Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛГА АГА ДА АГА...

ЯЗУЧЫ ФОАТ САДРИЕВКА 60 ЯШЬ

Мөслим районын кап урталай бүлеп Ык елгасы ага Моннан утыз биш еллар элек Мөслимнең югары очына, авылга терәп үк күпер төзеп куйдылар Әлеге күпер төпләрендә күпме вакытлар исраф иттем мин туган авылыма кайту өчен машина көтеп Жәйге челләләрдә көтеп көтек булгач, биек ярдан төшеп,чишенеп ташлап, рәхәтләнеп алкын суга чумасы, колач салып йөзәсе килә дә бит Онытылып китәргә ярамый шул—еракта. Мөслимнең аргы башында машина шәүләсе күренеп ала. жан-фәрманга өскә ыргыласын Аста калсаң, беттең, машина выжлап йөзгә мулдан кунган юл тузанын Ык суында юып алган буласың Бөтенләй үтәр дә китәр, астагыларга кемнең, кайчан күз салып, көтеп алганы бар Чир китә, гадәт китми Инде машина белән кайтып ирталәрненберсе. Авыл бакчаларын ямьләп. катыктай чәчәктеутырган алмагачларның алсу таж яфраклары тын гына коелган чак Әйтерсең лә кәүсә тирәләренә тәңкә карлар сибелә Алма, шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исен язгы туфрак исен салкынча һава агымын Үрмәш урамнарына гына таратып калмый, ә бәлки ындырга терәлеп агучы Капы елгасы буйларына китереп төшерә, каршы яр өстендәге техника паркына АЗЫП менә, кыш буе тимер-томыр, машина мае исеннән туеп беткән нратларнын борыннарын ярып керә, йөрәкләрен җилкендерә • У 1 да булмый, күз алдына алыптай гәүдәле Илһам Шаһзаманов килеп баса Дөрес тек. хакыйкать—анын какшамас иманы КАТЫН кашларын жыерып. миңа аптыраулы караш ташлый ла. авыр сулап .Әх-ти. егеткәй, булмады - лип куя - Инде М чишенеп ташлап, рәхәтләнеп алкын суга чумасы, колач салып йөзәсе килә дә бит Онытылып китәргә ярамый шул—еракта. Мөслимнең аргы башында машина шәүләсе күренеп ала. жан-фәрманга өскә ыргыласын Аста калсаң, беттең, машина выжлап йөрим авылга. Тик күпер төбенә житкәч. туктап, машинадан төшәм. үз уйларыма бикләнгән хәлдә, озаклап Ыкка карап торам Яр өстеннән шундый сабыр, тыныч агышлы кебек күренә ул Дулкыннар, чытлыкыйланып. якты чаткылар сирпеп бер-берсе белән уйныйлар—бүген кояш бөтенләе белән Ык өстенә генә нурын коя кебек Серле ул Ык. бетмәс тылсым оясы Машинаны калдырып. алга атлыйм Беләм. янымда бер кеше дә юк. әмма кемдер бар сыман янәшәдә Сәерсенеп офыкка күз атам. Андагы матурлыкны күреп, ирексездән хыял иркснә биреләм Шушы сәер халәт эчендә күпме вакыт үтә торгандыр, баштан әллә никадәр уй йөгереп уза. шул мизгелдә үзгә бер дөньяга күчәм кебек, туган якның тансык, газиз күренешләре жанда терелә X• Май азагында гына була торган тымызык хакыйкатьне тапкан да кебек идек Дөреслек тә өскә чыкты сыман Аткаен. Биккинин ишеләрдән дә котылган идек, илне таралу-таркалудан барыбер коткарып кала алмадык. Бетсә дә бетә икән ул ил дигәнен, жыен хәчтерүш кулына эләксә...» Нәрсә дип җавап бирергә соң! Белә Шаһзаманов. бер район кысасында гына хакыйкатьнең жинә язуы—әле илкүләм жиңү санала алмый шул. Шуңа сызлана ул, шуңа ачына... Илһам Шаһзаманов каядыр томан эченә кереп югалырга өлгерми, каршыма Нуриасма килүен шәйләп алам. Изге зат. аңа сәлам бирми китеп булмый. • Читтән караганда аны фәрештә дип уйларга мөмкин иде кардай ак озын күлмәк, кардай яулык астыннан кардай ак чәчләре күренеп тора Әнә. ул. ак фәрештә сыман. ямь-яшел Ык буена килеп басты, чыкка юешләнгән чүәкләрен янәшә китерде, йөзе илаһи кыяфәткә керде Кошлардан башка әле бар җиһан татлы йокыда Пыяладай шома су өстеннән урыны-урыны белән аксыл пар күтәрелә. Ык аръягындагы яшел куаклар да, зәңгәрләнергә өлгермәгән күк тә әле төн шәүләсен саклыйлар...» Нуриасма Эшсөяр, намусы кушканча гына яши алучы Зат, күркәм Хатын- кыз. тыйнак Ана. бәхетле Акъәби. Кемдер ташлап калдырган ятим баланы карап үстергән. Кеше иткән миһербанлы жан; иренен күрше хатыны белән гыйшык-гашрәт эшләренә шаһит булып та. тавыш куптармаган, әмма ирен кире үз ягына аудара алган сабыр хужабикә; үз кызы тарафыннан өеннән куып чыгарылган авыру кайнанасын ун ел буе тәрбияләп, вафатыннан соң бар шартын китереп соңгы юлга озаткан игелекле килен; ирсез калып, дүрт баласын үстергән, белем биргән әни.. Нинди генә хәлләрдә дә иманын сатмаган, гаделлек өчен утка керергә дә әзер Нуриәсмага баш имәскә мөмкинме сон?! Ык буеның серләре моның белән генә бетә икән дисәгез, ялгышасыз! Өлкән яшькә җитеп тә шуклыгын, тормышка мәхәббәтен югалтмаган Әхмәтша, аның садә жанлы карчыгы Бибигайшә, кем ни әйтсә шуңа чынлап ышанучан Кәүкәбелжәннәт, чорның бөтен хикмәтләрен үзләренә «сеңдереп» өлгергән Альфред белән Руфинә, мәчеткә барып намаз укучы, маржалар янында алардан да уздырып чукынучы аумакай Гыйльменур кодагый, аптыраганнан заманча кыланып караган Зөбәйдә Житеп торыр Танылган прозаик Фоат Садриевның кайбер геройларын гына искә алып киттем. Әгәр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Фоат Садриевның театрларыбызда гөрләп барган драма әсәрләре, андагы берсеннән-берсе истә калырлык персонажлар хакында сөйли башласак, язманың очына да чыга алмас идек. Шуны гына искәртеп китү урынлы булыр, үзенең туган ягын, үзе белән бергә яшәгән якташларын (аларнын күбесе—гап-гади эш кешеләре) әдәби биеклеккә күтәргән, ихлас зурлаган, кадерләп тасвир кылган башка язучы бармы бүгенге әдәбиятыбызда9 Юктыр. Моның өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш, гомер буе үзе туып-үскән якка— Мөслим төбәгенә тугры булып кала алган һәм туган ягында олуг Әдип. Шәхес булып житешкән Фоат Садриев булып туарга, яшәргә, иҗат игәргә кирәктер Мөдәррис Әгъләм аны: «Фоат Садриев—татарның Шолоховы ул,»—ди һәрвакытгагыча, бу юлы да Мөдәррис әкә дөрескә якын Шолоховка булган игътибар, кадер-хөрмәт тә булса Фоат Садрисвка, ул бөтенләй хаклы булган булыр иде... 1941 елның 10 мартында Мөслим районы Олы Чакмак авылында туып, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап жибәргән Фоат Садриев озак еллар район газетасында редактор булып эшләде. Ул оештырган һәм бүген дә җитәкләгән «Мөслим тугайлары» әдәби берләшмәсендә кемнәр генә чыныгу алмады. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт, танылган шагыйрьләр Харрас Әюпов, Наис Гамбәр. Шәмсия Жиһангирова. күренекле язучы Флүс Латыйфи һәм башка бик күпләргә ул бүген дә рухи терәк булып тора. Без, Мөслим төбәгендә туып-үскән яшь буын язучыларга Фоат ага Садриев аеруча якын, аны икеләнмичә Остаз дип атыйбыз, аның кайгыртуын тоеп яшәү куаныч, акыллы киңәшләре өчен һәрвакыт рәхмәтлебез • Елга ага да ага » Гомер чаптарын да тыеп булмый Фоат Садриевка, йөзеннән көләчлек китмәгән, күзеннән яктылык бөркелеп торган әдипкә дә алтмыш яшь тулып ята икән Япь-яшь кыяфәтенә, дәрт-жегәренә карап, ышанасы да килми, әлбәттә. Ижатын күздән кичерсәң, ышанырга туры килә икән. «Ожмах ишеге төбендә» дигән беренче комедиясе 1970 елда дөнья күргән. Аннан соң бер-бер артлы: «Их сез, егетләр». «Ач тәрәзән», «Кондырлы кодачасы». «Иртәгә нидер булачак». «Тозлы бал», •Яшьләй сөйгән ярлар» һәм башка драма-комедияләре язылды. Драматург бигрәк тә Әлмәт татар драма театры белән иҗади дуслыкта яши. һәр әсәре шушы театр тарафыннан сәхнәгә куелып, тамашачылар һәм театр тәнкыйтенең уңай бәясен ала киләләр. Фоат Садриев прозаик буларак та танылу алды Ин беренче мәртәбә «Казан утлары» журналында денья күргән «Тан жиле» романы язучының гына түгел, бөтен татар әдәбиятының уңышы буларак кабул ителде. -Шаһзаманов эше». «Зөбәйдәнең күнел дәфтәреннән». «Адәм әүлиясе» повестьларын, хикәяләрен укучылар яратып укыйлар Ул 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Биек яр өстеннән Ыкка карыйм. Мөслим янында елга төнбоеклы күлләрне, апак йомгактай сарык бәрәннәре теркелдәп чапкан-уинаган үзәннәрне, әрәмәле Мөслим тугайларын ташлап китәсе килми боргалана, әкәмәт дугалар ясап бетерә. Өстән караганда, көмеш сулы Ык пошмас, ашыкмый, кабаланмый сыман Бу тирәләрдә елга кин дә түгел шикелле, тирәнлеге дә чамалы кебек. Җөрьәт итеп, шул суга кереп кара, белерсең Ыкнын ярсу агышын! Бөтереп кенә алып тыелгысыз агым, -эһ» иткәнче, әллә кайларга ияртеп тә китәр. Ыкта йөзәр өчен тын. жегәр. сат һәм тәвәккәллек кирәк шул. Әле кемнәрдер анда алтын да тапканнар, ди Булыр, булыр. Мөслим төбәге тач алтыннан коелган, миңа калса. Юк алтынны эзләп, инде табылганнарын югалтырга гына язмасын... «Елга ага да ага...» Хәрәкәттә—бәрәкәт. Хәер, Ходай кешегә язу куәсе биргән икән, әдип саналырга хаклы Иҗатчы да ярты юлда тукталып калмас, каләмен кулдан төшермәс. Фоат Садриев яңа роман язып төгәлләде ♦ Бәхетсезләр бәхете» дип аталган әлеге әсәр «Казан утлары» журналының быелгы дүртенче-бишенче саннарында дөнья күрәчәк.