Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа исемнәр

Журналыбызның даими рәвештә р сәхифәләрендә яшь иҗатчыларның әсәрләренә дә урынны мулдан бирүе укучыларыбызга мәгълүмдер. Бу—күптәнге игелекле традициябез Яшь. өметле каләм ияләре әүвәл «Яшьләр иҗаты». «Яңа исемнәр». «Яшь әдипнең беренче әсәре». «Яшь тәнкыйтьче сүз аю» һ 6. рубрикалар аша күренделәр. Өлкән каләмдәшләре, аксакаллар я зган кереш сүз-мәкашәр бе. зән « Остаханә» кунагы бу. зарак тәкьдим ите. згән яшь авторларыбыз да булды. Шунсы куанычлы: ары таба да журнал «йөзенә кызыллык китермәде» азар! Бигрәк тә яшь шагыйрьләр. . Бу җәһәттән Казан университетының татар әдәбияты факультеты студентлары— яшь иҗатчылар белән мөнәсәбәтебез җылы һәм җимешле булды дип әйтә ашбыз (шһзе ел буе әдәбиятыбызга яңа. талантлы исемнәрне нәкь менә шушы бүлек- факультет мәйданга куюы, кадрлар әзерләве һәммәбезгә дә яхшы билгеле!) Шунсы кызыклы һәм куанычлы иҗади яшь көчләргә хәзер мәктәптә укыганда ук үсәргә, сыналырга, танылырга мөмкинлекләр бар: атаклы «Сәләт» берләшмәсен. «Мәгариф» нәшрияты белән берлектә ул чыгарган «Жәйнең җиде төсе» һ. 6 китапларны искә төшерик Һәм. куанычлы хәл.'—инде, мәктәп тәмамлаганда ук. яшьләребезнең мөстәкыйль рәвештә дөнья күргән беренче җыентыклары булу да соңгы елларда яшьләр белән эшләүнең бәрәкәтле җимешләре булды. Энҗе Авзалова. Гөлназ Гарипова. Гөлназ Вәлиева, Сөмбел Гаффарова. Лиана Әмирханова. Луиза Янсуарлар—әнә шундыйлардан (Соңгы өчесе—инде Язучылар берлеге әгъзасы.). Бу санда тәкъдим ителә торган яңа исемнәр—яшь шагыйрәләр дә университеттагы әнә шул сәләтле төркемнән Мәгәр—журналыбызда беренче кабат күренүләре (соңгысы булмасын, дип телик!) Студент яшьлегенә хас омтылышлар, сурәтләр, би зәкләр—һәммәбез өчен дә тансык, сагынычлы булыр дип уйлыйбыз. Журнал укучыларыбыз да яратыр, мөгаен, аларны... Уралия Изге сүзләр Күңелемнән кабатлыйм еш догалар мин. Сүзләрен яшь йөрәгемә якын алам: Серле Сүз һәм мине яклар, саклар Күздәй- Җаныма коч биреп тора һәрчак Аллам! Изге сүзләр әйди тик изгегә генә.— Догаларым, ышануым кодрәтенә: Безгә—Иман, иң тугры Сүз. туры фикер Сыйган боек Китап—Коръән сүрәсенә!Яфрак булып озелеп төштем, ахры. Гомереңнең... еллар учагына!— Ике ялкын бергә күтәрелсен— Ал син мине кайнар кочагыңа... Язлар булып сиңа килдем, ахры. Хыялларым—канат, очам гына! Бер күбәләк ләкин булмаммы мин Салганда син янар учагыңа? Яшьлек белән, урау юлдан килдем,— Таң сызыла иде ул чагында... Көздә калган кашкарыйның җыры Сөю салса күңел учагыма?!Сөю җырым—Сиңа,—түгел ятка!— Язгы таңнарыма аяк атла! (Көзләрдә дә ялкын көйри ләса Якты назлар җанга тулган чакта...) Сөю җырым—Сиңа! Таң ишетсен. Туктасын да. төннәр... кичексен. ... Адашулар, ялгышулар булса— Бер Ходаем үзе кичерсен! Тирәкләргә-тирәк кирәк Мин дә һаман дуслар лиен кабул итәм Икейөзле йә ялагай куштаннарны. Саескандай, мең-мең төрле гайбәт белән Тирәкләрдән тирәкләргә очканнарны... Тик, һаман да. дуслар эзлим—чын дусларны!— Дустым! диеп чын йөрәктән дәшәр өчен. ... Җил-давылда, авырлыкта—һәр вакытта Тирәкләргә тирәк кирәк—Яшәү өчен! Икс йолдыз җиргә атылганда Фәрештәсе елый зәңгәр күкнең Төннәр җанга сөрмә тарткан иде— Нигә кабат алларыма чүктең? Кичерергә әзер йөрәгемне. Үпкәң сүнәр мизгелләрне көттең. Көздә түгел, язларымда килгәнСагыш булып күзләремне үптең. Карашыңда... зәңгәр хыяллардан Мәңгелеккә озын юллар үттем. ... Икс йолдыз—күккә атылганда Фәрештәсе көлә... зәңгәр күкнең! Яфрак булып озелеп төштем, ахры. Гомереңнең... еллар учагына!— Ике ялкын бергә күтәрелсен— Ал син мине кайнар кочагыңа... Язлар булып сиңа килдем, ахры. Хыялларым—канат, очам гына! Бер күбәләк ләкин булмаммы мин Салганда син янар учагыңа? Яшьлек белән, урау юлдан килдем,— Таң сызыла иде ул чагында... Көздә калган кашкарыйның җыры Сөю салса күңел учагыма?! Гөлназ Гарипова Гөрләвек Тагын язлар килде, язлар... күңелдәге Ярсуларга түгел түзәрлек. Йөрәк җырларымны җырлый мәллә?— Челтерчелтер килә гөрләвек. Челтер-челтер көлә гөрләвек. Унсигезем язы. үтмә әле. үтмә. Минем хәлем түгел көләрлек: Сагышларга салып, унсигезем алып, Агып китеп бара гөрләвек. Бер әйләнеп кара, гөрләвек! Сулар кире акмый, гөрләвекләр кайтмый, Язлар саен яңа гөрләвек. Без китәрбез җирдән, шуңа моңсу Язлар алып килер гөрләвек. ... Без юклыкны белер гөрләвек... Иделсу Килүне дә. Сүнүне дә Табигатьтән Ала кеше. Давыллый да. Тынып кала— Безнең күңел Идел ише. Мул сулы да, Бик моңсу да, Ал-ак күбек— Тормый кибеп. Иделдә— су. Җанда—ярсу. Минем күңел— Идел кеоек. Күзләренә Яше тулган, Дулкыннары Уйга чумган. Килеп кунган Ап-ак томан— Минем күңел Идел сыман. Сөйгән яры— Акчарлагы Сөям,—диеп Бирә хәбәр... Күңелем—Идел Булса әгәр. Сөюем дә Идел кадәр! Яраттым Кар ива урамны тутырып. Аклыкка карыймын йотылып Мин бүген дөньяга бик якын— Кышларны өзелеп яраттым! Күз кысып, кояшым, көл әле! Таң җыры, күңелемә кер әле! Җаныма кадерле моң таптым— Язларны өзелеп яраттым. Хисләрем сөюне чакыра. Күзләрем йолдыздан яктырак. Җиремне күмәрлек нур яктымҖәйләрне өзелеп яраттым. Сөюем күңелгә тулганда, Алтыннан кадерле булганда. Сакларлык, якларлык коч таптым— Көзләрне өзелеп яраттым... Ара Зәңгәр күккә карыйм тобәп-тобәп. Болытларга изим кулымны. Киң галәмне иңли минем йөрәк: Йолдызлардан эзлим юлымны. Сукмакларым күккә тоташалар. Гомер юлым—Киек Каз юлы. Күңелем—тон. кара, тынычсыз төи Ай нурлары белән каюлы. Томаннардан синең аваз килә— Кайтавазы китә тирән үк... Без бик якын бүген Мәтелектә— Арабызда бары Җир һәм Күк. Ләйсән Зөлкарнәева ЙОРӘК ЯҢГЫРЫ ЯВА Кояш дулкынына багын. Күңел кылларын ка1ын. Җилнең иренен тоеп. Күз-болыпан. коен коен. Йөрәк яшыры ява... Гомереңнең таңында, Яшьлегеңнең язында Көчең җитмичә кала: Күңел нурларын җиңеп, Йөрәк яңгыры ява. Күз яше, тама-тама, Күңелләргә кага-кага, Гөрләвек булып ага,— .Акыл диварына бәреп, Йөрәк яңгыры ява. Тыныч булырга тырыш, Җиңел түгел бу тормыш,— Җиңелмәү—минем язмыш: Күзболыттан нигә коеп Йөрәк яңгыры ява?! Ж Таң ата... Зәңгәр күкләрем буйлап Кояш нуры агылды. Акрын гына аралап. Үләннәргә кагылды. Таң ата... Зәңгәр күзләрне уйлап, Күз яшьләре агылды. Акрын гына тамгалап, Күңелемә кагылды. Таң ата... * Сиздермичә, әйтмичә, Тыныч кына—хис китә... Салмак кына, әкрен генә Иртәнге шәмдәй сүнә.— Миңа, сиңа тимичә, Саба җиледәй үтә. Йөрәк яраларын ачып, Сөю диварын сүтә. Безне калдырып, нигә Мәңгелеккә Хис китә?! Аерылу Кимчелекләр эзләмә, табалмассың... Ялварып та тезләнмә, кадалмассың. Мине көтеп күзләмә, күрәлмәссең. Туктап калып уйлама, аңламассың. Хаталарны төзәтмә, ярдәм итмәс. Мәхәббәтне эзләмә, ул да килмәс. И йөрәгем, сызлама, акыл сизмәс. Күккә карап зарланма. Ул—ишетмәс... Төш Бүген мин төш күрдем: Могҗизалы, сихри төш. Озын чәчләремне үрдем. Бүлеп аны өлеш-өлеш. Чәчләремнән сулар акты. Салкын чиста чишмә булып,— Әкрен генә, моңсу акты... Ә мин чәчне үрдем бүлеп. Матур итеп аны җыйдым: Очлары бормаланадыр,— Сапсалкын суы һаман да— Өндә дә!—чәчтән агадыр... Ләйсәннәр Яз килде. Ләйсән яңгыр. Язгы аҗаган... Ләйсән явар. Ләйсән Ләйсән белән исәнләшер. Ләйсән Ләйсәннән көнләшер. Л, Моңлана күңел, Сызлана күңел. Җырлыйсы килә, Елыйсы килә: «Их алма!ачлары, сайрый сандугачлары*. Җан кылларын тырный-тырный сайрый сандугачлары. Күккә каран кычкырып җырлыйммы соң? Әллә хәсрәтемне тамагыма кысыйммы соң? Моңая күңел. Сызлана күңел. Акрын гына җырлыйсы килә. Хәсрәт яшен йота-йота елыйсы килә.