Логотип Казан Утлары
Публицистика

Басыйр Рәфыйковка 80 яшь

Басыйр Шаһинур улы Рәфыйков Мамадышта туган (1921 елның 10 февралендә). Әмма тоталитар система жилләре аны да—әтисе, гаиләсе белән- туган туфрагыннан яшьли кубарып. Уралга. Магнитогорск якларына илтеп ташлый Нәкъ менә яшьтәше, олуг шагыйребез Гамил Афзал язмышы! Шунда уку. соңыннан Троицк шәһәрендә татар-башкорт педагогия техникумын тәмамлап. Әлмән авылында урыс теле укытучысы булып эшләү. Ә сугыш елларында ул хезмәт армиясенә алына. Магнитогорск металлургия заводында эшли Читтән торып укып, педагогия институтын (тарихфакультетын) тәмамлагач, озак еллар Троицкида татар-башкорт педагогия училищесында укыта, директор урынбасары була; аннары башка мәктәпләрдә завуч, директор вазифаларын башкара. Гомере буе туган телгә, әдәбиятыбыз, Шигьрият-Әнкәгә гашыйк Басыйр ага яшьтән шигырьләр үлчәвежнән чыга: шагыйрь мәкалә-очерклар да яза. тарихи документларга таянып, шул төбәк һәм атаклы кешеләр тормышын бәян итә. Халык ижаты җәүһәрләрен жыю һәм бастыру эшендә дә өлеше бар үк шигырь язса да. бастырырга ашыкмый Аны өлкән язучыбыз Гомәр Бәширов дәрттәндереп. кереш сүз язып. «Совет әдәбияты» («Казан утлары») битләрендә бер бәйләм шигырьләрен чыгарырга булыша Аннан—«Җырым сина булсын- (1968) исемле беренче китабын Менә шуннан сон Басыйр Рәфыйков исеме матбугатыбызда еш күренә башлады. Үзе яши торган төбәктә күмәк җыентыкларда урысча шигырьләре дә басылды, соңыннан аерым китап булып та дөнья күрде Татар телендә исә янә «Кадерле минутлар» (1971), «Туган зупсалар» (1981) һ.б. шигырь китаплары басылды, шагыйрь 1974 елда Язучылар берлегенә кабул ителде. Иҗатында Б Рәфыйков. барыннан да бигрәк, лирик-фәлсәфи планда ачылды. Татар мәдәнияте, әдәбияты тарихында якты эзе булган. Тукай, Гафури. Бабичлар хатирәсен саклаган Троицк, анын киләчәге турында уйланулар хас бу ижатка, һәм анда тирән әрнүле. борчулы мотивлар да күп. Туган тел. халык язмышы мәсьәләләре «тар аның; милли хәрәкәттә дә бик теләп катнаша—җөмләдән, соңгы Татар конгрессында да күрдек аны Кыскасы, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, шагыйрь яшьләрчә дәрт һәм мәхәббәт белән ижат итә Ул үзенен кыйбласына—халыкка хезмәт юлына тугры булып яши.