Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗГЕ КОЯШ ТАУГА СЫЕНГАНДА

Мин килермен әле кабат... Канат җәеп очып барам кебек Фани дөнья аша чиксез күккә— Мәңгелектән кабат Мәңгелеккә... Еллар үткәч бер килермен әле Аккош булып шушы үзәнлеккә— Гашыйк булып Сезнең гүзәллеккә. Бер генә кат килмәс әле җаным Кунак булып шушы җирләргә: Донья куып, бәхет эзләргә. Чәүкә булып килсә әгәр җаным. Ашыкмагыз мине тиргәргә— Чәүкәләр дә кирәк илләргә! Канат җәеп очып барам кебек Фани дөнья аша Мәңгелеккә,— Мәңгелеккә—чиксез зәңгәр күккә. Зәңгәр күкләр аша килермен күк Аккош булып шушы үзәнлеккә, Гашыйк булып сезнең гүзәллеккә... Көзге кояш, соңгы нурын сирпеп, Сыенганда таулар артына. Белмим үзем, күңелем никтер Шул тауларга таба тартыла. Фарсель ЗЫЯТДИНОВ (1937) • язучы, икыписад фәннәре кандидаты, балалар өчен язылган шигырь һәм проза китаплары авторы Казанда яши Баксам кайчак шул тауларга кабат. Нурсыз тауга кояш охшаган: Әллә якынлаша баешларым. Әллә күңелем нурга сусаган?!. Кемнәр килә? Тик г&мъсезгә нәрсә аңа— Килгән ни дә киткән ни_ Фәннур Сафин Иң яраткан, күңел тарткан дуслар. Ник китәсез җирдән бик иртә? Сизенде шул күңелем, сизенде Тәңребезме алдан сиздертә? Әйтелмәгән күпме җылы сүзләр. Җырланмаган җырлар калды ла... Күпме хыял, күпме бөреләр Ачылмыйча гына яндылар Җимеш бирә алмый тындылар. Янар җаннар иртә китә, диләр. Халык әйтсә инде хак әйтә... Сезнең эздән гамьсез җаннар килә. Күңелемне шунсы сагайта Битарафлар безне вагайта. Кыяташлар булып...Вәхшилектән ничек туйганымны Белсәң иде әгәр син, белсәң... Кыяташлар булып калкыр идем. Менәреңне әгәр мин белсәм. Туйдым, дускай, туйдым вәхшилектән. Җаным туйды талау, алдаудан. Телен, денен сатып алданганнар Котыла алмый бүген ялганнан. Учларымда учак ягар идем, Кызганмыйча әгәр син түзсәң. Мәңгелеккә китеп барыр идем, Кнлереңне әгәр мин белсәм. Тере килеш йотар кебек бары. Сыгыла калсаң әгәр, бил бөксәң. Кыя ташы булып калкыр идем, Менәреңне әгәр мин белсәм. Менәреңне әгәр мин белсәм Озатырга килми калма Вакыт дигән тар булса да дөньялыкта. Соңгы юлга озатырга килми калма. Килми калсаң, керермен дә тешләренә. Уянырсың мине уйлап иртә таңда. <Үлеләрдән шнкләнәм» дип. берүк, яме. Соңгы юлга озатырга килми калма. Рухым минем исәннәр)ә зыян салмас. Тик тереләр куркыныч ул шуны аңла. Таш атканга дөньялыкта аш аттым мин. Үч тотмадым беркемгә дә шуны аңла. К)к-бар нәрсә саклан күңелеңдә мина. Соңгы юлга озатырга килми калма. КӨ8ГВ КОЯШ ТЛУГЛ -СЫЕНГЛНДЛ 113 Вәхшилектән ничек туйганымны Белсәң иде әгәр син, белсәң... Кыяташлар булып калкыр идем. Менәреңне әгәр мин белсәм. Туйдым, дускай, туйдым вәхшилектән. Җаным туйды талау, алдаудан. Телен, денен сатып алданганнар Котыла алмый бүген ялганнан. Учларымда учак ягар идем, Кызганмыйча әгәр син түзсәң. Мәңгелеккә китеп барыр идем, Кнлереңне әгәр мин белсәм. Тере килеш йотар кебек бары. Сыгыла калсаң әгәр, бил бөксәң. Кыя ташы булып калкыр идем, Менәреңне әгәр мин белсәм. Менәреңне әгәр мин белсәм... Йөзләремә бер моңаеп карыйм, дисәң. Соңгы юлга озатырга килми калма. Барыбыз да кунак кына бу дөньяда. Чират җитсә, күңелеңә авыр алма. Ә шулай да озатырга килми калма. Ера-ера зәгыйфь тамырларны. Кайнар каным кая ашкына? Бармакларда минем капиллярлар Ярылалар, түзми басымга. Ә тарайган саен тамырым юлы. Тибә йөрәк, тибә көчлерәк. Китәр өчен шундый уңай вакыт... Тик. китәсе килми, ди йөрәк.