Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

7—ӘГЪРАФ (ПӘРДӘ) СҮРӘСЕ (Әгъраф сүрәсе 206 аятьтән тора. Мәккә-н Мөкәррәмәдә иптән. Канберәүләр: 163 нче аятьтән 171 нче аятькә кадәресе Мәдинә-и Мөнәүвәрәдә иңгән, дип саный. 46 вә 48 нче аятьләрдә Әгьрафта. ягъни җәннәт белән җәһәннәм арасындагы калку бер җирдәге халыклар турында сөйләнә, шул сәбәпле бу сүрә «Әгъраф». дип аталган. Төрле тәфсирчеләр Әгъраф сүзен төрлечә шәрехли. Ногманида ул—«пәрдә», диелгән. Гарәпчә-урысча сүзлектә бу сүз «чистилище» диеп тәрҗемә ителгән. Гөнаһлыларны— тәмугка, саваплыларны оҗмахка аера торган урын буларак, соңгы тәрҗемә сүзнем асылына якын тора түгелме?) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Әлиф. Ләм. Мим. Сад. ( Бу сүзләр-хәрефләрнең мәгънәсен Асзаһ узе генә белә, диләр. Кайбер шәрехчеләр исә: буАзлаһ безән Мөхәммәд Пәйгамбәр арасында гына аңлашыла торган серле-шартлы билгеләр. ди Мәүлана Мохәммәд Аз и китабында исә: Мин—Азлаһ—барысын да бик яхшы белүче һәм гадел, диелгән ) 2. Бу—инсаннарны (Кыямәт турында) кисәтү, (гөнаһ кылудан саклансыннар дип) аларга үгет бирү өчен сиңа иңдерелгән бер Китаптыр (Коръән) Инде син бу мәсьәләдә күкрәгендә борчу саклама. (3) Раббыгыздан сезгә иңдерелгәнгә (Коръәнгә) иярегез. Аны ташлап, башка химаячеләр артыннан ияреп китмәгез. Аһ. сез (узганнардан) ни кадәр дә аз сабак аласыз. (4) Н ичәмә-ничә дәүләтләрне Бе з һәлак иттек. Төнлә (йоклаганда) яки көндез ләззәт кичеп ятканда газабыбыз алар өстенә төште. (Азлаһ Тәгалә Лут пәйгамбәр нәселен—төнлә Шогаеб пәйгамбәр халкын көндез һәлак итте.) 5. Өсләренә афәт килгәч: - Без. чыннан да. залим кешеләр икәнбез,—дип кычкыруларыннан башка берни дә калмады. (6) Әлбәттә, үзләренә пәйгамбәрләр иңдерелгән кавемнәрне дә. пәйгамбәрләрнең үзләрен дә җавапка тартачакбыз. (Кешеләр уз кылмышлары өчен җавап тотар, пәйгамбәрләр дә вазифаларын үтәүүтәмәүдә Азлаһ каршысында җавап тотачак.) 7. Хактыр ки. Без аларга. (Җир йөзендә ни кызганнары турында) төгәл белгәнебезчә. тәфсилле сөйләп бирербез. (Чөнки) Без (бер генә мизгелгә дә) алар яныннан китмибез (8) Ул Көнне үлчәү гадел булачак. Кемнең савап өлеше авыр тартса, шулар инде котылышка ирешкән булыр (9) Кемнең (савабы) җиңел тартса, менә шулар инде аятьләребезгә каршы хаксызлык иткәннәренә күрә, үзләренә зыян эшләгән кешеләр булыр (10) Дөресе шул бит. Без сезне Жир йөзенә урнаштырдык һәм сезгә яшәү шартлары бирдек Шулкадәр дә аз шөкер иттегез (11) Хактыр ки. сезне яралтгык соңра сезгә рәвеш бирдек, аннан соң фәрештәләргә: —Адәмгә сәҗдә итегез.—дип боердык Иблистән башкалары сәҗдә итте. Ул (Адәмгә) баш оручылардан булмады (12) Атлаһ әйтте: Журнал өчен Рабит Батулла әзерләде. Мин сиңа кушканнан (сәҗдә итүдән) баш тартырга ни сәбәп булды?—диде Иблис әйтте —Мин аннан өстенрәк. Чөнки мине уттан яралттын. аны балчыктан гына,— диде (13) Аллаһ —Алайса, чыгып кит моннан (җәннәттән),— диде,—Монда тәкәбберлек күрсәту ярамый Кит! Чөнки син инде каргалганнар рәтендә,-дип боерды (14) Иблис — Миңа кешеләр янадан терелгәнчегә (Кыямәт көненә) чаклы вакыт бир — диде (15) Аллаһ әйтте —Бар, кит. син Кыямәт көненәчә яши аласын,—диде. (16) Иблис әйтте —Син мине азгынлыкка мәхкүм иттең, шуңа күрә, мин дә аларны аздырыр өчен синең тугры юлын өстендә утырачакмын,—диде (17) Аннан сон, ант итеп әйтәмен ки, аларнын алларына, арка якларына, уңнарына, сулларына төшәчәкмен Аларнын күбесен син шөкер итүчеләр арасында тапмаячаксың,—диде (Иблис) (18) (Аллаһ) әйтте: —Әйдә, бар' Каргалмыш вә мәсхәрәле рәвештә моннан чыгып кит' Хактыр ки. сина ияргәннәр белән барыгызны туплап, җәһәннәмне тутырачакмын,—диде 19, Әй, Адәм, син хатынын белән жәннәткә урнашып, теләгәнегез жирдә ризык жыегыз Бары тик менә шушы агачка гына кагылмагыз Юкса, сездә залим булырсыз 20. Каплаулы гаурәтләрен үзләренә күрсәтер өчен, шайтан (аларнын күңеленә) вәсвәсә салды һәм — Раббыгыз сез фәрештә булмасын яки үлемсезгә әверелмәсен дип. бу агачтан тыйды,—дип пышылдады (21) Һәм анарга (Иблис) —Мин сезгә яхшы нәсихәт бирүчедер,—дип ант итте 22. Вәсвәсәгә салып, ул аларны хәйлә белән алдады Агач жимешен ашаганнан сон, аларнын оят жирләрс күзләренә чалынды Һәм алар җәннәт яфракларыннан каплавыч үрергә тотындылар Раббы аларга: — Мин сезгә: ул агачка кагылырга ярамый, димәдемме вә шайтан сезнең иң хәтәр дошманыгыз, димәдемме'’—дип орышты 23. (Адәм белән хатыны) әйттеләр. — Иа, Раббыбыз, үзебезне харап иттек. Әгәр безне кичермәсен, ярлыкамасаң. һичшиксез, зарар күрүчеләрдән булырбыз,—диделәр (24) Аллаһ —(Иблис белән Адәм) бер-берегезгә дошман булып (җиргә) төшегез. Сезгә Жир йө зендә, билгеләнгән вакытка чаклы, тормыш и гәр өчен жай урын булыр (25) Шунда яшәрсез, шунда үләрсез, шуннан (Кыямәткә) чыгарылырсы з (26) Әй. Адәм балалары, оят жирләрегезне каплар өчен кисм, бизәкле күлмәкләр яратттык Тәкъвалык (саф әхлак, диндарлык)— киемнәрнең иң гүзәледер. Болар Аллаһнын галәмәтләредер. Бәлки яхшылап уйлый торгач, гыйбрәт алырсыз. (27) Әй, Адәм балалары, ага-анагызны җәннәттән кудырыр өчен, шайтан аларнын киемнәрен салдырып, оят җирләрен үзләренә күрсәтте; ул сезне дә шулай алдамасын Чөнки ул (шайтан) һәм аның дуслары сезне күреп тора, сез аларны күрмисез Хактыр ки. Без шайтаннарны имансызларның дусты иттек. (Шайтан белән җеннәр кеше күленә күренми. алар якынлашканны кешеләр сизми күрми. Шулай якын килеп, алар кеше күңеленә вәсвәсә сала Шайтаннарның кеше күленә күренгән чаклары турында да риваятьләр бар.) 28. Алар яманлык кылганнан соң —Аталарыбызнын шулай кылганнарын күрдек Аллаһ та безгә шулай кылырга боерды,—диләр Әйт син —Аллаһ яманлык эшләргә кушмас. Белмәгән көенчә Аллаһка каршы сөйләргә ничек җөрьәт игәсез'.’—диген (29) Әйт -Раббым гадел булырга боерды.-диген —һәр сәҗдәдә йөзегезне Кыйблага таба юнәлтегез Апаһка ялварып, динне Аллаһ ризалыгы өчен (А.иаһ кабул итәрдәй) ихлас тотыгыз Ул сезне әүвәл ничек яралткан булса, шулай ук Аның хозурына кайтачаксыз 30. Ут бер кавемне тугры юлга күндерде, икенчесен алаштырды Чөнки алар Аллаһныбн динен) ташлап, шайтаннарны үзләренә дус итте. Шулай да. алар үзләрен тугры юлда дип саный (31) Әй. Адәм балалары, намаз укый торган урынга барганда һәрвакыт пакь киемнәр киегез; ашагыз, эчегез, ләкин (артыгын) исраф кылмагыз. Аллаһ исрафчыларны сөйми (Гаурәтләрегезне каплар өчен, киенегез, ди. Җаһиллек заманасында гарәп кабиләләре Бәйтне ялангыч килеш таваф итәләр иде, ягъни изге урынны әйләнеп йөриләр иде. Көндез— ирләр, төнлә—хатыннар. Алар анадан тума шәрә килеш таваф кыю иде «Гөнаһ кылган киемнәребезне киеп, изге урында йөрисебез килми»,— диләр иде. Бу аять шушы гадәтләрне бетерер өчен иңдерелә.) 32. Әйт син: — Катлары өчен Аллаһ яралткан зиннәтләрне вә саф ризыкларны кем харам кылды'’—диген —Алар фани дөньяда иман китергәннәр өчен, аеруча Кыямәт көнендә мөэминнәрнекедер Менә Без мәгълүматлы халык өчен аятьләребезне шулай ачыклыйбыз. 33. Әйт син: — Раббым ачык рәвештә, яшеренеп тә кылынган яманлыкларны, хаксыз рәвештә золым-гөнаһ кылганыгызны, һичбер дәлилсез берәр нәрсәне Аллаһка тиң күрүне вә Аллаһ турында белмәгән көенчә ялган сөйләүне харам итте,—диген. 34. һәр өммәтнең үзенә тигән әжәле бар. Әжәл бер мизгел соңгармас, бер мизгелгә алдан да килмәс. 35. Әй. Адәм балалары, аятьләремне аңлатыр өчен, үзегезнең арагыздан чыккан пәйгамбәрләр килер; кем аятьләремнән үрнәк алса, гөнаһлардан тыелса, шуларга куркыныч юк вә алар хәсрәт эчендә калмас (36) Аятьләребезне ялганга чыгарып, тәкәбберләнеп, алардан йөз чөергәннәрдә бар, менә шулар инде тәмуг кисәве булыр. Алар анда мәңгегә калачак. (37) Аллаһ турында ялган сөйләгән, Аның аятьләрен ялганга чыгарырга маташучы кешедән дә кабахәтрәк берәү бармы икән? Китапта язылган өлешләре (вәгъдә ителгән җәза) алар өстенә төшәчәк. Соңра илчеләребез (фәрештәләребез) килеп жаннарын алганда: —Аллаһка тиң күреп табынган ялган тәңреләребез кайда?—диярләр —Алар безне ташлап качты,—диярләр. Вә кяфер булганлыкларына үз башларына шәһадәт итәрләр (38) (Аллаһ) әйтер: —Сездән элек килеп киткән җен һәм кеше кавемнәре белән бергә сез дә утка керегез,—дияр. һәр халык утка кергәндә юлдашларына ләгънәт орыр. Берсе артыннан икенчесе кереп, анда (җәһәннәмдә) жыелганда, арттагылары алдагылары хакында әйтер: —Әй, Раббыбыз, безне менә болар саташтырды. Шуңа күрә, аларны икеләтә утта газапла,—диярләр Аллаһ аларга. —(Гөнаһлы) һәркем өчен икеләтә газап бардыр, ләкин сез бу турыда белмисез генә,—дип әйтер. (• Тәмугка кергәч, яһүдләр—яһүдләрне. христианнар христианнарны каргар. Ияргәннәр иярткәннәрне ләгънәтләр. Кавемнәрне ялгыш юлга алып кереп адаштырганнары өчен, әйдәүчеләргә, уз кяферләрен һәм башкаларны саташтырганнары өчен, аларга ияргәннәргә дә, кяфер булганнарына күрә, һәм дә бозыклыкка алып кергән җитәкчеләре аркасында да алар ике кат газапта булачак • Хәйретдин Караман тәфсиреннән.) 39. Алдан йөргәннәр арттагылары на әйтер: -Безнең каршыда сезнең бернинди дә өстенлегегез юк Шуңа күрә, сез дә кылганнарыгызга тәңгәл жәза күрегез,—дияр. 40. Аятьләребезне ялганга чыгарып, үзләрен бөек күрсәтергә теләгәннәр бар. менә шуларга инде Күк капусы ачылмаячак һәм алар, дөя энә күзе аша узганга чаклы, жәннәткә кермәячәк Гөнаһлыларны менә шулай жәзалаячакбы з (41) Алар өчен җәһәннәм утыннан ясалган түшәкләр, өсләренә ябынырга утлы юрганнар әзерләнгән Менә Без залимнәрне шулай газапларбыз. 42. Иманлы булып, игелек кылганнар жәннәт әһелләредер. Алар анда мәнгегә калачак Беркемгә дә көче китмәгәне кадәр вазифа йөкләмибез (43) (Жәнннәткә кергәннәрнең) күңелләрендәге барча юшкынны чыгарып атарбыз, арыклардан сулар агызырбыз һәм алар әйтер: —Тугры юлы белән безне шушы нигъмәтләр илә кавыштырган Атлаһка дан Аллаһ безне тугры юлга күндермәгән булса, үз көчебез белән тугры юлны табалмаган булыр идек Хактыр ки. Аллаһнын илчеләре безгә Хакыйкать алып килгән булганнар икән.—диярләр — Менә сезгә, кылган игелекләрегез өчен түләү—ул жәннәт—сез анын варислары булдыгыз.-дип әйтерләр (44) Җәннәтгәгеләр жәһәннәмдәгеләрдән: —Раббыбыз вәгъдә иткәнне без таптык, сез дә Раббыгыз вәгъдә иткәннәрне таптыгызмы сон'’—дип сорарлар Тегеләре —Әлбәттә, таптык,—дип жавапланыр һәм араларыннан берәү —Залимнәр өстенә Аллаһнын әче каһәре төште, -дип кычкырыр (45) Аллаһ юлыннан тайпылганнарны, шул юлны бозарга теләгән залимнәрне. Ахирәтне дә инкарь итүчеләрне (ләгънәт сукты). (46) Шул ике тараф (оҗмах белән тәмуг) арасында бер пәрдә-аралык бар. Әгьраф өстендәге жәннәткә керәчәк кешеләрне аерым билгеләреннән танып. —Сәлам ссзләргә,—дип баш иячәкләр Бу адәмнәр үзләре жәннәткә әле кермәгән, ләкин керергә нык өмет итәләр (•дгъраф-җәннәт белән җәһәннәм арасындагы бер калку мәйдандыр Гөнаһкярлар да. саваплылар да Аллаһ чакырганга чаклы шунда калып торалар Жәннәткә керәчәк кешеләрнең йөзе—ак. җәһәннәмгә керәчәкләренең чырае кара була икән Ак йөзле, tap бер-берсен танып, сәлам бирешәләр, сәлам алышалар*. Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 47. Җәһәннәм әгъзаларын күргәч алар — Йа. Раббыбыз. безне залимнәр белән бергә урнаштырмасана — дип ялварыр лар (48) Әгьраф калкулыгындагылараларны (җәһәннәмгә китәчәкләрне) тамгаларын нан танып әйтер. —Туплаган байлыгыгыз да. тәкәбберлегегез дә сезгә файда китермәде.—дияр (49) -Аллаһ аларга һичнинди дә рәхмәт иңдермәячәк, дип сез ант иткзн идегез түгелме'’—дип Әгьраф әһелләреннән сорарлар (һәм иманлыларга таба борылып) — Керегез жәннәткә. Сезгә моннан сон курку булмас Вә сез кайгыларга дучар булмаячаксыз.—дип әйтерләр (50) Җәһәннәмгә керәчәкләр жәннәт әгъзаларына болай дип әйтер: —Зинһар, су бирегез, йә булмаса. Аллаһ сезпэ биргән ризыктан безгә дә бераз гына өлеш чыгарыгыз.—дип ялынырлар Алар (җәннәт әһе.нәре) исә —Аллаһ болармы кяферләргә харам кылды,—диячәк (51) Ут кяферләр фани дөнья тормышына алдандылар Алар диннәрен бер уен-шаяру кебек итеп тоттылар Алар шушы көнгә калачакларын онытты, хәтта аятьләребезне инкарь итте, шулай булгач. Без дә аларны оныттык (рәхмәтебекһн мәхрүм иттек) (52) Хактыр ки. аларга. иман китергән кавем өчен, юл күрсәтүче һәм рәхмәтем буларак, гыйлем белән аңлатыла торган бер Китап китердек (53) Алар (кяферләр) Ахтаһ кисәтүеннән башка берәр нәрсә көтәмени'’ Вәгъдә ителгән Көн килеп житкәч. (бу Көн киләсен) алдан ук оныткан кешеләр әйтер ки. -Раббыбызнын илчеләре китергәннәр хак булып чыкты Хәзер безнең шәфәгатьчеләребез бармы, безгә шәфәгать итсеннәр яки безне фани дөньяга кайтарсыннар, без кылганнарыбыздан аеры буларак, игелекле гамәлләр кылыр идек Алар, чынлап та. үзләренә язык эшләделәр, табынган уйдырма сыннары да .шарны ташлап, юк булды 54. Хактыр ки. Раббыбыз алты көн эчендә Күкләрне вә Җирләрне яралтты Аннан сон Гарешта Үзенең хакимлеген урнаштырды Ул төнне көн белән каплап аларны өзлексез алыштырып тора Кояшны. Айны һәм йолдызларны үз боерыгына буйсынган хәлдә яралтучы-Ат таһтыр Мәгълүмдер ки юктан бар итү лә алар белән идарә итү дә Аллаһка хастыр I аләмнәрнен иясе Атлаһ никадәр бөектер (•Гареш тәхет Аллаһнын урыны •Алты көн эчендә яралтты- гыйбарәсен тәфсирче top төрлечә юрый Ьел атаган егерме дүрт сәгатьлек тәүлек түгел, бәлки Аиаһ көне мәгънәсендә әйтелә. диләр. Хаҗ сүрәсенең кырык җиденче аятендә исә. Аллаһ янындагы бер көннең бездәге мең елга тигез икәнлеге әйтелә Мәгариж сүрәсенең дүртенче аятендә исә. безнең хисап белән илле мең ел дәвам иткән бер көн турында сөйләнә Ягъни, Аллаһ катындагы вакыт— чагыштырмача, шартлы вакыт Эйнштейнның («Чагыштырмалылык теориясе*) Нисбәти назары Коръәндә күптән язылып куелган. Димәк ки. Аллаһ Тәгалә дөньяны алты дәвердә яралтып. бүгенге хәленә китергән булып чыга Фүссиләт сүрәсенең тугызынчы- уникенче аятьләрендә бу турыда тәфсилләп аңлатыла* Садретдин Гүмүш тәфсиреннән) (Соңгы вакытта тәрҗемәчеләр һәм тәфсирче галимнәр «гареш* сүзен киңрәк аңлата башладылар. Ул сүз бары тик Күктәхет мәгънәсендә генә түгел, бәлки Аллаһү Тәгаләнең Бөтенгаләм безән идарә итү ысулы икәнен дә бәян итәләр Бу сүз эчендә «гыйлем. идарә кодрәте, хуҗалык итүче» мәгънәләре ята икән. Димәк ки, «Гарешта хакимлеген урнаштырды» гыйбарәсен «Бөтенгамәлдә Үз идарәсен. Үз гыйлемен. Үз хакимлеген урнаштырып, гамәл кыза башлады» дип аңлатсак, дөресрәк була түгелме?) 55. Раббыбызга ялвара-ялына. аулакта дога укыгыз, белеп торыгыз. Ул хәттин ашканнарны сөйми (56) Җир йөзен тәртипкә салганнан соң, ул тәртипне бозмагыз (башбаштаклык, бозыклык кылмагыз) Аллаһтан (җәзасыннан) куркып вә (Аның мәрхәмәтен) өмет итеп, гыйбадәт кылыгыз. Хактыр ки. игелек кылганнарга Аллаһнын рәхмәте бик якын. (57) Рәхмәт яудырыр алдыннан сөенечле җилләр истерүче—Улдыр Алар (җилләр) авыр болытлар алып килсә, (корылыктан) үле илләргә юллыйбыз. Анда янгыр яудырып, төрле-төрле җимешләр өлгертәбез. Менә шулай итеп, үлеләрне дә терелтербез һәрхәлдә моннан гыйбрәт алырсыз (58) Раббының рөхсәте илә яхшы мәмләкәтнең игене дә мул чыгар. Яман илдә чүп үләненнән башкасы үсмәс. Менә без шөкер итүче бер кавем өчен аятьләрне шулай ачыклыйбыз. 59. Хактыр ки. Нухны илче буларак үз халкы арасыннан күндердек. Ул әйтте: —Әй. кардәшләрем. Аллаһка коллык итегез (гыйбадәт кылыгыз), сезнең Аннан башка тәңрегез юк. Дөресен әйтим, мин өстегезгә килә торган бер көннең (Туфан суы) газабыннан куркам (60) Ул кавемнең хакимнәре әйтте: —Күрәбез, синең адашуың көн кебек ачык,—диделәр. 61. Ул әйтте: —Әй, кардәшләрем, мин адашмадым, фәкать мин галәмнәрнең Раббысы тарафыннан күнлерелгән бер илче (62) Сезгә Раббымнын вәхий иткән аятьләрен генә ишеттерәчәкмен, сезгә үгет-нәсихәт бирәмен, сез белмәгәннәрне мин Аллаһтан белдем. (63) Гөнаһлы булудан сакласыннар дип, Аллаһнын рәхмәтенә ирешсеннәр өчен. Аллаһнын газабы белән куркытыр өчен, үзегезнең арадан чыккан кешегә Аллаһтан Китап иңгәненә аптырыйсызмы?—диде (64) Аны ялганчыга чыгардылар. Без дә аны һәм аның белән бер көймәдә булганнарны коткардык. Аятьләребезне ялганга чыгарырга маташканнарны суга батырдык. Чөнки алар (күңел күзләре) сукыр бер халык иде. 65. Гад халкына да кардәшләре һудны илче иттек. Ул әйтте: —Әй, халкым, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка тәңрегез юк. Әле һаман да Аллаһтан (җәзасыннан) курыкмыйсызмыни?—диде. (66) Ул халыкнын кяфер хакимнәре әйтте: — Без синең мисез (җүләр) икәнлегеңне ап-ачык күреп торабыз вә, шөбһәсез ки. сине алдакчы дип уйлыйбыз,—диделәр (67)—Әй, халкым,—диде (һуд).-Мин мисез (җүләр) түгелмен Фәкать мин галәмнәрнең Раббысы җибәргән бер илче (68) Сезгә Раббымнын вәхий иткән аятьләрен ишеттерермен вә мин сезнең ышанычлы киңәшчегез булырмын (69) Сезне кисәтер өчен арагыздан чыккан бер адәм аша Раббыгыздан сезгә бер Китап килгәненә гаҗәпләндегезмени? Уйлап карагыз әле, Ул сезне, Нух кавеменнән сон. алар урынына китерде вә яралтылганда ук сезне алардан өстен кылды. Шулай булгач, Аллаһнын нигъмәтләрен онытмагыз: котылыр-сыз,— диде. (70) Әйттеләр ки: —Син безне бары тик бер Аллаһка гына гыйбадәт кылдырыр өчен вә ата- бабал арыбыз табынган (тәңреләребезне) ташлату нияте илә килдеңме? Әгәр син хак сөйлисен икән, безне куркыта торганыңны (Аллаһ җәзасын) күрсәт,—диделәр. (71) (һуд) әйтте ки. —Сезнең өскә Аллаһнын каргышы һәм жәзасы (коточкыч ачлык) килде бит инде. Аллаһтан һичбер хокук бирелмәгән көе. бары тик ата-бабаларыгыз (сыннарга, потларга) таккан исемнәр турында минем белән сүз куертырга булдыгызмыни'’ Алайса, торып торыгыз, шик юк ки, мин дә сезнең белән бергә көтеп торучымын.— диде. Ашыкмагыз, сезгә тагын жәза килер, мин дә сезнен ул жәзагызга шаһит булырмын.) 72. Аны һәм анын белән бергә булганнарны рәхмәтебез илә коткардык Аятьләребезне ялганга чыгарырга маташканнар белән иман китермәгәннәрнең нәселен кистек. (73) Сәмүд халкына да үзләре арасыннан Салихны күндердек Ул әйтте: —Әй, халкым, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка тәңрегез юк. сезгә Раббыгыздан ап-ачык бер дәлил килде. Ул бер могжиза буларак китерелгән дөядер Аны иреккә жибәрегез, ул Аллаһ жирендә утласын, ана яманлык кылмагыз, юкса, соңыннан сезгә жәза иңәр,—диде. («Сәмүд халкы Салих пәйгамбәргә: әгәр син пәйгамбәр икәнсең, могҗиза итеп, менә шушы таш эченнән бер дөя чыгар, шунда гына без синең пәйгамбәр икәнеңә ышаначакбыз, диде Хәзрәти Салих дога укыды һәм таштан бер ана дөя килеп чыкты Бу могҗизаны күрүгә ук кайберләре иман китерде Калганнары исә һаман кяферлектә кала бирделәр Хәзрәти Салих дөягә кагылмаска боерды, дая уз иркендә утлап йорсен, диде Ләкин кяферләр дөяне суйды Шуңа күрә, Салих пәйгамбәр уз халкын ташлап, һиҗрәт итте (күченде) Аның халкы исә дәһшәтле гарасатта һәлак булды* Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 74. Уйлап багыгыз, Гад халкыннан сон, алар урынына сезне бар итте Вә Җир йөзенә (Хиҗаз белән Шам арасына) урнаштырды —Җирнең тигез урыннарында сарайлар саласыз, калку урыннарында өйләр житкерәсез (кыяларны тишеп, торыр өчен куышлар ясыйсыз) Инде Аллаһнын нигъмәтләрен исегезгә төшерегез, фетнәчеләр кебек. Җир йөзендә буталчыклар чыгармагыз. (Башбаштаклык кылып, табигать тәртибен бозмагыз) (75) Бу халыкның хакимнәре бөеклек тәкәбберлеге илә. араларындагы зәгыйфь күренгән мөселманнарга әйттеләр: —Сез Салихның Раббы тарафыннан күндерелтәнлеген беләсезме . аның Пәйгамбәр икәненә (ышанасызмы)''--дип сорадылар Тегеләр исә: — Шик юк ки, без ана ни иңдерелсә дә ышанабыз,—диделәр (76) Бөеклек тәкәбберлеге белән тагын әйттеләр. — Без исә сезнең ышанганыгызны инкарь итүчеләр,—диделәр (77) Һәм алар ана дөянең аякларын кисеп, суйдылар вә Раббының рөхсәт чикләрен боздылар да —Әй, Салих, әгәр син, чыннан да. пәйгамбәр икәнсең, безне өркетә торган жәзаңны күрсәт инде,-диделәр (78) Шуннан сон аларны дәһшәтле тетрәү тотты һәм алар үз йортларында тезләнгән (кәкрәеп калган) килеш һәлак булдылар (79) Салих алардан йөз чөерде дә әйтте: —Әй, халкым, хактыр ки, мин сезгә Раббымнын вәхий иткән вәгъдәсен китердем вә сезгә сабак бирдем, тик сез үгетләгәннәрне сөймисез шул 80. Лутны да (пәйгамбәр итеп җибәрдек) Ул (халкына) әйтте —Сездән элек килгән кавемнәрдә кыла алмаган фәхешлекне эшләргә жыенасызмы?—диде (81) Чөнки сез шәһвәти ләззәт өчен, хатыннарыгызны ташлап. ирләргә якынаясыз. Дөресен әйтим, сез хәттин ашкан бер бозык халык икәнсез (82) Кавеменең жавабы шушы булды. -Аларны (Лутны вә аның иярченнәрен) мәмләкәттән куыгыз, чөнки алар үзләрен пакь дип ышандырмакчы булалар,—дип әйтүдән башка дәшмәделәр (83) Без аны да. хатыныннан башка, гаиләсе белән коткардык, чөнки анын хатыны (имансызлар ягында) калганнардан иде (84) һәм өсләренә таш янгыры яудырдык күр син, гөнаһкярларнын ахыры ничек бетә (*Хәзрәти Ибраһим кардәшенең торыны хәзрәт Лут. Хумуш җирендәге Содам шәһәренең халкына пәйгамбәр итеп күндерелгән иде Ьу шәһәр халкы башка һичбер мииәт эшләмәгән бозыклык (ир белән ир фәхешлеге) кыла иде. Лут пәйгамбәрнең үгетләренә игътибар итмәенчә, алар зина кылуларын дәвам иттеләр. Ниһаять. Лут пәйгамбәр иман китергәннәр белән бергә тонен шәһәрдән чыгып китә. Каладагы халык исә зилзиләдән, башларына яуган ташлы яңгырдан /шак була» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 85 Мәдьян халкына да үз араларыннан Шөгаебне пәйгамбәр итеп күндердек. Ул әйтте: —Әй, халкым, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка тәңрегез юк, сезгә раббының ачык дәлиле килде Үлчәгәндә, бүлешкәндә гадел булыгыз, инсаннарга тиешлесеннән ким бирмәгез. Тәртип салынган Җир йөзен (табигатьне) башбаштаклык белән бозмагыз. Иманлы булсагыз, бу эшләр сезнең өчен тагын да хәерлерәктер. I-Мәдьян—хәзрәти Ибраһим углының исемедер Аның оныкларына Мәдьян кабиләсе дип. алар яшәгән шәһәрне Мәдьян каласы диләр иде Бу шәһәр Фәлистин (Палестина) белән Хиҗаз арасында Лам Кызыл Диңгез буена урнашкан иде». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән) 86. Куркытып-янап. Аллаһ юлыннан тайпылдырырга вә шул тугры юлны бозарга тырышып, юл буенда мөэминнәрне сагалап, посып тормагыз! Уйлап карагыз әле. сез бик аз идегез. Ул сезне үрчетте. Күрегез, аздыручыларның азагы ничек тәмамланганын. 87. (Шөгаеб әйтте): —Әгәр арагыздан бер төркем мин алып килгәннәргә (Аллаһ хөкемнәренә) инанса, икенче төркемегез, инанмаса, Аллаһ хөкеме килгәнчегә чаклы сабыр итегез. Ул—хөкемдарларның иң гаделе. (88) Кавеменең хакимнәре тәкәбберлек илә әйтте: —Әй. Шөгаеб. сине мөселманнарың белән бергә илебездән катгыян сөрәчәкбез яки безнең дингә күчәчәксез,—диделәр. Шөгаеб: —Сезнең ул динегезгә (нәфрәтле бурсактамы?) үзебез теләмәсәктәме?—диде. (89)—Дөресен әйтим, Аллаһ безне ул диннән коткарганнан сон, кабат сезнен динегезгә кайтсак, без Аллаһ турында ялган сөйләгән булырбыз. Аллаһ ихтыяр итмәсә, сезнең дингә кайту мөмкин эш түгел Раббыбызнын гыйлеме бөтенесен дә урап алган Без бары тик бер Аллаһка гына баш ордык. Раббыбыз! Халкым белән арабызны гаделлек белән хөкем ит Син хөкемдарларның иң гаделе. 90. Бу халыкның житәкче кяферләре әйтте: —Әгәр дә Шөгаебкә иярсәгез, сез. һичшиксез, зарар күрерсез,—диделәр. (91) Тан алдында дәһшәтле жир тетрәве вакытында алар үз йортларыннан чыга алмаенча кәкрәеп һәлак булды (92) Шөгаебне ялганчыга чыгарганнар, юк булды, әйтерсең лә. алар ул шәһәрдә бөтенләй яшәмәгән дә Асылда зыян күрүчеләр Шөгаебне ялганчы дип атаганнар булды (93) (Шөгаеб) парны ташлап китәр алдыннан: —Әй. халкым, мин сезгә Раббыбыз юллаган Хакыйкатьне сөйләдем вә сезгә үгет бирдем Кяферлар өчен мин ничек кайгырыйм?—диде. 94. Нинди генә илгә пәйгамбәр жибәрсәктә, шул ил халкы (көферлекләреөчен) бәлки тәүбә итеп, тугры юлга басар дип. аларны фәкыйрьлеккә, кысанлыкка дучар иттек (95) Соңыннан ул кысанлыкларны бетереп, муллык бирдек. Ниһаять, алар үрчеде вә: —Ата-бабаларыбызда шушылай кысанлыкта да. муллыкта да яшәп караганнар, (монда Апаһның катнашы юк).—диделәр. Без аларны искәрмәстән (каргыш белән) тотып алдык. (Агар әйткәннең тел төбенә халыкка бәла-каза килү, муллыкта яшәү Аыаһтан тормый, табигатьтән, тырышлыктан, эш уңудан килә, пәйгамбәрләрнең, Аллаһның монда катнашы юк, дигән мәгънә салынган Шул сәбәпле Аглаһ алар өстенә кинәт афәт җибәрде) 96. Бу илләрнең халыклары иман китереп, гөнаһтан курыккан булсалар иде, әлбәттә, аларныңөстенә Күктән. Җирдән мул бәрәкәт капкаларын ачкан булыр идек Ләкин алар Аллаһның аятьләрен ялганга чыгарды. Без дә кылган көферлекләренә күрә, аларны каргышка тоттык. (97) Ул илләрнең халкы, төнлә йоклап ятканда өстебезгә Аллаһнын җәзасы төшмәс, дип уйладылармы9 (98) Яки ул илләрнен халкы, иртәнчәк. уен-көлкеле (күңел ачып, ләззәт кичергән) чакта өстебезгә Аллаһнынжәзасы төшмәс, дип тәкәбберләндеме9 (99) Әллә алар үзләрен Аллаһнын җәзасыннан котылган дип санынмы9 Зыян-зәхмәт күрәчәк гөнаһлылар гына Аллаһ хөкеменнән курыкмыи (100) Әүвәлге хуҗаларыннан сон ул жиргә варис булганнарга шул Хакыйкать әле дә булса барып житмәдемени9 Әгәр Без теләсә идек, гөнаһларына күрә, аларны жәзалаган булыр идек. Аларнын күңелләрен йозаклап куеп, колакларын саңгыраулаткан булыр идек. 101. Менә шундый илләр бар Сина сабак булсын дип. алар турында бәгъзе гыйбрәтләр сөйлибез Хактыр ки. пәйгамбәрләре аларга ап-ачык дәлилләр китерде Баштан ук ялганга чыгарып. Хакыйкатькә алар инанырга теләмәде Кяфертәрнен күңелләрен Аллаһ әнә шулай итеп йозаклый (102) Аларнын күбесендә антка тугрылык тапмадык. Дөресе шулдыр ки. аларнын күбесе тугры юлдан язган, дигән нәтижәгә килдек (103) Аннан соң алар артыннан Мусаны аять-могҗизаларыбыз белән Фиргавенга вә аның халкына юлладык Алар могҗизаларны инкарь итте Бак. фетнәчеләрнең ахыры ни белән бетте? (104) Муса әйтте ки —Әй. Фиргавен, мин галәмнәрнең Раббысы тарафыннан сезгә күндерелгән бер пәйгамбәрмен,—диде. (105) —Мин Аллаһ турысында бары тик дөресен генә сөйләргә бурычлымын. Сезгә Раббыгыздан ачык бер дәлил китердем Исраил угылларын (Ягъкуб балаларын) азат итеп, миңа биреп җибәр,—диде (•Ул вакытта Фиргавен Ягъкуб балаларын золымда. авыр эшләрдә эшләтеп. җәберләп тота иде. Шул халык арасыннан чыккан пәйгамбәр буларак, хәзрәти Муса үз халкын Фиргавен золымыннан коткарып, Мисырдан Фәлистингә кайтаруны таләп иттеСадретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 106. (Фиргавен) әйтте -Әгәр син дөресен сөйлисең икән, бер могжиза күрсәт, карап карыйк -лиле (107) Шуннан сон хәзрәти Муса карышкысын жиргәташлады Таяк шундук аждаһага әверелде (Карышкы—дәрәҗә таягы. жезл. скипетр )(108) һәм кулын кесәсеннән чыгарды. Карап торучыларга ул шундук ап-ак булып, ялтырап күренде (109) Фирга вен кешеләре әйтте. -Бу бик тә оста сихерче икән,—диделәр (ПО)-Ул сезне йортыгыздан куып чыгарырга килгән Ни кылабыз9 -диештеләр (111) Соңра әйттеләр —Аны да. кардәшен (Һарунны да) көттереп тор һәм кала буйлап йомышчыларыңны юлла (Хәзрәти Мусаның энесе Һарун да пәйгамбәр иде) (112) алар бөтен сихерчеләрне җыеп китерсеннәр.-диделәр (113) Сихерче ләр Фиргавен янына жыелды. алар -Без аны җиңсәк, безгә кыйммәтле бүләкләр булырмы9—диделәр (114) (Фиргавен)' —Әлбәттә,—диде —һәм дә сез минем иң якыннарымнан булачаксыз (115) (Сихерчеләр)' -Ий, Муса, син ин беренче булып ташлыйсынмы, әллә безме?—диделәр (116) (Муса) —Сез таймагыз.—диде Алар (сихер таякларын) ташлап, кешеләрнең күзен будылар, гаҗәеп куркыныч сихерләр күрсәттеләр (Сихерчеләр баулар, агачларны уртага чыгардылар, халыкның күзен буып, шул бауларны, агачларны еланнарга әверелдерделәр.) 117. Бездә Мусага: - Карышкынны ташла,—дип боердык Аның карышкысы тегеләрнең уйдырма (оста ясалган) еланнарын йотып бетерде (118) Шулай итеп, тегеләрнең ялганнары ачылды Хакыйкать җиңде; аларнын казанырга теләгән уңышлары юкка чыкты (119) Менә шулай игеп. (Фиргавен белән аның кавеме) җиңелде һәм атар хурлыкка төште (120) Сихерчеләр исә сөждәгө егылды (121) Галәмнәрнең һәм (122) Муса белән Һарунның Раббысы булган Аллаһка инандык,—диделәр 123. Фиргавен әйтте: —Минем рөхсәтемнән башка сез ничек итеп (Амаһка) иман китердегез? Бу, һичшиксез, халыкны шәһәрдән куып чыгару өчен сезнең тарафтан корылган тозак. Ләкин тиздән (башыгызга төшәчәк) афәтне күрерсез. (124) Ант итеп әйтәмен ки. аяккулларыгызны аркылы-торкылы чапкалап ташлаячакмын, аннан соң бөтенегезне дә асып куячакмын,—диде (125) Әйттеләр: — Без. чынлап та. Раббыбызга юнәлдек. (126) Син бары тик Раббыбызнын аятьләре безгә иңдерелгәнгә күрә генә, Аллаһка инанганыбызга ачу итеп кенә бездән үч аласың. Йа. Раббыбыз, безгә сабырлык бир. мөселман буларак Жаныбызны ал,— диделәр. (127) Фиргавен кавеменең аксакаллары әйтте: — Муса һәм аның кавеме сине, тәңреләреңне ташлап. Җир йөзендә шакшы таратып йөрсеннәр дип. аларны исән калдырасыңмы’’—диделәр. (Фиргавен). — Безаларныңугыл-оланнарын үтереп, хатын-кызларын исән калдырачакбыз. Әлбәттә, бездә аларны изәрлек кенә куәт бар. (128) Муса үз кавеменә әйтте: —Аллаһтан ярдәм көтегез, сабыр итегез.—диде —Шик юк ки. Җир йөзе Аллаһныкыдыр. (Шул Җиргә) Ул Үзе теләгән бәндәләрен варис итә. Әжер Аллаһтан (гөнаһ эшләүдән) курыкканнарныкы булыр. (129) Алар. —Син безгә (пәйгамбәр сыйфатында) килгәнче дә, син килгәннән соң да безне җәберләделәр,—диделәр. Муса. —Атлаһ дошманыгызны һәлак итәр, дигән өмет бар,—диде.—һәм алар урынына сезне җиргә хужа итеп куяр. Аннан соң инде сезнең ни кылганыгызга багар. 130. Хактыр ки. Бездә Фиргавенга ияргәннәрне: сабак алсыннар дип, ел саен корылык, кытлык белән интектердек. (131) Аларга бер уңыш (муллык) килсә, алар. —Бу безгә шулай тиеш,—диләр. Әгәр өсләренә берәр афәт килсә, (мур кырылышы) Муса белән аның шәкертләрен гаеплиләр. Мәгълүмдер ки. алар өстенә килгән афәт Аллаһ Гарәфыннандыр. Ләкин аларнын күбесе бу хакта белми. (132) һәм алар (Мусага) әйтте: — Безне сихергә тотар өчен, әллә нинди могҗизалар күрсәтсәң дә, барыбер без сиңа ышаначак түгелбез,—диделәр. 133. Без дә могҗизалар буларак, алар өстенә бер-бер артлы Туфан афәтен, саранча казасын, хәшәрәтләр өерен, бакалар һәм кан яңгырларын яудырдык, алар һаман тәкәббер булдылар вә гөнаһкяр кавемгә әверелделәр (134) Башларына җәза (мур) килгәч әйттеләр: — Ии. Муса, сиңа биргән антыбыз хөрмәтенә безнең өчен Раббына дога кыл, әгәр өстебездән бу газапларны алдырсаң, сина ышаныр идек вә Исраил угылларын сиңа биреп җибәрер идек.—диделәр. 135. Без алар өстеннән җәзаны билгеле бер вакытка кадәр алдык, ләкин алар тагын сүзләрендә тормады (136) Без аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучылардан һәм аятьләргә гамьсез булганнардан үч алдык һәм аларны диңгезгә батырдык. («Фиргавен Ягъкуб балаларына шәһәрдән китәргә рөхсәт бирмәгәч. Муса га/юйһиссәлләм кардәшләре белән шәһәрдән төнлә чыгып китәргә мәҗбүр була Моны сизенеп, Фиргавен алар артыннан куа чыга. Су буена килеп җиткәч, Муса (карышкы) таягы белән суга ора һәм су аерылып, унике сукмак хасил була. Качаклар шуннан чыгып китә. Фиргавен атлы гаскәре белән килеп җитеп, шул ю,нарга кереп китә дә су аларны кысып, батырып һәлак итәШәех Ногмани тәфсиреннән.) 137. Хурлыкларга калган бу бичара кавемне Без эче бәрәкәт белән тулган жирнен Көнчыгыш тарафына вә Көнбатыш тарафына варис кылдык. Сабыр иткәннәренә күрә, Раббынын Исраил угылларына биргән вәгъдәсе үтәлде. Фиргавен һәм анын кавеме, житкезгән йортларны вә үстергән бакчаларны харап иттек. («Исраил угыллары, ягыш Ягъкуб токымы, хәзрәти Муса җитәкчелегендә Мысырдан Сина ярыматавына күченгәч, озак дәверләр шунда яшәп кала. Ахырда Кудүс. ягыш Иерусалим белән Шам тарафларын үз идарәләренә ала. Кайбер тәфсирләрдә бу аятьтәге -җирнең Көнчыгыш вә көнбатыш- гыйбарәсе -Шам белән Мысыр- дип аңлатылса да ул җирнең Сина ярыматавы. Фэ шстин һәм Шам өлкәләре булуы хакыйкатькә якынрак тора Чөнки тарихта Исраил угыллары Мысырга түгел, бая аталган өлкәләргә хаким булганнарСадретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 138. Ягъкуб токымын диңгездән кичердек, алар (диңгезне кичкәч) юлда барганда потларга, сынымнарга табына торган халыкны очратты Шуннан юлдашлары әйтте -Ии. Муса, аларныкы кебек тәңре (һәйкәлен) безгә дә ясап бир,—диделәр Муса әйтте: —Чынлыкта сез бик тә надан бер халык икәнсез,—диде. (Диңгезне аркылы кичкәннән соң, Исраил угыллары бозау сынына табына торган Амалика кавеменә тап булган иде Аять шул вакыйганы сурәтли ) 139. Шик юк ки. болар күңелендәге (дин) бетереләчәк һәм аларнын гамәле (ясаган сыннары да) нәжес һәм яраксыз булыр (140) Муса әйтте —Алл аһ сезне башка халыклардан өстен куйды, ә мин сезгә Аллаһтан башка бер тәңре ясап куйыйммы'.’ (141) Исегезгә төшерегез, сезне иң әшәке жәзалар белән жәберләп тоткан Фиргавеннсн җәлладларыннан коткардык Алар сезнен угылларыгызны үтереп, хатыннарыгызны исән калдыра иде. Менә шунда Аллаһ Тәгалә сезне сынап бакты да инде (142) (Гыйбадәт кылыр өчен) Мусага утыз төн вәгъдә иттек вә аңа ун төнне өстәдек, шулай итеп. Аллаһ тәгаенләгән вакыт кырык төн булды Муса кардәше Һарунга әйтте —Халкыбыз арасында җитәкче булып минем урынга син каласын, аларны тугры юлга үгетлә, (гадел бул) юлдан язганнарга иярмә,—диде 143. Тәгаен иткәнебез вакытта Муса (Тур тавына) килде. Аллаһ белән сөйләшкән вакытта: — Йа. Раббым, зинһар, мина күрен, сине күрәсем килә,—диде Раббы исә: —Син мине күрә алмассың, ләкин әнә шул тауга кара, әгәр ул үз урынында кала бирсә, син дә мине күрерсең,—диде Раббы тауга тәэсир итте (нурын сирпеде), тауны (шартлатып) пыран-заран китерде Муса исә һуштан язды Аңына килгәч әйтте: —Дан сиңа! Синең сыйфатында кимчелек юк. дип аңладым, сиңа тәүбә иттем. Иман китергәннәрнең беренчесе мин (144) (Аллаһ) —Ий. Муса,—диде.—Сиңа биргән вазифалар белән вә сүзем белән сине инсаннарның башлыгы итеп сайладым Биргәнемне ал һәм шөкер ит. 145. Нәсихәт вә бөтен нәрсәләрнең асылына кагылышлы ни бар. барысын да такталарга язып, Мусага бирдек (Һәй әйттек): — Боларны ал һәм куәтеннән килгәнчә сакла, халкыңа да әйт. монда язылганнарның иң яхшыларын кагыйдә итсеннәр Тиздән мин сезгә юлдан язганнарның урынын күрсәтәчәкмен (•Бу аятьтә Тәүратның такта кисәкләренә язылып. Аллаһ тарафыннан хәзрәти Мусага иңдерелгәнлеге турында сөйләнә. Ләкин бу такталарның сыйфаты, асылы. рәвеше турында мәгълүмат юк Эчтәлегенә килгәндә. шөбһәсез ки. ул такталарга ш\ з заманзһзгы Исраил токымының дингә кагылышлы мәсьәләләре вә халыкның мәгърифәте өчен кирәкле күрсәтмәләр язылганлыгы билгеле Аятьтә телгә азынган «иң яхшыларын кагыйдә итсеннәр- гыйбарәсенең нигезендә Тәүратны кирәк чакта гамәлдә купайсыннар, дигән мәгънә ята «Юлдан язганнарның урынын күрсәтермен» гыйбарәсе исә Фиргавен кавеме харап ителгән җирләрне. Газ) белән Сәмүд кабиләләренең тар-мар ителгән урыннарын гыйбрәт итеп күрсәтәчәгенә ишарә ителә Ягъни юлымнан чыкмагыз. юлз)ан чыкканнарны менә шундый кара тәкъдир көтә» Садретдин Гүмүш гәфенреннон ) 146 Жир йөзендә хаксыз рәвештә тәкәбберләнгәннәрне аятьләремнән ераклаштырачакмын Бөтен аятьләребезне күрсәләр дә алар иман китермәс Тугры юлны күрсәләр дә. ул юлга төшмәсләр Азгынлык юлын күрсәләр, шул юлдан китәрләр Аятьләребезне ялганга чыгарырга маташканнары һәм аларга игътибарсыз калганнарына күрә, .шар (Аллаһ тарафыннан) шул халгә төшерелде 147 Аятьләребезне һәм Ахирәттә кавышачагыбызны ялганга чыгарырга маташучыларның гаматтәре юкка чыкты Алар кылган гөнаһларыннан да артык жәза .11 ир, дип уйлыйсызмы? (Алар кылган гөнаһлары өчен генә җавап тотачак 7(148) (Муса кырык көн гыйбадәт кылырга. Аиаһ белән сөйләшергә Тур тавына киткәч) аның кавеме үз алтыннарын җыеп, мөгри торган бозау сыны ясатты (Тәңребез, дип шул бозауга табына башладылар.) Ул (бозауның) үзләре белән сөйләшә алмаганын, аларга тугры юлны күрсәтә алмаганын алар күрмимени? Аны тәңре итеп табындылар һәм залим булдылар. (•Хәзрәти Мусаның Тур тавында калуы тагын ун көнгә озайтылганнан соң. Исраш угыллары арасыннан Самири исемле бер сынчы, халыктан җыелган алтыннан бозау һәйкәле ясады һәм: сезнең дә. Мусаның да тәңресе шушы булыр Ләкин Муса уз тәңресен онытты, диде Самири уя бозауны шулай итеп ясады ки, эчендә калган куыш юлларга җил кереп, бозау чынлап та мөгрәгән аваз чыгара идеХәсән Чантай тәфсиреннән.) 149. Алар хаталарын аңлап, кулларын шапылдаткач, пошаманга калды һәм әйттеләр: —Әгәр Раббибыз ярлыкамаса, рәхимлек кылмаса, без, мотлак, зыян күрүчеләр арасында булырбыз.—диделәр. (•Гарәпләрдә хата эшләгәнне аңлагач, аяныч хәлләрдә калганда, учны учка бәреп, ике тезгә сугу гадәте бар иде Бу—кылган эшкә үкенү, ачыну галәмәте-. Хәсән Чантай тәфсиреннән) 150. Муса ачынуыннан кызган хәлдә кайтып: -Мин киткәннән соң сез нинди хәтәр эшләр башкардыгыз, Раббыбызнын әмерен көтмичә, ашыгыч хата ясадыгыз,—дип ул кулындагы язулы такталарын жиргә куйды һәм кардәшенең (Һарунның) чәченнән тотып, башын үзенә таба тартты Энесе: —Анамның баласы, бу кавем мине, чыннан да, көчсез санады вә мине үтерә язды Син мине сүгеп, дошманнарыбызны сөендермә, мине залимнәр рәтендә санама,—диде. ( .Анамның баласы—бертуган кардәшләр арасында алы хөрмәт бе. юн әйгпе. ю торган сүз.) 151. (Муса) — Йа, Раббым, үземне дә, энемне дә кичер, зинһар, безне рәхмәтеннән ташлама Чөнки Син мәрхәмәтлеләрнең дә иң мәрхәмәтлесе бит,—диде 152. Бозауны (тәңре) санаганнарга Раббының газабы төшәчәк вә аларга дөнья тормышында да хурлыклар булачак. Без ялган уйлап чыгаручыларны шулай җәзалыйбыз (153) Яманлыклар кылганнан соң тәүбә итеп, иман китергәннәрне Раббы, һичшиксез, ярлыкар, гафу итәр. (154) Ачуы кайтканнан сон, Муса язулы такталарын алды Андагы язуларда Раббыдан (гөнаһ эшләүдән) курыкканнар өчен вәгазь һәм мәрхәмәт (вәгъдәсе) бар иде (155) (Аллаһ хозурында җавап тотар өчен) кушкан вакьп эчендә, билгеләнгән урынга Муса үз халкы арасыннан җитмеш кеше сайлап алып килде Бу кешеләрне дәһшәтле зил-зилә тоткач, Муса әйтте: — Йа. Раббым, ихтыяр итсәң, мине дә, аларны да баштук һәлак иткән булыр идең Арабыздагы берничә ахмак кешенең гөнаһлары өчен бөтенебезне дә һәлак итәрсеңмени? Бу бары тик безне сынап каравың гынадыр шәт. Сынау аша теләгәнеңне алаштырып, теләгәнеңне тугры юлга күндерергә максат итәсең кебек. Син безнең хуҗабыз, безне ярлыка, безгә миһербанлы бул, ярлыкаучыларның иң күркәме— Син!— диде... (•Хәзрәти Муса әлеге җитмеш кешене Аллаһ хозурында китерде Муса белән Аллаһның сөйләшкәнен ишетсәләр дә, аның белән генә канәгатьләнмичә, бәндәләр: ий. Муса. Аллаһыңны апачык итеп, уз куиәребез белән күрмәенчә. без инанмаячакбыз, диделәр. Шу юй дип әйтүгә үк дәһшәтле итеп җир тетри башлады һәм әлеге бәндәләр һуштан язып егылды Хәзрәти Муса Аллаһка ялвара башлады һәм Аллаһ афәтне туктаттыСадретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 156. безгә бу дөньяда да, Ахирәттә дә гүзәл тормыш әйлә һич икеләнмичә, без сила баш ордык. Аллаһ боерды ки: —Теләгән кешегә газап бирермен, мәрхәмәтем бөтен нәрсәгә житәрлек Аны (гонаһ эшләүдән) сакланганнарга, зәкят биргәннәргә вә аятьләремә инанганнарга (савап) язачакмын 157. Кулларындагы Тәүрат белән Инҗилдә язылган илчегә, өмми (укыи-яза бе.змәгән) Пәйгамбәргә ияргәннәр бар. менә шул Пәйгамбәр аларга игелек эшләргә куша, аларны яманлыктан тыя. аларга саф-пакъ нәрсәләрне хәләл итә. шакшыларны харам кыла Авырлыктан азат итә. (хорафат) чылбырларын чишә Шул Пәйгамбәргә инанып, ана хөрмәт күрсәткән, аңа ярдәмче булган вә анын белән берлектә иңдерелгән нурга (Коръәнгә) ияргәннәр дә бар. менә шулар инде котылыр, рәхәткә ирешер (•Өмми» укыи-яза белмәүче мәгънәсендә кулланыла торган сүз Бу—Аллаһның Пәйгамбәрне мактавы Өмми булып та гыйлемгә ия булганга күрә әйтелә. Бу да Аллаһнызз бер могҗизасыдырСадретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 158. Әйт: —Әй. инсаннар, дөрестән дә мин күкләрнең вә Җирнең хуҗасы булган Аллаһ тарафыннан һәммәгезгә җибәрелгән илчемен Аннан башка тәнре юк Ул терелтә дә. үтерә дә Шулай булгач , өмми Пәйгамбәр булган илчесенә. Аллаһка вә анын аятьләренә инанып, иман китергәннәр Аллаһка юнәлер һәм тугры юлны табар,—диген 159. Мусанын кавемендә хак белән гугры юлны тапкан вә гаделлек белән хөкем йөртүче бер төркем бар. 160. Без аларны (Ягъкуб нәселен) унике кабиләгә бүлдек Кардәшләре (чүлдә) аннан су сорады. Мусага: — Карышкың белән ташка ор.—дип боердык Шул мәлне үк аннан унике чишмә бәреп чыкты һәр кабилә эчәр өчен үз чишмәсен билгеләде Соңыннан алар өстенә болыт җибәреп, күләгә ясадык Аларга Илаһи кодрәт хәлвәсе һәм бүдәнә ите ашаттык. —Сезгә биргән ризыкларының ин сафларын гына ашагыз.—дидек. Әмма алар (сүземне тыцламастан) Безгә түгел, үзләренә зыян эшләде (161) Аларга әйтелде: — Шушы шәһәргә урнашыгыз, теләгәнегезне ашагыз. Капкадан иелеп керегез һәм: (Аллаһтан) ярлыкау телибез, дип әйтегез Хаталарыгызны кичерербез Игелек кылганнарга алга габа тагын да күбрәк муллык бирербез.—диелде (162) Ләкин аларның кяферләре үзләренә әйтелгән сүзне башкасы белән алмаштырдылар. Без дә хәттин ашканнары өчен шул кяферләр өстенә Күктән жәза иңдердек (•Риваятьләргә караганда, бу җәза тагун-мур кырылышы иде кыска гына вакыт зчендә бик күп кеше кырылды». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән > 163. Син алардан дингез ярындагы халыкның хәле турында сораш Ничек итеп алар шимбә көнне хөрмәтсезлек белән хәттин аштылар Шимбә ял көне иде. судагы балыклар ташкын-ташкын булып яр кырына килде, ял булмаган көннәрне балык килми иде. Бозыкларны Без шулай сыныйбыз (•Диңгез ярындагы \ I шәһәр Мздъязз белән Тур арасындагы Әйлә исемендәге авыз иде Исраил токымындагы халык җомга конне бәйрәм итәргә теләмичә, ят коне итеп шимбәне билге зәде Шуннан соң Аиаһ Тәгалә а зарга ял коне шимбәдә эшләүне. базык тотуны тыйды Яз булгач, яз итегез, янәсе Башка коннәрне яр буена базык оере кисмәгәнгә күрә, азар > з конне балык тотарга ярамаса да. канунны бозып, күп итеп базык тотты Ягызи азар хәттин ашты Бу исә А злаһның хәйлә белән изарның кануннарга т\грымы-юкмы икәнен сынавы иде Хәттин ашу чыгырдан чыгу, билгезәнгән кагыйдәләрне бозып, читкә чыгу Хәт - чик дигән сүз» Хәсән Чанга А тәфсиреннән ) 164. (Алар арасында хәттин ашмаганнар да бар иде) бәгьзеләрс (балык тотучыларны тәртип бозмаска) үгет ш башлады Соңгылары үгетләүчеләргә әйтте —Аллаһ барыбер аларны һәлак итәчәк һәм (Кыямәттә) хәтәр жәза бирәчәк. ШУЛ (киребеткән) халыкны нигә үгетләп маташасыз.-диделәр Үгетчеләр әйтте: -Раббибыз каршында хөрмәт казаныр өчен, үгеттән соң. бәлки, атар тәүбәгә килер, дип өмет иткән идек-диделәр. (165) Алар үзләрен үгетләгәнне оныткач, Без дә әлеге үгетләүчеләрне коткардык, хәттин ашканнарны, кылган гөнаһларына күрә, хәтәр жәза белән жәзаладык (166) Сүз тыңламыйча, тыелганнарның чигеннән чыгарга жөрьәт иткәннәргә Без: —Мәхлук маймылга әверелегез,—дидек. (Маймылга, дуңгызга әверелеш мәсьәләсен төрлечә аңлатучылар бар. Чынлап та, кяфер кешенең маймылга әверелүе турындамы сүз, әллә күчермә мәгънәдә кыланчык төс алуымы. әллә чагыштырма мәгънәсендәме кеше дуңгыз дәрәҗәсенә төшә? Чыннан да. эчә-коса дуңгызга әверелде, маймылландылар, дигән кебек сүзләрне уз арабы здагыларга да әйтәбез түгыме?) 167. Раббың: —Әлбәттә. Кыямәт көненә чаклы аларга иң яман жәза бирәчәк кешеләрне җибәрәчәкмен.-дип вәгъдә итте Шик юк ки, Раббың тиз хөкем итүчедер Һәм Улярлыкаучы. мәрхәмәт ияседер (168) Аларны төркем-төркем итеп Жир йөзенә тараттык Алар арасында да яхшы кешеләр бар; яманнары да күп. Бәлки алар үзгәрер (тугры юлга басар) дип аларны һәм иминлек, һәм дә яманлык белән дә сынап карадык (169) Алардан сон алмашка дөньяга тагын да яманрак гадәтле кавем килде һәм алар китапка (Тәүратка) варис булды. Алар фани дөньяның юк-бар малына кызыкты. —(Ни генә кылсак та. ягъни Тәүратны бозсак та) без барыбер ярлыкана- чакбыз,— дип. Аларга тагын шундый нигъмәтләр килсә дә, алар һич тартынмыйча алачак Әйе' Китапка Аллаһ хакында дөресеннән башканы өстәмәячәкбез, дип ант итмәделәр- мени алар9 Китапка язылганнарны укымадылармыни алар9 Ахирәт йорты фәкать (гөнаһ эшләүдән һәм Аллаһтан) курыкканнар өчен генә хәерле булыр. Сезнең акылыгыз әле һаман шуна ирешмәдемени? (170) Китапка ныклап ышанып, намазны дөп-дөрес итеп укыганнарга, игелек кылганнарга Без әжерен ким итмәбез. 171. Бервакыт (күләгә ясаучы болыт кебек итеп) Исраил токымының баш очына тауны күтәрдек; алар, өстебезгә тау төшәчәк икән, дип курыкты Без аларга әйттек: —Сезгә биргәнемне (тактага язылган Тәүратны) куәтегездән килгәнчә сакласагыз (бозмасагыз) вә анда язылганнарны онытмасагыз, котылырсыз,—дидек. (172) Кыямәт көнендә: — Без моннан хәбәрсез идек,—дип әйтмәсеннәр өчен, Раббың адәм балаларыннан, аларның тәненнән токымнарын чыгарды, аларны үзенә шаһит итте вә әйтте: — Мин сезнең Раббыгыз түгелмени9—диде. Алар да: —Әлбәттә, шаһит булдык (син безнең Раббыбыз),—диделәр (•Тәненнән токымнарын чыгарды» гыйбарәсе төрлечә тәрҗемә ителә аркаларыннан, умырткадан, билдән...) 173.—Әүвәлендә ата-бабаларыбыз Аллаһтан башкаларга табына иде; без алардан сон килгән токым (алар табынганга табындык); борынгыларыбызнын бу ялгышы өчен безне дә һәлак итәрсеңмени инде?—дип акланырга маташмасыннар өчен (шулай эшләдек) (174) Бәлки (берАллаһка гына инанырлар) инкарьчылыктан ваз кичәрләр дип. аятьләребезне шулай тәфсилләп аңлатабыз. (175) Син аларга үзенә аятьләр иңдерелгән бәндә турында укып күрсәт: ул аятьләремне инкарь итте, шуна күрә, шайтан аны үз артыннан ияртте, ул бәндә азгын юлга басты. (•Күпчелек тәфсирчеләрнең язуына күрә, аятьтә сөйләнә торган бәндә Исраил токымлы Бәлгам бине Баура булып чыга Башта ул хәзрәти Муса тоткан динне кабул итә, итагатьле, догасы кабул бер мөселман булып китә. Хәзрәти Муса безне һәлакәткә алып бара, дип курыккан кавемнең кысуларына түзәлмичә, Бәлгам хәзрәти Мусага каршы бәддога укый Һәм халыкка ничек итеп Муса Пәйгамбәрне җиңәргә кирәклеген өйрәтә Ләкин Аллаһ аның бәддогасын уз халкына юнәлтә; үзенә дә җәза бирә Суфилар Бәлгам бине Баураны тәкәбберлеге вә дөньяви (азгын) теләкләре аркасында акылдан язганнарның бер мисалы итеп күрсәтәләр» Хәсән Чантай тәфсиреннән) 176. Теләгән булсак, һичшиксез, аятьләребез ярдәмендә Без аны югары дәрәҗәгә күтәргән була идек. Ләкин ул дөнья малына ябышты вә комсызлык нәфесенә иярде. Аның хәле тач эт тормышы кебек иде. Янына таба килә башласаң да. телен чыгарып еш-еш сулар, яныннан китсәң дә. телен асылындырып сулап калыр Менә, аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучыларның хәле шундый булыр Бу кыйссаны аңлатып бир. бәлки дә сабак алырлар (177) Аятьләребезне ялганга чыгарырга маташучыларның хәле үзләренә зарар эшләүче кавемнеке кебек— ямандыр (178) Аллаһ әмере белән барган кеше тугры юлны табар Ул адаштырган кеше күп зыян күрер (179) Дөресе шул. Без женнәр белән инсаннарның күбесен җәһәннәм өчен яралтгык. Аларнын йөрәкләре дә бар. ләкин зиһеннәре юк. күзләре дә бар—күрми, колаклары да бар—ишетми Алар хайваннар кеби. хәтта алардан да мәхлуграк Чөнки алар гамьсез, надан; Аллаһ сүзләренә дикькатсез кала бирәләр («Хайваннан да мәхлуграк—чөнки хайван утка керми, ә денсез кешеләр исә тора салып утка—тәмугка керергә әзерләнә.) 180. Иң гүзәл исемнәр Аллаһның исемнәредер. Шулай булгач, шул гүзәл исемнәр белән догалар укыгыз. Аның исемнәрен бозучыларны ташлап китегез. Кылган гөнаһларына күрә, алар жәзасын алачак («Хәдис-и Шәрифтә Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Ләкин хәдистә чикләү юк Аллаһның исемнәре аннан да күбрәк Мөшрикләр (берничә уйдырма тәңрегә табынучылар) Аллаһның исемнәрен боздылар. Үзләренең сыннарына Аллаһ исемен тактылар «Аглай» сүзен үзгәртеп, алар бер таш һәйкәлне «Лат» дип атадылар. «Газиз»не гарипләндереп. «Узза» дип потка исем куштылар» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 181. Без яралткан халыклар арасында шундый бер өммәт бар: һич туктамыйча Хакыйкатьне (Аллаһ әмерләрен) алга сөрүче, гаделлек урнаштыручы (182) Аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучыларны, үзләре дә сизмәстән, әкрен-әкрен һәлакәткә китерәбез. («Аятьләрне инкарь иткәннәрнең бер өлешенә Аллаһ хәтта муллык бирер, алар масая башлар. Нәтиҗәдә. Азлаһның газабы абайламаган яктан килеп, аларны кинәт һәлак итәр» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 183. Мин аларга юри миһләт (бераз вакыт, кичектерү, сынау вакыты) бирәм. әмма минем җәзам (хәйләм) бик тә хәтәр булачак (184) (Мөхәммәдиең) тиле түгеллеге турында кавсмдәшләре уйлап карамалымыни'.’ Ул бары тик (азда куркыныч җәза барлыгы турында) кисәтүче генә (185) Күкләр һәм Җирдәге төзек тәртип (белән идарә итүче Азлаһ икәнлеге) турында уйлап бакмадылармы’’ Аллаһ яралткан һәр нәрсәгә игътибар игеп, әжәлнен (бөтендөнья гарасатының) киләчәгенә ышанып карамыйлармы? Шулай булгач, алар (Корьәннән башка) тагын нинди китапка ышанырлар икән инде? (186) Аллаһ адаштырган кешегә Аллаһтан башка тугры юл күрсәтүче булмас һәм Ул аларны азгынлык эчендә адашкан килеш калдырыр (187) Синнән Кыямәтнең кайчан киләчәге турында сорыйлар (Әйтерсең лә, син моны беләсең.) Әйт син аларга — Бу турыдагы мәгълүмат фәкать Аллаһның үзендә генәдер,—диген -Аның вакытын Аннан башка зат ачыклый алмас. Күкләр вә Җирдәгеләргә дә бу авыр мәсьәлә. Ул сезгә абайламаганда килер.-диген - Бу турыдагы мәгълүмат фәкать Аллаһның үзендә генә.— диген — Кешеләрнең бу турыда гыйлеме юк. (188) Әйт - Мин Аллаһның әмереннән башка үземә файда да. зарар да эшли ала торган көчкә ия түгел,—диген —Әгәр дә мин серләрне белсә идем, әлбәттә, үземә тагын да күбрәк файда эшләгән булыр идем вә миңа һичбер әшәкелек йокмас иде Мин бары тик иман китергәннәргә вәгазь сөйләүче вә сөенечле хәбәрләр җиткерүче генэ - диген 189. Сезне бер жаннан (Адәмнән) яралткан да. анын хозуры өчен хатынын (һәваны) яралткан да—Улдыр Ул аны каплагач. (Һәва) жиңел йөкле булды. Ул бераз вакыт шулай йөрде Йөге авырая башлагач. Раббыга -Әгәр дә Син безгә игелекле, кимчелексез бер бала бирсәң, без. һичшиксез, шөкер итүчеләрдән булыр идек.—дип дога кылдылар (М. Аззз язганча: аять хәзрәтзз Адәм беләзз хәзрәти һәва турында түгел, гомумән, йөккә калган бөтен хатыннар турында сөйли Моның шулай икәнен 190нчы аять рас. зызз) (190). (Аиаһ) аларга сәламәт бала биргәч, соныннан инсаннар бу баланы Аллаһка тиңләштерделәр Аллаһ алар тиңләштергәннән өстен (191) Алар бит үзләре яралтылган бәндәләр. Кулларын-нан һични килмәгән, булдыксыз шул нәрсәләрне алар (Аиаһка) тиң саныйлармы? 192. Атар (уйдырма илаһлар) башкаларга да. хәтта үзләренә үзләре дә ярдәм итә атмас (193) Тугры юлга чакырсагызда.атарсезгә иярмәс; дәшмәсәгездә иярмәс - сезгә барыбер (нәтиҗәсебулмас) (194) Аллаһны инкарь итеп, табына торганнарыгыз да сезнен кебек коллардыр (Әйткәнегез) дөрес булса, аларны (гыйбадәт кылып) чакырыгыз, атар сезгә (догаларыгызга) жавап бирсен (195) Атарның (сыннарның) йөрер өчен аяклары бармы, әллә тота торган куллары бармы, әллә күрә торган күзләре бармы, юкса, ишетә торган колаклары бармы? Әйт: -Табынганнарыгызны чакырыгыз, аннан соң үзегез булдыра алганча миңа тозак корыгыз, мина хәтта күз ачарга да ирек бирмәгез,—диген. (196)—Шик юк ки. минем ярдәмчем—Китап иңдергән Аллаһ Ул бөтен ихлас игелеклеләрнең химаячеседер (197) Аглаһтан башка сез табына торган сынымнар сезгә дә. үзләренә дә ярдәм итәрлек куәткә ия түгел. (198) (Кяферләрне) тугры юлга чыгарырга теләсәгез, алар сезне ишетмәс, син аларнын сина карап торганнарын күрерсең, ләкин алар сине күрмәс (199) (Ий. Рәсүлем) син ярлыкану юлын тот (киң күңелле бу. ». кешеләрне кичерә бел) Игелеккә чакыр вә жаһилләрдән ерак тор. (200) Шайтан сине (юлдан язарга, гөнаһ кылырга) котырта башласа. Аллаһка сыен. Ул ишетеп-күреп тора (201) Тәкъвалыкка ирешкәннәргә шайтан котыртыгы кагыла башласа. (Анаһны искә төшереп. зикерәйтәләр)\\әулгугры юлны бик тиз табалар. (202) (Шайтаннар) дусларын исә (җаһилләрне. наданнарны, бозыклыкка тартылганнарны) азгынлыкка өстериләр, аннан соң инде алар (тозакка эләккәннәрне тиз генә) ычкындырмыйлар. 203. Әгәр дә син аларга могжиза (аятьләр) китермичә торсаң, алар. —(Нигә болай озакладың9 ) Үзеңнән чыгарып тупласаң (сөйләсәң) иде.—диләр. Әйт: — Мин бары тик Аллаһ вәхий иткән әмерләр буенча гына эш йөртәм. Бу (Коръән)— Раббыбыздан килгән күңел күзләрегезне ача торган аятьләрдер; иман китергәннәр өчен тугры юл вә мәрхәмәттер,—диген. 204. Коръән укылганда дәшмичә тыңлагыз: сез Аллаһның ярлыкавына юлыгырсыз. (205) Иртәләрен, кичләрен үзалдына, каты булмаган тавыш белән, ялвару илә. курку илә Раббынны искә ал (гыйбадәт кыл. намаз укы). Хәбәрсезләрдән (гамьсезләрдән) булма (206) Шик юк ки. Раббы катындагылар (фәрештәләр) Аңа коллык итүләре белән масаймыйлар. Аны мактыйлар вә бары тик Аңа гына сәждә игәләр. Фон Ви