XX ЙӨЗ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАРИХИ-БИБЛИОГРЛФИК КҮЗӘТҮ

Октябрьдән соңгы елларны да исәпләп, 20 еллар әдәбиятына күз салганда, мондый хәл ачыклана: иң әйбәт әсәрләрне сынаулар узган реалистлар иҗат итә икән. Әйтик, Ш. Камалның «Таң атканда» романы (1927) һәм «Козгыннар оясында» пьесасы (1929), Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повесте (1928), Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы (1919) һәм «Табигать балалары» (1920) белән «Кызыл чәчәкләр. (1922) повестьлары, «Казакъ кызы» (1924) белән «Тирән тамырлар» (1928) романнары, М. Гафуриның «Эшче поэмасы» (1922), «Кара йөзләр» (1926) белән «Тормыш баскычлары» (1927) повестьлары һ. б. әсәрләр дөнья күрә. Хәер, иҗатларын Октябрьдән соң башлаучылар да сынатмыйлар, һ. Такташның иҗади гомере гаять кыска булып чыга—ун елдан ары сузылмый, шулай да реформатор шагыйрьнең тавышы заманында һәр тарафка ишетелә. Аның В. И Ленинга багышланган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы кыска вакыт эчендә языла (1924 елның 21 гыйнварыннан соң башланып, 5 февралендә тәмамлана), шигърият күзлегеннән чыгып бәяләгәндә—В. МаяковскнЙның «Владимир Ильич Ленин* поэмасы белән ярышырлык. Хәсән Туфанның «Урал эскизлары» (1927) белән «Бибиевләр» (1932) поэмалары, Фәтхи Бурнашның 1925 елгы җыентыгына тупланган шигырь һәм поэмалары, шулай ук вафатларыннан соң дөнья күргән Шәехзадә Бабич (Мәскәү, 1925) һәм Дәрдмәнд (Казан, 1928) җыентыклары әдәби дөньяның зур казанышлары була. Олуг өметләр баглаган халык Бабичның фаҗигале үлемен (1919 елда хәрби типографияне олау белән күчергәндә һәлак булуын) авыр кичерә. Ул еллардагы прозада К. Нәҗми яңа тормыш төзүчеләргә багышлап «Шобага» (1926), «Яр буендагы учаклар» (1928), «Якты сукмак» (1929), «Кояшлы яңгыр* (1930) повестьларын, А. Шамов «Рәүфә» (1926) повестен. Ш. Усманов «Памирдан радио» (1926) повестен һәм хикәяләр, С. Җәлал «Дим буенда* дигән романтик мәхәббәт повестен (яңа редакциясе 1929 елны дөнья күрә), Г. Толымбай (1900-39) авыл тормышын тасвирлаган күп кенә хикәяләр, Ф. Әсгать (1901-26) «Сүзләрдән чәчәкләр» (1927) дигән китабында 20 еллардагы татар авылындагы хәлләрне сурәтләгән хикәя һәм нәсерләр, Ә. Айдар «Ак каенлыкта» (1929) китабында чик буе сакчыларын тасвирлаган әсәрләр иҗат итә. Яшь драматург Т. Гыйззәт (1895 1955) «Наемщик» пьесасында (1928) Октябрьгә чаклы авылда булган кискен хәлләрне (яшьләрнең солдат хезмәтенә алынуы) гаҗәеп оста сурәтли; пьесага музыка да язылып, тиз арала сәхнәгә куела һәм музыкаль драма жанрына популярлык китерә. Хәер, даһи композитор Салих Сәйдәшев (1900 54) аңарчы К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мелодрамасына да музыка язган була. Идел буенда 1921-22 еллардагы ачлык татар язучыларының иҗатында олуг афәт, меңнәрчә кеше өстенә ябырылган фаҗига буларак тасвирлана. Ачлыкка дучар ителгәннәргә ярдәм итү рәвешендә «Әдәби ярдәм җыентыгы» (1921, 1922) чыгарыла. 1923 елда исә М. Гафуриның «Ачлык тырнагында» О исемле шигырь һәм поэмалар китабы дөнья күрә. 20 еллар башында китап чыгару эше гаять кыенлаша. Гәрчә 1920 елда Казанда беренче дәүләт нәшрияты оешса да, ул әле тиз генә тернәкләнеп китә алмый. Ул арада Мәскәү нәшриятлары зур ярдәм күрсәтә. М. Җәлил (1929), Г. Толымбай (1927), Ш. Маннур (1928, 1929). Р. Ильяс (1929), Ш. Усманов (1926. 1929), М. Сөндекле (1930), М. Максуд (1930), Ә. Ерикәй (1930), С. Баттал (1929), М. Крыймов (1925, 1928) һ. б. авторларның китаплары башкалада чыга. Бу эш әле 30 елларда да дәвам итә: Ә. Фәйзи (1931, 1932), Ш. Маннур (1931), С. Баттал (1931), М. Сөндекле (1931). Поэзия белән прозадан үзгә буларак, драма әсәрләрен китап итеп чыгару алай ук ашыгыч булмау сәбәпле К. Әмири, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, Б. Ишемгулов, Г. Камал, Г. Минский, Ф. СәйфиКазанлы, Ә. Сәгыйди, М. Фәйзи һ. б. язучылар шушы жанрга мөрәҗәгать итәләр. Крәстиән, эшче, кызылармеецлар аудиториясенә багышланган, театр һәм клуб сәхнәләрендә куелган пьесаларның күпләп язылуы, ихтимал, әнә шуннан да киләләр. 20 елларның уртасыннан татар әдәбияты рус әдәбиятына бик нык якынлаша һәм үзенең үсеш юлында шул ук этапларны үтә: пролеткульт дәвере, имажинизм, футуризм, «СулФ» кебек агымнар, пролетар язучыларның төрле ассоциацияләре (болары пролетариат идеологиясенең өстенлеген исбат итәргә тиеш була), «Октябрь», ЛОКАФ (крәстиән яклы әдәбиятчылар), ниһаять, һәммә язучыларны берләштергән иҗат берлеге (1934). Ике-өч дәлил дә китерәм. Бездәге пролеткульт әдәбияты хәрәкәте дә гаять «сул» һәм кискен адымнар ясый. Аның теоретикларыннан берсе булган Г. Толымбай 1931 елда «Татар буржуа теле—безнең тел түгел!» дигән китап та (мәкаләләр җыентыгы) чыгара; К. Нәҗми имажинизм белән сугарылган шигырьләр яза; Г. Кутуй футуризм белән бик нык мавыга. 1928 елда Казанга А. М. Горький килеп киткәннән соң татар һәм рус язучылары үзара ныграк аралаша башлыйлар. Олуг әдип Татарстан азучыларының иҗаты белән якыннан таныша, аларның әсәрләрен русчадан татарчага тәрҗемә иттереп укый, үзенең фикерләрен әйтә, киңәшләрен бирә. Татар әдәбиятына ул Советлар илендәге мәдәни хәрәкәттә зур иҗади көч буларак карый һәм язучыларның Беренче корылтаенда аның киңәше белән доклад тыңлана. В. Маяковский Татарстанның башкаласына 1927 һәм 1928 елларда килә. Беренче килүендә «Сул әдәбиятның йөзе» дигән темага чыгыш ясый. Аның «Сул марш» дигән шигырен Г. Кутуй татарча, П. Хузангай чувашча, А. Тока марийча (үз тәрҗемәләрендә) укып күрсәтәләр. Шуның тәэсирендә В. Маяковский «Казан» дигән шигырен яза. Татар әдәбияты 30 елларда да яңарыш кичерә, ләкин инде ул арада шартлар үзгәреп өлгерә. Әгәр дә 20 елларда әдәбиятның төп вазифасын төрлечә аңлаган аерым язучылар һәм аларны бергә туплаган төркемнәр бүтәннәрнең башкачарак фикер йөртүен инкяр итмәсәләр, ара-тирә бер-берсеннән аерылып, яңадан кушылсалар, 30 елларда бер-берсен күпсенү, үзара күрәлмау, барча кеше бер генә төрле фикер йөртергә һәм бер генә төрле максатка хезмәт итүче әсәрләр иҗат итәргә тиеш, дигән фикер өстенлек ала. Өстәвенә партия оешмалары да язучыларны идеологик яктан бердәйлеккә этәрә һәм, нәтиҗәдә, бертөрлелек китереп чыгаруга сәбәпче була. Ниһаять, барлык язучыларны бердәм оешмага берләштерү мәсьәләсе хәл ителә. 1932 елның маенда партиянең Татарстан өлкә комитеты карары белән җөмһүриятнең Язучылар союзын (90 еллардан—берлек) Оештыру комитеты (Оргкомитет) төзелә. Комитетның рәисе итеп Г. Нигъмәти, сәркәтибе итеп М. Әмир билгеләнә. Казанда язучыларның корылтае 1934 елның 25-29 июлендә уза. Татарстан АССР Язучылар союзының идарә рәисе итеп К. Нәҗмине сайлыйлар. Шуннан соң бу союзның бөтен идеологик эшләре белән җитәкчелек итүне өлкә комитеты үз кулына ала. Аның тәкъдиме белән Язучылар союзы җитәкчеләре беренче утырышларын ук (1934 елның октябре) «Татар совет әдәбиятында дингә каршы көрәш» дигән көн тәртибе белән үткәрә... Фаҗигале 1937 елда Язучылар союзы үзенең нахакка рәнҗетелгән әгъзаларын аралап калу чараларын таба алмый, тәмам гаҗиз була. Хәтта союзның җитәкчесе К. Нәҗми үзе дә кулга алына. Репрессия чама белми, революция идеяләренә иң турылыклы әдипләрне, әдәбият белгечләрен кырып сала. Язучылардан олуг талант ияләре: Г. Ибраһимов. Ш. Усманов. М. Галәү. К. Тинчурин кебекләр, милли мәдәниятне җентекләп өйрәнүче зур галимнәр: Г. Шәрәф (1896-1950), Г. Гали (1900-1954), Г. Толымбай (1900 1939). Г Нигъмәти (1897-1941), Ф. Сәйфи Казанлы (1888-1937). Г. Газиз (1887-1938) кебекләрнең иҗатлары өзелә, гомерләре әрәм ителә... Шуңа да карамастан. 30 еллар әдәбиятында гаять күркәм әсәрләр дөнья күрә: Г. Ибраһимов— «Безнең көннәр» романының 2 нче редакциясе, Ш. Усманов—«Легион юлы» (1936) дилогиясе. А. Алиш — «Әкиятләр» (1937). Г. Кутуй—«Тапшырылмаган хатлар» (1936). К. Тинчурин—«Кандыр буе» (1930). Т. Гыйззәт—«Чаткылар» (1936), Ш. Камал—«Матур туганда. (1937), Нур Баян —«Гөләндәм» (1940) поэмасы, Ә. Фәйзи—«Флейталар» (1934). Ф Бурнашның «Евгений Онегин» романын тәрҗемә итеп чыгаруы (1939). Г. Гобәйнең «Маякчы кызы* (1938) повесте, Л. Гыйльминең «Чын мәхәббәт» (1936) романы, М. Җәлилнең «Алтынчәч» драматик поэмасы (автор 1935-41 елларда иҗат итә, 1941 елда чыга) һәм «Хат ташучы» (1940) поэмасы. Шуны да әйтергә кирәк, 30 еллардан М. Җәлил белән Ф. Кәрим лирикасы «хисләр диалектикасы» юнәлешендә үзгәреш кичерә, ягъни шәхеснең күпкырлы, катлаулы зат икәненә төшенә башлау сизелә. Әнә шул иҗади каза нышлар соңрак аеруча нык яңгыраш ала—Ф. Кәримнең сугыш лирикасында һәм М. Җәлилнең «Моабит дәфтәре» циклында сугыш темасы поэзиянең тетрәндергеч биеклегенә җиткереп тасвирлана. 30 елларда татар әдәбияты бик нык үзгәрә. Эш кешесенә игътибар үсә. хезмәт темасы бигрәк тә прозада төп темага әверелә. Иң алгы планга хосусый- милек белән җәмәгать милке арасындагы тартыш (конфликт) чыга. Колхоз тормышын сурәтләгәндә бу хәл үзен аеруча нык сиздерә. География ягыннан да әдәбиятның колачы киңәя. Р. Ильяс «Горизонт» (1935) повестендә Грозный нефтьчеләренең хезмәтен күрсәтә, ә инде «Таулар тетри» (1941) пьесасын Кавказда барган Ватандашлар сугышына багышлый; Д. Фәтхи «Алтын тайга трагедиясеннән» (1939-40) поэмасында алтын чыгаручылар тормышын тасвирлый: Ш. Усманов «Легион юлы» («Тургай далаларында») дилогиясендә, интернациональ кызыл легионда булып узган хәлләргә таянып. Урта Азиядәге Ватандашлар сугышын чагылдыра; Л. Гыйльми Сухо Баторга багышланган повесть иҗат итә (кайсыбер бүлекләре «Совет әдәбияты» журналының 1933 34 елгы саннарында басыла); шагыйрьләребез Донбасс шахтерларына. Днепрогэс төзүчеләргә, Төркестан-Себер (Турксиб) тимер юлын салучыларга. Каспий балыкчыларына, ерак-еракларда ил чиген саклаучыларга һ. б. яңадан-яңа шигъри әсәрләрен багышлый. Татар язучыларының аеруча зур төзелешләргә барып йөрүе, андагы эшчеләрнең көнкүрешен өйрәнүе, шундагы алдынгылыкны (ударник) әдәбиятка да күчерергә маташу ул заманга хас күренешләр Тик шулай да татар әдәби хәрәкәтенең фарватеры үзгәрми: авыл темасы, анда яшәүче халыкны, милли характерларны гәүдәләндерү әдәбиятның үзәген тәшкил итә. Әмма хәзер инде сүз осталары Вакыт дигән нәрсәнең татар авылын иске белән яңага аерып ташлавына игътибар итәргә тиеш булалар. Иске авылны гәүдәләндергән әсәрләр: М. Галәүнең «Болганчык еллар» (1930) һәм «Мөһаҗирләр (1934) романнарында XIX йөз ахырындагы татар авылы, ачлык елларында авыл халкының Төркиягә күчеп китүе тасвирлана; Г.-Халикъ Садри (1890-1955) яшьлегендә үзе күргән кичергән хәлләрне сурәтли; Т. Гыйззәт «Чаткылар» (1936) пьесасын һәм югарыда телгә алынган «Наемщик.ны иҗат итә; М. Әблиев «Шәмсекамәр» (1939) пьесасын яза; М. Галинең «Печәнчеләр, яки Бәхет эзләгәндә» (1936) һәм «Имана» (1939) пьесаларында иске тормыш. Столыпин реформасына бәйле вакыйгалар күрсәтелә. Яңа авылны, күмәк тормыш алып баруга юл тотуны, шушы юлда очраган кыенлыкларны тасвирлаган күпсанлы эре һәм вак күләмдәге проза, поэзия, ярама осараоре донья күро: Ш. Камалның .Матур тутакл». (193Т) романы. М. Әмирнең .Агыйдел. (1936) покесте. М. Галаүкең .Кабылсай. <1933. татар совхозында н.аригать кушканга каршы барын дуңгыз үрчетүне күрсэтк.ш) романы Ш Маннурның . Меңнән бер кичә. (193S) поэмасы. Сириннең .Тамчычар. (1931) шигырь жыевтыгы. С. Батталның .Кешелек һам күселек. (1934. хосусый милек чиреннән арына алмау тәнкыйтьләнгән) поэмасы, К. Нәҗми. И. Гази, Г. Бәширов, Г. Толымбайларның күмәк хуҗалык тормышын сурәтләгән хикәяләре, Т. Гыйззәтнең, «Бишбүләк» (1936) һәм «Мактаулы заман» (1936) драмалары, К. Тинчуринның «Алар өчәү иде» (1935) комедиясе, Ф. Хөснинең «Җир тыңлый» (1931, каты тәнкыйтьтән соң кабат эшләнеп, • Утызынчы ел» исемен алган. 1963) романы һ. б. Ш. Маннурның «Гайҗан бабай» (1934) поэмасы колхозчы мәзәкчел картның аэропланга утырып авыл өстенә күтәрелүен һәм табын янында шуны образлы итеп сөйләвен тасвирлаган поэмасы уку китапларында урын ала, шөһрәт казана. Болар барысы да яңа заман галәмәтләре. Авылга техника килә, халыкның яшәеше һәм аңы үзгәрә. 30 еллар үзенең җырлары белән данлыклы: җәмгыятьтә барган олуг вакыйгаларга багышланган, хезмәт батырларына мәдхия җырлаган, меңнәрчә кешенең күңелен җәлеп иткән җырлар иҗат ителә. Бу өлкәдә (хәер, лирик җырда да) М. Җәлил белән Ә. Ерикәй гаҗәеп зур уңышларга ирешәләр. 1936-39 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында Татар опера студиясендә өметле яшь сәнгать әһелләре һөнәри белем ала. Димәк ки, милли мәдәниятебезнең колачы тагын да киңәя, үзебезнең опера һәм балет театрыбызда яңадан-яңа сәнгать әсәрләре куелачак, милли моңыбыз яңгыраячак! Театрга лаеклы репертуар булдыру нияте белән шагыйрьләребез һәм драматургларыбыз опера һәм балет либреттолары язарга керешәләр. Милли мәдәниятебезнең күренекле шәхесләренә багышланган сәхнә әсәрләре дә иҗат ителә: Ә. Фәйзи «Тукай» (1938) пьесасын, М. Гали «Каюм Насыйри» пьесасын яза (1945 елда гына куела), С. Хәким бөек Тукаебызга ике поэма багышлый («Пар ат», «1939, «Шагыйрьнең бала чагы». 1940). 30 еллар поэзиясендә оборона темасы да чагыла: Г. Хуҗи —«Хасан күле» (1939) поэмасын, Ф. Кәрим - «Аникин» (1936) поэмасын яза; Испания Республикасында 1939 елда Франко диктатурасы, ягъни фашизм урнашуга ләгънәт уку галәмәте булып ала (М. Җәлил, Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, X. Туфан, Н. Дәүли, Г. Мөхәммәтшиннәрнең шигырь һәм балладалары моңа ачык мисал). 1934 елның августында совет язучыларының Беренче Бөтенсоюз корылтаенда Татарстаннан шактый зур һәм дәрәҗәле делегация катнаша. 19 августта җөмһүрият язучылары оешмасының идарә рәисе К. Нәҗми «Татарстан Автономияле ССР әдәбияты» дигән темага доклад белән чыга. Шундый зур трибунадан, чит ил әдипләре утырган залда татар халкы әдәбиятының ни рәвешле үсүен бу чаклы да тәфсилләп сөйләү, зур талант ияләренең исемнәрен атау мөмкинлеге беренче тапкыр ачыла. Гаяз Исхакыйны да онытмыйлар. Тик инде газиз халкының әдәбиятын үстерүгә күп көч сарыф иткән, ахыры бер танырлар әле. дип көткән даһи әдипне берәү дә җылы сүз белән телгә алмый. «Буржуаз милләтче* тарафына бары тик яман сүзләр генә яудыралар. Язмыш шуклыгы аркасында татар әдәбияты корылтайда идеология мәнфәгатьләрен һәммә нәрсәдән дә өстен куя һәм үзенең классигыннан ваз кичә... Әдәбият мәйданына пролетариат интернационализмы байрагы астында баручы яңа көчләр күтәрелә, һәм алар, К. Нәҗми докладындагы сүзләр белән әйткәндә, буржуаз милләтче элемент калдыкларына ныгытып тондырырга әзер икән... СССР язучыларының Беренче корылтаенда илебездәге милли әдәбиятлар арасында үзара багланышлар урнаштыру, ә моңа ирешү өчен тәрҗемә эшен киң җәелдерү зарурлыгы аныклана. Н. Тихоновның «шагыйрьләр арасындагы тел яшерү чиренә чик куярга» чакыруын Е. Чаренц. К. Чуковский. К. Нәҗми һ. 6. делегатлар күтәреп алалар. Халыкларның, мәдәниятләрнең бер-берсенә якынлашырга тиешлеге А. М. Горькийның кереш сүзендә үк әйтелә; шул ук елның ноябрендә Г. Мәмматлигә язган хатында ул: • Иң әйбәте Союздагы барча халыкның һәр әсәре Союзга кергән һәр халыкның теленә тәрҗемә ителүе булыр иде», - дип үзенең теләген белдерә. 30 елларның икенче яртысында тәрҗемә эшләре җөмһүриятебездә гаять киң колач ала. XIX йөз рус классикасы, шулай ук Горький. Шолохов кебек мәшһүр замандаш әдипләрнең әсәрләре, тугандаш халыкларның дастан һәм риваятьләре, классик әдәбияты бүтән телләрдә дә дөнья күрә. Ә инде А. Пушкин, Т. Шевченко, К. Иванов һ. б. шәхесләрнең, китаплары юбилей уңае белән тәржемә ителә. Бездә әдәби тәржемә белән Ф. Бурнаш. С. Әдһәмова. К. Басыйров, И. Гази, М. Максуд А. Шамов һ. б. мавыга. Татар әдәбиятыннан Г. Ибраһимов, М. Галәү романнары, К. Нәжми повестьлары, Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, Ә. Ерикәйнең шигырь җыентыклары, шулай ук альманахлар урыс теленә тәржемә ителеп, бөтен ил мәйданына чыгарыла. 1939 елда безнең имлябыз ТАССР Верховный Советы Президиумының 5 май Указы нигезендә яңа графикага—кириллицага күчерелә. Бу инде кыска вакыт эчендә икенче транслитерация булып чыга: 1928 елда гарәп графикасы урынына килгән яңалиф 11 елдан читкә кагыла. Ә бит нәкъ яңалиф татар теленең орфоэпиясенә дә, орфографиясенә дә бик тәңгәл килгән, гаять кулай алфавит була... Яңа графиканы төзүче галимнәр безнең орфоэпиядәге четерекле якларны читләтеп үтәләр (әйтик, каты «К»ны да, йомшагын да бер үк хәреф белән бирәләр). Хәзер инде кириллицадагы 33 хәрефнең һәммәсен кабул итеп, татар теленең үзенчәлеген бирү өчен, янә дә 6 хәреф (ә, ө. ү, ж, ң, һ) өстәлә. Шунысын да әйтергә кирәк, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең хәле мөшкелләнә: Рәсәйдәге халык яңа графиканы акрынлап кына үзләштерсә дә, читтәгеләрнен күпчелеге (бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр) моны эшләүдән мәхрүм була һәм яңалиф яисә гарәп хәрефләрендәге китапларны гына укый ала... Эмиграциядәге әдәбият әһелләренең тормышында да шактый үзгәреш булып тора. Г. Исхакый, гәрчә Польшада яшәү дәверендә президент Ю. Пилсудскийның канаты астында булса да. икенче бөтендөнья сугышының якынлашуын абайлап, 1939 елда Төркиягә күчеп китәргә мәжбүр була. 1938 елда ул эмиграциядә ижат иткән иң камил әсәрләреннән берсе булган «Көз» повестен яза. Ә инде «Идел Урал» дигән тарихи очеркында төрки халыкларның үткәнен тасвирлап, аларның киләчәгенә дә күз сала. Зур өметләр баглаган әлеге очеркны автор Берлинда татарча (1933), Парижда русча һәм французча (1934), Токиода японча (1934), Варшавада поляк телендә (1938) чыгара 3. Вә.чиди 1925 елда Төркиягә барып урнашкач та фәнни педагогик эшкә чума, төрки телләр белгече, ядкарьләрен өйрәнүче галим буларак даны бөтен Европага тарала: аны Геттинген, Вена, Бонн университетларының шәрәфле әгъзасы итеп сайлыйлар. Тарихчы һәм әдәбият галиме Г. Баттал Таймас (1883 1969) хәзерге татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч куя. Аның мәкаләләре ал ман һәм француз телләрендә чыгып тора, • Казан төркиләре» дигән фәнни хезмәтенә яңа ачышларын да өстәп, Анкарада аны кабат чыгара (1925). Дәвамы ктәсе санда

Реклама