Логотип Казан Утлары
Публицистика

САФТА КАЛЫР, САКТА КАЛЫР!

Гасырнын соңгы елында әдәбиятыбыз гаять зур югалту кичерде Наҗар Нәҗмисез калды Озакламый анын кайтавазы булып газиз халкына, миллионнарча укучыларына васыяте сыман «Күңел сәхифәләре» китабы дөньяга чыкты. Ж ир кадерен саклап булыр Тәрбияләп һәм ашлап Шигырь кадерен кем саклар Наҗар да китсә ташлап Рим Идиятуллин Дөрес, мәрхүм шагыйрь үзе исән чакта бу язмаларны матбугатта бастырган. үзе күргән—алар тиешле бәя дә алгандыр. Әмма болай билгеле тәртипкә салып, жыентык-кулланма итеп чыгару, безнеңчә, бәяләп бетергесез хәзинә. Китапка багышламада әйтелгән Г чә, анда ил язмышы, әдәбият дөньясы, мәдәни бәйләнешләр хакында уйланулар, истәлекләр тупланган. Сәхифәләрне кайта-кайта укыгач, шагыйрьнең жанлы образы күз алдына килеп басты. —Бәй, Нажар агай, сине «дөньядан китте», дип яздылар түгелме сон? Ә син әдипләр сафында гына түгел, шигърият сагында да торасың ич!— диясе килде. Язмамнын бисмилласы шигырь сафлыгы турында. Ике милләтнең бөек шагыйре һәр сәхифәсендә диярлек шул хакта сүз алып бара. Ана нисбәтле шигъри даирә бик кин: Тукай, Дәрдмәндләр- дән башлап, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Мариус Макъсүтов кебек яшьрәк каләмнәрне, хәтта шигырь язучы кызларны да игътибарсыз калдырмый Нажар ага. Алай гына да түгел. «Зур корабка зур дәрья» дигәндәй, шагыйрь милли әдәбият кысаларында гына «йөзми», дөнья һәм урыс әдәбиятындагы Бальзак, Гюго, Гете. Пушкин. Лермонтов. Маяковский, Фадеев. К Кулиев. Р. Гамзатов, кебек бөек затлар белән бәйләнешкә керә. Юк. Андый шәхесләр алдында да шагыйрь егылып ятмый, ижатларына дифирамб укымый, ә жае килгәндә үрнәк итеп кенә туктала, йә булмаса бәхәскә керә, хәтта кире дә кага. Менә мисаллар: А. Пушкин 1836 елда «Азатлык» сүзен баш хәреф белән « Восславил я Свободу» дип язса да, 15 ел алдарак. «Смирись, Кавказ, идет Ермолов1» дип сөрән салган һәм «Азатлыктан баш тарт, кол булып яшә!» дип өндәгән (189 бит) Икенче урында автор В. Маяков- скийнын «Тот, кто постоянно ясен, тот по-моему, просто глуп» дигән сүзләрен алада, Пушкин, Лермонтов,Тукай, Есениннарның һәрвакыт ап-ачык булуларын икърар итә. (13 б.) Популярлык һәм дан мәсьәләсендә дә шагыйрьнең үз карашы Берчак автор I’ Гам ыговнын соңгы шшырш- рен мактавын әйткәч, тегесе рәхмәт әйтә һәм «но ты пиши об этом» дияргә дә онытмый (174 б.). Ә инде милли әдәбият дөньясында «кагылгысыз» дип кабул ителгән Мостай Кәрим, Гайса Хөсәенов. Рәшит Нигь- мәти кебекләрнең һәм башка эреле- ваклы әдипләрнең яхшы сыйфатларын, иҗади уңышларын күрсәтү белән бергә. җитешсез якларын да «ярып* сала. Әдәбият язмышы, шигырь сафлыгы—Н. Нәҗминең Мәккәсе. Кем хакында гына сөйләмәсен, нинди мәсьәлә күтәрмәсен ул үз язмышына бәйләп ижат, шигърият осталык чытырманлыгына кыю килеп керә һәм анынча әйткәндә, «табышларга», «ачышларга» юлыга. Сәхифәләрнең исемнәренә генә игътибар итегез: «Шигърият йолдызы (Тукай). «Шагыйрь эмәгәндә» (Атнабай). «Шигърият һәм язмыш» (X. Назир). «Галимлек һәм язучылык» һ. б. ш. Нажар Нәжми өчен Татарстан белән Башкортстан. татар белән башкорт арасында чик һәм аерма юк. Ул икесенә дә берүк карашта, берүк хезмәттә. Шуның өчен дә «Ике көймәнең койрыгын тотарга маташучы» ярлыгына «лаек» булган. Алай гынамы9 ! Халтурага рәхимсез. туры сүзле булганы өчен «ахмак», «явыз», «Унтер Пришибеев» тәхәллүслә- ре дә ябыштырганнар ана Әмма язмаларына караганда (аларнын иң сонгысы 1996 елга карый) аксакал шагыйрьнең бөртек чәченә дә зыян килмәгән, үткер күзле, туры сүзле «туры Тукай» булып калган. Сәхифәләр авторын сокландырган шәхесләр байтак Нажар аганың Тукай ижатына мөкиббән булуын күрә килдек. Монда да четерекле мизгелләрдә ана сыена, ижатына таяна, осталыгына соклана. Әйтергә кирәк: «күнел сәхифәсендә «Шигърият йолдызы» Тукай белән ачып жибәрә «Габдулла Тукай—шигырь өчен туып, шигырьдә яшәп, шигырьдә үлгән жан. Тукай һәм шигырь—ул аерылгысыз бер бөтенлек, бер дөнья».—ди автор Максим ГорькиИнын Есенин хакында әйткән сүзен куәтләп (506.). Мәшһүр шагыйрь Хәсән Туфан хакында моңа кадәр дә күп язган иде Әмма үлгәннән сон ун ел үткәч дөнья күргән «Гүзәл гамь» китабына карата да битараф калмаган Киресенчә, бу бөек затны тагын да зурлаган, югарырак күтәргән, ижат лабораториясенә үтеп кергән •Ул—Пушкиннар. Лермонтовлар. Есениннар. Тукайлар кебек шигърияттән тукылган жанлы материя» дип бәяли •Туфанчылык—ул чын шагыйрьлек, саф күңеллелек, табигыйлек. кешелеклелек дигән сүз», дип нәтиҗә ясый Арыгаба бу изге затнын үз тормышына һәм ижатына игътибарын, йогынтысын бәян итә Татар халык язучысы Гомәр Бә- широв шигырь язмаган. Әмма һәр татар- башкорт кешесе белгән һәм жырлаган •Җидегән чишмә» жырын ижат иткән. Бу хәлне Г. Бәшировка багышланган сәхифәсендә «Нажар энекәше», уенын- чынын бергә кушып. А. Эйнштейнның бердән-бер ачышы—«нисбәт теориясе* белән чагыштыра (1886). Мәкалә ачык хат шәкелендә язылган, аксакал әдипнен гадилеге, кечелекле булуы, жимешле ижаты сокландыра авторны. Н Нәжми табынып яшәгән ша- гырьләрнен тагы берсе—Сибгать Хәким. һәр мәртәбәле татар өчен «кендек әбисенең» газиз зат булганын истә тотып, Нажар ага аны «татар шигъриятенең «кендек бабасы» дип атый Шигырьләренең серле, арбау куәтле булуын, һәм халыкчан, табигый ижат итүен күрсәтә. Сәхифәләр авторы шагыйрьләрне аерым алып та. төркемләп тә тикшерә. Соңгысы чагыштырулар, охшашлыклар, каршы куюлар аша язмаларның эчтәлеген киңәйтә, укучының кызыксынуын көчәйтә. Анын, мәсәлән, өлкән буыннан Кадыйр Даян—Сәләх Кулибай—Гайнан Әмири, үз тиңнәреннән X. Гыйләжев— Г. Рамазанов—Ш. Биккол—«өч таган», яшьрәкләрдән М. Кәримов—Р. Сафин— А Йгебаев—Р. Гарипов төркеме (Н. Нәжми аларны Мостай Кәрим язган «Каләмдәшләргә хатлар»дан сон килеп чыккан төркем», ди) кызыклы һәм мавыктыргыч итеп тасвирлана. Тәүге төркемдәге шагыйрьләрне «өчесе өч төрле» дип бәяләсә, икенче «өч таганны* башкорт әдәбиятында төпкә жигелгән шигърият атлары, дип атый. Шуңа куанасын: яхшы шагыйрьме ул, уртакулмы. Нажар ага күбрәк алардан асыл сыйфатлар, кыйммәтле жәүһәрләр эзли. Эзли һәм таба. Үзенчәлекле холык-гамәлләрен ачып күрсәтә, тормыш, жәмгыять. власть һәм хакимият тарафыннан кыерсытылганнарны яклап чыга. Мондый вәзгыятьләрдә үзе дә катнашкан очракларны да читләтеп үтми, «соң булса да уң булсын», дигәндәй. үкенеч белдерә. Монда, әлбәттә «сәхифәләр» авторының да күңел сафлыгы ялтырап ала. «Сафлык» дип сүз кузгаткач, шуны да өстик: Н. Нәжми каләмдәшләре каршында гарьләнү, якты көнләшү хисләреннән дә мәхрүм түгел. «Шагыйрьне «эзләгәндә» (Көнләшү) мәкаләсендә. мәсәлән. Атнабай шигырьләрен югары бәһалап, «минекеләрне бәреп екты», ди. Үз драмаларының да бу автор әсәрләреннән күпкә кайтыш, кыска гомерле булуын таный. Үзеннән шактый түбән торган яшьрәк шагыйрьләрнең дә ижади табышларына жире- күге белән шатлана. Күренекле әдипләр арасында мондый ихласлык һәм кечелеклелек күренгәне юк иде әле. Кеше шатлыгына, уңышына ихлас сөенү, анын кайгысын, кичерешләрен йөрәк аша үткәрү кебек асыл сыйфатлар Н. Нәжми кебек олы затларга гына насыйп буладыр. Аның үткер күзеннән, әхлакый сизгерлегеннән берни дә читтә калмый: Заманында жырлары белән дан казанган («Шәйморатов генерал» жырын гына искә алыйк) Кадыйр Даян дигән шагыйрьнең онытыла баруы, пенсия яшенә житкәндә генә рәсми язучы булган Әхмәт Гайсин белән Хәсән Назар, партиядән куылып, иптәшләре тарафыннан кыйналып, сукбай тормышы кичергән Диние Исламов, каләмдәшләре тарафыннан «типкәләнеп» яшәгән Мәхмүт Хөсәен, әдәби-мәдәни мохиттә хөкем сөреп килгән тискәре күренешләр, үзара начар мөнәсәбәтләр, кайбер шәхесләрнең тискәре гадәтләре—һәммәсе сәхифәләргә кергән һәм хөкем ителгән. Шагыйрь йөрәген әрнеткән нәрсәләрнең берсе—милләт, милли әдәбият һәм туган тел язмышы. Бу жәһәттән ул кыю полемист булып чыгыш ясый: шовинистик рухлы А. Руцкой, академик А. Яковлев кебек сәясманнар белән көрәшкә чыга. Милләтнең тиңлеген, азатлыгын даулый, «сазлыктан» чыгу юлларын газапланып эзли. Бу яклап ул бушбугаз сәясмән булып түгел, үткер телле, туры сүзле көрәшче шагыйрь булып кала. Татар шагыйре Рәшит Әхмәтжановнын гаделлек, азатлык даулап йөрәге ярылып үлүен хәбәр итә дә, үз каләме белән «һөжүмга» күчә. Акыл теле, йөрәк теле, Шагыйрьнен йөрәк көче. Шул коралы белән чыга Сугышка шагыйрь кеше. Сәхифәләрнең күбесендә автор шигъриятнең һәм милли әдәбиятның чүпләнүе хакында сүз кузгата: берсендә әрсез графоманнарның, сәхнә шылгаяк- ларынын. жинелжилпе «шигырь язучыларның» үрчеп-күбәеп китүе хакында әйтсә, икенче язмада чын шагыйрьләрнең табышлары, уңышлы язылган әсәр- дәр игътибарсыз, бәясез калуын бәян итә. «Шагыйрьләребездә поэтик күренешләрне анализлый алырлык тәнкыйть юк... Сирәк-саяк теге яки бу шагыйрь китабы хакында мәкалә чыккалыи башлады. әмма аларда шигырь турында фикер йөртүләр - ташка үлчим» (123 6.) дип борчыла ул • Байтак еллар инде,—дип дәвам итә бу фикерен Нәжми ага Р Миннул- линга багышланган сәхифәсендә. - шигырьне укымыйлар, шигырьнең кадере китте, дигән сүзләр шигырь язучыларның (чын шагыйрьләрнең әлбәттә) йөрәгенә ут булып тама «Шигырь язып гомер заяга үттеме икән әллә’-- дип уйлап куясын Ә сон шигырь кадерен кем жибәрде9» —дип эндәшә дә. шигырь кадерен үзебез жибәрөбез. дигән сыгымта ясый (2206) Н. Нәжми—атаклы -Татар теле- әсәренең авторы буларак безгә аеруча кадерле Шушы бер яктан «назлы», «мон- лы», -ачык йөзле», «гайрәтле», -зинданнарны ярып чыккан», икенче яктан «чукынмаган-, «дөньяда күп нәрсә күргән», «янган», «туңган» телебезнең кадерен белергә һәм сафлыгын сакларга омтыла ул. Моның өчен X Туфанның ижат лабораториясенә кереп, шагыйрьнентел өстендә ничек «интегүләренә- күзәтү ясый. «Тик сәлам бу» исеме астында утыз юлга да тулмаган бу шигырьне Туфан дүрт ел дәвамында өч вариантта язган Шигыренең һәр юлына . сүзенә, хәтта ки авазы белән тыныш билгеләренә к.гдәр сак һәм игътибарлы булган шагыйрьгә хас сыйфат бу. Монда аның үз ижатына таләпчән булуы да ярылып ята «Бу таләпчәнлек,—ди сәхифә авторы, күпләребезгә зур сабак». Халык шагыйре Н Нәжминен •колач салып йөзә» торган мәйданы драматургия һәм театр. Дөрес, ул бу юнәлештә зур уңышка ирешмәвен, януын- таныса да. бу өлкәдә эшләүчеләрнең дә «үзәгенә үләрлек» сүзләр әйтә Ул. мәсәлән, заказ буенча» пьеса язуны хупламый шундый ют белән Н Гаетбайнын 14 көнлә -Аты барның—дәрте бар» әсәренең язылуы, драматургларның аны классик комедия дәрәжәсенә күтәрүләре хакында әигеп. тамашаның киләчәк язмышына шик белдерә Дөрестән дә. зур шау-шу кузгаткан. лауреатка дәгьвә иткән бу тамаша озын гомерле булмады, сүнде. Туган телгә, мәдәнияткә, шигьри- ятькә бәйләп автор әдәбиятыбызның киләчәге өчен дә бик борчыла. • Китапны үтерүчеләр барлыкка килде,—ди ул алама китаплар чыгуын күз унында тотып — Аларны үтерүдә ин беренче урта куллы шагыйрьләр һәм язучылар булса, икенчесе—ин куркынычлысы булып милләтнең урыслашуы, димәк, урыс теле тора. Туган телдә китап укучылар саны елдан-ел кими, әгәр дә киләчәктә дә тормыш шулай барса, озакламый милли телдә язучылар да. китап укучылар да булмаячак» (1276.) Гыйбрәтле сүзләр Әдип китап бетә дип зарланмый һәм анын беткәне дә юк. Җитмәсә, өряңа басмалар (журнал һәм газеталар) күбәя Ә сон тиражы9 Укучылары9 Әһле каләм үз казанында гына кайнаша түгелме сон9 Әдәбиятыбызның сафлыгын һәм гомерен саклап калу өчен мона кадәр яшәп килгән берберенне мактауга корылган тәнкыйтьтән ваз кичеп, әнә шул Нажар ага кебек тәвәккәл, аяусыз адымнар да ясарга кирәктер. Югыйсә, кустарь чабатасы сыман арзанлы әсәрләр белән дөнья тула, шуларга тиешле бәя бирелми, кире кагылмый. Сүзем озынга китсә дә. яшьрәкләр өчен - кустарь чабатасы»на аңлатма биреп үтим Ул «продукция», күрүегезчә, кияр өчен түгел, сату өчен тәгаенләнә. Әмма анда Такташның Шәхми бабасы кебек чабатачының хәйләсе катнаша. Хәйлә бик гади межан юкәсен (беренче сортлы дисәк тә була) янга калдыру максатында сату чабатасы башта алам-салам юкә. кабык белән тутыла да. межан юкәсе белән йөзләп куела. Ялтырап торган, әмма кыска гомерле чабата килеп чыга Әйтәсе сүзем шул: әдәби әсәрләр дә «тыштан ялтырап, зчтән калтырап» торган «продукция» булмасын иде • Күнел сәхифәләренә» кайтып, шуны әйтәсе килә: шигъриятнең, драматургиянең. публицистиканың, жыеп әйткәндә. тоташ әдәбиятның сафлыгын саклауда, үсү юлында бу китап яңа гасырда да кыйммәтле кулланма булырлык, күпләр анардан сабак алырлык