Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кави Нәҗми—«артистка»

1920 ел. Җәй айлары Мин Казанда, хәрби командирлар әзерли торган курсларда укыйм Курсларны тәмамлау хөрмәтенә без Шамил Ус.мановның ■■Канчы көннәрдә» исемле пьесасын сәхнәгә куярга булдык. Күршедә бер запас батальон белән бер интернациональ батальон тора. Анда руслар, латышлар, мадьярлар, словаклар һәм татарлар хезмәт итә. Менә шундагы татарлар өчен куярга телибез без спектакльне • Канчы көннәрдә» пьесасын курсант Габделкави Нәҗметдинов белән икәү бергә сайладык. Бераз бөдрәләнеп торган куе кара чәчче, шадра йөзле, зирәклеге коңгырт күзләреннән сизелеп торган бу егетне мин курсларга кергән көннән бирле күреп белә идем Бер ротада бу.чмасак та. бер батальонда идек без. .Аягының кәкрелегенә, йөрешенә карап, кавалериядә хезмәт иткәндер дип уйлый идем Кавалериядә хезмәт итмәгән икән Мин аны буш сәгатьләрдә уку залында, китапханәдә, китаплар, газета-журналлар тирәсендә очрата идем Аның һәрвакыт нәрсәдер укуы, нә^кәдер язуы күңелемне җәлеп иткән иде. Аннары бик мавыктыргыч итеп сөйләве, сүзгә, тасвирга осталыгы, кешеләрне көлдерә, җанландыра белүе дә игътибарымнан читтә калмаган иде • Канлы көннәрдә-нс куярга әзерләнгәндә генә мнн Габделкави Нәҗметдинонның яшь шагыйрь икәнен белдем Ул чакта әле ул шигырьләрен Кави Нәҗми дип түгел, ә Габделкави Нәҗметдинов дип бастыра иде. < Канлы көннәрдә» пьесасы эчтәлеге белән дә, катнашучыларының, азлыгы белән дә, бигрәк тә хатын-кызлар роленең ике генә булуы белән дә безнең өчен уңай иде. Ирләр ролен уйнарга теләүчеләр күп. Гимназистка Нәфисә ролен уйнарга теләүче кыз тиз табылды. Бер Казан егете үзенең сөйгән кызын алып килергә булды. Тик менә Мәрьям карчык ролен уйнарга теләүче генә юк. Безнең курсларда ике-өч татар кызы эшли. Шулар арасыннан күздә тоткан бер кыз бар. Кара бөдрә чәчле, ут күзле чая кыз. Чыннан да, кызыбыз бик тиз риза булды. Без Шатлыгыбыздан. Кави белән икәү, нишләргә дә белмәдек. Алдан ук рәхмәтләребезне әйтеп, кулын кыстык. Кызый нинди роль икәнен сорады. Карчыклар роле икәнен әйттек. Әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирдек, Мәрьям карчык сүзләре белән дә таныштырдык, шул рольне күчереп алырга дип, пьесаның бер нөсхәсен аңа суздык. Карчык булып уйнаячагын белгәч, бөдрә чәченең бераз кәефе китте, кыйгач кашлары җыерылды, йөзе дә. ничектер, озынчарак булып салынып төште. —Бик кызганыч, яшь кыз роле түгел икән. Карчык ролен уйнау әллә ничегрәк шунда... Понимаете, егетләр алдында... күңелемә бик үк ятып бетми... Кави аңа Мәрьям карчыкның кызыл командир әнисе икәнен, бу спектакльдә катнашу политик эш, изге эш икәнен аңлатырга тырышты. Кызыбыз эреп китте. Рәхмәт яусын Кавигә! Кави телгә дә, кешене юмаларга да, үгетләргә дә оста иде. Теленә шайтан төкергән иде аның. Без, бик шатланып, репетициягә тотындык. Репетициябез матур гына дәвам итте. Спектакль көне дә килеп җитте. Кави суфлер хезмәтен үтәячәк. Дикциясе дә, интонациясе дә яхшы. Сүзләрне шундый ачык итеп әйтеп бирә. Артист җанлы кеше иде безнең Кави. Пәрдә ачылыр сәгать җитте. Сәхнәбез Карл Маркс урамында, хәзерге Химиятехнология институтының яңа бинасы салынган урындагы бакчада иде. Бакчабыз зур. Шуңа карамастан, ул кызылармеецлар, курсантлар белән шыгрым тулы, аяк басарлык урын юк. Хәтта тамашачылар, коймаларга, агач башларына да менеп кунаклаганнар. Комиссар, безнең янга кереп, ике-өч тапкыр рухландырып чыкты: —Тырышыгыз, иптәшләр, подкачать итмәгез! Сезне бөтен дөнья күзәтеп тора. о Без. «артистлар», дулкынлануыбыздан урыннарыбызда басып тора алмыйбыз. Йөрәкләребез дөп-дөп тибә. Халык алдына чыгасы булганга түгел, юк,—безне дулкынландыра, борчый торган башка зуррак сәбәп бар. Мәрьям карчык булып уйнарга тиеш булган әлеге бөдрә чәчле кызыбыз, моннан бер-ике сәгать элек килергә тиеш булса да, күренми. Пәрдә ачылыр вакыт җиткән, ә ул һаман юк. Бу безнең барыбызны да бик борчый. Суфлер будкасына күптән кереп утырган Кави, әледән-әле башын чыгарып, миннән сорый: —Теге пумала баш килдеме әле? -Юк Озак та үтми. Кавинең башы яңадан суфлер будкасыннан күренә: —Теге никтудым бикә нихәл? Килдеме? Ахырда түзмәдек, квартирасына бер курсантны җибәрдек. —Үле булса да, тере булса да алып кил! Алып килмичә калма! Шунысы яхшы: ул елларда һәр спектакль алдыннан халыкара хәл турында доклад ясыйлар, озын-озын речьләр сөйлиләр иде. Ялкынлы революцион речьләр иде алар Доклад беткәнче тузма башның килеп җитүенә өметләнә идек без. Килер, килмичә калмас Килмичә калуы мөмкин түгел. Чөнки бу беренче һәм шул ук вакытта соңгы спектаклебез. Казан белән саубуллашу спектакле! Комиссарның доклады бетте. Әмма аңа карап безнең «артисткабызның» нурлы йөзе күренмәде, бары аны алып килергә дип киткән курсантыбыз гына мышкылдап кайтып керде: —Өйдә юк. Кая киткәнен белмиләр,—диде. Без телсез калдык. Ә халык, спектакльне башлагыз дип, бик каты кул чаба, кычкыра, акыра, үкерә, күн итекләре, ботинкалары, чабаталары белән җирне ярырлык итеп тыпырдый. Хәтта кайберләре, авызларына бармакларын тыгып, һаваны ярып, бик ачы итеп сызгыралар. Әгәр берничә минуттан пәрдәне ачмасак, спектакльне башлап җибәрмәсәк. сәхнәбезне тар-мар итеп, үзебезне кыйнап, изеп, тетеп ташларга әзер шикелле иде алар. —Нишләргә?!—дидек без.—Әсәрне куя алмый калу хурлыгыннан ничек котылырга?.. Комиссар сәхнәгә атылып килеп керде, —Нишләвегез бу?!—диде ул безгә, искиткеч ачуланып—Харап итәсез бит! Җитмәсә, мадьярлар, словаклар, латышлар алдында Бөтен дөнья каршында. Ә үзегез кызыл курсантлар! Шунда Кави сыкранган, агарынган, шул ук вакытта ниндидер кискен хәрәкәткә әзер булган бер кыяфәт белән суфлер будкасыннан атылып чыкты да кулындагы китабын курсант Насрулла Максудовка тоттырды: —Мә. суфлер булырсың. Будкага төш! Ә мин Мәрьям карчык булып уйныйм Безгә бераз җан кереп китте. Кавине карчык итеп киендерергә, битен бик тырышып акшарларга, буярга тотындык. Яшермим, бөтен труппага дип алып кайткан пудрабыз да. гримыбыз да кереп бетге, шулай да Кавинең шадрасын күмеп бетерә алмадык. Бер урынына грим сыласак, икенче урындагысы кубып төшә дә Кавинең шадрасы ялтырап килеп чыга. Ниһаять, ничек кирәк алай әмәлләдек. Сәхнә ачылды. Суфлер беренче сүзләрне бирде» Залдагы шау-шу да басылды, тынлык урнашты. Йөткермиләр дә. төчкермиләр дә шикелле. Сизеп торабыз, тынлыкны сакларга, әсәрнең эчтәлеген, мәгънәсен аңларга тырышалар. Белмим, ничек уйналгандыр, анысы турында хөкем итә алмыйм. Шулай да пәрдә төшкәч, бик каты кул чаптылар. Татарлар гына түгел, руслар да. латышлар да, мадьярлар да кул чапты, бакча берничә минут тоташ яңгырап торды. Курсантларның кайберләре сәхнәгә үк сикереп менделәр —Мәрьям карчыкны кем уйнады?.. Нинди артистка? —Кави,—дидек без. Ышанмадылар. Чыннан да. ул уйнаган икәнен белгәч, гаҗәпләнеп һәм мактап, аның кулын кыстылар. Шунда ук аңа. дусларча шаярып, үз итеп. «Янган театрның атказанган артисткасы» дигән исем дә биреп өлгерделәр. Үз итеп, яратып әйтелгән бу сүзләргә Кавинең үпкәләвен. кәефе кырылуын хәтерләмим. Дусларча әйтелгән шаярту ларны аңлый белә, үзе дә оста шаяртучылардан