала белән ятим калгач, әбигә ярдәм йөзеннән әниләрне туганнары килешеп-кинәшеп үзләрендә тота торган булган. "Баштанаяк киендереп, тәрбияләп җибәрәләр иде”,—дип сөйли иде инәки. Шулай итеп жыеннар үткәрү гадәте авыл кешеләренә бик борынгыдан килгән дәүләт булып берләшеп яшәү рухын сакларга мөмкинлек биреп торган Югарыда телгә алынган ике сүзлек чыккан 1981 һәм 1999 еллар арасында Рәсәй жирлегендә бик зур тышкы үзгәрешләр булды. Ин мөһимнәре—безнең бугазга басып торган, дөньяда бердәнбер хакыйкатькә дәгъва кылган коммунистлар хакимлеге бетерелде һәм империя үзенең чикләрен кечерәйтергә мәжбүр булды. Бу үзгәрешләр тагын да тирән хурлыклы җимерелү упкыныннан котылу, югары хакимият катламын милек хуҗасы итеп (капиталистик өлгедә) үзгәртеп кору максатыннан чыгып эшләнде Безнен милләт бу үзгәрешләргә әзер түгел иде Сәгыйт Рәмиевнен егерменче гасыр башында милләт зыялыларына ташлаган "тамыры ерак ... атадан калган хата” дигән соравымы, бәясеме җавапсыз калды. Хата табылмады. Күп уй-фикерләр "искелек" дигән тамга белән галим-голәмә күзеннән дә яшерелгән булып чыга түгелме? Авыл җәмгыятен борынгы грекларның гражданнар җәмгыяте—полислар белән чагыштырып булыр иде. Тарихны кыскача гына искә төшереп китик. Безнен эрага кадәр VI11—VII гасырларда Аттика ярымутравында һәм Борынгы Грециянең башка төбәкләрендә зур милек хуҗалары һәм ирекле милексезләр арасында каты көрәш бара. Бу көрәштә милексезләр сан ягыннан күпчелекне тәшкил итә. Шуна өстәп әйтик, вак милек хуҗалары эре жирбиләүчеләргә әҗәткә кереп күпләп бөләләр Аларга түли алмаган бурыч бәрабәренә үзләрен сатып колга әйләнүдән башка юл калмый. Ризасызлык көннән-көн ныграк көчәя. Җәмгыятьтә шушы ике катлам арасында барган канлы көрәшне туктату өчен радикаль реформа ясаудан башка чара калмаганлыгын аңлау барлыкка килә. Реформа үткәрүне затлы нәселдән чыккан, гаделлеге белән танылган шагыйрь Солонга тапшыралар. Солон милексез катламның иске бурычларын сызып ташлый, кешене бурыч өчен колга әйләндерүне закон белән тыя, тумыштан бирелгән өстенлекләрне бетерә. Ул Борынгы Греция җәмгыятен милегенә карап дүрт сыйныфка бүлә һәм дәүләт белән идарә итүдә ин зур чыгымнарны иң бай сыйныф җилкәсенә сала. Дүртенче—иң түбән сыйныф гражданнары налоглардан тулысынча азат ителәләр һәм аларны сирәк очракларда гына сугышка алалар. Налог түләү, мобил и зацияләнү—югары сыйныф вазыйфасы санала. Солон грек җәмгыятенә тагын бер бик әһәмиятле сәяси-иҗтимагый үзгәреш тә кертә Солон конституциясе буенча, бөтен сыйныф вәкилләренең дә жыенда катнашу, сүз сөйләү һәм тавыш бирү хокукы тигез таныла. Ярлы катламнын һәрвакыт күпчелек тәшкил иткәнен истә тотсак, бу җыеннарда карарлар кем файдасына кабул ителгәнен аңлау кыен түгел. "Халык— сайлауның чын хужасы булганда, ул дәүләтнең дә хужасы була",—дип әйткән бөек фикер иясе Аристотель Солон законнары нигезендә, Греция жирлегендә әкренләп демократиягә үсәргә мөмкинлек туа. Ләкин полислар ирекле кешеләрне генә берләштергәннәр. Күпсанлы коллар полиска кермәгән. Коллык—Борынгы Греция цивилизациясен юкка чыгарган сәбәпләрнен ин зурысы. Әйтелгәнчә, авыл җәмгыятенең оешуы да полисларны хәтерләтә. Милекне тану, җыенга таянып идарә итәргә омтылу—юнәлешләр бер үк. "Җыенда ят кеше булмас"—дигән мәкаль жыеннар үткәрү тәртибенең мәгънәсен ачып бирә. Җыенда катнашкан һәр кешенен ят булмыйча, үз булуы авыл җәмгыятенең нинди идеалга омтылганын күрсәтә. Җыелып сөйләшү, киңәшү юлы белән аерым шәхеснең хокукларын тану кече җәмгыятьтә, тернәкләнеп, үз урынын булдырган. Борынгы Греция—Алтын Урда— авыл җәмгыяте арасындагы охшашлыклар сүзнен җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләүдә дә шактый тәңгәл килә. Борынгы греклар да, алтынурдалылар да(соңыннан авыл җәмгыяте) идарә итүдә сүз сөйләп ышандыруга, сүз белән тәэсир итүгә, хак сүзгә зур урын биргәннәр. Ягъни, сүз тәэсирен, аның көчен кануннар нигезендә таныганнар. Алтын Урда һәм ханлыклар җимерелгәч татар кешесе дәүләт яклавын тәмам югалткан Исән калу һәм берләшү өчен гореф- гадәткә салынган нәсел-ыруга, кече җәмгыятькә (авыл җәмгыятенә, шәһәрдә- мәхәлләләргә) таяну октябрь инкыйлабына кадәр дәвам иткән Егерменче гасырның 20—30 елларында жыеннар бетерелә. Ерак чорлардан сакланып килгән Сабан туйлар да халыкның туганлашуын ныгыткан, беркеткән йола бәйрәме буларак түгел, ә хакимият җыелышыннан сон күңел ачу тамашасы кебегрәк оештырылып, хәзер Республикабызның бетен авылларында да бер кендә үткәрелә Ил ирләренең балачак тәрбиясе Бер яшендә бер икән. Баскан жире шил икән Ике яшьтә ил булды Әйткән сүзе им булды. леге юлларны укыгач Идегәйне ирексездән антик чорнын ин көчле мифик баһадиры Геракл белән чагыштыра башлыйсын Грекның мифик герое бишектә чакта үзен чагарга җибәрелгән ике еланны буып үтергән булса. Идегәйнең көченнән жир инеп. селкенеп тора һәр ике герой ла башка сәләтләре, зирәклекләре белән гавамнан аерылып торалар Әмма алга таба Идегәй сизелмичә диярлек мифик герой төсмерләреннән арына ла. гади бер авыл малаена әверелә. Шуңа анын үсмер чактагы тормышы гадәти авыл малайларыныкын хәтерләтә—ул көтү көтә, атта чаба, ук тарта, төрле уеннарда катнашып баш оештыручы була. Шул уеннарда Котлыкыя улы үзенен үсмерләр арасында барсыннан да ин көчле, ин зирәк икәнен исбатлый Дала балалары анын тапкырлыгын, кыюлыгын, көчен танып, үзләренә баш итәләр һәм Идегәй Туктамыш ханны күргәч тә югалып калмый, ә очраклы очрашуда олы ханнын күңелен ауларлык уен кора. Мондый тайпылыш ничек барлыкка килгәнен анлар өчен дастанның төрле чорлардагы һәм төрле төбәкләрдәге вариантларын чагыштырып карау кызыклы һәм әһәмиятле булыр иде. Дастаннын борынгырак вариантларында мифик элементлар көчлерәк, калкурак булырга мөмкин Ә буыннан-буынга телдән тапшырылып, анын мифик элементлары тормыштагы күзәтүләр, чагыштырулар, фәлсәфи нәтиҗәләр белән алыштырылган булуы бар. Тагар холкының бер үзенчәлекле ягы—дөньяны акыл белән, үткәннәр тәҗрибәсенә таянып үлчәргә тырышу Мәкаль дә шуны раслап: “Татар тотып карамыйча ышанмый".-ди бит Кулы белән булмаса. күзе белән, акылы белән үзе тотып-капшап. күңел тәҗрибәсе аша үткәреп карамыйча татарны ышандыру шактый авыр Тәрбия турындагы юллар да мондый гомумиләштерүнең урынлы икәнлеген күрсәтәләр Дастанны җентекләп укыганда шул аңлашыла. Алтын Урда чоры гәрбиясенен үзенә хас эчке эзлеклелеге, тәртибе, гасырлар буе камилләшкән алымнары булган. Мәсәлән, биш яшькә кадәр баланы иркәләгәннәр, назлаганнар, яратканнар, анын холкын күзәткәннәр, табигый мөмкинлекләрен киңәйтү, сәләтен үстерү максатында бала белән махсус шөгыльләнгәннәр. “Өч яшендә агалык остаздан китап башлатты",—диелә Идегәйнең Җантимер гаиләсендә нинди тәрбия алуы турында сөйләгәндә, һөнәргә махсус өйрәтү алты яшьтән башлана торган булган һәм биш яшендә сәләтләре тәмам ачылган Идегәйне—“Җантимернең биш угыл— бишенә дә баш булды"— сугышчы итеп тәрбияли башлыйлар Ул алты яшеңдә ат менә, җиде яшендә ук тартырга өйрәнә, ә сигез-тугыз тулганда бүгенге "у- шу"ны хәтерләткән кул сугышында үзен чыныктырып, “сигез тукмак сындырып, тун тимергә кул ора" Кыска гына итеп бирелгән тәрбия турындагы юллардан күренә—баланың киләчәге, анын җәмгыятьтәге булачак урыны өчен ин әһәмиятле чор—биш яшькә кадәр яшәгән чоры. Халык телендә баланын нигә сәләтле икәнлеген билгели алмаганда “ачылып китә алмады әле". - дип әйтү гадәте бар Бу тәгъбир үткән тәҗрибәнең телдә саклануы кебек янгырый түгелме’ Балачак тәрбиясенең гомерлек икәнен белдергән “алтыныкы—алтмышта",—әйтеме шулай ук телебездә даими кулланышта. Алтын Урдада бала фәкать гаиләдә генә тәрбияләнергә тиеш дигән катгый фикер өстенлек иткән Бу фикерне безгә халыкның баш тәрбиячесе сыйфатында сурәтләнгән пир Галәттин җиткерә "Ни яман?".—лигаң сорауга ул болай дип җавап бирә "Төркене юк кыз яман Бишектәгеләр елашып, атасыз калса-ул яман Агадан янгыз туган—ул яман ’ "Төркене" сүзе—нәсел-нәсәбәсе дигәнне аңлата. "Атадан янгыз туган" дигәннең мәгънәсе хәзер лә үзгәрмәгән "атасыз" “җилдән" дигәнгә туры килә. Аңлашылганча, нәсел ныклыгы, ятимнәрнең булмавы—ул чорда бала тормышы өчен дә. дәүләт иминлеге өчен дә ин Ә ышанычлы, зарур шартларнын берсе саналган. Бу бик гади, ышанычлы хакыйкать Монын дөреслеген исбатлап тору кирәк тә түгелдер. Әсәрдә тәрбиясе тагын да җентекләбрәк, эзлеклерәк, тирәнрәк сөйләнгән кеше—Норадын. Идегәй һәм Норадын тәрбиясен тулаем бергә алып гомумиләштергәндә Алтын Урдада аксөякләр, хәрби юлбашчылар катламы ничек тәрбияләнгәнен, ул вакытта балага карата нинди йола—сынамышлар үтәлгәнен тулысыңча диярлек күз алдына китерергә була. Норадын Идегәй кебек затлы атаның көтеп алынган, яратылуга сугарылачак баласы буларак дөньяга килә. Әти кеше өчен ир бала туу— күңелдәге татлы хыялларны кузгатып җибәрә. Бу хәлне автор дастан чоры кешеләренә хас чагыштыру аша —“ат башыдай ул туды”,—дип аңлата Идегәйнең Норадынга булган өмет-ышанычлары ни дәрәҗәдә икәнне бала тугач үткәрелә торган зурлаулар, сый-хөрмәтләрнең муллыгы күрсәтә. Ул Туктамыш хан бичәсе Йәникәнен көнчелеген дөрләтеп кабызып җибәргән “хан сыена тиң кылып” туйлар үткәрә Колларын җыеп баланын бәхетенә багышлап теләкләр теләтә. Галимнәрне чакырып "гарәби китап" уку тантаналары оештыра, һәм Идегәй боларны бер максат белән башкара — баланын күнел кырында кылганнарының барсының да шифалы эзе калачак. Идегәй улының киләчәктә сугышчан юлбашчы булуын тели. Бәлки Норадын тәхеткә дә ирешә алыр? Ата кеше бала күнеленә бу уйларны да салырлык гамәлләр кыла- "Яуда явыр булсын дип, яуны бергә кыдырды". Тәрбиядә вак нәрсәләр юклыгын искәртеп, бала тирә-юнендәге әйберләр дә алдан уйлап сайлана. Яхшы аргамак, затлы кием — Норадынга бала чактан югары катлам вәкиле булуын тоеп үссен өчен бирелсә, садак—сугышчы язмышына алдан күнектерү өчен биленә тагыла. Кадергә, кайнар яратуга сугарылып, өстенлек аша гына бирелә торган мөмкинлекләрне тоеп һәм табигатенә сеңдереп үсә Идегәй малае. Анын нинди ир-егет булып үсеп җиткәнен, нинди биеклекләргә күтәрелергә мөмкин икәнлеген инде күпләр күреп тора. Токымы Чыңгыз угланнар Норадынны күргәндә. Буйларын басып буй үскән Ир буласын белгәндә. — тәхет тирәсендәгеләр күңелендә егеткә карата көнчелек хисләре тумый калмый, билгеле Әтисенең Аксак Тимер янына качып китүе көнчелекне дошманлыкка әверелдерә Дошманлык белән туенып яшәүче сарай ялагайлары киләчәктә Норадынны Идегәйгә каршы да котыртачак, үлемгә дә этәрәчәк—болары бәхәссез. Сату-сатылу, мәкер-гайбәт, бер-берсен уздырып куштанлану — хакимият тирәсендә даими кайнап торучы гадәти күренеш Идегәй һәм Норадынга бирелгән һәр ике тәрбия дә куелган максатына ирешә. Жантимер гаиләсендә алган тәрбия Идегәйгә ирекле, затлы, хакимнәр белән үзен тигез куеп сөйләшә белә торган батыр ир булып өлгерергә мөмкинлек бирә Бу кешенен көче, үз-үзен тотышы шул кадәр камил була, автор үзенен соклануын анын турында язган һәр юлга диярлек салган Кыяфәте нинди, ничек атлый, ничек сөйләшә—сурәтләү мөкиббән күзләр күрүендә бирелгән Кемнәр белән генә чагыштырмый ул Идегәйне—Чыңгыз хан белән дә, "Румдан купкан Эскәндәр” белән дә ( Искәндәр Зөлкарнәйн—Александр Македонский), "Дарап улы Өресгәм" белән дә (Фирдәүсинең "Шаһнәмә”се герое Рөстәм)—һәм барсыннан да өстен куя. Автор фикеренчә. бала сабый чакта алган гәрбия җимешләрен тормышта җәмгыятькә тулысынча кайтарып бирә. Тәрбиядә балага нинди уй—хис—гамәл максатлары юрасан. көчеңне куйсаң бала шул теләкләрне акларлык булып үсә. Шуңа күрә дә Идегәй: Аты юкка—ат булды. Чүпләгәнгә—су булды. Адашканга—юл булды Икенче җирдә: Ирекле кеше ул булып. Илне тоткан ир икән. Идегәй гади халык арасында иректә үсә Аны идарә итү эшенә, хакимлеккә махсус өйрәтмиләр. Норадынны. киресенчә, алдан түрәлеккә әзерләп үстерәләр. Хакимлеккә, кешеләрнең язмышлары белән идарә итәргә әзерләү Норадыннын үзен ирекле яшәүдән, гади тормыш белән ләззәтләнә белүдән мәхрүм итә Яшәү максатын алдан артык катгый билгеләү, тормышнын табигый агымына юл калдырмый Мондый очракта кеше үзен үзе уйлап чыгарган максат, яки тәрбия нэтижәсендә уена, күнеленә сеңдерелгән үзенә бирелгән бәя (роль) белән тулысынча тәнгәлләштерә башлый “Мин генә хаклы", "мин һичшиксез ин өстә. бөтен кеше соклана торган урында булырга тиеш", “бу дөнья минем өчен генә" һәм башка “мин”не үзсендереп торган уйлар кеше күнеленә тулысымча хужа булалар Тора-бара бу хәл шәхес өчен фажигага әйләнергә мөмкин "Тәхет тоткынлыгы" югары катлам кешеләре өчен гадәти булса, бу хастаның “максат тоткынлыгы" рәвешендә тәэсир итүе дә бар бит әле Балачактан күңелендә түрәлек дәгъвасы тоткан Норадын әтисенә шушы дәгъваны таләп итеп белдерүне хак гамәлгә саный. Шуна күрә куелган таләбе үтәлми калган очракта Идегәйне илдән куачагын ачыктаначык әйтә Идегәйнен улына баглаган өметләре, тәрбиягә түккән көчләре шул хәлләрдән сон әрнеткеч бер төергә әверелеп, ата йөрәген тырнавы аңлашыла торгандыр Картайган да көнемдә Үз башыма көч иттем.- ли Идегәй тәрбиядә артык максатчан булуының үзенә үк китереп сукканын аңлагач Тәрбиядә тәэсир мәсьәләсе орынгылар фикерләвенчә, яшәү, тормыш — уйны, тәэсир көчен, вакытны һәм мәңгелекне үзендә саклаучы, чынбарлыкка әверелдерүче илаһи бер хәрәкәт Бу турыда без уй. кыр. вакыт һәм мәңгелеккә багышланган бүлекләрдә бераз тукталып киткән идек. Дөньяны тоташ бер хәрәкәт челтәре агымнары итеп аңлауның ул чорда ничек кулланылганын безгә Субра ерау үзенең сирәк очрый торган сәләте аша күрсәтте Ерау мәгълүмат кырына тоташып Идегәйнең яшерен серен ачты Әсәрдә безнең күзаллауларга сыеп бетмәгән тагын бер очрак сурәтләнгән. Ул Норадын белән бәйләнешле Алтын Урдада Хан булу турында хыялланган Норадын әтисе белән дә, башка югары катлам кешеләре белән дә даими бәхәсләшә Үзенең тәрбия һәм гыйлем өстенлеген һәрчак исбатларга тырыша. Анын максаты—Туктамыш ханны һәм башка югары катлам кешеләрен идарәдә нәсел өстенлегенә генә таянмыйча, тәрбия, гыйлем өстенлегенә юл бирергә ризалаштыру. шуны танытуга ирешү Ялан кылыч кулга алып. Яу кайтарган мырзамын. Борак сынлы ат менеп. Билек сөргән мырзамын. Шаһ Норадын миндермен, Шушы йөргән Чыңгызның Кайсы улыннан кимдермен0 Норадын үзенең гыйлем өстенлеген күрсәтү өчен Укымыйча белдем".— дип тәкърарлый Әлеге сүзләрдән укымыйча белүнең укып белүгә караганда өстенрәк бәяләнеп йөрүе дә аңлашыла. “Укымыйча белү мөмкинме соң? Ул ничек була? Бәлки әтисенең ул тугач та галимнәрне бишек янына жыеп. шунда китап укытуы, изге китап сүзләре турында мәгънә соратуы анын акылына-уена турыдан-туры сенеп калгандыр’ Өстән генә карап үткәндә бу әкиятн аңлатуга ошаган. Шул ук вакытта Норадыннын дәлилендә тирән мистик мәгънә дә бар Адәм баласы тормыш юлында очраган бер генә тәэсир шаукымын да югалтмыйча, онытмыйча яши Дөньяны ул өзлексез үзенә сеңдерә һәр тәэсир кешенен күзәнәкләрендәме сакланып вакыт-вакыт анын анына. акылына, күнеленә хәтеренә саркып чыга. Кеше күнелендә күп уй-хыяллар. омтылышлар яшеренеп яшиләр. Аларнын күңелгә каян кереп оялаганын тәгаен гына билгеләү дә кыен Нәселдән дә атар, балачактан да. тирә-як кешеләр күнеленнән дә. тормышнын үзеннән дә Кешегә иң нык тәэсир, әлбәттә, атаанадан. гаиләдән килә Б "Оясында ни булса, очканында шул булыр”.—ди мәкаль бу күзәтүнең дөреслеген раслап, һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып та әйтә ала. гаилә йогынтысы —гомер буена җуелмас йогынты Тормыштагы төрле очрак-сынау-сорауларга безнен гаиләдән алып чыккан әзер җавапларыбыз бар. Гаиләнең яшәү тәртибе балага тулысынча сеңеп кала. Бишектәге бишкә төрләнә— шулай итеп, бала табигать, нәсел, гаилә, мохит тараткан тәэсирләрнең барысын сеңдереп, без теләгәнне- теләмәгәнне дә хәтерләп, үзләштереп, үзенең холкы, киләчәге итеп үсә бирә. Җентекләп тикшергәндә "укымыйча белү” алай әкияти үк тә түгел икән. Матбугатта йоклаганда кеше хәтеренә чит телдәге сүзләр, башка мәгълүмат салу турында хәбәрләр күзгә чалына. “Укымыйча белү" шул була түгелме соң инде? Борынгылар безнен яна ачкан ысулны күптән белгәннәр һәм чынбарлыкта кулланганнар, димәк. Тәэсир турында сөйләгәндә ярату тәэсирен беренче итеп куярга кирәктер. Ярату—әсәрнең аһәңе булып яңгырый. Илне-жирне ярату, ата-ананы, баланы ярату, дөрес сүзне ярату, атны ярату—дастан геройларының яшәү мәгънәсен, яшәү асылын тәшкил итә. Адәм баласын аңлар өчен аны дөньяга нинди уйхисләр китерүен белү кирәк. Көтелгән, кадерле, яратулы бала булганмы ул. әллә артык кашык булып, какканнар да сукканнармы аны? Яратудан мәхрүмнәр, ятим үскәннәр, бала чактан кагылып йөргәннәр бу дөньяга башка күз белән карый. Рәнҗетелгән кешенең язмышы да башка. Баланы рәнҗетүгә юл куймау, баланы ярату, аның киләчәге өчен кулдан килгәнне эшләү һәм ир бала турында ата. кыз бала турында ана кайгыртуы—дастан туган чорда җәмгыятьтә шундый тәртип яшәгән. Беренче карашка каршылыклы итеп күрсәтелгән Идегәй белән Норадын мөнәсәбәтләренең асылында ата белән улның бер-берсен тирән яратуы, терәк булырга омтылуы ята. Җантимер гаиләсе җылылыгында ирек, иркенлек тоеп үскән Идегәй улына карата да шундый мөнәсәбәтне саклый һәм ике арада туган каршылыкларны йомшарту теләге белән беренче адымны һәрчак үзе ясый Анын Норадынга булган яратуы көчле, сүнмәс, сүрелмәс итеп сурәтләнгән. Батыр, кыю. әмма артык ышанучан һәм ярсу холыклы Норадын сарай куштаннары корган тозакка бик тиз эләгә. Ул Туктамыш хан кызы Ханәкәне Идегәйдән көнләп, атасының күзен бәреп чыгара. Әтисе анын кылган җинаятен гафу итә —читкә чыгып киткән улының илгә кайтып үз янында булуын үтенә. Норадын илгә кайтып күпмедер яшәгәч ара янадан бозыла. Сәбәбе шул ук— Норадын һаман хан тәхетен дәгъвалый. Әтисе риза булмагач аны илдән куа. Идегәй улына хәлне аңлатырга тырыша, аннан баш тартмый, аның теләген үтәп, казак булып чыгып китә. Каулаганын мин булсам. Мин качаем, син каула, һәрбер көндә дошманын Миндәй качсын.мырза углым! Идегәй бу адымы белән дә улын ихлас яратканын, сүзләренә колак салганын күрсәтә. Ул бит олыгаеп барса да Норадыннан көчлерәк Көрәшсәм, сине егармын. Йөгерсәм, сине узармын; Каргышым кара таштан үтәдер. Аһым жирне-күкне тотадыр. Күтәрә алмассың, Норадын! Идегәйнең казак булып чыгып китүе, чагыштырып караганда, король Лирның үз кызлары тарафыннан куылып йөрүеннән бермә-бер аерыла. Көч беләнме. тылсымы беләнме улын буйсындыру аның өчен үтәп булмаслык эш түгел. Идегәйнең адымында корбанга бару, улына хәлнең нинди икәнлеген үз тәҗрибәсендә аңларга мөмкинлек бирү, киләчәктә килешүгә юл калдыру да бар. Ул үз өстенлеген белеп эш итә. өстенлеген күрсәтеп тә улын кимсетәсе килми. Норадын әтисен аңлаудан узган. Тәхеткә ирешү теләге—ин аяусыз сукыр теләк Норадыннын күнел күзен тәмам каплаган. Нәтиҗәдә, артык көчле теләк аны кабат тозакка, бу юлы үлем тозагына китереп каптыра. Норадынны коткара алмаячагын аңлаган Идегәй улын чиксез яратуын, анын белән горурлануын .ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫНДА ИЛ ТОТУ ҺӘМ ТӘРБИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ 173 белдерә. Мәңгегә аерылышу мизгелендә алар шулай бәхилләшәләр. Бу тетрәндергеч матәмле манзара ата һәм улнын ихтыяр көчләре, рухи гайрәтләре, нинди дәрәжәдә тәңгәл икәнлеген исбатлый: Ташкын тирән дәрьяны Болыттай үткән мырза утлым! Кола саргыл баласын Куга чөйгән мырза утлым! Ку канатын сал итеп, Идел кичкән мырза утлым! Бу юлларда Идегәйнең күңел тирәнлеге, шәхес бөеклеге чагыла. Күңел турында бәлки җентекләп язарга кирәктер. Без бит күңел сүзенә бик тирән мәгънә салабыз. Күңел безнең өчен хәтер дә, күз дә, уй-хис туплана торган урын да, эчке сизгерлек тә, дөнья белән тоташтырып торучы күренмәс кыллар да. “Эго”, “супер эго”, “подсознание”, “третий глаз"—шушы эчке сиземләүгә кагылышлы сүзләрнең мәгънәсен телебездәге “күңел” сүзенә сыйдырып була. Уйны тыеп туктату, күңелне уйлардан арындырып тынычландыра белү— бу инде катлаулы күңел (фәлсәфи) эзләнүләре аша гына ирешелә торган халәт Тән, җан, акыл, күңел һәм уйлар дөньясы—кеше тормышында бер-берсеннән аерылмыйча үзара тоташып яшиләр. Яшәү максаты һәм сәләт үзара тәңгәллектә булганда гына адәм баласы бу дөньяда үз урынын таба ала, күрәсең “Үз урыны” дигән сүзне дә биеклек, дәрәжә, байлык дип кенә анлау дөрес булмастыр. Кешенең тормышта үз урынын табуы күбрәк күнел канәгатьлегенә бәйле. “Күңелен шунда тындырды",—ди дастан Идегәйнең бала тәрбияләүдәге омтылышларының максатын. Кеше һаман әз өйрәнелгән, даими сораулар тудырып торучы катлаулы бер зат Ата-бабаң нинди тормыш белән яшәгән, әти-әниеннең язмышы нинди булган, синең бишегеңне нинди уй-теләкләр белән тирбәткәннәр—боларның берсе дә югалмыйча синдә саклана. Бу юлларны язгач бүгенге көндә яшь буынга карата алып барыла торган тәэсир турында әйтмичә калып булмый. Тәэсир бит ул гаилә белән генә чикләнми. Адәм баласы дөньяда яши. Дөнья ничек тәэсир итә, нинди яшәү үрнәге бирә—бу да әһәмиятле. Тирә—якка игътибар белән карагыз әле— әшәке сүз, эчкечелек, фахишәлек, үтереш һәр адымда безнең балаларны сагалап, котыртып тора түгелме? Рекламалар, кибет витриналары, телеэкраннар эчәргә, кәеф-сафа корып рәхәт яшәргә өндиләр. Гәзит киоскларына килсәң шәрә хатыннар бөтен “байлыкларын" күрсәтеп, “син дә шулай эшлә, чишен, ят, рәхәтлән”,—дип вәсвәсәләп торалар. Телевизор экраннарындагы кабәхәтлек турында язмый да башладык, күндек инде. Ә җимешләре нинди? Хәзер кешене мәсхәрәләп гомерен өзү чебен үтерүгә тиң кабул ителә түгелме? Әнә, кичә Әлмәтгә унсигез яшьлек кызны көчләп, үтереп гаражлар арасына ыргытып киткәннәр. Бүген шундыйрак мәет бакчадан табылган. Лаешта җиденче сыйныф малайлары беренче класста укучы кызны башта мәсхәрәләгәннәр, аннан муенына таш бәйләп шакшы суга салганнар. Кем сискәнеп, нәфрәтләнеп, үз кылганнары- быздан коты алынып, кая баруыбызны белергә теләп шушы мәхшәрнең авторларына эндәште? Мондый хәлләр бит үзеннән-үзе тумый. Бу—халыкка карата алып барылган җинаятьчел тәэсирнең беренчел җимешләре. Әмма шуны да онытмасак иде—тормыш тукымасы шундый итеп тукылган—анда яхшылык та, начарлык та оештыручының үзенә дә җитәрлек өлеш чыгара Тормышта һәр әшәкелекнең, һәр аздыруның, гаделсезлекнең кайтаваз үче, үзенең җавабы бар .Аздыручы кеше үзенең агуын башта үз күңелендә үстерә, аннан гына аны дөньяга чәчә Без бит кеше тәрбиясен хезмәт белән чикләп, шуңа кайтарып калдырабыз Әмма эшкә өйрәнгәнче адәм баласы үзен чолгаган дөньядан бик күп нәрсәне сеңдереп, үзләштереп өлгерә, һәм нәкъ шул хезмәткә керешкәнче җыйганы аның алдагы тормыш юлында иң әһәмиятле чыганак булып тора түгелме? һәрхәлдә, “Идегәй" дастаныңда сурәтләнгән тәрбия алымнары ул заман кешеләренең баланың сабыйлык чорына күп игътибар биргәннәр дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Дастан ата-ананың, тәрбияченең балага күнел халәте, акыл көче, яратуы белән иткән тәэсире, гаиләдәге (илдәге) тәртипнең балада саклануы, нәселдән килгән хәтер кырының югалмыйча буыннан-буынга тапшырылуы турында сөйли

Реклама