Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

КАЗАННЫҢ 1000 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН 19 гыйнварда Россия Президенты В Путин рәислегендә Казанның 1000 еллык юбилеен бәйрәм игү буенча әзерлек комиссиясенең чираттагы утырышы булды Халыкара тантана итеп узарга тиеш бу бәйрәмгә әзерлек утырышында Татарстан Президенты М Шаймиев. Россиянен тышкы эшләр министры И Иванов, федерация, милли һәм миграция сәясәте министры А Блохин, культура министры М Швыдкой. Үзәк банк рәисе В Геращенко. Россиянен Госстрой рәисе Ә. Шамозафаров. Казан мэры К Исхаков һ б рәсми кешеләр катнашты СӘЙДӘШНЕ ОЛЫЛАУ 26 гыйнварда Мәскәүлә Союзлар Йортынын Колонналы залында күренекле татар композиторы Салих Сәиләшевкә 100 ел тулуга багышланган юбилей тантаналары бик зур тамаша белән төгәлләнде Кичә-багышлауда Ф Мансуров җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры һәм А. Шутиков җитәкчелегендә Халык инструментлары оркестры. Россия һәм Татарстанның танылган артистларыннан И Шакиров. 3. Сонгатуллина. Р Ибраһимов. халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары Т Мазуренко. М Казаков, композитор А Монасыйпов һәм башкалар чыгыш ясады Алар башкаруында К Тинчурин, Т Гыйззәтнең ■Зәнгәр шәл». • Кандырбуенда», «Наемшик». -Изгеәманәт» пьесаларыннан куелган спектакл!шәрлә1 е илебез музыкаль драматургиясенең алтын фондына кергән арияләр. Салих Сәйдә шевнең вальслары һәм башка әсәрләре, шул исәптән атаклы "Кызыл Армия маршы» композиторлар А Миргородский һәм А Монасыйповнын «Салих Сәйләшсвкә музыкаль багышлама»сы яңгырады. Татар станның халык артисты И Әхмәтҗанов Р Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасыннан патетик өзек укыды Татарстанның зур делегациясенең җитәкчесе. Татарстан Дәүләт Советы РәнссФ Мохәммотшнн күңелләрдә тирән уелып калырлык итеп «Сәйдәшен турында сүл» белән чыкты Россия Композиторлар бсрлсче рәисе В Козеннн чыгыш ясады. ТАКТАШ КИЧӘСЕ 29 гыйнварда Г Камал театрында боек шагыйрь Һади Такташның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Драматург, прозаик, шагыйрь ижатын сөючеләр театр артистлары башкаруында анын әсәрләреннән өзекләр карадылар, анын тормыш һәм ижат юлы турында доклад тыңладылар. Бирелә татар китап нәшрияты бастырып чыгарган »һади Такташ- альбомы һәм шагыйрьнең Саранскида чыгарылган әсәрләре жыентыгы белән танышу булды Кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин алып барды Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшнн. вицепремьер Илгиз Хайруллин. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миннуллин. Мордовия Республикасы мәдәният министры Юрии Юшкин, шагыйрьнең уллары Рафаэль һәм Аван Такташлар катнашты НӘҖИП ҖИҺАНОВ ИСТӘЛЕГЕҢӘ 13 гыйнварда С Сәйдәше в исемендәге Зур концерт залында Татарстан симфоник оркестрының (дирижеры Россия һәм Татарстанның. Казахстанның халык артисты Фоат Мансуров) татар халкының бөек композиторы Нәжип Жиһановның 90 еллык юбилеена багышланган концерты булды. Тамашачыларга композиторның музыкаль әсәрләре, операларыннан арияләр тәкъдим ителде Россиянен һәм Татарстанның халык артисткасы. Тукай премиясе лауреаты Зилә Сонгатуллина. Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов һ б. лар композиторның җырларын башкардылар МИЛЛИ МАТБАГАНЫҢ ЮЛ БАШ Ы Быелнын 26 гыйнварында Халыкара хезмәттәшлек үзәгендә (Фонтанка. 21) Русиядә татарның беренче газетасы «Нур» чыгуга—95 һәм анын яңаруына 10 ел тулма багышланган фәнннгамәли конференция үткәрелде Конференциядә Санкт- Пстсрбуpi Мәскәү һәм Казан шәһәрләре галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты АКТЕРЛАР ҖЫЕНЫ 29 гыйнварда Татар опера һәм балет театрында Татарстан Театр эшлеклеләре берлегенең IV отчет-сайлау съезды булды Анда республиканың 13 театрыннан 105 делегат катнашты Татарстан Театр эшлеклеләре берле те идарәсе рәисе итеп нна.тан Россия һәм H Татарстанның халык артисты. Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Тажетдинов сайланды. Съезд берлек идарәсенең яна составын һәм РФ Театр эшлекле- ләре берлегенең 2001 ел октябрендә булачак съездына делегатлар сайлады. ТӨРКИ ИЛЛӘР КИНО БӘЙГЕСЕНДӘ Төрки илләрнең Истанбулда үткән 11 ха ы кара кино фестивалендә Төркия, Кыбрыс (Кипр). Әзәрбәйжан. Кыргызстан. Торк- мәнстан. Казахстан вәкилләре белән бергә безнең Татарстан кинематографчылары да катнашты. 31 гыйнварда фестиваль кысаларында үткән Татарстан киносы көнендә •Тамырлар» (режиссер X. Фәхретдинов). ••Бәхеткәй» (И. Ягьфәров) фильмнары күрсәтелде. УРМАНЧЕ ИСЕМЕНДӘГЕ Татарстан Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында Б Урманче премиясен алу очен күргәзмә-бәйге ачылды. Казан. Чаллы. Зәй. Түбән Кама һәм республикабызның башка төбәкләрендәге рәссамнар үзләренең 250 дән артык иҗат эшләрен тәкъдим итте Эксперт советы шулар арасыннан 70 авторның 100 гә якын эшен сайлап аллы Җиңүчеләр якын айларда ачыкланачак. ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ Язучылар берлеге идарәсенең гыйнвар аенда үткән утырышында март башында узачак - Әдәби ел йомгаклары»на хәзерлек тикшерелде «Идел» журналының киләчәктә эшләү һәм үсү перспективасы турында сөйләшү булды Утырышта шулай ук республикабыздан читтә яшәүче өч шагыйрь—Пермь өлкәсенең Барда районыннан Идият Әширов. Ульяновск шәһәреннән Иделбикә (Лена Садыйкова). Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән Риза Шәфи Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителделәр Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә Чаллыдан публинист-әдибә һәм жәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова һәм Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров лаек булды Татарстан Язучылар берлеге идарәсе 2 фс ральдә уздырылган утырышында язучы Марсель Галиевнен «Догалы еллар» (Татарстан гәзитжурналлар нәшрияты. 1998) һәм шагыйрь Роберт Әхмәтжаннын -Тургай тәрәзәсе» (Татарстан китап нәшрияте. 1995). ••Кичке кошлар» (- Мәгариф* нәшрияте. 1999) китаплары 2001 ел өчен Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. »»» Үткән елда идарә карары белән тәнкыйть өлкәсендә Язучылар берлегенең Жамал Вәлиди исемендәге бүләге булдырылган иде Беренче бүләк тәнкыйтьче, әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе Мансур Вәлневкә бирелде ӘДӘБИЯТ КӨННӘРЕ 5-8 февральдә Азнакай районында Татар әдәбияты көннәре үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин җитәкчелегендә ике дистәгә якын каләм әһелләре катнашты. Алар, төркемнәргә бүленеп, район үзәгендә, авыллардагы мәктәпләрдә һәм мәдәният сарайларында чыгыш ясадылар, шушы төбәктәге яшь талантлар иҗаты белән таныштылар. БӘЙРӘМОВА БӘЙРӘМЕ 19 гыйнварда Чаллы хакимиятенең концерт залында язучы һәм жәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага 50 яшь тулу уңаеннан әзерләнгән ижат кичәсе булды Тантанада Татарстан Язучылар берлеге рәисе. ТР халык депутаты Фоат Гали-муллин. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Вахит Имамов, язучы Айдар Хәлим, татар интеллигенциясе һәм җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең язучыга юллаган телеграммасын Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Хәмәдиев укыды. Кичәдә Фәүзия Бәйрәмова әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укылды Балалар иҗат коллективы концерт күрсәтте. КОТЛЫЙБЫЗ! Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен -Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррир урынбасары Газинур Васик улы Моратовка Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә. "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.