БЕРГӘ-БЕРГӘ ИДЕЛ КИЧӘЕК

Агыйделкәйләрне кичәек. Кичалмасак. атлар мичәек. Халык жырыннан. Мизгелләрем—кичәр Иделләрем, Йотлыгып ла эчәр суларым; Артта калган күпме кичүләрем, Күпме икән алда узарым? Ничәнче кат инде суга керәм, Тәч-тәч иткән сабый кебекмен. Чиркандырып куя дерелдәтеп, Ә чумдыммы— барыбер күнектем. Кичү бирми, язгы сулар ташты, Сынамакка микән яшьлекне?— Түземлек лә дигән баулар белән Бәйләп алдым уңай кәшмәкне*. Йөздем әле, йөздем ишкәксез дә Яшел генә Идел—җәемә; Былбыл моңы, чалгы чыңы булып Сеңгәндер ул җырлар җаныма. Баш очымда торна кычкырганы,— Өзелә лә язын үзәгем.— Сабыр гына сары Иделемнең Кичәсем бар алтын үзәнен. Ярларыннан сары Иделемнең Җаннарыма үтә салкын җил. Чыдамлыклар бирсен: ак дулкынын Чайкарга ла тора ак Идел. Ак Иделкәйләрне кичәек тә, Кичалмасак. атлар мичәек. Берәм-берәм безне дулкын йотар, Бергә-бергә Идел кичәек! ' Кәшмәк— сал. Ә нигә соң таркау-тәртипсез без?.. Сылтамыйкчы кыргый заманга! Шушы хакта искә алмасакчы Ябышыр чакта гына саламга. Зурламасак та без—хурламыйкчы. Чын Иделләр җире—үз илем! Иңнәрдәге йөгем саллы әле, Алда булсын кичәр Иделем!..Үкенеч Корда шла рым Габдрахман Кадыйрое белән Илфак Смак овны соңгы юлга озатканҮкенечләр тулы бу гомернең, Бер карасаң, чиге юк сыман. Сез дә киткәч, асыл кордашларым. Чикләр җуеп йөрәк юксына. Синең чигең, әҗәл,—билгесезлек. Үз сәгатең бардыр, үз көнең. Үтерәсең, диеп аһ орабыз— Тудырасың күпме үкенеч?! Килгәнемә, язмыш, үкенмимен. Йомгакларың сүтеп баш катса; Үз бәхетем эзләп, мин чыкмадым. Бүтәннәрнең бәхете аша атлап. Бигрәк лә артык югалтулар. Мишеньнәрдән яза ук атсам. Тугрылыгы өчен мәхәббәтнең Үкенмәмен, башым югалтсам. Ә бит әүвәл бер күз снрпүемдә Күрмәсәләр,— булды, үкендем; Өермәле гомер мизгелләре Чуалдырды юлны—үкендем. Мин үкендем, кемдер как җилкәмә Аударганда нахак-бнтәрне. Эл дә иңем бәла-казаларны Үкенмәслек итеп күтәрде. Баш очымда булса Ай-Кояшым, Кызыктырмас ялган ялтырау. Үкенмимен, язмыш, табаныңда Мнн булмадым юеш олтырак. Үкенечләр бары артта сыман. Коточыргыч яшен яшьнәмәс; Инде кыя җанны бер үкенеч— Яшәлгәне кадәр яшәлмәс Сафлык Саф күңелле булып туа бәндә. Яралгысы булса саф сөю; Җан-тәнеңне сафлар иреннәрең Анаң күкрәгенә чак тню. Бу дөньяда сафлык күбрәктер. Саф йөрәкле булсаң, саф намус; Саф уйларың белән пакь юллардан Хак уңышың килер шатланып. Сафлык чишмәсендә җанын чайкап. Гаделлеккә кеше атлыккан,— Тамчылардан карлар яралгандай. Сафлыкларың туа хаклыктан Күңелеңә пычрак ягылмасын. Намусыңа таплар төшмәсен; Гомер буе тау таш актарырсың Табар өчен сафлык чишмәсен. Үкенечләр тулы бу гомернең, Бер карасаң, чиге юк сыман. Сез дә киткәч, асыл кордашларым. Чикләр җуеп йөрәк юксына. Синең чигең, әҗәл,—билгесезлек. Үз сәгатең бардыр, үз көнең. Үтерәсең, диеп аһ орабыз— Тудырасың күпме үкенеч?! Килгәнемә, язмыш, үкенмимен. Йомгакларың сүтеп баш катса; Үз бәхетем эзләп, мин чыкмадым. Бүтәннәрнең бәхете аша атлап. Бигрәк лә артык югалтулар. Мишеньнәрдән яза ук атсам. Тугрылыгы өчен мәхәббәтнең Үкенмәмен, башым югалтсам. Ә бит әүвәл бер күз снрпүемдә Күрмәсәләр,— булды, үкендем; Өермәле гомер мизгелләре Чуалдырды юлны—үкендем. Мин үкендем, кемдер как җилкәмә Аударганда нахак-бнтәрне. Эл дә иңем бәла-казаларны Үкенмәслек итеп күтәрде. Баш очымда булса Ай-Кояшым, Кызыктырмас ялган ялтырау. Үкенмимен, язмыш, табаныңда Мнн булмадым юеш олтырак. Үкенечләр бары артта сыман. Коточыргыч яшен яшьнәмәс; Инде кыя җанны бер үкенеч— Яшәлгәне кадәр яшәлмәс... Алларыңа сафлык, пакьлек үзе— Өерелеп ява карлар тын; Тап ягылса, нәфис ак карларны Булырмы соң кабат агартып?! Дуслык җырыIV V Дуслык җыры тынмый яңгырасын. Җиребезне айкап мең урасын. Иң матур жыр бездә—дуслык җырлары. Күңелләрдән күчкән күңелләргә. Җәйгор булып төшкән киң җирләргә. Иң матур юл бездә—дуслык юллары. Саубуллашып, ерак китсәк тә. Без кайларга гына җитсәк тә. Дуслык, җыр калыр йөрәктә! Авырлыклар җиңдек бергәләшеп. Торган җирләр безнең—башка, уйлар—бер. Бер хыяллы, бер теләкле итеп. Мәңгелеккә куш йөрәкле итеп. Тоташтырган безне олы Туган җир. Саубуллашып, ерак китсәк тә. Без кайларга гына җитсәк тә. Дуслык, җыр калыр йөрәктә! Әле керде ярсып ут-суларга. Әле менде ерак йолдызларга, Еллар агышында дуслык чыныкты. Сагындырып кына очраштырып. Очраштыргач, тагын хушлаштырып Сыный икән вакыт безнең дуслыкны. Саубуллашып, ерак китсәк тә. Без кайларга гына җитсәк тә. Дуслык, җыр калыр йөрәктә! Яз килгәнен сиңа карап беләм... Яз жнтәрен сиңа карап беләм. Әллә каян снзәм килүең; Челтәр бозга сугылып чыңлап яткан Елгачыктай синең көлүең. Яз килгәнен сиңа карап беләм,— Буй-сыныңа сафлык ягылган; Күгәрчендәй гөрләп куясың син Үткән чакта минем янымнан. Яз килгәнен сиңа карап беләм,— Тәрәзләргә гөлләр тезелгән; Битләреңә чәчкән гөлләреңнең Орлыклары әллә сибелгән. Яз килгәнен сиңа карап беләм, Хисләр ташсын тагын ярлардан; Синең өчен мин барсына риза, Мәхрүм генә итмә язлардан...

Реклама