Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

6—ӘНГАМ (МАЛ-ТУАР) СҮРӘСЕ 53. Без аларны сынар өчен шулай чагыштырдык. Алар. —Без түгел, шушы фәкыйрьләрме Аллаһнын рәхмәтенә ирешәчәк?—дип әйтсеннәр өчен Шөкер иткәннәрне Аллаһ бик яхшы белеп тормыймыни9 (Рәхмәтләрнең иң олысы, шөкер итүнең дә иң зурысы—Исламча яшәү.) 54. Аятьләребезгә иман китергәннәр синен янга килгәндә син —Әссәләмүгәләйкем.— диген — Сезгә рәхмәтле булуны Аллаһ Тәгалә уз өстенә аллы. Әгәр дә арагыздан берәү абайламыйча яманлык кылса, сонра тәүбә итсә, төз юлга басса. Аллаһ аны гафу итәр. Ул бик тә миһербанлы, ярлыкаучы,—дип әйт 55. Гөнаһ кылганнарның юлы ачык күренеп торсын өчен, аятьләребезне шулай тәфсилләп аңлатабыз. 56. Әйт; —Аллаһтан башка, сез табына торганнарга (сыннарга, ташка, бүтән ялган ходаларга) баш ору мина тыелган,—диген -Сез хыялланган, сез һәвәсләнгән нәрсәләргә мин иярмәм Ияргән тәкъдирдә мин тугры юлдан язган булырмын 57. Тагын әйт син Мин Раббыбыздан ап-ачык дәлил китердем вә сез аны ялганга чыгардыгыз Сез бик тиз килүен теләгән жәза минем кулда түгел, хөкем бары тик Аллаһ хозурында. Ул хакыйкатьне аңлатыр. Ул дөрес хөкем бирүчеләрнең ин гаделедер,—диген («Кяферләр Аллаһка инанмаганнарына күрә. Мохәммәд Пәйгамбәрнең күктән таш яудыруын теләделәр яки. могҗиза бушрак, үзләренә шундый бер җәза бирелүен сорадылар Әле ул вакытта Ислам дине яңа гына керә башлаган иде Шуңа күрә, кешеләр арасында Ислам Пәйгамбәренең рәхимсезлеге турында хәбәр таралмасын өчен, Аллаһ Пәйгамбәргә андый җәза бирү могҗизасын иңдермәде» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 58. Шулай дип әйт —Биктиз килүен сез теләгән жәза. минем ихтыярымда булса иде. эшне шундук сезнең янда бетерер идем, залимнәрне иң яхшы белүче бер Аллаһтыр,—диген 59. Яшерен серләрнең ачкычлары Аллаһ хозурындадыр, аларны Аллаһтан башка һичкем белмәс Ул коры жирдә. диңгездә ниләр бар. һәммәсен дә белер Анын ихтыярыннан башка хәтта бер генә яфрак та өзелеп төшмәс Ул туфрактагы гузан бөртеге хәтле нәрсәләрне дә белеп гора Китапта булмаган яшь яки корыган бер генә нәрсә дә дөньяда юк (Барысы турында да Ләүхел Мәхфуздә язылып куелган ) 6(1. Төннәрен сезне (вакыгнлыча) үтергән дә (йоклаткан). көндезләрен ни Дәвамы Башы I санда Журнал өчен Рабит Катул-за әзерләде. кылганыгызны белгән дә, иртәләрен ханыгызны тәнегезгә кайтарып терелткән дә (уяткан да) Улдыр. Сезгә тигән гомерне тәмам игәр өчен Соңыннан Аның хозурына кайтарылачаксыз. Соңра дөньяда кылганнарыгыз турында Ул хәбәр бирәчәк. 61. Коллары өстеннән Ул гына мотлак хакимдер. Сезгә Ул сакчы фәрештәләр күндерер Ниһаять, берәрегезгә әжәл килсә, илчеләребез (махсус вазифа башкаручылар) анын жанын алыр. Бу эштә алар (җан алучылар) хилафлык кылмаслар (Ягыш. Газраил үлемгә дучар ителгәннең җанын алмыйча калмас.) 62. Соңыннан кешеләр чын хужа—Аллаһ хозурына китерелер. Белеп торыгыз, хөкем бары тик Аллаһның эше. Ул хисап алучыларның ин житезедер. 63. Әйт: —Коры жирдәге вә диңгезләрдәге караңгылыктан (куркыныч дәһшәттән)сезне кем коткарыр?—дип сора. Аллаһка эчтән генә ялварып: —Әгәр безне коткарсаң, хактыр ки. без шөкер иткәннәрдән булырбыз,—дип догалар укыгыз,—дип әйт. 64. Әйт: —Алардан вә бөтен бәлаләрдән сезне бары тик Аллаһ кына коткарачак,— диген.—Соңра сез Ана тиң зат эзли башлаячаксыз,—диген. 65. Әйт: —Аллаһ сезнең өстегезгә (күктән давыл, буран, зилзилә), аяк астыгыздан (җирдән корылык, мур кырылышы) жәза жибәрергә дә. бер-берегез белән сугыштырып, берегезгә икенчегезнең мәкерен, әшәкелеген татытырга да кодрәтле,—диген. Бакчы, алар төшенсен дип. аятьләребезне ничек тәфсилле аңлатабыз. («Әүвәлге кавемнәр үзләренә күндерелгән пәйгамбәрләрне кабул итмичә, аларга каршы баш күтәрделәр. тыелгысыз бу гыйсъяннар вакытында Аллаһ аларның кайберләрең башларына күктән таш яудырып, һәлак итте, мәмләкәтләрен таш астында калдырды, башкаларын да дәһшәтләргә дучар итте, илләрен хәрабәләр хәленә китерде. Кайберләрең үзара талаштырып, бер-берсен кырдырды. Бу аять Мохәммәд еммәтенә кисәтү рәвешендә иңдерелде». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 66. Коръән—ул Хакыйкатьнең үзе. ләкин синең халкың аны инкарь итте. Әйт: — Мин сезнең вәкилегез түгел!—диген (Сезнең теләкләрегез, үгетләрегезне үтәүче түгелмен мәгънәсендә.) 67. һәр хәбәрнең тормышка ашачак бер вакыты була. Озакламый сез Хакыйкатьне күрерсез. 68. Аятьләребез турында урынсыз бәхәсләшә торган кешеләрне очратсаң, сүзләре башка нәрсәгә күчкәнчегә чаклы, алардан ерак тор. Әгәр шайтан сиңа моны оныттырса, һич югында исенә төшкәч, залимнар белән рәттән утырма. 69. Тәкъва кешеләр кяферләр өчен жаваплы түгел, ләкин: —Бәлки тугры юлга басарлар,—дип искәртү кирәктер. 70. Дин белән уйнаучы, динне бер көлке чыганагы итүчеләрдән, дөнья тормышына алданган (азган) кешеләрдән ерак тор. Ләкин син бары тик аның белән (Коръән белән) вәгазь ит. аларга Ахирәттә Аллаһтан башка ярдәм итәрлек дус та. ярлыкаучы да булмасын әйт. тәмугка эләкмәс өчен алдан ук хәзерлек күрсеннәр өчен. Бар булган мөлкәтен бирсәләр дә. (соңарган тәүбәләре) кабул кылынмас Алар дөньяда кылган гөнаһлары аркасында жәзага тартылачак Көферлек итеп. (Аллаһны) инкарь иткәннәре өчен, аларга кайнар су вә хәтәр газап булачак. 71. Әйт. —Аллаһны инкарь итеп, безгә файда да, зарар да бирми торган сыннарыгызга табыныйкмы9 Аллаһ безне тугры юлга бастырганнан сон да үкчәләребезне кире таба борыйкмы9 (Яңадан кяфер булыйкмы?) Шайтаннар юлдан яздырып, чүлгә кертеп адаштырган бичаралар хәлендә калыйкмыни? Адашмаганнарнын: безнең янга килегез, (тугры юлга басыгыз) дип чакырганнарын көтикме9 Аллаһ күрсәткән тугры юл. шөбһәсез, ин дөрес юлдыр ки. Без галәмнәрнең Раббысына буйсынырга әмер ителгән,—диген. 72. Безгә: — Намазны дөрес укыгыз һәм Аллаһнын жәзасыннан куркыгыз,—диеп боерылган. Ул—Үз янына безне жавапка туплаячак Аллаһтыр,— диген. 73. Ул Үз хикмәте белән күкләрне. Җирне яралткан Ул: —Бар бул!—дип әйтүгә бөтен нәрсә пәйда булачак. Анын сүзе Хакыйкатьтер Сур (быргысына) өргән көн дә (ягъни. Кыямәт көне дә) Аныкы Күренмәгәнне дә. күренгәнне дә Ул белеп торучы Ул, шөбһәсез ки, хикмәт иясе, һәр нәрсәдән Анын хәбәре бар 74. Бервакыт Ибраһим атасы Азәргә әйтте —Син сыннарны тәнре игәсенме? Чынлыкта, мин сине дә. халкыңны да юлдан язган буларак күрәмен,—диде (75) Без Ибраһимга, (Аллаһка) инанычы нык булсын дип, күкләрнең вә Җирнен бөек могжизаларын шулай итеп күрсәттек (76) Энгер- менгер төшкәч, бер йолдызны күреп алды ла (Ибраһим) әйтте —Менә бу—минем Раббым,— диде Йолдыз сүнгәч, тагын әйтте: — Мин бодай сүнә торганнарны (тәнре дип сөймәм) танымам,—диде (77) Ай туганын күрүгә ул (Ибраһим)-Бу минем Раббым,-диде Ай баткач та. ул —Бу Раббым да мина тугры юл күрсәтмәсә. мин юллан язган кеше булачакмын,—диде (78) Кояш чыкканда ул:—Шушымы әллә минем Ходам?—диде. Бусы тегеләреннән дә зур. Кояш баткач, әйтте:—Әй, халкым, чыннан да, сезнең уйдырма ходаларыгызга ышанудан ерак торамын икән (79) Шөбһәсез ки. мин бер Аллаһны таныймын, күкләрне. Җирне яралткан Аллаһка йөзем белән борылдым Мин мөшрик (күп ходайларга инанучы) түгелмен,—диде. 80. Халкы аны ачулана башлады. Ул кардәшләренә әйтте ки —Хак Аллаһ тугры юлга бастырган кеше белән сез бәхәсләшергә жөрьәт итәсезме? Аллаһнын жәзасыннан башка, мин сезнең Аллаһ дип табына торганнары- гыздан һич курыкмыймын Раббымнын гыйлеме бар нәрсәгә дә житәрлектер Шул турыда уйлап, нигә сез гыйбрәт алмыйсыз? (81) Һәм мин ни өчен әле сез табынган сыннардан куркырга тиеш9 Аллаһ тарафыннан —Сез Аллаһка тиңләштерелгән сыннарга, потларга (кояшка, йолдызларга) табыныгыз,— дип Аллаһтан боерык бирелмәгән килеш, сез шул сыннарга (теләсә нәрсәгә) табынудан курыкмыйсыз бит әле Аңласагыз әйтегез инде шушы ике төркемнең кайсысы Аллаһнын рәхмәтенә лаектыр?—диде. 82. Иман китерүчеләр һәм иманнарына гаделсезлек катыштырмаганнар гына Аллаһнын рәхмәтенә лаек, алар гына тугры юлладыр 83. Ибраһимның денсез халкына каршы китергән дәлилләребез шулдыр ки Теләгән кешебезне Без олы дәрәжәләргә күтәрербез Шөбһә юктыр ки. Раббын бөек хикмәт ияседер, чыны белән барысын да белүчедер 84. Ьез ана Исхак белән Ягькубны бирдек, аннан элек тә Нухны, анын токымыннан Даутны, Сөләйманны. Әйюбне. Йосыфны. Мусаны вә Һарунны тугры юлга куйдык Без игелекле булганнарны әнә шулай шатландырабыз (85) Зәкәрияне Яхъяны. Гайсане. Ильясны (шулай шатландырдык). чөнки аларнын барысы да изгеләрдән иде (86) Исмәгыйльне, Әльясаны, Лутны да тугры юлга күндердек һәрберсен дөньяда! ы барлык кешеләрдән югары дәрәжәләргә мендердек (87) Аларнын аталары, балалары вә кардәшләренең кайберләренә дә (өстенлек бирдек) Аларны сайлап алдык вә тугры юлга бастырдык 88. Менә бу—Аллаһнын һидаятедер (тугры юлыдыр), Ул теләгән колларын шул юлга бастырыр Әгәр алар да Аллаһка тиңдәш эзли башласалар, кылган гамәлләре, әлбәттә, юкка чыгачак. 89. Менә шулар инде үзләренә китап, хикмәт вә пәйгамбәрлек бирелгән шәхесләр Әгәр алар (кяферләр) шушылармы инкарь итсә, шөбһәсез, алар урынына боларны инкарь итмәстөй башка бер кавемне китерербез (Үиәренә китап иңдерелгәннәр- ‘пәйгамбәр», китап иңдерелмәгән илчеләр исә- *нәбиләр» буш.) 90. Пәйгамбәрләр алар—Аллаһ тугры юлга бастырган кешеләрдер. Син дә алар юлыннан кит Әйт: —Мин мона (пәйгамбәрлек вазифама) сездән түләү сорамыймын. Бу (Коръән)- ххлыклар өчен бары тик бер вәгазьдер («Алар юлыннан кит» гыйбарәсе күчермә мәгънәдә, уз эчендә ул гыйбарә киная тота. Ягъни, моннан алда килгән пәйгамбәрләрнең тормышы бик тә кыен булды. Алар җәберләргә дучар ителде, алар янаулар, куркынычларга күкрәк киереп каршы бардылар һәм юлларыннан читкә тайпылмадылар, гөнаһ кылмагыз, гадел булыгыз, дип кешеләрне тугры юлга өндәүдән туктамадылар Юкса, сезне тәмуг көтә, дип кисәтүдән туктамадылар.) 91. Алар (кяферлар) Аллаһны кирәгенчә танымадылар. —Аллаһ һичбер кемгә берни дә иңдермәде,—диделәр. Әйт: —Алайса, инсаннарга Муса алып килгән нурлы вә тугры юл күрсәтүче китапны (Тәүратны) кем иңдерде соң? Сез аны кәгазьгә күчереп яздыгыз, теләгәнегезне ачыклап, күбесен яшердегез. Сез дә. аталарыгыз да белмәгән нәрсәләр турында язылган иде анда; сез шуннан өйрәндегез,—диген. (Рәсүлем) син: —(Сезгә) Аллаһ (җибәрде ул китапны),—диген дә. аларны ташлап кит, кереп баткан гөнаһлы сүз сазлыгында уйный калсыннар. 92. Бу Китап (Коръән) шәһәрләребезнең анасы (Мәккәдә) һәм аның тирәсендә яшәүче кешеләрне кисәтер өчен, сина иңдерелде вә ул—үзеннән элек килгән китапларны дөресләүче мөбарәк Китаптыр. Ахирәткә инанганнар монада (Коръәнгә) ышанырлар шәт һәм алар намазларын дөресләп укуларын дәвам итәрләр. (93) Аллаһка каршы ялган уйдырмалар чыгарып, үзенә һичбер нәрсә төшерелмәгән килеш: — Миңа да (Аллаһтан) вәхий иңде,—дип әйтүче:—Мин дә Аллаһ иңдергән аятьләр кебек аятьләр иңдерәчәкмен.—дигәннән дә залим кеше булырмы икән! Ул залимнәр котылгысыз үлем дәрьясына эләгеп, фәрештәләр аларга таба кулларын сузып: —Тизрәк ханыгызны коткарып калыгыз, Аллаһ турында булмаганны сөйләгәнегез аркасында вә Аның аятьләренә каршы тәкәббәрлек күрсәткәнегезгә күрә, бүген мескенлек газабы белән җәзаланачаксыз,—дигән чакта аларның хәлен күрсән! («Мүсәйләмәтүл-Кәззаббелән Әсвәт-и Анси кебек ялганчы пәйгамбәрләр: безгә дә вәхий киләчәк,—дип пәйгамбәрлек дәгъвасы чыгардылар. Бу аять шул сәбәпле иңдерелде». Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 94. Хактыр ки. ин башта яралтканыбыз кеби, сез берәм-берәм (ялгызыгыз) Минем янга килерсез. Вә (дөньяда) сезгә бирелгән нәрсәләрне (мал-байлыкны дөньяда ук) калдырып килерсез. Сез уйлап чыгарган (Аллаһка тиңләштерелгән) яклаучыла- рыгыз да сезнен янда күренмәс Хактыр ки, алар (ул сынымнар, ялган ходалар) белән арагыз киселде, сез тәңре дип санаган нәмәстәләр юкка чыкты. (95) Шик юк ки, Аллаһ (үсемлек үстерер өчен) орлыкларны, (агач үстермәк өчен) чикләвек төшләрен ярал тучы. Җансызлан жанлыны ясаучы—Ул, жанл ыдан үлене булдыручы да Ул. Менә Аллаһ шундыйдыр. Шулай булгач, ничек итеп сез (Хактан) йөз чөерәсез? (96) Таңнарны яктыртучы да Ул. Төннәрне Ул ял итәр өчен, Кояш белән Айны Ул (вакыт үлчәме өчен) хисап өчен яралтгы. Менә бу нәрсәләр мотлак акылга ия, һәр нәрсәне белеп торучы кодрәтле Аллаһныкыдыр (97) Ул коры жирдә һәм диңгездә юлыгызны турылар өчен йолдызларны яралтгы. Хактыр ки, мәгълүматлы халык өчен аятьләрне тәфсилләп аңлаттык (98) Ул сезне бары тик бер жаннан яралтгы Соңра (сезнең өчен) яшәү урыны һәм дә иминлек жире хәзерләде. Аңлый торган кавемнәр өчен аятьләребезне бәян иттек. (Бу аятьне тәфсирчеләр төрлечә шәрехли. -Яшәү урыны» гыйбарәсен «тормыш итәрлек җир», дип тә тәрҗемә итәләр. Жөмләнең азагындагы «иминлек җире» исә аналык, бала яраш торган урын яки мәет кереп ята торган кабер мәгънәсендә дә аңлатыла. Башкача алганда, бу аятьнең икенче өлеше менә шушы мәгънәдә яңгырар иде: соңра сезнең өчен Жир йөзендә яшәү урыны бирде Лам Жир астында Кыямәткә кадәр ятар өчен кабер куенын хәзерләде.) 99. Күктән су койдырган да Ул—Аллаһтыр. Менә шулай итеп, Без төрле үсемлекләрне сугардык. Ул яшел үсемлекләрдән бер-берсенә тыгыз урнашкан орлык бөртекләре чыгардык. Хөрмәнең ботакларыннан асылынып торучы тәлгәшләр, йөзем баглары. бертөрлесе бер-берсенә охшаган, икенчеләре бер-берсенә охшамаган зәйтүн вә нар бакчаларын булдырдык. Тулып өлгергәндә жимешләрен татып карагыз. Шикләнмичә иман китергәннәр өчен монда гыйбрәтләр бардыр 100. Мөшрикләр женнәрне Аллаһка тин күрделәр Гәрчә женнәрне дә Аллаһ яралтгы Моннан тыш. алар ни сөйләгәннәрен белмичә. Анын (Аиаһның) угыллары, кызлары булганлыгы турында уйдырмалар сөйләделәр Әстәгьфирулла' Алар сөйләгәннәрдән Ул өстен тора. (‘Гарәпләр арасындагы кайбер потпәрәстләр. ягъни сыннарга табынучылар. җеннәрне Аллаһ белән тиң күрәләр иде Ләкин алар җеннәрнең дә Аллаһ тарафыннан яралтылган затлар икәнен һәм Аллаһ яралткан нәрсәләрнең Аллаһка тиң була алмаганлыгын башларына да китермиләр иде Бигрәк тә яһүдләр Гозәер пәйгамбәрне Аллаһның углы, дип таныдылар, христианнар исә Гайсә пәйгамбәрне Аллаһның углы, диделәр Мөшрикләр дә фәрештәләрне хатын-кыз җенесле дип. Аллаһның кызлары, дип уйлыйлар, шул сәбәпле Азлаһ бу аятьне иңдердеСадретдин Гүмүш тәфсиреннән .) 101. Ул тиңдәше булмаган күкләрне вә Җирне юктан бар итте Каян килеп анын баласы булсын. Анын хатыны юк бит һәрнәрсә—Ул яралткан әйбер Вә Ул- һәрнәрсәне белүчедер (102) Раббыбыз булган Аллаһыбыз менә шулдыр Аннан башка һичбер тәнре юктыр Ул бар нәрсәне дә яралтучы Бәс. Ана гына инаныгыз Ул бар нәрсәдән дә өстен бер вәкил (103) Ул күзгә күренми (Гыйлеме белән) Ул (барча) күзләрне (нәрсәләрне) күрүчедер (Бәндәләре хакында) барысын да үтәли (күреп) белеп торучы, һәр нәрсәдән хәбәрдар (•Аллаһны күрер өчен безнең күзләребез җайланмаган, фикер-аң белән дә Аиаһның нинди икәнен без күз алдына китерә алмаячакбыз Әмма җәннәттә мөэминнәр Аллаһны күрәчәк Аллаһ барча күрүчеләрне дә күрә» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 104. (Мөхәммәд әйтте) —Сезгә Раббыгыздан чын басыйрәтләр килде (Басыйрәт—күңел күзе, мантыйкый фикер йөртеп, нәтиҗәләргә ирешү, дигән мәгънәдә ) Күнел күзе ачылган (Коръән белән гамәл кылган) кеше файда күрер, кемнен (күңел) күзе сукыр калса, зыяны үзенә булыр. Мин (Мөхәммәд) сезнен өстән каравылчы булып тора алмыймын (‘Аллаһ инсаннарга ике төрзе күз биргән Маңгай күзе һәм күңел күзе Маңгай күзләре белән кеше матди әйберләрне күрә Күңел күзе белән, мантыйк белән, акыл белән. абстракт фикерләве белән күзгә күренмәгән нәрсәләрне дә күрә алаСадретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 105. Аятьләрне Без әнә шулай тәфсилле итеп аңлатабыз Тагын алар —Син моны башкасыннан өйрәнгәнсең.—дип әйтмәсеннәр өчен Белеме булган кешеләргә Без аятьләрне шулай төрлечә аңлатабыз (106) Аллаһтан ингән вәхий (Коръән)зө ияреп, артыннан бар. Аллаһтан башка тәнре юк Метрик- ләрдән аерыл (107) Әгәр дә Аллаһ ихтыяр итсә иде. алар (Аллаһка) тин зат эзләмәс иде Без сине аларнын өстеннән күзәтче игеп куймадык Син алар өчен бер (җавап тотучы, хөкемдар) вәкил дә түгелсең (108) Мөшрикләрнен Аллаһка тин күреп табына торган сынымнарын ачуланмагыз. Юкса, алар (мөшрикләр) наданлыклары аркасында хәттин ашып. Аллаһны сүгә башлар Шулай итеп. Без һәр өммәтнең кылмышларына юл куеп, яхшы итеп күрсәттек Соныннан алар бары тик Аллаһ хозурына киләчәк Аллаһ алар кылган гамәлләрне үзләренә күрсәтәчәк. ( Риваятьләргә караганда. Мөхәммәде Рәсулулла (с.г.с.) мөшрикләрнең потларын яманлап -хурлап йори иде Мөшрикләр яки син тәңреләребезне хурлаудан туктыйсың яки без синең Тәңреңне хурлый башлаячакбыз— диделәр Шуннан соң бу аять төште ) 109. Мөшрикләр: —Әгәр дә безгә Аллаһтан берәр могжиза (аять) килсә, без Ана иман китерер идек,—дип Аллаһ исеме белән бик каты ант иттеләр Әйт -Могжиза иңдерү Аллаһ ихтыярында, теләсә,—иңдерер,—диген И-й. мөэминнәр, аларга могжиза иңдерелсә, иман китерәчәкләрен каян беләсе f‘ (110) Әүвәл иңдерелгән (аять.иргә) могжизаларга да инанмаган кебек, (алар монысына да) инанмас иле. шуна күрә. Без аларнын күңелләрен (аңламас) вә кухләрен (хакыйкатьне к үрмәс итеп) су кырайтгык. үзләрен азгын юлда адашып йөрергә мәхкүм иттек (111) Әгәр дә Без аларга фәрештәләр иңдерсәк, мәетләр алар белән сөйләшә башласа, барча нәрсәне туплап, каршыларына китереп салсак, алар. (Аиаһ теләмәс, барыбер) я надан иман китерәчәк түгел Ләкин аларнын күбесе бу турыда белми. (Чөнки алар—надан.) (112) Шулай итеп. Без һәр пәйгамбәргә кеше вә жен шайтаннарын дошман кылдык Алар бер-берсен юлдан яздыру өчен ләззәтле сүзләр пышылдарлар Раббың теләсә, алар шулай эшләмәгән булырлар иде Син аларны үзләре уйлап чыгарган нәрсәләре (ялганнары) янында калдырып кит (113) Ахирәткә ышанмаган кешеләрнең күңелләре ана (вәсвәсәле. ләззәтле өндәүләргә) бирелсен, аннан хушлансыннар вә гөнаһ кылуларын дәвам итсеннәр, (дип шулай эшлиләр). (114) Әйт син: —Аллаһтан башка бер хаким эзлиммени? Гәрчә, сезгә Китапны ачык итеп иңдергән Улдыр,—диген. Үзләренә китап иңдерелмеш кешеләр (кяферләр) Коръәннең чынлыкта Раббыбыз тарафыннан иңдерелгәнен беләләр. Сак бул. шикләнүчеләрдән булма. 115. —Дөреслек вә гаделлек белән Раббымнын сүзе тәмам булды. Анын сүзләрен беркем дә алыштыра алмый Ул ишетеп, белеп торучы,— диген. (116) Җир иөзендәгеләрнен күбесенә иярсәң, сине Аллаһ юлыннан яздырырлар Алар үз уйдырмаларыннан башка һичбер нәрсәгә табынмас, ялганнан башка сүз сөйләмәсләр. (117) Хактыр ки. синең Раббың. әлбәттә—Аллаһ; юлыннан тайпылган-ны яхшы күрепбелеп торучы. Ул тугры юлдан киткәннәрне дә яхшы белеп тора. (118) Аллаһ- нын аятьләренә инансагыз. Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннарның итен генә ашагыз. (Аиаһтан башка берәрсенең исеме белән чалынган мал итен яки үлгән мал итен ашау харам. Мал суйганда бисмилләһи Аыаһү әкбәр. диеп әйткәндә генә мал ите хәләлдер.) 119. Аллаһнын исемен әйтеп чалган мал итен ашаудан сезне кем тыя? Юкса бит. Аллаһ сезгә (ирексезләп ашатыла торганнардан башка) нәрсәләрнең харам икәнлеген ачык аңлатты. Әлбәттә, күпләр наданлыклары аркасында, нәфес азгынлыклары белән абайламаган кешеләрне туры юлдан яздырдылар Шик юк ки. хәттин ашканнарны ин яхшы белүче Аллаһтыр. (120) Ачык рәвештә гөнаһ кылудан да, яшерен гөнаһ кылудан ла баш таргыгыз Чөнки гөнаһ кылганнар, һичшиксез, җәзасын алачак (121) (Чалганда) өстендә Аллаһ исеме әйтелмәгән ризыкны ашамагыз. Чөнки бу. һичшиксез, гөнаһ эштер Чынлыкта шайтаннар үз ишләрен сезгә каршы көрәшергә котырталар. Әгәр дә атарга иярсәгез, һичшиксез, сез дә Аллаһка тиң башка тәңре эзләүчеләрдән булырсыз. (122) Мәетне терелтеп, нур таратып йөрсен өчен, аны кешеләр арасына җибәрсәк, ул ч ыгар юл табалмаслык караңгылыкка кереп адашканнар белән бер дәрәҗәдә булырмы? Кяферләрнен кылган яманлыклары үзләренә әнә шулай гүзәл булып күренер. (123) Шулай итеп. Без һәр шәһәрдә бозыклык (мәкер) кылсыннар өчен, гөнаһлы кешеләрне (башкалар өстеннән) җитәкче иттек. (Власть, өстенлек биреп, сынар өчен.) Алар (бозыклыклары. мәкерләре белән) бары тик үзләрен генә алдый, әмма шул турыда үзләре белми. 124. Аларга (мөселманнарга) аять килсә, алар (кяферләр) әйтә; —Аллаһнын пәйгамбәрләренә иңдерелгән кебек, безгә дә шундый ук могҗиза индерелмәсә, без катгыян иман китермәячәкбез,—ди. Аллаһ кемгә пәйгамбәрлек бирергә кирәклеген бик яхшы белә. Гөнаһ кылганнарга, кылган мәкер-хәйләләренә түләү Аллаһ тарафыннан биреләчәк мәсхәрәле авыр жәза булыр. 125. Тугры юлга күндерергә теләсә. Аллаһ ул кешенең күкрәген Ислам өчен киң кыла, юлдан яздырырга теләсә, анын күкрәген тап-тар итәр; (ул кеше). Күккә очкандагы кебек, (чыдый алмыйча) интегер Аллаһ иман китермәгәннәр өстенә менә шундый мордарлык (нәҗеслек) җәзасы иңдерер. (■• Тавыш тизлеген узып. Җирдән куп чакрымнарга өскә күтәрелгәндә басымның үзгәрүе, махсус скафандрлар гына күкрәкне сытылудан саклаганы күз алдына килә түгелме ’ Очкычка утырып, һавага күтәрелгәндә дә күкрәк тарайган кебек хис кешене били». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 126. һәм бу (Коръән. Ислам дине) Раббынын тугры юлыдыр. Без аятьләребезне башында акылы булган (фикерләү сәләте булган) кешеләр өчен ап-ачык аңлаттык (127) Раббыбыз катында иминлек йорты бар Кылган (гүзәл) гамәлләре аркасында Аллаһ аларнын химаячеседер (Иминлек—Сәлам йорты—мөселманнарның бер-берсенә сәлам бирә торган йорты— җәннәт Химаяче—дус. ярдәмче, яклаучы.) 128. Аларнын бөтенесен бер урынга туплаган көнне Аллаһ: -Әй. женнәр өере, сез инсаннар белән күп булаштыгыз.—дип әйтер. Җеннәргә дус булганнар әйтер: - Әй. Раббыбыз. без бер-беребездән файда күрдек вә безгә бирелгән дәвернен ахырына килеп житгек.—диярләр. Аллаһ боерыр ки. —Аллаһ сезне коткарырга теләмәсә, сезнен урыныгыз мәнге чыга алмас уттыр. Шөбһәсе». Раббыгыз—хикмәт иясе, белүчедер (129) Менә шулай итеп, кылган гөнаһлары өчен эалимнәрнен бер өлешен икенчесенә хаким итеп куябыз. (Гөнаһ кылуда бер-берсе белән ярышсыннар өчен, шуннан соң кылган гөнаһлары өчен Аллаһ каршысында җавап тотсыннар өчен.) 130. Әй. жен кавеме һәм инсаннар жәмәгате. сезгә аятьләремне аңлатучы вә шушы Көн (Кыямәт) белән кавышачагыгызны кисәтүче пәйгамбәрләр арагыздан чыкмадымы? Атар (кяферләр) әйтер — Без үз зарарыбызга шаһитлек кылабыз.—диярләр. Алар дөнья тормышына алланды вә кяфер булганнарына шаһитлек кылдылар. 131. Хакыйкать шулдыр ки халкы гафил (хәбәрсез) булган илләрне хаксыз рәвештә һәлак итмәс өчен. Раббы алдан ук пәйгамбәрләр жибәрде. («Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләр җибәрелмәгән халыкны, ягыш хәбәрсез, гафил халыкларны җавапка тартмас Пәйгамбәрләр килеп. Коръәнне ашатканнан соң. Аиаһны инкарь иткәннәр гөнаһлы саналып, җәзага тартылырСадретдин Гүмуш тәфсиреннән.) 132. һәркемнең кылган гамәлләренә күрә дәрәжәсе булыр Раббын алар кылганнардан хәбәрсезтүгел (133) Раббын байдыр (Ул беркемгә дә. бернигә дә мохтаҗ түгел), миһербан ияседер Теләсә. Ул сезне юк итәр, һәм сезне башка кавем балаларыннан бар иткән кебек, сезнең урынга үзе теләгән затларны яралтыр иде. (134) Сезгә вәгъдә ителгән нәрсә, һичшиксез, киләчәк һәм сез аны берничек та булдырмый кала алмассыз. («Вәгъдә ителгән*—гыйбарәсе Кыямәт көне, үлгәннән соң терелү, гөнаһлар өчен җавап көне кебек мәгънәләрне | з эченә ала ) 135. Әйт син —Әй. халкым, кулыгыздан килгәнне кылыгыз. Мин дә үземчә эшләячәкмен Шуннан сон сез җәннәтнең кемгә булачагын белерсез. Хактыр ки. залимнар аңа ирешмәячәк,—диген 136. Аллаһ яралткан игеннәрдән, хайваннардан үз уйдырмалары буенча Аллаһка өлеш чыгаралар да: — Бусы Аллаһка. бусы уртакларыбызга (сыннарга, потларга).— диләр Сыннарга бирелгән Аллаһка ирешми; Аллаһка аталган сыннарга ирешер Нинди дә әшәке фикер йөртәләр алар 137. Аларны һәлак итмәк өчен, аларнын динен боздырмак өчен шушындый уртаклары мөшрнкләрнен байтагына үз балаларын корбанга чалу эшен саваплы итеп күрсәттеләр Атлаһ ихтыяр итсә, атар моны эшләмәс иде до. Син аларны үзләре уйлап чыгарган ялганнары янында калдырып кит 138. Алар яман уйдырмалары белән әйттеләр -(Сыннарга, потларга бирелгән) бу маллар белән игеннәрне ашау бездән башкаларга чарамдыр Рөхсәтебездән башка шул малларга атланырга да. йөк төяргә дә ярамас,— диделәр һәм алар Mil суйганда. Аллаһ исемен телгә алмыйлар. Аллаһ турында ялган сөйлиләр. Атлаһ ал арны шушы гайбәтләре өчен жәзага тартачак. («Жаһиллек заманасында гарәпләрнең бер кавеме игеннәрнең, тере мачарның бер өлешен—Ачаһка, икенчесен үзләре табына торган сыннарга бүлеп бирәләр иде. Сыннарга китерелгән мал югалса, үлсә, потларны. сыннарны карап торучылар Ачаһка дип бирелгән малларны гыйбадәтханәзәрдән үзләренә алалар Безнең сыннарыбыз мохтаҗлыкта. Ачаһ исә бернигә дә мохтаҗ түгел, дип. Ачаһ өлешен дә алалар иде Ачаһка бирелгән маллар юкка чыкса, сыннар өлешеннән алар мал бирми иде Сыннарга диеп бирелгән малларга үзләреннән башкаларга атланырга, йөк ташырга харам, дип үзләре генә файдалана иде»), 139. Әйттеләр: —Шул хайваннарның карынында булган токым бары тик ирләребез өчен генә яралтылган. хатыннарыбызга хәрамдыр. Әгәр үле туса, ул вакытта икесе өчен дә тигез, хәләлдер—диделәр. Шушы гамәлләре өчен Аллаһ «шарга жәза бирәчәктер. Шик юк ки. Ул—хикмәт иясе, барысын да төгәл белеп торучыдыр. 140. Наданлыклары аркасында абайламаенча балаларын үтергәннәр вә ялган сөйләп, Атлаһ биргән ризыкны харамга чыгаручылар, чынлап та, адашты, алар тугры юл табалмас. («Жаһиллек заманасында гарәпләр арасында байтак кешеләр: кыз балаларыбыз әсир төшәр, фәкыйрьлектә үсәр, башка кешегә килен булыр дип. тереләй җиргә күмә торган булганнар» Хәсән Чантай тәфсиреннән ) 141. Агачта һәм куаксыз өлгерә торган жимеш бакчаларын, жиләк- жимешләрне вә татлары төрле-төрле хөрмәләрне, иген-ашлыкларны, зәйтүннәрне, нар жимешләрен бер-беренә охшаш та. берберенә охшамаган итеп тә Ул яралтгы. Уныш-жимеш биргән вакытта һәрберсеннән авыз итегез. Урыпжыйган көнне хакын (садакасын, зәкятын) бирегез Исраф итмәгез. Аллаһ исрафчыларны сөйми. (Ачаһ ризыкны максатсыз әрәм-шәрәм итүгә катгыян каршы.) 142. Йөк ташый торган хайваннарны да, ионнарыннан түшәк ясый торганнарын да Ул яралтты. Аллаһ тарафыннан сезгә бирелгән ризыкларны ашагыз, шайтанга иярмәгез; шөбһәсез ки, ул сезнең иң хәтәр дошманыгыз. (Аятьнең гарәпчәсендә кулланылган «хамүлә» сүзе йөк ташучы хайван, дигән мәгънәдә килә; •фәрш* сүзе исә атланып йөри торган һәм йоныннан, кылыннан, тиресеннән сырма, түшәк ясала торган хайваннарны күз уңында тота ) (Америка. Лондон нөсхәләрендә «йөк ташучы һәм суеп ашарга тиешле» хайваннар хакында әйтелә Ногманида һәм төркия галимнәрендә исә «йөк ташый торган һәм йоннарыннан түшәк ясый торган хайваннар» диелә, без шунысын хуп күрдек.) 143. (Гарәпләр кайбер хайваннарның ата җенеслеләрен, кайсыларының теше (ана җенесле) бу. каннарын яки шушы хайваннарның бозауларын ашарга харам саный иде Бөек Ачаһ изарның бу йолаларын җимерер өчен шулай боерды:) (Ана вә ата җенесле итеп) сигез пар яралтты: сарыктан—ике, кәжәдән—ике. Әйт син: —Ул шушы хайваннарның атасынмы, анасынмы яки аларнын карыннарында булган бәрәннәрен харам иттеме9 Әгәр дә сез хаклы икән, миңа гыйлем аша яхшылап аңлатып бирегез,—диген. 144. Дөядән—ике, сыердан да икене (яралтгы). Әйт син: —Ул шушы хайваннарның аталарынмы, аналарынмы яки карыннарындагы бозауларынмы сезгә харам кылды9 Әллә сез Аллаһ шулай кушканлыкка шаһит булдыгызмы9 Наданлыгы аркасында абайламаган кешеләрне саташтырган, Аллаһка каршы котыртканнардан да яман залим кем бар? Шик юк ки, Аллаһ андый залимнәрне тугры юлга чыгармас 145. Әйт син: — Мина иңдерелгән вәхийдә: үләксә яки (суйган вакытта) аккан кан яки дуңгыз ите шакшылыкның үзедер, диелгән Аллаһтан башкага (берялган шаһка) атап чалынган нәжес хайваннан башка, ашый торган кешегә харам кылынган бүтән берни дә талмадым Кем шушы харам ризыкларны ашарга мәжбүр хәлдә калса, үзе кебекләргә зарар китермичә, зарурлык микъдарында гына ашаса, белсен ки. Раббын кичерер вә гафу итәр,—диген. (•Дуңгыз ите. бугаз каны, үлгән хайван-үләксә. Аиаһ исеменнән башка чалынган хайван ите. Аллаһтан башка берәр зат исеме белән суелган хайван ите һәр заманда, һәр җирдә мөселманнар өчен харам кызынды Кеше ачка үләр дәрәҗәдә булса яки ниндидер башка сәбәпләр аркасында, башка ризык булмаганда солдатта, төрмәдә, адашканда бу харам ризыкларны җан саклар өчен ашый ала. Һәм бу эш гөнаһка саналмас» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 146. Яһүдләргә Без бөтен так тояклы хайваннарны харам иттек. Сырт майларын, эчәк маен, кимек-сөяк маен хәләл кылдык. Сыер белән куйларнын (пар тояклыларның) корсак маен аларга харам кылдык Бу аларнын гаделсезлекләре өчен бер жәзадыр Шик юк ки. Без дөресен сөйлибез (•Яһүдләрнең гаделсезлеге будыр ки алар пәйгамбәрләрне үтерде. фәкыйрьләрне изде, харамны—хәләл, хәләлне харам дип күрсәттеләр Бөек Аиаһ аятьтә искә алынганнарны ашаудан аларны тыйды Гәрчә, асылда мөэминнәр өчен боларның берсе дә харам түгел» Хәйретдин Караман тәфсиреннән ) 147. (Ии. Мөхәммәд) Әгәр дә сине ялганчы дисәләр, әйт: — Раббыбыз чиксез миһербан ияседер. Шуна да карамастан. Ул бирәчәк жәза гөнаһлылар өстеннән алыначак түгел,—диген. 148. Мөшрикләр әйтәчәк —Аллаһ ихтыяр итсә, без (Аиаһка) ТИНДӘШ эзләмәс идек, аталарыбызда (башка тәңрегә) табынмас иде; һичбер нәрсәне дә харамга чыгармаган булыр идек, —диярләр Алардан элек килгәннәрдә нәкъ шулай итеп ялганладылар вә соңыннан жәзабызны татыдылар. Әйт син: —Сезнең безгә аңлатачак берәр гыйлемегез бармы7 Әгәр булса, безгә күрсәтегез. Сез уйдырмалардан башка нәрсәгә иярмисез вә сез бары тик ялган таратасыз, диген 149. Әйт син —(Хактыр ки. сезнең кулда андый исбат юк) Андый исбат бары тик Аллаһта гына Аллаһ ихтыяр итсә, шиксез, һәммәгезне дә тугры юлга бастырган булыр иде,—диген (•Кайбер кешеләр яманлык та. яхшылык та Аллаһтан килгәч, безнең яманлык кылуыбызда гаебебез юк. диләр А шйса. нигә соң. Аиаһ барыбызны да тугры юлга бастырмый ? Шулай итеп, андыилар һәр яманлыкларын Аиаһ өстенә өеп калдырмак булалар Ләкин Аиаһ кешене уз ихтыярына куя. Менә синең азда ике юл бар Аиаһны танымау Кыямәттән курыкмау Болардан курыкмаган кеше яманлык кыш. хәмер эчә. фәхешлек кыш. алдый, урлый, көчли, һәм тугры юл бар—Аиаһ күрсәткән юл Бер Асзаһны тану. Кыямәттән курку, гаделлек, саф әхлак, хәләл мал туплау. Бар булганына разый булып. Азлаһка гыйбадәт кызу Бу ике юл карзиысында ирексезләү юк. Телисең икән, нәфесең күрсәткән кыек юлдан кит. Аннан китәргә теләмисең икән, тугры юлдан йөр. Аиаһ Тәгалә гөнаһлы вә саваплы эшләрне кешенең уз намусына, уз ихтыярына тапшыра Һәр кызган игелегең өчен сиңа савап - җәннәт булыр Һәр гөнаһың өчен сиңа җәза -җәһәннәм булыр» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 150. Әйт син: —Аллаһ шуны тыйды, дип ышандырырлык шаһитләрегезне күрсәтегез,—диген Әгәр дә алар шаһитлек кылса, син алар белән бергә шаһит булма Аятьләребезне ялганга чыгарганнарга вә Ахирәт көненә ышанмаганнарга иярмә Алар Раббидан башка ялган тәңрегә табына. 151. Әйт син Килегез, мин сезгә Раббынын нәрсәләрне харам кылганлыгы турында укып бирәм,—диген Аллаһка һичбер нәрсәне тин күрмәгез Ата-анага игелек кылыгы з Фәкыйрь лектән куркып, балаларыгызны үтермәгез Сезгә дә. аларга да ризыкны Без бирәбез Кеше каршысынла да. яшерен рәвештә дә яманлык кылмагаз Аглаһ рөхсәтеннән башка, мәжбүрият булмаганда Аллаһ мөхтәрәм кылган жанны хаксызга кыймагыз (гаделсезлек изә кеше үтермәгез) Менә Аллаһнын сезгә булган боерыклары шулдыр ки Уйлый торгач, бәлки, аңларсыз.-диген 152. Балигълыкка ирешкәненә чаклы ятимнең малына кагылма, яхшы ният белән генә кагыл (ул малны ятим кирәгенә тотканда гына, үзеңә алсаң, кайтарып бирү шарты илә яки ул малны арттырыр булсаң гына). Гадел итеп үлчәгез, гадел бүлегез. Без һәркемгә йөкне үзе күтәрә атган кадәр генә төйибез. Якыннарыгыз турында да гаделлек белән шаһитлек итегез. Аллаһка биргән сүзегездә торыгыз Менә шулай итеп, яхшы аңларсыз дип. Аллаһ шуларны сезгә әмер итте. (153) Шөбһәсездер ки. бу минем дөп-дөрес юлым булыр. Шул юлдан китегез. Башка юлдан китмәгез Чөнки ул юллар сезне Аъзаһ юлыннан аерыр. Гөнаһлардан сакланырсыз дип. Аллаһ сезгә шушыларны әмер итте. (154) Сонра игелек кылганнарга нигъмәтебезне аңлатыр өчен, һәрнәрсәне ачыклар өчен, тугры юлга күндермәк өчен вә рәхимлек кылу максаты илә, Мусага да Китап (Тәүрат) бирдек Өмет ителәдер ки. (Кыямәттә) Раббы хозурына барачакларына иман китерерләр (155) Менә бу (Коръән) Без иңдергән изге Китаптыр. Ана иярегез вә (бу дөньяда гөнаһ эшләүдән) Аллаһтан куркыгыз. Сезгә Ул (Кыямәт көнендә) мәрхәмәтле булыр. 156. —Китап бары тик бездән элек яшәгән халыкларга (христианнарга, яһүдләргә) иңдерелде, без исә аларны укый алмавыбыз сәбәпле, хәбәрсез,—дип әйтмәсеннәр өчен. (157) Яки: —Безгә дә китап иңдерелсә иде, без алардан да тугры юлда булыр идек.— димәсеннәр өчен (Коръәнне иңдердек.) Менә сезгә дә Аллаһтан ачык бер дәлил, һидаят вә рәхмәт килде Атлаһтан йөз чөереп. Аның аятьләрен ялганга чыгарырга тырышучылардан да залимрәк кем бар? Аятьләребездән йөз чөергәннәре өчен аларны жәзаның да ин хәтәре белән җәзалаячакбыз. 158. Алар (кяферләр) фәрештәләр килгәнен көтәме. Раббының килгәнен көтәме. Раббының галәмәтләрен көтәме'’ Алдан ук иман тотмаган килеш, иман тотып та, кабул ителмәгән килеш. Раббының галәмәте иңгән көнне (Кыямәттә) генә файда булмас. Әйт син: —Көтегез, без дә көтәбез,—диген аларга. 159. Диннәрен вак кисәкләргә (төркемнәргә) аерганнар да бар, синең аларга һичбер мөнәсәбәтең юктыр Алар фәкать Аллаһ хөкемендәдер. Соңыннан Аллаһ аларга (нинди яманлык) эшләгәнлекләрен күрсәтәчәк. («Рәсулуллабыз шулай әйтте ки яһүдиләр җитмеш бер төркемгә аерылды, берсеннән башкасы җәһәннәмдәдер. Минем өммәтем дә җитмеш өч төркемгә аерылачак, берсеннән башкасы җәһәннәмдә булыр, диде. Котылуга ирешкән ул төркем кемнәрдер, ии, Рәсулулла?— дип сораганнарына каршы җавап: алар минем шәкертләрем юлыннан киткәннәрдер—диде» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 160. (Аллаһ хозурына) кем игелекләр белән килә, аның игелекләре ун тапкыр артгырылыр. Кем исә яманлыклар белән килә, ул бары тик шул яманлыклары өчен генә жәза алачак. Алар хаксызлыкка дучар булмаячак. (161) Әйт син: —Шик юк ки. Раббым мине тугры юлга, дөрес дингә, Аллаһны бер дип таныган Ибраһим тоткан дингә юнәлтте. Ул Аллаһка тиң эзләүчеләрдән түгел.—диген. (162) Әйт син: —Шик юк ки. минем намазым, корбаным, тормышым вә үлемем—барысы да галәмнәрнең Раббысы Атпаһ өчендер,—диген (163)—Аллаһнын тине юктыр Мина бары тик шул гына әмер ителде вә мин беренче мөселманнарның берсе булдым.- диген. (164) Әйт син: —Бар нәрсәнең хужасы Аллаһ икән, нишләп әле мин аннан башка тәңре эзләп маташыйм, ди? һәркемнең казаначагы үзенә генә баглы. Беркем дә башка кешенен гөнаһысын үз жилкәсендә ташымас. Ахырда Раббы хозурына киләчәксез. Ул сезнен ни өчен (дин эчендә) гауталашканыгызны төшендереп бирер,—диген. (165) Сезне Жир йөзенең хәлифәләре иткән, сезгә биргән (нигъмәтләр) хосусында сезне сынар өчен бер-берегез өстеннән дәрәжәләр биргән Улдыр. Шик юк ки. Раббының жәзасы сонламас вә, чыннан да. Ул кичерүче миһербан ияседер.