Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР «ИЛИАДАСЫ» КАҺАРМАНЫ

Татарда һәм башка төрки халыкларда кин таралган “Чура батыр" дастанынын төп каһарманы серле һәм әлегә кадәр тулаем ачылмаган реаль шәхесләрнең берсе Әмма аның халкыбыз тарихында гаять зур роль уйнаганы бәхәссез. Румыниядән алып ерак Себер урманнарына кадәр таралган татар авылларында дастанның бик күп вариантлары йөрү шуның ачык мисалы 1988 елда Бухарестта ул татар телендә "Бүз егет” дигән китапта басылып чыкты. Дастанны филология фәннәре докторлары, илленче елларда Казан университетында белем алган Нәдрәт һәм Әнвәр Мәхмүт Румыниядәге татар авылларында язып алганнар Әлеге дастанны язучы Флүс Латыйфи Казан әдәби татар теленә күчереп. 1993 елда аерым китап итеп чыгарды Дастанның Румыния варианты безнен өчен кайсы ягы белән кызыклы сон’’ Ин кызыклысы, анын теле әле бүгенге көндә дә Казан татарларына яхшы аңлаешлы Димәк, төрле- төрле мәмләкәтләрдә яшәсәләр дә. татарнын уртак теле, уртак авыз ижаты. уртак горефләре һәм йолалары булган Безнен борынгы тарихыбыз уртак. Дастан ерак бабаларыбызнын йолалары, гадәтләре, кием-салымы, сугыш кирәкяраклары, яшәү рәвеше хакында бай мәгълүмат бирә Тасмагер атына мснгәнссн. Койрыгы белән ялларын Ефәкләр белән үргәнсен. Агам, кая китәсен? Ук-жәянне таккансын. Ук алмаган калканынны Ун инсәнә аскансың. Агам, кая китәсен? Укалы кием кигәнссн. Уксадагын элганссн. Сул кулына кош тотып. Агам, кая китәсен? Казан татарларында Чура батыр турындагы дастаннын төрле вариантлары очрый, кайбер риваятьләрне картлар әле дә хәтерли Ул гына да түгел, аерым төбәкләр тарихын тулаем Чура батырга бәйләп аңлату да яшәп килә Яшел Үзән районы Олы Карагужа авылы зиратында, мәсәлән, язмалары инде шактый кыршылган ике кабер ташы бар Авылдагы риваятьләр бу каберлектә авылга нигез салучы Кара Гужанын уллары («Идегәй» эпосында Туктамыш аңа «Аргыннарнын башы идең. Кара Гужа батырым», -дип эндәшә) Чура би һәм Чура батыр күмелгәнлеген бәян итә Кара Гужа бу жирләргә Олы Мөхәммәт чорында. XV гасыр урталарында килгән Ул-Казан ханлыгына нигез салучыларның берсе-Алтын Урда бәге Кара бинен улы булырга тиеш Хәзер Караваево дип йөртелүче бистәнең исеме дә нәкъ менә ана нисбәтле Риваятьтә сөйләнгәнчә. Кара Гужа бу жирләргә килеп төпләнгәч ук аткан Укның берсе—Олы Карагужа җиренә төшкән һәм ул бәкнен олы улы Чура би милегенә әверелгән Икенче ук—хәзерге Ждке җиренә килеп кадалган Ул—икенче улы—Жикнен биләмәсен тәшкил иткән Өченче ук Күлбәш авылына төшкән Картлар әйтүенчә, бәкнен үз йорты бүгенге көндә инде корыган, элек Чура би исемен йөрткән елга буенда булган Риваятьләрдә сөйләнгәнчә. Казан ханлыгы өчен барган сугышларда Чураларның берсе ханга хыянәт иткән өчен җәзалап үтерелгән Казандылар анын авызына кайнар көмеш тутырганнар: «Менә сина житмәгән иде. ал кирәгеңне!»— дигәннәр Икенчесе (Чура-батыр) Явыз Иван Казанны алганда бик каты каршылык күрсәткән һәм дошманга тереләй бирелмәс өчен аты белән бергә үз-үзен кыядан атып һәлак булган. Анын кабере Чура-би чокыры тирәсендә булуы ихтимал дигән фаразлар әлегәчә яшәп килә. Бу җирләр XVI гасырда Казан ханлыгының төп биләмәләренең берсе булган, башкаладан ана «таш юл» сузылган. Ул тарихта «Сәет юлы» исеме белән билгеле. Фетнә заманында хәтта Сөембикә үзе дә шушы авылда сыену урыны тапкан. Авылның эпостагы Чура батырнын ватаны булуы бик мөмкин. Бүгенге Карагуҗаның иң өлкәннәреннән санатучы 81 яшьлек Рөкыя апа үзенең нәсел шәҗәрәсен ун буынга кадәр белә һәм аны Казан Карачиларыннан Аргын нәселенә—Чураларның бабасы— Кара бигә илтеп тоташтыра Әлеге таштагы язуларны инде укырлык түгел Ләкин андагы бик катлаулы һәм зәвыклы бизәкләр, орнаментлар аларнын Казан ханлыгы чоры шаһитләре булуларына шик калдырмый Каберташларны ясалу һәм бизәлеш җәһәтеннән өйрәнеп, текстларын мөмкин кадәренчә укып, фәнни нигездә яңарту-торгызу тарихыбызны барлау юлында мөһим бер эш булыр иде. Гомумтөрки әдәби мирасына әверелгән эпосның каһарманы. Казанның “тимершыгы” (тимер калканы, сакчысы мәгънәсендә) Чура батыр әдәби герой гына түгел, ул тарихи сабак та, бүгенгеләргә гыйбрәт тә Бүгенге цивилизация карашларыннан чыгып, тарихтан сабак алып без аны бөек " Илиада” каһарманнарына тиңли алабыз. Ул Ал һәм Ак Роза сугышларының геройлары кебек үк зур ихтирамгалаек... Шулай булгач, аңлашыла ки, гаять фаҗигале тарихи шәхеснең кабере дә халкыбызның тарихи ядкаре, уртак мирасыбыз Реставрацияләп, тирә-юнен тәртипкә китереп аны халкыбыз өчен дә, Казанның мең еллыгы чорында башкалабызга күпләп агылачак туристлар өчен дә истәлекле бер урынга әйләндереп булыр иде Ул тарихи-патриотик тәрбия өчен кызыклы һәм гыйбрәтле бер атрибутны тәшкил итәр иде