Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРЛАР КИЧЕП КАЙТТЫ БЕЗГӘ ШАГЫЙРЬ

Әйе, кайтты Китап булып кайтты! Сүз Урта гасыр төрки-татар шигъриятенең күренекле вәкиле Сәйф Сарайның (1321- 1396) 1999 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гөлестан. Лирика. Дастан» исемле җыентыгы турында бара Дөрес, шагыйрьнең әсәрләре Катан матбугатында XX йөзнең алтмышынчы еллар уртасыннан бирле күренә килә. Әмма бу соңгысы—тулы җыелма Аңа шагыйрьнең фәнгә әлегә мәгълүм булган барлык әсәрләре тупланган Җыентыкны матбугатка әзерләүче— филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Хатыйп Миннегулов—Сәйф Сарайның иҗади мирасын ике кулъязма чыганактан алган Алардан беренчесе •Китабе Гөлестан бит-төрки» («Төркичә Гөлестан китабы»)—XIV гасыр азагында Мисырда төзелгән һәм хәзерге вакытта Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана. 373 битлек бу кулъязманын 3-356 битләрендә «Гөлестан» әсәре һәм шагыйрьнең төрле жанрларда язылган 18 шигыре урын алган «Ядгярнамә» дип аталган икенче кулъязма XIV йөздән соңрак күчерелгән булырга тиеш. Аның бүгенге саклану урыны-Үзбәкстан фәннәр академиясе - нең Кулъязмалар институты. Ядкярнен 4-12 битләрен Сәйф Сарайның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны һәм 5 шигыре алып тора. Менә шушы кулъязмалардагы текстларны уку, гарәп графикасыннан гамәлдәге язуыбызга күчерү, бүгенге укучыларга аңлашылмый торган сүзләрне һәм юлларны татарчага тәрҗемә итү. тиешле шәрехләр, кереш һәм ахыргы мәкаләләр я гу кебек ифрат кыен, җавап лы эшләрне башкарырга туры килгән китапны төзүчегә Һич икеләнмичә әйтә алабыз бу зур эш яхшы сыйфат белән башкары. и ан' Башкача булуы ла мөмкин түгел Чөнки Хатыйп әфәнде бу өлкәдә инде 30 ел эшләп килүче галим Рецен зияләнә тор ган китапның 35-36 битләрендә бирелгән «Сәйф Сарай иҗатына мөнәсәбәтле кайбер хезмәтләр» исемле библиографик белешмәдә X Миннегуловның ^тикшеренүе күрсәтелә Үзенен бу юнәлештәге беренче мәкаләсен («Гөлестан биттөрки кулъязмалары») ул әле 1971 елда—Казан университетында аспирант чагында ук бастырып чыгара. Шул вакыттан бирле галим. Урта гасыр әдәбиятының башка җитди мәсьәләләрен өйрәнү белән беррәггән. Сәйф Сарай иҗатын һәрдаим игътибар үзәгендә тота 1972 елда у л университет нәшриятында шагыйрь иҗатына багышланган беренче китабын бас тырлы Шул ук елны «Переводы и оригинальные произведения Саифа Сараи» дигән темага кандидатлык диссертациясе якланды 1976 елда шагыйрь турындагы беренче китабын бик нык киңәйтеп, тирәнәйтеп җитди монография рәвешендә мәйданга куйды Бу хезмәт фәнни даирәләрдә, вакытлы матбугат битләрен дә югары бәя алды Әлбәттә, бу чорда Сәйф Сарай иҗаты белән башка танылган галимнәр һәм әдипләр дә актив шөгыльләнде Профессорлар X Госман. Ә. Нәҗип, венгр тюркологы А Бодрочлигети. гөрек әдибе Феридун Нафир Узлукуп һ б ларның китаплары шул хакта сөйли Хәлбуки, соңгы 15-20 елда бездә Сәйф Сарай иҗатын эченә алган бер генә басманың да профессор X Миннегулов катнашыннан башка дөнья күргәне юк Галимнең «Татарская литература и восточная классика» дип исемләнгән һәм |Ч9| елда якланган докторлык диссертациясендә Сәйф Саран иҗатын анализлауга җитди урын бирелә. Бу хезмәт ике елдан соң шул ук исем астында зур монография төсеңдә дөнья күрде Ул галим иҗатының мөһим бер йомгагы булды авторга, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә белән бергә, фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт бүләген дә алып килде Ә Әнә шундый юллар үтеп килде Хатыйп Миннегулов «Сәйф Сарай. Гөлестан Лирика. Дастан» дигән китапны чыгаруга Беренче карашка бар да бик гади һәм жинел шикелле. Күптән танылган, әсәрләре дә билгеле булган олы шагыйрь. Китап итеп төзе дә чыгар' . Әмма реаль күзаллап карасан, бу басманы матбугатка әзерләү өчен төзүчедән никадәр киң эрудиция, махсус күнекмәләр. төгәллек, тырышлык таләп ителә Сүз XIV гасыр азакларында Мисырда гарәп графикасында иске төрки-татар телендә ижат ителгән шигырьләр турында бара бит! Аларны ничек итеп бүгенге татар кешесе укырлык һәм аңларлык дәрәжәгә китерергә? X. Миннегулов алдында торган ин четрекле сорауларның берсе, һичшиксез, шушы булгандыр. Төзүче төп чыганак итеп алда күрсәтеп үтелгән ике кулъязманың фотокү- чермәләрен алган. Алардагы гарәпчә язуда бирелгән текстларны хәзерге татар графикасына күчереп чыккан. Бу— текстологик эшнен беренче иң жаваплы этабы Сәйф Сарай әсәрләренең теле иске төркитатарча дидек. Әгәр фонетик ачкычын тапсаң, алардагы сүзләрнең зур күпчелеген анлап була. Әмма арада архаик сүзләр һәм сүзтезмәләр. чит телләр лексикасы, хәтта гарәпчә-фарсыча озынозын өзекләр дә житәрлек. Аларга сүзлек бирсәң, укучыга тексттан бик еш аерылырга. фикер ээлеклелеген жуярга туры киләчәк Тоташ тәржемә итеп чыксаң, оригиналның үзенчәлекле йөзе югала, фәнни-документаль кыйммәте кими Шуна күрә X Миннегулов сайлаган юл мондый шартларда ин отышлысы булып тора, ул тәржемә-аңлатмаларны. жәяләр эченә алып, төп текст эчендә, оригиналлары белән янәшә биреп бара. Борынгы текстлар белән эш итүче башка галимнәребез дә бу тәжрибәне киңрәк үзләштерсәләр иде. Шушы рәвешчә текстологик киртәләрне үткәннән сон да, төзүче алдында әле башка жаваплы бурычлар кала Аеруча мөһиме һәм авыры—китапка кереш мәкалә язу. Аңлашыла ки, мондый мәкалә укучыларның әсәрне анлап. яратып, тәмен белеп укуларын тәэмин итәргә тиеш. Монда автор Сәйф Сарайның әсәрләренә әдәби анализ бирү белән генә чикләнә алмый: ана шул чор тарихын. ил һәм халык яшәгән ижтимагыйсоциаль шартларны, мәдәни мохитне. шагыйрьнең нинди традицияләргә таянып ижат итүен, аларны ничек үстерүен. баетуын тикшереп-ачыклап чыгарга кирәк була. Сәйф Сарай заманы— Алтын Урда тарихының һәм шул тарих белән турыдан-туры бәйләнгән төрки- татар әдәбиятының ифрат катлаулы, каршылыклы, шул ук вакытта билгеле бер дәрәжәдә чәчәк аткан, байтак илләрдә танылу тапкан чоры Мәсьәләнең бу ягына кагылып. X. Миннегулов бик хаклы рәвештә болай яза: «Алтын Урда башкаласы Сарайның (сүз Сарай- Бәркә турында бара) сәяси мәркәз генә түгел, ә Урта гасыр мөселман дөньясының мөһим гыйльми, мәдәни үзәге дә булуы бәхәссез. Шуңа күрә Сәйф Сарайның биредә укуы, шагыйрь буларак өлгерүе, үзенә Сарай кушаматын алуы табигый һәм мантикый күренеш.. Кыскасы, шагыйрьнең тумышы, яшьлеге. гомеренең зур өлеше Идел-йорт. төркитатар язмышы белән тыгыз бәйләнешле...» (7 бит). Ижтимагый-сәяси тарихтан билгеле булганча. XIV гасырның алтмышынчы елларыннан Алтын Урда язмышының аеруча катлаулы дәвере башлана. Нәкъ әнә шул елларда төрле ханнарның һәм әмирләрнең ызгыш-талашлары, үзара сугышлары куерып китә Академик В. М Жирмунский язганча, 1360-1380 еллар арасында, ягъни нибары 20 ел эчендә Алтын Урдада 14 хан алмашына, эре феодаль олыс әмирләре мөстәкыйльлек өчен көрәшәләр, үзәк хакимияткә буйсынудан баш тартмакчы булалар. Ил өчен нәкъ әнә шундый куркынычлы еллардан соң акыллы, хәйләкәр, нык ихтыярлы мәшһүр Идегәй морза күтәрелеп чыга һәм нигездә ул хөкем сөргән 13951419 елларда илдә билгеле бер тәртип урнаштырыла (В М. Жирмунский Мелио- ранский и изучение эпоса «Едигей» // Тюркологический сборник. 1972 — М . 1973.—Б. 156.) Әмма Урдада хәлләр инде бик авыр була. Ижади хезмәт турында уйлап торырга да урын калмый Шуңа күрә дә аерым шагыйрьләр һәм әдипләр Мисыр-Сүриягә. Кече Азиягә күчеп китәргә мәжбүр булалар. X Миннегулов язуын-ча. «70-80 елларда Сәйф Сараи да Идел Йортны калдыра. Ул үз ватаныннан аерылып, башка жиргә күчүне бик авыр кичергән: Туфрагым өстендә сөнгеләр үскәч (ягъни сугыш булгач). мин өйдән (илемнән) аерылдым. Ватаннан мәхрүм булдым да, башка йорт (ил) кешесенә әверелдем Язмыш мина ни кадәр жәбер китерде, нинди гөнаһым бар?! Иляһым. кимет жәберенне (ярлыка), мин бит илгә тугрылыклы ул идем (X. Миңнегулов тәрҗемәсе, 7 бит) Шул рәвешчә, туган иленнән аерылырга мәжбүр булган шагыйрь сиксәненче еллар азагында— туксанынчы еллар башында Мисырда яшәп ижат итә. Аның әсәрләре арасында күренекле урынны «Гөлестан бит-төрки» (•Төркичә Гөлестан», 1391) алып тора. Ул Иранның бөек шагыйре Сәгъдинең (XI11 йөз башы—1292) фарсыча «Гөлестан» әсәренә нигезләнеп язылган. «Төркичә Гөлес-тан»,—дип күрсәтә X. Миңнегулов,—тәржемә әсәр... Төрки авторы оригинал-нын төп эчтәлеген, төзелешен, рухын саклый, Сәгъдине үзенен остазы итеп таный. Әмма биредәге «тәржемә» төшен-чәсе әле хәзер без күнеккән мәгънәсен-нән үзгә буларак, гажәеп күптөрле күре-нешләрне үз эченә ала. Биредә без төгәл һәм ирекле тәржемә үрнәкләре, ориги-наль юллар, шигъри җаваплар, версия-вариантлар һәм башка төр мисаллар белән дә очрашабыз» (21- 22 битләр). Урта гасыр дөнья әдәбиятының төп таләпләренә тулысынча туры килгән әсәр буларак, шактый зур күләмле «Гөлестан бит-төрки» X. Миңнегулов җыентыгында төп өлешне тәшкил итә (37-246 битләр). Әсәр зур күләмле һәм эчтәлеге белән күпкырлы булса да, аны уку һәм аңлау кыен түгел. Беренчедән, без биредә күптәннән таныш сюжетлар һәм герой-персонажлар белән очрашабыз. Икенчедән, төзүче, инде алдарак та әйткәнебезчә, әсәрнең асылына һич зыян китермичә, аны кабул итүне нык җиңеләйткән, тексттагы бик күп урыннарга тәрҗемәләр, шәрехләүләр өстәгән Аннан, «Гөлестан»да без яхшы белә һәм еш куллана торган татар мәкальәйтем- нәре байтак очрый Фарсыча оригинальдәге афористик гыйбарәләргә үз халкы фольклорында тәңгәлләр булса. Сарай өстенлекне соңгыларына бирә Аларны бик ипле генә итеп, текст тукымасына үреп җибәрә. Үз нәүбәтендә, шагыйрьнең тәржемә яки үзе ижат иткән афоризмнары соңыннан халык телеңдә мәкальләр сыйфатында кулланыла башлыйлар. Моның мисаллары дистәләрчә. С. Сарай сүзләре: Йимәс эт саркытын килеб арслан. Гар (мәгарә) эчендә ачин үләр булса. Халык мәкальләре Эт саркытын арыслан жимәс Эттән калганны арыслан жимәс. С. Сарай сүзләре: Елан башын дошман әле белән яньчегел Халык мәкальләре: Кеше кулы белән елан тот Еланны үтерергә дошманына куш һ б Китапның нәүбәттәге зур булмаган бүлеге «Нәзыйрә әсәрләр. Лирика» дип атала (247-268 битләр). Хәзерге әдәбиятта шактый сирәк очраучы «нә- зыйрә» атамасының мәгънәсе «әдәби жавап, охшатма, бер әсәргә нигезләнеп, икенче әсәр язу» дигәнгә туры килә Шәрык сүз сәнгатендә күп кенә әсәрләр нәзыйрә белән ижат ителгән. Мәсәлән. Г. Нәваинын (1441-1501) «Хәмсә* («Биш поэма») шәлкеме Низами Ганжәвинен (1141-1209) һәм Әмир Хөсрәү Дәүлә- винен (1253-1325) шул циклдагы һәм сюжеттагы әсәрләргә нәзыйрә булып торалар. Сәйф Сарай заманында Нәзыйрәләр язу ин популяр ижат ысулларыннан берсе була. Табигый ки, талантлы шагыйрь үзе дә мондый «шигъри ярышлардан» читтә тормаган Күзәтелә торган җыентыкта аның каләмдәшләре Мәүлә Казый Мөхсин, Мәүлана Исхак. Мәү- лана Гыймад Мәүләви. Әхмәд Хужа Сарай, Харәзми, Габделмәжид. Туглый Хуҗаларның аерым шигырьләренә язган нәзыйрәләре китерелгән. Шунысы да бик мөһим: китапта югарыда исемнәре аталган шагыйрьләрнең Сарайга нәзыйрә язу өчен нигез, этәргеч булып хезмәт иткән әсәрләре үзләре дә урын тапкан Димәк, безгә, өлешчә булса да, Алтын Урданың XIV йөздә яшәгән башка күренекле шагыйрьләре, ул чордагы ижади зәвыклар, әдәбиэстетик идеаллар һ. б. ш. белән танышырга мөмкинлек туган. Бу мәсьәләләр С Сарайның «Фи әүсафи-ш-шөгара» (Шагыйрьләрне сыйфатлау) исемле оригиналь шигырендә дә күтәрелә. Оригиналь әсәрләрдән биредә аның тагын 4 газәле, 4 робагые һәм мондый бер икеюллыгы бар (266 бит) •Нәдср ул кем сукыб-тартып бөнелмәс. Башы эәхме дәва берлән уналмас* Безнеңчә, бу елан турындагы табышмак булырга тиеш. Традицион рәвештә «Ул нәдер кем?» дигән сорау белән башланучы мондый әдәби табышмаклар соңгырак дәверләрдә татар шагыйрьләренең иҗатында шактый еш очрый торалар. Ягъни. Сарайлар традициясе дәвам итә Менә бер генә мисал. Аны без 1861 елда Чистай Каргалысында язылган бер кулъязма буенча китерәбез (җавабы: ел. айлар, тәүлекләр, төн. көн): «Ул нәдер кем. бер йыгач яратты хак. Ул йыгачта бардыр унике ботак. Ул ботакта бардыр угыз яфрак. Ул яфракнын тышы кара, эче ак». Шигърият әсәрләре «Ядгярнамә» кулъязмасыннан» дигән өченче бүлектә дә (270- 290 битләр) дәвам иттерелә Монда да Сәйф Сарай замандашларыннан берничә шагыйрьнең ижат өлгеләре тәкъдим ителә. Аннан автобиографик эчтәлекле 3 робагый һәм бер икеюллык (фәрд) килә. Бу бүлектәге (һәм гомумән шагыйрь иҗатындагы) аеруча әһәмиятле әсәр—«Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны. Сюжеты һәм эчтәлеге буенча ул тулысынча диярлек халык дастаннары традицияләренә нигезләнгән Аксак Тимернең Үргәнечкә һөҗүме һәм бик күп явызлыклар кылуы; Сөһәйл исемле бер гаскәринең әсир төшүе һәм зинданга ташлануы; шаһ кызы Гөлдерсеннен әсир Сөһәйлгә гашыйк булуы; ике гашыйкның бергәләп качып китүе; аларның ачлыктан һәм сусаудан һәлак булулары.. Хатыйп Миннегулов. бу әсәрнең тарихи нигезләрен өйрәнеп, аның сюжеты конкрет тарихи шәхесләр: Туктамыш хан улы һәм Аксак Тимер кызы арасындагы фаҗигале мәхәббәткә корылган булуы мөмкин, дигән фикер әйтә. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны бүгенге татар укучыларына электән дә таныш иде. Чөнки шагыйрь Нури Арсланов анын хәзерге телгә әдәби тәрҗемәсен эшләп. «Казан утлары» журналының 1972 елгы 6 нчы санында бастырып чыгарган иде Шагыйрьнең җыентыгына бу тәрҗемәне дә кертеп, төзүче дөрес эшләгән. Моннан китап тагын да байый төшкән. Укучыларга Сарай оригинален Арсланов тәрҗемәсе белән чагыштырып укырга мөмкинлек туган... Кыскача йомгак шундый. Мәкаләбезнең исемендә әйтелгәнчә. XIV йөзнен күренекле шагыйре Сәйф Сарай, чорлар кичеп, безгә яңадан кайтты. Әсәрләренең тулы җыелмасының чын фәнни басмасы булып кайтты. Мондый академик басмаларны, озакка сузмыйча. Котб. Харәзми. Хисам Кятиб кебек башка олы шагыйрьләребез иҗатлары буенча да әзерлисе иде Борынгы әдәбиятыбызнын зур белгече Хатыйп Миннегулов бу изге эшләрдә дә әйдәп баручы булсын иде.