Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИНИ БӘЙРӘМНӘРЕБЕЗ ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨННӘР

Мөселман календаре буенча 1421—1422 (һиҗри) еллар 4 март (якшәмбе). Гарәфә көне. Хаж кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне. 5 март (дүшәмбе), Гайделһадха, Корбан бәйрәме Ин зур мөселман бәйрәме. Бу, ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән сон башлана торган Корбан чалу бәйрәме һәм ул 3 көн дәвам итә Бу көн Татарстан җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән. 6-8 март (сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе), Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһ Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр. 21 март (чәршәмбе) —Нәүрүз, ягъни Яз бәйрәме. 26 март (дүшәмбе) Мөхәррәм ае башланган көн. 1422 ел. Яна мөселман елы башланган көн Бу айда күп итеп хәер (зякят) бирелә, изге гамәлләр кылына. 4 апрель (чәршәмбе), Гашура көне. Сөнниләр тарафыннан Аллаһ Тәгалә үзенең ун пәйгамбәренә күндергән изгелекләре хөрмәтенә, ә шиитлар тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы, Гали хәлифәнең улы имам Хөсәенне (626— 680) җәзалап үтерү көне хөрмәтенә билгеләп үтелә 10 апрель (сишәмбе). Болгар бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән көн. 25 апрель (чәршәмбе), Сәфәр ае башланган көн. 20 май (дүшәмбе), һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм анын сәхабәләренен туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн Шушы төннән, ягъни 622 елның 16 июль көнен нән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һиҗри ел исәбе башлана 3 июнь (якшәмбе), Мәүлид бәйрәме. Ин зур бәйрәмнәрнең берсе Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган кеке Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәра- симнәр уздырыла 19 сентябрь (чәршәмбе), мөселман календаренда изге саналган Рәжәб аенын беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең. Гайса пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ. гомрә хаҗы кылына. 20 сентябрь (пәнҗешәмбе), Рәгаиб кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти- әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе 14 октябрь (якшәмбе), Мигьраҗ бәйрәме. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә—Атлаһ Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте Мигьраҗ уразасы 60 ай яки 100 төн ураза тотуга тиңләнә. 15 октябрь (дүшәмбе). Хәтер көне Казанны саклап каһарманнарча һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне 19 октябрь (җомга), Шәгъбан ае көне. Дүрт изге айның берсе, мөселман ай календаре буенча, сигезенче ай- Шәгьбан ае башлану көне 1 ноябрь (пәнҗешәмбе). Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр инә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһ Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул игә 17 ноябрь (шимбә). Чират изге Рамазан ае һәм ураза башланган көн. Рамазан аенда ин кадерле кичә—Кадер кичәсе 13 декабрь (пәнҗешәмбе), Кадер кичәсе. Бу төндә язмышлар хәл ителә Бу төндә Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръән Кәрим инә башлый 17 декабрь (дүшәмбе). Гайдел- фнтыр. Ураза бәйрәме. Ураза тәмамлангач. авыз ачу бәйрәме башлана