Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

18—КӘҺАФ (МӘГАРӘ) СҮРӘСЕ Кәһаф сүрәсе 110 аятьтән тора. Кәһаф. ягъни. Мәгарә сүрәсе Мәккәдә ннгән. Сүрәдә «Әсхаб-ел Кәһаф—Мәгарәдәге кешеләр» турында сөйләнә, сүрәнен исеме дә шуннан килә. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. I. Әлхәмдүлилләһ! Аллаһка мактаулар булсын Ул һичбер кимчелексез итеп (мөкәммәл рәвештә), Коръәнне (Мөхәммәдкә) илчесенә иңдерде (2) Ул ачык (һәмхәйләсез Корми гөнаһкярларны җәһәннәм белән) кисәтү өчен, иманлы вә игелекле кешеләрдән (җәннәткә керәчәксез, анда мөэминнәргә олуг әҗерләр бар. дип) сөенче алу өчен иңдерелде (3) Алар анда мәңгегә яшәп калачак (4) —Аллаһ бала атасы булды.—дип әйтүчеләрне хәтәр куркыту өчен. (5) Алар үзләре дә. аталары да бу турыда бернәрсә дә белми. Алар авызыннан чыккан бу сүз— гаять көфер сүз. Алар ялганнан башка сүз сөйләми 6. Бу Китапка (Корьәнгә) ышанмыйча (үлеп) киткәннәр өчен кайгырып, син үзеңне дә харап итмәкче буласыңмы әллә? (7) Күбесе игелек кылырмы (әллә—яманлыкмы). дип кешеләрне сынар өчен. Без Жир йөзен гүзәл итеп яралтгык (8) Тора-бара Без Жир йөзен (һични үсмәслек итеп) коп коры туфрак калкулыклары итәчәкбез. 9. (Ий. Мөхәммәд) мәгарә кешеләре белән Раким вакыйгасын син аять могжизаларыбызнын берсе түгел, дип уйламыйсындыр (шиккә алмыйсыңдыр) бит9 10. Ул үсмер-егетләр мәгарәгә кереп качты һәм ялвара башладылар — Йа, Раббыбыз. зинһар, безне рәхмәтеннән ташлама Безгә котылырлык тугры юл күрсәт, диделәр. (11) Шулай итеп. Без ничәмә-ничә елларга аларнын колакларын томаладык (мәгарәдә йокыга талдырдык) (12) Әсхабе каһаф (үсмер егетләрнең мәгарәдә күпме уздырганнарын) мөддәтен кайсы як (кайсы кавем) яхшырак хисаплап чыгарыр икән дип. ахырда Без аларны уяттык (13) Без сиңа аларнын вакыйгасын хаклык белән аңлатабыз Хакыйкатен, алар Раббыга иман китергән үсмерләр иде. Без аларга тугры юлны күрсәттек 14. Без аларнын күңелләрен ныгыттык. Ул егетләр (йокыга талганга кадәр) аягүрә горур басып: - Безнен Раббыбыз күкләрнең вә Җирнең хужасы. Безнең өчен Аннан гайре тәңре юк. дибез Юкса (киресенчә әйтсәк), без хәттин ашкан булып (кяфер) калыр идек (15) Безнен кавемебез Аллаһтан башка тәңреләргә табына Ул тәңреләрнең, чыннан ла. илаһ булганлыгына берәр дәлнт китерә алсалар иде (китерә азмыйлар) Шулай булгач. Аллаһ хакында теләсә нинди уйдырмалар чыгарганнардан да залимрак кеше бармы9— диделәр 16. (Берсе әйтте) Хуш. сез алардан (мөшрикләрдән) һәм алар табынганнардан баш тарткансыз икән инде, бер Аллаһка иман китергәнсез икән, (иңяхшысы) сез мәгарәгә кереп качыгыз. Раббыгыз сезне рәхмәтеннән ташламас вә сезнең зшегезне уңышлы итсен, диде Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде 17. (Әгәр дә син шул мәгарәләр янында булса идең) күрер илен. Кояш мәгарәнен ун ягыннан чыга, баеганда исә сул тарафта байый иде. Шулай итеп, алар Кояш кыздырудан интекмичә, мәгарәнең бер почмагында рәхәтләнеп йоклый бирәләр иде Менә бу аять могҗизаларыбызнын берсе иде Аллаһ берәрсен тугры юлга бастыра икән инде, ул аны Хакыйкатькә чаклы алып барыр, кемне тугры юлдан мәхрүм итә икән инде, аны тутры юлга бастырырлык бер генә яклаучы да булмас (18) Син аларны күрсән. уяу яталар икән, дип уйлаган булыр иден Гәрчә, алар тирән йокыда. Без аларны ара-тирә ян-якларына (уңга- сулга) әйләндергәләп тора идек. Этләре дә бусага янында башын ике тәпие өстенә салып йоклый иде. Аларны шул килеш күрсән. куркып качар иден. куркуыннан котын алыныр дәрәҗәгә җиткән булыр иден (19) Шулай итеп. (мәгарәдә күпме ятканнары турында) бер-берсеннән сораштырсыннар дип. Без аларны уяттык. Берсе әйтте: —Сез кайчаннан бирле монда ятасыз?—диде Икенчесе әйтте: — Бер көн яки ярты көндер,—диде. Башкалары: —Күпме торганыгызны Аллаһ яхшырак белә. Хәзер сез берегезне шушы көмеш тәңкәне тоттырып, шәһәргә җибәрегез, барып баксын, (шәһәрдә) саф (хәләл) ризыклар ашый торган булсалар, сезгә дә сатып алып кайтсын. Бик сак кылансын, сезнең канналыгыгызны сиздерә күрмәсен.—диделәр 20. Әгәр дә алар сезне тапса, таш белән бәреп үтерәчәк яки үз диннәренә кертәчәк Ул чагында инде сез мәңге дә Сәгадәткә ирешә алмассыз. (Бәйзави аңлатуынча, шәһәргә җибәрелгән егет кулындагы иске акчадагы Дияконос патшаның сурәтен күреп, бу егет борынгы акчалар хәзинәсе тапкан дип уйлап, үзен хөкемдар янына алып киләләр Хөкемдар христиан кешесе икән Әлеге егет патшага башыннан кичкәннәрне сөйләп бирә. Шулай итеп, егет аларны мәгарәгә алып китә Яңадан терелү мөмкин икәнлеген исбатлаганнан соң. Аллаһ Тәгалә егетләрне мәңгелек йокыга талдыра Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән.) 21. Аллаһнын вәгъдәсе хак икәнлеген Без әнә шулай исбат иттек. Кыямәтнең, һичшиксез, киләчәгенә ышансыннар дип. Бакчы, алар инде шул турыда бәхәс куптардылар. Берсе әйтә: —Аларнын (мәгарәдә йоклап ятучы үсмерләрнең) өстенә бина корып куйыйк. Алар турында Аллаһ яхшырак беләдер,—диде. (Бәхәстә) өстен чыкканнар исә әйтә: —Без. һичшиксез, алар янына бер мәчет корып куябыз,—ди. 22 —Алар өч кенә кеше иде. дүртенчесе эт иде.—ди берсе. — Биш кеше иде алар, алтынчысы эт иде,—дип икенчесе, белмәгән башларына фараз кылалар: —Жиде кеше иде алар, сигезенче эт,—ди башкалары. Әйт син: —Аларнын санын Аллаһ яхшы белә, алар турында белүчеләр бик аз,— диген. Син алар хакында бәхәскә кермә, чөнки ул бәхәснен очы-кырые булмаячак. Ул турыда берәүдән дә сораштырма. 23. Берәр эш башлар алдыннан һичбер вакытта да (иншааллаһ. Аллаһ теләсә, димичә) -Мин моны иртәгә, һичшиксез, эшләячәкмен,—димә. 24. Онытып җибәрәсең икән. Раббынны исенә төшер дә әйт: —Өмет итәмен ки. Раббым (бу мәсьәләне ачыклар өчен) мине монысыннан да тутры юлга юнәлтер,—диген. 25. —Алар мәгарәдә өч йөз ел йоклады. Шуна тагын тугызны өстәргә кирәк.— диделәр. (Өч йөз тугыз саны турында бәхәсләр бар Кояш елы буенча үсмер егетләр нәкь өч гасыр йоклаган булып чыга. Ай елы буенча-өч йөз тугыз ел. X Чантай тәфсирендә болай язылган: Жәнабел Хак бу сәнәне Ай елы буларак бәян боерды.) 26. Әйт: -Аларның күпме вакыт мәгарәдә булганнарын Аллаһ яхшы белә. Күкләрнең. Жирнен яшерен серләрен белү бары тик Аллаһка гына хас Анын күреп-ишетеп торуы шаккатарлык нәрсә. Аларнын (Күкләр вә Җирнең) Анардан башка һичбер тәртипләүчесе юк. Ул үз хөкемнәренә һичберкемне дә уртак итмәс,—диген 27. Раббың сиңа вәхий иткән Китапны укы (һәм аңютып бир) Анын сүзләрен алмаштырырга беркемнен дә хакы юк. Аллаһтан башка сыеныр зат табалмассын. 28. Раббыннын ризалыгын теләп, иртә-кич дога укыганнар белән чын күңелдән дус булып яшә. Дөньяның жинел-матур тормышына алданып, алардан йөз чөермә. Безне зикер итүдән мәхрүм калдырылганнарга, яман нәфесләре артыннан йөри торганнарга вә эше-көче белән хәттин ашканнарга буйсынма (иярмә) 29. Тагын әйт —Хакыйкать Раббыдандыр. Шулай булгач, теләгән кеше иман китерсен, теләмәгән инкарьчы булсын,—диген. Без залимнәр өчен шундый бер жәһәннәм хәзерләдек ки. аларны ялкынлы диварлар чолгап алыр. (Сусап) ярдәм сораганнарга эчәр өчен чырайларны көйдерерлек эретелгән сыек тимер бирерләр, һай. начар бер эчемлектер ул һәм алар ята торган урын да бик яман 30. Иман китереп, игелекле булганнарга килсәк, хактыр ки. Без изге гамәллеләрнең әжерен киметмәбез (31) Андыйлар өчен асларыннан (арыклардан) ермаклар агып торучы Гаден жәннәтләре булыр Анда алтын беләзекләр тагып, нәфис атласлар, матур яшел парчалар киеп, гүзәл көрсиләрдә утырырлар Нинди гүзәл бүләк, нинди Сәгадәт, нинди күркәм урындыр бу. 32. Шушы икс адәм белән булган хәлне мисал итеп күрсәт Базарның берсенә ике жирдә йөзем бакчасы бирдек, һәр ике бакчаны да Ул хөрмә агачлары белән уратып алды. Шул агачлар арасына иген җитештердек. (33) Ике бакча да бик мул уңыш бирде Бер генә үсемлек тә һәлак булмады Араларыннан елга агыздык (34) Бу бакчаның хужасы зур уңыш алды (аның башка килере дә бар иде) Үзара сөйләшкәндә ул дустына әйтте: -Малым белән мин синнән баерак, кардәшләрем, угылларым да синекеннән күбрәк,—диде 35. (Масаеп, күкрәк киереп) үзенә үзе бәла җыйнап, бакчасына керде һәм әйтте: — Боларнын кайчан да булса юкка чыгуына мин ышанмыймын.-диде — (36) Кыямәт көне килер дип уйламыйм мин Әгәр дә (Кыямәт булып) Раббымнын хозурына килеп бассам, һичшиксез, базардан да (бу бакчалардан да) яхшырак байлыкка (җәннәт бакчаларына) ирешәчәкмен. 37. Дусты ана җавап буларак әйтте: —Син үзеңне туфрактан, сонра тамчыдан (шәһвәттән) яралткан. аннан соң сине адәм рәвешенә китергән Аллаһны инкарь итәсеңмени'’—диде —(38) Ләкин ул Аллаһ минем Раббымдыр вә мин Раббыма һичбер нәрсәне тиңләмим (39) Нишләп сон син бакчана кергәндә -Машалла, кодрәт бары тик Аллаһгаңдыр,—дип әйтмисен’ Әгәр дә син мине мал ягыннан да. балаларым ягыннан да кимсетәсең икән (40) Кем белә. Раббым миңа синең бакчаңнан да яхшырагын бирер, синең бакчаңны, бәлки, яшен сугар, бакчан копкоры туфрак өеменә әверелер (41) Яки бакчаңнан дым качар да. син ул дымны кире кайтара алмассың. 42. Шуннан сон тегенең бакчасы (байлыгы) һәлакәткә дучар ителде Күпме көч сарыф иткән, (бакчасының харап булганына карап) ул кулларын угалый иде Бакчасында! ы йөзем агачын бәйләп куйган терәкләр кырылып җиргә ауган иде Ул: —Аһ. әгәр дә мин Раббыга тиңнәрне эстәмәгән булса идем,—диде 43. Ана ярдәм итүче булмады һәм ул үзен (фәкыйрьлектән) коткара алмады (44) Ярдәмне, дуслыкны да бары тик Аллаһтан гына көт Бүләкләүче дә Ул. язмышны хәл итүче лә Ул. 45. Син аларга гыйбрәт итеп күрсәт Дөнья тормышы ул Күктән аккан с> кебек. Жир йөзендәге үсемлекләр ул суны йотып бетерә (үләннәр. агачлар шаулап усә, чәчәк ата) Соныннан ул кырлар жил-давыллар узгач, коры чүп булып кала. Аллаһның һәрнәрсәгә кодрәте житә. 46. Ул маллар, ул угыллар (бары тик) дөнья тормышының бизәкләре генә. Игелекле гамәлләр генә мәңгегә калачак. Раббы алдында (ул гамәлләр) савап булачак һәм дә өметкә нигез булачак. 47. Ул Көнне тауларны урыннарыннан күчергәч, син Жир йөзен ялангач хәлдә күрерсең, һичберкемне онытмыйча, аларны (мәетләрне) Мәхшәрдә бергә туплаячакбыз. 48. Һәм алар берәм-берәм сафка тезелешеп. Раббынын хозурына бастырылачак. —Әүвәлеңдә сезне ничек яралткан булсак, шул рәвештә (ялангач, малсыз, бичара хәлдә) Безгә килерсез. Сез (фани дөньяда) кисәтүләрем тормышка ашмас (Кыямәт көне килмәс, килсә дә безгә җәза булмас), дип уйлыйсыз, шулай түгелме? 49. Китап (гамәл дәфтәре) уртага куелгач, язылган гөнаһларын күреп, ничек курыкканнарын күрерсең. —Харап булдык Бу нинди китап соң, (кылмышларыбызның) зурысы да. кечесе дә, берсе дә онытылмыйча язып куелган,—дип әйтерләр. Шулай итеп, кылганнары алар каршысында булыр. Раббын һичберкемгә гаделсез булмас. 50. Фәрештәләргә әйттек: —Адәмгә сәҗдә итегез,—дидек. Иблистән калганнары барысы да сәҗдә итте Иблис ул җен нәселеннән иде Раббынын әмеренә буйсынмады. Хәзер сез Мине инкарь итеп, аны вә анын токымыннан булганнарны дус итәрсезме? Юкса, алар бит сезнен дошманыгыз. Кяферләр өчен бу әверелеш (Аллаһтан йөз чөереп, шайтанга иярү) коточкыч зур афәттер. 51. Мин аларны (иблис белән аңа ияргәннәрне) күкләр һәм Җирне яралтканла да. үзләрен яралтканда да ярдәмчем (вә шаһит) итеп чакырмадым Мин юллан яздыручыларны (шаһит) ярдәмчем итеп алмаячакмын. 52. Ул Көнне (Аллаһ кяферләргә). —Мина тиңләштергән (уйдырма тәңреләрегез)не. чакырыгыз,—дип боерыр Алар чакырыр, ләкин алар җавапсыз булыр. Без алар (мөшрикләр белән потлары) арасына куркыныч-шөбһәле бер упкын уптырдык (53) Гөнаһлылар (тәмуг) ут(ын) күреркүрмәс, шунда эләгәчәкләрен аңлап алыр Аннан котылыш юлын да табалмаслар (54) Хакыйкатән, Без бу Коръәндә инсаннар өчен һәр төрле гыйбрәтле кыйссаларны каткат мисалга китердек. Ләкин адәми зат. гадәттә, киресенә тарта. 55. Тугры юлга өндәүче (Коръән, пәйгамбәр) килгәч, кешеләрне иман китерүдән һәм Раббынын ярлыкавын сорап ялварудан (намазукудан) тыйган нәрсә—ул атабабаларының башына килгәнне (һәлакәтне) үз башларына да ки-лүен көтү һәм вәгъдә ителгән җәза белән йөзгә-йөз очрашырга теләүләреннән килә. (Ягъни, кяферләр. мөшрикләр Аллаһның җәзасын үз күзләре белән күрмичә, иман китермәс Җәза килгәч, иман китерүләре кабул булмас.) 56. Без рәсүлләребезне (җәннәткә керерсез дип) сөенче алыр өчен һәм (гөнаһлылар тәмугка керәчәк дип) кисәтергә генә дип. җибәрәбез Кяферләр исә. Хакыйкатьне какшатыр өчен, хакны ялган, ялганны хак дип гауга куптаралар Алар аятьләребездән вә (җәһәннәм газабы белән) куркытуларыбыздан мыскыллы көләләр. 57. Раббынын кисәтүләрен исләренә төшереп тә, аларга арка белән борылган, үзләре кылганнарын (гөнаһларын) оныткан кешедән дә залимрәк кеше булырмы9 Без аларнын күңеленә, базарны аңламаслык итеп, колаклары ишетмәслек итеп, комачау куйдык. Син аларны тугры юлга чакырсаң да. алар мәнге дә тугры юлга басмас. 58. Шулай да. ярлыкау мәрхәмәте кин булган Раббын аларны (гөнаһлары өчен) җәзаларга теләсә, бик тиз җәзалаган булыр иде Ләкин аларга бирелгән бер мөддәт (вакыт) бар (Шул вакыт узып киткәч) алар (җәзадан) качып котылыр урын табалмас. (59) Шулай итеп. Без гаделсез-әхлаксыз шәһәрләрне^ кеше./әрен) һәлак иттек. Аларны һәлак итмәк өчен билгеле бер вакыт тәгаенләгән идек. 60. Менә бервакыт Муса бер яшь егеткә әйтте -Ике диңгез кушылган урынга хәтле барып җитмичә, еллар буе барсам да. мин туктамаячакмын,—диде. (Муса пәйгамбәрнең әмерендәге ул егетнең исеме Юшаг иде Аятьтә телгә алынган ике диңгез турында төрле фикерләр бар Берәүләре аларның берсе—Кара диңгез, икенчесе — Хазар (Каспии) диңгезе, ди. Бәгъзеләре исә Зәңгәр Нил белән Ак Нил. дигән фикердә тора Өченчеләренең фаразынча. ике диңгез күчермә мәгънәдәге гыйбарә, ягъни хәзрәти Муса белән Хо зер (галәйһи вәсэлләм) ике диңгезгә тиңләштерелә ) 61. һәр икесе дә диңгезләр кушылган жиргә барып җиткәндә балыклары турында оныттылар Балык исә. диңгезгә чумып, юк булды. (•Тәрҗемәләр, тәфсирләр бу турыда төрлечә сөйли. Ногманида балыклары терелеп, суны ярып, диңгезгә карап китте Кочигиттә балык та диңгездә юлын табып, юк булды Чантайда: балык диңгездә (хасил булган ярыкка) тугры юлны тотты» Хәсән Чантай тәфсиреннән ) 62. (Очрашуурыныннан) күчеп киткәч. Муса егеткә әйтте —Тамак ялгарга ризыгыбызны әзерлә.—диде —Чынлап та юл йөреп бик тә йончылдык. 63. -Беләсеңме.—диде яшь егет—Ял итәргә утырган кыя янында балыгымны онытып калдырганмын (Бу турыда сиңа әйтергә) шайтан гына оныттырды, башкасы түгел. Ул (балык) могҗиза көче белән (терелеп) диңгезгә төшеп, йөзеп китте (•Җансыз балык терелеп, диңгезгә төшеп киткән урын Хозер (галәйһивәссәлләм) белән очрашасы урын иде Балык терелеп төшеп киткәнне хәзрәти Муса күрми калды Егет бу хәлне Мусага әйтергә онытты.» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 64. Муса әйтте: —Эзли торган җиребез менә шул булыр,—диде һәм алар килгән эзләре буйлап кире китте (65) Алар бәндәләремнән бер бәндәмне (хәзрәти Хозерны) очратты, ана Бездән бер рәхмәт (вәхий вә пәйгамбәр/ек) бирелде, янә Без ана гыйлем өйрәттек. (66) Муса ана әйтте: —Үзеңә өйрәтелгәннәрне миңа өйрәтерсеңме, сиңа ияримме9—диде. 67. Ул (Хозер) әйтте: -Минем белән йөрергә синен чыдамлыгын җитмәс шул.—диде (68)— Асылын аңламаган көенчә, син ничек сабыр итәрсең икән' 69. Муса әйтте: —Иншааллаһ, син минем чыдамлыгымны күрерсең Синен әмереннән чыкмам 70. —Әгәр мина иярәсен икән, үзем мәсьәләнен асылына әйләнеп кайтканчыга кадәр, берни турында да сорашма.—диде (Хозер га/әйһиссәгзәм) 71. Шулай игеп, алар юлга кузгалды Ниһаять, көймәгә утыргач, ул (.хәзрәти Хозер) коймәнен төбен тиште. Муса: Көймәдөгелөрне батырыр өчен көймәне тиштеңме?-диде —Чыннан да син зарарлы эш кылдың 72. Мина иярсәң, сабырлыгын җитмәс (сорашмыйча түзәлмәссең).— димәдемме? 73. Муса: —Онытканыма күрә, син мине шелтәләмә, зинһар, эшемдә миңа авырлык йөкләмә,—диде. 74. Алга таба киттеләр. Ниһаять, аларга бер үсмер очрады Хозер аны үтерде. Муса әйтте: —Гөнаһсыз бер саф жанны кыйдың Чыннан да, син яман кылдын,—диде. 75. —Мина ияреп йөрсән. түземлегең житмәс, дип мин сиңа әйтмәдемме9— диде (хәзрәти Хозер). 76. Муса әйтте: —Әгәр тагын берәр нәрсә турында сорасам, мине юлдашын итмә Хакыйкатен, синең мине гафу итүләрен төкәнгәндер инде. (Яныңнан кусаң да. мин Сиңа ҮПКӘЛӘМӘМ)—HWK. 77. Тагын алга таба киттеләр. Ниһаять, бер авылга кереп, алар ашарга сорады Ләкин авыл халкы аларны кунак итүдән баш тартты. (Шулай каңгырып йөри торгач) алар аварга торган бер койма янына килеп чыкты. (Хозер) тиз генә койманы турайтып, төзәтеп куйды. Муса: —Әгәр дә теләсәң, син бу эшен өчен түләү алыр идең,—диде. 78. (Хозер) әйтте: — Менә шушы була инде безнең аерылышуыбыз. Хәзер мин сиңа сабыр итмичә Сораганнарыңның асылын анлатып бирәмен,—диде. (79)—Көймә мәсьәләсе болай тора. Ул көймә фәкыйрь балыкчыларныкы иде. Мин ул көймәне яраксызга чыгардым. Чөнки алардан ерак түгел генә көймәләрне талап алучы бер (юлбасар) патша бар иде. (80) (Баягы азгын) үсмергә килгәндә, аның ата- анасы мөселман иде. һәм без. (ул үсмер) азгынлыгы һәм хәттин ашуы белән (ата-анасына тагын) зыян-зәхмәт китерер, дип бу эшне башкардык (81) Без шулай теләдек: — Раббы (азгын үсмер) урынына аннан пакь һәм мәрхәмәтле бала бирсен,— дидек (82) Койма мәсьәләсе болай булыр. Ул койма ике ятимнеке иде. Астында аларга тиешле хәзинә ята иде. Аталары бик игелекле кеше иде. Раббын теләде, ул ике сабый балигълыкка ирешкәч. Раббынын рәхмәте буларак, шул хәзинәне табачак Бу эшне дә мин үз белдеклегем белән башкармадым (Аллаһ кушканча гамәл кылдым) Менә, сине кызыксындырган, сабырсыз иткәннәрнең асылы шулдыр. 83. (Ий. Мөхэммәд) алар (кяферләр) синнән Зөлкарнәйн турында сорар. Әйт: — Мин аның турында сөйләрмен,—диген. (Бәйзави тәфсиренә күрә. Зөлкарнәйн ул—Искәндәрнең (Александр Македонскийның) кушаматы икән Аның пәйгамбәр булганмы, юкмы икәнлеге төгәл ачыкланмаган. Ләкин аның игелекле шәхес икәнлеге, дөньяны яулап алганга, Иранны, Румны үзенә буйсындырганга, тамсында ике мөгез булганга күрә, аны Зөлкарнәйн. ягъни Икемөгезле дип йөрткәннәр Бәгъзе тәфсирчеләр исә. Искәндәр Зөлкарнәйннән элек шул исемне йөрткән башка бер пәйгамбәр булганлыгы турында язалар, чыннан да, бу фикер хакыйкатькә якын. Хәйретдин Караман тәфсиреннән ) 84. Хактыр ки. Без аны (Зөлкарнәйнне) Жир йөзендә хаким иттек, ана бөтен юлларны ачтык. (85) Ул (сайлаган) юлыннан китте 86. Ниһаять, Кояш баткан жиргә килеп житге, Кояш исә кара-кучкыл сулы дәрьяга бата икән. Аның янында кешеләр барлыгын күрде Шунда Без: —Әй, Зөлкарнәйн. син аларны жәзалый аласын яки син аларга игелек кыла аласын,—дидек 87. Ул шулай диде: —Хаксыз кыланганнарны жәзаларбыз, соныннан алар Раббы янына китереләчәк. Шунда Аллаһ аларга куркыныч газаплар тәгаенләячәк. (88) Иман китереп, игелек кылганнарга исә. бездән гүзәл бүләкләр булыр. Без андыйларга үтәве жинел булган әмерләр бирербез 89. Ул тагын юлга чыкты. (90) Ниһаять, ул Кояш чыккан жиргә килеп иреште. Анда шундый халык яши иде Өсләренә Кояш чыга, без аларга күләгә ясарлык нәрсә бирмәдек. 91. Менә шулай итеп. Без аның ни кылганын, ни кылмаганын— бөтенесен белеп тордык. 92. Соңыннан ул тагын юлга чыкты (93) Ниһаять, ул ике тау арасына килеп житге. анда һичбер сүз аңламый торган бер халык белән очрашты (94) Алар (тәрҗемәчеләр аша) әйтте —Әй. Зөлкарнәйн. бу жирләрдә Яэжүж белән Мәэжүж бозыклык кыла. Ике арага бер койма житкереп бирсәң, без биргәннәрне алырсыңмы’’—диделәр 95. Әйтте: —Раббым мина биргән нигъмәтләр һәм кодрәт (сез түләгәннәрдән) хәерлерәк Сез миңа эшче куллар белән ярдәм итегез, ике арага кеше менә атмас биек дивар корырмын. 96. —Мина тимер терәкләр китерегез,—диде. Ниһаять, тау арасын (тимер белән) тоташтыргач (тигезләгәч) —(Күрекләр белән) өрдерегез,—диде Эретелгәч: —Алып килегез, өстенә эретелгән бакыр коярбыз,—диде. 97. Шуннан соң (дошманнар) ана (коймага) менә алмадылар, вата да алмадылар. (98) Зөлкарнәйн әйтте — Бу эш Раббымнан бер рәхмәттер Ләкин Раббымнын вәгъдә Көне (Кыямәт) килеп житкәчтен. бу диварны жир белән тигезләр. Раббымнын вәгъдәсе хактыр,— диде. 99. Ул Көнне Без аларны үзара кычкырышкан хәлдә, тоташ агым-дулкын булып өерелешкән хәлдә калдырырбыз. Сур быргысы кычкыртыр, шунда без аларны бергә жыярбыз. (100) һәм Без аларга (кяферләрнең хаклыкны күрмәгән күзләренә) тәмугнын ни икәнен күрсәтербез (101) №ир(ның күңел күзләре) аятьләремне укымаслык дәрәжәдә томаланган иде (Коръәндәге) сүзләремне ишетмәслек сангырау иде колаклары. 102 Ул кяферләр Мине инкарь итеп, колларымны (Гайсә белән Гозәерне) үзләренә яклаучы, ярлыкаучы итеп таныдылар Без жәһәннәмне алар (гөнаһлылар) өчен ятакханә итеп хәзерләдек. 103. Әйт — Кылмышлары аркасында ин күп зыян күргәннәр турында сөйлимме?— диген —(104) Игелек кылабыз дип. фани дөньяда чабаланганнары бушка киткәннәр. (105) Раббынын аятьләрен вә Анын белән (Ахирәттә) күрешәчәкләрен инкарь итүчеләр— кылган гамәлләре заяга киткән кешеләр булачак. Кыямәт көнендә Без аларга бернинди дә бизмән тотмаячакбыз (аларны санга сукмаячакбыз) (106) Әнә. аларнын бүләге— жәһәннәм Аллаһка инанмаганнары, аятьләремне инкарь иткәннәре вә рәсүлләремне мыскыллаганнары өчен (107) Имаңды кешеләр өчен, игелек кылганнарга торыр урын— Фирдәвес жәннәтенен бакчалары булыр (108) Алар анда мәңгегә торып калачак Аннан һич тө чыгарга теләмәсләр 109. Әйт син: -Диңгезләрнең суы язу карасына әверелсә дә. Илаһнын сүзләре (хикмәтләре, могҗизалары) төкәнмәс, яза-яза диңгез суы төкәнер иде. Хәтта тагын шулкадәр кара дингезе ясасак та. -диген. 110. Әйт син: Мин сезнен кебек үк гап-гади кеше,—диген. —Мина бары тик Аллаһыбызнын бер икәнен әйтү генә йөкләнгән Инде кем дә кем Раббысы белән кавышырга өмет ите. игелек кылсын вә Аллаһка гыйбадәттә чакта һичбер башка тәңрегә йөз тотмасын.- дигән