ӨТЕЛГӘН МӘХӘББӘТ

Авыл өстенә кыш үзенен мамык юрганын жәяргә ниятләде бугай. Көннәрдән бер көнне авыл кешеләре, йокыдан уянгач та. ни күрсеннәр—ишек аллары да. урам буйлары да. күршеләрнең өй түбәләре дә ап-ак карга төренгән, имеш Эре-эре йомшак кар бөртекләре талгын-сабыр гына төшүләрен әле һаман дәвам иттерәләр иде Карнын болай, хәбәрсез-нисез дигәндәй, кинәт кенә төшүенә өлкәннәр, гадәтләремчә, биниһая гаҗәпсенсәләр дә. бала-чага һич тә аптырамады шикелле. Киресенчә, сөенделәр генә балалар. Аннан-моннан гына битләрен югандай булдылар да. тәрәзәдән күзләрен ала алмыйча гына, тамакларына бераз капкалап, тизрәк урамга чыгу ягын карадылар. Ап-ак кар өстенә һәркайсы үзенен сукмагын салып, кулларындагы букчаларын тәмам онытып, чыр- чу килеп, бер-берсенә карлар агышып, рәхәткә тарыдылар Мәктәпкә алар, дәрес башланыр вакыт җиткәч кенә, өерләре белән килеп керделәр Салкын Себер кышы якынлашты Директор булып, бөтен мәшәкатьләре үз җилкәсенә төшкәч кенә, мондагы хәлләрнең бик хөрти икәнен аңлады Зиннур Ул мәктәпне тәмамлаганга да байтак вакыт узды бит инде, ә монда берәр тапкыр ремонт булуы шикле иде. Мичләр төти, чи утын ягудан стеналар корымга баткан. Агартырга известь кирәк. Идәннәрне әйтеп торасы да юк. алар бина салынганнан бирле буяу-мазар күрмәгән Мескен җыештыручылар. көн саен салкын идәнгә тезләнеп, үтмәс пычак белән кырып идән юалар, үзләренчә чисталык сакларга тырышалар Читтән килгән балаларга рәтле торак бүлмәләр дә юк. Стеналары гузып. челтәргә әверелгән бүлмәләрдә җил уйный, почмакларын бәс сарган Иртән торуларына, балаларның юыныр сулары боз булып кага, ках-кох ютәллиләр нарасыйлар Көне буе мәктәп эшендә йөгереп, төннәр буе уйланып ята Зиннур. Эшләрне ничегрәк итеп рәткә салырга? Өстенә урман аварга торганда, суыктан күшегеп утыр инде тун мәктәптә. Укытучыларга печән чабарга рөхсәт ителмәгән кебек, утын әзерләргә дә ярамын колхоз җирләрендә Дәвамы Башы I санда ft* А РайОНО бүлеп биргән диләнкеләр авылдан ерак, аны ташытырга һаман шул Шыр Шәкүр, Кәрбек Хәйрүшкә ялынырга кала. Быел исән-сау чыксалар, киләсе уку елына ныклап әзерләнәсе булыр. Ә хәзергә шуны аңлады яшь директор: иң әүвәл язмышлары ана тапшырылган кешеләргә эш. яшәү шартлары тудырырга тиеш ул. Шулай булмый торып алардан сыйфатлы хезмәт, югары нәтиҗәләр сорарга хакы юк. Беркөн иртән үк мәктәпнең хуҗалык мөдире Әхмәдүш аларга килеп керде, йөзеннән үк ашыгыч эше булуы күренеп тора. Авылга чегәннәр килгән икән, бер бик әйбәт бурлы айгырларын сатарга уйлыйлар, ди. Акчалата булмаса, алыштырып алырга да ризалык бирәләр икән. —Әллә мәктәп үгезенә алыштырып алыйк микән, Зиннур абый? Атлаган саен ат кирәк дип колхозга ялынып йөрмәс идек. Кичә атланып та йөреп карадым, бик йөрәкле, елгыр күренә хайван. Зиннур да ат турында уйлап йөри иде, «чыннан да ат булса, эшләр бермәбер җиңеләер иде» дип уйлап куйды ул һәм, киенеп, Әхмәдүш артыннан атлады. Дер-дер килеп калтырап торган бахбайның як-ягына чыгып карадылар. хайван бик ябык күренсә дә, тәвәккәлләргә булдылар. Әйбәтләп тәрбияләсәләр, карап кына йөртсәләр, рәтләнер әле. Атна-ун көн эчендә беренче чана юлы төште. Иртә китеп, кич кайтырга исәп тотып, Зиннур торага барырга җыенды. Үгезнең абзарын сипләп-карап алганчы айгырны Әхмәдүшләрдә сакларга булдылар. Кирәкле кәгазьләрен папкасына салып, иртән үк аларга сугылды директор. Ул килеп җиткәндә, хуҗалык мөдире йөрәксегән атны көчкә дилбегәсеннән тотып тора иде. —Әйдә, Зиннур абый, тизрәк кошовкага утыр, астыңа печән дә җәйдем,—дип ачык чырай белән каршы алды аны Әхмәдүш. Директор утырып, җилкапканын ачылуы булды, бурлы айгыр ишек алдыннан урамга атылды. Зиннур аз гына чанасыннан чөелеп, төшеп калмады. «Менә шәп атны каптырганбыз икән, рәхмәт төшкере!—дип уйлады Зиннур, куанычыннан нишләргә белмичә —Болай булса, торага да күз ачып йомганчы барып җитәргә була». Айгыр очыртып кына авыл Астана- сынII да үтеп китте. Колакларда җил генә сызгыра. Шулай бер чакрыммы, икенеме барды да «йөрәкле айгыр» сабырланды, акрынлап атлый башлады. Башта Зиннур, ярый, аз-маз ял итсен дип. риза булып барды. Аннары бүген үк әйләнеп кайтырга тиешлеген исенә төшереп, атны куаларга тотынды. Ләкин юртырга уйлау түгел, тагын да акрынлады айгыр. Чанадан төшеп, юл буенда гына үсеп утырган тал чыбыгын сындырып, әйдәп карады, бу да файда бирмәде. Ничек тә Көмешлесудан өч чакрым ераклыгындагы Усаклы авылына җиттеләр. Авылга керүләре булды, әлеге мәхлук, чегәннәрнең гадәте буенча, капка саен борылып, туктый башлады. Әнисенен кәгазьгә төреп кесәсенә салган икмәк, кыстыбый кисәкләре белән алдаштыра торгач, авыл артта калды. «Мәктәп атлы булган икән, котлы булсын.—дип калды таныш агайлар, тик яшь директорның, йөрәкләнеп, аты белән тарткалашуын гына аңламадылар:—Баш бирәсе килми бугай айгырнын». Юл газапка әверелде, шатлыклы уйлар онытылды. Сөйрәлеп бардыбарды да бурлы айгыр, бөтенләйгә туктады. Монсу күзләрен мөлдерәтеп хуҗасына карады. Әллә нишләде Зиннур, аю сөйрәтеп кайтып, янып үлгән аты исенә төшеп, тәне эсселе-суыклы булып китте. Айгырны сыйпап, тынычландырырга тырышты, ләкин ат анын учы тигән саен дерелдәп, тарткалашып куйды. Әнисе биргән ризыклар да беткәч, култыгына печән кыстырып, алга атлады, айгыры да ана иярде Алар шул рәвешле торага барып кергәндә, урамнарда карангы төшеп, фонарьлар яна иде инде. Очраган бер кеше, әллә нинди хикмәт күргәндәй, аның артыннан карап II Астана—изгеләр күмелгән урын. кала башлады «Юкка килдем. Усаклыдан ук борылырга булган икән.— дип уйлады Зиннур —Ләкин хәзер борылудан мәгънә юк, азрак ял иттереп алырга кирәк» Бурлы айгырга нәрсә булганын уйлап бара торгач, үзе тукталасы йортка да якынлашты. Сонгы борылышны үткәндә генә бер агай, янында барган юантык хатынына борылып, юри Зиннурга да ишетелерлек итеп: —Кара әле, Минсылу, Хужа Насретдин үтеп бара, күрмәсән күр әнә,— дип көлеп калды Кеше көлдереп йөреп булмый, килгән эшләренә дә кул селтәп, иртәнге карангыда кире ук кайтырга юлга чыкты Кайтышлый да шул ук хәл кабатланды: алдан култыгына печән кыстырып мәктәп директоры атлый, артыннан аңа ияреп бурлы айгыр бара Ул ял итәргә туктаган йорт хужасы тормышны күп күргән тәҗрибәле карт иде Зиннур хәлне сөйләп биргәч, айгыр тирәли бер әйләнде дә. авыз тирәсен капшап, тешләрен карады —Атын үз тиярен яшәгән, балам, исән-сау кайтып житсән, мондый ерак юлга җәяүләп чыксан тынычрак булыр, хайванны да жәфаламассын,— диде карт аңа киңәш биргәндәй Кайтыр юлында Зиннур атны суккалап интектермәде, үз адымына атлатып кайта бирде. Ләкин аигырнын кичә юлга чыкканда жан фәрманга чабуын гына нигә дә юрарга белмәде ул Кышкы көн кыска, авылга кайтып кергәндә, карангы төшеп килә иде инде. Зиннур үзе дә ашыкмады, авылнын усал телләре күрсә, такмак чыгарырга да күп сорамаслар. Ояты ни тора бит. директор башын белән ат танымыйча иөре инде! Уйлагач, берәр олырак кеше белән кинәшләшергә дә башына килмәгән, чегәннен мактавына ышанып, алып калды шул Әхмәдүшләрнен өе юл өстендә генә, хужалык мөдиренә тезгенне тоттырды да үзе хәл алырга утырды. Ике көн юлда булуынын сәбәбен тиз генә анлатып бирде, мәктәптәге хәлләрне сорашты —Ничек болай булды икән соң?—дип исе китте Әхмәдүшнен дә. директор сүзләрен тыңлагач —Мина Хәйрүш белән Локман килеп әйттеләр бит, көн аша колхоздан сорап йөргәнче, үз атыгыз булыр, диделәр Ә мин сон, ачыгавыз, шуңа ышанып та куйдым Аларнын кайчан кешегә яхшылык эшләгәне бар сон9—дип үз-үзен битәрләде Соңыннан билгеле булды, айгырны сатар алдыннан сигездән үрелгән камчы белән ярган икән чегән, шуна күрә дә тегесе, янына кеше килүгә үк, котырынып чаба башлаган Ат вакыйгасы да Хәирүшнен этлегеннән башка үтмәде... Яңадан ат алырга мөмкинчелеге булмаган директор шул ук үтенеч белән РаиОНО мөдиренә мөрәҗәгать итеп карады Мәктәпнең хәлен болай да белгән Марфа Ивановна бу юлы өметләндерерлек ждвап бирде Якындагы балалар йорты директоры Новопашин дигән кеше үзенен карамагында булган алты атнын берсен ана бирергә риза булган Биш яшенә кадәр ияр. ыңгырчак күрмәгән Каза исә үзен алырга килүчеләргә баш бирергә теләмәде Бу ирек сөюче хайванны җигәргә өйрәтүләренә ышанмаган директор да үзенен шиген белдерде —Өйрәтербез,—диделәр бергавыштан Зиннур белән бергә килгән Әхмәдүш.— Авылга кадәр ара ерак, сабырланыр.—дип тә өстәделәр Шулай итеп, мәктәп атлы булды Чыннан да. сокланырлык елгыр бия иде Кола, авыз ачып торганнарны санга да сукмый, үзе кебек яшь. көчлеләрне генә хужасы итеп таныды ул Авылга кайтып, беренче тапкыр урам әйләнгәндә үк. тамаша карарга чыккан Хәйрүшне тәртә башы белән төрттереп, аяктан екты Әле ярый, чанада Зиннур үзе түгел, хужалык мөдире генә иде. эш зурга китмәде Колакчынын табып, башына каплады да Кәрбек. юлда тәгәрәп ятуын кеше күрмәгәндә, югалу ягын карады 12 әктәп бинасын, гомуми торакны җайга салу өчен дә аз-маз материаллар арттырды РайОНО мөдире, ял көннәрендә өмә ясарга карар иттеләр Үтәдән-үтә жил йөргән урыннарны сылап, фанера кактылар, авылдагы ин яхшы мич чыгаручыны күндереп, бүлмәләрне җылыту хәстәрен дә күрделәр. Мич. стеналар агартылгач. укытучы- укучыларнын да иөхтәре яктырып китте. Әкренләп мәктәпкә жан иңде Ләкин почмактагы тугызынчы сыйныфлар укый торган «көфер почмагына» барыбер кирпеч җитмәде. Алар гына нәүмизләнеп калды, тун якаларын күтәреп, бияләйләр киеп дәрес тыңлауларын дәвам иттерделәр. —Әх. тимер мич юнәтеп булса икән!—диде Зиннур Әхмәдүшкә,— Ләкин аны хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә. табармын димә. Утыра торгач, киңәшләшеп, мондый фикергә килделәр: Әхмәдүш тимерче эзләп торага бара, мөмкинлек булса, тимер мич ясату чарасын күрә. Ипле кеше Әхмәдүш. бер атнадан тимер мичен, морҗаларын берүзе өстенә йөкләп алып та кайтты. Җылысыз калган теге «көфер почмагына» да рәхәт җылылык инде, укучыларның башлары күккә тиде. Шул ук өмәләр белән утын да әзерләнде. Берәү дә эштән читләшеп, карышып тормады, бергәләп башкарылган эшнең авырлыгы да сизелмәде. Эшләренең нәтиҗәсен күрү яшь директорга көч өстәде, үзен ышанычлырак тотарга ярдәм итте. Инде ул укучыларның күзләренә дә туры карый, укытучылардан да эшләрен җиренә җиткереп үтәүләрен таләп итә алачак иде. Ин авыры хуҗалык эшләрен җайга салу, дип уйлаган Зиннур нык кына ялгышкан булып чыкты. Укытучыларның эшен тикшерүдән башланды директорның күрәчәкләре. Яшь директорнын мәктәпкә төрле яңалыклар кертеп, жан атып эшләве күпләргә ошый иле. Торгынлык сазлыгына баткан мәктәпкә Абдуллин үзе белән бергә шифалы һава, ачык мөнәсәбәтләр алып керде. Бигрәк тә яшьләр канатланып эшли башладылар. Физика, химия дәресләре өчен приборлар булдырды яшь директор, сирәк кенә булса да лаборатор эшләрне башкару өчен шәһәрдәге шеф мәктәпләргә бару мөмкинчелеге туды. Җылы бүлмәләрдә гөлләр үстерелә башлады. Ботаника укытучысы бакчага утырту өчен төрле орлыкларны хәзердән үк әзерли башлады. Спорт уеннары ярышларда яшьрәк укытучылар белән берлектә директор абыйлары үзе дә рәхәтләнеп катнаша килде. Бөтен җаны белән укуга, мәктәп эшләренә бирелгән Нурия дә мәктәпкә кайтуына куанып бетә алмый, хәленнән килгәнчә Зиннур абыйсына ярдәм итәргә тырыша иде. Дәресләрне тикшерүдән сон үткәрелгән педсоветган башланды хәлләр. Директор укытучыларның дәресләренә бәя биреп, кайбер кинәшләрен. үз фикерен әйтте Күп кенә укытучылар мактау, ышаныч сүзләре ишеттеләр. Чират бишенче-тугызынчы классларда тарих укытучы Туйбикәгә җиткәч. Зиннур дәреснең күп кенә җитешсезлекләрен күрсәтте, укытучының дәрескә әзерлеге тиешенчә булмавын әйтте. Даут абыйларыннан тәнкыйть сүзе ишетмәгән тарих укытучысы, әлбәттә, үзенең тәҗрибәле белгеч булуын да. Зиннурнын әле мәктәп бусагасыннан атлап кына керүен дә калдырмады. Пыр тузып, укытучылар бүлмәсеннән чыгып ук китте. Китапханә эше дә директорны канәгатьләндермәде. «Булган китаплар да рәтләп куелмаган, бернинди күргәзмәләр, әдәби почмаклар оештырылмый ■. дип санап чыкты ул. һәр сүзенең Өннәшкә ничек тәэсир итәсен алдан ук белеп Коллектив анын фикере белән килешсә дә. авыз ачып сүз дәшәргә җөрьәт итмәделәр. Зиннур хаклы иде. китапханәченең тавышы Туйбикәнекеннән дә яманрак булды. Кисәтү алган укытучылар эшләрен яхшырту өчен аркылыны буйга да алып салмадылар Киресенчә, яшь директорнын үзен күзәтергә, тырнак астыннан кер эзләргә керештеләр. Әдәбият укытучысы Фәүзия Тукай иҗаты буенча конференция үткәрергә теләп, китапханәгә материаллар сорап керсә дә, ана игътибар итүче булмады. Өннәш белән Туйбикә М серләшеп утыралар иде, анын ягына әйләнеп тә карамадылар. Зиннурга алар арасына керергә, кисәтергә туры килде —Тукай томнарын мин үзем җилкәмә күтәреп кайттым, Өннәш апа,— дип башлады ул сүзен тыныч кына —Ә портретын, тузан эченнән алып, элеп куегыз дип, кулыгызга тоттырдым. Кичәгә кирәкле материалларны табып, әдәбият укытучысына тапшырмасагыз. үзегезне эштән азат дип саный аласыз.—Чигәсен тотып, үз бүлмәсенә юнәлде директор Бу хәлләргә Даут абыйсы да бик борчылды, хатынынын һаман да ипкә килмәгәнен күргәч, аерылырга ниятләде бугай — Зиннур энем, Өннәш белән Туйбикә ханымнын серләре бик килешә, сонгы вакыт гел бергә йөриләр. Сак бул, берәр мөгез чыгара күрмәсеннәр,— диде ул. чын күнелдән борчылып Зиннур белән Нуриянен аралары бик якынайды Кешегә күрсәтергә тырышмасалар да. күзләре белән анлаша. бер-берсенә ышанычлы терәк була башлаган иде алар Эш буенча кирәккәндә. Нурия тартынмыйча директор абыйсынын өенә дә керә, ә Ниязбикә карчык бу хәлгә куанып бетә алмый Тотнаклы, саф иде аларнын мөнәсәбәтләре Мәхәббәтне яшереп торып буламыни, алар сүзсез дә анлашты. Бу икәүнен мөнәсәбәтләре мәктәптә дә мәгълүм булды, күпләр —Пар килгәннәр дә сон. күз тимәсен,—диюдән узмады Ләкин тәнкыйтьләнгән укытучыларга бу бик зур җим булды: —Директорга үзенен укучысы белән чуалырга ярыймы сон! —Җитмәсә кыз анын өенә дә кереп йөри икән бит әле. ахирәт кенәм!.— дип пышылдашты алар икәүдән-икәү генә калгач Юкка гына түгел, бер-бер хәлләре бардыр, дигән нәтиҗәгә килде бозык хатын. Жден туры китереп, бу хакта Хәйрүш белән дә серләште Кәрбеккә шул җитә калды. Зиннурнын мәктәптәге эшләрен күреп-ишетеп тора бит Ул директор булып алгач, караңгы карга күмелеп утырган авыл өчен бердәнбер яктылык учагы, үзенә тартып торган мәдәният үзәгенә әверелде мәктәп Бу исә көндәшенең зур жинүе, Хәйрүшнен берсүзсез җинелүе иде Тагын бер кабат Зиннурга этлек эшләргә жай чыгуына куанып, як-ягына каранды да бик акыллы киңәш бирле: —Югарыда мондый эшләр зур әхлаксызлык дип бәяләнә.—диде ул Өннәшнен эченә керердәй булып.—анын ояты бөтен педколлективка төшәчәк Монардан тыш мулла баласы, ишан оныгы икәнен дә онытмый ча. РОНОга гына түгел. Мәскәүгә үк язарга кирәк Җитәкчеләр анын белән ничек сөйләшергә кирәген белерләр Уйлап эш йөртте Хәйрүш, өстәге иптәшләр казынып, тикшеренеп тормаслар. Печән хәйләсеннән чак котылды Зиннур, ә бу эш печән кебек кенә булмас —Чыннан да. безне тикшереп утырганчы, үзен тикшерсеннәр әле, бербер гөнаһы булмыйча калмас яшь директорның Яза торгач, хат зурга китте Директорның балаларга тискәре үрнәк күрсәтүе дә. үз укучысы белән гыйшык-мыйшык тотуы да. атасы мулла булгач, мәктәптә атеистик эш алып бармавы да. төрле хорафатлар белән көрәшмәве дә әйтелде Алай гынамы әле. коммунистлар партиясенә, иптәш Сталинның үзенә тел тидерә башлавы кат-кат язылды Көмешлесу авылы урта мәктәбе директоры Зиннур Абдуллин совет властена аяк чалучы, ин зур дошман, азгын, әхлаксыз бәндә булып гәудәләнергә тиеш иле Хатны әлеге дә баягы Хәйрүшкә тапшырдылар Бригадир исә бөтен шартын туры китереп, хатны Тубылдан, заказной итеп салды Шикаять, кеше ышанмаслык хәбәрләр тулы пычрак хат озын юлга чыкты Хатны язучылар исә мыек асларыннан гына етмаеп, үз эшләренең нәтиҗә ләрен көз ә башладылар. Җавап озак көттермәс, районнан кзыгән һәрбер вәкил нотыкларын халык дошманнары, партия дошманнары белән көрәшергә чакырып бетерәләр Атарга тел тидерергә җөрьәт иткән Фәтхулла картнын улы да бик озак йөри алмас борын чөеп, тиз сындырыртар 13 дарә утырышы озакка сузылды. Шыр Шәкүр гадәтенчә колхозның планнары, колхозчыларның ялкаулыгы хакында бик тәмләп, кат- кат сөйләде Кайтырга чыккач. Локман җан дусты Хәйрүш белән бергәрәк атлады. Әллә кайчаннан бирле киңәшләшәсе сүзе бар иде аның Икәүдән-икәү генә калгач, пышылдап кына сүз башлады: —Мин. малай, бер тузга язмаган хәлгә тап булдым бит әле. Сиңа гына ышанып сөйли алам, бәлки берәр киңәш бирерсең Кәрбекнен колаклары тагын да тырпая, күзе тагын да кысыла, болай да жәенке борын яфраклары тагын да киңәя төште. Иллә дә ярата ул кеше серен тыңларга. —Йә. йә, сөйләп кара, ни хәсрәтләрен бар икән?—дигән булды ул шаярган сыман итеп. ~ —Эш көлкедән узган, малай,—диде Локман чыннан да ачуланып,— Йә үләм, йә калам, болай булса. Дустының чынлап торып пошаманга калуы тагын ныграк кызыксыну уятты һәм ул. барудан туктап, Локманга текәлде Шаклар катты Хәйрүш, котлары алынды. .Алынмаслык та түгел шул: венерик авыру эләктергән икән ләбаса аның ахирие! Ашаганы аш, эчкәне су түгел икән егеткәйнең. Авыру артканнан-арта барып, хәзер тоташ сызлавыкка әйләнгән икән. Күрше авылга барганда классташы Гөлсылуны очраткан егет. Анын шул көннәрдә генә әнисе үлеп, кыз ятим калган Озактан бирле күрешкәннәре булмагач, сөйләшер сүзләре дә күп булган. Классташын өенә чакырган кыз, тегесе юл унаенда авыл кибетенә тиеп, ярты алырга да онытмаган. Гөлсылу кунагына колбаса белән бәрәңге кыздырган, Локман биргән акчага балыкчы Әхмәт картларга кереп, сап-сары табаннар да алып чыккан. Төн озын мәктәп елларын искә алып утырган классташлар, табан да пешеп чыккан. Әкренләп кенә шешәне дә түнтәреп куйганнар Локман кунарга калган. Кызның колхоздан китәргә теләп тә, документлары булмагач, беркая да бара алмавы хәтерендә калган егетнең. Һәр колхозда шулай бит, үзебезгә дә эшләрдәй кешеләр җитешми, дип, идарә җитәкчеләре берәүгә дә кәгазь бирми икән Сүзен төгәлләп дустыннан киңәш сорады Локман, кайда, ничек дәвалыйлар икән бу яман чирдән? Ә бит кызга өйләнмәкче иде, сылулыгы, килеш-килбәте бер дигән. Үзенә кадәр кемнәр кулында булган, ни рәвешле кәеф-сафа кылганын каян белсен ди ул? Уйларга, ярдәм итәргә вәгъдә биреп, Хәйрүш өенә юл алды. Икенче көнне үк үзенен планы белән дустын таныштырырга ашыкты. Төне буе йокламаса-йокламады, ә планнын шәбен корды Кәрбек. —Беләсеңме, дускай, менә нишлибез Син яңадан барып, Гөлсылуны монда алып кайт. Минем Фәтхулла улы Зиннурга бурычлы икәнемне беләсең, әгәр кызый, бер хәйләсен табып, аңа да шул «бүләген» калдырып китә алса, ана белешмәләр дә, сиңа дәва да табылыр. Шуңа кадәр бераз сабыр итәргә, түзәргә туры килер, дускай. Барыбер миннән башка бер эшең дә чыкмас. «Эче авырта» дигән сылтау белән торага дәваланырга озатырмын, паспорт алу өчен кирәкле кәгазьләр алырга да булышырмын. Жаен туры китереп керсәң. Шыр Шәкүр ярты-йортыга ярты колхозын сатып җибәрергә риза. Жаен гына таба белергә кирәк. Гөлсылуга документлары өчен фотолар кирәк булачак бит, ә фотога төшерүче тирә-якка да бер Зиннур гына. Шуны сәбәп итеп, аларны очраштырырга булдылар, калганнарын кыз үзе дә төшенер. «Төшенер, колхоздан, авыруыннан исән-имин котыласы килсә, бик тиз төшенер кызыкай». Локман килгәндә, Гөлсылу үз-үзенә кул салырлык дәрәҗәдә әрнеп, елап утыра иде Күзләре шешенеп беткән, йөзләре сулып калган. Сабакташын күргәч, куркып, куырылып калды, ни дияргә дә белмәде. И Кан-яшьләрен түгеп Локманнан гафу сорады, ана кадәр үзенен авыру икәнен белмәвен аңлатырга тырышты. Алар авылына, янәсе, шәһәрдән килгән вәкил тиз арада кызны күреп, ышанычлы кешеләрдән анын ялгыз яшәвен белеп алган "Мин сине үзем белән алып китәм. син мина бик ошадың» дигәч, каршы килмәгән кыз, вәкилне үзләренә чакырган. Янадан кайтып алырга вәгъдә иткән шома егетнен эзләре суынган. Гөлсылу гына ике ут арасында ятып калган. Чарасызлыктан интеккән, киңәшләшергә бер якын кешесе булмаган кыз, азрак уйлап торгач, Локманнын сүзләренә колак салды Тиз арада юмалап, авыруы турында берәүгә дә белдермәскә, алар әйткәнне булдыра алса, торага алып барып дәваларга вәгъдә итеп. Көмешлесута алып кайтты егет Гөлсылуны. Бер вакытгарак укыган булгаңтыктан. кыз Зиннурны да белә, анын институт бетереп кайтып, директор булып эшләвеннән дә хәбәрдар иде. Локман белән Хәйрүшнсн сүзләрен тынлагач. бермәлгә югалып, икеләнеп калды ул. Укып кайтып кеше булган авылдашларыннан көнләшә булыр егетләр, берәр этлек уйлыйлар булыр, тик нигә соң моны Гөлсылу эшләргә тиеш, анын нинди катнашы бар монда9 Ләкин егетләр шаяртмыйлар, әнә бит ялпак танаулы Хәйрүш дигәннәренен сызык кына калган кысык күзләре очкынланып тора, аларныкыча итмәсән. гайбәтен, бөтен авылга таралачак Көт тә тор. яшәрлегеңне калдырмаячаклар болар Тәвәккәлләде кыз, егетләрнең биргән вәгъдәләре дә бик зурдан иде «Исән-сау бу авырудан котыла алсам, паспорт юнәтеп торага да китсәм, ир-егетләр ягына борылып та карамас идем, бер Ходаем».—дип антлар эчте ул үз-үзенә. Дәресләр бетеп, Зиннурның өенә кайтуын тәгаенләгәч, егетләр Гөлсылуны директорның урам башына кадәр озатып куйдылар. Бу вакытта ул кайтып, түбән өйдә ашап-эчеп, икенче катка күтәрелгән иле Дәрес өстәле артына утырырга да өлгермәде, берәү ишек шакыды. Укытучы, укучылары булса "Керергә рөхсәтме, абый?»—дип кенә сорарлар иде. Кем булыр икән бу9 Ишекне ачса, япь яшь кыз басып тора Таныган да кебек Зиннур, исемен дә төгәл әйтә алмый -Керергә момкинме сезгә, Зиннур абый?—ди кунак, үз итеп елмаеп Кызның әнә шул елмаюлары, бит очының чокырланып китүе дә таныш ана «Кем сон әле бу9 » Үзенен кызны танымавы өчен гафу үтенде һәм кул ишарәсе белән түргә уздырды - Баш ватмагыз, Зиннур абый, сез мине хәтерләми дә булырсыз,— дип елмайды кыз - Күрше авылдан мин, кайчандыр сезнен авылда укып, тулай торакта торган идем. -Гөлсылу?—диде Зиннур һаман да үз-үзенә ышанмыйча-Без мәктәпне бетергәндә сез бала чага гына идегез ләбаса, ә хәзер нинди кыз булгансың — Егет тагын бер кат баштанаяк аны күздән кичерде Гөлсылу чыннан да буйга сынга чибәр, бите алсуланып тора, елмайгандагы чокыры тагын да мөлаемлык өсти үзенә Гөлсылу чыннан да танымаслык булып үзгәргән, олыгайган иде Урамда очратсаң, танымаслык булгансың,—дип сөйләнеп, өстәл янындагы урындыкны тәкъдим итте Авыл аралары ерак түгел, еш барып йөрергә туры килмәсә дә, туйлар, үлем китем хәбәрләре ишетелеп тора Үзләренең мәктәпләрендә укыган Гөлсылуның әнисе үлеп, бөтенләй ялгыз калуын белә иле Зиннур, ләкин Чибәркәйнең нинди йомыш белән килүен аңтый алмады Аның сораулы карашы кунагына да тәэсир итте, күрәсең Гөлсылу үзенен гозерен әйтте — Кыз балага авылда ялгыз яшәүләре ай-һай авыр.—диде, күтәрелеп карамыйча зина. -Торага барып, эшкә урнашасым килә Документлар кәгазьләр юллап йөрим Сезне фотога төшерә дип ишеткән идем, мөмкин булса, мина да ясап бирмәссезме икән. Зиннур абый9—Кыз сораулы карашын күтәрде. Менә эш нәрсәдә икән, кызнын уйламаганда үзенә килеп керүенә нык кына гаҗәпләнгән Зиннур жинел сулап куйгандай булды. —Андый гына эшне булдырабыз аны, тик сиңа аны алып кайтып китәргә кирәк булыр бит. —Әйе шул, бер килгәндә алып китсәм, әйбәт булыр иде. Вакытыгыз булса инде... —Ярый, Гөлсылу, хәзер мин сине төшерим, аннан сон эшкә барасым бар. Кич белән кайткач, ясармын, берочтан кайчаннан бирле җыелып килгән башка фотоларны да эшләрмен. Яктылыкны тикшереп, аны җайлабрак утыртты да, төшереп, мәктәпкә китәргә җыена башлады. Кызга туры карамыйча гына: —Мин эшкә юл тотам хәзер, син кемнәрдә тукталдың, юл уңае түгелме?—дип сорап куйды. Кыз сорауны үткәреп кенә җибәрде дә, тагын да серлерәк итеп: —Зиннур абый, минем тагын бер үтенечем бар иде,—дип егеткә карады. Өстәл өстенә иелеп, кирәкле китапларын эзләгән Зиннур, кызыксынып кызга текәлде, аның күзләрендә сүзсез сорау иде. —Мөмкин булса минем фотоларны кәгазьгә төшерүегезне карап торасым килә Минем өчен бу баш җитмәслек серле бер эш. Фотога төшереп, ясый белүчеләр тылсым ияләре булып тоела миңа. Моны көтмәгән егет рәхәтләнеп көлеп куйды, Гөлсылуга карап: —Аны ясауның бер тылсымы да юк, бары тик кирәкле реактивларын гына булсын. Сиңа унайлы булырмы икән соң, мин аларны караңгылаткач, аерым ут яктысында гына ясыйм бит,—диде ул ризалык та, каршы килү дә белдермәгән бер тавыш белән. —Мине эзләп йөрүче булмас, ә сезгә комачауламаска тырышырмын. Кыз белән икәүдән-икәү генә калуны килештермәсә дә, аның соравын кире кагарга да яхшысынмады Зиннур. Фото эше белән күпләр кызыксына бит, әнә унынчыларнын барлык кызлары да түгәрәккә йөри, беренче килүләрендә аларнын кызыксынуы да Гөлсылудан ким түгел иде. —Ярый алайса, килерсең, ләкин мин тугызларсыз да бушамам. Өске өйдә ут кабынгач, рәхим ит.—Зиннур, кунагының килешле буй- сынына тагын бер кат күз төшереп, озатып калды. Мәктәптә укыган кайгысыз елларын исенә алып кайтты Гөлсылу. Мондый бәхетсезлеккә дучар булмаса, бер мәктәптә укыган, ана берсүзсез ярдәм итәргә атлыгып торган, кайгысын чын күңеленнән уртаклашкан кешегә яманлык итәр идеме соң ул? Аякларын сөйрәп, Локманнарга ерак кына туган тиешле карчыкның өйалдына атлады. Озак көттермичә, Локман да килеп җитте, сөяркәсенең хәлен сорашты. Икеләнүе йөзенә чыккан иде ахры кызның, егет тагын аны юата, үгетли башлады: —Мин бит сина чыннан да өйләнергә уйлаган идем, бер кичкә түз акыллым, аннан сон икебез дә дәваланып, бергә булырбыз. Хәйрүшнен белмәгән кешесе юк аның, документларын да җайлар, врачларын да табар. Риза булмасак, икебез дә бу авырудан котыла алмабыз,—дип юмалады. Гөлсылу риза булмас, баш тартыр бу эштән, дип коты алынды егеткәйнең Алай булса, Хәйрүштән рәхим-шәфкать көтмә. Үзенә кирәк булганда гына дус ул, берәр нәрсәне аныңча кылмасаң, гомерлек дошманы булып калырсын. Тубылга барып врач эзләп йөрерлек ышанычлы кешесе дә юк, бөтен өмет Хәйрүштә. Хәзер ничек булса да кызны күндерергә кирәк. —Мин бит мәктәптә укыганда ук сине өзелеп сөя идем, син генә мина карамадың,—дип дәвам итте ул сүзен,—ә хәзер без бергә була алабыз, авыруны берәү дә белмәс. —Ул чагында дөнья миңа ал да гөл булып кына күренә иде шул,— дип куйды кыз, авыр сулап.—Ә тормыш без уйлаганча гына түгел икән... Теге якта хуҗа карчык кыштыр-кыштыр килеп, нәрсәдер эшләп йөри, Локман әледән-әле ул якка каранып, тынычсызлана иде. Ниһаять, көткән сәгатьләре җитте, озакламыйча югары очтагы алар көткән өйдә ут яктысы күренде. Атласа да атлады Гөлсылу, атламаса да атлады. Зиннур белән үзен ничек тотасын күз алдына да китерә алмады. Локман әйтүенчә, егет ана үзе үк бәйләнә башлаячак, ана тик карышмаска гына кирәк булачак иде. Зиннур да ир-егет ләбаса, аулактан файдаланмыйча калмас.. Сөйләшкәнчә, кызны ачык йөз белән каршы алды Зиннур, өс киемен чишенгәч, утырырга тәкъдим итте. Кирәк-яракларын әзерләп бетергәч, тылсымлы кызыл утын кабызды Гөлсылу чын чынлап исе китеп эшне күзәтте, кәгазьдә үзен күргәч, тәэсирләнүдән кулларын чәбәкләп, Зиннурны битеннән үбеп алды Егет көйдергеч итеп карап куйды, Гөлсылу хәтта бер-ике адым артка да чигенде, авыз эченнән мыгырданып, гафу үтенде. Унайсыз тынлык урнашты. Хәленнән килсә, җир ярыгына төшәрдәй булды кыз, ләкин ул моннан чыгып китә алмый шул. тегеләр икәүләп капка төбенә кадәр китереп куйдылар, гиз генә кайтып та китмәсләр. Байтактан бирле җыелган негативлардан кәгазьгә төшереләсе фотолар шактый җыелган иде, Зиннур башын күтәрмичә эшләде дә эшләде, бермәлгә кунакны онытып та җибәргәндәй булды. Фотоларны киптерергә дип тезә башлагач кына, аны яна күргән кебек, гаҗәпсенеп карады да. сәгатенә күз салды. Гөлсылунын сораулы карашы ана тебәлде. —Син кемдә тукталдым диден әле?—егет уңайсызланып ана карады Моны көтмәгән кыз тотлыгып калды, шулай да югары очтагы үзе туктаган карчыкнын исемен әйтә алды Бераздан, аска карап кына —Ул мине көтмидер инде, ишекләрен бикләп яткандыр, мин моннан авылга кайтып китәм. дип әйттем,—диде Зиннур чигәләрен уып. чәчләрен кулы белән артка сыпырды «Тегеләр әйткәнчә, директор абый ялгызлыктан файдаланырга уйламый ахры»,—дип уйлап куйды сылукай эчтән генә. —Төннен берендә юлга чыкмассын бит инде, ят әнә сәкегә, үземә урынны идәндә җайлармын. Тиздән ут сүнде. Локман белән Хәйрүш. кулларын угалап, кайтыр юлга кузгалды. Төне буе угаланып чыкты кыз. күзенә йокы әсәре кермәде -Ничек булды сон әле бу, тегеләргә нәрсә дияргә сон. бога и булгач? Бер көенде, бер сөенде кыз. Гомерендә нибары ике егет белән ялгыз ка гып, икесендә дә тегеләрнең азгын дәртенә дәрман булган сылукай Зиннурга олы хөрмәт белән карады. Сизеп торды бит Гөлсылу, ана да ошады ул. әнә ничек сөзеп, баштанаяк күздән кичерде Зиннур аны беренче күрүен гә Кызыл ут яктысында да карап-карап алгалады Әрнү гере үзәгенә үткән бу тормышта кинәшләшер кешесе дә булмаган Гөлсылу күңеленнән Зиннурга рәхмәтле иде Шулай да эшнен болаи булып чыгуына когы алынды. Тегеләр бит уйный торган кешеләр түгел Локманга хәлне аңлатып бирерсең дә. Хәйрүш дигәнендә бит мәрхәмәтнен эзе дә юк Локман ү зс дә анын алдында дер калтырап тора бит Кеше алдында оятлы игеп кенә туктап калмас ул, үз дигәненчә булмаса. үтереп бәрүдән дә тартынып тормас Яман чирдән дә яманрак булдылар лабаса бу явызлар Илаһым үзен сакла шул рәхим-шәфкатьсез бәндәләрдән' Ут сүнгәч, кайтыр юлга чыккан егетләр иртәге көнгә план корды тар Болай булса, эш барып чыкты. Ләкин ин-ин кирәклесе әле эшләнмәгән Ничек булса да бу пар йоклап торгалаганчы Нурияне егарга кертергә һәм хәлне үз күзләре белән күрерлек итәргә кирәк Төрлечә унлап кара дылар Хәйрүш үзе турыдан-туры Нурияләргә барып кер»» алмый Кы акыллы, хәйләне бик тиз аңлап алачак Хәйрүштән шикләнерлек оу гмасын иде. Уйлана-киңәшләшә торгач, бу якны Локман карарга тиеш, тигән нәтиҗәгә килделәр. Кышкы төн бик озын, ләкин Зиннурнын иртән мәктәпкә барасын һәркем белә Эшне ул уянгалаганчы -пешерергә- булдылар Хәйрүшнен кара айгырын җигеп. Локман Нуриянең ахирәте Камиләләр капкасы төбенә килеп туктады Мичтән куе төтен чыга, өйдәгедер аякка баскан булырга тиеш. Тәрәзәне шакып кына Камиләне чакырды егет. Иртәнге кунакны нигә юрарга белмәгән кызга турыдан-туры: —Камилә, күрше авылның Гөлсылу сездә кунмадымы9—дигән сорау бирде —Ул кичә Зиннур абыйга фотога төшергә дип килгән иде, авылына илтеп куюымны сорады. Эшкә кадәр озатып куярмын дигән идем... —Юк шул, безгә кермәде, күренмәде ул. Бәлки, Нурияләрдә кунгандыр? Локман эшнең бодайга китүенә бик шат иде, кызның үзен үк Нурияләргә кертеп җибәрде. Гөлсылу, әлбәттә, аларда да юк иде. Локман гаҗәпкә калган кыяфәт ясады. Кызлар да йомгакны ничек сүгәргә белмәделәр. Бераз торгач, егет, ашыкканлык галәмәте чыгарып, сүз башлады: —Бәлки, ул кайтып ук киткәндер, минем дә вакытым бик тар. Кызлар, Зиннур абыйга кереп кенә сорап чыкмассызмы икән, тынычланып, эшкә китәр идем. Камилә белән Нурия таныш баскычлардан җәһәт кенә өскә дә менеп киттеләр. Үз күзләренә үзләре ышанмады алар: ишек ачык, Зиннур абыйлары йокыдан тормаган, идәндә хатын-кыз киемнәре сибелеп ята. ә сәкедә—кап-кара толым сүтелеп төшкән. Бер секундка гына катып калган Нурия, битен каплап, кире чыгып йөгерде, Камилә анын артыннан ташланды. 14 өлсылу керүчеләрне сизеп ятты, алар чыгып киткәч үк, киемнәрен җыеп киенде, үз фотоларын алып, чыгып та йөгерде. Иртәнге чәйне эчкәч, Зиннур көндәгечә мәктәпкә ашыкты. Кичә бик соң яткач, түшәктән дә соңрак күтәрелде. Ашыкканда җил каршы дигәндәй, юлын Хәйрүш бүлде. Мыскыллы елмаеп, уртларын чәйни-чәйни карап торды да, һаваланган борынын киңәйтеп, сүз башлады: —Ну, хәлләр ничек, директор?—дигән булды ул, авызын җыя алмыйча. Зиннур шундук аның тагын бер этлек эшләп йөрүен сизде. —Ничек булса да, синен белән бүлешергә исәп юк,—дип кырт өзде. —Әйе, андый серне бүлешмиләр инде. Бәлки, дуслыгыбыз хакына бусы белән бүлешерсең, күрше авыл кызын әйтәм? Зиннур, өстенә шакшы су сипкәндәй, сискәнеп китте, ялт итеп Хәйрүшкә карады. Ә тегесе шуны гына көткәндәй тезеп китте: —Син хәзер зур кеше булгач, фотога төшәргә дә өенә генә чакырасың, ясауны да төне буе бергәләп кенә ясыйсын, диләр. Түләве дә бик кыйммәт түгел, бер кич кенә, диләр. Ачуыннан нишләргә белмәде Зиннур, йодрыкларын йомарлап, өстенә ташланудан үзен чак тыеп калды. Ә тегесе мырлапмы-мырлый, ата мәче диярсең: —Ятим дигәч тә кызны шулай мыскылларга ярыймы сон?—дигән булды Кәрбек.—Мескен елый-елый шешенеп беткән. Нәрсә булганын сорагач та, күпме тынычлана алмыйча барды. Авылына кадәр озатып куйдым. «Зиннур абый мине харап итте» дип, юл буе яшь түкте Гөл сылукай... Мәктәп директоры аңа: —Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә,—диде дә зур-зур атлап китеп барды. Ә үзенең йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып типте Анын авызына кергән хәбәр—үзен урамга чыгып сөйләгән белән бер: иртәгә үк авыл буйлап таралыр. —Кеше ышанмаса да, Нурия ышанырга тиеш,—дип кычкырып калды Хәйрүш, хахылдап көлүдән тыела алмыйча. Дөрес уйламады Зиннур. Хәбәр иртәгене дә көтмичә, кеше теленә эләкте, директорның ялгыш адымын көтеп кенә йөргән Өннәш, Туйбикә Г ләргә сөйләр сүз табылды Аларнын Зиннурга теш кайрап йөргәнен бик яхшы белгән Хәйрүш бу юлы да шулар аша эш йөртергә уйлады. Даут абыйсынын эшкә китүен көтеп кенә торды да. сердәше янына юл тотты Хуҗалыктагы байтак кирәк-яракларны, печән, утын кебек нәрсәләрне гел Хәйрүш аша гына булдырды Өннәш Ә тегенә нәрсә, «үзем тапкан мал түгел, колхозныкы жәл түгел* дип. хатыннын бар теләген дә үтәп килә. Бушка түгел, билгеле . —Соңгы хәбәрләрне ишеттеңме сон әле. Өннәш әбәкәем ’—дигән булды ул. исәнләшкәч үк, хатыннын юантык биленә кагылгандай итеп — Мин йоклаганда дөньясы җимерелмәгәндер әле.—дигән булды тегесе дә. сырпаланып. Хатыннын торып килүе генә иде ахры, чәчләре тузган, күз төпләре шешенгән, йокы күлмәге өстеннән кигән халаты да төймәләнмәгән, изүләре ачык —Капты бит яраткан директорыгыз капкынга.—диде Хәйрүш. сүзне озакка сузмыйча. Шуны гына көткәндәй, Өннәш тә ялт итеп ана борылды: —Әллә Мәскәүдән тикшерү килгәнме, тизрәк мәктәпкә йөгерим алайса, иң кызыгын күрми калам бит,—дип. җыена ук башлады —Анысы да озакламас, монда икенче нәрсә әле. Зиннур Тегермәнле авылыннан бер кыз белән кунган, ли. кызны, фотога төшерәм дип. алдалап өенә чакырган икән. Төне буе фотолар ясаганнар, аннан кыз куна ук калган, ди. Бик яхшы белгән кешеләр сөйләде, утларын сүндереп ятуларын үз күзләре белән күргәннәр Үз укучылары белән генә шаярчы җитмәгән, инде күрше авыл кызларын ияләштерә башлаган Директор дигәч тә, бөтен нәрсә рөхсәт ителә дип белгән, күрәсен Бу хәбәрдән Өннәшнен дөньясы түгәрәкләнде, куртыныкыдай* җәенке авызы тагын да ныграк җәелде Ул ашыга-ашыга мәктәпкә җыена, бу хәбәрне суынганчы башкаларга җиткерергә тели иде. Хәйрүш тынычланып кайтып китте. Хәбәр ышанычлы авызларда, үзе кайтканчы бөтен авылга мәгълүм булыр. Берәр айдан Зиннурның йогышлы авыру эләктерүе дә беленер, чүп остенә чүмәлә, дигәндәй, теге хатка җавап та килми калмас. Фәтхулла картның әдәпле баласы да муеннан пычракка чумды болай булгач! Планнарынын төгәл үтәлүенә шик тотмаган Хәйрүш. Шәкүр янына кереп, «бик нык эче авырга икән» дип. Локманны торага шифаханәгә илтергә китәчәген белдерде. Ата-аналары улларының авыруына кайгырып. Хәйрүшкә рәхмәтләр әйтеп калдылар. Авылны чыгып бераз баргач, уңга каерып. Тегермәнлегә юл алдылар. Усал хәбәр тешле була. Бер колактан икенче колакка пышылдап кына сөйләнгән хәбәр дә күпләргә билгеле булды Сүз икенче берәү хакында барса, бик исләре дә китмәс иде Монда бит мәктәп директоры катнашкан, сүз зурга китмәгәе Зиннур абыйларын якыннан белгән, Нурия белән араларын күрепсизеп йөргән яшьләр ышанмады мона «Ясаса сон. бик күпләргә ясый ул фотоларын, күрше авылдан килгәч, кунар урыны булмагандыр ул кызның*. дип кенә җибәрделәр Бу хәлгә ин гарьләнгәне Нурия булды Бусы печән гаугасы гына түгел бит Күрше авыл кызы Гөлсылуны ул да яхшы белә. Нурияләрдән бер генә сыйныф алда укыды ул. Сабыр халыклы, ягымлы гына кыз иде Нурия укымаган бер ел эчендә лә әллә ни үзгәрмәгәндер Кыз чыннан да йомыш белән кичләтеп килгән икән инде. Зиннур абыйсы аны кунарга аларга ла кертә ала иде бит Акламады кыз. бөтен башы чуалчык уйлар белән тулды Мәктәптә Өннәш апасы белән Туйбикә, ана бармак белән төртеп, үзара сөйләшеп үттеләр, узып киткәч, бертавыштан шаркылдашып көлделәр Күршедә генә лә бит. кереп сорап булмый Зиннурның җылы күз карашы, ягымлы сүзләре белән генә яшәгән иде Кичә зенә аның күзләреңә тутырып-тутырып караган, шул карашыннан кызнын үзенә 'Курты—шамбы, налим никадәр якын, кадерле булуын анлаткан кеше ничекләр итеп икенче бер кызга карый, аны назлый алсын ди? Бу Нуриянең башы җитмәслек зур мәсьәлә иде. Әйе, ул олырак, бәлки аны баласытып, сенлесе итеп кенә күрә торгандыр? Ачыктан-ачык сөйләшкәннәре дә юк бит. Ләкин тарный мөнәсәбәтләренә сүзләр кирәкми, барысы да аңлашыла кебек тоела иде бит кызга. Ялгышты микәнни соң? Укыган сабаклары башына кермәде кызның, күптәннән кадалып утырса да, бер юлын да күңеленә сеңдерә алмады. Китапларын кире өстәлгә салып, «Камиләләргә генә барып киләм» дип, чыгып китте. Әнисе башын селкеп озатып калды. Инде ничә көннән бирле кызының үз-үзенә урын таба алмавын сизеп торды ана. Сизми димени соң. әнә нинди ямьсез сүзләр таралды бит Зиннур турында, кызына кагылмаган дисенме син ул гайбәтнең? Кызларның үз хәсрәтләре башларыннан ашкан Җыелышып бер- берсенә серләрен чишкәч, зарларын сөйләгәч, җиңеләеп калгандай тоела. Көзнең сонгы айларында Камиләнең Мифтахын Армиягә алдылар; анын өчен дә бергәләп кайгырды кызлар, хәзер егеттән атна саен хат килеп тора, Камилә тынычланып калды Үткән атнада Туктабикәнең сөйгән егете икенче кызга өйләнде. Ә бит кызлар, тиздән туй итәрбез, дип ышанып йөргән иделәр. Ләкин Мансурдан яучылар килгәч, кызнын әниләре кырт кисеп каршы төшәләр: без сартлар белән тугандашлык итмибез, диләр. Ата-аналарыннан мондый җавап көтмәгән кыз аптырап кала, каршы әйтә алмый. Кич белән Мансур үзе килеп, Туктабикәне күз яшьләре белән ябышып чыгарга үгетли. Әти-әнисенең сүзеннән чыкмаган кыз ризалашмый. Шуңа үч итеп, икенче көнне үк егете күрше авылга яучылар җибәрә. Үзенең кыюсызлыгына үкенеп бетә алмый Туктабикә, менә хәзер көн саен яшь килен Минлинең чишмәгә су алырга төшкәнен карап, йөрәк әрнетергә генә калды. Соңгы көннәрендә Нуриянең кайгысы өстәлде. Зиннурның башка кызларга күз төшерүен, ул гына да түгел, кунып йөрүләрен һич кенә дә башларына сыйдыра алмады алар... Ялгышты кызлар, менә ничәнче көн инде Зиннур Нурияне ялгызын очратырга җай эзләп йөри. Кичләрен кыз өйләрендә бикләнеп ята, кеше күзенә күренми. Мәктәптә йөзләгән пар күз карап торганда очрашу түгел, дәрескә керү дә кыенлашты. Кыздагы үзгәрешне дә сизде ул: дәрес буе күтәрелеп тә карамый Нуриясе. Чынлап та шул гайбәткә ышанды микәнни? Үзен төрмәдән йолып калган Нуриясен танымады Зиннур. Бүген унынчыларда контроль эш. Класс аны гадәттәгечә аягүрә торып каршы алды. —Утырыгыз,—диде ул үзенә дә ят тавыш белән. Чебен очкан тавыш та ишетелми, класс сагаеп калган кебек. Әллә аңа гына шулай тоеламы? Күз кырые белән генә күреп калды: Нурия үз урынында иде. Җиңел сулап, тактага биремнәрне яза башлады. Классный бик тырышып эшкә керешкәнен күргәч, күнеле азрак тынычлана төште. Дәрес барышында берәүнен дә янына килмәде, урындыгына ябышып каткан сындай, сабыр гына утырды. Укучыларны күздән кичерде. Партага иелгән кара, конгырт чәчләр арасында дулкын-дулкын булып күпереп торган сары чәч анын күңеленә тиңсез якын иде. Класс эшне яхшы үтәгән дияргә була, Зиннур канәгать калды. Нуриянең дәфтәрен иң ахырга салып куйды ул, арифметика дәфтәре түгел. мәхәббәт хаты укыгандай, дулкынланып ачты. Әйе, Нуриянен хәтере калган, алай гына түгел, кызны тирән борчуларга салган бугай укытучы. Гел бишле билгеләренә генә укыган кыз бу юлы бөтен материалны бутап бетергән, эшенең ахырында үзе үк зур итеп сорау билгесе куйган иде Уйга калды Зиннур, кызга йөрәген ачып салырдай булды. Ләкин кыз аны тыңларга теләмәсә? Әнә бит инде ничә көннән бирле күтәрелеп тә карамый Нурия, әллә бар ул дөньяда, әллә юк. Хат язып карарга булды ул, бәлки очрашып аңлашырлар, икесенә дә җинел булыр. Үз гаебен дә аңлый егет, янында сып-сылу кыз кунып чыккач, үзеннен гаепсез икәнеңне аңлатып кара инде син кешегә Болай буласын башына да китермәгән иде бит ул. Гөлсылуның да Хәйрүшкә очравын әйт әле син, чыннан да шулай ялган сөйләде микәнни кыз? Кунуын әйтсә дә җиткән ич, калганнарын өстәргә зур акыл кирәкми Әнә бит ничек авызын ерып, очраган саен берәр пычрак сүз атып үтә Кәрбек, аларнын Зиннурга, аннан да битәр Нуриягә ничек тәэсир итәсен белә ул эт жан Теге юлы да никадәр кешеләрне кайгыга салып, җәзасыз котылды, шуна котырына. Хат кисәге язарга утырды Зиннур. Теге хәлләрдән котылгач, пионер бүлмәсендә утырганда юри генә саннар белән языла торган шифр өйрәткән иде ул кызга. Янәшә ике сан бер хәрефне аңлата. «Бәлки кирәге чыгар» дип, саннарның аңлатмасын Нурия үзенә салып куйды. Ул чакта көлешкәннәр генә иде, ә менә кирәге дә килеп чыкты «Нурия акыллым,—дип язды ул,—бүген сезгә кереп, сөйләшәсем килә Риза булсаң, ян тәрәзә янына лампа кабызырсың. Зинһар өчен, кире какма Зиннур» Кәгазь кисәген Нуриянен дәфтәренә кыстырып куйды. Дежур укучы икенче көнне дәфтәрләрне таратырга тиеш иде Ләкин хат Нуриягә эләкмәде Дәфтәрләрне таратканда, гадәттәгечә берберсенен билгесен ачып караганда, ул кәгазь идәнгә төште. Тоташ саннардан торган кәгазь кисәген, чүп булып ятмасын дип, дежур укучы кесәсенә алып тыкты. Кыз моны күреп торса да, кәгазьне кире сорап алмады. Цифрлар укытучы кулы белән язылган иде Зиннур исә төне буе арлы-бирле йөреп, нурлы ут балкышын көтте, ә өмет уты кабынмады да кабынмады Өметләре өзелде егетнен, үзен кирәксез бер кеше итеп тоя башлады Үзе гаепле шул, инде яшүсмер чаклары түгел, көтеп алган бердәнбер мәхәббәтен үзе үк саклый алмады Нурия бүлмәсендә берәр егет кунып чыкканын ишетсә, нишләр иде икән? Шушы уй аны тетрәндереп жибәрде. Нуриягә ачуланган булып йөри тагын, үзен аның урынына куеп карамаган икән бит' Сөйләшәсе килмәсә дә, гаепле түгел: аның карашынча, Зиннур—хыянәтче. Күршедәге өйдә генә Нуриясенең дә өзгәләнеп, күзләре йокы күрмичә җәфаланып ятуын белми иде ул. Быелгы җәйгә кадәр Нуриянен тормышы да Иртеш кебек талгын да тын акты. Зиннур кайтып, кыз күңелендә давыл, өермә куптарды. Тормышны гапгади, беркатлы итеп кенә күрергә өйрәнгән кызнын җанын айкады соңгы вакыйгалар Дөньяга күзен ачкан, әлегә кадәр татымаган татлы хыялларга, өметләргә салган кешесе аны очраклы гына килеп чыккан чит авыл кызына алыштырды. Ичмасам, гафу да үтенмәде, аңлатуны да кирәксенмәде. Ышан син кешегә. Шуларны уйлап, кызнын Зиннурны күңел түреннән алып ыргытасы килә—жүләр йөрәк моны эшләргә ирек бирми Күз алдыннан ялварулы карашы китми Зиннурнын күкрәгенә башын салып, иңнәрендә анын көчле кулларын тоярга теләмиме әллә ул9 Төрмәдән котылып чыккач, шулкадәр нахтап яшьләрен сөрткән иде бит, чәчләреннән сыйпаган иде Шулар күз алдына килеп, кабат- кабат газиз кешесен юксынды, моңайды кыз. гамагына утырган төерне йота алмыйча җәфаланды. Иртән иртүк мәктәпкә ашыкты Нурия, тизрәк кичә дежур торган Калканы очратып, теге кәгазь кисәген сорыйсы килде —Нинди кәгазь соң ул, теге чалбар кесәсендә калган, кирәкле идемени9—дип сорады классташы үз чиратында —Кызлар белән отыш уйнаган идек, бүген тикшерәсе идек, бәлки мин отканмын,—дигән булды ул аерым әһәмият бирмәгәндәй кыланып —Кирәксә, өйгә кайтып алып киләм, әле вакыт бар,—дип, эчкерсез үсмер өйләренә йөгерде Калка килүгә, дәрес башланды, ул кәгазьне кызнын учына салып, үз урынына үтте Кәгазь аның учын көйдергәндәй булды Бераздан, бар да эшкә керешкәч, Нурия язуны туздырып карады Ул ялгышмаган, саннар Зиннур абыйсы күрсәткәнчә, парлап-парлап төзелгәннәр иде Хатның ачкычын өендә, кирәк-яраклар шкатулкасында саклый ул. Көне буе парта урындыгында түземсезләнеп утырды. «Нәрсә язды икән соң. нәрсә генә язды икән?» Ә дәресләрнең бетәсе дә юк, шулкадәр сузылса да сузылыр икән вакыт! Сонгы дәрес алдыннан киемнәрен, мамык шәлен үзе янына алып утырды, кыңгырау чылтырауга ук. бер-бер эш чыгып тоткарламасыннар тагы дигәндәй, киенеп, чыгу ягын карады. Урам буйлап тыныч кына кайтырга тырышса да. йөрәге озак йөгергәндәге кебек еш- еш тибә, чытып төшәрдәй булып дөпелди иде. Гадәттә дәресләреннән сон эше буенча тоткарланып кала торган кызы болай иртә кайткач, әнисе тагын борчылып куйды. Кызы да ачыктан- ачык сөйләшүдән кача, иренен дә бу көннәрдә гет кәефе китеп тора Ни эшләргә, кайсысын ничек юатырга белми Хәлимә. Әнә әле дә кызы, аскы өйгә тукталмыйча, йөгерә-атлый каршы як баскычтан үз бүлмәсенә ашыкты. «Ходаем, тагын кем нәрсә җиткерде икән инде?» Әллә кайчаннан бирле ачып карамаган шкатулкасының ачкычын габа алмый аптырады кыз. Шунда гына куйган иде ләбаса. Кайда сон? Кабаланудан киштәдәге китаплары шапылдап ишелеп төште. Аларны да җыеп тормады. Кайда сон9 Инде ничә елдан бирле почмактагы киштәдә утырган уенчыгына да чират җитте: ул да ачуланган кебек егылып төшеп, йөзтүбән капланды. Тирләп чыкты Нурия, «уф» диеп урындыкка утырды. « Нигә дип болай кабалана соң әле9 Нәрсә язса да барыбер түгелмени? Кичә генә төне буе сөйләшмәскә, аның исемен дә телгә алмаска антлар эчте бит». Шулай да учтагы кәгазь кисәге тере нәрсәдәй тыпырчына, тизрәк ачып укуларын тели иде Тагын әкрен генә өстәл янына атлады, шкатулкасын кулына алды. Шунда гына күрде ачкыч шкатулкасының астында гына булган икән ләбаса. Ачкычны кулына алгач, кабалана- кабалана ачты. Шифр алдында ятканда, саннар тезмәсеннән сүзләр ясап укуы читен булмады Хат кичә язылган иде, димәк ул төне буе мендәрен чылатып ятканда, Зиннур абыйсы аның тәрәзә төбен саклап чыккан. Кичәге буранда анын арлы-бирле алар ишек төбендә йөрүен күз алдына китергәч, күңелен каршылыклы уйлар биләп алды. Димәк, ул аны уйлый, аңлашуны өмет итә. Менә хәзер ялынып йөрсен инде! Борылып карыйсы да юк! Алай дисәң Директор башы белән бала-чага кебек ишек төбе саклап йөрсен инде кеше, әле тагын нинди буранда! Нишләргә? Башы буталып бетте: әле якын итү, күрешеп сөйләшү, аңлашу хисе өскә калыкты: әле горурлык, тәкәбберлек җиңде. Байтак утырды ул шулай. Бераздан үз-үзен җиңеп, сикереп торды да, кулына каләм алып, саннар тезә башлады Тиз генә киенеп, Камиләләргә кереп китте. —Ахирәтем, менә шушы кәгазь кисәген Зиннур абыйга кертеп чык әле.— диде ул. дусты белән исәнләшеп алгач ук. — Нәрсә булды тагын, артыннан бер өер этләр кудымы әллә? —Хәзергә берни булмады, була калса, соңрак сөйләрмен. Зинһар, үз кулына гына бирә күрә, яме. Кич җитүен көчкә көтеп алды кыз Зиннурны бик күрәсе килсә дә, ни әйтәсен белмәде ул. Эх, шул вакыйгалар булмаса, рәхәтләнеп укыр, эшләп йөрер иде Сонгы вакытларда Зиннур абыйсы үтә якын була барып, кыз инде киләчәген хыялларында гел анын белән бергә итеп күрә башлаган пае Һәрбер карашында бер мәгънә, беркемгә дә сөйләп булмый, якын дуслардан да яшерә торган серләр бар иде. Шуларнын барысы да беттемени9 Әгәр аны гафу итсә, теге кызның күләгәсе араларында тормасмы соң. очрашкан саен исләренә төшеп, хисләрне суытмасмы? Белеп тора, Зиннур абыйсы ана гафу үтенергә, аннан кичерү сорарга керә. Нишләргә, үзен ничек тотарга тиеш сон кыз бала? Ян тәрәзәдә лампа яна.. Ишек шыгырдап ачылды да, икеләнеп кенә берәү бусаганы атлады. Стена буена куелган караватына утырган кыз башын борып та карамады, бер ноктага текәлгән хәлдә утыра бирде. Сәламне алучы булмады Бүлмәгә күз йөртеп чыккач, өстәл артыннан урындык алып, Нуриянен каршысына барып утырды. Кызның керфеге дә селкенмәде, гүя дөньядан бөтенләйгә киткән иде. Бәгырькәен шулкадәр газапларга салырмын дип башына да китермәгән Зиннурнын йөрәге сулкылдап типте Үзе керсә, әллә нәрсәләр әйтергә әзерләнеп торган кыз әллә нишләде, тораташтай катты да калды Боген дөньясы мәгьнәсез, караңгы булып тоелды ана Менә бит ул. инде ничә айлардан бирле төшенә кереп, дөньяда яшәвен мәгънәле иткән кеше. Сузыласы да, башларыннан сыйпыйсы, күхзәреннән үбәсе иде. Ләкин юк шул. араларында күренмәс стена аларнын Ышанычны югалту, хыянәт диләр аны... Нидән башларга белмәде Зиннур сүзен, сак кына кызның кулларына кагылды, әллә нинди жансыз, суык иде кызның куллары. Учына алып җылытырга, ждн өрергә тырышты. Кымшанмады да Нуриясе, бары тик зур итеп ачылган күкчәчәктәй күзләреннән генә эре-эре яшьләр тәгәрәде. Урындыгыннан төшеп, кызның алдына тезләнде егет, кулларын иреннәренә тидереп, тыны белән җылытырга тырыша башлады. Шунда әллә нәрсә булды кызга, эченнән бер дулкын ургылып менде дә, нишләгәнен дә белештермичә егетнен җилкәсенә сыгылып төште, үксеп елап җибәрде Инде күпмедән бирле күкрәгендә таш булып төенләнгән үпкә-ачулары күз яшьләренә әверелеп, тышка бәреп чыкты. —Нишләдең син, Зиннур?—диде кыз калтыранып, беренче тапкыр егеткә исеме белән генә эндәшеп —Бөтен нәрсәне үз кулларын белән боздын бит син, шуны атыйсынмы? Башланмый торып ук. бөтенесе бетте, бетте...— Төнге тынлыкта кызның сулкылдап-сулкы.ыап елавы Зиннурга тетрәндергеч тәэсир итте. —Тынычлан, газизем. Белсәң иде күз яшьләреңне юкка коюларыңны. Мин сине рәнҗетергә, түбәнсетергә теләмәдем. Ант итеп әйтә алам, синең алдында ышаныч югалтырлык бер генә гаебем дә юк минем Яман хәлләргә гөшкәч, беләсеңме, нәрсә көч. ышаныч бирде мина’ Синең кеше сүзенә карамавын, минем гаепсез булуыма ышануың. Ятимә кыз ярдәм сорап килгән икән, бу бит әле минем ышанычсыз булуымны расламый. Кыз чыннан да кунарга калды, ләкин төннең берендә ул кая барырга тиеш иде сон? Инде тынычлана башлаган кыз «дерт» итеп китте, яна гына йокыдан уянгандай, күзләрен тутырып Зиннурга карады. Әллә нинди, егеткә таныш булмаган өшеткеч-мыскыллы елмаеп: —Сүзне нәкъ менә шуннан башлыйсы иде, Зиннур Абдуллин. Инде үзегезне миннән азат дип саный аласыз Исемегезне дә ишетәсем килми, чыгып китегез,—диде ул теш арасыннан һәм яңадан мендәренә капланды Акрынлап аягына басты Зиннур, урындыгын урынына илтеп куйды, сабыр гына тун төймәләрен каптырды Әледән-әле тартышып куйган янаклары гына егетнен эчендә уйнаган өермәне, каршылыклы хисләр бәрелешен сиздерә иде —Сине шулкадәр кичерешләргә салганым өчен тагын бер кат гафу сорыйм, Нурия, -диде ул тавышын тыныч, ышанычлы тотарга тырышып - Ләкин кабатлап әйтәм, синең алдында тырнак хәтле генә дә гаебем юк минем Син мина ышанасын дип. нык ялгышкан икәнмен Хуш. сау бул!.. Ишек кабат шыгырдады Менә бетте дә Күнелдә бушлык, баш шаулый. Кыз яңадан торып, тезләрен кочып утырды, әле кнә булып үткән сөйләшүдән бернинди дә йомгак ясый алмады ул. Ку тларында аның иреннәренең кытыршылыгы, көйдереп алырдай сулышы, колагында әйткән сонгы сүзләре генә яңгырап калды Ялгышкан икәнмен Хуш. сау бул! Ялгышкан . Әллә төш иде бу. әллә өнендә монлы җыр көе кызны икенче дөньяга, үсмерлектән яшьлеккә таба алып кипе Тылсымлы әкият иленә Алып киткән иде ул. Күңелемә яз. җаныма наз Бүләк иткән иде ул Хыянәт жллләре кисте Язым, назым чәчәген Җилгә очты хыялланган Бәхетле киләчәгем 15 ебер якларының очкан кош җиргә егылып төшәрлек, төкергән төкерек шул мизгелдә үк бозга әверелеп, аяк астына тәгәрәрлек зәмһәрир суыклары үтеп китте. Хәзер инде кыш, үзенен көчен- кодрәтен соңгы тапкырлар күрсәтеп калырга тырышкандай, буран туздыра, чана юлларын каплап, көрт өя. Шундый көннәрнең берендә, авыл халкын гаҗәпкә калдырып, артлы кошовкаларга икешәр ат җигеп, бер төркем чит-ят абзыйлар килеп төште Арада белгән кешеләр дә булган күрәсен, кәрван туп-туры идарә йортына килеп туктады. Толыпларга төренгән юлчылар акрын гына урыннарыннан кузгалып куйдылар, бер-берсенә ярдәм итешеп, чанадан төштеләр. Кунаклар акрынлап идарә йортына үттеләр. Шыксыз, тәмәке төпчекләренә баткан бүлмәгә кергәч, абзыйлар, утырыр урын эзләп, як-якларына карандылар. Бәхетенә күрәдер, колхоз рәисе урынында юк. идарәдә Хәйрүш белән юантык гәүдәле хисапчы хатын гына утыра иде. Керүчеләрнең югарыдан килгән түрәләр икәнен бер карауда чамалап алган бригадир, урыныннан сикереп торып, баш иеп исәнләште Араларыннан берсе, ерактан килгән булырга тиеш, алдында ясалма елмаеп басып каткан Хәйрүштән: —Сез буласызмы «Урак-чүкеч» колхозы рәисе?—дип сорады. —Юк Кызганычка каршы, Шәкүр иптәш салкын тидереп авырып ята. Мин бригадир Хәйретдин Хәйбуллов булам. Хәзергә колхоз рәисе вазифасын үтим —Бик яхшы, без—бик мөһим мәсьәләне тикшерергә килгән комиссия әгъзалары. Иртәгә якыннанрак танышырбыз, иң әүвәл сез иптәшләрне берәр йортка җайлап урнаштырыгыз. Карыйсы эш бик катлаулы, озак торырга туры килмәгәе —Кунаклар бик кырыс сөйләште. —Хәзер була ул. Чәмилә әбә, тиз генә Өннәш әбәне чакырып кил әле — Баядан бирле бу серле кунакларга курку катыш сәерсенү белән карап торган хатын, җитез генә кыланып, пальтосын киеп тә бетермәгән килеш, чыгып йөгерде. Хәйрүш беренче каравында ук аңлап алды: буалар зарыгып көткән комиссия, Фәтхулланың күз өстендә каш булып торган улынын башына җитәсе кешеләр иде. Комиссия әгъзалары толыпларын чишеп, бураннан, юлларның юклыгыннан зарланган арада, сулышы кабып, Өннәш тә килеп керде. —Менә килеп тә җитте,—диде Хәйрүш, ачык чырай күрсәтергә тырышып —Өннәш әбә, сезгә колхоз идарәсе бик хөрмәтле кешеләрне ышанып тапшыра. Кунакларны алып кайтып, әйбәтләп ял иттерегез. —Ханым, без күбәү бит, сезне бимазаламабызмы? —Юк, юк, хуш килдегез. Өебез зур, картым белән икәү генә яшибез Күпме кирәк, шул кадәр торырсыз,—дип, Өннәш тә кунакчыллык, ачык йөз күрсәтергә тырышты. Икенче көнне серле кунаклар мәктәпкә юл тоттылар. Алдан, юл күрсәтеп, Хәйрүш бара. Комиссия җитәкчесе, мәктәп директоры белән танышкач, бөтен укытучылар коллективын бер бүлмәгә җыюларын үтенде Аптырап калган укытучылар, бер-берсенә карашып, нәрсә уйларга да белмичә, укытучылар бүлмәсенә җыелды. Барысы да утырышып, тынычлангач, Тубыл райкомынын пропаганда бүлеге мөдире, аны күбесе таный иделәр. Мөхәммәтжанов Наил иптәш сүз алды. —Иптәшләр,—диде ул, тамак кырып,—без монда бик зур мәсьәлә буенча тикшерү альт барырга килдек. Сезнең коллектив укытучылары соравы буенча, директорыгыз Зиннур Абдуллиннын эше тикшереләчәк. Укытучылар барысы да ана борылып карады. Нәрсәдер сизенсә дә, Зиннур комиссиянең мәктәп эшен түгел, ә үзен тикшерергә килгәндер дип, башына да китермәде. Мәскәүгә җибәргән хатка коллективларыннан тарих укытучысы Туйбикә белән китапханәче Өннәш кул куйганлыгына С укытучыларның бик исе китмәде, алардан башкаларның мондый түбәнлеккә. кешегә күрә торып яла ягарга исенә дә килмәс иде Ә менә хат язучыларның өченчесе колхоз бригадиры Хәйрүш Хәйбуллов булуы күпләрне гаҗәпләндерде: бригадирның мәктәп эшләренә ни катнашы бар? — Мин бөтен колхоз халкы исеменнән,—диде Хәйрүш, кү-зен дә йоммыйча. Абруйлы комиссиянең башында өлкән бер абзыйны Мәскәүнен үзеннән үк дип таныштырдылар Шпитальник фамилияле, мәгариф министрының урынбасары иде ул. Кунакларнын икәве—Төмәннән өлкә мәгариф бүлеге рәисе Белозерцев, аны Зиннур күреп белә иде, һәм өлкә профсоюз җитәкчесе Гайнуллина ханым Тубылдан райкомның пропаганда бүлеге мөдире һәм РайОНО мөдире Марфа Ивановна. Хатнын авторлары белән килгән көнне үк танышып өлгергән тикшерүчеләр директор һәм укытучылар коллективы белән дә күрешкәч, эшкә керештеләр. Ин әүвәл иптәш Сталиннын үзенә атап язылган хатны укыдылар. —Йә, нәрсә әйтә аласыз? Бу жалобага караганда, сезнен гөнаһыгыз ифрат зур. Сез череп таркалган милләтче, динне яклаучы, партиягә каршы элемент, халык дошманы булып чыгасыз. Әгәр әйтелгәннәр расланса, белеп торыгыз, безнен кулда өлкә прокурорынын сезне кулга алырга хокук биргән кәгазе дә бар,—диде Мәскәү кешесе Шпитальник ага, хат укылып бетеп, шомлы тынлык урнашканнан сон Зиннурның күз аллары караңгыланып китте. Маңгаеннан суык тир бәреп чыкты. Ходаем, тагын шул ук нәрсә кабатлана өстәлнен бу ягында ул һаман берүзе. Куркыныч төштәге кебек, ләкин бу юлы вакыйгалар шулкадәр чуалган, шулкадәр буталчык итеп күз алдына китерелде ки. бер минутка Зиннур үзе дә аларны ерып чыга алмастыр кебек тоелды. Ә бит әле ана вакыйгаларны үзе өчен генә түгел, комиссия әгъзаларын, туп-туры аның күзләренә карап утырган чит кешеләргә дә аңлаешлы булырлык итеп тәртипкә китерәсе бар Аның өстенә төшкән сынаулар берсеннән-берсе катлаулана гына бара, биек таудан тәгәрәтеп җибәргән кар йомарламы диярсең Барган саен үсә, кыенлаша гына бара чишәсе мәсьәләләр. Теге юлы аның ягында дуслары, авылдашлары. Нуриясе бар иде Бу юлы ана үзенә генә көрәшергә туры киләчәктер Шулай икән, ул барысына да әзер, сорасыннар! Язылганнарга телдән өстәгәннәр күрәсең, тагын Нурия исеме яңгырап, Зиннурны телдән калдырды сорау алучылар. Имеш, бер ай элек ул Тегермәнле авылы кызы белән кунып чыккан да анардан куркыныч авыру иярткән икән. Кем белә, бәлкем хәзер Нуриягә дә күчкәндер ул зәхмәтле чир? Бу кадәресен көтмәгән иде Зиннур Гөлсылу вакыйгасы шундый да пычракка төрелеп яңадан яңгырар дип уйга да китергәне юк иде Ин әшәкесе—чишмә суыннан да саф кызның исемен пычратулары булды. Ярый әле, бу сүзләрнең барысын да директорның үзенә аерым гына әйттеләр. Бер кеше генә дә ышанмаса да, кызга никадәр оят китерер, кеше күзенә күренмәслек итәр иде ул. Ә ышанучылар, авыл өстендә намуслы кыз баланың исеме белән авыз чайкаучылар да табылыр бит — Мин бу кешеләрнең ни өчен хат язуларын аңлыйм, ләкин кешедә шулкадәр мәкер һәм ялган булыр дип күз алдыма да китерә алмый идем. Булса да булыр икән кешедә этлек. Мин гаепләрнең барысын да инкяр итәм. Ялган алар...—Ачуыннанмы, әллә бик каты гарьләнүдәнме сүзен дә бетермичә бугазына төер, күзләренә ачы яшь тыгылды — Гафу итегез, иптәш Абдуллин, Мәскәү күз яшьләренә ышанмый Безгә фактлар кирәк. Тикшерү тәмамланганчы без сезне сак астына алырга мәжбүрбез. —Укытучылар коллективыннан, авылдашларымнан да сорагыз, зинһар, тик кыз баланын исемен генә пычракка бутамагыз, аның бер катнашы да юк. —Без эшнен асылын тикшерергә дип килдек тә инде. Иптәш Гостева в* сезгә бик яхшы характеристика бирә, өлкә мәгариф бүлеге дә анын сүзенә кушыла. Алай булмаганда, сезнең урыныгыз күптән рәшәткә артында булыр иде. Мондый эшләр өчен стенага терәп ата торган закон яшәвен ишеткәнсездер дип беләм Тикшерү атна буена сузылды. Барлык укытучылардан аерым-аерым шикаятькә карата фикерләрен сорап чыктылар. Сөйләшенгән кебек, бер үк фикердә иде укытучылар Яшь директорнын җан атып эшләп йөрүләрен, мәктәпне төзекләндерүен, җилкәсенә асып китапларга кадәр алып кайтуын, югары белеме булмаган укытучыларга төпле ярдәм күрсәтүен тезеп киттеләр Мәктәпнең авыл халкы арасында абруе зур булуын, укучыларның мәктәпкә бик теләп йөрүләрен, монда директорның төп рольне уйнавын әйтеп үттеләр Берәүдән дә Зиннур Абдуллин хакында начар сүз чыкмады Бик күпләр эшнен асылы тарих укытучысы белән китапханәчегә педсоветга әйтелгән тәнкыйть сүзләреннән башлануын искәртте: —Китапханәгә, дәресләргә кереп карагыз, сез бәлки аннан да катырагын әйтерсез. Бөтен эшләре ялган сөйләү дә гайбәт тарату бит аларнын,—диде яшьрәк укытучылар —Зиннур абый кебек директор булсын иде әле бөтен мәктәпләрдә дә. Нурия белән Зиннурның ялгыз калып сөйләшкәненә дә бер айлап вакыт узды Аларнын юлы башка кисешмәде дияргә дә була. Икесе дә күзгә-күз очрашмас өчен барысын да эшли иде бугай. Очрашканда да үз эшләре белән мәшгуль булып кыланалар. Тик менә унынчыларда дәрес биргәндә директорнын күз карашы гел укучылар өстеннән генә йөри, йә бер ноктага текәлеп, сәер халәттә катып кала иде Нурия исә унынчыны тизрәк тәмамлап, бу мәхшәрдән котылырга теләгәндәй тоела иде. Бу көннәрдә авыл мәктәптәге хәлләр белән генә яшәде. Укучылар мәктәпкә бер төркем тикшерүчеләр килүен ата-аналарына түкми-чәчми җиткерделәр Төрлечә юраулар, башланган эшнен сәбәбе, нәтиҗәсе турында уйланулар китте Мәскәү кадәр Мәскәүлән, Сталин иптәшнең үзеннән җибәрелгән тикшерүнең юкка гына булмавын һәркем анлый иде. Ләкин яшь директорларына нинди гаеп тагылганын тәгаенләп кенә беркем дә әйтә алмады. Телдә-тештә Өннәшнен гайбәтләре дә Туйбикәнең төкрекләрен чәчә-чәчә сөйләгән сүзләре. Алар гәбенен уннан бере дә дөрес булмый да бит, бу юлы сүзләр чынга охшаган шул Атна буе тикшерү үткәрерлек нинди чатаклыклары булды икән сон япь-яшь кешенен? Әнә бит, балаларны мәктәптән аерып булмый башлады, ярыш та җыелыш, кичә дә түгәрәк телләрендә. Шулай да астыртын эш алып барды микәнни сон яшь директорлары, зурга китте бит болай булса хәлләр?! Халык дошманы, партиягә, иптәш Сталинның үзенә каршы икән мактаулы директорлары, Алла сакласын! Бу хәбәрне сөйләгәндә авыл кешеләре чыннан да чит-ят кешеләр ишетмәсен тагын дигәндәй, якякларына каранып, төкеренеп куялар, хатын-кызлар алъяпкыч итәкләре белән авызларын каплый. Хөкемнән соң Зиннур абыйларын мылтык терәп атасылары икән, Ходай сакласын, ни көннәргә калдык бит! Бу хәбәрләр Нуриянең йөрәгенә без белән кадаган кебек булды. Сораулар тикшерелеп беткәнчегә кадәр дип, Зиннур абыйсын сак астына алдылар бит җитмәсә, чын җинаятьче кебек. Теге көнге катылыгы өчен үкенеп бетә алмады кыз. Ышанмады шул Нурия Зиннурга, ә бит анын күзләре алдашмый иделәр. Үзе кебек, Зиннуры да горур кеше шул: ялынып, үзен түбәнсетеп йөрмәде, яңадан очратып, аңлатып та тормады. Үзенә ышанмаган кешегә нәрсә сөйләсен ул, ышанычсыз ничек аңлашып булсын ди9 Гомерендәге ин зур ялгышы өчен көне-төне битәрләде кыз үзен. Менә хәзер барын да тынлар, аңлашырлар иде, ләкин барысы да үкенечкә генә калыр микәнни? Әгәр аны чынлап та алып китсәләр, атып үтерсәләр?! Аллам сакласын! Дәрестән кайтып кергәнендә дә әниләре шуны сөйли иде ахрысы, кызлары кергәч, гәпләре өзелеп калды. Нурия гадәттәгечә үз бүлмәсенә менеп, озакламыйча әйләнеп кире төште —Мәктәптә эшләрегез ничек’—диде әткәсе, күпмегәдер сузылган тынлыкны бозып —Тикшерүләренең очы-кырые күренәме9 —Укытучыларның барысыннан да Зиннур абыйның ничек эшләвен сорап чыкканнар, тагын укучылар белән дә сөйләшәселәр. ли — Нурия атасына карамыйча, өстәл жәймәсенен чукларын куллары белән бөтергәләп утыра иде Хәмитенең кызы белән ачыктан-ачык сөйләшергә теләгәнен аңлаган хатын, утырган җиреннән кубып, аш-су тирәсенә чыгып китте —Кызым, халык телендә Зиннурны халык дошманы, партиягә каршы кеше икән, дигән сүзләр таралды Кайбер озын телләре анын белән синең исемеңне дә телгә алалар. Сина ышанам, кызым Әгәр син дә Зиннур абыеннын гаепсез икәненә үзенә ышанган кебек ышансаң.— әткәсе кызнын күзләренә туп-туры карап, тукталып торды.-әллә шул тикшерүчеләргә барып, үзен белгәннәрне сөйлисенме лип әйтүем Фәтхулла кордашның улы белән бер чанада шуып үстегез бит сез Әүлиядән кешеләрнең улы бит ул. нахак бәлаләр өчен башы бетмәгәе Әллә ничә тапкыр талпынып караган иде бит Нурия, ләкин шулкадәр зур кешеләр алдына кереп, сүз башларга көче җитмәде анын Рәхмәт әткәсенә, чыннан да барачак ул. абыйсының ин гс икенче тапкыр шул бер тиенгә тормаслык кешеләр сүзе аркасында күпме жәфа чигүен, бер гаепсезгә инде ничәнче көн бикләнеп утыруын әйтеп бирер' Әзрәк уйланып утырды да. бер карарга килеп, яңадан үз бүлмәсенә йөгереп менеп китте Мәктәпкә кадәр йөгерә-атлый барды ул. ишек төбенә җиткәч, азрак тукталып торды да. тәвәккәлләп ишекне а ггы Өстәл артында чәчләре агарган өлкән кешене күреп, тукталып калды Юл буе уйлап килгән сүзләре дә онытылды, бер мизгелгә артка чигенергә дә уйлады Ләкин моны сизгәндәй, теге агай, башын күтәреп: —Кер, кызым, кер. Миңа берәр сүзен бар илеме’—дип йомшак кына сорагач, яңадан үз хәленә кайтып, алгарак атлады — Йә. кем дип белик инде сезне, туташ’ Мәскәү кешесенең шулай гади генә сорау зар бирүе ничектер якын күргән кебек дәшүе кызны кыюландырып җибәрде Нидән башларга белмичә бераз урынында таптанып торганнан сон сүзен башлады —Сезне эшегездән аерып, борчыганым өчен гафу итегез, -диде ул. кулындагы шәленең почмагын тарткалап,—ләкин бу минем өчен бик мөһим мәсьәлә —Йә. йә. тынлыйм,— диде үз чиратында абзый кеше дә. чын кызыксыну белдереп. —Сезгә язылган хатта минем исемем дә телгә алынмыйча калмагандыр, ул кешеләр күп гайбәт тараттылар инде - Кыз беразга тукталып торды, аннан сон агайның күзләренә туры карап, дәвам иттерде -Нурия Сәлимова мин. абый Тикшерүче бермәлгә тукталып, дөрес ишетәмме дигәндәй, кызга сораулы караш ташлап куйды, аннан сон кәгазьләрен актарып, нәрсәнедер карап алды —Сезнең ул кәгазьләрегездә нәрсә язылгандыр, белмим — тиде кыз. җебеп төшмәскә тырышып,—ләкин Зиннур абый әйбәт укытучы, яхшы кеше Бер урамда үстек без. аны үз абыем кебек безәм —Бик яхшы, сеңелем, үзеннен килүен бик әйбәт булган Синен белән икәүдән-икәү генә сөйләшергә геләгән идем мин дә Безнен бу сон 1ӘШҮ башка i ipi i MOI I. <үм 6\ IM К H ишем КурЫКМ! ГЙЧ 1 COpIJ l арыма дөрес жавап бирергә тырыш, яме Абдуллин абыеннын «нмышы синнән тора!—үтәли күргәндәй, күзләренә карады тикшерүче Авыл җирендә бер хәбәрнең лә бишкә әверелүен белә министр урынбасары, шуңа күрә үзе теләп анын каршына ки геп баскан кызга да каты кагылмаска тырышты Шунысы да бар бит эте: үзе килгән икән, лимәк куркырлык лие юк Мондый кызны яратса да, гаепле түгел егет Ана утырырга урын тәкъдим итте өлкән абый, әкренләп сораштыра башлады. Сораулар гади иде, кыз да тиз арада үзен кулга гиды, тынычланып сөйләргә тотынды. Хәзер унынчыда укып, берочтан пионер эшләрен оештыручы булуын әйтте кыз. ни сәбәпле бер ел укый алмавын өстәде Киләчәктә. Зиннур абыйсы кебек, югары белем алырга да теләге бар икән, моны ул шундый ышаныч, зур горурлык белән әйтте ки. кызнын балаларча беркатлы, самими һәм бер үк вакытта үз-үзенә нык ышанып сөйләвенә сокланып утырды тыңлаучы Зиннур абыйсының дәресләре, дәрестән сон оештырылган эшләр хакында да ялкынланып сөйләде кыз Министр урынбасарының иманы камил: ялганларга, үзеннән көлгән, мыскыл иткән кеше турында болай сөйләргә мөмкин түгел! Әмма ул туры сорауга туры җавап алырга тиеш, башкача ярамый Ахырдан икеләнүләр калмаслык булсын. Сүзне акрын гына үзен кызыксындырган якка борды комиссия җитәкчесе —Нурия сенелем,—диде ул. кызга туры карап,—мин сүзләреннен барына да ышанам, башка укытучыларыгыз да шулаирак сөйләделәр,- Нурия шатланып та, сагаеп та карады.— Ләкин сиңа тагын бер соравым бар иле. Хатта Зиннур Абдуллинның мораль яктан тотнаксыз булуы хакында сөйләнә, мәсәлән Тегермәнле авылы кызы. —Абзый кеше кәгазьләренә күз төшереп алды.—Әйе. Тегермәнле кызы Гөлсылу туташны алдавы хакында да сүз алып барыла. Сезнең хакта да бик үк матур булмаган сүзләр бар. Моңа ни диярсез икән9 Әйе, сизенгән иде кыз эшнен Зиннур абыйсынын хезмәте, мәктәптәге мөнәсәбәтләр белән генә калмасын, һаман бер балык башы икән Әле генә сабыйларча канатланып сөйләгән Нуриянең йөзендәге үзгәрешне тикшерүче абый да сизенде. Паузадан соң калтыраган, ләкин ышанычлы тавыш белән жавап бирде: —Мин ул гайбәтләргә ышанмыйм. Ә минем белән Зиннур абый... Зиннур Абдуллин арасында кеше хөкем итәрлек мөнәсәбәтләр булганы юк. Кеше сүзе—кеше үтерә, диләр. Чыннан да, абзый, шул гайбәткә ышанып, аны атып үтерерләрмени соң?—Кыз битен каплап, өзгәләнеп елый башлады. Мәскәү кешесе уйга калды, кызнын тынычлануын көтеп, сүзен дәвам иттерде: —Сүз әлегә үлем карары турында бармый, сенелем, эшнен нәтиҗәләре уңай булуга охшаган, ләкин сезгә бер комиссия үтәргә туры килер.- Кызнын кызарган күзләре кабат ана текәлде,—Әйе. менә нәрсәдә эш. Зиннур Абдуллинның эшенә нокта кую өчен сез районга барып, хатын- кызлар врачыннан белешмә алып кайтыгыз. Башкача мөмкин түгел! Әйе, бу мәсьәләгә нокта куярга вакыт килеп житге. Ана бу хакта әйтәләр икән, димәк, Зиннур абыйсын да тикшерәчәкләр. Болай булса, иң соңгы сораулар да ачыкланачак! —Мин риза, абый, шул кәгазь кисәге бөтен нәрсәне чишә икән, ярар, алып кайтырмын андый кәгазьне,—диде ул, кызарынган битен күтәрергә дә оялып,—Кайчан? Нурияне торага Гайнуллина ханым озатып барасы булды, ата-анасына мәктәптәге эше буенча бара, дияргә булдылар. Аннан алып кайткан кәгазь Нуриянен гыйффәтле туташ икәнлеген раслады. Тикшеренүләр ахырына таба якынлашты, бөтен сораулар диярлек ачыкланды Директорның унынчы класс укучысы Калканы кыйнавы да шул ике укытучының уйдырмасы гына булып чыкты, «сорасалар—сукты» дип әйтергә кушып куйган булсалар да, беркатлы үсмер егет алдаштырып тормыйча, дөресен сөйләп бирде: «Абый мина сукмады»,—диде. Эш тәмамлангач, партбюро секретаре Әхмәт әкә җитәкчелегендә, педсовет һәм тикшерү комиссиясенең тулы катнашында киңәйтелгән җыелыш үткәрелде. Комиссия җитәкчесе Шпитальник иптәш шикаятьтә язылган фактларның берсе дә расланмавын рәсми төстә хәбәр итте Тикшерү нәтиҗәләрен, җыелган документларны күрсәтте «Әгәр өстәмә фактлар, сораулар булса, әйтегез, без энәсеннән-җебенә кадәр тикшерергә дип килдек!» —Ә әтисенен муллалык итүе сон?—дип сорады Хәйрүш. урыныннан тормыйча гына. Яңадан сүзне Шпитальник агай үзе алды — Менә мина тиздән алтмыш яшь тула, әтиемә сиксән яшь инде Өебездәге почмакта икона эленгән, атам шуна табына, ышана. Мин коммунист кеше, ләкин гомеренең сонгы көннәрендә атамны иконасы белән өйдән куып чыгара алмыйм бит инде. Бу мораль яктан да. кешелеклелек ягыннан да килешә торган эш түгел. Абдуллин иптәшнен әтисе Фәтхулла карт белән дә күрешеп, сөйләшеп утырдык. Бик ипле, акыллы карт, улын да укытып, кеше итәргә тырышкан Кеше әйберен урламаган, гомерендә авызына аракы алмаган, совет властена каршы бернинди агитация алып бармый Халыкны тәртипкә, дуслыкка чакыра Баласының гаепле эш эшләмәвенә иманы камил. Анын берәүгә дә зыяны тимәс, дип уйлыйм Тагын сораулар юкмы9 Тикшерү нәтиҗәләрен һәм тәкъдимнәрне уку өчен сүз бу эшне башлап җибәргән Мәмәтҗанов иптәшкә бирелде. Ул шикаятьнең, хатта язылган фактларның тулысы белән уйдырма булуын әйтте. Тыңлаучылар бер-берсенә карашып, җинел сулап куйдылар, яшьрәк укытучылар. Шатлыкларыннан кулларын кысыштылар, директорларын барып котлаудан көчкә тыелып калдылар. Бу тикшеренүләр Зиннур абыйларын гына түгел, аларны да күп борчуга салды. Наил иптәш сүзен дәвам иттерде —Халыклар атасы иптәш Сталиннын вакытын алып, кеше өстеннән уйдырма шикаять язулары өчен тарих укытучысы Туйбикә ханымга каты шелтә, соңгы кисәтү ясарга, ә китапханәче Өннәш ханымны эштән азат итәргә—җыел ы штагыл ар инде аларга күз төшерде. Аларча булмаганда пыр тузып тавыш-гауга чыгарырга күнеккән ханымнар бу юлы ачуларыннан шартларга җитсәләр дә, түзеп утырдылар. Җыелышны үткәрүчеләрнең ерактан килгән олы түрәләр булуы аларны да шүрләткән, күрәсең. Ә бит комиссия килеп төшкән көннәрдә үзләрен инде җиңүчеләргә санап, күкрәкне киереп, астыртын гына көлеп йөргән иделәр Эшнең үз файдаларына булмавы ачыклана башлагач, күзгә-башка бик күренмәскә тырыштылар. Нәтиҗәдә хатны үзүзләренә каршы язгандай булып чыкты бит, ачуыңнан буылыплар үләрсең! Тикшерү нәтиҗәсендә Хәйрүш Хәйбулловка кагылышлы бүлек тә булды. Анда: «Зиннур Абдуллинга яла якканы өчен. X. Хәйбулловнын персональ эшен райком бюросында карарга» диелгән иде. Моннан тыш мәктәп директорының хат язучыларны закон буенча җавапка тарту хокукы булуы да әйтелде. Зиннурның өстеннән авыр йөк төшкәндәй тоелды Комиссия әгъзалары кулын кысканда, тамагы кибеп, бернәрсә дә әйтә алмады. Шпитальник агай директорның аркасыннан кагып, эшендә уңышлар теләде. Бу язылганнарның дөрес булмавы аны да сөендергән иде. Зиннур да. дулкынлануын яшермичә, министр урынбасарының кулын кысты, рәхмәт әйтте — Рәхмәтне миңа түгел, үзегезгә, сезгә ышанган коллективыгызга һәм...—Җитәкче бер кырыйдарак басып торган пионер эшләрен оештыру чыга күз төшереп, елмаеп куйды,—әйе. әнә теге Чибәркәйгә, асыл затка әйтергә кирәктер Инде Зиннур да. шушы тәмуг газапларыннан котылып, беренче кабат күргәндәй. Нуриягә карады. Кыз инде баядан бирле аны күзәтә, бөтен укытучылар, җитәкчеләр, партия әгъзалары Зиннур абыйсы тирәсендә кайнаганда, килеп котларга батырчылык итмәде Җыелышның нәтиҗәсен ишетүгә, куанычы эченә сыймады Нигәдер кычкырып көләсе дә. башын бәгырькәенең иненә салып, үксеп үксеп елыйсы да килде аның Шау-гөр килеп директорны тәбрикләүләр, кул кысышулар башлангач та. байтак вакыт урынында гына калды Икесенә дә тынычланырга, атна буена сузылган тәмуг газапларыннан арынырга кирәк иде Өй кыекларыннан карга чумып утырган тыныч татар авылы өчен бик зур булып тоелган бу гаугалы вакыйгалар шулай төгәлләнде. Мәктәптәге соңгы вакытларда кешене изеп торган тончыктыргыч һава сафланып, чистарып киткәндәй тоелды Март ае туган чак. Өй түбәләреннән тамган тамчылар, җыелыш беткәндә сөңгеләр ясап, җиргә таба очлаеп сузылганнар иде Көнбатыштан искән салкынча жил, җыелышта төн уртасына кадәр тирләппешеп утырган кешеләрне чиркандырып, куеннарына үрмәләде... 16 өмешлесу тирәсендәге авылларда бер гадәт бар: әгәр яшь гаиләнең башлап туган балалары тормаса, вафат була барса, янадан туган балаларына Туктар, Туктамыш, Туктабикә дигән кебегрәк исем кушалар. Ягъни, инде үлем-китем булмасын, бу хәл тукталсын, дигән өмет белән кушыла мондый исем. Нуриянең дусты Туктабикә дә гаиләдә өченче булып туган, ләкин ни сәбәптәндер алдагы нарасыйлары бу фани дөньяны күрер-күрмәс үк, китеп тә барганнар. Туктабикә көтеп алган, кадерле бала була. Күз карасыдай кызларын укытып, кеше арасында сүзе үтәрлек итеп тәрбияләргә тырыша ата-анасы Инде теләкләре дә тормышка ашты: кыхлары техникум бетереп кайтып, авылда бердәнбер шәфкать туташы булып эшли башлады. Сөенеп бетә алмады алар, инде үзенә тин пар гына насыйп була күрсен! Әти-әниләре Алимжан улы Мансурдан килгән яучыларны кабул итмәде. Күз өстендә каш булып торган кызларына пар булыр дисеңме ул жирсез-көнсез сартлар токымыннан чыккан бала? Булыр әле, үз тиңнәре дә катыр ишекләрен, әнә бит, кызлы ишек тоткасына кырык ат бәйләнер, ди торган иде күршеләре мәрхүм Ал и әкә. Ләкин эшләр алар уйлаганча гына барып чыкмады шул. Алимжаннын улы өйләнгән көннәрдә кызлары үз-үзенә урын таба алмас булды. Эштән кайтып, үз бүлмәсендә бикләнә дә төннәр буе үксеп чыга. Әллә сон уйламыйчарак җавап биреп, җаннарыннан да артык күргән балакайларын гомерлеккә бәхетсез иттеләрме? Ачуыннан, сөйгән кызының үзенә «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап кайтармавы гарьлегеннән йортка яшь килен алып кайткан Мансур бу адымының үз тормышындагы иң зур ялгышы икәнен тиз көндә андады. Аңлады, ләкин сон иде инде. Берәүгә үч итәм дип, үзен дә, Минлине дә бәхетсез итте егет. Күз алдыннан Туктабикәсе китмәде, ә янында аннан бер кәлимә наз күрмичә, яшь хатын тилмерде Гаилә тормышы барып чыкмады Яшь киленнең моңсу карашы, күтәрелеп бер сүз дәшмичә, күләгә кебек өй эшләрен башкарып йөрүеннән үк аңлады Мәмдүха: улы белән килененең аралары якынаерга охшамаган. «Ходаем, яхшы ата-ана баласын хараплар гына иттек ләбаса, улыма сабырлык бир», дип үз- үзенә сөйләнеп, килененә ачык чырай күрсәтергә тырышты каенана. Ә Мансуры гүя хатынын күрми дә иде... Көннәр язга таба авышты, кар эрегән тау битләрендә яшь-җилкенчәк кич утыра башлады, авыл өстенә гармун моны җәелде Мансурнын өйләнгәненә дә бер айга якын вакыт үгге Авыл халкы арасында тормышларының рәте булмавы хакында имеш-мимешләр таралырга өлгерде. Күпләр эшнен сәбәбенә төшенә иделәр. Хәбәрләр тиз көндә исбатланды: яшь килен үз авылына кайтып китте. Берәүләр, Мансур хатынын яратмаган, куып җибәргән, дип сөйләсәләр, икенчеләр исә. кызларын кызганып, атасы аерып альт киткән, дип хәбәр тараттылар. Ни булса булган, мәхәббәтсез кушылган яшьләр артык зур тавышгаугасыз гына аерылдылар. Хәбәрне Туктабикәгә Камилә җиткерде Сөендеме, Туктабикә, әллә көендеме—аны үзе генә белә Дәресләре беткәч, Нурия дә дустынын хәлен белешергә дип, эш урынына сугылды. Камилә анардан алдарак килгән—унганрак булып чыкты. Соңгы көннәрдә генә дә Мансур әлләничә К тапкыр, аларны очратып, Туктабикәсенә сәламнәр әйтте, аны оныта алмавын җиткерергә кушты Инде эшләр әнә кай якка борылды бит. Янадан кабул итәрме егетне? Мансур өйләнгәннән сон да никадәр егетләр сүз кушып карады бит ана.. Кызларның телендә шул хәбәр генә булды. Туктабикәнең эш сәгате беткәнне көтеп, бергә кайтырга булдылар. Шулчак ишекне кин ачып, Мансур килеп керде. Өйләнгәннән бирле аларнын очрашканнары юк иде әле. Туктабикәнең ялгызы гына булмавы егет өчен кулайрак та әле: ялгыз гына очратса, әйтәсе сүзен дә әйтә алмас, кыз да аны тыңларга теләмәс иде. Күзгәкүз карашып, катып калган икәүне фани дөньяга кайтарырга теләп, Камилә гадәтенчә шаяртырга тырышты —Нәрсә, Мансур, аяк-кулын сызлыймы әллә? Бу йортка сырхауларның гына килгәнен беләсеңдер, шәт9 Дусларының бу сүзсез тынлыктан шулай җиңел генә коткаруына икесе дә рәхмәтле иде Мансур ялт итеп ана борылды: —Эх, кызлар, белсәгез иде, йөрәк авырта, жан әрни минем. —Туктабикә, карачы, чынлап төсе калмаган бу мескеннең, бир кәрепкә йөрәк даруын Без күзләребезне йомып торырбыз, бер «пәп итсәң, шифасы тияр, иншалла,—дип көлеп сүзгә кушылды Нурия дә Графиннан бер стакан су салып бирде кыз. — Мә, эчеп җибәр, хәзер үк янган йөрәгеңне басар. Туп-тулы стакан суны татлы ширбәт эчкәндәй каплап куйды, үзе каш астыннан сөзеп кенә Туктабикәгә каравында булды егет —Йә, ничек?—дип сорадылар шаркылдык кыхлар. эшнен җитди якка борылмавын теләгәндәй. —Туктабикәнең шифалы кулыннан эчкәч, чыннан да йөрәк януларым басылды Мондый дәвага көн дә килергә риза мин, Туктабикә генә риза булсын,—диде Мансур, кызның күзләренә караган килеш. Аның өчен тагын дуслары жавап бирергә булды: —Сиңа дигән шифаны көн дә бер графин тутырып куяр Туктабикә. Әйе, бит, дустым?—диде Камилә. Аның фикерен Нурия дәвам иттерде: —Әйе, бүген аулак өйдән сон чишмәдән кайтара башларбыз зәмзәм суын, берочтан Туктабикәнең үзенә дә эчерербез. Кызларнын тел тобен аңлап алды егет, аулак өйгә жыеласыларын да, Туктабикәнең аның өчен йөрәге януларын да. Бодай булса, аңташырлар, ялгышларын төзәтерләр иде дә бит. Кичен тагын очрашты алар. Туктабикәнең үпкәсе бик зур иде шул. тиз генә ачылып, егет белән сөйләшеп китә алмады. Анын татлы иреннәре һаман балаларча турсайган иде Югыйсә кич җитүен түземсезлек белән көтте үзе. Мансуры бик әһәмиятле нәрсә әйтер кебек иде аңа. Шулай да сер бирмәскә тырышты кыз, ялынып йөри, аннан башка яши алмый дип уйлап, борынын чөеп йөрмәсен әле! Уен бара Уртада калучы җырлый, ана кушылып түгәрәктә әйләнә яшьләр. Жыр бетүгә, үзенә'пар сайлый егет, уен шулай дәвам итә Менә Мансур уртага чыгып баса, көчле генә тавыш белән җыр башлый Яна йөрәк, яна йөрәк, Яна йөрәк сүрелми Күкрәк калын, күлмәк аша Янган уты күренми. Туктабикә каршына килеп, кызны кулларыннан алды Мансур. Көйгә салмак кына икесе әйләнә башлады Кулдан-кулга кайнар агымнар үтте, тәннәр чымырдап киткәндәй тоелды. Аңлаган кешегә күп нәрсәләр сөйли иде егетнең назлап кына кул кысулары «Сагындым, бик сагындым. Кәре п —мескен М ә н ч ә к тәлгәш Ямьле Иртеш буйларында Карагат мәнчәкләре Күнелемнен сине уйлап Өзгәләнгән чаклары жаным, сине генә сөям», диләр иде алар. Бер тотышкан куллар кабат аерылмады. Тын авыл буйлап байтак йөрделәр, баштарак ялганып китә алмаган сүз, икәү генә калгач, эзгә төшкәндәй булды. Тымызык салкынча һавада сулышлар иркенәеп киткәндәй тоелды. Кыз юка гына пальтодан иде. Якасын күтәреп, жин очларына кулларын яшергәнне күреп торган егет гүя анына килде: сөйгәненең дерелди башлаганын абайлап, аны шундук биленнән кочып алды, үзенә табарак тартты Әнә шунда гына Туктабикәнең жанына җылы керде, күңеленә рәхәт булып китте Бу ай эчендә булган хәлләрне икесе дә уйламаска тырышты Авыз ачып икесенен берсе аклану яки сагыну сүзе әйтмәде. Инде кавышабыз, дип өметләнеп кенә торганда. Сак белән Сок хәленә төшүләрен, бер-берсен күрергә зар-интизар булуларын, сагынулары соңгы чиккә җитүләрне сүз белән генә анлатып буламыни соң! Хәер, икесенен дә йөрәге бердәй типкәндә, бере икенчесенә жан атып, күңелләре берберенә омтылып, жаннары-тәннәре менә хәзер үк кушылырга, тизрәк кавышырга атлыгып торганда, сүзнең кирәге кала микәнни әле?! Бермәл тын гына атладылар, бер-беренен халәтен сүзсез дә аңладылар, моның гомер буена шулай дәвам итәсенә, бер-беренә әле менә хәзер кабынган тыелгысыз дәртләренең мәңге сүнмәслегенә ышандылар. —Туктабикә!—диде Мансур, кызның кулларын учларына алып. Кыз тукталып, ана борылды —Туктабикә, әйдә бүген үк безгә кайтабыз! Иртәгә, баш иеп. әниләрен каршына басарбыз. Кызларының бәхетен теләсәләр, гафу итеп, хәер-фатихаларын бирерләр. Бездән генә калган йола түгел бит, күпләр ябышып чыга сөйгәннәренә. Ни әйтерсең, акыллым? Синнән башка бер көн генә дә яшисем килми бүтән... Анын ялварулы карашы шулкадәр якын, кадерле иде Туктабикәгә, әмма кыз мондый зур мәсьәләне шулай жинел генә, аяк өсли генә хәл итә алмый иде шул. Беравык уйланып торгач, җавап бирде. Ләкин Мансур зарыгып көткән сүз түгел иде ул. Үз туксаны-туксан булды сөйгәненең Ата-анасын санга сукмау була бит бу, алай ярамый, барыбер бәхетләре түгәрәк, күңелләре тыныч булмас, имеш. Ничек итсә-итте кыз, ләкин сүзләренең ныклыгына ышандырды Мансурын. Тагын бер кат абруйлырак кешеләрне яучы итеп җибәреп, кызнын ата-анасын күндерергә карар кылдылар. Ил агасы булырдай кешеләр барса, сүзләрен аска салып ташламаслар, иншалла. Туктабикә өенә кереп югалгач та, өй алдындагы тупыл агачының кәүсәсенә сөялеп, бик озак басып торды Мансур. Әле уянырга өлгермәгән агачтан башны әйләндерерлек бөре исе, яз исе килә иде Көндезге кояш нурларында эрегән күлдәвекләр пәрәвез сыман гына булып боз белән капланган. Атлаган саен, кыштырдаган тавыш чыгарып, юеш кар күңелле генә зарланып кала. Яз килә... Ике-өч көн дә үтмәде, егетнең ата-анасы тагын кызнын бусагасын атлады Алдан, ун балагын итегенең тышына чыгарып, Фәтхулла абзый атлады, анын артыннан, бисмилласын әйтеп, Мансурның әтисе, аларнын соңыннан чуклы шәлләре белән балкып, карчыклары да соңламады. —Әссаләмәгаләйкүм. Йортыгызга тынычлык, муллык,—дип сүз башлады вәкаләтле кунаклар. —Вәгаләйкүм-әссәлам,—дип жавап кайтардылар.—Хуш килдегез. Килүчеләр, күрсәткән урынга утырып, кулларын догага күтәрделәр. Сүзнен ни хакында барасын хуҗалар төшенде, ләкин сабыр гына утыра бирделәр. — Илчегә үлем юк,—дип башлады сүзен Фәтхулла муллакә,—без сезгә зур йомыш белән кердек. Иншалла, безне нәүмиз хәлгә куймыйча, сүзебезне тынларсыз, аяк астына салып таптамассыз.—Чуклы шәллеләр дә сүзгә көч-куәт өстәгәндәй, «әйе, әйе» диешеп утырдылар. Сүзне шулай җайлап кына, ерактан башлады, Фәтхулла, йоласы шулай —Әйе, үтенечебез зур. Кызыгыз Туктабикәне Атимжан белән Мәмдүхә кордашларның улы Мансурга хәләл җефетлеккә сорап килдек. Ходай Тәгалә кушып, табышканнар икән, теләкләренә каршы килмик, яшьләрнен бәхетенә каршы төшмик, диюебез Ризалык-фатихагызны бирсәгез иде. дип килдек —Эһем —дип куйды кызнын атасы Хужабикә исә яшьле күзләрен кулъяулыгына сөртеп утыра иде Тимерне кызуында сугарга кирәк дигәндәй. Фәтхулла сүзен дәвам иттерде: —Егетебез Мансур, үзегез күреп торасыз, эшмәгәр. сау-таза. рәтсезләнеп йөрми Кушылсалар, кызыгызны бәхетле итәрлек кеше Кызыгыз Туктабикәнен дә яше җиткән, үз оясында үз учагын ягар вакыт, диюебез Хужалар һаман жавап кайтарырга ашыкмады, ләкин риза буласылары ачык иле инде. Карт хужабикәгә ым какты, тегесе торып, мич артына узды Озак та үтмәде савыт-саба тавышы ишетелде. Дөресен әйткәндә. Туктабикәнен әнкәсе сонгы көннәрдә бик еш бу хакта сүз башлый, егетне кире борып, бердәнбер кызларын бәхетсез иткәннәренә икесе дә бик пошына иде Ходайга тапшырып, бирерләр ахры ризалыкларын Ә яучылар сүзне дәртләнебрәк дәвам иттерде —Алимжан кордаш белән Мәмдүхәнен тормышы да күз алдыгызда, чөкердәшеп гомер кичерәләр Нәселләрендә адәм рисвае булып йөргән кеше юк. Алла боерса, болары да яхшы яшәр, сезгә тупырдашкан оныклар китерерләр Сарт булсалар да эшмәгәр. яхшы күнелле алар Шәехләр, әүлияләр токымыннан Шәжәрә тамырлары чыннан да Бохара ягыннан лин, ислам кануннарын таратырга килеп. Себер якларында тамыр жәеп калган шәехләргә барып тоташа аларнын Шунысы да хак. аларга җир бирелмәгән. Өлкәнрәкләр мона бәйле зур вакыйгаларны да хәтерли әле Француз сугышыннан алда гына. 1811 елда булган бу хәл. Көмешлесу авылы сартлары җир булмаудан нужа чигеп яшәгәннәр-яшәгәннәр дә. бер көн үз зарлары белән патша хәзрәтләренә баш иеп барырга булганнар Уйлана торгач, бу эшне булдырса. Әхмәтша Шәехов кына булдыра инде, дигән нәтижәгә килгәннәр Акыллы кеше, аз-маз гына русчаны да сукалый икән. Юлына уртак акча җыйганнар. Иртеш буйларыннан башлап. Төньяк котыпка кадәр хужасыз жирләрнен очы-кырые юк бит. шуннан аларга да өлеш бирүләрен үтенеп, прошение язганнар Өстенә зур үтенечне йөкләп, юлга кузгала Әхмәтша. Зур кыенлыклар белән Петербурга ирешә Анын кебек падишаһка моң-зарларын түгәргә килүчеләрнең очы-кырые булмаган Ләкин күбесе айлар-еллар буена көтеп тә. теләкләренә ирешә алмыйча, кайтып китәргә мәжбүр булганнар Аларнын өмет тулы кәгазьләре патша сарае ишегенә беркетелгән махсус «озын» тартмада саргая биргән. Олуг падишаһ аларны алып укыр дип. юкка гына өметләнгән кара халык, андый вак мәсьәләләр белән башын чуалтмаган ул. Йөри торгач. Әхмәтша абзыйның да акчасы тәмам беткән Шул арада рус-француз сугышы да башланган Озак уйлап тормастан. Әхмәтша да үзе теләп, сугышка киткән Ходай саклаган күрәсен. авыр бәрелешләрдә катнашса да. башы исән калган Батырлыклар күрсәткәне өчен, мактау кәгазьләре дә биргәннәр Патша әмере буенча, туган якларына кайтыр юлын түләүсез генә үткән Аның исән-имин каптырына өметен өзгән авылдашлары «ах» иткән, ике башлы бөркет төшерелгән кәгатьне әйләндерепәйләндереп караганнар Ләкин жир мәсьәләсе тәки хәл ителмәгән Әлегә кадәр исеме халык телендә сакланган Әхмәтша солдат Мансурның ерак бабасы була инде Юллары уңышлы булды яучыларның, сүз җырлап торган самавыр артында дәвам Итте. Кунакларга гына саклап тотылган кытай чәе белән тирләп пешеп гәп сатты булачак кодалар. Туктабикәнен куанычы эченә сыймады: сабыр иткән—морадына ирешкән, ди бит Бу юлы кызларының бәхетенә киртә салмады картлар Шат күнел белән, туй көнен дә булчап1 . сон гына кайтыр юлга кузгалды яучылар Бер айдан гөрләтеп туй ясадылар. Дусларының бәхетле йөзенә 'Булчап —билгеләп карап, көнләшеп тә куйды кызлар: алар соң кайчан җан сөйгәннәре белән кавышыр? Көннәр җылытып, язгы чәчү вакытлары якынлашты Елдагыча авылга районнан вәкил килеп төште Теге юлы Тегермәнлегә килеп. Гөлсылуны алдап киткән «кияү егете» Кызылбаев иде бу. Хәйрүш киңәшеннән башка булмагандыр, вәкилне колхоз идарәсе фатирга Хәмит абзыйлар йортына билгеләде. Нурияне күреп, хәйран калды ыспай егет. Бригадир да юкка гына авыз суларын корытмый икән, дигән уй күңеленнән узды. «Чылбырсыз сәгать» иясенең буй-сыны, кием-салымы да авылдагылардан күпкә өстен, кыз белән анлашырга да вакыты җитәрлек. Көчләп түгел, җайлап кына, бөтен тел осталыгын эшкә җигеп, бу баш бирмәс кызны үзенеке итәчәк! Бер акыллы кешенен «хатын-кызны үзегезгә каратырга теләсәгез—мактагыз!» дигән сүзләрен һич исеннән чыгармады. Кыз дәресләрдән кайткач, укуы турында сораштырган булды, шаян сүзләр кыстыргалады. Тегермәнледәге Чибәркәйгә биргән вәгъдәсе, ана калдырган теге «бүләге» ике ятып бер төшенә кермәде: аның ише вак- төякне уйлап башын катырмады. Ә чибәркәй.. Бер атуда ике куянга тидерде Гөлсылу: мәктәп директорының исемен пычратуны егетләр кыйммәт бәяләде. Ай буе дәваланып, яман чиреннән дә арынды ул. берочтан паспортны да, авылдан китәргә рөхсәт кәгазен дә кулга төшерде. Шифаханәдән чыккач, авылына кайтты. Алар авылыннан балалар әле дә Көмешлесуга йөреп укый иделәр, мәктәптәге хәлләр аңа да мәгълүм булды. Тикшерүләр бетеп, азрак тынычлангач, янадан Зиннурга барырга ниятләде. Теге очрашудан сон нәрсәдер күңелен тырнап торды Барып, бөтен булган хәлне сөйләсә, җиңеләеп калыр төсле тоелды. Тәвәккәлләде кыз. Гөлсылу килеп җиткәндә, көн кичкә кунган, мәктәп тирәсе тынлыкка чумган иде. Үзенә таныш баскычлардан өскә күтәрелде, ишетелер-ишетелмәс кенә директор кабинетының ишеген шакыды. Зиннур укып утыра иде. Башын күтәреп, керүчегә текәлде. Теләсә кемне күрергә әзер иде, тик инде яңадан Гөлсылу килеп керер дип һич көтмәгән иде директор. —Син9—диде ул. үзе дә сизмәстән, һәм, шаккатып, кызга карап калды «Шушы эшләрдән соң син кабат мондамы?»—дип сорый иде аның күзләре. — Зиннур абый, зинһар, гафу итегез,—диде дә үксеп җибәрде сылукай —Мине бит мәҗбүр иттеләр. —Мин барысын да беләм, Гөлсылу, күз яшьләрен дә, гафу үтенүен дә кирәк түгел. Бу юлы да берәр этлек уйлап кергәнсеңдер әле. — Юк. Зиннур абый, ышансагыз-ышанмасагыз да. рәхмәтләр әйтергә кердем. Теге юлы сүземне тыңладыгыз, кире борып чыгармадыгыз, менә инде паспортым да бар. Авылдан киткәнче, сезгә аңлатасым килде.- Кыз. тынычланып, яулыгы белән күзләрен сөртеп алды. —Ярый, морадына ирешкәнсең икән, молодец,—диде Зиннур да үз чиратында. — Менә сез дә ышанмыйсыз инде мина, ә бит мин моннан ярты ел элек кенә теләсә нинди сүзгә ышана торган саф күңелле кыз идем. Алдандым мин. Зиннур абый Алдап кына да калмады, яман чир йоктырды Ә бит ышанган идем шул җирбиткә. Башым әйләндергәч, ышанган идем. Ялгызлыктан, колхозда бер тиенсезгә ике битем белән җир себерүдән котылырмын, дигән идем Тубылга барып, эшкә урнашсам, барыбер табып, битенә төкерәм әле шул Кызылбайның! Локман белән Хәйрүш минем авыру булуымнан гына файдаландылар. Шул чир булмаса. гомеремдә андый ялганга бармас идем. Мин... Бу исемне ишетүгә. Зиннур «дерт» итеп куйды. Кызга текәлеп карады, дөрес ишетәмме дигәндәй, кабатлап сорап куйды: —Тукта әле. нәрсә диден, Гөлсылу? Нинди Кызылбай, нинди чир? Зиннурның йөзе үзгәреп китте, эченә керердәй булып, кызга текәлде — Минем авыруымны ишеткәнсездер инде Тегеләр дә бит шуны йоктырсын дип. өегезгә хәтле озатып куйдылар. —Син чыннан да авырумыни?—диде Зиннур, гаҗәпләнүен яшермичә Тагын ни әйтергә белми, тукталып калды. —Авылыбызга торадан вәкил булып шул Кызылбаев жирбит килгәч булды барысы да. Анын юмалавына ышанып кына харап булдым ла... Әнием дә үлеп, бөтенләй ялгызым торып калган чаклар иде. Гомеремдә бер кешедән дә ишетмәгән сүзләр сөйләде бит ул, эшләремне барып җайлыйм да, кайтып алам, дип антлар эчте. —Күзләрендәге яшьләрен сөртеп, тынып калды кыз. Гөлсылунын сонгы сүзләрен Зиннур гүя ишетмәде дә. Урыныннан сикереп торды да, кызны гаҗәпкә калдырып, ашык-пошык киенә башлады. Коридорга атылып чыккач кына, кыз ягына борылып карады: —Гөлсылу, минем ашыгыч эшем бар икән әле. рәхмәт килгәненә. «Димәк, Локман белән Хәйрүш Гөлсылунын Кызылбайдан алданып, яман чир эләктерүен алдан белгәннәр. Кызны әллә нәрсәләр вәгъдә итеп күндергәннәр, эшнен ни белән төгәлләнәсен алдан планлаштырып эшләгәннәр —Зиннурның баш мие җилгә каршы куелган канатлы уенчык тизлегендә эшли иде — Кызнын кунып калуы да алдан ук сөйләшенгән. Менә сәбәп нәрсәдә икән. Теге тикшеренүләр вакытында үзен шифаханәгә алып барып, әлләничә төрле анализлар бирергә мәҗбүр итүләренен сәбәбенә хәзер генә төшенгәндәй булды директор. Кыз янында кунып чыккач. Зиннурнын да шул пычрак авыруны эләктерүенә иманнары камил булган күрәсең аларнын». Юк, Зиннур үзен бу кадәр дә җүләр хәлдә тойганы юк иде әле. Рәхмәт Гөлсылуга, килеп, күнелен бушатмаса. эшнен төбенә гомере төшәсе юк икән. Аны мәсхәрә иткән, алдаган, авыру йоктырган «тәти егет» хәзер Нурияләрнең өендә берни булмагандай рәхәтләнеп яшәп ята! Бу уй анын җен ачуларын чыгарды. Ә бит монда да Хәйрүшсез үтмәгәндер. Вәкил китүгә, янә берәр гайбәт таратыр иде ул мәкерле җан. Кызып китеп, Хәмит абзыйлары капкасы төбенә килеп җиткәнен сизми дә калды мәктәп директоры. Кереп, вәкилне бугазыннан алырга, Гөлсылу каршына тезләндерергә теләде. Ярсып, капка келәсенә кулын салды. Ләкин сонгы мизгелдә мондый эшнен башсызлык буласын уйлап, туктап калды Районнан чәчү эшләрен унышлы итеп оештырырга дип җибәрелгән вәкилгә кул күтәргәне өчен ни буласын чамалый иде әле генә уг-суларны үткән яшь директор. Ятимә бер авыл кызына кем ышаныр дисен? Ләкин ни зшләргә сон? Бу эшне шулай калдырып булмый бит инде Бүген үк Нурия белән сөйләшергә кирәк! Бераз уйланып торгач, жил-жил атлап Мансурларга таба юл тотты Эшне тиз-тиз аңлатып бирде. Гөлсылуның кабат килеп чыгуын ишеткәч, телен шартлатып, серле генә күз кысып куйган дусты, эшнен вәкил Кызылбаевка барып бәйләнгәнен абайлагач, җитдиләнеп калды Уйлашып, киңәшләшеп алды егетләр Кече якта үз эшләре белән мәш килеп йөргән Туктабикә дә ире белән Зиннурнын бик катлаулы мәсьәлә чишкәндәй бәхәсләшүләрен, нәрсәдер планлаштыруларын ишетеп, бу якка чыкты — Берәр ярдәмем тимәсме дип чыктым әле, шулкадәр уйланырлык нинди хәсрәт төште башыгызга? Ир-егетләр бер-берсенә карашып алды Мансур «Туктабикәгә ышана аласын», дигәндәй, баш селкеп куйды. Шуннан сон гына Зиннур ана да бүгенге хәлләрне сөйләргә булды, бәлки ул берәр нәрсә уйлап чыгарыр. Нуриянең ахирәте ләбаса. —Туктабикә, син теге миндә кунып калган Гөлсылуны хәтерлисен булыр,—дип башлады ул сүзен. Хәтерли, дусларын утка салган ул сылукайны бик яхшы хәтерли Туктабикә Үз колагына үзе ышанмыйча, торган саен күзләре зуррак ачыла барды Әле Мансурына, әле Зиннурга карады —Өйрәтергә, мәңге хәтерендә калырлык сабак укытырга кирәк ул мөгезсез үгезгә!—диде Туктабикә, сүз бетәр-бетмәс —Икенче безнен як кызларына нәфесен сузмаслык итәргә кирәк! Байтак утыргач, бер фикергә килеп, кузгалдылар. Туктабикәне Нурияләргә юлладылар, ә Мансур кайбер дусларына кагылырга булды Зиннур үзе мәктәпкә таба юл тотты. Авылда клуб юк. Сирәк-мирәк кенә килгән киноны мәктәпнен коридорында күрсәтәләр Олысы-кечесе мәктәпкә агыла ул көнне Нурия белән алар да бүген шунда очрашырга сүз куешкан иделәр. Мәктәптә шау-шулар тынган теге бәхетле көнне күзгә-күз карап аңлаштылар алар. Башка беркайчан да кеше сүзенә ышанып, эчтән янып-көеп йөрмәскә, ачыктан-ачык сөйләшергә вәгъдә бирештеләр Нурия бер дә тартынмыйча, газизенен яңакларыннан сыйпады, бармак очлары белән генә иреннәренә кагылып үтте. Әллә нинди, әлегә икесенә дә билгесез бер дулкын аларны бер-берсенә этәрде Иелә төшеп, әкрен генә кызнын назлы иреннәреннән үпте егет. Нурия дә гадәттәгечә аннан качмый, әллә нинди бер ләззәтле йокыга талгандай, сөеклесе кочагында эри, югала барды Моннан сон алар гомергә бергә булачаклар. Саф мәхәббәтне юкка чыгарырлык көч табылмас. Ә иреннәр коры көннәрдә суга сусаган гөлләр кебек, бер-берсеннән яшәү көче алды Иске мәктәп стеналары өр-яна сүзләр ишетте: «Сине генә яратам Сине генә сөям»,—дип пышылдады иреннәр Туйлары узгач, Туктабикәне сирәгрәк очрата башлады Нурия Кичке уен. аулак өйләргә йөрми яшь парлар Кайбер көннәрдә генә мәктәптән кайтканда дустының эш урынына кагылып, туйганчы серләшәләр Менә хәзер дә яшь киленне кочаклап каршы алды. Бәхетле елмайган күзләреннән ахирәтенен дөньясы түгәрәк булуы аңлашыла иде Аның алсуланып торган йөзенә карап: — Кияүгә чыгу килеште үзенә, айның үндүртенче кичәсе кебек балкыйсың Күз тимәсен тагы,—дип, як-ягына төкеренгәндәй итте Нурия —Без Мансур белән кинога барырга булдык әле,—диде Туктабикә, исәнләшеп, сердәшенең хәлләрен сорашып алгач,—Сине дә ыспай кавалерын белән чакырырга кердем. Өйдәдер бит? —Әй, куйсана шуны. Күзен майландырып хәзер үзе дә кереп җитәр әле Комплиментлары белән үзәгемә үтеп бетте инде Кайчан чәчүләре бетеп, котылырмын шуннан.—диде Нурия, чыраен чытып —Бүген без дә Зиннур белән кинода очрашырга сүз куешкан идек бит —Сүз куешкан булсагыз, очрашырсыз, Алла боерса. Тик бүген ул тәти егетне дә үзебездән калдырмаска тиешбез Егетләрнең ана сүзе бар,—диде, серле елмаеп, Туктабикә —Сораулар биреп, вакытны сузма, бик шә-әп булачак бүген кино Чакыр кавалерыңны. Бернәрсә дә аңламаган Нурия авызын гына ачкан иде, ишек шакып, вәкил егет үзе кызлар ягына чыкты. Туктабикәне күреп, елмаеп исәнләште Шуны гына көткәндәй, кыз сүз дә башлады: —Мин Нуриянен дус кызы. Әле менә аны кинога чакырырга кергән идем. Сез дә барырга теләмисезме? Бик кызык картина күрсәтәләр икән Кызылбаевка шул гына кирәк тә инде! Атнага якын шуларда фатир торып, кыз белән бер минутка да ялгыз кала алганы юк бит әле. Менә ичмасам, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Бик зур рәхмәтләр әйтеп, ризалашты егет, итагатьле генә баш иеп, үз ягына киенергә чыгып китте Жан дустына ачуланырга, эшнен асылы нәрсәдә икәнен сорарга да өлгермәде Нурия, «ыспай кавалер» киенеп тә чыкты Алар мәктәпкә барып җиткәндә, анда инде байтак яшьләр җыелган, ә ишектә йозак эленеп тора иде. Кычкырыша торгач, ишекне ачарга тиешле кеше—завхоз Әхмәшүдне эзләп таптылар Ләкин болай да эш барып чыкмады, ул мәктәптә кино булмасын гына белдерде Имеш, янгыннан саклану начальнигы мәктәптә кино күрсәтүне тыйган икән —Кино күрсәтеп, башымны төрмәдә черетер хәлем юк, җәмәгать, гаепләмәгез,—диде Әхмәдүш җыелучыларга. Нуриянен исе китте бу хәлгә, Зиннур бернәрсә дә әйтмәгән иде бит. Шуны гына көткән Туктабикә вәкил егетнен салпы ягына салам кыстыра башлады: —Гомердә бер кино карарга чыккан идек, шунда да булмады. Сез торадан килгән зур кеше бит, сөйләшеп карагыз әле, бәлки күрсәтерләр. Сез рөхсәт итсәгез, күрсәтәләр инде алар Кавалерның күкрәкләре кинәя төште, «сезнен хакка барысы да булыр» дигән кыяфәт белән, кызларны калдырып, әле һаман таралышырга уйламаган яшьләр арасыннан Әхмәдүшкә таба атлады. —Туктабикә, бу нәрсә тагын?—дип сорады Нурия дустын читкәрәк тартып.—Кайда Мансурын, кайда Зиннур? —Хәзер, барысын да анладым, әйдә бу тирәдән югалыйк әле,— дип, якягына карангалап, Нурияне үз урамнарына алып китте сердәше Кызылбаевнын үзенә таба килүен күреп, Әхмәдүш тиз генә егетләр арасына кереп югалды «Торадан килгән зур кеше», күпме эзләсә дә. мәктәпне ачып, кино күрсәтер кешене тапмады. Хәлне анлатырга дип. кызлар калган урынга килсә, алардан да жилләр искән. Башка чара юк. кайтырга чыкты вәкил. Шулчак күзе кибет ягына төште. Кино карарга килгән яшь-жилкенчәк ачтырган күрәсен. кибет ишегендә аркылы тимер юк иде Хатын-кызлар белән шаярырга яраткан кебек, туры килгәндә тәмле тамагын әче су белән чылатырга да хирыс тәти егетнен аягы шул якка тартты. Таңсылу белән дә таныш иде, шаулатып сәлам бирде — Бу сылукайнын кибете һәрвакыт ачык, күңеле дә шулай булсачы, дигән булды кичке кунак. «Культурно» ял итәргә уйлап та, киноның булмавын сөйләп, зарланып алды. Икенче төрлерәк ял итүгә ишарә итеп, кибетчегә шыгырдап торган акчалар сузды. Таңсылу да хәленнән килгәнчә ачык йөз күрсәтеп, пакетка кызылбашларны төреп салды Ләкин кибетне ябарга кирәклеген әйтеп, вәкил егет теләсә—үзләренә кунакка чакырды Өйләре дә ерак түгел икән. Татлы ризык белән чибәр кызларны әллә кайдан сизенә Кызылбай, Таңсылуның да үзен кире какмасын беренче күрүендә үк чамалады Кызга сугылып чыгарга гына вакыты юк иде әлегә кадәр. Үзе торган йортның кызын каравыллады егет. Ә ул һаман берни аңламаган булып кылана, үз бәясен күтәрә «Ярар, бүгенгә Таңсылу дигән сылу да ярап торыр, иртәгесен тагы күз күрер» Кызнын әти-әниләре өйдә юк, иләмсез зур йорт карангы тынлыкка чумган. Моны күргәч, Кызылбай батыраеп китте, хуҗаларча кыю түргә узып, өстәл янына киерелеп утырды. Хужабикәнен өстәлгә аны-моны куйганын көткән арада, бер рюмканы бушатып өлгерде Әзрәк кызып алгач, аның теле дә ачыла төште, куллары да иркенрәк йөри башлады Таңсылу да тартынып тормады, егеткә каршы утырды, савытлары бушаган саен, кыстап-кыстап эчерә торды. Теге кыстатмады, хатын-кызны авызына карата алуына горурланып, үзүзенә сокланып, төрле мәзәк хәлләр сөйләде, кызнын күңелен күрергә тырышты Гайрәтләнеп алгач, урынында гына озаклап утыра алмады, урындыгыние белән сылукайга якынлашты, биленә кул салды Таңсылу моны сизмәмешкә салышты, рюмканы тутырып, кунагының кулына тоттырды Башын артка ташлап, бер генә йотты кунак, савыт бушап калды Эчкән саен телләре бәйләнә, сүзләре мәгънәсезләнә барды. Шулай да ул сыйның тагын да татлырагына, тагын да тансыграгына нәфесен сузды. Кочагыннан шома балыктай шуып кына чыккан хужабикә: —Ашыкма—ашка пешәрсең, сабыр итсән—морадына җитәр, ен дип сөйләнә-сөйләнә. ишек ягына китеп югалгач, тәкать тотар хәле калмаган Кызылбай да торырга талпынды. Ләкин нәрсәгәдер абынып, сөрлегеп китте Бер ике .шым ясауга, мәтәлеп төште Башын күгәреп, аягына басарга азапланды Шуннан калганын торадан килгән вәкил анлап бетермәде Ишек ягында күзенә әллә ничә күләгә күренгәндәй булды •Артыграк эчелде ахры».—дип уйларга өлгермәде, әлеге күләгәләр моның янына килеп, башына киндер капчык кидереп тә куйдылар «Кияү егетен» ике яктан боргычлап тоткан ныклы куллар боргаланырга да ирек бирмәделәр Миңгерәүләнгән баш ни уйларга да белмәде, берәүләр күтәреп, аны тезләндереп, туңкайтып та куйдылар. Шуннан аргысына кеше сөйләсәышанмас иде Бермәл артына каеш, тал чыбыклары чажлап төшмәсенме' Аны. районнан килгән вәкилне каешлыйлар1 Бер секундта айныды кунак, ләкин сон иде инде Арт ягы үтереп әчеттерүгә түзә алмыйча, аюдай үкерә башлады Нәзек чыбыклар тагын-тагын сыздырып үтте. - Бик шәпләп тамызыгыз, егетләр, онтылмаслык булсын Адым саен бер кызга кул салып, чир йоктырып йөрмәсен моннан ары —Туктагыз, егетләр, кызларыгызга түгел, авылыгызга да якын килмәм! .Адәм мәсхәрәсе аю булып үкерде, чучка булып чинады. Яшьләр шау-шу килеп өйдән чыгып киткәннән сон да әле вәкил, әрнүенә чыдый алмыйча, шактый вакыт акырып та бакырып ятты. Кызлар үзләре генә калгач, аяк астында ухылдап яткан «кияү егетне» күз алдына китереп, рәхәтләнеп көлделәр Авыл егетләре киноның бик кызыклысын күрсәтте бүген Булды ирмәкләр Көмешлесу авылында. Үз гомерендә беренче тапкыр, иясез эт кебек, идәндә йоклап чыкты Кызылбай Йокы түгел, тәмуг газаплары булды бу Миңгерәүләнгән башын тотып, чигәләрен уа-уа. урындыкка торып утырган иде. артына инә кадалгандай, сикереп торды Тавышка түр якта йоклаган Тансылу да уянып чыкты: - Чәйме, әллә аракымы кирәк баш язырга. чибәр егет9 — Берсе дә кирәкми Рәхмәт, болай да сый житәрлек булды. Су бир. салкын су. Көмешле чишмәнен салкын суын аягүрә баскан килеш кенә голт- голт йотты да. кеше-кара күрмәгәндә атын жиктереп. тан беленгәндә Кызылбай, чанасына кырын ятып, авылдан чыгып сызды. Авыл яшьләре генә «Инде нәрсә белән бетәр бу хәл, берәр этлек кылмагае»,—дип. атна-ун көн буе сагаеп-шүрләп көттеләр Бәхетләренә каршы, һичбер ләм-мим диюче, вакыйганы кабартып, чокчынып йөрүче күренмәде: эш шуның белән вәссәлам... Кызылбай эчтән тынлы Кеше алдындагы кеше бит «Көмешлесу егетләре исерек чагымда башыма капчык киертеп, чи итне чыгарганчы артны каезладылар».— дисенме9 Телефоннан гына чылтыратып, авырып кайтуын райкомга хәбәр итте. Атнадан артык мамык мендәр салып та утыра алмады вәкил, өендә бикләнеп, караватында аунады. Гөлсылу. Тансылу кебек сылуларга байтак вакытлар күтәрелеп тә карамаслык булды 17 икшерүләр вакытында, кырмыска оясына таяк тыккан кебек, мәш килеп гүләп алган мәктәп, язгы ташкыннан сон сабырланып калган Иртешкә охшап, тынычланып калды. Яшь директорның эшләре дә әкренләп үз юлына, элеккеге эзенә төште. Өннәш мәктәптәге эшеннән азат ителгәч. Туйбикәнең дә теле кыскарды. Төгәл фәннәрне бала вакытыннан ук аеруча якын итсә дә. тарих фәненә Зиннур битараф түгел иде. Югары сыйныфларда тарихны укытучы Гөлсинә туташның дәресләрен чын кызыксыну белән тыңлый. Әле күптән түгел генә читтән торып югары уку йортын тәмамлаган укытучы үз фәненә чыңлап торып гашыйктыр, мөгаен. Дәресләрен үткәннәргә сәяхәт рәвешендә корып җибәрә дә балаларны үз авызына карата, әллә күпме гыйбрәтле хәлләр тезеп, тарих фәненә мәхәббәт һәм кызыксыну уята Әнә бит кыш көне үткәрелгән тарихи викторинага да югары сыйныф укучылары мәш килеп әзерләнгән иделәр Тарихтан башка фән юк диярсен. Барысы ла Тубылга, музейга барудан башланды. «Туган ягым тарихы» дигән темага үткәрелгән викторинага урта сыйныф укучылары гына түгел. Ирмәк —көлкеле хәл. мәзәк хәл. Т укытучылар, ата-аналар да чакырылды. Кичәдә катнашучы укучылар да үз белемнәренә үзләре горурланып сөйләгән иделәр. Ата-аналары шаккатып тынлады Әнә бит ниләр сөйли алар, исләрен китмәле! Көмешлесудан ары дөнья юк дип йөр син тагы Дәресенә директор кереп утыргангамы, бүген укытучынын бите алсуланып чыккан Балалармын һәрберсенә белемне ярып салырдай булып сөйли Гөлсинә. Ә бит Зиннур үз төбәкләренә кагылган, балаларны кызыксындырырлык теманы сайлап керде Шуна классный тын калып укытучыны тынлавы бер дә гаҗәп түгел. —Алтынчы-җиденче гасырларда ук Казакъстан далаларында яшәгән төрки хатан кабиләләре, әкренләп күчеп килә-килә, безнен Иртеш- Тубыл елгалары буена якынлаша. Төпләнеп, яши башлыйлар. Унберенче гасырда кабиләләр берләшеп, зур гына төрки дәүләте дә төзиләр. Тура. Ишим елгаларына кадәр җирләрне алып тора бу ханлык. Әмма унөченче гасырда зур фаҗигаләр була. Монгол яулары күп дәүләтләрне бер-бер артлы буйсындырып. Иртеш ярларына яу чаба Безнен ата-бабаларыбызнын җире дә Алтын Урда империясенә кертелә Монгол татарларыннан безнен халыкларга татар кушаматы кала. Тора-бара ул бөтенләй милләт исеме булып китә. Димәк, без— борынгы төрки халыкларның дәвамы икәнбез, әйеме, балалар9 Укытучы беразга тукталып, үз сөйләгәннәренен балаларга аңлашылуына тәмам инанырга теләгәндәй, класска күзен йөртеп чыкты Бер дәрестә дә үз фикерен белдермичә, йә сорау бирмичә калмаган Әпсәләм ягына күз салды. Белеп тора укытучы, ниндидер соравы бар баланын. Әллә директордан читенсенә. әллә башка берәр сәбәп бар. кулын күтәрергә кыймый утыра. Ләкин теленә килгәнне әйтмичә дә булдыра алмый, боргалана, энәгә утыргандай кылана Гөлсинә апасы үзе. мөлаем елмаеп, укучыга ярдәмгә килде: —Әпсәләм, берәр соравын бармы әллә, нәрсә аңлашылмады'’ Аның сипкелле бите кызарып китте, ләкин урыныннан кубып, үзен борчыган сорауны бирде: —Апа. алай булса нигә дип урыс малайлары безне «татаро-монгольское нашествие» дип үчеклиләр, аларга ниме, тарихны өйрәтмиләрме әллә? Класс яңадан укытучыга борылды. —Кызганычка каршы, балалар.—дип сүзен дәвам иттерде укытучы.— тарихны дөрес аңламаган галимнәр дә бар шул Бөтен бәла дә «татар» атамасының кулланышында. Монголиянең Буир-Нур дигән күле буенда яшәгән гаять кырыс холыклы, сугышчан кабиләнең исеме ул. Монгол гаскәрендә татарлар хәтсез була Иртеш. Ждек. Идел буйларын яулап алгач, монда яшәгән төрки кабиләләр дә әкренләп «тагар» исеме белән йөртелә башлый Тарихта мондый анлашылмаучылык-буталчыклар күп Сез шуны аңларга, исегездә калдырырга тиешсез: безнен борынгы бабаларыбыз— төркиләр. Казан ягында яшәүче хәзерге татарлар—безнен кан кардәшләребез Ә монголлар—бөтенләй башка халык Чыннан да. бик катлаулы мәсьәләне күтәрде бит әле бу тиктормас бала. Зиннурның үзенә дә күпме ишетергә туры килде бит андый сүзләрне Кайчан ачыклык кертелер бу мәсьәләгә, кайчан төп-төгәл тарихлары булыр да. мондый сүзләргә чик куелыр9 Директор боларга җавап таба алмады. Күп сораулар ачык килеш калды. 18 оңгы вакытларда Даут үзенең көнкүреше. Өннәш белән яшәүләре хакында бик еш уйланды Олыгайган көннәрендә юаныч булырга, ичмасам, балалары да юк бит Хатыны, өрми дә. җибәрми дә дигәндәй. Даут аннан аерыла да алмый, тыныч гомер дә күрми Ирен хатын-кыз җенесеннән булган һәрбер үткән-барган кешедән көнләгән 7. .К У.» J* 2 С хатын үзенен кыланышларын кеше күрми дип белде, ахрысы. Ләкин ана әллә кыйчаннан бирле битараф булган Даут. Өннәшне үз җаена калдырды. Утынпечәннен дә нинди юл белән китерелгәнен белде ир. Хәйрүшнең үз йортында бик еш «кунак» булуын да сизде, ләкин бу хакта ләм-мим дәшмәде. Аның битарафлыгына, үзенә игътибар итмәвенә хатыны озак түзеп тормас, аерылу ягын карар, дип тә өметләнде. Ләкин хәлләр аныңча барып чыкмады— Өннәш һаман иренен колак итен кимерүдән туктамады. Өннәш мәктәптән куылгач, Туйбикә дә әллә ничек сабырланып калгандай булды Тел озайтыр сердәше калмагач, дәресләрдән соң өенә ашыга, укытучылар белән артык очрашмаска тырыша кебек иде. Ире фин сугышында ятып калды анын. Даут белән Туйбикәнең мөнәсәбәтләре икесе дә уйламаганда, һич көтмәгәндә башланды. Көннәрдән бер көнне Туйбикәнең классы яныннан үтеп барганда, тарих укытучысының уйланып утыруын күрде Даут. Дәресләр беткәнгә дә байтак вакыт узган, укытучылар инде күптән өйләренә таралышкан. Бер урамда, юл аша гына яшиләр бит. дәшмичә узарга кыймады. Бергәләп кайтырга чыктылар. Башта икесе дә, сүз булмаганнан сүз дигәндәй, укучылар, дәресләр хакында сөйләделәр. Аннан, ничектер, гаилә, көндәлек тормыш мәсьәләләренә күчтеләр. Туйбикә ялгыз яшәүнең авырлыкларыннан, йорт-кура тирәсендә ир-ат кулы җитешмәүдән зарланды. Кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Капканы япканда, күршесен онытып бетермәскә, кереп йөргәләргә чакырды хатын. Даут ни әйтергә дә белмәде, кабызган папиросын тирән итеп суырды да үз ягына атлады. Туйбикәнең соңгы сүзләрен ни дип аңларга да аптырады. Әллә гадәттәге саубуллашу сүзе генә булдымы ул, әллә?.. Шайтан котырта диярсең, тынычлыгы югалды бит Даутның. Телгә зәһәр булса да, сөйкемле генә иде хатын. Өс-башы пөхтә, озын чәчен югары күтәреп, шарф белән бәйләп куйган Ниндидер мәхәббәтле сөяге бар бит ул шайтан хатынның. Кәс-кәс атлап йөрүләре генә дә ни тора... Өенә кайтып, ашап-эчте ир-ат, көндәлек эшләрен карап алды. Өннәш тә юкны-барны такылдап йөрде-йөрде дә, урын җәеп, йокларга җыенды. Хатынының йоклап китүен озак көтәргә туры килмәде аңа, тиздән Өннәшнең тигез мышнавы ишетелде. Күзенә йокы кермәде Даутның. Өйалдына чыгып, тәмәкесен кабызды. Байтак уйланып утырды, яңадан кереп ятты. Стенадагы күкеле сәгать вакытның ярты төнгә таба авышуын күрсәтә иде. Тагын урынында озак ята алмады шайтан коткысына бирелгән ир, торып, папиросына сузылды. Шуннан соңгысын акыллы баштан гомерендә дә эшләмәс кебек иде. Ләкин күнелгә коткы салынгач, аннан котылам димә икән. «Кунак ашы—кара каршы»,—дип уйлады ир-ат, мышнап яткан хатынына күз төшереп Юкка көнләшеп баш авырттырганчы, барга көнләшсен! Өйалды баскычыннан тиз-тиз караңгылыкка чумды. Әллә Туйбикә дә йоклый алмыйча борсаланып яткан, тәрәзәгә бармак очы белән генә чиртте—идәннәр шыгырдап, хужабикәнең өйалдына чыгуы ишетелде. Калганы төштә күргәндәгедәй булды. Даутның курку-икеләнүләре бер минутта юкка чыкты. Йокы күлмәгеннән генә калган күрше хатын, бер сорау да бирмичә, төнге кунакны өйгә уздырды... Ызгыш-талаштан, гайбәт сөйләүдән башы чыкмаган хатында бу кадәр наз, йомшак сүзләр булыр дип башына да китермәгән иде Даут. Хатын аны эссе сулышы белән сихерләде, озын толымы белән чорнап, башын әйләндерде. Тан алдыннан гына үзенен суык түшәгенә кайтып ауды ир заты. Инде ни заманнардан бирле хатыннар назы күрмәгән ирнең дөньялары түгәрәкләнде, кәефе киткән саен күнел юаткычына кереп чыга башлады. Соңлап уянган мәхәббәт көчле елганы буып торган киртәне ерып киткән, котырып аккан суга тин бит ул. Гомерен сабыр үткәргән Даут көчле мәхәббәт вәсвәсәсенә бирелеп китүен тоймыйча да калды. Ул мәхәббәт диңгезенә чумган яшүсмердәй башын җуяр дәрәҗәдә иде. Көн дә, төн дә шул елтыр күзле Туйбикә аның исеннән чыкмады. Әй аның төнге назлаулары, суырып үбүләре, кайнар сулышы исертте дә куйды салмак абзыйны. Бозаудай үшән бәндә дип уйлап. Өннәш бик саташкан икән. Авыл бит бу. бер башында төчкергәнне икенче очта ишетеп торалар. Көтмәгәндә күрше-күлән ап-ак киемле өрәкнен төннәрендә Туйбикәнең янкапкасыннан кереп югалуын күрә башлаган, ди. Өннәшнен күнеленә шик салды бу хәбәр, саклык чараларын күрә башлады. Кичтән ул иренен тышкы киемнәрен яшерә торган булып китте. Бер күнеккәч. Даут абый төрле хәйләләр белән үз «сәяхәтен» эчке киемнән генә дәвам итү чарасын тапты. Ә бер көнне . Ишекнен шыгырдап ачылуына хатыны уянып китсә, ни күзе белән күрсен анын «бозавы» кереп килә, имеш Хатын: — Кайда булдын. карт шайтан?—дип үкереп җибәргәнен сизми дә калды. Җавап кыска булды —Гомерен буе юктан көнләшеп тәмам жанга тиден. Менә инде чынлап көнләш, алайса. Монарч ы гел юаш бозау кыяфәтендә йөргән ире бүген арысланга әверелгән иде. Өннәш тәмам телсез калды. Анына килгәч кенә: —Даутым, җаныем, көнләшмим инде. Ташла шул карабатынны"— дип, ире тирәсендә сырпалана башлады,—Йөрмә, җаныем, ятлар янында, үзем сине җанын теләгәнчә иркәләрмен, яме?' Әйт кенә, шунын нәрсәсенә кызыгасын? Йөрмә, зинаһар. шунын янында! Шул көннән сон Өннәш. тан тишегеннән торып, иренә пәрәмәчләр, бавырсаклар пешерә торган булды, кытай чәен каймаклап та шикәрләп хәстәрләргә өйрәнде, аркаларына массаж ясады, битләреннән яратып сыйпады. Күпмедер вакытка өйдә тынычлык урнашты. Мәгәр. Өннәше никадәр генә тырышмасын, Даут абыйның күнелен инде Туйбикә биләп алган, нәрсәсе беләндер гел үзенә тартып тора иде. Бераз вакыт үткәч, абзый янәдән күршесенең йортына аяк басты Рәхәтләнеп сөешә генә башлаганнар иде, әлеге албасты Өннәш бастырып та керде. Керешли үк: —Ах. җирбитләр! Ах, карт шәрмәндәләр’!—дип акырып, көндәшенә ташланды һәм чәчен эләктереп алды. Анысы да авыз ачып калмады, ун кулы белән Өннәшнен тузган чәченә чытырдатып ябышты Ике хатын арасында тартыш китте Даут, акылларын җуйган ике хатынны аера алмыйча, хәлдән тайды Ыргакка әверелгән кулларына эләккән чәч толымнарын урыннарыннан умырып алмыйча торып, һич туктамадылар. Үзләре усал этләрдәй кабышалар. Тилергән хатынын Дауг көчкә сөйрәп алып чыгып кипе Шуннан сон Өннәш белән Туибнкәнен дуслыгы өзелде, бер-берсен күрәлмас булдылар. Ләкин Өннәш иренә биргән сүзендә озак тора алмады Март ахырларында янына Хәйрүш кергәч, инде аны куалап чьи арыр, дип уйлап ире хаталанган икән Юк, кайда ул. Сагынышып, озаклап сөештеләр. Дәресләрен тәмамлап кайткан Даут бикле ишекне шакыгач кына, аптырашып, кузгалдылар Ире кереп килгәндә, түшәктә күп аунаган Өннәшнен чәчләренә ястыкнын ертык урыныннан тузып чыккан каз мамыгы сарылган иде. Даут абый борын эченнән —Чучка тизәк ашавын куямыни ул?!—дип. эчке бүлмәгә үткән арала. Кәрбек үз теләгенә ирешеп, чыгып сызды. Икенче көнне Туйбикә, мәктәпкә кергәч. Даугынын кулына бер язу тоттырып китте Кешеләр күрмәгәндә абзый, әлеге язуның эчтәлеген бик беләсе килеп, конвертны ачты -Даут, мин буйга уздым. Рәхмәт сина. Картлыгымда терәгем, юанычым булыр».—диелгән иде анда. Даут нәселен дәвам иттерүче булмауга пошынып йөри иде. ул да куанды Бу аларнын соңарып килгән мәхәббәт җимешләре иде. ... Колхозда чәчү эшләре барса, мәктәптә «урак өсте» якынлашып килә, һәркемнең телендә сынаулар гына Аеруча унынчылар чын-чынлап әзерлек алып баралар, укучыларның эше дә артканнан-арта гына бара Зиннур Нуриясенең мәктәпне уңышлы тәмамлавына чын күңеленнән ышана, кызның белемнәре нык. бу сынауларны да югары билгеләргә тапшырып К а р а б а г —уйнашчы 111 ә р м ә и д ә —бозык, оятсыз чыгар, иншалла. Хәзер имтиханнарны төгәлләп, бергә булу хакында хыяллана алар. Дәресләрдән ял иткән арада очрашып, киләчәк тормышлары хакында уйлана торган булып киттеләр. Нуриягә тиздән унтугыз тулачак. Очрашу турында сөйләшеп куйсалар, икесе дә кичне җиткерә алмыйча йөдәп бетәләр. Нурия иңнәрендә пар канат бар төсле очып кына йөрде. Аннан да бәхетле кеше юктыр дөньяда. Аллага шөкер, әтисе савыгып китте, үз жаена йорт тирәләрен карап-сипләп йөри. Мәктәптә дә эшләр җайлы гына бара Тиздән бәхеткәйләре бөтенләй түгәрәкләнер аларнын. Ялгызы калган вакытларда сөйгәне белән кушылу көннәрен уйлап, үз бәхетенә үзе ышанмый башлый. Бер ел эчендә дә әллә никадәр вакыйгалар булып үтте бит. Аларнын мәхәббәтен, хисләренең ныклыгын сынаган кебек булды язмыш. Ялгышсалар да, берберсен гафу итә, вакытында үз хаталарын андый алдылар. Хәзер күңелләре тыныч: аларны инде кеше сүзе генә аера алмас. Уйланып утырса, нинди генә эш башкарса да, күңеленнән бер җырны көйли кыз, кичерешләрен җырга сала: Ин якынга, «җаным», диләр. Жаннан якын бар микән? Жанымнан да якын күргән Син гүзәлем бар икән. 19 олхоз рәисе Шәкүр соңгы вакытларда эчүгә бирелеп китте. Кайбер көннәрдә идарәгә кереп йөрсә дә, чынында эшләр белән бригадир Хәйрүш идарә итә иде. Рәис калтыраган куллары белән язу- сызуларны караштырган атлы булып утыра да, тизрәк өенә кайту ягын карый. Колхоз мөһере әллә кайчан Хәйрүш кулында. Хәйрүш аны берәүгә дә кире кайтарып бирмәс. Тиздән ул бөтен колхозның башы булып алыр. Ул көн үзен озак көттермәде... Шәкүр эчәргә әкренләп күнекте. Колхоз малыннан өлеш чыгарса, «юмарт» авылдашлары үзләре үк рәисне өйләренә чакырып сыйлый, анын салпы ягына салам кыстыра башладылар. Соңрак инде ул үзе дә барлык кылган «изгелек, яхшылыклары» өчен рәхмәтне ярты белән генә саный иде. Шыр Шәкүр шулай агым уңаена йөзде дә йөзде. Колхоз да, авыл халкы да аннан бер мыскал файда күрмәде. Хатыны Мөҗамал гына ирен акылга китерергә, шулкадәр эчүдән туктатырга теләп, үгетләп тә, орышынып та карады. Берсе дә файда итмәде. —Мөжамал, нәнәвем, сиңа нәрсә җитми?—дип кенә җавап кайтарды гадәтенчә тамак төбенә салып алган рәис.—Ялган дөньяның рәхәтен күреп калыйк әле, янекәм. Колхозда эш бетмәс. Көннен-көнендә өстәп торырга «кызыл башы» булса, берни дә кирәкми башлады. Андый чакларда орышмады, хатынына кул күгәрмәде рәис, анын күңеле йомшарып, нечкәреп китә иде. Менә бүген дә иртә таңнан телендә бер генә нәрсә булды: «Баҗайларга кунакка барыйк». Бер башлаган сүзне өзмәде дә куймады. Мөҗамалы ничекләр генә үгетләп карамасын, нәтижәсе булмады. «Чәчү өсте бит, кеше ни әйтер?»—дип уйлады хатыны. Авызыннан сасы самогон исе аңкып торган ире янына килеп, юмалап та карады: —Шәкүр, йөрәккенәем, язгы чәчү вакыты бит. Кәнсәләренә кереп, эшләреңне караштыргалап чыксан иде, дим. Кунакка бару качып китмәс. Чәчү бетүгә, гөрләтеп барып килербез сеңелләремә. Тыңла сүземне. Бажаена да колхоз эшләренә барасы булыр... Ләкин Шәкүрне үз сүзеннән кайтарыр көч юк иде. Иртәгә үк кара айгырны җиктереп, җилдереп кенә баҗаларына барырга карар кылды рәис. Кичә генә аягын сындырып суелган колхоз сыерының да ите-маена ис кергәнче урнаштырасы бар. Баҗаена менә дигән күчтәнәч булыр Дөньясы түгәрәк колхоз башының. К Мәхәббәт чокыры бизи Нурлы йөзен иркәмнең. Ышанам уртак бәхетле Киләсенә иртәнен... —Әйдә, бичә, үзен дә утыр. Типтереп калыйк үзебез баш чакта. Ире баш булып алганнан бирле кыр эшләренә чыкмаган хатын тутырган тавыктай түгәрәкләнеп калган иле. Сенлесен күреп килү теләге анда да юк түгел. Тик менә бу эшләрнең хәерлегә булмасын күнеле сизде. «Мәтәлдереп төшерә күрмәсеннәр колхоз башын, дус бар. дошман бар, дигәндәй ...» Шулай дип уйлады ул кысыла-кысыла мич арасыннан чикүшкә белән самогон алып чыкканда. Иртәгесен иртән үк торып, баш язды Шәкүр Идарәгә барып, тиешле күрсәтмәләрне биреп чыкты, чәнгелчәк арбага1 мимылдап торган бичәсен утыртып, күрше авылга, баҗаларына юл тотты Алар барып кергәндә, Мөжамалнын сенлесе терлек-туар арасында кайнашып йөри иде, иртәнге кунакларны сәерсенеп каршы алды Бүкән башыдай Мөжамал белән кипкән чабактай Хәбипчамал кочаклашып күрештеләр. Өйалды ишегеннән Бәшир бажалары да күренде. Колгадай биек буен бөкрәйтә төшеп, күрешергә атлады. Каушап калган хужабикә өстәленә ни куярга белмәде. Бәшире эшне тиз генә чамалап, күрше урыс авылындагы танышларыннан самогон алып кайтырга юлланды. Хатын-кыз өстәл җайларга, яна иттән пилмән бөгәргә кереште Күрше авыл кул сузымы урында гына утырса да. жәяүле кеше барып әйләнгәнче байтак вакыт узды. Дүрт күз белән баҗаен көтеп яткан Шәкүрнен тәмам түземлеге төкәнде. «Атны тугарганчы, үзем генә барып килгән булсамчы»,—дип уйлады ул, ишекле-түрле йөренеп Хатыннарның пилмәннәренә дә күнеле тартмады, алар бер-берсенә ябышып бетте Үзенен йортында әчкелтем суы бер дә өзелеп тормаган рәис бажасынын булдыксызлыгына җаны түзмичә, орышынып-сүгенеп тә алды. Берзаман тирләп-пешеп Бәшир дә кайтып керде. Бажасынын балкыган йөзен күргәч, сулышлары кинәеп киткәндәй булды. —Булды гына, бажай,—дип шешәне «дынк» иттереп өстәлгә утырткан иде, тегесе катырак кыланды ахрысы, «лык» итеп төбе төште Бер үк вакытта кызганыч та, куркынган да күзләре белән Шәкүргә текәлде Бәшир Тегесе хатын-кыз алды дип тормыйча, әче итеп бер сүгенде дә. өстәл кырыеннан агып торган көмешкәгә учын куйды. Моны күреп, бажасы да. калган зиһенен жыеп, тиз генә чынаяк чокыры алды, икенче яккарак ага башлаган «чишмәгә» тотты. Өстәлгә жәелгән күлдәвекне тамчысын да калдырмыйча жыеп эчте бажайлар. Хатыннары исә, апалы-сенелле. маймыл кыяфәтенә төшкән ирләрен, башларын селкеп, хәйран калып күзәтеп тордылар. Тиздән күңелләр түгәрәкләнеп, җаннар тынычланып калды, икесе ике көйгә «Тәфтиләү»не суза башладылар. Күрше авылда башлаган «күнел ачу» өйгә кайткач та тукталмады. Төне буе, аяктан егылганчы эчте колхоз җитәкчесе, башын күтәреп, сүзен әйтә алмас хәлгә килде. Утырган урынында кыйшаеп йокыга киткәнче, ярты төн җитте. Иртәгесен торып, аш-су ягына чыккан Мөжамалнын коты алынды: ире өстәл артында кыйшаеп йоклаган хәлендә күм-күк күгәреп каткан иде «Бәйрәм» шулай төгәлләнде, колхоз башы фани дөньядан, яшәвенен мәгънәсен дә белмичә, китеп барды Колхоз язмышы инде бөтенләе белән Хәйрүш кулына күчте «Эштә тәҗрибәсе бар» дип, райком аны рәис итеп билгеләде Кәрбекнен дөньялары түгәрәкләнде. Шәкүрнен йомшаклыгыннан файдаланып, колхоз эшләренен үз җаена куелуын күреп торган Хәйрүш. дилбегә законлы рәвештә үз кулына килеп кергәч, гайкаларны ныграк бора башлады -Урак-чүкеч»тә тимердәй нык тәртип урнаштыруны төп бурычы итеп куйды. Колхозчылар сагая калды «Бу егет эш чыгара, болай булгач»,—дип тел шартлатучылар да булды Язгы чәчүне бик вакытлы төгәлләделәр. Иртә таңнан кич караңгыгача эштә булды халык. Сонлап килүче, алдан китүчеләрне яшь башлык үте карап, күзәтеп, андыйларга хезмәт көне язылмавын атлаган саен кисәтеп, кабатлап торды 'Чәнгелчәк арба—ике тәгәрмәчле, сиртмәле арба Ашлык тирәсендә эшләүчеләрне кесәләре, эчке киемнәренә кадәр капшаптикшереп кайтара торган булды: «Бербөртек колхоз милкенә кул сузучыларны төрмәдә черетәм»,—дип янады. Яшь рәиснең ныклы тәртип урнаштырып, зур уңышларга ирешүе хәбәре райком тирәсенә дә барып җитте. Алар мактаган саен. Хәйрүш дуганы бөгә барды. Дута ясаучыларның бер сере бар: хәтгән тыш бөксәң, ул сынып китә. Хәйрүшнен кыланышларына авылдашларының да түземлеге сынган чаклар булды. Ләкин андый вакытларда каршы төшкән кешенең үзәкләренә үтте рәис. Ник туганнарына үкенерлек ясады. Икенче авыз ачып каршы сүз әйтмәслек итте. Ачлык елларында күчеп килгән, яки колхозлашу вакытларында туган якларыннан сөрелгән, татар-башкорт якларыннан килеп монда урнашкан гаиләләргә аеруча кыен тормышлар башланды. «Халык дошманнары», «кулак калдыклары», «килмешәкләр» дип кенә кычкырды ул аларга. Олысы-кечесенә рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Ялгызы бер өйдә яшәп, олыгаеп килгән ир- егет бөтен кешегә әллә нинди үче бар кебек кыланды. Казан якларыннан килеп, Көмешлесуда төпләнеп калган Салих останың вафаты күпләрне тетрәндерде. Бик булдыклы, алтын куллы зат колхозда да бар көчен куеп эшләде, сүз әйтерлек итмәде. Чәчү ахырына якынлашкан көннәр. Салих абзыйны сука сөреп йөргән җиреннән чакырып кайталар: хатыны бәбигә авырып ята, кендек әбиләренең дә ярдәме тими, хатын үлем газаплары кичерә икән. Аны-моны уйлап тормастан, абзый атын җигә дә торага чаптыра. Газапланган хатынын, туасы нарасыен кайгырта инде үзенчә. Бу баласына да берәр нәрсә булса, хатынының йөрәге түзә алмас. Беренче балаларының ярасы да җөйләнеп бетмәгән бит әле. Аларны Себер якларына сөргенгә озаттылар. Әле имчәктән аерылырга да өлгермәгән нарасыйлары, Төмәннән ат белән килгәндә суык тиеп, вафат булды. Озатучы конвой туктап, балаларын күмәргә дә рөхсәт итмәде. «Бу суыкта кәрванны туктатып, күмгәнегезне көтеп торырга бик важный персона түгел әле, кар эчендә дә бик шәп ятыр ул көчегегез»,— дигән иде озатучыларның башлыгы. Нарасыеның үлек гәүдәсен мамык шәленә төреп, ике көн күкрәгенә кысып барды хатыны. Өченче көнне, олаулар бер татар авылында туктагач кына, акылдан язардай хатыныннан баланы алып, бер татар картына калдырды Салих. Үзебезчә кадерләп, җеназасын укып, күмүен сорады. Олаулар кузгалып, авыл кичке энгердә югалганчы Нәүбәһәре күз нурларын шул тарафтан алмады. Салихның торадан кайтуын Хәйрүш көтеп алды. Тегенен арбадан төшкәнен дә көтмичә, акырына башлады: — Кылны икегә ярыр вакытта нишләп син, кулак калдыгы, сукаңны ташлап, торага чаптың? Анаңны... —Сабыр ит әле, Хәйрүш энем, мин бит уен уйнап йөрмәдем. Хатыным бәбәйли алмыйча бик интеккәч, аны шифаханәгә илтергә мәҗбүр булдым. Калган эш нормамны төнлә булса да эшләп тутырырмын,—диде дөнья авырлыгыннан гаҗиз булган Салих юаш кына. Анын тыныч булырга тырышып сөйләве Хәйрүшнен җен ачуларын чыгарды. Кызарынып-бүртенеп торды да, үтемле сүз тапканына куангандай, бармак янап дәвам иттерде: —Бүтән бичәләр өйләрендә генә бәбәйлиләр бит, синең Нәүбәһә- реннен арты алтынлымы әллә? Юк, бу син—кулак калдыгының колхозга юри зыян китерүең. Беләбез без синен замашкаларынны!—Хәйрүш борын яфракларын киңәйтеп, тагын да ачырак итеп сүгенде. Мондый рәнҗетү-кимсетүләрне күп күргән йөрәк, авырттырып, тагын бер чәнчеп куйды. Башын түбән иеп, бугазына килеп тыгылган төерне йотарга тырышып, эшенә таба атлады Салих. Сукасына тотынып, бөтен ачурәнҗүләрен онытырга тырышып, эшкә кереште. Ләкин йөрәк сикерүе басылмады, күкрәк турысы чәнчешә-чәнчешә, тоташ утка әйләнде. Иртәгесен авылдашлары кыр читендә башын иеп торган, тугарылмаган атны күреп, янына бардылар. «Казанлы» Салих оста яңа гына сөрелгән буразнада кулын йөрәгенә куеп, үлеп ята иде. Туктабикәнең уколлары да файда итмәде. Хатынының хәлен, туасы баласын да күрә алмыйча бу шәфкатьсез- миһербансыз дөньядан рәнжеп китеп барды Кайчан булса да туган җиренә кайтып, газиз башын ата-баба туфрагына салу өмете дә үзе белән бергә үлде. Хатыны, яна туган баласы чит җирләрдә терәксез торып калды Азынганнан-азына барды Хәйрүш Электән корган планнарын тормышка ашырыр вакыт җитте бит Бүген анын урамында бәйрәм олысы- кечесе ана баш иеп килә, гозерен сөйли, үтенә лә ялвара Кешене түбәнсетү- рәнжетүдән әллә ничек бер ләззәтләнү таба иде Бер эшне дә бушка башкармады, сорап килүченен җелекләренә үтеп, бәгырьләренә төшмичә торып, бер кәгазь кисәгенә дә кул куймады. Ә рәискә баш иеп килүчеләрнең исәбе бетә торган түгел иде Азмыни сон авыл кешесенен ачлы-туклы гомерендә кирәк булган нәрсәләр?! Чәчәргә игене, ашарга оны гына да юк бит! Чәчүне унышлы төгәлләгәне өчен сурәтен районный мактау тактасына элделәр. Ин кадерле урында, ялпак колакларын тырпайтып, ул хәзер үгкән- барганнардан бер карыш өстәрәк кәпрәеп утыра План үтәү күрсәткечләренең югары булуына нинди юллар белән ирешелүе берәүне дә кызыксындырмый Бөтен колхозчыларны тез чүктерер әле ул. бөгеп кенә калмас, карышу- чыларнын умырткаларын да сындырыр Эштән кайткач, гомергә җыелмаган урынына авып, әнә шуларны уйлап ятарга ярага, жанын шулар белән тынычландыра, киләчәккә берсеннән- берсе кәттәрәк планнар кора. Әлегә кадәр анын бөтен уйлары да тормышка аша барды, озакламас, мәктәп директорын авызлыклар көн дә килеп житәр Кышкыга утын, печән юнәтер вакыт килеп җитәр, борынын югары чөеп озак йөри алмас Зиннур, барыбер ана төшәр ялынычы Менә шул вакытта карарбыз кемнен кем икәнен Үзенен тузанлы итекләрен яларлык итәр әле рәис, алдында шуышып йөрер егетен! Хәйрүш Хәйбуллов диләр аны Авылдашлары Хәйрүшнен күптән түгел генә яман чир белән авырып китеп, вафат булган атасын да яхшы хәтерлиләр Әнкәсе бер сәүдәгәргә ияреп Кавказ ягына китеп югалды. Халыкка артык җәбер-золымнары тигәне юк иде аларнын Игезәк сынары Сәйбүш тә тракторчылар курсын тәмамлап, Ишим якларындагы бер МТСта рәтле генә эшли, дип сөйлиләр Күзле- башлы булып, балалар үстерә икән Хәйрүш исә һаман ялгызы көн күрә, үзенә тин булырдай асыл затны каптырмыйча, тынычланачак түгел Шул исәпкәрлеге Хәйрүшнен канына сенгән Берәр яхшылык кылса, көт тә тор: костырып булса да ала. Бригадир итеп үз урынына Локманны куюы да башка түгел Егет анын алдында бурычлы, шуна күрә, кулга ияләштерелгән аттай, ни кушсан, шуны эшләр. Ике арада азрак бәргәләнеп йөрде дә Локман, Гөлсылуны авылга хатын итеп алып кайтты Монда да үз өметләре бар рәиснен. Бәлки, бәлки сылу хатыннын куен җылысын ла татып булыр Локманны ерак юлга озатырга жае чыкмый тормас 20 згы кояш көннән-көн мулрак яктырта, назлы җылысы белән барча жан иясен иркәли башлады Төшлек яктан искән талгын җил нәфис, йомшак куллардай битне кытыклый, күңелләрне җилкендерә Югарыга карасан, күзләр камаша 1941 елнын май ае шулай матур килде Иртеш буйларындагы шомыртлар ак эшләпә киеп алганнар да күршедәге нәзек билле миләшләр белән, башларын чайкый-чайкый серләшәләр, яна килгән язга куанып бетә алмыйлар Табигатькә акрын-акрын гына жан инә. бөтен тереклек дөньясы карлы-бозлы салкын тормыштан арынып, кышкы озын төннәрдән уянып килә Берәүләр ап-ак чәчәк атарга да өлгергән, икенчеләр әле яна гына бөреләрен күпертә Язнын исләрен, төсен тавышларын чагылдырып бетерерлек хушбуйлар да. музыка да. картина да тудырылмаган Бүген генә өй кыекларыннан тамган тамчыларда чыпчыклар коенса, күр дә тор: ике-өч көннән гөрләвекләр китәчәк, алардан сон авыр сулап Иртеш үзе дә кузгалачак Көмешлесунын Иртеш белән кушылган урынында ла кар әллә кайчан китеп, аланлык, гүя туй дәстәрханы. аллы гөлле, күңелле төсләргә күмелгән Учмаучма утырган күкчәчәкләр янындагы сап-сары Я гөлбадраннарның тесе тагын да ачыграк, көләчрәк булып күренә. Кошлар тавышы тоташ бер гүләүгә әйләнә, күңелгә якын, күркәм бер көй, гармония барлыкка килә. Яр карлыгачлары уйнаклап күк гөмбәзенә, югарыга күтәреләләр дә, уктай атылып төшеп, бәреләләр инде дип котың очып торганда гына, ярның битен шадралаткан түгәрәк-тирән ояларына кереп югалалар. Иртеш суы өстендә акчарлаклар өерелә. Көтмәгәндә кинәт башларын суга тыгып чабак-мазар эләктереп алалар да, кеше күзеннән читтәрәк камышлыкта ояда утырган парларын сөендерергә ашыгалар. Бөтен тереклек иясе жәйгә олуг өметләр баглый, яшәешен дәвам иттерергә, үзеннән сон буын калдырырга ашкына. Табигатьтәге бу бәйрәм, бу тантана кешеләргә күчә, күңелләргә ышаныч, өмет, мәхәббәт килә... Унынчыны бетерүчеләр дә мәктәпнең кысан коридорларына сыешып тора алмадылар, өлгергәнлек кәгазьләре алып, укытучыларының котлау сүзләрен, олы юл алдыннан соңгы киңәшләрен тыңладылар да, табигать кочагына сибелделәр. Ун ел буе үзләренең икенче туган йортларына, гомерләренең аерылгысыз бер өлешенә әверелгән мәктәп бусагасын атлап чыкканда, кызларның күзләренә яшь төелде. Моңарчы этешеп-төртешеп, шаярып йөргән егетләргә дә әллә нәрсә булды. Күңелләренең әллә кайсы бер жире чеметтереп алды, әлегә кадәр тоймаган бер халәттә иде унынчылар. Кызыклы китапны укып, соңгы битләрен япкандагыдай бер хис кичерделәр. Яна китап, бәлки әле моннан да маҗаралырак, мавыктыргычрак та булыр, тик ул китап әлегә ачылмаган. Билгесезлек тулы ашкын өмет күңелләрне бер үк вакытта нечкәрткән дә, иләс-миләсрәк тә иткән иде. Мәктәп бакчасын үтеп, Кызлар Убасына таба юл алуга, яңадан уенкөлке. шаян сүзләр башланды. Бүгенге көн аларныкы. Унынчылар белән авыл яшьләре, яшьрәк укытучылар да бәйрәм итә. Гармун тавышы авыл урамнары буйлап Убага юнәлде. Китте уеннар, җырлар, биюләр... Унынчылар үсмерлектән яшьлеккә атлады... Уеннар озакка сузылды. Берәү дә тиз генә кайтып китәргә ашыкмады. Иртәгә янадан мәктәпкә барасы юк, ничектер бар кешегә ямансу да, куанычлы да иде. Йомшак үләнгә тезелешеп утырып, байтак сөйләштеләр. Ел саен Кызлар Убасында очрашырга, бер-берләрен онытмаска вәгъдәләр бирделәр. Уку елларындагы мәзәкләрне гәпләп, туйганчы көлделәр. Соңында төркемнәре белән Иртеш буена, су керергә юнәлделәр. Зиннур белән Нурия дә көне буе бергә булды. Иртәгә Нурия Төмәнгә китәргә тиеш иде... Сөйләшенгәнчә, ун көннән соң алар кабат шул ук урынла очраштылар. Кызнын шатлыгы эченә сыймый, ул бүген генә Төмән пединститутының теләдәбият бүлегенә керү имтиханнарын тапшырып кайтты. Тиздән өйләнешергә уйлаганга, ул читтән торып укыячак иде. Берәр елдан, бәлки, мәктәптә дә эшли башлар. Ана теле укытучысы олы яшьтә, үзенә алмаш булса, бүген үк эштән китәргә риза. Кулга-кул тотынышып, югарыга атладылар. Билен бөгеп, аларга махсус утырыр урын әзерләгәндәй бөкрәеп үскән каен янына җиткәч, туктап, утырырга булдылар. Иртеш ягыннан жиләс жил исә. Аска карасаң, офыклар киңәйгән кебек була. Бермәл икесе дә югарыдан күренгән манзарага хозурланып телсез калдылар. Агачлар күзгә күренеп яшелләнгән, әле юл тузаны кунарга өлгермәгән ачык яшел төсе күңелләрне тынычландыра. Аста Иртеш жәйрәп ята Камышлар арасыннан бәпкәләрен ияртеп килеп чыккан бер оя үрдәк тә көзге өстеннән шудырган йомшак уенчыкларны хәтерләтә иде. Сап- сары йомгактай бәпкәләр «пип-пип» дип әнкәләре тирәсендә бөтереләләр, тал яфрагы кадәр генә канатчыклары белән кагынып, шаяралар, чумалар, йөзәләр. Әнкә үрдәк бик булдыклы кыяфәт белән нарасыйларын маймыч ауларга, бөжәк тотарга өйрәтә. Ялтырап торган яшелле-каралы әткә үрдәк әледән-әле башын суза төшеп, тирә-ягын күзәтә, ул-бу булмагае дигәндәй, бакылдап-бакылдап ала иде. Зиннурның күзе күл белән тау арасыннан торага таба сузылган юлга төште. Аларнын дөнья матурлыгына хозурланып утыруында беркемнең дә эше юк, һәркем үз шөгыле белән мәшгуль. Юл буйлап атлы-арбалылар, жәяүлеләр үз эшләре белән ары-бире уза торалар Кемдер шатлыккуанычларын арбага төяп, кайсыдыр авыр хәсрәтен аркасына атландырып үтә Нуриясе һаман күзләрен үрдәк бәпкәләреннән ала алмый, үзе дә сизмәстән елмаеп утыра бирә Ел җиләкле булырга охшаган, аяк астында җир җиләкләре ап-ак чәчәк атып утыра. Бу мизгелдә кыз үзен оҗмах түрендә итеп сизде. Сөйгәненә сыена төшеп, әкрен генә күнелендә туган шигырь юлларын кабатлады: Назлый ханнарны Кызлар Убасы— Табигатьнең җылы кочагы. Күңелләрнең язы, җаннар назы, Себер дөньясының оҗмахы. Нуриянен институтка кереп кайтуына кызлар аулак өйдә уртак аш оештырырга булдылар. Көннәр озая бара хәзер, йорт-җир тирәсендәге эшләрне караштыргалап, кичне җиткерделәр. Кызлар Бәдерниса корткаяк- ны алдан ук күндереп куйган иделәр. Анын карты колхоз мал-туарын каравыллый Үзе дә, кызлар җыелгач, ахирәтләренә кереп китте. Уртак ашка һәркем үз сые белән килә, һәрбер сыйнын да үз хикмәте булырга тиеш. Пилмән эченнән чыккан кишер—бу кешенен бәхетле булуын күрсәтә; быел кияүгә чыгучы яки өйләнүчегә дип, парлы йөзем дә салына; пәрәмәчтән ипи катысы яки борчак чыкса—быел парын таба, дип фараз ителә Бавырсак, пәрәмәч пешереп керүчеләр дә бар, коймак коючы да табылган Кәнфит, шикәр алып керүчеләр дә булган Хәлле хәленчә тырышкан. Кызлар үзләренен сыйларынын серен әйтүгә, шау-гөр килеп, табын янына тезелештеләр. Әле суынырга да өлгермәгән пилмән, пәрәмәчләрдән авыз иттеләр. Пешерүчеләрне мактап куярга да онытмадылар берсен- берсе кысташу, макташу китте Зиннуры янына кунаклаган Нурия дә, бәхетле елмаеп —Хуш килдегез, безнең аштан да авыз итегез,—дип куйды Бүген яшьләрнең телендә анын исеме генә булды. Тырышты бит кыз. унынчыны да бетерде, инде институт кадәр институтка да барып имтиханнар тапшырып кайтты. Күпләрнең әле Тубылга да бара алганнары юк. ә Нурия әнә Төмәнгә үк тәвәккәлләгән. Менә ичмасам, батырлык үзендә Дуслары аны чын күнелдән котладылар: —Зиннурдан калышмыйсын үзе...—дип. күз кысып га куйдылар Аштан берәр нәрсә чыкса, алып күрсәтелергә тиешле иде Бераздан Әхмәдүш белән Тансылуга парлы йөзем чыкты Аларнын икесе парлы булуга юрадылар Зиннурның пилмәненнән кишер, Нуриянекеннән түгәрәк кәнфит чыккач, көлешеп, кул чабып куйдылар Пәрәмәчтән Фәридәгә тупырдап торган борчак чыкты, ана да бәхетләр теләделәр Фәридәгә карап күз кысып куючылар да табылды: «Бәлки, мине дә бәхетле итәрсен?»—ди шаян егетләрнен күз карашы Камилә өйнен хужасы булып исәпләнгәнгә, ул барысын да кыстый Анын Мифтахы армиядә, шунлыктан оялып торыр кешесе юк. Хәзергә ул егетнен хатлары белән генә канатланып яши Аулак өйдә Хәйрүш юк иле Кемдер аны искә төшерде —Зур түрә булгач, безнен кебек ыбыр-чыбыр белән буталып йөрмәс инде ул,—дип чеметтереп куйды Әхмәдүш. —Анын булуыннан булмавы хәерле, бөтен бәйрәмнен ямен җибәрер иле.-диде Камилә, ахирәте Нурия ягына күз төшереп.-алдыннан арты матур Кичәгә яшь парлардан Мансур белән Туктабикә. Локман белән Гөлсылу да килгән иделәр Хәйрүш турында сүз чыккач, кайберәүләр шикләнә төшеп Локман ягына күз салдылар. Тик ул мона әлләни игътибар итмәде, хатынын сыйлавында булды. Локман Гөлсылуны авылга алып кайткач, башта яшьләр ничектер адарны чит иттеләр, ләкин Гөлсылу тиз арада аларга да үз булып китте. Яшь киленнен ачык йөзе, Локманына гына карап торуы анын белән Зиннур арасындагы аңлашылмаучылыкны да оныттырды Табын тирәләре гөрләп торды Барысына да диярлек берәр төрле хикмәтле ризык чыкты Һәркемнең дә бәхетле, ризыклы, парлы буласы килә, ырымлы ризыкларга барысы да шат иде. Ин соңгы булып Зиннурга пәрәмәч эченнән тозлы ипи кисәге чыкты. Бу—кеше читкә китсә дә. икмәктоздан ризыгы өзелмәвен аңлата иде. Рәхәтләнеп сыйлангач, уеннар башланды. Уеннарны да Камилә башлап җибәрде. Яшьләрнең җыелышканда яратып уйный торган уеннары «Чыбыгым, чык»тан башладылар. Парлашу ыгы-зыгысы басылгач, Камилә уйнаучыларга шырпыдан калынрак чыбык күрсәтте. Барысы да уенга әзерләнеп, кулларын кушырып, тезләренә куйдылар. Китте уен. Камилә җитез генә түгәрәкне әйләнеп, һәркемгә дә иелә-иелә, учларына чыбык салгандай хәрәкәт ясап чыкты. Кырыйга басып: —Чыбыгым, чык, парыңны калдырып чык,—дип, учын чапты. Чыбыкны Камилә Нуриягә салган икән, ул җәһәт кенә торып, атылып чыкты. Бу уенга бик үк күнегеп бетмәгән Зиннур аны тотып өлгерә алмады. Бар да көлешеп, гөрләшеп куйдылар. Уенның шарты буенча, егеттән фант алырга тиеш иделәр. Ул күлмәк изүеннән чишеп, «Ворошиловский стрелок» значогын салып бирде. Камилә уенны дәвам иттерде. Бу юлы «Чыбыгым, чык» дигәндә, Әхмәдүш атылып чыкты. Таңсылудан фант итеп чиккән кулъяулык алдылар Өченче фантны Мансур бирергә мәҗбүр булды. Дүртенчесен Нуриядән каптырдылар. Фантлар саны күбәйгәч, аларны «сату» башланды. Алып баручы бүрек эченә салынган фантларны берәм-берәм алып, аларнын ияләренә нинди җәза бирергә кирәклеген сорый башлады Таңсылуның кулъяулыгы чыккач, бар да бертавыштан аның биюен сорадылар. Күптәннән бирле бармаклары кычытып утырган гармунчы, анын ризалыгын да көтеп тормастан, «Әпипә» көен кетердәтергә кереште. Таңсылу тыпырдатып басканда, кызлар кул чабып, егетләр кайсы сызгырып, кайсы такмак әйтеп, кызга көч биреп тордылар. Анын бит алмалары кызарып киткән, бу минутта ул күпләрне сокландыргыч матур иде. Камилә дәвам иттерде: —Бу товар кемнеке? —Минеке. Инде уртага Зиннур чыкты. Бу юлы егетләр бертавыштан: — Күгәрчен ашатсын!—дип көлештеләр. Аларның сүзе закон. Уен тәртибе шундый. Зиннурга да үзенә пар табып, «күгәрчен ашатырга» туры килде. Анын кемне чакырасын барысы да чамалый иделәр. Шулай да, Зиннур Нурияне уртага чакыргач, тамак кырып куючылар, күз кысучылар табылды Шырпыны авызына кабып, Зиннур кызга табарак иелде. Нурия, зәп-зәңгәр күзләрен куе керфекләренә яшереп, аяк очларына басты һәм алсуланып торган иреннәре белән шырпыны эләктереп тә алды. Тидеме яшьләрнең иреннәре бер-берсенә, юкмы—берәү дә күреп өлгермәде. Шулай да канәгатьлек белдереп кул чаптылар. Уен кызганнан-кыза гына барды, һәркем хәрәмләшмичә үзенә тиешле «жәза»ны ала торды. Зиннурдан соң чыгучыга: —Көлтә бәйләп күрсәтсен!—дип кычкырды яшьләр. «Көлтә бәйләргә» тиешле егет тә озак ялындырып тормады: күңеленә хуш килгән чибәркәйне уртага чакырып, биленнән көлтә бавыдай кочып, биеп китте. —Монысы кемнеке? —Мансурныкы. Әйдә, ул җырласын. «Көмешле» көен барысы да белә иде, Мансур да җыр эзләп, аптырап тормады, күкрәгенә тутырып сулыш алып, таныш җырны сузды. Фантлар таралып беткәч, уен да тәмамланды. Аннан соң «Йөзек салышмак», «Булавка яшерү» уеннары китте. «Арканда кем бар»ны уйнаганда барысы бергә такмаклап тордылар: —Арканда ниләр-ниләр бар? —Бакчар-бакчарIII күзләр бар. IIIБ а к ч а р —сыерчык. 'Цебер такыя—таушалган, иске бүрек —Берсен мина бирсәнә? Тилгәнтас —тилгән 'С ы г ы т —сагышлы, монсу. —Көчен житсә, алсана. —Алырмын-алырмын. корткаяк. —Цебер такыян1 утка як —Ялгыз балан калганда, ялынырсын. корткаяк Әнә бер кызынны тилгәнтас-' эләктереп тә китте Шул төнне Тансылу Әхмәдүшкә ябышып чыкты Табигатьнен жәй урталарына таба борылган чагы, адәм балаларына бирелгән төннәрнен ин кыска вакыты иде бу. Тансылу белән Әхмәдүшкә бигрәк тә кыска тоелды ул. Егет Тансылунын тормышында үзенен беренче ир-егет булмавын сизенсә дә. кызга каты бәрелмәде. Үзе сайлаган язмыш лабаса. егет кызны кичерде Тансылуы да үзенен бәхетенә чын күнелдән сөенеп. Әхмәдүшенен күкрәгенә капланды —Зинһар өчен, кичер минем гөнаһымны —диюдән артык берни дә әйтә алмады. Алар, үз язмышларына үзләре риза булып, яна тормыш башладылар. 21 'J июнь таны гадәттәгечә башланды. Көтү кудылар, көндәлек / / эшләренә керештеләр «Аулак өйдәге» килешенү буенча, иртәнге чәйдән сон Кызлар Убасына чыгарга тиеш иделәр Әмма көтмәгәндә әллә кай тарафтан өер-өер кара болытлар чыкты Урамнардан өермәләр тузан куптарып үтте. Иртә таңнан елга буена төшеп киткән каз бәпкәләрен дә ышыграк җиргә җыеп өлгерә алмадылар, күк йөзен чатнатып, яшен уклары атыла башлады. Карт-коры хәвефләнеп, күк йөзенә карады Егерме- утыз минут эчендә авыл өстеннән мәхшәр үткәндәй булды Ләкин көтелгән яңгыр урынына ташборчактай боз кисәкләре сикереште Әле генә ныгый, чәчәккә бөреләнә башлаган яшелчәләрне, болынлыктагы хуш исле чәчкәләрне кырды да салды боз болыты Иртеш котырына, акбаш дулкыннар ярны ашыйлар. Җил-давылны алдан сизенгән акчарлаклар каядыр китеп югалган, яр карлыгачлары да ояларына кереп поскан иделәр. Кичәге сүз куешулар, ял итүләр онытылды Күңелләрдә табигатьнен кодрәте-көче алдында курку туды, күңелләргә хәвеф-шом төште Җил-давыл ничек килгән булса, шулай ук китеп тә барды Ярты сәгать вакыт эчендә әллә никадәр үсемлекләрне кырып, агачларны сындырып, яр башыннан әлләничә каен агачын дулкын кочагына ташлап өлгергән иде инде Бераздан, кешеләр янадан тынычланып, үз эшләренә керешкәнне генә көткән шикелле, радиоалгычларның кара тәлинкәләре шаулый башлады Озак та көттермичә. Левитаннын бер үк вакытта тыныч та. шомлы да тавышы ишетелде: —Мәскәү вакыты белән унике сәгатьтә хөкүмәтебезнең мөһим тапшыруы булачак. . Кешеләр, сагаеп, радиоалгычлар тирәсенә җыелды, әлеге хәбәрне көтә башладылар. Нәкъ уникедә тәлинкәләргә янадан җан кереп, шыгырдап куйды Бу юлы хөкүмәт исеменнән Молотов сөйли иде Анын хәбәре мангайларга төшкән тукмак кебек тәэсир итте. Сүзләрнең мәгънәсе тиз генә миләргә барып җитмәде, халык миңгерәеп калгандай булды. «Сугыш ’ Тагынмы’’ Озаккамы? Кемнәрне ут эченә озатырлар бу юлы ’» Телләрдән шул хәбәр төшмәде, тик менә беркем дә бернәрсәне дә төгәл генә аңлатып бирә алмады Олыраклар «Гаскәрләр азрак сөзешеп алырлар ла туктарлар әле»,—диеп үз-үзләрен тынычландырырга тырышты Афәтнең никадәр зур икәнен берәү дә күз алдына китерә алмый иле әле Икенче көн иртән үк торадан хәбәр килде Армия сафында хезмәт игеп кайтканнарның кайберләрең ике-өч көнлек азыклары белән хәрби комиссариатка чакыра иделәр Шушы хәбәр үзенә кагылганнар, кинәт кенә йокыдан уянгандай, эшнен уен булмавына төшенделәр Ирләрен озаткач тынычлана алмаган хатыннар икенче көнне үк. имчәк базаларын муеннарына шәлләр белән асып, торага агылдылар. Аларга күрше авыллардан кушылдылар. Хәрби комиссариат алдында халык кара болыт кебек җыела барды, шау-шу купты, атарга бата-чаганын. хатын-кызларнын сыгыт1 тавышы кушылды. Озатучыларны хәрби йортнын коймасы артына куып чыгардылар. Көн саен яна кешеләрне озатты авыл, сугыш дигәнен, туя белмәгән аждаһадай, аларны йота барды. Алтынчы көн дигәндә Зиннурга да чакыру кәгазе килде. Ул хәбәрнең бүген булмаса, иртәгә киләчәгенә ышанып, әзерләнеп көтте. Институтта укыганда ук студент егетләргә запастагы офицер исеме биргәннәр иде Юл кирәк-яракларын биштәренә салгалагач. Зиннур Нурияләргә юл алды. Оялып -тартынып тормады бу юлы, туп-туры өйләренә барып керде. Хәмит әкәсе белән кул биреп күреште, гадәт буенча хәлләрен сорашты. Нуриянен чыкканын да озак көтәргә туры килмәде. Өске яктан үзе килеп төште кыз. Парлап урамга атладылар. Байтак вакыт дәшмичә утырдылар. Зиннур сүзне нәрсәдән башларга, кызны ничек юатырга белмәде. Нәрсә әйтсә дә, урынсыз, мәгънәсез булыр кебек иде. Әнә бит сугыш турында бер генә өметле сүз әйтүче юк. Андагы мәхшәрне радиодан ишетә торалар. Шулай да тирән сулап утырудан файда чыкмаячак, һәр минут аларны аерылу сәгатенә якынайта бара. Бергә булган сәгатьләрнен кадерен белергә кирәк. Кызны алдына утыртты Зиннур, чәчләреннән сыйпап, күкрәгенә кысты. Менә шулай утыр да утыр идең ул. Иртән аерылу, сугыш дигән дәһшәтле ут эченә керүләр булмасын иде... Авыр сулап, Зиннур кызны да, үзен дә ышандырырга тырышып, сүз башлады: —Нуриям, акыллым, сугыш озакка бармас, Аллам боерса, тиз арада дошманны тукмап, әйләнеп тә кайтырбыз. Син бит мине көтеп торырсын, башка берәүләргә күз салмассың бит, Нуриям? Син бит минем бердәнберем. Сугыш булмаса, өйләнешеп, бергә-бергә яшәп китәр идек. Шунысы бик жәл, кушылып яши алмадык... —Зиннур, мин сине күпме кирәк булса, шулкадәр көтәргә риза,—диде кыз, анын муеныннан кочаклап, беренче тапкыр үзе үбәргә жөрьәт итте.— Мина башка беркем дә кирәк түгел. Бу сугыш дигәнен безнен күрмешебезгә генә чыккандыр инде. Ходаем, болай да бит сынаулар җитәрлек булды. Танга кадәр утырды алар. Бер-берсен онытмаска вәгъдә бирештеләр. Зиннур үзенең картларына күз-колак булып торуын сорады, хатлардан өзмәвен үтенде. Ниязбикә карчык белән Фәтхулла картның да күзенә йокы кермәде Әллә ничә мәртәбә урамга чыгып, тыңлашып керде алар. Авылнын теге очында ялгыз гармун өзгәләнә. Яшьләрнең шау-шуын шомлы тынлык алыштырган. Уллары тан алдыннан гына кайтып керде. Беренче тапкыр баласының күзләрендә тирән кайгы, үзәк өзгеч аерылу сагышын күрде әнкәсе: «Әй. балакайлар, күрәсен бәхеткәйләрегез булмагандыр шул. Бәхетлеләр туй алдыннан аерылышмый». Һәр таңда берәүләр өзгәләнде, аларнын күз яшьләре кибәргә дә өлгермәде, икенчеләрнең кайгысы өстәлде. Авыл әкренләп Зиннурларсыз, Ваһап, Басыйрларсыз яшәргә күнегә башлады. Алар белән бергә кызларнын елмаюы китте, тол хатыннарның өметен күз яшьләре юып төшерде. Сугышка алынучыларны Омск каласына Иртеш буйлап алып китәселәр икәнлеге билгеле булды Ул көнне иртә таңнан Нуриянен күзе тора ягында иде. Минут саен Иртешнен Тубыл ягына таба борылышына күзен саллы, Зиннурын сугыш эченә алып киткән пароходны булса да күреп каласы килде анын Ә бәлки үзен дә күрә алыр әле, Көмешлесу янында Иртеш әлләни кин түгел. Зиннуры үзе дә авыллары яныннан үткәндә сөйгәне чигеп биргән кулъяулыгын болгамый калмас Егетне озатканга әле ике-өч көн генә үтсә дә, Нуриягә ул мәңгелек булып тоелды. Күзләреннән яше кипмәде, теленнән анын исеме төшмәде. Ничек бодай булды сон әле бу? Моннан бер ай, бер-ике атна элек кенә бу хәл буласын берәү дә башына китерми иде бит. Истә-хәтердә юкта нинди сугыш булды сон бу? Көзгә, яна уку елына кадәр туктар микән? Ә бит Зиннуры жәй айларына әллә никадәр эш планлаштырып куйган иде. Мәктәп болай да иске, инде тагын шундый ук мәшәкатьләрне кыш көне үтәргә туры килерме9 Кышка мәктәп өчен утынны кем әзерләр9 Әгәр дә кышка кадәр дә туктамаса9 Нуриянен йөрәге «жу» итеп китте Күңеленә мондый уй килгәч, картлар кебек, як- ягына төкергәләнеп куйды: «Аллам күрсәтмәсен! Әйттем исә кайттым'..» Менә елганың борылышыннан аккоштай ап-ак муенын сузып, пассажир пароходы күренде. Ул Көмешлесу турысына якынайган саен, ярда кешеләр күбәя, арта барды, һәркем сугышка китүчеләрне күреп калырга, якыннарының газиз йөзләренә соңгы кабат багарга тырышты Яр буена сибелеп киткән халык кул болгарга, кычкырышырга тотынды. Нурия дә. ачыграк күренсен өчен, Зиннуры яраткан зәңгәрсу бизәкле күлмәген киеп төшкән, ике күзен бирердәй булып, пароход ягына төбәлгән иде Палубада бик күп кеше булуына карамастан, сугышка китеп баручылар Көмешлесу кешеләренә үз авылларын, туганнарын сонгы тапкыр күреп калырга мөмкинлек бирделәр Ярда басып торучыларга аларнын йөзләре дә аерымачык танылырлык булды. Башкалары кемнәр булгандыр. Нурия бары Зиннурны гына күрде. Ул, йотардай булып, авылы ягына караган, сөеклесенә кулын болгап, нәрсәдер кычкыра иде. Аның тавышы юньләп ишетелмәде, өстәвенә әле хуҗасын танып өрә башлаган актүшнен шыншуы комачаулады. Нурия дә башыннан яулыгын салып, болгады: —Сау бул, Зиннур' Җиңеп кайтыгыз!—дип кычкырды Ниязбикә әбинең күзен яшь пәрдәсе каплаган, кулъяулыгы белән сөртеп, балакаен барлык сугыш мәхшәреннән аралап-йолып калырдай булып, карап калды. Карты гына: —Илаһым, тиз көндә күрешүләр насыйп ит. балаларыбызны бәхетсез кылма!..—дип теләкләр тели, үзен дә, карчыгын да юатырга тырыша иде. Пароход авыллары турысыннан үтеп тә, хужасы төшеп калырга уйламагач. Актүш башта эшне аңламыйча, тирә-ягына каранды Аннан башын алгы тәпиләренә салып шыңшый, күзләрен мөлдерәтеп елый ук башлады Ир-егетләрне озаткач, авыл мәет чыккан йортка охшап калды Ирләр дә, атлар да сагындырды, атлаган саен, телдә алар гына булды. Гөлсинә Нуруллованы мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Гомерләр көзгә авышты Игеннәр котырып унган иде, исән-имин жыеп. кышка керергә өметләнде авыл халкы Яшь-жилкенчәкләр дә әле авылда байтак, олырак яшьтәге ир- атлар да бар. Сугышның беренче көзе кыен булса да, үзәкләргә үтәрлек түгел иде әле. Кешеләрнең күңелендә өмет яши, хәлле-хәленчә кышка әзерләнә башлады Колхоз рәисенә бронь бирелде. Ул бөтен көче белән дәүләткә ашлык тапшыру планын үтәргә тырышты. Идарә ишеге башына «Барысы да фронт өчен, барысы да дошманны жинү өчен'» дигән өндәүне олы хәрефләр белән кызыл ситсага яздырып элде, эшнен барышын үзе тикшереп торды. Ашлыкны кырып-себереп дәүләткә озатты Игеннен никадәресе үз амбарында калуын үзе генә белде, колхозчыларга өлеҮи чыгармады. Беренче кәшә үк үзен күрсәтте Хәйрүш. аны авызлыкта тотучы ир-егетләр китүдән бик оста файдаланды- Балаларына кесә төбенә бер уч бодай, ике-өч башак салып кайтучыларның желегенә төште, милициягә хәбәр итү белән янады. Кая барып, кемнән ярдәм алырга белмәгән солдаткаларга аеруча каныкты-иреннәрен тешләп еларлык, аягына ятып ялынырлык хәлгә төшерде Зиннур китүгә, Хәйрүшкә тагын юл ачылды Хәзер инде Нурия, һичшиксез, аныкы булачак. Туры айгырыннан төшмичә генә уракчыларны күзәтеп йөргәндә анын башына берсеннән-берсе шәбрәк планнар да килә торды Ничек булса да кызны ялгызын гына очратырга тырышты ул, башта яхшылык белән сөйләшеп карарга булды. Нурия дә жүләр түгел, дөньянын кем файдасына барганын чамаларга тиеш. Озакламый, жае да чыкты Караңгы төшеп, колхозчылар өйләренә кайтыр вакыт житте. Элекке заманалар түгел бит. һәркем өенә ашыга, тавыш-тын. көлке сүзләр ишетелми. Нурия дә ялгызы гына кайтып бара иде. Әллә каян гына килеп чыкты Хәйрүш Кызып алганлыгы төсенә чыккан. Телләре бәйләнә. Атын туктатып, кызнын юлына аркылы төште бу. —Нуриякәй. син икәнсең әле. әйдә. кил. утыртып кына алып кайтыйм әле үзенне!—дип сүз кушты. Үз уйларына батып, онытылып кайтып килгән кыз хәвефләнә калды Кәрбекне ялгыз очратудан юньле нәрсә көтмичә, атлыны әйләнеп үтәргә теләде, як-ягына карангалап. адымнарын кызулатты. Нуриянең үзенә жавап та бирмәвенә гарьләнгән Кәрбек тарантасыннан сикереп төште дә. ике-өч сикерүдә куып җитеп, кызны беләгеннән эләктереп алды, куаклык ягына өстери дә башлады. Берәүнең дә үзенә ярдәмгә килмәвенә гажиз калган кыз бала. Актүшне исенә төшереп, ачыргаланып, бар куәтенә кычкырып жибәрде. Үз исемен ишеткән эт яшен угыдай атылып килде дә. урман аланында аюга ташланган дуамал тәвәккәллек белән, ажгырып, колхоз рәисенең арт санын умырып алды. Хәйрүш аны тибеп очырмакчы булып маташты, әмма зәһәрләнгән жанвар анын саен ярсый гына барды, өс-башынын карарлыгын калдырмады. Нурия исә. Хәйрүштән ычкынып, бар көченә авыл ягына элдерде. Яныннан дулап рәиснең аты узды. Эттән таланган Кәрбекнеи ни хәлдә авылга кайтып керүен берәү дә күрми калды бугай... 22 иннур артиллерия лейтенанты итеп фронтка озатылды. Ләкин туплар житмәгәнлектән. аларга вакытлыча дип ПТР. ягъни танкларга каршы ата торган мылтыклар бирделәр. Зиннур мылтыкның беренче номеры, ә икенчесе—чуаш егете Константинов иде. Алар полкының төп максаты— бронялы машиналарга утырган дошман дивизиясенең алга баруын туктату ПТРчыларга үыәренә ут позицияләре әзерләргә приказ бирелде Зиннур белән Константинов та төне буе тирләп-пешеп окоп казыдылар. Аларга икешәр граната, байтак кына патрон бирделәр Төн болай тыныч үтте дияргә була. Дошманның коралы күп. Алгы сызыкта утырганнарга бу төн дә «эссе» булгандыр автоматлар, пулеметлар тынып тормалы. Әледән-әле күктә ракеталар кабынып-сүнә торды. Константинов таза, нык бәдәнле, әзрәк бөкрәебрәк йөри торган ир-егет иде. Хәрби хезмәткә кадәр тимер юлда машинист булып эшләгән. Канаш станцасында хатыны, ике баласы калган. Матренасын бик сагына, көн дә хат көтә, жае чыккан саен үзе дә. кәгазьне мылтык яңагына салып, сәлам сызгалый. Тыныч вакытларда гомергә дә очрашмас кешеләр атна-ун көн эчендә якын дусларга әверелделәр. Тан аткач ук. немецлар һөжүмгә күчте. Аллан аждаһалардай ыжгырып, авызларыннан ут-ялкын бөркеп, танклар килә, алар артыннан калышмыйча автоматчылар якынлаша иде. Дошманнын көчләре безнекеләргә караганда биш-ун тапкыр артык булуын күрү өчен сугыш кырына бер күз салу да житә иде. Ләкин уйланып, икеләнеп торыр чак түгел. Алгы сызык буйлап командир Ереминнын «Чигенмәскә!» дигән боерыгы чылбыр буйлап Зиннурларга да хәбәр ителде. Анын артыннан ук: «Пушкалардан. ПТРлардан дошман танкларына ут ачарга!» дигән көчле тавыш ишетелде. Кара-каршы атышу, гранаталар, снарядлар шартлау тавышыннан колаклар тонды. Тирә- юньдә мәхшәр Җирдән кубарылып чыккан балчык кантарлары очып китә дә. туфракка әйләнеп өскә коела, тигез урында тирән чокырлар хасил була. Кемнәрдер яраларыннан әрнеп кычкыра, ярдәм сорый, кемдер гайрәтле тавыш белән команда бирә. Дөньянын асты-өскә килгәндәй булды. Менә танклар Зиннурлар позициясенә дә якынлашты. Балчык катнаш тирен З йөзеннән сөртеп, ярдәмчесеннән патроннар сорады Зиннур. Якындагы танкнын үзләренә яны беләнрәк борылганын абайлап, тиз генә ПТРын төзәде. Аждаһа ыжгыруыннан туктады, өстеннән ялкын күтәрелде. Боларны күреп алган икенче танк, ут бөркеп, өсләренә килә башлады Аларнын янында гына снаряд шартлады. Зиннурнын күз аллары тонып калды, бер секундка гына зиһене таралган сугышчы тагын ПТРына ябышты. Дошман танкыннан күзен алмыйча гына. Константинов ягына борылып карады. Әле генә сугыштан соңгы тыныч көннәр җитүен өметләнеп хыялланган сугышчан дусты урынында канлы гәүдә иде. Шуннан сонгысын хәтерләми: янында гына шартлаган мина дулкыны аны күтәреп бәрде. Ул үзен карангы чокырга төшеп киткәндәй тойды.. Күпме ятканын Зиннур белми. Исенә килеп, күзен ачса, беренче күргән кешесе—кара шәл бөркәнеп утырган карчык булды. Ыңгырашу авазын ишетеп, карчык лейтенантның авызына кашык белән су салды. Хәле азрак яхшыргач, егет үзенең кайда ятуын, монда ничек килеп эләгүен сорады. Куисваловка дигән авыл икән. Авыл янындагы бәрелешләр тынгач, авыл малайлары «трофей» җыярга чыкканнар. Кесәләренә патрон гильзалары тутырганнар. Бер чокырда Зиннурнын гәүдәсенә тап булганнар. Офицерның кобурасындагы Кобурадан пистолетны алабыз дип сузылганда гына, теге селкенеп, ыңгырашып куймасынмы! Малай-шалай, котлары алынып, өйләренә йөгереп кайткач, хәлне әнкәләренә сөйләгән. Бәхеткәйләре бар икән әле егетнең, бераздан олылар килеп, лейтенантны алып кайтканнар. Зиннур исенә килгәндә, өченче көн туган була. Әкренләп ул тернәкләнә башлады. Яралары бер караганда бик тирән булып тоелмаса да, сөяккә тигән күрәсең, бер госпитальдән икенчесенә күчәкүчә 1942 елның көзе дә килеп җитте. Ходайның бирмешедер—соңгы госпитале Төмән каласында булды. Бу хәлне үзе кичермәгән кеше Зиннурнын ашкынуларын гомергә аңлый алмас иде. Менә бит ул. туган якларыннан кул сузымы җирдә генә. Тәрәзәдән караса—таныш йортлар, таныш урамнар Эх, бер генә көнгә Тубылга, аннан Көмешлесуга кайта алса икән ул' Уйланып ята-ята да егет, тагын хат язарга керешә Ләкин әллә кайчан салган хатларга җавап та юк, көткән кешесе дә күренми. Ахыр чиктә Тубыл военкоматына телеграмма бирде. Төмәндә госпитальдә ятуын, тиздән фронтка җибәреләчәген хәбәр итте. Көмешлесуга әти-әнисенә белдерүләрен үтенде. Зиннур хатлары барысы да Хәйрүшнен кулына эләгә барды Почтаны торадан ул гына алып кайта иде. Әллә кайчаннан бирле улларының хәбәрләрен алмаган ата-анасы көне-төне улларының исәңтегенә теләк теләде, дога кылды. Нуриянен моңсу күз карашын күрсәләр, үзләрен кая куярга белмәделәр. Никләр генә бер-ике кәлимә хат язмый сон уллары? Әллә кошлар очып, хатлар килеп җитмәслек җирләрдә йөриме? Билгесезлек аларны изде, яшәүләренең мәгънәсен калдырмады. Торадан, военкоматтан килгән хәбәрне калтыраган куллары ача алмас хәлдә иделәр Кара кәгазьгә охшамаган үзе. ни хәбәр булыр сон бу? Шул вакыт Ниязбикә карчык, акылына килеп, тиз-тиз генә өйдән чыгып йөгерде Озак та үтмәде, сулышы кабып, Нурия килеп керде, анын артыннан карчыкнын авыр тын алуы ишетелде. Күрше кызының Фәткулла әкәсенә төбәлгән күз карашында курку катыш өмет чагыла иде Картнын күзләрендә шатлык билгеләре күргәч кенә, кыз тынычлана төште, үзенә сузылган кәгазь кисәген алып, укый башлады Нурия кабат-кабат кычкырып укыса да. карт ана барысын да анлап бетермәде шикелле. Карчыгының аптыраулы бичара бер кыяфәтен күреп, ага кеше аны үз янына утыртты да аңлаешлырак иттереп төшендерергә кереште: -Ходаем теләкләребезне кире какмаган, карчык, Зиннурыбыз Төмәндә генә ята икән бит Инде менә яңадан фронтка җибәрәләр икән үзен Бер секунд эчендә Нуриянен башыннан мен төрле уй үтте. Ни генә булмасын, ул барырга. Зиннурын күреп калырга тиеш! Кискен карарга килеп, картларга күтәрелеп карады: — Мин юлга чыгам. Бәлки, күреп калырга өлгерермен. Нурияне инде үзләренең кызлары итеп саный башлаган картлар, шатланышып, аркасыннан сөйделәр Тиз-тиз генә улларына җибәрергә төенчек төйни башладылар. Мен газаплар белән госпитальгә килеп җиткәндә, Зиннуры анда юк иде инде. — Бер сәгать чамасы элек вокзалга китте. Ул ике ай буе сине чакырып хатлар язды. Нишләп алданрак килмәдең?—диделәр. Нуриянең озак сөйләшеп, хәлне аңлатып торырга вакыты юк иде, вокзалга чапты. Ул анда барып җиткәндә. — Гражданнар, сак булыгыз. Беренче юлдан хәрби эшелон кузгалып китә. Гражданнар, таптала күрмәгез!—дип игълан иттеләр. Нуриянең бугазына утлы төер тыгылды. Соңгы өметләре дә өзелеп, аяк буляннарынын хәле киткәндәй, калтырана башлады. «Шунда хәтле килеп, бер минутка булса да күрмичә кал инде...» Кайнар яшьләре күз алларын томалады. Нәкъ шул вакыт ана әллә кайдан гына үз исеме ишетелгәндәй тоелды. Борылып караса, әкрен генә барган поезддан сикереп төшкән Зиннуры туп-туры ана таба йөгерә иде. —Нурия, Нуриям!—диде ул, кызны кочагына кысып. Уйланып торырга вакыт юк иде. Поезд тизлеген арттыра да башлады. Зиннур тәвәккәлләде: —Акыллым. әйдә. Затлыторага кадәр генә булса да бергә барырбыз!— дип, кызны кулына ук күтәреп алды. Киң ишеге шар ачык товар вагонына аяк басуына, ике солдат аңа ярдәмгә килде. Кемдер: — Иптәшләр, лейтенант хатынына булышыгыз әле!—дип кычкырды. Әлләничә кул Нурияне, аннан соң Зиннурның үзен дә тартып менгезде. Солдатлар аларны ялгызларын гына калдырырга тырышып, бер-берсенә ишарә ясадылар Нурия күз яшеннән арынып, бер юньле сүз дә әйтә алмалы. Ул сөйгәненең күкрәгенә йөзен яшергән дә. бер дә вакытсыз жебеп төшкән борынын тарткалап тора бирде. Шуны бөтен күңеле белән тойды кыз: сөйгәне кочагында ана чиксез рәхәт иде, торасы да торасы шулай! Алар бер-берсенә карап туймадылар. Иң кирәкле, әллә кайчан әзерләп куелган сүзләр онытылды. Хәер, болай да анлашыла кебек иде. Очрашу куанычы бик тиздән бетеп, аерылышырга кирәк булуын тою икесен дә аңлатып бирә алмаслык бер халәткә салган иде. Болай озак торырга ярамый, тел очында гына торган сүзләрне әйтеп калырга, аерылышкач үкенечкә калдырмаслык итәргә кирәк. Бераздан Зиннур телгә килде: — Нурия, мин сине ике ай көттем. Соңгы минутта гына ничек килеп ирештең'’ Ничек яшисез? Әткәй-әнкәй исәннәрме? Синекеләр ни хәлдә?— дип тезеп китте ул бөтен сорауларын берьюлы. Гүя үзен борчыган сорауларына жавап алырга өлгермәүдән курка иде. Ул йотардай булып кызның күзләренә караган, үзе аның чәчләреннән сыйпый, үз күзләренә үзе ышанмагандай, куллары белән Нуриясенең яшьләрен сөртә, яңакларыннан сөя иде. Кыз үзен чиксез бәхетле итеп тойды, язмышына куанып бетә алмас бер халәт кичерә иде бу минутларда. —Барысы да әлегә исәннәр, Зиннур. Сиңа алардан күп сәлам. Тиздән кайтуыңны көтәләр Яраларың ничек? Монда кадәр җиткәч, бер көнгә генә булса да кайтырга җай чыкмадымыни соң? —Юк. акыллым, мин әле сине күреп китүемә дә ышанып бетә алмыйм. Көннәр буе сезне уйлап, төннәр буе синең исемен белән саташып чыктым бит. Менә бүген күрешкән кебек, сугышны бетереп тә күрешергә насыйп булса икән! Сутышнын уен эш түгел икәнен егет инде белә иде. Чыннан да, тагын күрешү насыйп булырмы, юкмы? Әнә бит үзе дә беренче бәрелештә үк яраланды, дусты Константинов ятып калды. Бер минутка гына моңсуланган егет тагын фани дөньяга кайткандай булды. Ләкин үзенен кичерешләрен кызга сиздермәскә тырышты. Сүзне икенче якка борды: Авылда ир-егетләрдән кемнәр калды сон? Сезгә дә бөтен колхоз эшләрен үз җилкәгездә тарту жинел түгелдер бит9—Зиннур кызнын кытыршыланып калган кулларын сыйпады, йомшак кына тотып, йөрәге өстенә куйды —Яше тулган бөтен ир-егетләр сугышта хәзер. Авыл мәет чыккан йортка охшап калды. Мәктәптә балаларнын көлешкәне дә ишетелми Күбесе укуларын ташлады, өлкән сыйныфтагылар колхозда эшли Хәйрүш кенә, сез киткәч, рәхәтләнеп калды Колхозчыларны эт кебек талап ята. Солдаткаларны, яшь кызларны аяктан екканчы эшләтә. Фронт өчен, җинү өчен үзебез дә хәлдән килгән кадәр тырышабыз Хәйрүш исемен ишеткәч, Зиннурның бөтен төсе бозылды. Теге чакта судка бирмичә калдырганы өчен үкенеп тә куйды. Алай итсә, бәлки бер сабак булган булыр иде, кулы, теле кыскарыр иде. —Әллә ул адәм актыгы фронтка китмәдеме? Һаман да авылдашларының канын эчәме? —Колхоз рәисе булгач, мактау тактасыннан төшми. Авыл хатыннары җаннары чыкканчы эшли, ә ул мактау ишетә. Бронь белән калдырганнар, имеш, аны. Район тулы анын әшнәләре бит — Нурия җаным, син, зинһар, анын белән сак бул. Иң борчылганым да син бит. Күз алдында ялгызын йөрмә, анын хәйләләрен, мәкерен беләбез Юхаланып, йөрәгенә үтеп керә күрмәсен —Ут эченә китеп баручы егет инде үзен һәр сәгатьтә көтеп торган дошманны уйламый, ә сөйгәненен һәр адымын күзәтеп торучы, үзенә жай чыкканга сөенеп бетә алмаган дошманын гына уйлый ала иде. Эх, канаты булсамы9 Кайтып, өзгәләп ташлап, Нуриясенә күтәрелеп тә карамаслык итәр иде Поезд Затлыторага якынлашып та килә Сузып-сузып паровоз кычкыртты Бермәлгә икесе дә башлаган сүзләрен өзеп, тынып калдылар Тагын беренче булып Зиннур телгә килде: —Нурия, вакыт җитә. Акыллым, мин сина ышанам. Син көт кенә, мин барыбер кайтырмын Баргач ук хат язармын Барысына да миннән сәлам житкер. Үзеңне сакла.—диде, сүзләрен бер-берсенә ялгый-ялгый. Күкрәгенә кысып, сөйгәнен иреннәреннән үпте Әле генә очрашу бәхетеннән күз яшьләре түккән кыз аерылу сагышыннан үкси иде Сөйгәне аны юатырга тырышты —Инде күрештек, тынычлан, акыллым. Әгәр килеп тә күрешә аямасак, үкенечле буласы иде. Мин дә, син дә исән-сау. Аллам боерган булса, тагын исән-аман күрешербез.—Үзе сөйләде, үзе сөеклесенең бит алмаларыннан, күзләреннән үпте Соңгы минутларда гына әллә кайчан әзерләп куйган бүләкләрен исенә төшерде Юл капчыгыннан бер төргәкне тартып чыгарды Кечкенә генә сәгатьне алып, кызнын беләгенә такты Зиннурның төргәгендә үзенең һәм Нуриянең әти-әниләренә дип алган чәчәкле яулыклар, кытай чәе бар иде. Зәңгәрсу җирлеккә матур-матур чәчәкләр төшкән ефәк күлмәкне ул туй бүләге итеп әзерләгән иде -Сагынганда киярсең, нәкъ синен күзләрең төсле,—диде Нурия дә, хәзер генә исенә килгән кеше кебек, кабалана-кабалана эчке кесәләреннән яран рәсеме чигелгән кулъяулыгын алып, аңа сузды, әнкәсе бүләк иткән балдагын салып, Зиннурының бармагына киертте Егет үзен иң бәхетле кеше итеп тойды: «Эх, тыныч чаклар булып, бүген аларнын кавышу көне булса икән'» Фронтка китеп баручы солдатларның тавышы бер минутка гына тынып тормаса да, алар бу минутларда үзләреннән башка дөнья булуын тоймадылар, ишетмәделәр Поезд озак тукталып тормады. Мышный-мышный әкренәйгән паровоз бик авырсынып пышкылдый-пышкылдый, товар вагоннарын сөйрәп, урыныннан да кузгалды Зиннур вагон ишегеннән башын сузып, кул болгап, ераклаша барды Көнбатышка таба җилдергән поездның тәгәрмәчләре такыйгакый килеп, тизлеге артканнан-артты Зәнгәр яулык, күзләрдән яшь китерерлек кадерле яулык, җилферди-җилферди, күздән югалды Бөтен донья шыксыз, ятим булып калды.

Реклама