Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛЫ ЧИШМӘЛӘР

Татар әдәбият белеме үсешенең төрле баскычларында әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре тарафыннан милли әдәби хәрәкәтне, аерым язучыларыбыз иҗатын өйрәнү, анализлау һәм бәяләү юнәлешендә байтак матур тәҗрибәләр ясалган. Бу тәҗрибәне тулаем һәм ретроспектив планда караганда анда әдәби-теоретик фикернең, әдәби анализ эшенең билгеле бер дәвамчанлык, күчемлелек канунына корылып үсүен күзәтергә туры килә. Әдәбият белеме өлкәсендә, бигрәк тә егерменче-утызынчы елларда—катлаулы, каршылыклы, киеренке эзләнүләр чорында—табылган фәннитеоретик, фәнни -методик фикер казанышлары, һичшиксез, бу тәҗрибәнең нигезенә алынды. Күренекле әдәбият галимнәре Гали Рәхим, Габдрахман Сәгъди, Җамал Вәлиди, Газиз Гобәйдуллин. Габделбари Баттал, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигьмәти һәм башка бик күпләрнең хезмәтләрендә әдәбиятның үзенчәлеге һәм милли әдәбият күренешләрен, әдәби процессны, аерым татар язучылары иҗатын өйрәнү белән бәйләнешле рәвештә әйтелгән кыйммәтле фикерләре, фикер башлангычлары алардан соң килгән буын әдәбият галимнәренең тикшеренүләрендә дәвамлы үстерелеш тапты. Бу мәкаләдә без күренекле каләм әһелләре иҗатына фәнни- эстетик анализ ясауны һәм яңача бәя бирүне максат итеп куйган яңа бер хезмәт турындагы фикерләребез белән уртаклашмакчы булабыз. Сүз — танылган әдәбият галимәсе. педагог, филология фәннәре кандидаты, доцент Мәдинә Җәләл иенаның әле күптән түгел генә «Мәгариф» нәш риятында басылып чыккан «Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре» дип аталган китабы турында бара. Ул «Укытучы китапханәсе» сериясендә укытучыларга, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма сыйфатында бастырып чыгарылган булса да, профессиональ галим-филологлар даирәсе өчен дә бик кызыклы һәм файдалы бер хезмәт. Китап авторының исеме әдәбият белгечләренә, милли мәгариф системасында эшләүчеләргә, татар әдәбияты укытучыларына, мәктәп укучыларына, гомумән, киң катлам укучыларга—әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Чөнки, бердән, Мәдинә Җәләлиева озак еллар дәвамында Казан дәүләт педагогика университетында әдәбият дисциплиналары укыткан, үзеннән алда шушы гыйлем һәм уку йортының татар әдәбияты кафедрасында эшләгән галим-педагогларның традицияләрен дәвам итүче, үстерүче галимә-педагоглардан берсе булса; икенчедән, шушы көнгә хәтле милли мәктәпләребез өчен татар әдәбиятыннан матур-матур дәреслекләр, методик кулланмалар төзеп бастыруда актив һәм даими катнашып килүче авторлардан берсе; өченчедән, ул төрле фәнни җыентыкларда, татар вакытлы матбугаты битләрендә милли әдәбиятыбыз мәсьәләләре буенча төпле, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән чыгыш ясап торучы автор буларак билгеле. М. Җәләлиеваны әдәби-фәннипедагогик җәмәгатьчелек шулай ук язучыларыбызның юбилей конференцияләрендә ясаган кызыклы чыгышлары— фәнни докладлары буенча да яхшы белә. Ул лаеклы ялда һәм олы яшьтә булуына карамастан, әле бүген дә оригиналь фикерләү сәләтен, зиһен ачыклыгын һәм ныклыгын җуймаган хәлдә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дәвам итә, һаман эзләнә, иҗади фикер хәрәкәтендә яши, яза. үзенең матур. Т кызыклы Һәм яңа фәнни табышларын, фикер-күзәтүләрен мәкаләләр, җыентыклар рәвешендә дөньяга чыгарып, укучы хөкеменә тәкъдим итеп тора. М. Җәләлиеваның яңа басылып чыккан һәм югарыда телгә алынган китабында XX йөз татар әдәбиятының бай катламнарын тәшкил итүче олы язучылар Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баянов иҗатлары тикшерелә, әдәбиятның кайбер мөһим теоретик мәсьәләләре яктыртыла. Хезмәтнең тарихи- милли, әдәби-теоретик нигезгә корылган булуы игътибарны җәлеп итә. Эстетик анализның хәзерге таләпләргә җавап бирә алуы, китапка алынган язучыларның иҗатын психологик процесста алып, аның татар әдәбият белеменең үзенчәлеге буларак анализлануы әдәби үсешнең югары ноктасы рәвешендә күз алдына килә. Авторның мондый аспекттагы тикшеренүләре үз вакытында Җамал Вәлиди. Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәтиләрнең кайбер аерым хезмәтләрендә билгеләнгән позитив фикер башлангычларын, теоретик позицияләрне (язучы шәхесе, иҗат психологиясе, әдәби стиль, психоанализ һ. б. мәсьәләләр буенча) шактый киңәйтеп, тирәнәйтеп, заманча үстереп каравы белән кызыклы һәм әһәмиятле. Автор үзе дә хезмәтенең төп максатын элеккеге традицияләрне яңартуда күрә. Әйтергә кирәк: китапның Галимҗан Ибраһимов. Һади Такташка багышланган бүлекләре турыдан- туры егерменче-утызынчы еллар әдәби процессы белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Бу чорның бай, катлаулы, каршылыклы, җанлы картинасы алда телгә алынган шәхесләр иҗатын әтрафлы тикшерү белән мөнәсәбәтле рәвештә хезмәттә шактый тулы ачыла, объектив чагылдырыла. Автор әлеге китабында бигрәк тә Г. Ибраһимов иҗаты белән тыгыз бәйләнештә, әдәбият белеме фәнендә әле бүген дә катлаулы һәм бәхәсле булып кала торган әдәби метод һәм әдәби стиль мәсьәләсен күтәрә. Аны дөнья әдәби процессының бер проблемасы итеп карап, татар һәм күрше рус әдәбияты белән генә түгел, Европа әдәби процессына нигезләнеп тә ачыкларга, тәгаенләргә омтыла. Билгеле ки, әдәби метод, өслүп (киң һәм тар мәгънәләрендә), әдәби стиль мәсьәләләре фәнни җирлектә әле егерменче-утызынчы еллар татар әдәбияты белемендә үк өйрәнелә, җитди тикшерелә башлаган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Үзенең хезмәтләрендә автор әлеге мөһим проблеманы яңа шартларда яңадан калкытып куеп, моңа карата бүген үз позициясен, үз мөнәсәбәтен белдерә, әлеге проблеманың бүгенге этапта да ахыргача хәл ителмәгән булуын тагын бер кат искәртә. Язучының шәхесе һәм аның әхлакый гуманизмы, субъектив ягы да хезмәттә бер кадәр урын алган. Чөнки һәр кешенең аңына сеңгән холкы, фигыле, үзенең характерлы сыйфатлары була. Бу турыда Г. Тукай да уйланган икән. Ул әдипнең иҗатын гына түгел, шәхесен дә ачып бирүне теләгән. «Килер заман,—дип яза мөхтәрәм шагыйрь, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле». (Г. Тукай. «Уянгач беренче эшем» мәкаләсе. «Кояш» гәзнте, 14 март, 1913). Әлеге аспект М. Ш. Җәләлиева китабының бигрәк тә язучылар Г. Тукай, Г. Ибраһимов, һ. Такташ, Ә. Еники иҗатларына багышланган бүлекләрендә матур ачыла. Мәсьәләнең бу ягын күтәрүе белән автор элегрәк татар әдәбият белемендә урын тоткан «биографизм» методы принципларын яңа шартларда әдәби иҗат процессын өйрәнүдә куллануны дәвам итә. Аның бу эше әдәбият галиме Г. Нигъмәти хезмәтләрендә, бигрәк тә аның «Әдәбият һәм тормыш» (Казан, 1930) дигән хезмәтендә һәм иҗат психологиясе мәсьәләсен тикшерүгә багышланган бүтән мәкаләләрендә куелган «язучы шәхесе» мәсьәләсен тикшерүне яңа заманда дәвам итүчеләрнең берсе буларак бәяләнергә хаклы. Китапта исемнәре алда санап үтелгән язучылар иҗатына җыйнак, кыска, әмма төпле тирән фәнни-эсте- тик анализ ясала. Анда урнаштырылган аерым мәкаләләрдә теге яки бу язучы иҗатының сәнгатьчә үзенчәлекләре яңарак ракурста, моңа кадәрге тикшеренүләрдә күрелмәгәнчә яклары белән, моңа кадәр игътибар биреп җиткерелмәгән үзлекләре белән ачыла. Әйтик, «Шагыйрьнең миф дөньясы* дигән мәкаләсендә автор үзенең игътибарын Г. Тукай иҗатының бөтенләй өйрәнелмәгән, яки, өйрәнелсә дә объектив яктыртылмаган, берьяклы гына каралган өлкәсенә юнәлтә. Шагыйрь иҗатына яңа- ча якын килә. Аның иҗатында мәҗүсилек, ислам дине белән бәйле мифик образлар, персонажлар, сюжетлар куллануны махсус алып өйрәнеп, аларның Тукай әсәрләрендә үтәгән эстетик вазифаларын ачыклауны максат итеп куя, Тукайның фикер тирәнлеген, тасвирлау осталыгын яңа яктан килеп ачуның матур һәм уңышлы тәҗрибәләрен ясый. «Әдип Галимҗан Ибраһимов» дигән җыйнак бер мәкалә күләмендә автор язучының тулаем иҗат эволюциясен һәм аның иҗатының сәнгатьчә үзенчәлекләрен эзлекле итеп тикшереп, анализлап чыга. Бу мәкаләсендә ул Г. Ибраһимов иҗатын яңабаштан һәм яңача карап чыга дип әйтергә мөмкин. Монда Г. Ибраһимов иҗатының һәм шәхесенең моңа хәтле тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калып килгән моментларына, якларына басым ясала. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: автор Г. Ибраһимовның совет чорында язылган әсәрләрен, аерым алганда «Кызыл чәчәкләр», •Адәмнәр», «Тирән тамырлар» әсәрләрен анализлап, аларда язучының • чынбарлыктан туган аналитик фикерләрне астарлы һәм күп мәгънәле итеп тасвир кылу үзенчәлеге»нә басым ясый. Г. Ибраһимов әсәрләрендә, астарлы фикернең (подтекст- ның) үзен сиздерүен реализмның куәте, язучының тасвирлау осталыгы белән бәйләп аңлата. Китаптагы «Тарих әһеле (Кәрим Тинчурин турында уйлану лар)» дигән мәкаләдә милли драматургыбызның иҗат үрнәкләре һәм үзенчәлекләре барлана һәм бәяләнә. Хезмәт авторы монда К. Тинчурин иҗатын беренче этабыннан алып ахыргача эзлекле карап, күзәтеп, тикшереп чыга, аның әсәренең сәнгатьчә эшләнешендәге отышлы якларны дөрес күрсәтә. Шул яссылыкта аның «Беренче чәчәкләр»е, «Соңгы сәлам »е. классик югарылыкта торган «Сүнгән йолдызлар». «Зәңгәр шәл». «Җилкәнсезләр» драмалары анализлана. Кәрим Тинчурин—автор бәяләвендә «Г. Исхакый, Г. Камал. Ф. Әмирхан, М. Фәйзиләрдән килгән милли татар драмасы үзенчәлекләрен биниһая баетучы сәхнә остасы» ул. • Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре» китабына кертелгән мәкаләләрнең тагын берсе—«Шагыйрь Такташ». Монда шагыйрьнең романтизмда формалашкан матур лирикасы анализлана, автор бик хаклы рәвештә Такташны дөнья романтизмының куәтле вәкилләре В. Гюго, А. Мицкевич, П. Шелли, Дж. Байрон, һ. һейне кебек мәшһүр шагыйрьләр белән бер рәткә куеп карый. Шулай ук шагыйрьнең зур үзгәрешләр, каршылыклы еллар барышында язылган әсәрләрнең сәнгатьчә үзенчәлекләрен дә тәфсилле тикшерә, ул иҗат иткән, ул тудырган шигъри образларны, сурәтләрне, поэтик чараларны табып алып күрсәтә. Анализ Такташның шигъри әсәрләреннән китерелгән, гаҗәп уңышлы сайланган өзекләр белән аралаш тырып бирелә. Аларны укыганда шагыйрьнең моңа хәтле мең кат укылган шигырьләре тагын да яңа яклары, яңа кырлары белән ачылып, балкып китә, алар тагын да тәэсирлерәк, гүзәлрәк яңгырый башлыйлар. Татар прозасының затлы вәкиле, халык язучысы Әмирхан Еники турындагы бүлек «Тойгы катлам нары» дип атала. Биредә Ә. Еникинең иҗат үзенчәлекләре, таланты, психологик сурәтләү осталыгы шактый тирән ачыла. Еники сурәтләвенең психологик үзенчәлекләре язучының гүзәл әсәрләренә, алардан алынган өзекләргә таянып яктыртыла. Автор Ә. Еникигә багышланган бу мәкаләсен әдип әле исән вакытта аның үзенә укытуы һәм аның: «иҗатыма шактый тирән кергәнсез» дигән кыска, ләкин кыйммәтле бәясен алуы турында миңа да сөйләгәне бар иде. • Аяз Гыйләҗев повестьларында әдәби герой» дигән бүлектә, аның исеменнән үк күренеп торганча, талантлы каләм иясе, халык язучысы Аяз Гыйләҗевның образ-характер иҗат итүдәге эзләнүләре, табыш, казанышлары барлана, бәяләнә, чынбарлыкны, анын. катлаулы якларын персонажның рухи дөньясы аша карап чагылдыруы кебек сәнгать үзлеге алга куеп карала. Аяз Гыйләҗевның иҗат осталыгын билгели торган табышлары аның «Өч аршын җир», «Урталыкта», «Берәү», «Урамнар артында яшел болын», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Кызлар хатлары», «Язгы кәрваннар». ♦Әтәч менгән читәнгә», «Мең чакрым юл», «Җомга көн кич белән» кебек әсәрләрен анализлау аша дәлилле күрсәтеп бирә. Китап авторы хәзерге татар прозасында психологик якны сурәтләү осталыгы белән танылган Ә. Еники. Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баянов, Гариф Ахунов иҗатларын күздән кичереп, аларның психологик сурәтләү үзенчәлекләрен иҗатларында зур һәм мактаулы урын алган конкрет әдәби әсәрләре җирлегендә уңышлы ачып бирә алган. Бу җәһәттән автор аларны В. Быков, В. Распутин кебек танылган рус язучылары белән бер югарылыкта торучы әдипләр дип бәяли. Әйтергә кирәк, китапта язучы Әхсән Баяновның индивидуаль стилен анализлауга багышланган махсус бер бүлек тә бар (» Әхсән Баянов повестьларында әдәби герой»). Ә. Баянов әсәрләрендәге фикер зирәклеге, хисләр байлыгы, ритмик кыскалык һ. б. биредә сәнгатьчә осталык үрнәге, әдип ирешкән уңышлар буларак бәяләнә. Китаптагы һәр мәкалә бер сулыш, бер йотым белән укыла. Авторның үз әдәбиятын ихлас яратуы, аның уңышлары, сәнгатьчә ачышларын күреп ихлас сөенүе, аерым җитешсез якларын күреп көенүе һәм шуларны дөрес объектив бәяли белүе, гомумән, үз әдәбиятының чын патриоты булуы күренә. Язучылар иҗаты белән генә чикләнмичә, хезмәтнең авторы «Проза әсәрләрендә әдәби вакыт һәм әдәби пространство» һәм «Жанр хәрәкәттә» дигән мәкаләләре, гомумән, әдәби процесска карата кызыклы күзәтүләре белән уйландыра. Китаптагы эстетик анализның рус һәм дөнья әдәби процессы белән бәйләп алып барылуы, фәнни стиле белән дә уңай тәэсир калдыра. Ләкин ахырда бер генә битлек гыйльми йомгак бирелсә иде дигән теләк туа. Кыскасы, М. Җәләлиеваның • Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре» дип аталган мәкаләләр җыентыгы— бүгенге әдәбият белеме үсешенә җитди өлеш булып керерлек фәнни хезмәт.