Логотип Казан Утлары
Хикәя

АТ УЕНЫ

1912 елнын икенче сентябрендә тиз йөрешле «Меркурий» пароходы. Нижгар шәһәреннән Казан каласына юл алды. Сәфәрләренең чалт аяз көннәр белән озатып, шулай ук матур кичләрдә Идел елгасы буйлап дәвам итәчәге юлчыларнын күңеленә зур сөенеч өсти иде Атаклы байларымыздан Гатауллин Шаһимәрдан Гатаулла улы да. бәракаллаһ. шушы рәхмәтле көймәдә иде. Озакламый байлар ресторанга җыела башлады. Гатауллин да шунда юнәлде. Һәр тарафка йөз балкытып торган зур-зур тәрәзәле ресторан залы гүяки аны киң күңел белән каршы алды. Гатауллиннын күзе нигәдер түргә, кадими киемле, елгыр күзле, тимер бәдәнле, жирән сакаллы кешегә төште Теге дә карап куйды. Гатауллиннын колагы чынлап, йөрәге юктан гына жу итеп алды Затлырак урын булсын, дип. үзе дә түргәрәк атлады, өч кешелек өстәл янына килде Шактый гына санга җыелырлык халык рәхәтләндереп татарча сүз куерта, арада хәтта шешәле сыра алдыртучылары да бар иде Мосафирларның шушы кадәр үзләрен иркен тотулары Гатауллиннын күңеленә хуш килеп, баягы адәмнән шомлануы озак та үтмичә юкка чыкты. Ул арада килеп тә җиткән ак пинжәкле. кара чалбарлы официант, баскан урынында бераз таптанып алганнан сон. түбәнчелекле кыяфәттә урыс акценты белән татарча сорады: -Ни боерудасыз? Әмма Гатауллин аның кыенлык белән әйтелгән сүзләрен анлый алмады. Официант җитез генә кабатлап өлгерде Гатауллин шунда гына урыс авызыннан чыккан тагар сүзенен матурлыгына игътибар итте һәм —«Йолдыз* гәзитәсе юкмы?—дип сорады. -Бар. әфәндем!—диде официант Гатауллиннын күңеле хушланып, тагын да чәй китерергә кушты —Аннары тагын да әмер итәрмен! Форш ЯХИН < IV6I) ша.-ыирь һай про шик. • Пвигамбчребез .WtuaMtwm* >Ак ч6и.шрдогосы> һ 6 китчпшр анторы Кашшһ яши Фәрит Яхин «Йолдыз» гәзитәсе үткән атнаныкы иде Казан һәм Рәсәй хәлләре белән бергә, дөнья йөзендә булып яткан вакыйгаларга да бәяләр бирелеп, базар хаклары һәм башка шуның ише вак-төякләргә игътибар юнәлтелгән. Танышып чыккан мәкаләләреннән Гатауллин канәгать калып. «Болгар» кунакханәсендә люкс нумерларның күпме торганлыгын исенә сеңдерде. Бер кич кунып чыгу өч сумга бәяләнә икән. Ярый-ярый, элекләрне кандалалары белән бергә бишкә кадәр иде. хәерсезләрнең! Белдерүләреннән аңлашылганча, яхшы тәрбия күрсәтәчәкләр, милләтне сөендерәчәкләр, имеш. Гатауллинның хәтерендә биш-алты ел гына элгәре булып узган вакыйгалар яңарып, күңеленә куаныч белән бергә дәрт һәм минминлек вәсвәсәсе тулды. Атасыннан калган мирас янына үзенең туктаусыз тоткан сәүдәсеннән кергән табышының кадерен дә белә, теләгәнчә сарыф та кыла торган иде. Казанның татарлар телендә «Искәндәр сарае» дип йөртелгән «Александр пассажы»на җигүле ат белән кереп, түтәйләр янында атналар буена калып, ахырда ак ыштаннан гына чыгып качкан вакытлары да аз булмады. Ә килеп керүләре, һәй... Дөнья малы белән шаярды да инде! Татарга биш хатын да фарыз, дигән сүзләрне аз әйтмәде. Арчадан чыгуга, алдан иярдә атчы Галәвине җибәреп. Казан пәлисәсенә әйттерә иде дә, бар ашкыну белән кала урамнарына томырылып, алдан юырттыручының коерыгына бастырып чаптырта иде. Хәтта «Искәндәр сарае»нын да капкаларын ачып: — Гатауллин үзе килә!—дигән шау белән каршы ала иделәр. Бар иде заманалар, бар иде атларны баштанаяк киендереп, яхшы чана белән тарантасларны ел эчендә туздырып ташлаган чаклары! Кичкә ресторанга дип күтәрелгәнендә халык кәефенә хәйран калырлык иде. Дуслары һәм көндәшләре булган Казан сәүдәгәрләре Гатауллин белән эре генә исәнләштеләр. Тик сыра төтененнән башы әйләнгән тирече Янбаш Гыйльметдин белән Кече Камалетдин гына, аның җил кәсенә кулларын салып, яннарына әйдәкләп утырттылар. —Шаһимәрдан... Шаһимәрдан... Утыр әле, сөйлә әле... Ак атынны әйтәм . —дип борчый ук башладылар. Әмма сүз ак юртак хакында түгел, бәлки Мәкәрҗә хәлләрен искә төшерүгә күчеп, татар театрын сүгүгә, татар мәдәниятын җиргә салып таптауга, хәтта кечкенә күренгән вакыйгаларны олы сәясәт итеп сөйләшү мәсьәләләренә кереп китте, һични аңламаган, надан һәм ахмак кешеләрнең зурдан кубып гәп оруларына охшап калды. Бу тиречеләрнең бөтен хәсрәте кадими ыштанга һәм җиләнгә күңел баглау гына булса да. ахырыл-әмер, сонгы елларда җәдитләнеп китүләренә хәйран итәрлек иде Хәтта башларына Ауропа эшләпәсен кию, ак яка өстеннән төсле бант тагу, кәчтүмнән йөрүне дә дөрескә чыгарганнар, җитмәсә, үзләре дә шулай киенеп алганнар Сөйләшүләре дә хикмәтле булып киткән: Шаһимәрдан, имеш, марҗаның кызыл битлесе яхшымы, әллә бераз гына алсуы әйбәтме9 Нәрсә диләр, кара инде боларны! Кичәге Янбаш Гыйльметдин белән Кече Камалетдинне бүгенге җәдитчә кыланмыш Кәчтүм Гыйльметдин белән Эшләпә Камалетдин янына утыртсаң, билләһи, талашып, якалашып, кыйнашып, канга батышып бетәчәкләр. _ Шаһимәрдан сүз сандугачын акыл читлегендә каплап кына тотарга булды, дөресен әйтеп тавыш чыгарганчы, эшләргә күзеңне йому хәерлерәк иде. Шуна да: — Марҗасына карап инде. Гыйльметдин, марҗасына карап, Камалетдин,—дип, мыек астыннан гына көлемсерәп, шаярткандай җавап бирде — Мин үзем. ни. бик алай белеп бетермим, әмма да ләкин, әйе, түтәрәгрәге. йомшаграгы әйбәтрәк була икәнен әфарин егетләрдән ишеткәләгәнем бар... Тиречеләр рәхәт табып көлешкән арада Шаһимәрдан тагын да өстәп куясы итте: —Көя төшмәгән булса! Шунла гына тегеләр анын шаяртуын һәм хәтта, юри жайга торып, мыскылларга маташуын төшенеп аллылар. Хахылдаган авыхтарын: — И хәсис, хәерче!..—дигән Көфер почмагы әһеленә хас сүгенү белән йомарга ашыктылар. Шаһимәрдан, эшнең ахыры зурга китәчәген шәйләп, ул арада икенче өстәлгә күченергә өлгерле Әмма тиречеләрнең аны болай гына калдырмаячакларын ул әлегә белми иде. Ризыкнын затлысын. милли байларның карынына хуш килерлеген китерделәр Каида-кайда. әмма «Меркурий» көймәсендә татарларның азык-төлекне мулдан куллануларын, сырага күңел салуларын, камырлы һәм итлене май кызганмыйча пешерергә кирәклеген яхшы белә иделәр Шаһимәрдан кыздырылган каз ите. сумса, шулпа, пәрәмәч, коймак, каймак һәм бал янына, авыз тәме өчен, дигән булып, бер шешә сыра соратты. Китереп өлгерүләренә, үз нәфсесенен ияренә атланып, тагын бер балык ите кыздырырга кушты. Сәүдәсе яхшы барганлыгын айларга өлгергән официант: —Баш өсте, әфәндем!—дип елмайды —Тагын ни дә кирәкмиме'* Мондый сорауларны Шаһимәрданның күәсе күтәрми иде. Карыны әлегә һаман ач икәнлеген тойган хәлендә юктан гына жене килеп — Балыкның ике ягы да яхшылап кыздырылган, кылчыгы төшерелгән булсын!—дип әмер бирде. Официант «баш өсте» белән китеп барды. Хәер, монысына «баш өсте» сүзләре бик тә ятып тора иде. Мөгаен. Казан мәдрәсәләрен күп күреп тә гыйлем биштәрен тутырырга өлгермичә калган Сергач мишәре булса кирәк! Кибәнне югары куярга яратадыр. - Рәхимегез, әфәндем! Сумса белән шулпаны бетереп, казга күчкән Шаһимәрдан күтәрелеп карады Ә. сыра китергән икән Бик вакытлы. Күрше өстәлдә шаулашып алдылар: —Сез. әфәндем, жәдит. дисез, ягъни дә мәсәлән, гәҗит, дисез, мәҗәлләс. имеш... — Шулай дим шул! Өстәлләре ризыктан бушау сәбәпле бераздан әфәнлеләрнен күбесе җиңел аяктан кузгала тордылар Гыйльметдин белән Камалетдин дә шаулашып чыгып киттеләр Аларны бүтәннәр алыштырды Электән сыра эчүдә һәркемне хәйран калдырган әһеле Көфер почмагы һәм дә яшереп кенә булса да. яхшырак эчемлек белән сыйлануны читкә куймаган җәдитләр җыела башладылар Кайсысына сыраны бүз шешә белән китерсәләр, икенчеләренә чәйнекләп өстәлгә куйдылар. Гадәт һәм йолага хилафлык итүләр юк иле. Шаһимәрдан бу вакытта матур гына кәефләнергә өлгергән иде Ресторан түрендәге караңгыланып торган тарафка ихтыярсыздан күзе төшеп, инде әллә кайчан күргән-күрешкән, бурсык йөзле, калын, әмма кечкенә итеп кистерелгән сакаллы, туп кебек шома итеп кырдырган башының сул тарафына авыштырып эленгән сай түбәтәйле кешенен анда күзләрен очландырып утыруын яхшы шәйләде. Үзара бик таныш кебек булсалар да. бер-берсен белүләре бары тик көрпә тел— саңгырау колактан һәм анда-санда. бу адәм фәлән бәндә түгелме, дип белешкәләүләрдән генә иле Һәрхәлдә Гатауллин да. ул кеше дә бер- берсен таныдылар булырга кирәк Күрше өстәл әһелесе үз эше белән мәш килде, чәйнектән чынаякларына кызыл шәраб бушатты Араларыннан берсе. Шаһимәрданның карап алуын күреп, аны карашы белән сөзеп узды да. иптәшләренә нидер әйтте. Түгәрәк мишәр агае, карбыз шикелле селкенеп, өстәлдәше сүзләренә колак куеп, ресторандагы кәефле кавем арасыннан төртеп аталган кешене каранып эзләде Шаһимәрдан аның арка тарафында иде Шунлыктан аны таба алмады. — Кемне әйтәсез, тәкъсир.’ —Кая карыйсын, бире бак! Аның соравына күрә Шаһимәрдан әфәндегә теге сөйләүче адәм бармак белән төртеп күрсәтте. Мишәр барыбер күрмәде. Анын монда утыруын һәм барлыгын шәйләп тә тормастан, карашы караңгы өстәл ягына төбәлде. Йомры мишәр, кинәт артка табарак тәгәрәп, тавышын яшермичә әйтеп тә куйды: — Ба!.. Шәкүр карак нишләп йөри монда? Анын сүзләрен ишетергә өлгергән һәр әһеле тагар вә башкорт, вә казакъкыргыз каерылып диярлек шул якка карадылар. Ат карагының гына керфеге дә селкенмәде, бер яраны беләнме нидер сөйләшкәләп утыруда булды. Шунлыктан һәркем, ана текәлүдән бигрәк, юктан кызарып алган Шаһимәрдан әфәндене тикшеренделәр. Аңа җайсыз, уңайсыз, хәтта ачуын кайтарырлык халәт иде. Эчкән сырасының парын күзләр кайнарлыгы гүя һавага очырды. Чыгып китмәкче иде, калын гәүдәле, баһадир чырайлы, буйга өч аршыннан артык булырлык берәү анын каршысына килеп басты. Минзәлә сәүдәгәрләренә хас рәвештә зәңгәр чалбар, кызыл чапан, ак чалма, йомшак читек кигән бу адәмнең тавышы да колакларны кисәрлек иде: —Син. Шәкүр агай, бер дә галәмәт, бездең кеше икән! Шаһимәрдан һичбер сүз белән дә җавап бирә алмады. Борчылудан селкенгәләп куйды. Ат белән бәйләнеше зур булса да, ат караклыгына һичбер бәйләнеше юк иде анын. Тутый кош сурәтеннән бер дә ким булмаган бу адәмне, ияк астына биреп, чөйдереп кенә җибәрәсе килсә дә, берни эшли алмады. Ярый әле шул арада Шәкүр карак алар янына үзе килеп басты Буйга әллә кем түгел икән! һәммә шөһрәтнең үзеннән читтә калмавын теләүдәнме, әллә Шаһимәрданны кызгануданмы шулай эшләде? һәрхәлдә вакыйга шушы рәвешле булды. Минзәлә сәүдәгәренең күзләре уйнап алды. Болай да ерык авызы тагын да киңәеп, башының яртысы артка ишелде: —Ха-ха-ха! Анын көлүе саңгырауны да колаклы итәргә мөмкин иде. Шаһимәрданнан гафу үтенеп тормастан, ат карагына борылды һәм баягы сүзләрен кабатлады: —Һи. Шәкүр агай, синмени инде ул? Бер дә галәмәт, бездең кеше икәнсен! — Безден-безден...— Шәкүр каракның Минзәлә сөйләшенчә сүзләрне оста авыштыруы иләмсез сәүдәгәрнең кәефен тагын да күтәрде булса кирәк, сабый балаларча бар күнелен тышка чыгарып көлде. Инде боларнын ни-нәрсә сөйләшүләре колаклы татарны да кызыксындырмый башлады. Көймә әһелесе үз табыннарына борылган иделәр Өстәлчеләр йөгереп- йөгереп ризык ташый тордылар. —Шаһимәрдан, монда буш бугай? Шәкүр каракның бу сүзләреннән бигрәк, исемен төгәл белеп эндәшүенә Гатауллин үз кулындагы сыралы савытын төшереп җибәрә язды: -Ни?.. Шәкүр үзен хуҗаларча тотты. Мәгърур йөзен түбәнәйтмичә генә сүзләрен капчыкка тыгызлап тутыргандай кабатлады: —Монда буш бугай?.. Монда буш... —Әйе, тәкъсир... Ул арада Шәкүр карак урын алырга, хәтта янәшәсеннән Минзәлә баена тәкъдим итәргә, яранына да монда күченергә ишарә итәргә өлгерде. Шаһимәрдан исә: —Сез мине. Шәкүр, каян беләсез?—дип, аптыраулы күз карашына гаҗәпләнү һәм соклану катышкан соравын бирде. Шәкүр игътибарлы кеше иде. Ул арада өстәлендәгеләрен монда күчерергә өлгергән яранына нидер әйтте дә, туктап тор әле, дигәндәй, Минзәлә баенын беләгенә бүрәнә бармакларын куеп, тыныч кына сөйләп тә бирде: — Кемнәрне-кемнәрне, әмма ат яратучыларның һәммәсен дә исемләп беләм, хәтта Әмерикәнен Томсонын да Бу Томсон әфәнденен кемлеге Шаһимәрдан өчен дә, Минзәлә баена да караңгы иде. Шәкүр моны яхшы белә, шунлыктан үзенен мәртәбәсен тагын да арттырып, бер башка югары булып күренде. Яшермәде. Әмерикә баенын ничек кара аргамагын яратуын, ана хәтта вафат әнисенең исемен бирүен, башкаларны һәм бүтән барны- юкны сөйләп алды. Бу вакытта Минзәлә бае хәйранга калып, хәтта авызын ябарга да онытып утыра иде. Сүзенен ахырында Шәкүр аңардан: —Исемен ничек әле?—дип сорап куйды. —Мөхәммәтҗан!—диде тегесе. —Юктыр, алай гына булмас Безнен татарда исемне катлы-катлы йөртергә яраталар. Ин кимендә Хаҗимөхәммәтханхафизжандыр әле! Шәкүрнен бу сүзләре дә Минзәлә баен хәйран иттеләр Ул: —Әйе. тәкъсир, нәкъ шулай,—дип Шаһимәрданга да оялгандай карап алды.— Әмирелхаҗимөхәммәтханхафизжан булам, атам белән мәрхүм муллабыз кушкан исем. Бодай бала чактан Мөхәммәтҗан атап йөртәләр, сүз жае өчен. Мижан. диләр. Мижан баи, әйе' «Әйе»дән башлап, «әйе» белән бетергән Мөхәммәтҗан әфәнде көтелмәгәнчә оялып куйды. Анын бу кадәр иләмсез һәм озын исемен мулла бабай да гомерендә бер генә, колагына кычкырганда гына әйткәндер, митрикәсенә алай ук озын итеп язып тормагандыр Әмирелхаҗимөхәм- мәтханхафизждн Үзе бер җөмлә. Ягъни, гарәптән, фарсыны да исәпкә алып, татарга тәрҗемә иткәндә болай булыр Хаҗ кылучыларның җитәкчесе Аллаһы Тәгаләнең сөеклесе хан гыйлеме жан Монын белән генә бетсә? Шәкүр һаман да тыныч иде Бүре күзләреннән чагылып куйган очкыннарны шәйләүдән генә анын көлемсерәгәнен сизенергә мөмкин булды. Сүз арасында яраны юкка чыкты Монысы да берәр хәйлә түгел идеме икән? Мөхәммәтҗан әфәнде табак битендәге шактый олы бәрәңге борынын урыныннан кузгатырга теләгәндәй боргалап куйды Аннары Шәкүргә карады. Бу вакытта ана баласыманрак кыяфәт кереп, нәрсәнедер тәфсилләп сорарга җыенганы аңлашыла иде. Һәм шулай булып чыкты да Шаһимәрдан әфәнде каз ботына ябышканда. Мөхәммәтҗан бай сорау арты сорау яудырырга тотынды. — Шәкүр агай. Шәкүр агай, дим? Минзәлә яниралынын ак айгырын ничек урладың? Сөйлә әле! Эзеңә дә төшә алмадылармы? Әстерханга илтеп саттым, диген, ә?.. Шәкүр эндәшмәде. Бүре күхтәре канәгатьлек белән йомылып алдылар Аскы ирене кырыкмыш мыегына кадәр күтәрелеп маңгае коры көнне яргаланган кара туфрак кебек сырга-сыр килде. Ждвап көтеп томаланган Мөхәммәтҗан, сабырлыгын югалтып —Сөйлә инде. Шәкүр агай' Билләһи, беркемгә дә әйтмәм!—дип үтенүендә булды Бу вакытта куркынган кыяфәтле Шаһимәрдан шомлы Шәкүргә карап утыра иде. Кулыннан каз боты төшеп китте, тәлинкә, чәнечке, кашыклар кузгалышыпшалтырашып алдылар Бәрәч, син урладыңмы аны да? Шаһимәрдан әфәнденең белмәгән кеше кебек болай әйтүеннән Шәкүр үртәлеп кунды һәм. яшереп тормастан: -Мин идем ул, кана-а — дип сузды. —Әйттем бит!..—дип. Мөхәммәтҗан үз борынын әвәләде, ул сөенә иде. Шаһимәрдан әфәнденең бу арада йөзе туксан тугызынчы тапкырын кызарып чыкты. Гомере буе ат яратып, хәтта кочаклап яткан хатыннарыннан да шул дүрт аяклы хайваннарны өстен күрде ул Күп вакытта, тегеләренә җикеренсә дә. башкаларга чыбыркы селтәнергә дә беркемгә ирек куймавы һичбер яшерүсез һәр кешегә яхшы мәгълүм иде Дөньясы уң белән сулын бутаса да ин ахырдан базарга чыгарганы шушы атлар булачак анын Моңа иманы камил Шиһабетдин Мәржанидән гыйлем тәслим кылып, шушы олуг мөдәрристән фән каймагын чумырып алып кала алмаса да. ахунлык мәртәбәсенә ихластан кызыгып, алтын сәгать йөртүне һәм атларга мәхәббәт хисен аңардан үзенә йоктырды тагын. Дәрес барышында Шиһабетдиннең «Яхъя» гыйлеменә кушып, баш ял итсенгә диптер инде, абзарындагы соры айгыры турында, аның ничек Ашуг базарында арт аякларында биюе белән халыкны хәйран калдыруы турында тәфсиллехисле озын һәм озак хикәяләүләре вакытында һәр шәкертнең ач күзләрендә очкыннар уйнарга тотына иде. Шаһимәрданга шуннан бирле «ат чире» йогып, тәмам кибеп, урын өстенә ятып, бу зәхмәттән үлем хәленә җиткәндә атасы Гатаулла, авылдан килеп, җиде кат толыпка төреп, зур кәрван сандыгына салып, үзе белән алып кайтты. Имтомчыларның кыңгыраулысы да, думбралысы да, кабаллы-тәлинкәлесе дә калмады, һәммәсе аның җелеген суырды, атасының малына кинәнде, әмма файдалары булмады. Гатаулла абзый кул селтәде: — Бу баладан кеше чыкмас, тизрәк үлсен дә илтеп күмәрбез!—дип йорттагыларнын болай да качкан котын алды. —Әстагьфируллаһ!—диделәр бар да авызларын учлап. Әмма Аллаһнын рәхмәтеннән узмыш юк икән ул! Малай көтелмәгән җирдән сихәтен тапты Төнлә белән саташып, хәлсез гәүдәсен сөйрәп абзар-кура ягына чыкты. Атлар, пошкырып, солы кемертәтә иделәр. Шаһимәрданның сулышы ачылып китте. Ат исе анын баш авыртуын да, күнел укшуын да бетерде Әмма тәнен калтырану каплады. Хәл алыйм, дип утырган урыны әле кичтән генә өеп калдырылган җылы тирес булып чыкты Ул шунда чумып, тәмам онытылган хәлендә йокыга китте. Иртәгесен аны тирес эченнән табып алдылар. «Бала харап булган!»—дип елый-елый, урын өстенә кертеп саллылар. Әмма Шаһимәрдан шул көннең ахшам вакытында аягына басты, үз кодрәте белән тәһарәтен алды, намазга ниятләде. — Бала китәргә җыенды,—диделәр сүзне колактан колакка күчергәләп. Гатаулла абзый, аңардан өметен күптән үк өзгәнлектән: — Хәерле булсын!—дип сузды.—Ходаның бирмешеннән узмыш юк! Ни хикмәт, төне буе Шаһимәрдан убыр кебек ашап чыкты, ярты казан ашны бушатты. Моннан соң да аягына камил басмаса, җен токымы булачак иде Аллаһының рәхмәтеннән уза алмады. Ул елны яз иртә килде. Март ахырында ук яшел үлән чыгып, апрель урталарына көтү куарлык булды. Нәйсән җитсә—дөнья күрке, Куба суның ташкыны. Чибәр кызлар егет сайлый, һич уйламый башканы,— дип җырлап узган егетләргә Шаһимәрдан да кушылырлык иде. Әмма бусаганы атлап чыгарга рөхсәт булмады Кыш буена им-том итеп, тәрбияләп-асрап яткан ата-анасы һәм инәкәйләренә ул да үпкәләмәде. Абзар-кура арасында йөреп, әтисе белән бер-ике тапкыр сәүдә эшенә барып кайтты Шаһимәрданның учы майлы булды. Ни сатылмыйча яткан товар да базарда үз хуҗасын тапты. — Баланы укытудан файда юк, сан саный белсә, безгә шул инде!— дип әтисе Гатаулла ана махсус кәрван җиһазлады. Аларнын эше төгәл барып чыгасына иманын камил тотмаса да, күрше авылдагы карендәше Сәйфулланы күз-колак өчен килештереп куйса да. Шаһимәрданы аны аягыннан екты. Сәүдәнең беренче көнендә үк илчесен җибәреп, товарының бетүен, керемнең бергә өч булуын, әгәр рөхсәт икән, маклер Жамали Хафизының үтмәс малын аз бәядән алырга җыенуын белдереп хәбәр салды Гатаулла, болар хакында ишеткәч, ашыктырып ат җиктерде: — Балага калган көн—тан атмаган төн!—дип Арча базарына буран кубарып килеп керде. Аны бугазлап становой туктатты. Тәртипне бозу, сүгенү, дуамаллану, бушбугазлану кебек әллә ниткән хулиганлыклар тагып. Гатаулладан адәм мәсхәрәсе ясап, таңга чаклы рәшәткә артында йокысыз тотты. Ахырда: «Өч көнсез Арчага керергә ярамый!»—дигән тыюлык кәгазен тоттырып, жиле сум егерме биш тиенлек штраф салып, авылына кире озатты Юлда танып калган кешеләрдән оят иде. Күрше авылгача ияреп килгән кылычлы атлы казак Сәмигулла анардан тәки бер мәгәричлек акча кысып, төн авызына кереп югалды. Тәмам тугарылып, өч хатынын бер итеп сүтеп ташларга әзер булып кайтып кергән Гатаулланы капка төбендә мыек сыпырып торган улы Шаһимәрдан каршы алды. Сүз бер генә иде Атай. Жәке мулласы Гарифның кызы инде, Бибисәрвәржә.миләне никахласак. Ходай Тәгалә колачын жәяр кебек!—диде Бибисәрвәржәмилән белән бергә үзеңне жәһәннәмгә олактырыйм!—дип Гатаулла жикереп, инде генә сүгенмәкче иде. кинәт тартылып куйган хәерсез атының арбасыннан артка мәтәлде Телен тешләп, авызына кан тулды «Адәмне Ходай йөртә. Шайтан— котырта!»—дигән гыйбарәне башына кертеп караганы булмаса да, әллә кайдан гына шул әйтем исенә төшеп, колагы чынлый башлады Усаллыкны чыгару тиеш гамәл түгел иде. Гатаулла атларны тугарырга боерды Авырткан һәм имгәнгән җирләрен юк сыман тойды Кая. ни майтардың?—дип янында куыклы шәм күтәреп торган улына күз агы белән ишарә итте —Сөйлә! —Керем—биштән,—диде Шаһимәрдан, өйгә таба юнәлеп, кесәсенә яшергәнен әйтергә теләмәде. —Алдыйсың. Ата келәт ишеген ачты, кече утта янган лампаның яктысын арттырды Сәүдә кенәгәләре гадәтчә шушында саклана иде. Хәзер санап чыгарачак' Шаяртма Гатаулла белән, ул сарык түгел! Экономда, кенәгәсе белән! Улы. үпкәләп, болдыр төбеннән генә хәбәр салды һәм. әтисенең тагын да әмерен көтеп, шунда утырды. Гатаулла кабаланды. Кирәкле кенәгәне ачып, саннарны чут төймәсенә салып тикшерде Келәтендә унлы лампа балкып янса да. Сәйфулла маклерга чыккан һәм анардан кергән акчаны таба алмады Ахырда Шаһимәрданын чакыртып: Илчең хаталы кеше булды!—дип сүз башлады. Әмма улы кырт кисте: Сәйфулланың малын сатып бирдем, мең биш йөз кырык бер тиен табыш алдым. Анысын үземдә калдырдым, кесә акчасы булыр диде. Гатаулла әүвәле өнсез калды, аннан сон сөенеч белән үзен басып, улы белән килеште. Сәүдә эшендә Шаһимәрданның маһирлы! ы аны хәйран иткән иде. Барлык үтмәс товарын төяп җибәреп тә аларны мал игү үзе үк көтелмәгәнрәк бәхет шул. Ә ул. җитмәсә, кеше эшенә дә катнашып, үз кесәсе җаен да караган. Мондый хәлне Гатаулланың гомерендә күргәне булмаганлыктан. бу сәгатьтә улы өчен сөенеп, күңеленә камиллек инде. Ана хәзер тыныч кына да яшәргә мөмкин Кәсебен ышанып тапшырыр кешесе бар! Шул көннән бирле Шаһимәрданның эшләре унда булды. Аның хакында «Кулына май буялган!»—дип сөйли иделәр Әмма алай гына түгел икән шул. хәтта авыз-борыны да майга тәмам буялып беткән, үзе дә май чүлмәгенә әверелгән ул... Кара әле,—дип төртеп алды ана Шәкүр карак, онытылып киткән җиреннән аны дөньялыкка кире кайтарды,—Шаһимәрдан, мин әйтәм Сиңа да ат жене кагылган, диләр Ак айгырын хакында күп ишетергә туры килде. Ай-Һай акыллы, имеш, төрекмән аты. диләр Кемнән-кемнән. әмма Шәкүр карактан үзенең бәгыре мәртәбәсенә күргән аты хакында Шаһимәрданның ишетәсе килми иде. Ул зимагурның кызыгуы бер дә юньлегә түгел, хәерсез! Шаһимәрдан ишетмәмешкә сабышты. Китергән сыраны шунда ук бүлә башлаган Мөхәммәтханның кулына үрелде, шешәсен алып, салышырга тотынды. Шәкүр карак исә аның җанын үчекләвен дәвам итте: —Яхшы айгыр, дип мактыйлар Һай бер күрәсе иде үзен, җилдәй җилдертәсе... —Сатмыйм, сатыла торган мал түгел!—дип кырт кисәргә мәҗбүр булды Шаһимәрдан. Бу хакта сөйләшүне озынга сузасы килмәде. Ачуы тәмам кузгалды. Гүяки аның хатынына хезмәтчесе кул сузган да, хуҗасыннан көлмәкче булып маташа, имеш, оятсыз! Шәкүрнен хәйләкәр күзләре ялтырап-ялтырап алдылар. Ул үзенең тыныч калуын сиздерергә теләсә дә, эче Шаһимәрданныкыннан кимрәк кайнамый иде. —Мин ат сатып алучы түгел, мин—ат карагы Шәкүр булам. Анын болай ачу белән кайнарланып һәм үртәп әйтүенә күрше өстәлләр янындагы сәүдәгәрләр, әңгәмәләреннән туктарга мәҗбүр булып, борылып-борылып карадылар Һәммәсе колак салып тын калды. Шаһимәрдан исә Шәкүрнен сүзләрен җавапсыз гына уздырып җибәрергә тиеш түгел иде Шунлыктан, алдын-артын уйламыйча: —Миндә урлата торган ат юк!—дип әйтеп салмасынмы. Мөхәммәтҗан абзый тизрәк кыяклау ягын карамакчы иде, Шәкүр карак аның кулыннан эләктерде: —Утыр, кузгалма!—дип әмер бирде Минзәлә татарының учы сытылды, бавыры ташка әверелде. —Агай, дим, агай... Минем ни катнашым бар? Суган суы сыгарга җитеп кызарып бүртенгән Мөхәммәтҗанга Шәкүрнен исе дә китмәде. Юктан гына килеп чыккан бәхәсен тизрәк ахырына җиткерергә ашыкты: — Шул ак айгырыңны бер ай эчендә урламасам, исемем Шәкүр булмасын! Белденме энем!—дип Шаһимәрданның акылын алды. Әмма анын бирешәсе килмәде, үчләшүендә һәм киреләнүендә булды: — Миндә урлата торган ат юк!—диде ул сүзен сүзгә кабатлап. Бу вакытта Шаһимәрданның йөзе кызган күмер кебек ут чәчеп, кечкенә күзләре елгыр энә тишегенә әверелеп калган иде. —Урламасам, исемем Шәкүр булмасын! —Урлатсам, бер мен тәңкә миннән! Халык шаулашып алды. Шаһимәрдан өчен бу акча берни дә түгел әлбәттә, әмма ул шушы бәя бәрабәренә дә ак айгырын абзарында саклап калырга өмет итте Шәкүр карак аның кармагына кабарга тиеш иде. Бер мен тәңкә кемнең аяк астында аунап ята ди әле? Андый заманмы? Бер тиен өчен адәм балалары бугазга-бугаз киләләр. Ә монда—мен тәңкә! Кирәксә, хәзер кесәсеннән чыгарып сала! «Урлатмасаң миннән мен тәңкә!»—Бу сүзләрен әйткәндә Шәкүр карак сикереп басты, имән бармагын югары төбәп, уннан сулга һәркемнең күзенә күрсәтеп узды.— Мен тәңкә,—дип. кабатлады,—әгәр урлый алмасам, исемем... Халык гөж итеп, «Бу кем. бу кем9»—дип чуалган арада Шәкүрнен юкка чыкканын күрмичә дә калдылар. Шаһимәрданның эченә ут оялап, акылы шашына, җаны кайный бирде. Янында Шәкүр каракны таба алмагач, иярченен күзләде, анысы да юклыктан бөтенләй дә сабырын югалтты Чабаксарны узуга, бөтенләй дә сабыры төкәнү сәбәпле, ярга чыгып чапты, ат яллады Тан беленгәндә, дусты Константин Дуловнын бусагасында иле инде. Аларнын дуслыгы күптәннән килә. Дудов, Семеновкада кызыл мал сәүдәсе тотып. Казан белән ике арада исә агач дегете һәм сагыз сатудан узмаган, майлы йөзле, җирән сакаллы, ни чирмеш, ни урыс һәм дә ни татар байларыннан иде Тәрәзәсенә капланып. Шаһимәрданны танып алуга, ак ыштаннан йөгереп чыкты ул. — Нәрсә, кенәз. таладылармы әллә?—дип борчылуын белдерде. Шаһимәрдан: —Хуже.—дип ат сорады. Дудов аһ-ваһ итте Чәйгә дә кереп тормаслыгын белгәч, келәт башында йоклап яткан улы Семенны уятырга, ат җиктерергә боерды. Кукмарадан Чодраялга чыгасыларын. аннан Дөбьяз аша авылына кайтып ирешәчәген ишеткәч, юлнын кимендә атна ярымнар булачагын әйтте Шаһимәрданның чыдамы бу кадәргә үк җитмәячәк иде. Атларны ияртеп барырга булдылар. Дудов ана үзенен ин яхшы дип белгән соры биясен атады. Семен белән каударланып чаптырдылар. Дудов исә —Кенәз. атны харап итмә, атны яндырма!—дип кычкырып калса да. сүзләрен ишетмәделәр. Берни эшләрлек түгел иде Ак айгыры бәрабәренә дусты Константинның йөгерек биясен яндыру Шаһимәрдан өчен берни дә түгел иде. Шунлыктан азга да тукталып ял алдырырга уйлап бирмәде. Тайга сукмакларында юлсызлык һәр адымда диярлек көтеп торды Инде кайтып житәрлегенә ышанычы калмады, бу урманның бетәчәгенә, татар далалары башланып китәчәгенә өмете югалды Шулай да алты көн дигәндә, тәмам буталып, адашып йөрүләреннән сон. утлап узган көтү эзенә туры килеп, шуннан тайпылмыйча барып. Жәке авылына килеп чыктылар. Бабасы Гариф муллага куна төшеп, аның Казандагы Күлбуе мәдрәсәсендә гыйлем эстәүче шәкерт улы Шәйхулла мәхдүмгә аталган яшь айгырын иярләттерде. Семенны җиде алтын акча биреп, озатып җибәрде һәм юлын ялгызы гына дәвам иттерде. Бабасының: —Кияү, ни булды, коймактан, балдан, каймактан, каздан авыз итмәден.—дип. бераз кунак булырга кыставын да кабул итмәде Кыш урталарында гаиләсен төяп килеп чыгарга нияте барлыгын әйтте, галәмәт бер маһирлык һәм омтылыш белән чаптырып, авылдан чыгып та китте, үрләр-сулыклар аша турылап юл алды Анын болаи ашкынуында һичкемнең эше булмады, каршысына һичкем очрамады Авылында да аны көтми иделәр. Күбеккә батырып кайткан айгыры, нәкъ капка төпләренә килеп җиткәч тукталуга, егылып аяк сузды. Янган иде. бахыр, хараплар гына булган Кайнеше. мәхдүм Шәех үпкәләр инде. Ярар, бу бәладән исән-сау котылса, үзенә туры атны багышлар —Нәрсә булды?—дип. утлар йотып каршы алган хезмәтчеләренә һәм хатыннарына, бала-чагаларына да игътибар итеп тормастан. ашкынып ишегалдына атылды һәм ак келәтләре, таш пулатлары артындагы атлар аранына бәреп керде Малкайлар дерт итеп куйдылар Ак айгыры, тыныч кына солы күшисе урыша, ишекле-түрле тузынып йөри иде Хуҗасын күрүгә, ана таба пошкырынып килде Араталык аша сузылып, кочагына башын тыкты —Казаннын ин кәттә марҗасы да синен кебек назлы булмас, бахыр!— дип Шаһимәрдан йомшап китте Алар бик озак бер-берсен ирказәделәр. бер-берсеннән иркәләнделәр Бодай онытылып жанга жан. муенга муен берегүләре йорт халкы өчен гаҗәп хәл түгел иде. Ишегалды яныннан хатынының көнләшүдән —Чукынды инде шул аты белән! Тәмам җенләнде. Үзен харап итмәгәе Монда аунап, бер аты ү теп яга. ә ул анда икенчесен кочкан!..—дип. им- том иткәндәй төкеренгатәп. сукрануы гына аны айнытып җибәрде Хаклы иде хатыны, бик хаклы иде... Шәкүр карактан урлатмас өчен шушы айгырын Шаһимәрдан бер ай буена абзарында кочаклап ятарга да риза шул! Тик менә алай гына булыр микән.’ Шаһимәрданның акылы һушланып, шунда ук бер фикергә килде: күрше-тирә авылларга хәбәр салырга, юлга, чокырларга, әрәмәлекләргә каравыллар куярга тиеш ул! Кайтканнан бирле өч атна узса да, Шаһимәрданга Шәкүр карак хакында һичбер хәбәр ирешмәде. Инде бер ай вакыт хәерсезлеге һәм борчулары белән үтеп бара иде. Шаһимәрдан әфәнде дә бу арада тынычланып, җанын урыныннан кубарган бәхәснең кызып китүдән генә булганлыгын төшенде. Шулай да күңел тойгыларының бер кылы һаман тартылып-тартылып куйгалады. Шәкүр карак тәрәзәдән килеп керер сыман тоелды аңа. Айлы кич иде. Җиргә салкын сыкы инде. Шаһимәрданның йорт тирәсен саклаган авыл агайлары кичтән үк тергезгән учаклары тирәсендә гәп корып, көлдә күмелгән бәрәңге ашап, падишаһ хәзрәтләрендә егерме биш ел хезмәт иткән солдат Гыймадетдиннең ничек Дунайда татарча сөйләшеп йөрүләрен, күз күрмәгән, колак ишетмәгән Әдрән диңгезе буйларында да татар сүзенең яхшы үтемле булуын, йөз дә беренче тапкыр булыр, кимендә, тәмләп һәм йотлыгып тыңлыйлар. Ара-тирә: —Анысын әйтми калдырдың... һич югы монысын сөйләп уз инде!.— дип ризасызлыклар да белдергәләүләре белән төнне уздырып маташа үзләре. Шунда ук араларында малай-шалай йокы таба алмыйча йөри. Аллаһы боерса, бүген-иртәгә бәхәс көне чыга, Шаһимәрдан җиңүче булып, Шәкүр карак оятка каласы. Инде ничәмә авыр көннәр һәм төннәр узды. Күбесенә түзелде. Азга калгач кына уяулыкны югалту юк! Менә кызык итәчәкләр әле үзен, адәм көлкесе ясаячаклар угыры Шәкүрдән! Шаһимәрдан учак янына якынлашты. Әле яңа гына келә- йозакларын, тәрәзәләрен һәм тупсаларын тикшеренеп чыккан чагы, әмма келәтләр һәм абзаркуралар ягыннан шырт итеп агач сынган тавыштан сискәнеп китте. Аның нәрсәнедер абайлавын сизеп, барысы да колакларын торгыздылар. Чебен очкан тавыш та ишетелергә тиеш иде. —Урладылар... Урладылар... Тот... Тот!—дигән тавыш ишетелгәч, каравыл кычкырган якка барчасы бердәм ташландылар. Аяк асларында бөтерелеп йөргән бала-чагалар читкә очты, алар кайгысымы хәзер. Ул да түгел, якты ай нурында ак айгырның ялтырап-ялтырап алган гәүдәсе суда уйнаган чабак төсле күренгәнләп алды. Бакча артлап ул хәйран тизлек белән ераклаша бара иде. —Атларны чыгар!—дип җикерде Шаһимәрдан.—Атларны чыгар! Артыннан төшәргә! Артыннан! Татарга әмер кирәк. Ул шуны сөя. Кемнең алга чыгып дәшүе булса, артыннан калганнары иярә, аны-моны уйлап маташмый. Елгыр егетләре, кулларына утлы кисәүләр алып, атларга атланып, каракның артыннан дау күтәреп ташландылар. Бакча коймалары һәм читәннәре авып-ватылып калды. Шаһимәрдан үзе дә ат өстенә ничек менеп атланганын, кулына шахтерлар лампасы тоткан хәлендә чаптырып барганын сизмичә дә калды. Мәтәлеп китә язганда гына айнып, атын тыярак төште. Кемнәрдер иярләреннән коелышып, атлар астында калдылар. Ул да түгел. Шаһимәрдан һәммә кешене узып алга чыкты Тулган ай яктысында юл буйлап чаптырган Ак айгырның сырты һәм көмеш яллары ялтырап күренделәр. Болай булса, куып тотасылар иде. Шаһимәрдан тагын да атын куалады. Әмма алдында чокыр иде. Аты кинәт туктауга, башы аша китеп, шунда чумды. Сырты белән килеп төште. Күзләреннән утлар чәчрәде. Баш чүмече яңгырап куйды. Чигәләре киңәеп алдылар да чатнап авырта башладылар. Ул аңында иде. Торып басты. Күктә тәмам җиде тулган ай бер-берсенә тагылышып әйләнә иделәр. Чаптырып килгән кешеләр чокырның яныннан гына узып киттеләр Шаһимәрданны еккан ат, ни хикмәт, аларга иярмичә, гүяки гаебен таныган хәлендә пошкырып алды. Аллаһыга рәхмәт димичә, нәрсә әйтәсен инде! Шаһимәрдан, чокырдан күтәрелеп, атның йөгәненә ябышты. Һаман да башы әйләнүе бетмәгән, инде укшыйсы килә иде Шулай да ияренә менә алды. Кешеләре артыннан атын юырттырды Әмма моннан хәле тагын да авырлашты Атланып кына барырга мәжбүр иде. Баш сөяген ачып, су тутырганнар диярсен. Болгады да болгады. Чайкалган саен гүяки түгелеп китәдер сыман. Ул ак айгырын да уйламас дәрәҗәгә жигте Күрше авылнын башында аны кешеләре көтә иде -Алар: —Мәрдан абзый, авылны уратып алдык. Ат эзе монда кергән, әмма чыкмады.—диделәр —Авылда гына ул Бер дә әллә кайда түгел! Шушында гына! Урап алдык! Таңгача сак торыйк! Иртәнге сәгать белән якты күз тиз табарбыз! Бу тәкъдимнәрнең барчасын да кабул итәрлек иде. —Шулай эшләгез!—дип әмерен җиткерде ул —Айгырны тапкан кешегә мең тәңкә бирәм! —Мең тәнкә! . Мен тәнкә!..—диештеләр кешеләре Бу кадәр акчаны гомер буена да эшләп казана алмаулары һәм аямаячаклары аларнын хыялларын тагын да хушландырды —Мен тәңкә!.. Ялгыш ишетмәдекме, дигәндәй, алар бу сүзләрне тагын да бер- берсенә кабатладылар. Шул арада Шаһимәрдан атыннан төште Азар күрсәткән тояк эзләре чыннан да юл тузанына кунган сыкыла аермачык диярлек ярылып ята иделәр. Танымыймы сон. бик таный, шуныкы. айгырының эзләре. Тоякка тояк, эзгә эз китереп баскан, һәркайсысы бердәй, һәммәсе тигезләр, муенса кебек! Шаһимәрдан шул эзләр артыннан авыл урамына кереп китте Бу вакытта каны кайнарланган, башының миңгерәве тәмам басылган, хәле яхшырып киткән кебек иле Эзләр аны авыл урамына алып кереп, мәсчет яныннан уздырдылар да тыкрыкка таба бордылар. Айгыр монда бераз таптангалап торган. «Әһә. арттан куучылар юкмы икән, дип Шәкүр карак тынлаштырып маташкан инде».—дип уйлап алды Шаһимәрдан Ул да түгел, эзе кабат урам уртасына чыккан, юлын дәвам иткән. Әнә. атланып кына барган Шаһимәрдан урам буйлап киткән эзләрне карый-карый. тынлана- тынлана атлавында булды. Янарак кына узганлыгы ярылып яткан һәм сизелеп торган арба юлына очрады Кемдер югары як тыкрыктан төшкән, төнлә салам алып кайткан икән. Ул. борылып, сул тарафка кереп киткән Саламы һаман да коела барган Айгырының эзен югалтмас өчен. Шаһимәрдан һаман да алга атлады Әмма бераздан эше хөртиләнде Тыкрыктан күтәрелгән ат көтүе барлык эзләрне бутап бетергән иде Һай хәерсеъпәр. капка төпләре саен кереп киткәннәр Җитмәсә, урам уртасына диярлек салам ишелеп калган Монысы тагын каян? Теге йөк кереп киткән иде бит! Шаһимәрдан чарасыз калды Шулай ла авыл башына кадәр килде. Чыгып киткән ат эзе юк иде — Бакча башларыннан сыптырмаганмы’—дип кинәште ул үзе белән Әмма шунда ук аны ике елгыр егет эләктереп тә аллылар —Ә. кантынмы, хәерсез! Шаһимәрдан аларны унга-сулга әткәләп куйды —Сез нәрсә, абзагызны танымаска! Aiap. аптырашып, аны шунда ук җибәрделәр — Белмәдек Белмәдек!—диештеләр Бу аларнын гафу үтенүләре иде Авылча. — Шәкүр күренмәдеме? —Саклыйбыз, узган-киткән булмады' Егетләр чыннан да уяу иделәр — Бакча башлары, су буйлары ничек? —Анда да безнекеләр,—диделәр базар. Шаһимәрдан абзыйларын сөендереп — Авылдан чыкмады ул. Шунда булыр Без уратып килдек. Каршысына төшәргә, дип монда ашыктык. Күрше авыдлар да килеп житгеләр. Ул. безнен уратып алганны сизенеп, авылга кереп качты! Шаһимәрдан бар халыкнын да бу төндә уяу булуына хәйран итте һәм мен рәхмәтләр укыды. «Авыр чакта халыкка таян!»—дия иде атасы, хаклы нәсыйхәт әйткән икән! «Җиңел чакта—дусларга!» Дуслар алар рәхәттә генә яхшылар шул. рәхәттә генә, акчан барлыгын белгәндә генә! Шулай да Шаһимәрдан бу каһәр суккан авылны кабат өч әйләнеп чыкты Су буйларын да, бакча артларын да тан беленгәнчегә чаклы егетләре белән кат-кат тикшеренде, иснәнде Кешеләрен даим уяу тотты. Һәм дөрес эшләде. Хәер, вәгъдә ителгән мен тәңкә берсенең күзенә дә йокы кертмәде. Шәкүрнең чыннан да чолганышта калуына һичбер шик юк иде Әгәр дә шушы хәлдә эш дәвам итсә, падишаһ хәзрәтләренең җиде йозаклы тимер читлегенә хәерсез ат карагы ябылачак түгелме? Шаһимәрдан, болар хакында уйлап. Шәкүр карак өчен бераз борчылып, хәтта хәсрәтләнеп тә алды. «Андый кешене харап иттерергә ярамас, яхшы түгел!» Бу фикере урынлы булып чыкты. Чөнки халык арасында: —Ул каракны акылга утыртырга кирәк! Капчыкка үзе килеп керде. Беркая да китә алмас, түрәне, үрәтникне, пәлицәйне чакыртыйк!—дип гауга купты Бу сүзләрне Шаһимәрданның үзенә җиткерделәр. Ул исә: —Ашыкмыйк, җәмәгать! Сабыр итик, көлкегә калмагаек!—дип бу кисәтүенә үзе дә хәйран итте. Чыннан да, көлкегә калырга мөмкин иделәр. Капчыкка кергәнен төлке түгел, мәче баласы гына булса, ни әйтерсең? Данын илгә таралачак! Шаһимәрдан унбиш таза ирне сайлап алды. Калганнарны авыл тышында сакта калдырып, болары белән урамга таба атлады. Иорт саен кереп, тикшеренү-эзләнү эшләрен башларга тиеш иделәр. Мөәзин авыл башында гына тора икән. Беренче булып аларга ул очрады. Шаһимәрданны танымый идеме, әллә кыланмышы шундый, башын кайтарып-кайтарып, маңгаена һич кирәкмәсә дә кулын куеп, озаклап карап торды: — Кемнәр килә?—дип каршы алды Төнге вакыйгалар хакында ул берни дә белми иде. Шулай да:—Кичә ахшам вакытында авылга чегәннәр кергән иделәр. Зимагур Гыйльметдиндә куна калганнарын гына ишеттем!— дип сорауларга берьюлы җавап бирде һәм үзенен шиген белдерде — Кайда яши ул зимагурыгыз? Шаһимәрдан бу соравын биргән арада мөәзин мәсчеткә таба юл алган иде. Сонга калуы да бар шул, намаз вакыты керде. Халыкнын әле кузгалганы да юк! — Мәсчеттән арырак, тыкрык эчендәге йортта,—диде мөәзин, баруында булып. Шаһимәрданны егетләре белән бергә артыннан ияртте — Күрсәтермен! Зимагурның йорты—яхшы, каралты-кураеы ныклы һәм биек читән белән уратылып алынган иде Төнлә күргән арба эзенең лә анын капкасыннан кереп киткәнлеген Шаһимәрдан чамалап-күреп килде. Менә, болары анын үзенен эзләре. Шул арада мөәзиннен ягымлы тавышы авыл өстенә азан авазын җәелдерде. Озак та үтмичә ишекләр, капкалар ачылганы, халыкнын уянганы ишетелә башлады. Бары тик зимагур Гыйльметдин йортында гына хәрәкәт сизелмәде Капкасын этеп караган иделәр, шайтан хәерчесе, ачылды да китте. Терәү дә салмаганнар икән үзләре Зимагурнын ишегалды уртасында көлтә төялгән зур арба тора иде Арырак— келәте, печән кибәне, тирес өемнәре. Ныклы һәм иркен тормыш белән гомер сөргәне күренеп тора. Каян килеп зимагур атаганнардыр9 Ике егете, каралты-куралар ягына кереп китте Шаһимәрдан үзе, тирес өемнәре янына килеп, биек итеп куелган печән кибәне янына атлады. Дәртләнеп кукырайган әтәч кукыртап алды, кетәклегендә кояшның чыкканын да көтеп тормастан, вак-төяк тавыкларын ияртеп, орлык чүпләштерергә ашыккан. Чит кешеләрнен йөргәненә исе дә китмәде Ул арала. Шаһимәрдан ун-сулны караштырганда, тирес өстенә менеп басты Кукыраеп тавыш бирде Шаһимәрдан көнчыгыш якны күзәтте. Әле һаман да кояш чыкмаган, шулай да каурый болытларда алсулыгы сиземләнә иде Төньяктан суык жил исеп, көннен җылы булмаячагын сиздерде. Каян ди инде октябрь аенда эсселек? И хәерсез гомер' Нибарысы дүрт ае җылырак булган кебек, аннары бозыла да бетә. Агачлар да яфракларын коярга тотына Тапканнар бабайлар җәннәт асты туфрагын, кинәндергәннәр! Ярты дөньяны басып алып та юньлерәк урын-биләмәләргә хужа була алмаганнар шунда! —Шаяртма! Дурак, дигәч тә!.. йорт ягыннан ишетелгән тавышка Шаһимәрдан янына жыела башлаган егетләре дә игътибар иттеләр. Кайсыберләре хәтта сискәнешеп тә куйдылар Хужаларнын йокламавы аңлашылырга тиеш иде Шаһимәрдан тәрәзәләргә якынрак килде. Ул да түгел, абзар-кура эченә тикшеренергә кергән ике кешесе дә аннан хәбәрсез чыктылар. Айгырнын монда эзе дә юк иде. Йорт эчендәге сөйләшүчеләрнен сүзләрен Шаһимәрдан аермачык диярлек ишетте. Араларыннан кемдер караштырып торган икән — Ишегалдында йөриләр!—дип бүтәннәргә белдерде ул — Йөрсеннәр, айгыр—әллүр!—диде икенчесе, бу—Шәкүр карак тавышы иде. Тәрәзәләргә эчтән капланган чүпрәкнең кадак очы кадәр тишегеннән Шаһимәрдан өстәл тирәли утырган кешеләрне күреп аллы Аннан сон болай йөрүнен мәгънәсе юклыгын анлап. ишеккә килде. Тартты Ачылды. Керде. Аны көткән иделәр. —Сәлам. Шаһимәрдан!—диде Шәкүр, өстәл түренә утырган җиреннән кузгалып та тормады Әмма кайтарып сәлам бирелүне көтмәде, әйләнәсендә утырган чегән кыяфәтле адәмнәренә: —Әйдә, булмаса. өләш берәрдән!—дип әмер бирде —Атны син урладыңмы?!—дип Шаһимәрдан ана таба атлады, әмма юлына тәрәзә янында торган камчат бүрекле адәм аркылы төште Шәкүр карак кесәсеннән олы күн кенә(ә чыгарып, аннан бер мен сумлык бияләй кадәрле кәгазь акчаны алды һәм өстәлгә салды —Үзен бәхәсләштең! Менә, мен тәңкә акча! Бүген бер ай вакыт чыкты Айгырыңны тапсаң, бу акча да, айгыр да синеке' Юк икән, бигайбә! Риза-бәхил! Шарт малдан да. акчадан да өстен! Эзлә, айгырыңны тап!—диде, исе дә китмичә кәртләрен карады Ул хаклы иде. Шарт үтәлергә тиеш! Ә юк исә. Шаһимәрданның дәрәҗәсе дә, байлыгы да һичнәрсәгә тормый, бәяләре сукыр бер тиен' Үзе күнде, Казан байлары шаһитлык иттеләр Шәкүр карак һәм адәмнәре кәртле уйный калдылар. Шаһимәрдан, үз егетләрен чакырып, бөтен авылны тентергә, базларны да калдырмаска, чокыр-чакырын һәм сәндерә-түбә асларын да тикшерергә әмер бирде. Шул сәгатьтән дөньяның астын-өскә әйләндерү башланып китте Шәкүр каракның аларда эше булмады, һаман да өстәл янында кәртле уйнап утыра бирде Хәерсез! Шаһимәрдан үзе үк базларга кадәр төшеп, идән-сайгакларны каертып, ду китереп айгырын эзләтте Печән өемнәре һәм хкертләр урыннарыннан күчерелде, кошкорт һәм мал-туар куркытып бетте Авыз дан хәтта көтүне дә чыгармадылар һәм читтән дә һичкемне кертмәделәр Кон кичкә авышканда бәрәңге бакчалары, яшертен баглары булмагае, дип. башаяк актарылып, әрәмәлекләр кат-кат ергаланды. Әмма ак айгырнын кыл бөртеген дә табучы булмады Эзләүне дәвам итүдән мәгънә юк иле Һәммә халык тәмам арып һәм йончып бетте Шаһимәрдан да. айгыры да. мен тәңкә акчасы да кирәк түгел кебек иде инде —Әллә кайчан Әстерханга илтеп җиткергәннәрдер әле!—дип. Шәкүр каракның булганлыклары хакында риваятьләргә әверелгән вакыйгаларны бер-берләренә сөйләп, шуның белән күңелләрен юатырга тотындылар Халык акрынлап авыл башына җыелды. Кайсыберләре, кулларын селтәп, кайту юлына ук чыктылар. Шаһимәрдан аларны калырга, төне буе сак торырга өндәп карады. Әмма монардан файда булмады. Ак айгырны авылда табуга ышанмыйлар иде инде. —Юк эш артыннан йөрибез,—диештеләр авыл агайлары.—Эскерт астындагы энә дә табылыр иде бу кадәр актарынуга, бу кадәр эзләүгә!.. Шулай да берничә егет кичке сакка калырга килештеләр. Ә төн тыныч узды Иртәнгә җирне катырып җибәрде. Суык аларның җелекләренә үтте Шаһимәрдан суйдырып китерткән сарыкның сөякләре генә калды. Тан беленгәч тагын авылга керделәр. Бу юлысы мөәзин инде мәсчет манарасыннан азан әйтеп маташа, халык аякка басарга өлгергән иде. Шаһимәрдан һаман да шул зимагур йортына килде Ишегалдына сибелгән кош-кортлары ана игътибар да бирмәделәр, әтәче һәм тавыклары кыткылдый-кыткылдый тибенгәли, орлык чүпли иделәр. Шаһимәрдан ишекне кин ачып йортка узды. Ул күз алдына китергәнчә Шәкүр карак үз адәмнәре белән өстәл янында һаман да кәртле уйнап утырырга тиеш иделәр. Әмма берсе дә күренмәде. Бу бушлык аны кергән җирендә һушын алып туктатты. Ятак өсләре дә буш. мич артындагы сәндерәдә һәм сәкедә дә адәм заты күренми иде. Шаһимәрдан артыннан зимагур Гыйльметдин авыр адымнары белән килеп керде. Ак ыштанын юантык корсагына таба күтәреп: —Суытып җибәрде. Ай-Һай, кыш салкын килер!—дип сөйләнеп алды, гүяки алар бергә гәпләшеп көн кичергәннәр, имеш; исәнлек- саулык та сорашып тормады. —Ат караклары кайда9 !—Шаһимәрданның болай ачу белән дәшүендә Гыйльметдиннең һич эше юк иде. —Киттеләр, йокларга ятканда юлга чыккан иделәр инде! -Ничек? —Шулай... Жыендылар да китеп бардылар. —Ә айгыр кайда?—Шаһимәрдан шунда зимагурның бугазыннан алды:— Айгыр кайда?.. Зинданда черетәм үзеңне!.. Гыйльметдиннең бу сүзләргә дә исе китмәде. Шаһимәрданның кулын, якасыннан кубарып, читкә алды. —Ни өчен зинданга? Айгырыңны урламадым, падишаһ хәзрәтләре алдында гаебем юк!.. — Каракларны, ат каракларын яткырганын өчен, өендә асрап... Шаһимәрдан икенче тапкыр якаламакчы иде, Гыйльметдин бу юлысы анын сузылган кулын тагын читкә этеп куйды. —Үзен күрдең . Берсен дә яшереп яткырмадым. Кем килсә дә ишегем ачык, рәхим итсеннәр! Юлчыларга, кунакларга ишек ачарга Аллаһы Тәгалә үзе кушкан. Ә айгырыңны урлауларын күрмәдем. Анда минем катнашым юк Шәкүр карак белән үзен шарт куешкансың... Бу сүзләр хак иде. Шаһимәрдан чарасызлыгыннан һәм тинтәклегеннән хәлсез калды Хушлашмыйча чыгып китте. Анда көтеп торган егетләре анын артыннан иярделәр. Айгыры урланган, ат караклары качкан, эш узган иде инде. Барлык тырышлыклары әрәмгә калды. Шаһимәрдан вакыйгаларның барышы, язмышының рәнҗетүе белән килешергә мәҗбүр булды. ♦ ♦ * Герман сугышы тарихны бүтәнчә борып алып китте. Падишаһка тел-теш тидерү гадәти әйбергә әйләнде, байларга көпә-көндез, курыкмыйча йодрык күрсәтүләре дә эчне пошырмый Дөньялыкны хәерсез битарафлык һәм мордарлык баса башлаган чор иде. Казанга килеп. Шаһимәрдан сыраханәдә гамьгә бирелеп утыра иде. аның өстәленә бер тавык белән савыт китерделәр. —Рәхим итегез! —Сез нәрсә?—дип аптырауны карашын төбәде ул.—Мин боларны сорамадым' — Юк,—диде китерүче.—моны сезгә сыйланыр өчен юлладылар — Кем? —Әнә теге, җирән сакаллы әфәнде! Без—яхшы танышлар, диде Бу җавапны ишеткәч. Шаһимәрдан шул якка борылып карады. Зур өлгеле тәрәзә янында Шәкүр карак \ зе генә елмаеп утыра иде. Сазамләшеп баш кагыштылар Бу мизгелдә Шаһимәрданның ана карата саклаган ачуы-үпкәсе юкка чыкты. Ничә елга беренче тапкырдыр күңеленнән гаме юылып төште. Күптәнге якын дустын очраткан кеше кебек балкып күтәрелде һәм аның өстәленә бар ризыклары белән күченде. Кул кысышулары бик җылы, дустанә булды Дөрес икән—этнен койрыгын кем киссә, шул яхшы! Шаһимәрдан кесәсеннән калын кенәгәсен чыгарды. Шәкүрнең алдына мен сумлык акча салды —Бирәчәгем калган иде! Рәхим итегез!.. Алар бер-берсенә карап тордылар. Шунда Шәкүр карак елмаеп җибәрде Бераздан соң тыелгысыз көлүгә күчте, ана Шаһимәрдан кушылды Сыраханә халкы аларга күтәрелеп, борылып, аптырашып карап-карап ал таладылар. —Былтыргы акча быелгы акча түгел шул!—диде көлүдән тукталган Шәкүр карак, бәяләрнен үзгәрүен. акчанын бетә баруын искәртте Ул хаклы иде. Хәтта Шаһимәрдан да элеккеге гаярь, гамәлдә алдын- артын уйлап тормыйча эш итүче шашкын адәм түгел инде. —Былтыргы акча быелгы акчага артык түгел.—дигән булды ул. үзенең кемлеген һич тә киметергә теләмәде. Хәер. Шәкүр карак шунда ук сүзне икенчегә борып: —Сәүдәләр нишли9 Эшләреңне бик тәгәри дип сөйләмиләр. Башына бәла алма, булган эш—беткән эш! Аның әңгәмәдәшен бу рәвешле әле суга, әле утка чумдырып- чумдырып алуы үзе үк хәйләкәрлеге һәм акылы билгесе иле —Айгырым белән кул артым да китте, бәхетемне урладың! Шаһимәрданның болай зарланырга хакы бар иде. Сонгы елларда, чыннан да. ни сәүдәсендә, ни гаиләсендә, ни иманында тотрыклык булмады Бохарага киткән кәрванын казакъ даласында таладылар Сынар энәсен дә коткарып кала алмады Вәкиле Миннегалинең кисек башын Өре каласындагы таш мәсчет ишек төбендә, күн капчык эчендә аунап ятканда табып алдылар Зәйнулла ишаннан алган «Фатиха кәгазе» маңгаена чәпелгән. теле киселгән, колакларына «тавык тәпиләре» эленгән иде Моны кемнәр эшләргә мөмкин, дип озак баш ваттылар Имеш, казакълар арасында әле урыска, әле иманга күчеп, тәмам бозылып беткән бер кавем бар икән. Ни Коръәннән, ни Инҗилдән курыкмыйлар. ди. Үзләре шигырь әйтеп, җыру майтарып шайтан чакыралар, аракы эчүгә бик хирыслар, күкрәк сугышып -Мокыт-быкыт, акыт-бакыт'— дип баш болгап, җаннарын Иблис карамагына юллыйлар икән Шаһимәрданның казакъ ханнарына барырга ниятләнеп йөргәннәрендә күңелен кайтардылар Дөньялыкта мал бетмәскә тиеш иде. Жден белсәң кулга үзләре керергә торалар Мокыт кавем белән ярышып яталар ди мени' Шаһимәрдан бер-бер артлы ике кәрван мал алып, анын башына үзе менеп, хаж кылу нияте белән төрекмәннәр арасына чыкты Ана һәркайда кадер-хөрмәт күрсәттеләр Нугай ата исеме белән һиратка. аннан һиндстанга юл алды Һәркайда сәүдәсе уңыш белән гөрләп барды Малы ишләнде Нинди илгә-җиргә килмәсен, үзеннән алда Нугай ата исеме ирешкән, кемлеген күрер өчен биш күз белән көтеп ала иделәр һинлстанда кәсеп юлын туктатып, кәрванын зур маллар белән йөкләп, иленә кайтырга чыгарып, озата калды. Үзе хажиләр җөббәсен киеп, кулына Коръәнен алып, асыл мөэминнәр гамәленә төште Көймә белән Жиддәгә юнәлде. Анын кебек хажиләр арада галәмәт күп иделәр. Әмма бәхетен, чыннан да. сыер сөзгән иде. Мөхит диңгезенең кара дулкыннар айгыры тезгеннәреннән ычкынды Иләмсез су тешләре тау-тау көймәнең өстенә килде. —Арабызда гөнаһлы бәндә бар, юкса хажилар юлын боздырырга Аллаһы Тәгалә рөхсәт бирмәс иде,—дип шобага тотыштылар. Тәкъдир әмере Шаһимәрданга чыкты. —Нугай ата. «Фатиха» укы, иманыңны яңарт, диңгез сине корбанга сорый!— диделәр ана. Аны-моны уйлап өлгергәнче күтәреп алдылар һәм тау булып килгән дулкынга чумдырдылар Аллаһының теләге шул идеме, Шаһимәрдан җаны белән хушлашырга да җитешмәде, аны шунда ук бирән диңгез йотты. Әмма бугазына сөяк кебек аркылы килгәнме, әллә Шаһимәрданның ризыгы бетмәгәнме, диңгез аны комлы эссе ярга төкерде. Шаһимәрдан, күзен ачканда, бер алачыкта бизгәктән шабыр тиргә батып ята иде. Аңа кайнар кахвә эчерттеләр. Иреннәре пеште, тамагына кайнар кургашын койган кебек тоелды. Ул тагын да аңын югалтты. Хажиләр җөббәсеннән булуы файдага иде. Кемлеген белеп, һәртөрле хөрмәтне күрсәттеләр, Коръән укып өшкерделәр, үләннәр кайнатып эчерттеләр. Бу кешеләр әле җәннәтнең фәрештәләре, әле тәмугның җеннәре кебек тоела иделәр. Шаһимәрдан үзен һичшиксез үлгәннәр исемлегендә дип уйлады. Шулай да җәннәтле буласы килә, янында булучыларны да шунлыктан фәрештәләр сыйфатында күрергә тели иде. Бу кешеләрнең кара тәнле, жен кыяфәтле икәнлекләренә аптырап, җитмәсә казан астында ут көйрәвенә дә күзе төшеп, чыннан да гамәле хараплыгын, тәмугка эләгүен уйлап, ара-тирә бөтенләй хәле китеп, файдасы тияргә мөмкинлектән иман кәлимәләрен укып, тәүбәләр әйтеп елаштыра башлады. Анын янына ике адәм килде. Аяк-кулларыннан тотып күтәрделәр дә казан өстенә китерделәр Ул кайный, быгыр-быгыр килеп эссе пар ата иде. Шаһимәрдан үзен анда салуларын теләмәде. Бәргәләнде, тартылды. Әмма көче җитмәде Казан пары аның бугазына утырды, ул тончыкты, буылды. Хәле китте. Тәне көядер кебек тоелды. Шунда кабат аңын югалтты. Тәмугка төшүендә һич шик юк иде! Әмма Шаһимәрдан барыбер бирешергә теләмәде. Бар белгән догаларын һәм Коръән сүрәләрен күңеленнән туктаусыз укып, бу бәладән иртәме-соңмы котылу өметендә калды. Телендә бу сүзләр иде: —Аллаһ Тәгалә барча колларына да рәхмәтле, мәрхәмәтле! Йокылы-уяулы укынуларын ишеттеләр булырга кирәк, аны бүтән бер тапкыр да казан янына кабат китермәделәр. Аягына басканда, үзен сихәтләнгән итеп тойды. Аның алдында һәркем тез чүкте. —Юныс! Юныс! Әлхамдулиллаһи!—дип сәлам бирделәр. Шаһимәрдан бу сүзләрнең мәгънәсен төшенергә өлгерде. Балык авызыннан чыккан Юныс пәйгамбәр хакындагы кыйссаны ул бала чагыннан ук белә иде Халыкнын ялгышуы аны куркытты. Мөмкин булса, тизрәк китеп барыр, качар иде. Шулай да ул монда тәмам ныгып җиткәнче калырга мәҗбүр. Кешеләрнен аңа мөгаммәләсе яхшы, холыклары тигез һәм хөрмәтчел иде. Үз мәкаме белән Коръән дә укып җибәргәч, яше-карты, күзләреннән яшьләрен чыгарып: -Иа рәсүл, йа Аллаһ!—дип сәҗдәләр итә башлагач, Шаһимәрданның тагын да коты очты, артка чигенде. Шунда кулына Коръән китереп тоттырдылар Коръән аның үзенеке иде Хәтере янарып, исенә төшерде: юлдашларының көймәдән ташлаган чагында күкрәгенә кыскан шул Казан басмасы «Кәләм-Шәриф»е иде. Ана һәммә әһеле изге олуг затка өмет белән караган кебек могжиза теләп күз текәделәр. Шаһимәрдан алай ук арбадан төшеп калганнардан түгел иде Әмма әле генә башы да эшләп җиткермәде, шулай да күңеленә килгән фикеренен жебе очына ябышты. Коръән ачып укый да башлады. Анын тавышы халыкка могжиза булып ишетелде. Күъзәренен яшьләнүен сизенде Аллаһынын рәхмәте, Юныс пәйгамбәр хакындагы аятьләргә туры килеп, иш өстенә куш, дигәндәй, хикмәт янына хикмәт иде бу Аны күтәреп кенә алмадылар Әллә кайлардан ишетеп, әле аксакаллар, әле сукырлар җыелыша, гарип-гораба балаларын күтәреп килә башладылар. Шаһимәрдан: —Мин рәсүл түгел, мин пәйгамбәр түгел! Нигә киләсез?—дип аларга үз телендә мөрәжәгать итеп карады Әмма күңел чиләкләренә өмет суы тутырып килгән халык анын бу сүзләрен әллә ниткән бер дога-өшкерү, Аллаһынын хикмәтле сүзе сыйфатында кабул иттеләр. Егыла-түнә —Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!—дияргә тотындылар Аларнын сәҗдәләре Шаһимәрданны куркуга салды. Ике кулын да күтәреп артка таба чигенде, үзе: — Мин—Нугай ата, мин—Шаһимәрдан! Нишлисез9 Нигә мине җәберлисез? Мин беркем дә түгел!—дип коты алынган хәлендә сөйләнде. Гарип-гораба халык тезләрендә ана таба якыная торды. Ул диварга барып терәлде. Ахырда: —Лә иләһи Илләллаһ. Мөхәммәд—рәсүлүллаһ!—диде. Анын сүзләрен халык бердәм кабатлады. Йөзләрендә шатлык һәм сөенеч иле. Һәр сүзен дога һәм Аллаһынын хикмәте дип кабул итүләре сәбәпле. Шаһимәрдан чарасыз калды. Гарәпчә сөйләшә белмәвснен җәфасын менә шушында барча тулылыгы белән татыды. Хәлсехләнеп егылды, һичкемне күрәсе килми иле. Халык анын яныннан сихәтен табып китәр дип башына да китермәде. Әмма язмыш аңа бәхет сукмагына юл күрсәтте Шаһимәрданның даны Юныс әүлия исеме белән еракларга таралды. Ул үэенен ата-анасыннан мирас итеп алган тагар сүзенен никадәр сихри һәм тәэсирле икәнлеген бары тик шушында, чит илдә, ят халыклар каршысында таныды. Югыйсә кешеләр, илләреннән аерылып, ана телләреннән башканы белмичә хафада калалар, ә ул тулы бәхеткә төкәнде Әүлиялеген үзе дә танырга мәжбүр булды. Ана көннән-көн кешеләр күбрәк килә, барысы да сәламәтләнү өметендә алдына егыла, тынычлык табып, гүяки әбел-хаят суын эчкәндәй балкып китә иделәр. Шаһимәрданның хуждсы да күзгә күренеп баеды, һәрдаим анын өчен җан ата. гомерендә һичкемнән тапмаганны анардан казанганга урынын да түргә күчерергә мәжбүр булды. Әмма монда торып калу Шаһимәрданның исәбендә дә юк иле Юлга чыгар өчен кулында малы булса, һич тә тоткарланмаячак ул! Шушы уйлар белән йөргәнендә, ул үзенен күңеле тутыга барганлыгын тойды. Байлык җыярга керешүе мона сәбәпче икәнлеген уйлап га карамады Ә көннәрнең берендә агач күләгәсендә ялгызы гына утыра иде. ике кешенең кочаклашып, җырлашып һәм төрткәләшеп килүен күреп хәйран калды Ни кайнар канлы гарәп халкында ком чүленең эсселеген якалашу белән сүндерергә омтылу хисе барлыгына инде сәерсенми иде югыйсә. Әмма, бодай ук булырлар, мондый хәлне дә тамаша кылырга туры килер, дип башына да китермәгән иде Исенә Казан шәһәре килде Андагы бурлак урысларның артыгы белән эчеп алып, әүвәле урамнардан кочаклашып җырлашып узуларын, аннары тыкрык һәм чатларда каннарга батып калай әтәчләрдәй сугышуларын-чәкәләшүләрен хәтеренә китерде Бу вакытта ана шул якташлары, нинди генә юньсез булмасыннар, бик якын һәм үз булып тоелдылар. Шуна да күләгәдән чыкты, кочаклашып, сугышып һәм дәгъвәләшеп китүчеләргә таба атлады. Шушы дөнья читенлә дә урысларның пәйда булуы сәеррәк иде. в. .к. v • м п Аралары якынлашкан саен Шаһимәрдан үзенең буе кечерәя баруын тойды Бу ике кеше дигәне гәүдәгә олы булып чыктылар. Шушы Иәмән илендә мондый кешеләр юклыгы ана яхшы мәгълүм иде. Әмма болар да гарәпчә сөйләшә, тарткалаша. Шаһимәрданга игътибар да итеп тормастан. бер-берсенен башларына субай чүкечедәй олы йодрыклары белән тондырыша иделәр. Шаһимәрдан танга-гажәпкә калды. Бу ике кеше дигәнең һич тә камил дәрәжәдә ике зат дип булмый иде. Дөресрәге, һәркайсысында икешәр аяк, икешәр кул, берәр баш, ә гәүдәләре—уртак. Кеме беренче булып төртсә дә, шунда ук үзе үк кычкырып җибәрә, авыртуны беренче булып үзе тоя иде. Моның ат кәмите түгеллеген аңлаган Шаһимәрдан алар яныннан тизрәк качу җаен карады. Иләмсез олы гәүдәле бу мәлгуньнәр аны таптап китәргә дә мөмкин иделәр. Халык йорт түбәләрендә шушы хәлне тамаша кылганда, Шаһимәрдан өй биеклеге зур таш тавы өстенә үрмәләде. Ә тегеләр ул арада төртешүдән сугышуга, сугышудан елашуга, елашудан дөмбәсләшүгә күчтеләр. Ахырда икесе дә тәмам арып, аунаган җирләрендә ятып калдылар. Аларнын шушы хәлдә гырлап йокыга китүләре бик сәер иде Шаһимәрдан бу күргәннәрен ничек аңларга да белмәде. Исән чагында таш тавыннан төшеп, алачыгына таба ашыкты. Кайтып ишеген ябуга, түбәдән хуҗа сикерде һәм: —Әэжүж-мәэҗүж!—дип теге адәмнәр яткан якка төртеп күрсәтте.— Дәҗҗал... Ул хаклы иде Бу хәл. чыннан да. Әэжүж-Мәэжүж галәмәтеннән булырга тиеш, башкача анлату мөмкин түгел! Шаһимәрдан тагын да хәтерен яңартты. Дөбъяз ягы Жәке авылынын атаклы мулласы, бабасы Гариф хәзрәткә, атын харап иткәннән сон айгыр вәгъдә ителеп тә, алмашка бия китерә килгәч: — Безнең татар кавеме Әэжүж-Мәэжүждән булырга кирәк! Искәндәр падишаһ безне тәрәккый иткән кавемнәрдән аерып куяр өчен Кытай илендә биек дивар төзеткән,—дип әллә нинди бер тарих китабын укуын, Шәкүр каракнын исә моңа дәлилле мисал икәнлеген сөйләгән иде. Ялгышкан хәзрәт, ялгышкан! Менә нинди була икән ул Әэжүж- Мәэжүж! Әмма Шаһимәрданга озак уйланып утырырга насыйп булмады. Авылның олы агайлары ишекне күтәреп керделәр. Йорт каршысына барча халыкның җыелганлыгын Шаһимәрдан да алар тупсадан атлаганда ук күреп калды. Керүчеләр шунда сәҗдәгә киттеләр. — Йа Мәһди, йа коткаручы!—дигән сүзләрен аңларга өлгереп калды. Аны хәзер Юныс дип һичкем атарга җыенмавын төшенде Борынгыдан килгән хәбәрләрне. Коръән аятьләрен ул үзе дә белә иде Ахырзаман җитсә, Дәжжал кубар, Әэжүж-Мәэжүж чыгар, әмма аларга каршы Аллаһы Тәгалә Мәһди пәйгамбәрне җибәрер! — Юк. мин—ул түгел, Мәһди түгел!—дияргә ирек бирмәделәрме әллә әйткәннәрен дога дип кабул иттеләрме, барысы да «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән тагын сәҗдәгә киттеләр. Вакыйгаларның һаман да шулай халыкка кирәкчә борылыш алуына ул күнегеп беткән иле Әмма Дәжжал һәм Әэжүж-Мәэҗүжләр белән алышырга кодрәте җитмәячәк! Моны гына яхшы андый Ялган пәйгамбәрлек. ялган әүлиялек үзен ахырда һичшиксез харап итәчәген дә күзаллый. Тик нишләргә мөмкин9 Качып китсә генә инде! Шаһимәрдан шушы фикереннән тыш башкача чарасы юклыгын яхшы андый Тик менә кая. ничек качып китү җаен гына белмичә интегә. Барыбер мәсьәләнең ахыры килеп чыгасы, оятлы булачагы аны куркыта иде. , Нәкъ шул вакытта Дәжжал дигәннәре кабат купты Үкерү авазына борылып караса, ул ара өстенә кулларын болгап килә иде Куркынган халык, гүяки тавык чебешләре тилгәннән ташландылар, тузан, гауга купты. Шушы мәхшәрдә Шаһимәрдан тезгененә бәйләнгән, унга-сулга тартылып- дулап та ычкына алмаган җирән бияне күреп алды һәм ана таба йөгерде. Атка утырырга өлгермәде, дөяләр артыннан алып китте. Малкайлар шулкадәр дә куркыш кан иделәр ки. күбеккә батканчы чаптылар да чаптылар Кичкә дөяләр үзләре Шаһимәрдан тирәсенә елыштылар. Инде аларга ул үзе хужа иде. Йорт хайваннары шундый җаннардан инде алар, үзләренә адәм баласынын баш булуын яраталар, ана сыеналар, ана буйсыналар. Шаһимәрдан кире кайтырга теләмәде. Калкулыкка күтәрелеп һәр тарафны күзәтте. Дөяләрне җыеп бетерде. Нукталарын бер-берсенә бәйләде һәм ятып йоклады. Аллаһынын рәхмәте, төн тыныч узды Анын артыннан куып та, эзләп тә килүчеләр булмады. Икенче көнне. ерактан_ узып баручы кәрванны күреп, артыннан иярде. Ялгышмады. Юл аны Йәмән иленнән читкә алып китте. Шам илендә Шаһимәрданнын телен анлаучы төрекләр күп булып чыкты. Кырык бер баш дөясен сатып шактый гына акча юнәтте. Калган сигез дөягә товар йөкләп, һират һәм Бохара тарафына озатучы хезмәтчеләрне яллап юлга чыкты. Сәүдәсе һәр базарда укышлы барды. Кәрвансарайларда халык авызыннан Йәмән илендә яшәүче әүлия хакында гаҗәеп хәбәрләр, риваять һәм хикәяләр ишетеп, күңелендә хәтта шул кешене күрү теләге дә кузгалды. Әмма ана бары тик көзгегә генә карау кирәк, сүзләрнен үзе хакында барганлыгын башына да кертеп карамады бит ул... Шаһимәрданнын кулы мал кергәнне ярата иде. Никадәр күбрәк булса, шулкадәр сөенечлерәк. Ул гына да түгел, мал үзе дә анын кулы аша узуны сөя иде ахрысы Шушы исәпләр белән Шаһимәрдан Бохарага килеп җитте. Әмма бу вакытта кыш фасылы кереп, коры һәм суык һавадан гаҗизләнгән шәһәр халкы арасында һәртөрле авырулар башланып, ана да йокты Тора алмас хәлгә төшеп, урын өстендә атналар буена юньле тәрбия күрмичә, тәмам ябыгып, үлем хәлендә ятты Товарынамалына күз-колак булучы юк иде. Ни иманлы мөэмин-мөселман халкы саналган бохаралы- ларнын нәфсесе бозык, калебләре сафлыкны онытканлыгын танырга мәжбүр ителде. Ун көн дигәндә мал-туарларына яна хужалар табылып, күп өлеше әмирнен хәзинәсенә алдырылган, Шаһимәрданнын үзенә тамгасыз сәүдә иткән дип гаеп тагылган иде. Ялангач калып та. Аллаһы рәхмәте белән кабат тернәкләнеп киткән, яңадан аякка басып та йөзтүбән мәтәлгән кешенең күңеле тулы сабырлык булырга тиеш иде инде Үз малын кабат кулына кайтару өчен. Шаһимәрдан ничәмә тапкыр әмирнен бусагасына килеп карады Әүвәле камчылап сөреп чыгарсалар, ахыргы килүендә зинданга салып, язга кадәр тоттылар. Бу зиндан дигәннәре үләксә базыдай чокыр булып, анда гаепле дә. гаепсез лә бер үк түбәнлеккә ыргытылган иделәр Ризык та юк дәрәҗәсендә, этләргә ташлана торган коры сөяк һәм чүпле арпа бөртекләреннән генә гыйбарәт исә дә. Шаһимәрдан бирешмәде, үз өлешенә тешетырнагы белән ябышты Шунда ул үзенең ахмаклыкларын уйлап, безнең мөселман хуҗасы, безнең падишабыз дип ышанып йөргән Бохара әмиренең Исламга, гаделлек һәм хаклыкка һичбер катнашы юклыгын, гадел кәфер белән чагыштырырлык ы ла юклыгын төшенде. Әмма терсәк тешләргә соң иде инде. Аларның кайсыберләрен вакыты җитеп чыгара, хөкемгә тарта тордылар. Берсе дә кире кайтарылмады Нәүбәт Шаһимәрданга да бүген- иртәгә җитәргә тиеш иде Әмма һаман да аны искә алучы булмады Адәм баласыннан барысы да йөз чөерсә, бәла ярдәмгә килә, әгәр дә Аллаһы кушса, дигәннәрен ишеткәне бар иле анын Нәкъ шулай булып чыкты да. Зиндан эченә баскыч төшергәннәр иде Югарылан кемнедер дәшеп кычкырган вакытта кинәт җир кузгалып, тетрәнеп куйды Зилзилә кубарга тиешлеген һәркем аңлап югарыга атылды Шаһимәрдан алардан 8* калышмады. Берләре түбән очтылар, сытылдылар, харап булдылар. Якты дөньяга борын төртүгә, ул бер почмакка сеңде. Тавыш-гауга, буталыш дәвам итте. Жир тагын бер калтыранып, диварларны ярды, бозды. Анда да, монда да үлем иде. Шаһимәрдан ничек тә Бохарадан чыгып, төрекмән арасына, көнбатышка таба юл алды. Казакъ даласына ышанычы юк иде. ... Мен газап һәм гаделсезлекләр аша үтеп, иленә кайтып егылган ирнең кадерле булырга хакы бар! Әмма Шаһимәрданны монда да мыскыллау һәм түбәнлекләр көтеп торган икән. Аны һәлак булган дип белешеп, хатыннары җәһәтрәк яшь хезмәтчеләренә чыгып, башлы-күзле булып беткәннәр, малларын бүлгәләшеп, йортын-жирен туздырганнар. Шаһимәрдан кайтып төшүгә, ярты авылы йокысыннан калды, ярты авылы тавыш-гауга коткысына бирелде. Кеше малына кул сузарга һичкемнең хакы юк иде. Кайтарып бирергә теләүчеләр дә күренмәде. Шаһимәрданның бәхетенә, Җәке мулласы Гарифның кызы Бибисәрвәржә- милә. карт хатыны, әле кияүле булырга өлгермәгән, таланганнан калган малы белән сукранып яши бирә иде Анысы да. —Хатын өстенә хатын алып, бала өстенә бала таптырып, әллә кем булмакчы идең. Үзең олагуга, барысы таралып беттеме?!—дип Шаһимәрданны мыскыллаудан узмады. ... Үлеп котылган кеше генә мәсхәрәнең авырлыгын күрми Шаһимәрдан сер биреп торырга, тавыш-гауга куптарырга ниятләсә дә. ахырда: «Бу җәфалардан, хәсрәт капчыкларыннан котылдым әле!»—дип эчтән куанды, тыштан үзен ачулы күрсәтеп, һичкем белән исәнләшмәс һәм исәпләшмәс булды. Яңадан да сәүдәсен яңартып, Казанга мал белән килер дәрәжәгә җитте. Тәүге базарыннан сон әл-хәл алгач, сыраханәгә аяк басты Шәкүр карак белән очрашуы да нәкъ шушы керүендә булды. Бу вакытта илдә—сугыш, Германның күтәрелгән, халыкнын гаҗизлеккә төшкән еллары иде. Шаһимәрдан өстәлгә жәеп салган мең сумлык акчасына кызганып карап алды һәм: —Шәкүр агай, ал моны...—дип үтенде.—Дөнья читеннән шушы бирәчәгемне тапшырырга кайттым. Алачак тотмый, бирәчәк тота икән!.. Шулай да ничек урладын ул айгырны? Эзеңнән килеп тә алалмадым шул!.. Шәкүр карак күзләрен елтыратып елмайды да: —Бүтәнгә булса, сөйләмәс идем. Ярар, сина әйтим инде,—дип сүзен башлады. —Эш болай булды, кем, энем хәзрәт. Шактый газапладың син мине, билләһи! Ай буе урманда яттым Егетләрем тузына башладылар. Төннәрен төшә идем Ә авылыңны әйләнә буена кат-кат уратып саклыйлар. Ихатаңа да керерлек түгел. Шулай да сәндерәңә менеп яттым. Көне буе күзәтеп, белешеп, җай эзләп аптырап беттем. Минем бәхеткә, синең көенечкә, яшь хатынын белән ат караучың печәнлектә шаяргалыйлар икән. Берсе әйтә: «Кирәкми, Ярулла, эшебез сизелсә, адәм хуры булырбыз»,—ди, икенчесе «Йә инде. Гыйззебану. бер кочканнан гына кендек чишелми».—дип тегене үчекли. Онытылып киттеләр дә ачкычларны төшергәннәрен сизмичә калдылар... Ишетеп беләм, башлы-күзле булганнар икән!.. Шаһимәрданнын сабыр гына тыңлап утырудан гайре чарасы юк иде. Шәкүр карак исә сүзен дәвам итте: —Шуннан, шул ачкычларны алып, үз кесәмә салдым да, эшнең ахырын уйлап, бераз йокыга талдым. Әй кыштырдыйлар, әй печәнне болгаталар. Уянып китсәм. Яруллаң ачкычларын эзли икән Мин айгырны урлаган төндә келәтең бикле түгел иде. Егетләрем белән күрше авылдагы Гыйльметдингә төштек. Ана аны-моны белдермәсәк тә, халыкта сүз булган икән инде, ул да барысыннан да хәбәрдар иде Айгырны аларга урлап кайтардым Ялганчы йозак: «Килегез, кил. мин— ачык'»—дип көтеп тора иде Атны чыгаргач, шалт, бикләп куйдым. Ачкычларны шунда, нигез буена ыргыттым «Бикле ишектән дә Шәкүр карак атны алып чыга!»— дип сөйлиләрме'’ Юк сүз ул! Юк сүз.. Сөйләгәннәренен шушы кадәресеннән вакыйганын ничек булганлыгы анлашыла иде Шаһимәрданның жөпле хәбәрне бик алай ук ваклап тынлыйсы килмәде, әллә күңеленә борчу иңеп, сабырын югалттымы: —Артыннан бастырып килдек, авылга керден, чыкмадын Туздырмаган җир калмады, бәрәңге бакчаларына кадәр һәммәсен казып-болгатып чыгучылар булды. Айгыр табылмады Кайда иде?—дип Шәкүр каракка күзен дүрт итеп төбәде —Бер дә әллә кайда түгел иде, тирес астына тыктык без аны Тирес астына' Чаптырып кайткан мәлгә арбага салып китердек тә, аякларын-башын бәйләп күмдек тә куйдык Ә тирес өстенә орлык сиптек Таптылар инде, дигән идем дә һичкемнең башына килмәде Ә тавыклар, шул орлыкларны жыеп, рәхәтләнеп тибенеп йөрделәр. Менә шулай булды эш. Тирес астында атка бернинди зыян юк, яхшырып кына китә ул' —Әйтәм ул тавыклар рәхәтләнеп тибенәләр иде — Шаһимәрдан үзенең ахмаклыгына үзе үк хәйран калды. Моңа кадәр күпме мал күреп, дөнья белән шаярып һәм болганып яшәгәндә дә. бүтәннәрнең ахмаклык- л арыннан көлеп йөреп тә, үзенең шундый ук ахмаклар рәтеннән булганлыгын тануы ана җиңел түгел иде.—Адәм көлкесе' —Ярар, вәгъдә—иман! Үпкәләштән булмасын. Шаһимәрдан, очрашырга язсын! Шәкүр карак анын өстәлгә салган мен сумлык акчасын алды да кесәсенә бөтәрләп тыгып, артына да борылып карамыйча чыгып китте Анын жинел һәм йомшак алымнары бу ирнен кемлегенә бер дә барәбәр түгел сыман иде. Ул авыр басып, кукраеп йөрергә тиештер дә, әмма бераз бөкерәеп, каранып кына атлавы тәкъва картларны хәтерләткәнлектән, һичкемнең игътибарын жәлеп итмәде Шаһимәрданның исенә теге күп сүзле Минзәлә бае Мөхәммәтҗан килде Нигәдер аны күрергә уйлады —Минзәләгә кәрван җиктерергә! —дип әйтеп куйды Бу анын үз-үзенә әмере кебек иде. һәм ул шулай эшләр дә! Шаһимәрданның монда озаклап, кайберәүләр кебек калгып утырырга исәбендә юк иде. Өстәлдәге ризыклардан кайсыларын юл азыгы өчен үзе белән жыеп алды да китеп барды. Казанда эше беткән, гүяки уны- сулы тигезләнгән, күңел борчулары сүнгән кебек иде һичкемгә күтәрелеп карамыйча, атын жинел генә йөгертеп барды Көннең кичкә авышуы да аны ашыктырырга тиеш иде Әмма моңа исе дә китмәде Казанны чыккач, күңеле моңланып, бераз җыр сузды Дәрвишләр бистәсеннән сон юл чатланып киткән урында күңеленә кайнарлык иңеп, аһ авазын чыгарды һәм, арбасыннан төшеп, җиргә ятып елады да елады Бу вакытта хәтере саташкан идеме, әллә дөньялык аның барлыгын бер мәлгә онытып тордымы, һични уйламас хәлендә шактый озак ятты Аны йокы да алмады, күңеле генә чиксез галәмнең бушлыгында адашып йөргән шикелле һаман да утырып җитмәде Гомернең узулары берни түгел, хәере белән үтсен! Әмма жан тынычлыгын югалту бик хәтәр нәрсә икән ул. Аны эш белән дә. мәшәкать тартып та җаена китереп булмый Дөнья әдәбияты җәүһ