Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИН СИННӘН ЕРАКЛАРМЫН, ЕРАКЛАРМЫН, ЕРАКЛАРМЫН...»

МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИНЕҢ ТУЗЫНА 110 ЕД үренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең хәзерге Татарстанга мөнәсәбәте, бу яклардагы туганлык бәйләнешләре бөтенләй өйрәнелмәгән дип әйтерлек хәлдә булмаса да. берберебезне ишетергә бик теләмәгән-легебездән микән, бу мәсьәләгә карата бәхәсле, хәтта хата фикерләр матбугатта әледән-әле күренеп тора. Берәүләр, бернинди нигезсез генә. Мирхәйдәр Фәйзине Татарстанның Балтач районындагы Шола авылыныкы дип. әсәрләрен, бигрәк тә мәшһүр «Галиябану»ны шунда язган, дип расларга омтылалар Мондый фикерләр бигрәк тә каләм ияләренең Балтач җитәкчеләре белән әңгәмәләрендә, бу төбәктән язган мәкаләләрендә, салпы якка салам кыстыру ниятеннәндер, күп еллар буе кабатланып килә Икенчеләр, киресенчә, анын Татарстанга мөнәсәбәтенә әлләни игътибар итмиләр яисә аны язганда төгәлсезлек җибәрәләр Әйтик, моннан ун ел элек, драматургның йөз еллыгына язылган бер мәкаләдә анын Шодага килеп йөрү сәбәбе апасының бу авылда кияүдә булуы белән аңлатылды Баймак шәһәрендә җирләнгән кабер ташында драматургның милләте дә яшерелгән • Выдающийся советский драматург Мирхайлар Файзи» дип язу белән чикләнгәннәр Югыйсә, ул *Галиябану»ны язып «выдающийся» булганда илдә советлар да юк иде әле! Мирхәйдәр 1891 елның яна стиль белән 1 ноябрендә Ырынбур ягының Орск шәһәреннән ерак түгел Күкшел утарында Фөйзулиннар гаиләсенең унберенче, гәпчек баласы булып дөньяга килә Әмма анын нәсел тамырлары хәзерге Татарстан белән нык бәйләнгән. Әнисе Зәйнәпнең туганлык җепләре. Мирхәйдәр Фәйзи өстәп төзегән 14 буынлы шәҗәрә нигезендә. «Казанның Камай мирзага барып тоташа» Әтисе Мостафа Чистай өязенең Шахмай авылыннан булып. 19 яшенә кадәр шунда яшәгән, «бодай күмәче ашау нияте белән 1854 елда кечкенә арба тартып Орск ягына килеп чыккан», сагынып, җай килгәндә кайтып йөргән Ун яшьлек Мирхәйдәрнең өти-әнисенә ияреп Татарстанга беренче сәфәре вакытында да юллары Шахмайга сугылмыйча калмый Килүләренең төп сәбәбе Мирхәйдәрнең уналты яшькә олы абыйсы Сәетгәрәйнең туен үткәрү була. Ул Түнтәр мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовнын Фатыйма исемле кызы белән никахлашып, • Ишми ишан» кияве булачак Моның ничек килеп чыгуын Сәетгәрәйнен олы улы. үз чорының күренекле журналисты Сәгыйть Фөйзуллин да аңлатып яза алмады Бәлки Мостафа Фөйзуллин бу яклар белән туганлык элемтәләрен ныгытып калдырырга омтылгандыр һәм Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов белән Чистайдамы. Ырынбур япандамы очрашкач, кодалашырга килешкәннәрдер'’ 1902 елла указ алган Сәетгәрәйне. Ишмөхәммәт хәзрәт тәкъдиме беләндер. Шода авылының яңа оешкан мәхәлләсенә мулла итеп билгеләгәннәр Драматург менә шушы гаиләгә кунакка килеп йөргән Элек Сәетгәрәй яшәгән йортта моннан нәкъ ун ел элек Мирхәйдәр Фәйзи музее ачылды, димәк, теләгән кешегә драматург тормышын һәм иҗатын яхшырак өйрәнү мөмкинлеге туды Ләкин. Вакыйф Нуруллин урынлы язганча, республикабыз чигендәге бу музей әдипләр еш килә торган изге урынга әверелмәде әле Мирхәйдәр безнең якларга икенче тапкыр 1906 елда сәяхәт ясый Алар, әти-әнисе һәм өч кыз туганы белән бергә, бер тройкада һәм бер пар атта Орскидан кузгалып Ырынбур. Казан. Чистай. Шахмай. Шода. Түнтәр. Мал мыж К кала һәм салаларында булалар. Малмыжда Мирхәйдәрнең бертуган апасы Фатыйма белән жизнәсе Камал Мозаффаровлар яши, шуңа күрә яшь драматург алдагы килүендә дә бу шәһәргә тукталмыйча калмый. 1916 елның июль-август айларында безнең якларга «илле бер көнлек сәяхәт» Мирхәйдәр һәм анын ижаты өчен дә, бөтен татар әдәбияты өчен дә ин мөһиме була Мөһимлеге шушы сәфәрдән сон язылган «Галиябану» драмасы белән бәйле Әсәрнен нәкъ менә Шода сәфәреннән соң ук дөньяга килүе драматург ижатын аз-маз өйрәнүчеләргә (ә бәлки өйрәнмәгән килеш язып чыгучыларгадыр) «Галиябану»да сурәтләнгән фаҗигале вакыйгаларны шушы авыл белән бәйләү өчен зәгыйфь кенә булса да жирлек бирде. Хәтта һәр мәгълүматны үлчәп кенә дөньяга чыгарырга күнеккән тарихчы Радик Салихов белән Рамил Хәиретдинов та Шода авылы хакында «милли драматургия тарихында беренче булган «Галиябану» музыкаль драмасы нәкъ менә биредә язылган» дип раслыйлар (•Памятники истории и культуры татарского народа» китабы, Казан. 1994). Чынлыкта мондый карашның бернинди нигезе юк, автор су буеңда яшьләр уенын тасвирлаганда гына Шодада алган «ямьле күренешләрдән» файдаланган. Бәлки бу «изге ялган» Шода кешеләренә һәм авып советы рәисе Гыйльмулла Дәүләтшинга авылда Мирхәйдәр Фәйзи музееның һичшиксез ачылырга тиешлеген югары оешмалар каршында нигезләү өчен кирәк булгандыр һәм шуннан рәсми төс алып калгандыр Кирәкле эшкә дә комачаулык ясаучылар азмы бездә? Әмма Шодада язылмавы драманың да, монда эшли торган музей-йортнын да әһәмиятен һич киметми. «Галиябану» барлык татар халкыныкы булган кебек, анын авторына багышланган музей да—бөтен милләткә хезмәт итә торган рухи мирас үзәге. Мирхәйдәр Фәйзи Шодага бу килүендә чагыштырмача озаграк тора, биредәге тормышны инде әдип буларак күзәтә, күргәннәренен бөтенесен көндәлекләренә язып бара Бу як халкының үзенчәлекле көнкүреше, табигате, игенчелек эшләре, халыкнын киенү рәвеше, яшьләрнең кичке уеннары—әдип каләменнән берни дә читтә калмый. Сәетгәрәй абыйсы белән алар Түнтәрде Ишмөхәммәт хәзрәттә дә кунак булалар. Драматург мондагы чиктән ашкан байлыкка игътибар итә «Ишминен өйләре дворец кебек тора»—дип яза ул. Асты таш, өсте агач өйнен урам якта унбиш тәрәзәсе, эчендә егермедән артык бүлмәсе бар икән. Мирхәйдәр Малмыжда Ишмөхәммәтнен улы. яна карашлы Габделхәй Динмөхәммәтов белән очраша. Үзе дә әдәби әсәрләр язгалый торган бу кодасы белән драматург гомергә дус булып кала. 1922 елның декабрендә Габделхәйнең үлү хәбәрен алгач, көндәлекләренә шундый сүзләр язып куя «аңлы, галим, гакыллы кодам әрәм булган. Халык эшчесе, зур хезмәтләре белән танылган талант жиргә күмелгән... Миңа ан бирүдә дә. синең тәэсирең зур булган иде Син мине тәрбиялидер идең». Драматург укымышлы, мәгълүматлы Сосна мулласы Сөләйман Даутов белән дә очраша, итек бастырып, аның белән күп шәһәрләрдә сәүдә итүче, Финляндия күргәзмәсендә алтын медаль алган Балтач мулласы Сабиржан Сәгңдетдиновта кунак була. Мәҗлестә бүтән авыл муллалары да катнаша. Монда Мирхәйдәрне шагыйрь, мөхәррир дип олылап хөрмәт итәләр. Билгеле, •мөхәррир»нен Сәетгәрәй мулла энесе булуы да мондый хөрмәткә сәбәп биргәндер Мәшһүр тарихчыбыз Равил Фәхретдинов «Кичке азан» китабында язып чыкканча (ТКН, 1997). сәүдә белән шөгыльләнгән Сабиржан хәзрәтне «раскулачивание башлангач бай мулла дип сөргенгә сөргәннәр» Әгәр Мирхәйдәр Фәйзи бу якның муллалар тарихы белән кызыксынса яки тарихчы-галим Шиһабетдин Мәржани хезмәтләре белән таныш булса, биш мәхәлләле Сосна авылының мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә элек тә «укымышлы, мәгълүматлы» муллалар эшләгәнен яисә укып чыкканын белер иде. Әйтик, бөтен татар дөньясында билгеле шәжәрәге исем биргән Әмирхан бине Габделмәннән (1771 — 1828)—язучы Фатих Әмирхан бабасының әтисе—сабый чагында беренче сабакны Сосна мәдрәсәсендә алган Чөнки моңа житди сәбәп булган: анын әтисе белән бертуган абзасы Сәфәр хәзрәт элебрәк үзе дә шушында белем алган, аннары ун еллап имам һәм мөдәррис булып эшләгән. Сәфәр хәзрәтнең биредә укуына да төпле сәбәп булгандыр, хәзер белә алмыйбыз гына Әмирхан хәзрәт үзе Чистаи өязе Талкыш авылыннан булып, укып белем алгач, шунда имам һәм мөдәррис вазифаларын үтәгән. Шулай итеп, Мирхәйдәр Фәйзи 1912 «МИН СИННӘН ЕРАКЛАРМЫН. ЕРАКЛАРМЫН, ЕРАКЛАРМЫН. »169 елда Казанга килгәч күрергә бик теләп тә, узып киткәндә «башын гына күреп» калган Фатих Әмирхан белән анын нәсел башы бер үк Чистай төбәгенә барып тоташа икән. (Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаковнын әбисенен әтисе Борһанстдин хәзрәт Төхфәтуллин да хәзерге Балтач районы Югары Кенә авылына Чистай өязенен Курманай авылыннан килгән, ул да умарталык тотып һәм башка кәсепләр белән үз тормышын властьлар күпсенерлек көйле алып барган, шунын өчен 1932 елда, авылдан бердәнбер гаилә буларак, район башкарма комитетынын кулак хуҗалыклар исемлегенә кертелгән ) Мирхәйдәр Фәйзи кайларда гына яшәсә дә. Казанны күңеленнән чыгармаган 1920 елның июль башында. Юлыктагы өендә иске газеталар карап утырганда бер хәбәр күрә. «Апрельнең 7 сендә. чәһәршәмбе көн. Казан шәһәреңдә бер көндә ике җирдә әсәрләрем уйналган (Красноармейский двореита— «Галиябану». Мулланур Вахитов клубында—«Тәкъдирнең шаяруы»)»—дип яза драматург һәм мона сөенүен белдерә Ә тагын биш көннән анын көндәлегенә мондый сүзләр языла: «Казанда 25 июньдә (искечә 12 сендә) татар җөмһүрияте тантаналы сурәттә гамәлгә куелган Нинди күнелле. нинди куанычлы хәл, Жанга никадәр ягымлы тоелганын тәгьриф итеп бетәр хәл юк Яшәсен иҗтимагый татар шуралар җөмһүрияте'» 1922 елнын көзеннән 1923 елнын язына кадәр Уфада яшәгәндә дә Казан. Татарстан белән гел кызыксына, тынгысыз бер ашкыну белән шул тарафларга талпына ул. Бәлки Уфанын көтелмәгәнчәрәк кабул итүе дә. авыруларының гел көчәя баруы да анын жанын борчып торгандыр. Шәһәргә беренче чыгуында ук ул китап кибетенең тәрәзәсе аша үзенең «Галиябану»ын күрә. «Кереп берсен бер миллион 200 мен акча биреп алып чыктым. Авторскийларын. гонорарларын алып мәнфәгатен күрү урынына, үз китабымны үзем сатып алып чыктым Мәнфәгатен читләр күрә»—дип яза. «Урамда «Тәкъдирнең шаяруы» куелачагы хакында афиша»га юлыгып, тагын бер хәйран кала. Чөнки «кем әсәре икәнлек язылмаган Димәк, белмиләр яки яшерәләр». Режиссер Мортазин белән очрашып сөйләшү дә драматургның кәефен күтәрерлек булмый, чөнки анын биш пьесасын кыш буе уйнар өчен нибары йөз миллион сум тәкъдим итәләр» Әсәрләре белән ни гомер файдаланган бер мөхәррирне атналык тормышын да тәэмин итмәслек бер .хак белән эксплуатацияләргә теләү, аның аптыраулыгыннан файдаланып, хиссиятен мыскыл итү төлкелек түгел дисезме? Эх. сез. кешеләр' • Әсәрләре бушка диярлек алынса да. тәнкыйть авторга карата шактый ук аяусыз була. «Бабич» журналынын икенче санында Исмәгыйль Рәмиев «Тагын бер шарлатан» исеме астында анын «Урал суы буенда» әсәрен томам бетереп мәкалә урнаштыра. Янәсе. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы да кат-кат уйналып, үзе танылмаслык үзгәртелеп, «туксан тугыз иләк аша үткәрелеп» кенә шәп булып чыкты. «Ә бусы үзе язган килеш сәхнәгә куелды да изелде. Әй. егет, башың яшь шул» Мирхәйдәр Фәйзинең мондыйлар белән көрәшергә теләге дә, физик көче дә юк. Ә җаны сыкрый. «Аз-маз бирелгән дәрәжәгә дә көнләшеп, тәрбиясез сүгенүчеләр була икән, талаша торган бер сүзем дә юк Шөһрәткә чыгып бара, тизрәк төртеп төшерик, дип кенә шундый ялганнар белән дөньяга чыгуда мин төшенми торган берәр сер бар микәнни соң?» Драматургның бу «җавабы» үз вакытында дөньяга чыкмыйча, көндәлекләрендә генә калган Ә тәнкыйтьче үз бәяләмәсендә бер нәрсәне абайлап җиткермәгән «Галиябану» бөтен татар һәм башкорт сәхнәләреннән төшмичә «кат-кат» уйналган икән, әсәрнең мона кадәр күрелмәгән уңышы шушы бит инде' Татарстанда, татарлар арасында үзен яхшырак аңларлар дип уйлагандыр, бәлки, драматург 1922 елда көндәлекләренә болай язып куя «Их. татар илен сагынам мин' Рухымны иркәләгән. табигатемне борчымый торган татар тормышын сагынам Казан. Татарстан, син кайда? Ал балаңны үз куенына' Куй мине үз туганнарым арасына! Атар белән бергә яшисем килә. Эзләп тапкан гөлләрем белән аларнын гына бакчасын бизисем килә • 1923 елнын 25 гыйнварында көндәлекләренә теркәлгән менә бу сүзләр Мирхәйдәр Фәйзинең Уфадагы халәтен бигрәк тә ачык сурәтлиләр «Урамда чанага төялеп «Галиябану»ны җырлап барган татарларны тавышлары югалганчы туктап тыңладым Йөгереп барып чаналарына менәрдәй, мин дә сезнең иптәшегез, мина бәйрәм сезнең арагызда гына, дип кочаклардай булдым Эх. нинди бәхетле булыр идем шулар арасында! Нинди матур җырлыйлар Үзәкләремне өзеп, кызыктырып, үкертеп узып киттеләр халык балалары» Менә, ниһаять, ул Татарстанда. «Күңелебезнең үз иленә чыктык»—дип куана Мирхәйдәр. 1923 елның яз азагы бу Иҗатташлары белән сөенечле беренче очрашулар. Галимҗан Ибраһимов белән очрашуга баргач, «Яшь йөрәкләр» мөхәрриреннән: «Авыл тормышын нечкә анлап. аны садә, жинел. матур итеп күрсәтә алуда син ялгызсың» дигән мактау сүзләре ишетә Казанда тәмам урнашып беткәнче дип, Мирхәйдәр Фәйзи күңеленә бик якын булган Шода авылына барып килергә була, Малмыжга. Сәрдеккә, Түнтәртә сугыла Бу юлы Шода Мирхәйдәрне яна сөенеч һәм яна көенеч белән көткән ул күршеләрендәге Гыйлембану исемле сылу кыз белән таныша Көенече шунда, көчле авыруы сәбәпле, ана гаилә корып бәхетле тормыш өмет итәргә соң инде, докторлар да өйләнмәү мәслихәт, дип торалар Бу юлы Шодада шактый озак, ай ярымга якын торуы да, бер яктан, авылда бераз сихәтләнергә теләүдән, икенче яктан, күнелен алгысыткан «матур кыз* янында күбрәк буласы килүдәндер. «Чишмә янында» исемле озын шигыре дә шушы сәфәрдә, Шода авылында языла, көндәлекләренә авыл табигатен, яшьләр тормышын, чишмә яны һәм җыен күренешләрен тасвирлаган бик күп битләр өстәлә. Ни көенеч, Шоданын драматург әсәрләренә кат-кат кергән бу чишмәсе юк инде. Тегермәннәр бетеп, инештә су саеккач корды, диләр. Мирхәйдәр Фәйзиләребезнен онытыла, Жаннарыбызны хәтерсезлек били башлаган елларга туры килә бу. Менә хәзер, асылыбызга кайту, кыйблабызны янартып. югалта язган чын бөекләребезне кабаттан табу чорында, мәнсезлегебез корыткан чишмәләр дә өр-яңадан тибеп чыгар бәлки, дигән хыялый бер өмет тә җанны җылытып тора. Ә ана кадәр Шода халкы бүтән бер чишмәне Мирхәйдәр Фәйзи исеме белән карап тота. Драматург Шодадан киткәч туган якларын урап килү өчен юлга чыга, әти-әнисенен каберендә була. Ә күңелендә һаман Казан, Шода. Җүнәйдә ул яшьләргә Шода көенә шул як җырларын җырлап күрсәтә, су буенда утырып. Шода җыены, андагы мәхәббәте мөнәсәбәте белән яза башлаган «Сәрвиназ» хикәясен дәвам иттерә («Свод памятников истории и культуры Республика Татарстан* китабында бу әсәр әкият дип билгеләнгән һәм Шодада язылган дип күрсәтелгән) Әмма «күргәннәрдән җыеп» язылган бу хикәя дә каршылыксыз гына кабул ителми. Драматург сентябрьдә Казанга килгәч, уку өчен аны Садри Җәләлгә («Безнең юл» журналы) биреп карый, әмма иҗатташы хикәяне ошатмыйча кире кайтара. Октябрьдә «Кызыл шәрык яшьләре» журналына илткәч, редактор Ш Рәмзи дә, күләме зур дип. бастырудан баш тарта. Әмма сәбәп һич тә күләмдә булырга охшамаган «Шундый матур язылган.. Нигә ярлы крестьяннар тормышыннан итеп язмадың?»—ди ана редактор Рәсми тәнкыйтьнең, идеологиянең әдәбиятны сыйныфларга, «дуслар»га һәм «дошманнар»га бүлә башлаган чор инде бу Сырхау җанына бер дәва, сынып барган рухына таяныч эзләп, ашкынып килгән драматургны Казан әнә шулайрак кабул итә. 1924 елда аның авырлыгы киемнәр белән 50 килога гына кала. Докторлар көнгә дүрт тапкыр ашарга, тәрбияләнергә киңәш итәләр. «Кесәдә акча бетеп, күмәчне лә такы-токы гына ашап иөрим»,—дип яза «халык баласы» Чөнки китапханәдә эшләгән хезмәт хакы кечкенә, аны да вакытында бирмиләр, гонорар аз, кыйммәтлелек «Франция* номерларында көнгә 300 мен түләп торасы Бер кадак бал 175 миллион, бер пар пима 12 миллиард тора (Ходаем, иң авыр чорга туры килдек дип. без дә гел зарланабыз бит әле.'). Өстәвенә, каләмдәшләрнең матбугатта берберсен рәхимсез тәпәләп торуы. Гыйнвар уртасында татар театрында «Адашкан күнел»не куялар. Мавияне мәшһүр Ф Ильская уйный, халык бик яратып карый Ике көннән «Татарстан» газетасында Һади Такташ болай язып чыга. «Мондагы урынсыз җырлар, Фәйзинең һәрбер әсәрендә кабатланып килгән биюләр чүп өстенә чүмәлә булып төшәләр Әсәрдәге шахтерлар типларын алсак, алары белән Фәйзи үзеннән көлдерү белән генә калмый, ачуны да китерә» Февральдә «Ак калфак» куела. Март башында ук «Кызыл Татарстан»да Раун псевдонимлы берәү «... әсәрдә техника ягыннан да бик күп гайре табигыйлыклар булу өстенә идеологический яктан да бер нәрсәгә яраксыз шаблонный бер нәрсә. Андый нәрсәләрне үзләренең хуҗалары белән үк архивка ташларга вакыт түгелме икән9»—дип язды Тагын шул «идеологический як»! Тәнкыйтьчеләр авторны хурлау өчен яна .МИН СИННӘН ЕРАКЛАРМЫН. ЕРАКЛАРМЫН. ЕРАКЛАРМЫН •171 сүз сайлап та тормыйлар. Ярты ел элек кенә «Татарстан.да Гомәр Гали дә «Урал суы буенда»ны «идеология һәм халәте рухия ягыннан табигый булмаган кебек, технический ягыннан да муаффәкыятсез»—дип гаепләгән иде. Яисә менә 1913 елда язылып. 1924 елда басылган «Авыл бәйрәме» пьесасына карата Гомәр Толымбайский тәнкыйте: «Җырлар, биюләр, егетләр белән кызлар сөйләшүе, эчүләр. Картлар белән яшьләр арасында сүз көрәштерүләр Тагын жырлар. тагын бию. тагын җырлар М Фәйзинең бу нәрсәләре бөтен әйберләренә үзәк булып киткән икән Хәерле булсын, чөнки анын бу китабы эшчеләр һәм крестьян өчен бер төрле дә файда китерми» Мирхәйдәрнең бер генә юанычы бар әсәрләре сәхнәләрне тутырып уйнала, уйналган саен халык ябырылып карый Әмма, рәхимсез ташланган тәнкыйть тә үз эшен эшләгәндер, аның сәламәтлеге һаман начарая, шул сәбәпле ул Казаннан китәргә тиеш була, докторлар шулай куша. Бу якларны соңгы тапкыр күрү ихтималын уйлаптыр, киткәнче Шода якларында йөреп килә. Көндәлекләрендә үзәк өзгеч язмалар «Мин авылда, авылның да Татарстанныкында бит' Матур җирләрдә рәхәтләнеп йөрим, көннәрем күңелле, ямьле, рухымны күтәреп үтә Үземне яхшы сизәм Саф һава, яхшы ашау, матур күренешләр, тәртипле тормыш, татарлар—һәммәсе саулыгыма тәэсир итәләр!»—дип яза ул Шодада. Гыйбрәт өчен дә кат-кат өйрәнерлек бу сүзләрне Вакытында аз гына да кадер күрмичә сыкрап «китеп барган» бик күпләрнең уртак моңнары кебек бит алар Нилектән Мирхәйдәр Фәйзигә «саулыгына тәэсир итә» торган шушы унай шартларда озаграк яшәп калырга мөмкин булмагандыр—әйтүе кыен Әгәр Шодада калырга кыстасалар, авыл яшьләре арасында җаныңа якын бер эш тә бирсәләр... Андый эшләрне үлеп ярата иде бит Үзе булса. Гыйлембану белән очрашуларына шаһит булган чишмәсе дә кормас, шифалы суы мәнге тибеп торыр иле. бәлки Арча кантоны драматургны Әтнәгө эшкә җибәрергә чакырып караган әнә «Их. мин Татарстаннан китү белән зур бәхетсез Үзем китәм. күңелем кала»—дип иңрәп язарга да туры килмәс иде аңа. • Ибрай яры янында». «Их. нинди күңелле!» исемле шигырьләре дә Шодага шушы килүендә языла. Ижатынын азагы инде бу Шигырьләр үкенечле сонгы мәхәббәте ГыЙлембануга багышланган «Их. нинди күңелле'» китапта «Чылтыр-чылтыр чишмә ага. Авыл кызы су ала» дигән юллар белән башланса, куен дәфтәрендәге беренче варианты болай булган: Чылтыр-чылтыр чишмә ага. Гыйлембану су ала. Шодадан Казанга килгәч, май азагында куен дәфтәренә: «Төрле-төрле бәхетләремнән аерылып. Казаннан китәм Бетен бәхетем, күңелем бу якта кала»—дип яза. Бер айдан шул ук дәфтәргә хушлашубәхклләшү сүзләре языла «Хуш, Казан Мин синнән ераклармын, ераклармын, ераклармын Бер вакыт, кайда Казан дип. тилмереп, син калган якка карармын да. өзелеп-өзелеп сагынырмын» Мирхәйдәр Фәйзи Самарага кадәр пароходта Муса Җәлил белән бергә бара. Вокзалда Мирхәйдәр әйберләр янында торып кала. Муса икесе өчен дә Ырынбур поездына билет алып килә. Ә драматург күңелендә—һаман Казан! Инде Самарадан Ырынбур далаларына таба юл алу да жинел түгел ана: Идел буйлары кала, дип сагышлана ул. Шушында куен дәфтәренә Татарстан турында ике строфалы шигыре дә языла. Татарстан илләрендә. Татарлар арасында. Баллары бар гөлләрендә Күңелемнең ярасына Шунысына рәхмәт Татарстанга, үз иткән халкына рәнҗеп китмәгән Мирхәйдәр Фәйзи Рәнҗүен түгел, саф күңелен, күнел җәүһәрләре булган мәңгелек әсәрләрен калдырып китте ул