Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМДӘШЕБЕЗ, КОРДАШЫБЫЗ

Журналыбыз үзенең битләрен тугандаш әдәбиятларга, бигрәк тә шагыйрьләренә, аларның шигъри бәйләмнәренә гел юмарт, киң ача килде дип әйтә алабыз Шул исәптән— башкорт дусларыбызга Узган гасырда—инде шулай дип язарга да күнегергә кала’— •Дуслар җыры» һәм юбилейларына багышланган сәхифәләрдә журналны даими укучыларыбыз С. Кудаш, М Кәрим. Н Нәҗми, М. Гали. Ш Биккол. Г Рамазанов. Ф Чанышева, Ә. Атнабаен. Р Бикбаен һ. б. иҗаты белән яхшы ук тулы танышып барды дип уйлыйбыз. Татар шагыйрьләре дә Башкортостан—Уфа матбугатында, җөмләдән •Агыйдел» журналында әсәрләре белән күренделәр. Соңгы елларда бу иҗади дуслык китап нәшриятлары эшчәнлегендә дә чагыла: Казанда—электән татарча китаплары басылмаган X. Гыйләҗев. Ш. Биккол. М Гали, һәм кордашларыбыз Р Бикбаев. К Аралбаен. С. Әлибай. Ә. Таһирова. Ә. Әхмәтхуҗиннарның сайланма томнары дөнья күрсә («Каләмнәр туганлыгы» дип атала бу серия'). Уфада—урта буын шагыйрьләребездән Р Файзуллин, Р Миңнуллин. Г Рәхим. Р Харис. Р Гаташ. Р Мингалим. Рәш Әхмәтҗанен һ. б. китаззлары «Кардәзилек киштәсе» сериясендә башкортча дөнья күрде һәм бу әле дәвам итәчәк «Казан утлары»нда очрашу Сулдан уңга (утырганнар) Рәдиф Гаташ. Сафуан Әзибаи. Равил Фәйзуиин.(арткы рәттә) Мөдәррис Әгыәм. Рашат Низамиев. Югарыда телгә алынган. татарча китабы «Язлар көтәм» исемле булган башкорт шагыйре Сафуан Әлибай—журналыбызның күптәнге дусты Үзе дә Уфадагы башкортча басма туганыбыз—«Агыйдел»нең баш шзхәррире булган бу шагыйрь татар дөньясында изигырзыәре белән дә. 3 Исмәгыйлен. Р Хәсәнов. Р Газизовһ. б. күренекле композиторлар көй язгазз күпсанлы популяр җырлары («Коен», •Унсигездә кебек». •Мәхәббәт» һ 6.) белән дә таныш Тормышта да. иҗатында да ул—халыклар. әдәбиятлар, шагыйрьләр туганлыгы илчесе, җырчысы һәм ихлас, самими. сыналган дустыбыз булып калды 60 еллыгы белән котлап, без бу санда укучыга тәкьдим иткән шигырьләр бәйләме дә шушы сүзләрне бөтен тузылыгында раслый дип уйлыйбыз. Әйе. яңа гасырда да матур традицияләребез дәвам итсен, тарихи дуслык җыры да әүвәлгечә көязе яңгырасызз иде