Логотип Казан Утлары
Драма

ТИГЕЗӘКЛӘР

ЗАМАН ТРАГИФАРСЫ Катнашалар Минһаж Бадак шанов —ил өстендә иләмән карт Тәүсига— анын карчыгы Ленар —уллары, урманчы Лениза —киленнәре, дуңгыз караучы Илшат —Ленарларның өлкән улы Баян—Ленарларның кече улы Сара—Баянның классташы Гөлшат Дикаянова—яшь укытучы, кала кызы Разалия — Илшатның яшьлек дусты Будик Минһаж—авыл диванасы. Разалиянең бабасы Беренче бүлек Беренче күренеш Беренче сентябрь иртәсе: көн тамырланып кына маташа. Каравыл тавы куенында төн кунган куе томан, сөт аклыгын җуеп, сыекланып кына килә әле. Зәңгәрсу-тонык күк гөмбәзендә сирәк кенә бәрәнчекләр һәм каурый болытлар яралгалаган—кояш Каравыл тавы артыннан калкып чыпта эссе көн башланачак, димәк. Авылларда иртәләрен бермәлгә тынлык урнашып ала торган кыска буш ара бу: тан тишегеннән эшкә яки бүтән ашыгыч йомыш белән китәселәр китеп беткән инде, ә икенче чиратта кузгалучылар өчен бераз иртәрәк чак. Ьадакшановлар ишегалдында җылымса тынлык черем итә. Ниһаять, купшы верандалы яна иортнын болдырына 16—17 яшьлек үсмер егет чыга: Ленар Бадакшановнын төпчек улы Баян ул. Анын ун кулы кара яулык белән муенына асылган, сул култыгында инвалидлар таягы—чөнки сул аягы да имгәнгән, ансынын очына гына басып иөрн. Ул җилкәсенә япун вилеотөшерү аппараты аскан. Кемнедер күрми калмагаем, дип шикләнә ахрысы, әледән-әле бәйдәге кулына тоткан сәгатенә күз салгалап, урам ягын күзәтә. Менә ул жинел сулап куя һәм сәгатен кесәсенә тыгып, кызыксынган кыяфәт белән «нейтраль бер урынны*, ягъни урам ягына исе дә китмәгәндәй, «вндигына* төшерә башлый. Шулвакыт түрдәге каралтылар эченнән «Чеп-чеп-чеп!», дип кош-кортларын ашарга чакырган хатын-кыз тавышы ишетелә, тунын артыннан ук урам капкасынын зәһәр чынлавы яңгырый. Сара (әлегә үзе күренми) Абау' һаман ияләшә алмыйм шушының ачы шалтыравына. Нихәл, «билгесез сугыш* инвалиды! Ишегалдына, шырык-шырык көләкөлә, классташы килеп керә: анын бер кулында дипломат сумка, икенчесендә яңа гәзит. Баян (битараф кына кызга таба борыла һәм төшерүен донам и то) Ч ы пч ы к чыркылдый дисәм—син икәнсең әле. Сар-ра Киенеп-ясанып. кая бик иртәләдең болай. челлә кигәвене'’ (Төшерүдән туктый.) Сара (көлә). Ә син—аяк-кулы әзен ташланган выжан. алайса. Баянчик! (Иске йорт ягына ымлый ) Күрдеңме әле Минһаҗ бабаннарнын тәрәзәсен бүген төнлә дә кемдер ватып киткән'’ -Адашы нишләптер килен куярга алгермәгән Рәхәт синең бабаңа тәрәзәсенә кем генә таш бәреп качмасын—Будик килеп төзәтеп тора' Атлан килешеп куйганнар диярсең Бүген нишләп килмәгән икән’ Баян Пыяласы беткән чагыдыр Сара Кызык Ә нигә ул куеп йөри'’ Баян И в небе и в земле сокрыто больше, чем снится вашей мудрости Сар рацио! Сара Шекспирны яттан белә берәү Шулай да? Баян Сорашканым юк. Син беләсеңме. Испания чигендәге бер авылга французлар менә сигез гасыр инде ел саен бушка өчәр сыер илтеп бирәләр икән'.’ Ә сәбәбен хәзер беркем дә белми, имеш! Сара Сигез гасыр элек испаннардан өркеп калганнардыр Көлешәләр. Баян Таң тишегеннән кая теркелдәдең, дим? Сара Ну син нахал. Баянчик (Егетне тирәләп чыга.) Буен-сынын үлчәп кенә калмаганнар, башына да контузия ясап җибәргәннәр моны, дисәм Тишелганниткән җире күренми Харап игә күрмәсеннәр үзеңне безнең авылга бер тиле Будик га бик таманга туры килә әле' Авыл саен икешәр дивана була башласа, кая китә ул?! (Kato башлый һәм кинәт бүленә.) «Не хочу учиться, хочу жениться» мәллә’’ Баян Тукта, беренче сентябрь мени инде бүген’’ Сара (гәзите белән суга) Үзем контужен итәм мин сине хәзер! Баян (култык таягын *мылтык» итеп) Ну-ну-ну!* Култык таягы гына тигезакләр түгел бу... Менә бу төймәсенә бассам— классташ малайларның күзләренбашларын әйләндерер өчен шомарткан каурыйларыннын йоннары пыр тузып очар! Сара Ә син—көнләшәсеңме? Баян Замнем для ясности. Нинди гәзит ул? Сара (артына яшерә) Кемнәр кыйнаганын әйт—күрсәтәм? Йә—биеп күрсәт! (Көлә.) Баян (болдыр идәненә утыра) Сара Садыйкова үзе килеп ялынса да— селкенмәс тә идем мин... Ә син— авыл мокытларыннан туган гап-гали Сар-ра гына әлегә! Сара. Син үзен—мокыт: кабереннән торып килсенме? Шагыйрь, имеш! Мә. пачулкы гение район гәзите тагын синең бер кочак килдем-киттем көенә язылган опусларыңны бастырып чыгарган. Баян гәзитие ваемсыз гына кыяфәт белән болдыр идәненә ташлый. Кыланышы!.. Мин китүгә—кабаланакабалана үз шигырьләрен эзләргә тотыначак бит инде үзе... Ыслушай, татар Байроны: срочны бер шәп псевдоним табарга кирәк сиңа. •Унынчы класс укучысы Бадакшанов Баян шигырьләре», имеш! Эч пошудан әремгә асылынырсың. Тукай, дигән кебек яңгырап торырга тиеш ул! «Баян Бадакшанский». мәсәлән, ә?.. «Чатра Баян» да начар яңгырамый! Баян Киңәшегез өчен эр-рәхмәт, халык артисткасы Сар-ра ханым: сездә акыл—күкәй эчендәге тавык итеннән дә күбрәк икән! Ә нишләп: «Кызылтау- ский» яки—«Каравылтауский түгел? Сара Чөнки—серлелек юк! Колагыңны куй әле: Чатра Баян! Әллә нинди яшерен серләр сыйган сыман монда. Ә Каравыл тавында?! Ленин рәсемен үз агаң ясап куйганга ишарә итәсең килсә генә инде! Баян. Алайга китсә—«Чаптыра Баян» тагы да мәгънәлерәк! Көлешәләр. Юк инде. Сар-ра актриса булып алгач—үзең «Сара Пачулковская» булып йөр! Бөтен күренекле кешеләре «Волжская». «Иманский». «Минский» булып йөргәнгә татарның хәтерен кәжә кимергән дә.. Исеме үзебезчә генә булса—яңгырамый, янәсе! Син дә тигезәк булма, ичмасам. Сара. Кем булма?! Баян (иҗекләп кабатлый). Ти-ге- зәк. Урысча «совоклар» дигән сүзне ишеткәнен бармы9 Татарчасын мин үзем уйлап таптым аның: игезәк белән тигез дигән сүзләрне бергә куштым да. Сара Мин—совочка инде синеңчә. алайса? Баян. Булма, дим ич. Тигезәкләр- нең төп сыйфатлары, беләсең киләме, нинди9 Мин-минлекләре Чатра тавыннан да биегрәк, ә үзләрендә чеп-чи коллар психологиясе! Кемнәрне генә гаепләмәсеннәр—любой пычрак ялага ышанырга әзер торалар Гомерләре буе бер кашыктан ашап яшәгән кешеләрне гаепләсәләр дә! Тигезәкләр өчен бер мәкаль дә ясап куйдым инде мин: «Тигезәк яласы тизрәк.» Сара. Мин—шундый кешеме?! Баян. Бик ерак йөрмисез, мадмуазель. Сара. Әйтер идем инде мин сина бер сүз.. Беренче сентябрь хакына гына түзәм Кайчан укырга йөри башлыйсың? (Сәгатенә карый.) Баян Ша! Аудиенция тәмам, кызый. Сара Пинук булып калырсын, дип куркам. Надан шагыйрьдән дә мин-минле бәндә юк бу дөньяда! Бигрәк тә... атааналары Ленар, Лениза ише ясалма исемнәр йөрткән татарлар арасында, ди. Баян Ә Шекспирның кем икәнлеген дә белмәсө дә, Гамлет исеме таккан адәмнәрнең сеңелләре ниндие- рәк актриса була, ди? Сара Андыйлар... минем шикеллерәк үпкә белмәс шыр тиле булалар Икәүләп пырхылдап көлеп җибәрәләр. (Сәгатен колагына куя.) Әллә туктаган инде? Сәгать ничә әле? Баян Кешенен үз организмында вакыт тойгысы булырга тиеш. Мин үзем, мәсәлән, хет кара төн уртасында уят— вакытны секундка секунд төгәл әйтеп бирәләм. Сара (елмая) Шуна сәгатеңне, кулына такмыйча, кесәңдә генә йөртәсеңме? Баян ирексездән кулы белән сул кесәсендәге сәгатенең каешын каплый. Кемнәрдер белән, аяк-кулларыңны сындыра-сындыра. сугышып, шул кадерле Тойгыннан колак кактынмы әллә9 Нигә миннән дә яшерәсен аны9 Кемнәр белән чәкәләштегез9 Гамлет абый әйтә Чатра астындагы комлыкта сугышканнар алар. ди. Баян Гамлет абыена әйт: быргы болгап йөрмәсен, титарай! Будик Разалиясе турында ла әллә ниткән тузга язмаган нәрсәләр таратып йөри икән Сара Нәрсә дип9 Баян Муеныма сарылырга әзер ул. дип! Сара Тәүсига әбиегез әйтмешли, пычагымны белә ул Синен Илшат абыеңнан бүтән егетләр күзенә күренми ул Разалия апанын! Нигә күзләреңне чагырланлырасын9 Бергә уйнап үскәннәр ич алар.. Ой. беренче дәрескә сонга калам! Быел немей теленнән яна укытучы керәчәк, имеш Каладан килеп төшкән, диме Өйләнмәгән егет булып чыгып, чибәрлеге дә бизмәннән артса—иң башлап үземә гашыйк иттерәчәкмен мин аны! (Көлә ) Валлаһи дип әйтимме9 Баян Мина димәгәе Мимечен белән икәүләп.. ңум тауфель! (Култык таягы белән урамга күрсәтә.) Әйдә выжт— сыптыр юлын такыр чакта Буявыгыз унгач—минем катка кабат әйләнеп кайтмагыз түлке. принцесса Сар-ра! Сара Менә ничек? Зер гут. ду биет дубина! (Урамга ташлана: капка келәсе бик зәһәр чыңгылдап кала.) Кыз киткәч. Баян канәгать төс белән идәндә аунаган гәзитне ала һәм җәһәт үз шигырьләрен эзләргә тотына. Табып, тизгиз генә карап чыга һәм шатлыгын уртаклашырга кеше булмагач, аны кеше күзенә ин алда чагыла торган урынга— ишек тоткасына кыстырып, алма бакчаларына кереп югала. Ишегалдында тагын тынлык урнаша. Ләкин озакка түгел: урамнан койма гакталарын «таяк белән санаган», кычкырып сөйләнгән һәм бүтән шунын ише авазлар ишетелә башлый. Күршеләр эте карлыккан тавыш белән өрә һәм кинәт чәчәп туктый. Кемдер урам күтәреп такмаклап килә: •Эшти плавай. Эш давай! Эш тапмасанӘлки-сәлки. Ләбөн жүки Бәндә гуж-ж! » Койма тыкырдау тына һәм ишегалдына табаныннан тузган кәтәнә гәүдәле, чамадан тыш зур борынлы бер сәер карт килеп керә: анын артыннан урам капкасынын келәсе бигрәк ямьсез чынгылдый. Авыл диванасы Будик Минһаж бу. Ул кайсы ягы беләкдер әкиятләр гномын хәтерләтә: көн ярыйсы гына жылымса булуга карамастан, өстендә хатын-кызларныкына охшаган кыштыр күрпә тун. төсе унып сизерәгән галифе чалбар, яланаяк-яланбаш. Очлы башлы галушлары бар. шулай да—ул аларны бил каешына кыстырган. Чаларган сирәк чәчләре бик күптән тарак күрмәгәнгә охшый. Шактый түгәрәкләнгән капкорсагы өстендә футлярсыз иске бинокль, ул аны гали сүс бау белән генә туп-туры җыерчыклы муенына аскан. Аркасында—бөкеле уенчык мылтык. Ун кулында—чукмар башлы озын таяк: ул аны этләрдән саклану өчен генә йөртә, аксавы сизелми, ә нечкә очы кимерелеп агарып беткән. Сул кулында каралган яулыктан ясалган төенчек. Картка ничә яшь икәнлеген тәгаен генә әйтеп биреп булмый: һәрхәлдә, ана 75—80 тирәсе бар инде. Яшенә карамастан, ул ут борчасы кебек җитез хәрәкәтле, һәрвакыт бөтерелеп кенә тора. Будик (кергән шәпкә). Тпру, малкай— бүрегә азык булгыры! (Таягы белән кизәнә «атын» урамга куа. янәсе) Тоз бәйләп куймаганнар анда сина (Туп-туры яңа йорт верандасының урам ягы өлешенә таягы белән ипләп кенә кага.) Линәрмү-ү*. Син өйдәме-ү. Линәрми апаем' (Жавап бирүче булчагач. таягының чукмарлы башы бе.юн бик каты суга.) Нишләп шайтан симертеп, көпәкөндез җоклап хатасын, курва9 (Шундук веранданың түрге өлешенә бара һәм шулай ук башта таягы—нечкә очы белән ипләп кенә кага.) Линәзәү-ү! (Юан башы белән бик каты сугып.) Линиэә дим. пәри катыны! Лениза (каралтыларның берсеннән чиләк тотып чыга) Монда мин. монда. Минһаҗетдин абзый* Ишексез җирлән ишек тишмә Ленар нигә кирәк булды тагын9 Будик (күзләрен чылт-чылт йомып. уз телен суыргандай төрле хәрәкәтләр ясый). Катын кеше булсан. Линизә килен—катын кеше бул! Низашту алдан төшеп, ирләргә чаклы сүз башлама* «к. У • м ю Ирең кая, дип сораган кеше жук ич? Иренең Kailua икәнлеген тол катын гына әйтәлә чөнки Андый катыннар- нын ирләренең әдрисе бер генә—әнә теге Каравыл тавы итәгендәге зират! Лениза (елмая). Туры сүзенә жавап юк, Минһажетдин абзый. Ни эшләр бетереп йөрү? Бәрәч, күрми дә торам: бетеркә тун тектереп кигәнсең икән бит Котлыйм, өстендә тузсын! Бераз гына хатын-кызларныкына охшаса да—бик ятып тора үзеңә. Буди к (корыгына). Эрәхмәт. Игәч бәрәннәрнең үзләренә дә бик килешеп тора иде ул. Жарар, аларга хәзер сырауну. Менә нәрсә, Линизә килен, бүген минем нык мәшәкатьле көнем! (Кулындагы сәгатенә карап ала.) һу! Синең белән ләчтит сатып... (Иске йортка ишарәли.) Абызәби Тәүсига бианаңа әйт... Лениза. Нишләп пышылдап кына сөйлисең, Минһажетдин абзый? Б у д и к (бармагын иреннәренә куя). Чү! Нигә саумаган сыер шикелле урам тутырып бакырасын?! Монда ил өстендә иләмән картлар жәшәгәнен белмисеңмени, пәри катыны?! (Әмма үзе бик каты кычкыруга күчә.) Бианана әйт Матри—үзе торгач! Хәзер үк уятма!.. Үз бүлесе белән торгач кына— кара аны! Болай диген: Будик Минһаҗ кергәнне— иртәнге чәйне өйдә чәйләп килдем, дип әйтергә кушты, диген. Бүтән чакта кыстауларына да үләр чама жук! Жаныма тиде... Мон- сын әйтмә, матри! Анлык кына акылың эшлидер. Адаш жәштигә дә жакшылап әйт Берәгәйле итеп! Тәрәзәсен тагын ватканнар. Пыялам бар—вакытым тар! Бу жулы үзе куйса да кулы өзелеп төшмәс! Кемгә нәрсә дип әйтергә бутама, матри, Линизә килен! Хәзер жавап тотсаң да була: Линәрмиен кайда адашып жөри, комсыз ябалак? Налуг палинайларыннан качып, биглайдамы әллә? Авызын зур ачып исни-исни, таушалган кыяфәтле яна йорт хуҗасы Ленар чыга: ул ир уртасы кеше, көчкуәте ташып торган чагы әле, ләкин салырга яратканлыгы сизелә—көчле махмырга охшаган. Ишек ачылганда Баян кыстырган гәзит идәнгә төшә—ул ана игътибар итми. Ә, менә үзе! Ленар (бу мизгелдә Будик аның өчен— арбаның бишенче тәгәрмәче урынына гына). Кычытмаган жирне кәшәләп йөрмәде, адаш агай... Бердән икегә аерылырга әзер чак. (Сәгатенә күз сала.) Лисхуздан әбьящик килергә тиеш, пенте что... Әйе. Чатра тавында землянка казып ятуыңны белеп алса корыган карама ботагына асып куяр үзеңне, пенте что. Мин түзгәнгә рәхмәт әйт! Будик. Сабыр, Линәрми апаем! Нәчәлник кәмәшләре күп булыр бу дөньяда. Кигәвен тешләгән ат шикелле тибенмә, дивана! Бишекле матаең хуттамы? Ленар Кая бармакчы буласың? Будик. Киттек! Жулда аңлатырмын... Кәнүшнәй гаражыңны моннан гына ач— мин сине тыкрыкта көтәм (Эшлекле кыяфәт белән урамга юнәлә.) Ленар (Будикның кылануына исе дә китми). Яшереп тоткан берәр нәмәрсән юкмы анда, Лениза? Баш үтереп чатный, пенте что... Әйе. Лениза. Обьездчик киләсе дисең бит үзең? Будик (күз койрыгы белән генә карап). Нәрсә артыңны корчаңгы тай шикелле эстинәгә терәп каттың?! (Бакча ягыннан чыгып килгән Баянны күрә һәм биноклен җәһәт кенә күзенә күтәреп, аңа төбәлә.) Уң кулы сынган Сул аягы чатанланган. . Шулайрак бетәр бу, дип прагнуз жасаган идем аны! (Бинокльне шап итеп корсагына ташлый.) Баян. Кем монда безнекеләрне углы табага бастыра икән, дисәм— син икәнсең әле, Буд... адаш бабай! Будик (чатыр чабып кире борылып килә). Ыступ! шакысторыну—шарт маңгаена! (Бөкеле мылтыгы белән яный.) Живы әйт: Чатра тау астындагы комаякта нишләп жердең беркөннәрне. ә. сабакы эт баласы?! Шәрә кызлар күзләпме? Туты—кызарасын! Сүзем бетмәде әле. Пригаварны жәренгә ишетерсең! (Баянны аптырашта калды -рып. Ленарга кырт борыла һәм төенчеген суза.) Ленар (алырга ашыкмый). Нәрсә ул? Будик Чишеп кара—кулларын кормагандыр! Әллә сине дә, камыр батыр малаеңны тукмаган төсле, сөякләреңне санап кайтардылармы? Мондый байлыкны күргәнен жук әле синең, Линәрми апаем Ленар теләр-теләмәс кенә төенчекне ала. Лениза Нәрсә такылдый ул, Баян улым? Баян Кем анлаган аны... Б у д и к (Баянга мылтыгын күрсәтә) Авызына су кап, абзыкаем Фәрхетдин, түбәтәен бәрхетдин! һәр кырын эшне катын-кызга дакладать сөйләп жөрмиләр (Ленизага ) Буш-буйдак Илшатыгызны кайчан башлы-күзле итәсез ише? Кызыл кар жаугачмы?! Баян (аңа да төрттерергә җай чыга). Нәрсә. Минһаж абзый кияүгә бирелмәгән карт кызыгыз бар мәллә9 (Көлеп куя.) Буди к Син үзен дурак! Разалия апан сине бик акыллы балага санап жөргән була тагын! Илшат абыең өчен кәшәнке жөзем жимеше әле ул. Крылов мәсәлендәге виноградка буе житмәгән төлке шикелле! Баян Шаяртам гына, адаш бабай Буди к . Хәзер жарпачлана. кунарсыз куптарай! (Ленарга.) Жэ—нәрсә, дәшмәки апаем? Ленар (төенчеген кире бирә) Шуннан? Буди к. Күзләреңнең исерек чабаталарын салып, жакшылап кара, дивана! Ташкүмер ич бу! Жөз прасинт жанып бетә торганы. Аяк астында гына жата ул. Чатра тавында. Иелеп аласы гына бар. Эчеңне тишәме9 ! Ленар (тынгылык бирмәгән чебенне кугандай, кулын гына селти) Ышанган тауда бар, пенте «гго Әйе, география укытучысына сөйлә син бу әкиятеңне' Ул—кайда таш күрә, шуны музеена ташый. Сиксән яшь тула бит инде сина, Минһажстдин абзый! Башыңны юләргә салып йөрү һаман туйдырмадымы? Лениза Кешегә алай бик каты бәрелмә инде, атасы Ленар Ни әйтергә теләгәнне бик шәп аңлый ул. Теге заманнарда Кы- зыльяр авылына качып, малай үстереп ятырта акылы бик житкән ич. Буди к Кешенек билдән аскы ягында акыл булмый. Линәрми апаем! Баян кычкырып көлеп җибәрә һәм боллыр идәнеңдә аунап яткан гәзитне кире тоткага кыстырып, сәвәзгә кереп китә. Лениза Сүзеңне үлчәбрәк сөйлә. Минһаҗетдин абзый Буди к Синнән-миннән күбрәк белә ул! Катыннар сүзе түгел безнең— бар, савыт-сабаларынны шалтырат (Ленарга.) Кәтелниегезгә ни жагасыз9 Черек усак утыны! Ә бу—әнтрәтсит дип атала. Пырдапаска чокыган димләнкәмнен идәнен тирәнәйткәндә килеп чыкты! Сизәсенме минем сүзнен кай жакка барганын9 Олау-олау булып жатадыр анда, бәлкем9 ' Ленар (аның йөзендә кызыксыну билгеләре күренә башлый) Тагын берәрсенә күрсәттеңме син моны9 (Төенчекне кабат аза.) Лениза да. кызыксынып, якынрак килә. Буди к. Мине диванага саныйсынмы әллә, апаем?’ Анда! Кансасы- кырыс җук бугай монын. Линәрми энем. (Тавышын баса төшә ) Урман сатып рәхәт күргән лисникне күргәнем жук әле минем Көнчеләре күп булалар чөнки потамушты' Хуҗалар мәгънә белән бер-беренә карашып алалар. Сезгә төрттерүем түгел. Линизә килен! Лисник кешенең учына шырпы кадалып ияреп кайтмый булмыйдыр •Чалмалы баш» күтәреп, ирен тирәсендә буталучылар буа буарлык! (Ленарга ) Усак нәрсә ул? Ә бу—кетер кетер ашарлык әнтрәтсит күмер' Жа кында гына үзе (Юлбашчы сурәте ягына бер кулын суза: бу мизгелдә ул үзе дә күп урыннарда басып торган һәйкәлләрне хәтерләтеп ала.) Менә шушы Каравыл тавына чаклы тагын ике-өч кенә урау ара булса булыр Чатра тау урманы синен частыкмы9 Синеке' Шулай булгач, апаем9 Кабыз матаенны* Киттек, эштиплавай (Ленизага) Ә син дәшмә, чәчби' Әмерикәнен бер ы штатында хатыннарны айга бер тапкыр кыйнарга бүле куйганнар, ди. әнә! Мин сине тыкрыкта көтәм. Линәрми апаем' (Төенчегеназып, урамга юнәлә.) Лениза Шунын сүзенә ышанып барасынмы9 Дуамалга йөреп кайтырсың—шул булыр Ленар (ул азегәхәл итмәгән) Туксан сигезлесен сигезле дә. Ике авылда менә дигән икс йорт тота бит әнә. пенте что.. Әйе Лениза (өйләре ягына карап ала) Син лутчы аннан сораштырып карале Баянны кемнәр кыйнаганын белә. ахры. ул9 Үзе юкса—бер сүз ым мим' Ленар (кул гына селти) Кирәк тапса—бер сөйләр әле.. Мин болай итәм, анасы Чатра тау кардонына болай да барасы барие Менеп карарга кирәк, кем белә, пенте что.. Әйе. Әбьяшик мин югында килеп керсә- нитсә—кая киткәнемне әйтмә. Берике сәгатьтән урап кайтырга тиеш, диген. Бер сүз белән шайтаныңны су астыннан чыгара ул! Лениза Бәй. нишләп үзең телефоннан сөйләшмисен? Ленар Бая бер кат шалтыраткан идем—трубканы алучы юк. Кантурында да. өендә дә... Көтәр—берни булмас! Мине күпме көттерде... (Аркылы тимерләрен шалтыр-шылтыр китереп ачып, гаражына кереп югала.) Лениза ишек тоткасындагы гәзитне ишек башына кыстырып кереп китә. Гараж ягыннан мотоцикл кабызган гөрелдек ишетелә башлый һәм ерагаеп тына. Ишегалды тагын тынычлап кала. Бераздан урам келәсе ишетелеришетелмәс кенә шылт итеп ачыла һәм Бадакшановлар ишегалдына Будикнын баласының баласы Разалия килеп керә. Аңа 25 тирәсе, мөлаем гына кыз, ләкин оялчанрак табигатьле булуы күзгә ташланып тора: бабасынын дивана дигән даны аркасында туган кимчелек комплексы ул. Ишегалдында беркем дә булмагач, кыз нишләргә белми аптырабрак басып тора: ике өйнең әле берсенә, әле икенчесенә керергә омтылыш ясый. Бәхетенә, шул вакыт Баян болдырга чыга. Баян Нихәл. Раза туташ? (Басымны юри аның исеменең беренче иҗегенә куя.) Нишләп, татар авылына килен булып төшеп, ике каенэнесе арасында адашкан марҗа кызы төсле ишегалды уртасында таптанасың? (Үзитеп йомшак кына көлеп куя.) Разалия (аны күрүенә шатланып) Нәкъ син кирәгиең. Баян үскәнем. Тик бүтән беркайчан да «туташ» димә миңа, яме? Раза да түгел мин. (Баян янына якынрак килә.) Баян. Бәтәч, кызыл әтәч—көн дә тавык өстендә, дип әйтте, ди, берәү... Раза, Раза, Раза, Раза- Раза гөлнен сачәге: Хәзерге матур гомернең Күңелле киләчәге. —дигән жыр синең турыда түгелмени? Разалия (елмая). Ти нтерәтмәле, зинһар, Баян акыллым... Баян Менә монсы—нәкъ синең хакта инде, алайса: Канәфер каптым—ачы икән. Бадиян каптым—төче икән. Буйларын буйдан кече икән— Куенын оҗмах эче микән9 (Көлә) Разалия Белми генә тор әле. үскәнем! Баян Миңа —нәрсә? Нугай Гамлеты шуны белергә теләп төннәрен йоклый алмый динкеп чыга, имеш! Разалия (җитдиләнә) Безнеке булмадымы монда? Баян. Адаш бабаймы? Булды. Разалия (икеләнеп). Әллә ниләр сөйләнмәдеме ул? Баян Белми генә тор әле, Разалия апа. Бер әп итсәң—әйтәм. Разалия Мин чынлап сорыйм, Баян үскәнем? Баян. Чәчрәп китим—берни сөйләмәде, Разалия апа. Ә нәрсә сөйләргә теләгән иде ул? Килгән саен сине үтереп мактый—яңалык түгел безгә монсы. Разалия. Башына берәр уй төшсә— тутыккан кадак кебек бит анын Баян. Безнең кыз да бер кияү күрер әле. дип сөйләнүен әйтәсеңме? Разалия. Булды инде, булды, Баян акыллым! Гел-гел уенга борып тормачы, зинһар. Баян. Мина берәр ачуың бармы әллә, Разалия апа? Разалия. Нигә алай дисең? Баян. Гел-гел уенга борып тор, мачы, дисең ич? Разалия. Теленә шайтан төкергәндер синең, Баян үскәнем! (Көлгәндәй итә.) Сине кемнәр кыйнаганын күреп торган ул... Тик... гадәтенчә—әллә нәрсәләр белән бутап бетергән бугай. Чынга алмагыз берүк... Шуны сиңа әйтергә килгән идем, үскәнем. Баян (шаярып сөйләшсә дә, җитдиләнә). Ә нишләп—миңа? Разалия. Синең сугышканыңны күреп калган ич? Баян (тагын да ныграк сагаеп). Ә сина ниләр сөйләде? Разалия Барын да миңа әйтеп тормый бит ул Әллә нинди җүләр планнар корып йөри, ахрысы, ул. Болай кеше көлдерүе җитмәгән иле бит' Баян (серле итеп) Аның сине Илшат абыйга бирергә теләвенә минем сугышуның ни катнашы бар? Разалия (кинәт югалып) Кем әйтә аны? Баян Нәрсәне9 Илшат абый белән икегез турындамы9 Разалия Бүтән шаяртма болай. Баян үскәнем Илшат абыеннын планнары башка аның! Баян (елмая) Шылды. Разалия туташ бездән хата, сездән—ката! Кисәтүен өчен рәхмәт Разалия (уенга борган була). Сина да рәхмәт.. Әйтә белүенә рәтләп! Хуш әлегә (Китә аның артыннан капка келәсе шылт та итми ) Баян Ничек шулай келәне чыңгылдатмый яба ала икән бу9 !. Сара файдасына бер ноль Илшат абыйга март песие шикелле ташы кызган моның! Илшат абыйга буен житмәс шул. кызыкай.. Иске йортнын урам тәрәзәсеннән пыяла кисәкләре ыргыткан тавыш ишетелә: шушы күренеш беткәнче анда челпәрәмә килеп пыяла ватылуы өзелми. Лениза (болдырга чыга). Кем кергән иде. Баян улым? Баян (ваемсызгына) Будик Раза лиясе. Бабасын эзләп йөри. Тәүсига әбкәйгә пыр тузыныр өчен тагын бер сәбәп табылды! Лениза Шаккатасы юк. улым. инде ничәмә-ничәнче кат ватып китәләр Кемнәрнеңдер бабаңнан үч кайтаруы инде бу Баян Туксан яшьлек карттанмы9 ' Лениза Минһаж бабаннын гаярь чакларын белмисен син. улым Сәвит чорында аннан да абруйлырак кеше юк иде авылда Авылда гынамы9 Кайбер район секретарьларын да бармагы очында биетә иде ул! Ил өстендә иләмән карт, дип атамаслар иде үзен барын да бердәй күрә иде Көтүчене дә, персидәтелне дә Берсенә дә баш бирмәде' Кемнәрнеңдер үзәкләренә үткәргәләгән чаклары да булган, димәк. Баян (келә) Юк ла инде, әни! Колхоздан калган бер карт кәжә тәкәсе гел безнен урамда куна—шул ышкынып. мөгезе белән ватып китә, бугай Лениза Нишләп соң. атуса. бүтәннәрнекен ватмый? Баян Башкаларныкына буе житми— шуңар (Гәзитне әле генә күргән булып кыланып ) Оһо' Яна гәзитме ул. әни? (Алып актарып карый ) Яна шигырьләремне басканнар! Берьюлы биш шигырь Укып карыйсынмы, әни? Лениза Әниең берәр нәрсә аңлый, дип уйлыйсынмы Баян Заманында җырчы булырга хыялланган кеше .та син. әни' Өйләренә кереп китәләр, ишегалды кабат бушап кала. Икенче күренеш Шул ук вакыт. Иске өйдә энгер-менгергә таргым сүлпән караңгылык хөкем сөрә: пыяласы ватылган өлгеле тәрәзәне тыштан капкачын ябып ку шаннар. Җиһазлар күп түгел, әмма барысы да заманында затлы саналган—кулдан сырлап сырлап ясалган әйберләр. Күкеле дивар сәгате туктап калган, ахры, хужабикә Тәүсига әби шунын белән булаша. Карты Минһаж бабай чыбылдыклы агач каравагга черем игеп ята. Тынлык. Минһаж (чыбылдыгын ачып, тамак кыра). Сәгать ничә? Тәүсига Пычагыма кирәкме ул сиңа., юрасын да сәгать ничә, дип сораган буласын... Тагын туктады бу киребеткән нәмәрсә. Минһаж (аякларын идәнгә салын - дырып утыра) Нишләтмәк буласын аны. жен корткасы9 Тәүсига Мин—жен корткасы булгач, син үзен кем булып чыгасын соң. тиле карт9 .Алар шулай бер-берсенә каты гына төрттергәләсәләр дә. • Бадакшановлар* икәннәрен бер минутка .и онытмыйлар ике горур затнын гел чар.ташуы гына бу. Герен авырлаткач, йөреп китмәсме, ичмасам. Минһаж. Күптән чүплеккә чыгарып томырасы гына нәрсә ул. Тәүсига. Үз урдиннарыңны чыгарып ат Бригадир чакларын оныткан теге... шушы сәгатькә карап халыкны яшелчә бакчасына эшкә каулап чыгара идеи бит .. Унҗиде яшемдә биючеләр смотрында катнашып алган иң беренче бүләгем бу... Әтәч кычкырганга ияреп дөнья көткән чаклар иде әле. Бөтен авылга бердәнбер сәгать булды... Шул язны башым- ныкүземне әйләндермәсәң— Ысысысыр хапык әртисте дигән биюче буласы кыз идем мин... Уланова шикелле.. Башсыз бала! Янымда акыл бирүчем булмаган инде, күрәсең... (Сәгатен эшләтеп җибәрә һәм торып баса: сәгать геренә зур кургашын кашык тагып куйган икән.) Менәтерә.. майлаган төсле йөреп китте... Тәүсига әбиегез тотынса, нибуч Баяныңны дәшеп дөресләтерсең үзен... Вакытны бик төгәл белеп торасың килә икән. Минһаж. Кургашын кашык тагып куйган инде әллә, юләр карчык'.’ Тәүсига Таксам—ансы да үзем биеп алган бүләк... бер дистәдән ничектер сакланып калган соңгысы сандык төбеннән килеп чыкты бая. Менә хәзер эшкә ярап куйды. И, юләр булынган да инде! Бию-миюләр качмас—авылда ныклы яңа тормыш корасы бар башта, янәсе. Минһаж. Кормадыкмыни? Тәүсига (ачылып китә). Кайда соң ул без корган «яңа тормыш»?! Ельцин ручкасы белән бер сызуда юкка чыгарып ташларлык булгач? Чүплек башына бу сәгатьне түгел, икебезне илтеп ыргытасы!.. Барыбер юкка әрәм иткәнбез икән бердәнбер гомеребезне. Ленарына әйт кенә - эһ тә итми, матаенын бишегенә салып илтеп ташлаячак!.. Ничә көн кереп хәлебезне дә белгәне юк... Өлкәнрәкләреннән хат-хәбәр дә көтмим инде хәзер. Элегрәк Сафиясы белән Нәһирәсе язгалыйлар иде—хәзер алары да әллә оныттылар, әллә... Минһаж. Бар да, кешегә ияреп, байлык артыннан куалардыр. Айны да учлап тотарларие—буйлары гына җитми. Тәүсига. Яшь чакларымыни? Нәрсә такылдап утырасын” Үз хәлләре хәлдер, диген. Авызыңа бер кашык су салыр кеше дә калмас әле тирәндә берзаманны Кайбер кешеләргә озын гомер биреп. Ходай бик дөрес эшли: үзләренең асыл бәяләрен ахирәткә чаклы ук белеп китсеннәр, ди... Сират күперен фани дөньяда чакта ук ясап куя. Минһаж. Чәйнәргә сагыз булды берәүгә. Тәүсига. Ярым дивана Будик та кергәләмәсә—һаман жир өстендә икәнлегебезне дә сизми башлар идек, мөгаен... Сәлжерәгән ике карачкы булып серәйдек тә калдык икәүләп. Будик кына басымчак иткән була инде Пыяла кую хәйләсе белән! Минһаж. Тәрәзәңне ваталар— дөньяда барлыгынны онытмыйлар, димәк! Күтәрәмгә калмаган ич әле— нигә зарланасың, вакытлы-вакытсыз? Тәүсига Кемнәр онытмый?! Будик үзе, махсус кара төн сайлап, алдан ватып китә ич тәрәзәңне! (Картын өнсез калдырып, ишегал./арына чыгып китә.) Ялгызы калгач, Минһаҗ карт «пистон» кесәсеннән көмеш чылбырлы сәгатен алып капкачын ача һәм ярым пышылдап укый: «Бадакшанову Мингазетдину Бадакшановичу—за вклад в строительство новой жизни.» Авыр көрсенеп, күкеле сәгатьне барып дөресли. Минһаж (тере җан иясе белән сөйләшкәндәй) Син кешенең вакытын санап суккан буласың, ә вакыт кешене санга да сукмый. (Тур тәрәзә катына барып, Каравыл тавына карап тора.) Ишегалдында Тәүсига карчык белән оныгы Баян очрашалар. Баян Ай-Һай бүген йокының кирәген бирдегез сез. әбкәй! Тәүсига. Бабаң дәшә әнә: бар. күкеле сәгатьне турылап чык. Баян (көлә). Син өйдән чыгуга сикереп торып төзәткәндер инде— социализм төзегәндә алган көмеш сәгате бар ич анын! Тәүсига. Ә син—күпне күрмә! Кирәкмәгән жирга тыгылып йөрмәсән, аяк-кулын ла исән булырие... Барбар. ишегалдын каравыллап торма монда— урлап китмәсләр Кем белән тел чарларга белми утыра анда бабан. Әниен үзе генәме өйдә? Баян Мәче баласын санамаганда. (Бабасы янына керә.) Тәүсига карчык кергәндә киленнәре Лениза, үзалдына моңаеп, сөян гөбедә май язып маташа. Картларныкы белән чагыштырырлык та түгел аларнын өй эче: бай җиһазлы, биек түшәмле, күп тәрәзәле. Бигрәк тә заманча төрле телевизор, видео ише аппаратлар—бары да япуннар ясаган. Лениза (моңлана). Чыбылдыккаем чуп-чуар, Чебен кунса кем куар9 Ирекле илкәемне сагынганда Елама, дип кем тыяр9 Тәүсига (өстәл кырына килеп утыра) Каян отып алдын әле бу борынгы җыруны, килен? Лениза. Әллә инде. Тәүсига. Ленарың нишләп, кичәлебүгенле, бер дә атасы кырына кереп күренми9 Лениза Күренергә оялып йөрүедер... соңгы көннәрдә бераз шешә урманында адашкалап алды бит Кайсы—угын сорый... Кайсына—Кыдаш ярыннан читкәрәк күченер өчен нигез бүрәнәләрен сипләргә имән агачы кирәк. Көн дә шундый бер мәшәкате чыгып тора бит лесник кешенең. Ташларие—кая барсын хәзер. Тәүсига. Әллә ниткән кирле- морлы булды бу дөньясы... Уланова кебек балерина буласы идем мин үзем дә. Биатаң да—айраплан ясаучы булам, дип хыяллангание—кул селтәде заманында... Без ярый инде: бүген бар, иртәгә юк, дигәндәй... Яшьрәкләргә кыен—бүрек кигән тавыклар чоры туры килде Барсының да хатыннары ирләрен ничек телиләр шулай муеннарыннан борып кына йөртәләр'. Лениза (гаҗәпләнеп). Миңа төрттерүеңме бу, өни? Тәүсига. Упшым әйтәм. Лениза. Сез дә зарлансагыз инде, әни... Гомереңә мәктәптә чиста эштә булгансың... Җылы Жил-яңгыр тими.. Әткәй дә—гел түрәләрчә вирхум да. трантаста гына йөргән. Тәүсига. Йөрде пычагым! Күрмештән узып, түрмеш кемгә дә тими Арты трантас мендәренә тигәнче, ничәмә-ничә еллар резин итекләрдән фермы пычрагын ерырга туры килгәнен ул үзе генә белә. Лениза Ә мин? Ә Ленарыгыз9 Үземне белә-белгәннән бирле мырык- мырыклар сасысын иснәдем , мин дә синең шикелле сәхнәдән сәхнәгә күчеп кенә җырлап йөрисе кеше идем бит! Ленарыгыз художник булмаслык идемени? Кемне генә алма—үзе теләгәнен эшли алмаган Тәүсига. Шунар дөньясының рәтечираты күренми дә һаман, килен Лениза. Бәрәч? Кем гаепле сон? Үзегез шулай коргансыз ич дөньягызны' Карт-корыларнын әле дә. кызыл флаг күтәреп, элекке тәртипне кайтарыгыз, дип бугазларын киерүләренә шаклар катам мин. Ис- акылларын китәр.. Тәүсига (ташның уз бакчасына атылуын чамалап). Бездән сорап тордылар ди! Лениза Мин дә упшым әйтәм Тәүсига (бераз дәшми утыра) Илшатыгыз берәр нәрсә ачыклый алмаганмы? Баянны кемнәр кыйнаганын. дим? Лениза Бик исе китте. Өйләнергә йөри, ахрысы, ул. Шулайрак икелемикеле сөйләнгаләп киткән иде. Күренми әле һаман да. Тәүсига Нишләп Баяннын үзеннән әйттермисез соң сез? Үз итәгеңнән төшкән бала ич ул! Лениза. Әйттерерсең аны Бадакшанов булсын да. (Кинәт.) Бадакшанов булганы өчен имгәтеп ташламадылар микән аны. дип уйлап куям мин кайчак. Тәүсига. Юкны сөйләмә, килен! Бадакшановлар махау чирлеме әллә?' Лениза (бианасын тыңшмый) Бик булуы мөмкин. Агасына кагылырга куркалар—лесник кешегә бүген йомышы төшмәсә. иртәгә йөз ертып киләсе була... Илшат белән дә әллә ни кыра алмыйлар—ул үзе өч кешене бер тишеккә бөтереп тыга торган егет Үч алырга кулай шул Баян гына кала инде! Буыннары катып бетмәгән сыеграк чагы. Чыркылдыгын чыгарганчы тукма! Тәүсига (шаккатып) Нитши үч9 '. Нәрсә өчен? Лениза. Бадакшанов нәселеннән булган өчен, дип торам ласа. Бер аягы кабер якасына баскан карттан үч алудан ни файда хәзер? Тәрәзәсенә таш бәреп киткәннәре дә бик җиткән Тыныч кына йокламаска шул да бик таман... Теге заманнарда, өстеннән дануслар язып, башын юкка ашатырга маташканнардыр, дисенме .. Калхуз төзүдә башлап йөрүчеләрдән булган ич Кемнәрнедер рәнҗеткән чаклары да булгалагандыр... Көпә-көндез, акыр- тыпбакыртып. сыерларыңны утарыннан талап алып чыгып китсеннәр дә... Тәүсига Юкны сөйләмә, килен! Биатаңның беркем сыерына да тигәне булмады! Рәттән кәжә-сарыкларны да кырып жыя башлагач, ул аяк терәп каршы төште' Данусларнын иң зурысы да шул иде бит инде. Лениза Халыкка ни аерма... Шул талап жыйган мал исәбенә авыл түрәләренең типтереп ятканнарын күрмиләр идемени алар... Әткәй дә шулар тирәсендә чуалучыларның берсе булган бит. Баян (иске йортта бабасына). Ишеттеңме, өлкән Бадакшанов? Фермер оныгын кулдан американский джип сатып алган... Нугай Гамлеты белән яшелчә бакчасын арендалауны рәсмиләштерергә киткәннәр иде алар. Нишләптер алып кайтып күрсәтми һаман. М и н һ а ж (ул Даниель Дефоның «Робинзон Крузо»сын актарып утыра) Аренда кәгазенме? Машинасынмы? Баян (көлә). Ике төрле мәгънәдә әйттеммени? Машинасын, кәнишне М и н һ а ж • Язучы булам, дисең үзең. Баян (китабының тышын күтәреп карый). «Робинзон Крузо»?.. Балалыгыңа төшүенме бу, бабкай? Әллә үзеңне Робинзон шикелле ялгыз итеп тоя башлавынмы? Кеше, картайгач, иң әшәке дошманнары үлсә дә авыр кичерә башлый, дип әйткәнең бар иде. Минһаж (елмая). Икесе дә бардыр. оланым. Баян (каршысынаутыра). Ташла, бабкай! Әйдә—берәр житди темага гәп куертыйк, ичмасам. Минһаж Куерткычың үзең беләнме соң? Баян (маңгаена төртеп ала). Нәрсәнәрсә, бабкай—бу чүлмәкне теләсә кайчан үт өстенә куяласын! Минһаж. Чүлмәгеңнеме?. Жэле, әйтеп бир. алайсам: Робинзон, утрауга эләккәч, кайчан беренче кат шулпалы аш пешереп ашаган? Баян (келә). Бу китапны кулыма алмаганга биш былтыр бит инде, бабкай! Минһаж Ярар, синеңчә булсын- үзем әйтәм: унөченче ел киткәч кенә! Нәрсә дигән сүз бу? Баян Жде чыкмагандыр?.. Аш пешерер өчен савыт тапмагандыр йә Минһаж Иштең ишәк чумарын' Бу китапның милли йөзе юк дигән сүз ул. Мә. алып чыгып, тагын бер кат укы! Баян Туктале, бабкай... Ничек инде милли төсе булмасын?! Даниель Дефо— инглиз язучысы, герое да инглиз... Гел үз заманыча яши. фикер йөртә... Тагын нәрсә житми? Минһаж Робинзон урынында берәр татар баласы булса—икенче көнне үк рәхәтләнеп кайнар ит шулпасы чөмерер иде! Менә нәрсә житми... Баян Савытсыз-нисезме?! Минһаж Савытсыз-нисез. Ә моның— дарыдан бушаган тыгыз тәпәннәре дә булган, житмәсә! Булмаган очракта да... Баян. Тәпәннәре агачтан ясалган булган бит! Минһаж Ясалса ни? Синен борынгы татар бабаларың, беләсеңме ашны ничек пешергәннәр? Каян тузыннан тузказан ясаганнар да. шуңа су тутырып ит салып, учакта кыздырылган чуер таш батырып тотканнар. Бер-ике таш учакта кыза тора, бер- икесе—ашны кайната... Төгәл бер сәгать чамасы дигәндә—кайнар шулпалы ит әзер! Тузказанга чуртым да булмый Баян Беренче кат ишетәм мин мондый нәрсәне! Минһаж Шыр наданнар булыр өчен туасыз чөнки сез хәзер... Робинзон да, әйдә, синең төсле надан булсын, ди. Ә язучысы ни караган? Әнгличәннәрнең борынгы бабалары татарлар сыман берәр жай тапмаганнар, дисенмени9 Дөньяга яралган көнне иртүк чуен казан тогтырмаганнардыр ич аларга9 Бер дә булмаса—таш чокырда пешереп була... Юан агач кәүсәсен казан сыман яндырып карарга... Ә Робинзонның балтасыөтергесе, ыш- кысы-мышкысы—барысы да кулы астында. Шуңар милли төсе юк, дип әйтәм мин. бу китапның, олан. Баян (уйланып) Даниель Дефоны бетереп ташлаган булып, мина акыл бирден әле син. өлкән Бадакшанов! Зату—Баян оныгың ла төшеп калганнадан түгел икән, бабкай: торыпша маңгайлы генийларын бер якта торсын! Мировой ачыш ясадым мин бүген (Елмая.) М и н һ а ж. Әйтеп кара? Баян Вәзенләп тормыйм.. Кыскасы, болай: хәзерге вакытта кешелек дөньясы көрчеккә килеп терәлгән Әдәбиятта булсын, сәнгатьтә... Мүкләк сыер кебек өч глобаль тема тирәсендә чуалалар галимнәр аларны табигать, кеше һәм табигать, кеше һәм кешенен үз табигате, дип атыйлар Бөтен язылган китап—шушы өч темага сыя Ә дүртенчесен табалмыйлар. ЮНЕСКО, хәтта, дүртенчесен тапкан кешегә алтыннан һәйкәл вәгъдә иткән, имеш! М и н һ а ж (елмая). Ә син—таптыймы? Баян Чынлаптыр әгәр, бабкай! Тик әлегә беркемгә дә әйтми торам Минһаж Чәлдерүләреннән куркасынмы7 Баян Алтын һәйкәл куйсыннар да! (Кола.) Сина гына тишәм серемне, өлкән Бадакшанов—чөнки син минем ышанычлы сейф, бабкай! «Табигать һәм мәңгелек», дип атадым мин аны. Язучы булалсам—гел шушы темага ижат итәчәкмен. Толстой булып. Толстой да кагылып кына киткән бу темага Нишләптер, овациягә күчкән көчле алкышлар ишетмим, өлкән Бадакшанов7 Минһаж (җитди). Алла да— ышанганга бар. ышанмаганга юк. оланым Баян (кычкырып көлеп җибәрә) Алла да?! Кемнән ишетим мин7 Синме бу. партейгеноссе Бадакшанов?! Иргәгә кояш Чатра тау ягыннан чыгачак икән, болай булгач! Ишегалды тынлыгын бозып, Яна йорт артындагы тыкрыктан мотоцикл килеп туктаган тавыш ишетелә. Шул арала ишегалдына урамнан, келәне бик каты чыңгылдатып, күтәренке кәефле Будик килеп керә: аның төенчеге лә, бөкеле мылтыгы ла. таягы ла юк бу юлы. Ул. Яна йортка карап, йодрык күрсәтә һәм: «Куррва!»—лип Иске өйгә кереп китә. Бераздан гараждан ишегалдына Ленар чыга һәм ү» йортына кереп китә. Ленар Нихәл, әнкәй бүген күрешмәгән илек, бугай, ленте что Әйе! Тәүсига Нишләп бик сөмсерен коелып кайттын. Ленар улым7 Минһаж (ишектән кереп килгән Будикны күреп). Чистый аптыраш! Бүген дә монын чырае сыер ялагандай ялт итеп тора... Менә кемгә—ике дөнья бер кәнди. Төкерә ул синен мәңгелегенә, олан... Ленар Сәбәп беткәнмени бу дөньяда... Юкны бушка аударып йөреп арылды (Хатынына.) Малаен өйдә түгелме? Икәү генә сөйләшәсе сүз барие, пенте что. Әйе. Лениза Олысымы, кечесеме7 Ленар. Баян, дим! Тәүсига Бабасы белән ләчтит сатып утырадыр Хәзер эшереп чыгарам Ленар Ашыктырма—утырсын Киленен белән сүз бар минем. Тәүсига (үзенчә аңлап). Әниләрен бер күрмәскә әллә ниләр бирерләр иде! (Үпкәләп чыгып китә.) Будик (Баянга) Бар әле. апаем, ишегалдыгызда гуләйт ит Картлар усрагын иснәп утырма монда! Баян (бабасына күз кыса) Син килеп керүгә үзем дә шуны уйлап алган идем, адаш бабай! Чыгып китсәм: божыр өтеп чыгып китте бугай бу егет, дип гаепне миңа тагарсыз, дип шикләндем (Култык таягын алып, калә- көлә чыгып китә) Әбисе белән икесе ишегалдында очрашалар. Баян Будик килеп керде анда, әбкәй, мине куып чыгарды! Бабкайга ниндидер сере бар. ахры Тәүсига. Атаң белән бергә булмаганнардыр ич алар7 Баян Иртүк Чатра гавына менеп киткәннәр иде Тәүсига Аңла шылды, алайса Син үзегезгә керми тор. Баян улым әтиен мине дә куып чыгарды Баян (көлә) Икебезгә дә урын калмаган икән, әбкәй! Тәүсига (коры гына) Ана нигә шайтанын куана—авызынны ерасын7 Баян (әбисенең кэефсезлегенә гаҗәпләнеп) Кызык ич (Алма бакчасына кереп югала.) Тәүсига әби үз өйләренең игм ягына керә һәм ике картиын лыбыр-лыбыр сөйләшүен ишетеп, эчкә үтмичә туктый. Будик. Нишләп дөнжа хәлләрен сорашмыйсын, адаш жәшти? Минһаж Сорады, дип исәплә Будик Сорашмавын жакшырак! Кур-рва... Оланыннын ничек көлүенә колак салкынмы? Жылауга тарткан! Анын белән ниләр булганын белмисез шул сез, эштиплавайлар! Чатра тавы астындагы комаякта өч ирдәүкә кыз әдәм мәскәрәсе итеп ташлады аны1 Минһаж. Ничек?! Б у д и к (карт тирәсендә орчык кебек бөтерелеп йөри) Ничек ничек! Ә син—Лилиненнен ничә ташы кубып төшкәнен санап жатасың! Үгез күрмәгән сыерлар нәрсә эшлиләр? Болар да шулай! Аяк-кулларын бандитлардан бәйләтеп, комга салдылар да... дүрт тал төбенә тарттырып бәйләп! Казагыңны жакынрак куй.. Түлке тих-ха! Ленарыгызга барын да әйтмәдем мин Ничек тукмауларын гына' Матри— катыннарга чүпрәк авыз булмасан гына сөйлим сиңа да! (Минһаҗ карт өстенә иелә һәм пышын-пышын сөйләргә тотына: тик ара-тирә генә, алгы яктагы Тәусига карчыкны сискәндереп. «Кур-рва!» дип кычкырып-кычкырып куя.) Ленар. Безнең малай өчен кытаклап йөрүе икән Будикнын. . (Хатыны куйган ризыкны ашый.) Әнтрәтсит ташкүмер тапкан, имеш! Чатра тауга менеп җитүгә, коляскадан сикереп төште дә көлә, мәнсез карт: жүләр сүзенә ышанып монда менгән син үзен тиле, ди Ярар, чукынып катмасмы, барыбер бер менәсе барие... Лениза Әйткән идем мин сина, атасы., алданып йөрмә шул дивананың сүзенә, дип Малай турында нәрсә ди сон? Ленар. Кыйнаганнарын чынлап та күреп торганга охшый ул, пенте что... Әйе. Өч ят ир-ат бәйләнгән аңа... ниндидер кызлар өчен, бугай бер иптәше белән Чатра тау комлыгына кызынырга барган булган ул. Якындагысы ярамаган, имеш! Лениза. Андагысына кала кызлары өзелми бит . Аҗаган кыйнаган урын кебек—машина-машина килеп төшәләр Шулар белән аралашасылары килгәндер Ленар. Бик шәп аралашканнар! Аяккулы бер ай инде төзәлми җәфалана. пенте что... Әйе. Сизәм: тагын ниләрдер булган анда... Күпме кысып карадым— Будикнын телен чишеп булмады. Ярар, сабак булыр үзенә икенче! Минһаж (каян көч килгәндер— кинәт Будикнын, якасыннан ала). Ялганлыйсың, акылга туймаган Агза бичарасы! Б у д и к (картның хәлсез кулларын җиңел генә ычкындыра) Җакшылап тынла, диләр ич сиңа, дивана карт.. (Тагын кызу-кызу нидер сөйләргә керешә.) Лениза Илшаты да каядыр башала китте дә югалды, Ленар. Сина әйтмәдеме ул? Яшелчә бакчасына коттедж салырга чамалап йөри икән. Подвалын да кертеп санаганда—өч оятажлы итеп, ди... Әти. син лесник чакта очсызракка яхшы материал әзерләп каласы иде, баш бәясе булмасын түлке, имеш... Буди к Кур-рва! Лениза Башы бәс кичкәнче өйләнергә бит исәбе! Бик әйбәт булырие... Син нәрсә дидең сон? Ленар. Начар булмас, мин әйтәм. Шунсын онытмагыз: минем абынганны көтеп кенә торучылар буа буарлык хәзер, пенте что... Әйе. Кырмыска оясына таяк тыккан шикелле булмагае... Кәгазьмәгазьләренә черки дә борын кыстыра алмаслык итәрбез ансы... Әллә нигә төшмәс! Лениза Эш нигә терәлде сон. алай булгач? Будик. Кур-рва! Ленар. Нәрсәгә терәлсен... Барып торган чакта үзебезгә дә шундыйрак берәр нәмәрсә әмәлләп булмасмы әкренләп, дип уйлабрак йөри идем Малайга—сама сабуй, пенте что... Әйе. Будик. Кур-рва! Лениза (көлә). Булганына бәрәкалла диген, атасы! Бар өстенә я наны салып кергәнебезгә дә дистә ел юк ич? Ленар. Юләр син, әнисе... Төпчегебезгә калыр монсы. Дөньясы гел- гел генә болай жай чыгарып тормас, пенте что! Күп халыкнын әлегә, үз бүлесез мал көтүе сыман, чыбыркы шартлаганны көтеп йөргән чагы Моңарчы сукыр тычкан да тота белмәгәннәр күсе аулый башладылар әнә! Форсат килгән чакта авыз ачып тормаска кирәк, пенте что... Әйе. Булганнан зыян юк. Терсәкне тешләрдәй булырсың—сон булыр! Лениза (елмая). Бап бул. тегермән сал—онны сатып ал, ди торгание безнен әти. артык күпне өмет иткән сүз ишетсә Ишегалдына берьюлы ике яктан, алма бакчасыннан—Баян, урам капка сыннан—Сара килеп керәләр. Капка келәсе чыңгылдый. Сара (кергәншәпкә). Угадай. Баянчик: немец теленнән безгә, представляешь. кем керәчәк9 ' Илшат абыеннын каладан кайтып төшкән кәләше' Баян (ваемсыз гына) Чирагтагы саескан хәбәредер әле9 Сара Немканың абыеннын яна машинасына утырып киткәнен үз күзләрем белән күреп калдым! Чәчрәп китим менә! Чибәрлеген күрсән! Ул прическасы' Кәз-кәз генә басып, чеметтереп атлаулары!., һөд-һөд кошымыни (Келә). Бөтен класс малайлары поголовно гашыйк булдылар... Илшат абыен белән бер институтта укыганнар икән алар абыен бишенче курста, ул— беренчедә Кара, чыраен да үзгәртмәде бу! (Сәгатенә карый) Калганын кичтән сөйләп бетерермен әле (Урамга чыгып сыпыра ) М и н һаж (ул. бар гәүдәсе белән борешеп, кечерәеп калган) Башка сыймый. Буди к Каравыл тавындагы жансыз сурәткә карап кына жатасын чөнки! Борынын астында ниләр эшләнгәнен күрәсең килми! (Аның сөйләшүе бөтенләй нормаль тоела.) Бабил манарасы кормыйлар аны! М и н һ а ж (кинәт айнып киткәндәй). Кагылма! (Торып баса.) Були к башы гына житәрлек нәрсә түгел ул.. Буди к Оланыгызның мэсхәрәпазурын эчегезгә жәшәреп жәшәгез инде, алайсам! (Тышка юнәлә.) Алгы якта аларны тыңлап горган Тәүсига карчык җәһәт кенә ишепыдына ташлана. Аның янына, аксый-аксый Баян килә, ләкин сүз катарга өлгерми— урам капкасы гәбенә машина килеп туктый. Аннан ир-ат белән хатын-кыз сөйләшкәне ишетелә. М и н һ а ж (кинәт исенә килеп). Бүтәннәр алдында авыз чайкый күрмәсен бу аңгыра катык! (Ишегалдына ашыгып чыга) Баян (әбисенә) Илшат абый кәләшен күрсәтергә алып кайткан! (Тиз генә яңа йорт янына барып, таягы белән верандага кага.) Әй! Бадакшаноалар! Чит бавырны каршыларга чыгыгыз! Әни, нидикны эләктерергә онытма' Бер үк вакытта диярлек. Ишегмддыня бер яктан Минһаҗ карт белән Будик, икенче яктан—Ленар белән Лениза чыгалар. Лениза (Баянга видеоаппарат бирә) Нәрсә булды, улым? Баян Их. кыз сикертергә мендәр алып чыкмагансыз—Илшат абый килен алып кайтып килә сезгә! Өйләнми картая инде, дип хафага төшкән идегез бөтенегез! (Капка келәсе чыңгылдый башлауга, авызыннан гармун ясап. Мендельсон маршы уйный башлый һәм бер ук вакытта видигына төшерә .) Менә, ниһаять. Ишегалдына Илшат белән Гөлшат килеп керәләр: ят кыз беренче алымын ясауга кинәт, аягы астындагы кечкенә таш кисәгенә абынып, җинелчә сөрлегеп ала. Баян, шуны күрепме, шаярып уйнавыннан туктый. Әмма ят кыз үзен бик тиз кулга ала һәм. берни булмагандай, елмаеп. Илшатны култыклый. Алар, тынлык саклап. Ишегалды уртасына үтәләр. Илшат. Чү! Ипләп атла. Гулечка Гөлшат. А что—ты веришь приметам9 Илшат Шучу (Көлемсери) Держи хвост пистолетом! Тем более— Баян энекәш безне тарих өчен видеога язып ала! Б у д и к (бинокле аша карап. үзалдына) Бәрәкалла—бәрән сыйрагы Теге битсез гурт марҗаларының берсе ич бу! Кемне иярткән бу гидай малай9 ' Нәкъ үзе! (Биноклен корсагына ташлый) Будикның мыгырдануы Минһаҗ карт белән карчыгына яңакларына чапкандай тәэсир итә. Баян, тасмага төшерүе белән мавыгып, бернәрсәгә лә игътибар итми. Әтисе белән әнисе дә берни сизми калалар. Гөлшат Тәртәмне кире борырга соң түгелме әле. Илшат’ (Ешая.) Илшат Ни за что. Гөлшат' (Якынрак килгәч. туктыйлар ул бер кулын кәләшенең җилкәсенә сала ) Менә. Гөлшат, таныш бул: син кушыласы данлыклы Бадакшановлар шушылар була инде' (Будикның. авызын зур ачып, тезен кашыгыдай кыланганын күрә ) Бәрәч, күрми торам—адаш абзый ла монда икән Буд и к Саташма, апаем: мин— Балакшанов түгел' Илшат Кайчан кайтып төштең9 Кызыльярда малаенда кунакта, дигәннәр иде бит сине9 Түрә сые—бер генә көн: дингез капитаны биноклен биреп, алдалап кире кайтарып жибәргән, ахры? (Әкрен генә көлеп куя.) Бер кызык әйтәчәк ул хәзер... (Гөлшатның колагына нидер пышылдый.) Б у д и к (китеп барган җиреннән кайтадан борыла). Үз туганнарын белән исәнләш башта, юләрбаш! Син кәтгиж саласын икән—хак сүзме ул? Хак булса, идәнен түшәмгә, түшәмен— идәнгә жәйдер! (Тагын урамга юнәлә.) Илшат (көлеп). Нишләп, гадук? Будик (туктап тормыйча). Чөнки патамушты, катын алгач, барыбер бар дөнжан асты өскә киләчәк! (Кәләшенә) Ә сине, кызый, күргәнем бар минем! (Урамга чыгып китә—аннан ваемсыз такмаклавы ишетелә.) Эштиплавай! Эш давай! Эш бирмәсән—ләбән жүки. әлкисәлки бәндә гуж-ж... Баян вндеотасмага төшерүдән туктый. Икенче бүлек Өченче күренеш Икенче сентябрь иртәсе. Төнен көчле генә яңгыр явып узганга охшый: Бадакшановларның ике йорты да, каралты-куралар да—соргылт-кара төстә, әмма һәрнәрсә сурыгып килә, ахры. Күк болытлы—көзгә хас тоташ юеш, күгелҗем. Илшат (Яңа йорт болдырына чыга: ул кешелеккә кигән киеме өстенә майга буялган халат сымаграк юка эш киеме киеп алган). Бр-р! Аның янына Гөлшат чыгып баса: ул да эшкә китәргә әзер. Зерә чыккансың—эшенә бик иргә әле, Гөлшат Мин машинаны караштырам—кичә бераз барахлить итеп алган иде Һава бик дымлы да бүген, салкын да—бар, бар кереп тор! Гөлшат Төн буе... янгыр яуды ведь. Илшат (кинаяле елмая) Жалко! Гөлшат. _ Нәрсә—жалко? Илшат. Йоклый алмый изаланып яткансын икән бит! Белмәдем Гөлшат Белсәң нишли идең? Илшат Ничек тә... бер чарасын тапкан булыр идек әле. старуха! (Көлә.) Кирәксәм —мин гаражда гына! (Түфлиләре өстеннән зур резин галушлар өстерәп, гаражларының аркылы тимерләрен шалтыраташалтырата эчкә кереп югала.) Кунак кызы янына Лениза чыга. Лениза Монда салкын түгелме сезгә, Гөлшат? Гөлшат. Түзәрлек, Лениза ханым. Борчылмагыз. Иртәнге һава сулыйм, дип кенә мин Искиткеч матур икән сездә! Лениза (сүзләре бар, ахры, кулында чиләк булса да, болдырдан төшәргә ашыкмый) Безгә күренми дә ул... Бер ияләшкәч ни . Иркенләп сөйләшеп тә булмады кичә... Синең ата-инәннәр исәнме? Гөлшат (аның бер «сез», бер— «син»гә күчүенә елмаеп). Әйе. Лениза. Кайдарак торалар? Гөлшат Кама буенда Лениза. Кама елгасы бик озын бугай? Гөлшат. Саралан дигән бер авылда жәй яшәр өчен алган бер йортыбыз бар безнең. Лениза Дача кебегрәкме? Гөлшат Әйе Элек күбрәк Казанда бергә тора идек без. Әтиләр хәзер, авылнын һавасы яхшы, дип кышларын да почти гел шунда. Лениза Синең кияүгә чыгуыңны беләләрме сон? Гөлшат Беләләр.. Эшкә монда килергә уйламаган ла идем мин Илшат уговорил. Лениза Алай икән... Хәерлегә булсын инде әйдә. Язмышындыр, бәлки. (Каралтылар ягына кереп китә анда аның « Ти-ти-ти-ти!», дип кош-корт ашатуы ишетелә.) Ялгызы калгач, Гөлшат кинәт дертләп урам капкасы ягына борыла- анда... шомлы шәүлә сыман Разалия басып тора. Сүзсез генә, бер-берсен сынашкандай, карашып торалар. Авыл кызы кала кызына бер сүз дә әйтми чыгып китә. Капка келәсе шылт иткән тавыш та чыгармый. Гөлшат, нн булды бу дип гаҗәпләнгәндәй. җилкәләрен жыера. Өйгә кире кереп кнтәм дигәндә генә каршысына Баян чыга: ул бүген кулын аскан кара яулыгын салып ташлаган. Баян (елмаеп). Гутен морген. Гөлшат Касыймовна Гөлшат. Сина да хәерле иртә телим. Баян (Елмая) Не удивляйся— мин при любой возможности татарча сөйләшергә тырышам. Баян Ә минем—немецча бар белгәнем шушы ике сүз! Чөнки әфтияк тә укымаган башы белән берәү укытып яткан иде безне Гөлшат Значит, мина—не очень повезло. Баян. Аның каравы—мина повезло. Гөлшат. Как аңларга моны? Баян Блат өчен сөенә икән бу. дип уйламагыз—белмәгәннәремне теләсә кайсы вакытта сорый алачакмын, димәк. (Елмая.) Кире хәл итеп куймасагыз. Гөлшат Почему? Варум? Баян Варум?.. Сез абый белән язылыштыгызмы инде? Гөлшат. Юк. өлгермәдек... Минем Казаннан пропискадан төшәсем бар Баян Шулайрактыр. дип уйлаган идем мин. Гөлшат. Вас ист дас? Шутка дип аңнаргамы'' Баян. Турысын әйтсәм—ачуланмыйсызмы? Гөлшат Битте? Баян Авылда торып калуыгызга үзегез дә ышанмыйсыз сез минемчә Теләмисез дә бугай. Гөлшат (бераз тынып тора) Кызык.. Или—син үзең теләмисенме моны? Баян Миндә түгел эш... Калада үскән кеше бит сез. Бөтенләй башка дөнья тәрбиясе алган кеше Гөлшат. Менә ничек?!. Кала кызлары белән... неудачный танышлыгын бар, видимо? Баян аны җавапсыз калдыра. Эс ист лер шлюссель цур велт* Баян Ялгышасыз. Бернинди дә мировой ачыш түгел бу Гөлшат. А говоришь, что немецкий плохо знаешь! Баян (елмая) Случайно гына ул Гөлшат. Синен белән. алны- артны чамалап сөйләшергә кирәк икән Ник ошамый сиңа кала кешеләре? Баян Калада туып үскән татар- татар түгел инде ул... Гөлшат. Шулай да синен белән уртак тел табарбыз, дип надеюсь мин Кичә без килеп кергәндә бер чудаковатый старик бар иде Кем иде ул? Баян Будик дип атыйлар бездә аны. Минһаҗетдин исемле ул. Гөлшат А почему— Будик? Баян Бәләкәй чагында сакау булган, диләр. Бүрекне «будик» дип йөргән. Шуннан калган кушаматы Гөлшат Ул нәрсә тулы түгелмени? Баян Кем белсен аны Сугыш алдыннан ул авыл советы председателе булып эшләгән икән Шул елларны ике абыйсын репрессияләгәннәр Шу нын аркасында бераз ычкынып калган, имеш Бер карасаң—нормаль генә була үзе . Авылда иң «кызыл кеше» шул инде! Ә үзе—тау башында землянка казып, яшеренеп кенә намаз укып төшә Иде. элек Гөлшат (елмая) Сезнен Минһаҗ бабагыздан да кызылракмыни9 Баян Бабкай—бөтенләй башка кеше! Ул хәтта Сталин чорында да үз фикерен кешедән яшермәгән* Гөлшат Осуждать игеп әйтүем түгел. Баян Гибель старого трагично, когда оно—морально чистое заблуждение. Баян (тирән газкрпләнеп) Үзегез уйлап чыгарган афоризммы бу? Гөлшат (елмая) Шулай булса иде Трагедия темаларының берсе шушы. Тынып торалар. Гараж эчендә Илшатнын машинасы бер-ике тапкыр чәчәп куя. Миңа бик ошады сезнең авыл Тик кояш бик иргә байый икән монда. Баян (ул хәзер кунак кызына карата бераз йомшара тошә) Анын каруы иртән сон чыга! (ЕлмаяI Гөлшат Әнә теге тау каплыймы? Илшат ничек атала дигән иде Баян Каравыл тавы Ә тегесе, кояш батышы ягындагысы—Чатра тау. Алар турында бер риваять тә бар* Гөлшат Риваять9 Нәрсә ул? Баян Притча Кайчандыр алар икәүләп бер кызга гашыйк булганнар. имеш. Кояшсылуга. Шуннан теге шарт куйган боларга: кайсыгыз иртәрәк торып, соңрак ята—шуңа булам, дигән Шул көннән алып, бер-берсенә комачаулыйлар, имеш: Каравыл тавы иртән Чатра тауны бик озак үз күләгәсендә тота, ә кичләрен, киресенчә—Чатра тау Каравыл тавын кояштан каплый. Ә Кояшсылу инде әллә кайчан кияүдә, имеш! (Келә.) Гөлшат Ә сезнең ни гаебегез бар9 Баян Көн кыскалыкны әйтәсезме9 . Нишлисен бит. ике дөя сугышканда арага кысылып чебен үлә! (Тынып тора.) Зато—бездә беркайда булмаган бер спорт тере бар. Кояшлы көннәрне, кич житкәч, тупны күккә чөеп уйныйлар кем аны иң соңгы мәртәбә кыеклап төшкән кояш нурына мана ала—шул жинүче чыга... Элегрәк безнең Илшат абый беркемне дә уздырмый иле. Гөлшат Кызык.. Миңа ул, нишләптер. берсен дә сөйләми боларның. Әнә теге Ленин портретын сезнең әтиегез ясаганын да үзем сорашкач кына әйтте Баян (елмая) Бадакшанов бит!.. Бадакшановларны белеп бетермисез әле сез. Гөлшат (суыктан кинәт бөрешеп куя). Таныша башладым инде. Синен шагыйрь икәнлегеңне белдем, мәсәлән. ( Елмая.) Баян Кем сүзе ул? Илшат абыйның әкиятеме, шалапай авыз?! Гөлшат. Юк Район газетасында басылган шигырьләреңне үзем укыдым. Мина берсе бик ошады! Баян Кайсысы? Гөлшат Әлегә әйтми торам— үзең угадай Әнә бер классташын кереп килә, не буду мешать. (Өйгә кереп китә.) Сара (кулындадипломаты). Сәлам, Баянчик! Оһо! Кулын төзәлде дәмени инде? Баян Турайга американский джип белән генә элдертәсең киләме. Сарра9 Сара Уй! Чынлапмы?! Баян Илшат абый кәләшен мәктәпкә машинасы белән илтә. Сара Илтеп ташлый, диген! Баян Не понял? Сара Икесе ике яры ятып йоклаганнар ич! Кала кызынын сезнекеләр белән боткасы пешмәгән, ахры9 Баян. Кем гайбәте бу?! (Гөлшат ишетеп тормыймы дигәндәй, җәлт кенә ишеккә карап ала.) Сара Сөт аертырга кергән хатыннар гөр килә. Баян Бар дөнья сасытып, юкны шыкырдарга сез койрыксыз саесканнарга гына куш инде! Сара. Тәүсига әби нигәдер бер дә ошатмаган, имеш. Баян. Телләре кычыткан хатыннар ни такылдамас! Тынып торалар. Бүген нишләп бик иртәләдең? (Сәгатенә карамакчы була, ләкин ниятеннән кире кайта.) Җиденче ярты да юк ич әле... Синең өчен шайтан таны белән бер вакыт инде бу! Сара. Ә синең өчен?.. Алай мәктәпкә чаклы ук машина илтеп куйгач, нишләп үзең дә бармыйсың? Баян Кеше көлдерепме? (Култык таягына ымлый.) Сара. Ә! Чулак Афзал Рәшите белән булгансың икән син Чатра тау асты комлыгында! Дөресме? Шуны да миннән яшергән була! Баян (сагаеп). Монсы кем гайбәте?! Сара. Рәшит үзе әйтте. Исерекләр бәйләнә башлагач, ул качып котылган, ә син—бер кызга кызыгып калгансың! Шуңа яшерәсең! Баян (исән кулы белән кызны җилкәсеннән ала) Тагын нәрсәләр шапырынды ул куян йөрәк?! Сара Авырттырасың ич! (Аның кулын алып ташлый.) Бөтенесен дә сөйләп бетермәде әлегә.. Бер шартым бар, ди. Баян. Нинди? Сара Минем белән йөрергә риза булсаң—әйтәм, ди. Баян Син ни дидең? Сара «Звучит заманчиво!»—мин әйтәм. (Көлә.) Баян (кулларынйодрыклый) Шартмартлар күрсәтермен әле мин сезгә! Веранда эчендә Гөлшат күренә: яшьләр аның анда икәнлеген сизмиләр. Ну и—катись Чулак Рәшитен янына! Сара (үз итеп). Алай итәрлек булсам—сина әйтеп тә азапланмас илем мин, Баянчик... (Үзалдына көлеп куя.) Бер кызык анекдот искә төште! Имеш, шәһәрдә үскән бер кыз авыл мужикларыннан сорый икән «Әнә теге сыер— сыермы, танамы?» Тана, диләр тегеләр. «Ә ничек аерасыз сез аны9 . «Мөгезләренә карап яшен белеп була—мона ике генә яшь әле.» «Ә, шулай икән— ике генә мөгезле икәнен күрми дә торам!.—дип тел шартлатты, ди кала наданы! Көлешәләр. Сезнең немка да шундый микән. Баянчик? Үзе ишетеп тормасын тагы. (Верандаларга карап ала ләкин Гөлшат читкә тайпылып өлгерә.) Баян Кайгысы синдә түгел анын— Бадакшановалар алдында каты сынау тотарга әзерләнәдер. Сара (көлә). Тәүсига әбиеннен жиз иләгенә эләк кенә! Баян Кичә мине сораучы булмадымы9 Сара Мәктәптәме9 Класс җитәкчесеннән бүтән кемгә хажәтен бар соң синең?! Баян Ә егетләр9 Сара. Бик исләре китте! Имгәнүеңне ишеткәч: «Бу—аның проблемасы!»— дип кенә куйдылар, шул булды. Телләреңдә доллар да машина хәзер аларнын1 Баян Ә сезнен телдә нәрсә? Кияүгә чыгумы? Сара Юк. сезне ничек тә кулга төшерү1 (Көлә.) Кияүгә чыгу дигәннән. Булик Разалиясе бүген иртүк Илшат абыеңнын кәләшен күрергә килеп киткән инде' Ачыктан-ачык сөйләшергә кыюлыгы гына җитмәгән. Баян (ышаныпбетми). Авылда бер тәлпекәй карчык бар иде. хәзер син— икенчесе булып барасын! Сара (верандадан чыгып килүче Гөлшатны күрә) Чү. немка.. Гутен морген. Гөлшат Касыймовна! Гөлшат Данке шен. Сара... Низамова бит? Сара Әйе. Гөлшат апа. Менә: Турайга укырга барырга чыккан идем— Баян әйтә, ашыкма, машинага утырып барырсың, ди. Илшат Кем ул—минем үземнән башка минем машина белән распоряжаться итә9 (Ул машинасын, гараждан чыгарып, капка төбенә куйган.) Гөлшат Без. Илшат Ничек. Сараны алабызмы үзебез белән9 Илшат Дисенме9 (Икеләнеп тора ) Куркып чинашмасагыз гына. Ышнага турыга Каравыл тавы сыртыннан чыгабыз. Сара (коты алынып) Ленин астыннанмы?! Гөлшат. Ничек? «Ленин асты» дигән юл да бармыни сездә9 Илшат Житмеш биш ел буе кем астында йөрдек сон без9 (Көлә.) Сара Әнә теге сурәт яныннан үткәнгә әйтәм мин. Гөлшат апа Гөлшат (шул якка карап). А это— не опасно? Сара Өстебезгә Ленинның берәр ташы кубып төшсә генә инде! Менәсе бар әле анда башта—юл жебегән чак Илшат. Төн шыбрае таш жебетә. ансы... Юлга чыгуыңны бел син кызый! Барып житкәч күз күрер Менә, энекәш— кала кешесе белән авыл мокытларының аермасын сиздеңме инде? Кала кызы масштаблы күзаллый—гомумән юл куркыныч түгелме, дип сорый. Ә сары томшыкның бар перспективасы бу минутта—тауга менә алу-алмау гына! Шуңа кала кызына әйләнәм дә мин Сара (беразүпкәләп) Кала кызлары бик шәп булгач, нишләп соң син. Илшат абый, авыл мокытлары янында яшәп ятасың? Илшат Минем төп ике принцибымнын берсе мондый. Чибәркәйләрем кала кызын ярат, әмма тамырыңны авылда тарат' (Көлә.) Гөлшат. Ә икенчесе9 Илшат Икенчесеме9 Ансы да гениальный бүтәннәр бакчасына яңгыр яудырырга кулыннан килмәсә—үз бакчаңа су сип! Здоровый эгоизм, дип атыйм мин аны Гөлшат. Кызык. Илшат Барып җитмәде бугай сезгә Бер яркий пример китерәм. алайса Франциянең көньягыңда Монако дигән бер кәрлә ил бар—бүтән җире безнең авылдан чак кына зуррак. Ә шул илне дөньяда белмәгән кеше юк! Үзен цивилизацияле санаган, әлбәттә Чөнки анда—Монте-Карло бар Дошло? Баян Коттеджында. Монако кенәзләре төсле казино ачып, икс куянның койрыгын берьюлы тотмакчы буласың инде, алайса9 Илшат А что? Отличный идея, энекәш! Ну. кыхлар. зитцен зи биттс машинага! Гөлшат белән Сара кычкырып көлеп җибәрәләр. Сара. Яволь, Илшат абый! Илшат. Нигә көләсез? Акцентым матурмыни? Баян. Мин шуны уйлап торам әле: бер кечкенә татар авылы чаклы Монако илен ничек 500 ел буе беркем дә басып алмаган микән? Бар гаскәре— бер сержант та ике солдат, ди, бит анда! Илшат. Рәсәйга якын булмаганга! (Үз .җорлыгына үзе башлап кычкырып көлә.) Лениза (утар ягыннан чыга). Китәсезме, улым? Бик соңламагыз: кичке якка мунча өлгертергә исәп. Илшат. Шәп булырие ул, әнкәй! «Хорошо после баньки, особенно—в первые три года!»—дип әйтте, ди бер чисталык яратучы карт урыс. Көлешә-көлешә чыгып китәләр. Машина кузгалып киткән тавыш. Шунын артыннан ук урамда Будикның ярым такмаклап килүе ишетелә. Б у д и к (үзе әлегә күренми). Гыйнвар, фибрал. март, апрел— Ачка катырган айлар. Бу ни гажәп, бу ни хәйран— Фарситлый жана байлар! Баян. Бабкайның адашы килеп җитте. Лениза (ачусыз гына). Вакытсыз вакытта йөри ул да. Б у д и к (керә-керешли эшлекле кыяфәт белән). Тишек чиләгегез кайда, Линизә килен? Баян. Нихәл, адаш бабай! Нишләп исәнләшмисен? Б у д и к (аңа күз койрыгы белән генә карап). Ничә күрешергә була, бәбәлән йомыркасы9 Кичә бер исәнләшкән идек бит инде' Бик акыллыбаш булсаң—миңа шуны аңлат: нишләп минем сул аягым үтереп сызлый, ә? Баян. Өлкәнлек галәмәтедер, Минһаҗетдин бабай. Будик беләсең син! Нишләп сон уны сызламый, алайсам? Ике аягым да бер жәштә ич минем! Син лутчы Илшат абыеңа әйт: бәхетле көннәренең кадерен белеп калсын. Баян. Туе октябрьдә генә бит әле. Будик Шунар әйтәм дә мин, сантый! Бәхетле көннәре бетәргә ай ярым гына калган... Тишек бидрәгез тагын җукмы дим. Линәрми катыны?! Лениза. Килгән саен бер кызык китереп чыгарасың син, Минһаҗетдин абзый... Каян булсын ул бездә9 Будик. Ничек булмасын?! Берсе Илшатыгызның машинасында киткәнен үзем дә күреп калдым! (Кырт борылып, иске йортка кереп китә.) Баян. Берәр нәрсә аңладыңмы син, әни? Лениза Юләр кайгысы өчен башыңны ватма, улым. (Өйләренә керә.) Баян (уйланып). Нидер мәтәштереп йөри бу дивана карт... Разалиясе дөрес кисәткән, ахры! (Алма бакчаларына юнәлә.) Шул арада Тәүсига карчык, үзләреннән чыгып, килене янына керә. Тәүсига. Син үзең генәме. килен? Барын да озатып бетердеңме инде? Лениза Әйтмә дә, әни.. Арт төртергә дә чират җитми! Туй мәшәкатьләре килеп терәлгәч нишләрсең! Тәүсига. Ансы—кысыр хәсрәт кенә булырга охшаган, килен. Лениза. Бәрәкәт? Ни дигән сүзең бу, әни? Хәл кылынган нәрсә бит инде ул. Кай арада уегыз үзгәрде? Бер төн өстендә нәрсә булды тагын?! Тәүсига. Кичә—чүпне читкә чыгармас өчен генә дәшми калдым мин... Жде да туры килмәде, аннан соң. Шайтан аягын сындырырлык хәлләр тора әле каршыда. Лениза. Кызык кешеләр сез, өни! Ленарыгыз белән мин өйләнешкәндә дә ниләр генә кыланып бетмәгән иден! Бу юлы башыңа да кертмә. Тәүсига. Ничек—бу юлы? Лениза. Синең хәтереңне кәҗә кимергәндер дә.. Мин берсен дә онытмыйм, әни! Малаеңны мина өйләндермәс өчен күпме җаныбызны ашадын... Малае йортка керү була, янәсе... Бадакшанов булсын да. имеш! Ике арадагы ихатаны сүтеп аткач кына тешеңне кысып түздең... Хәзер— баласының баласы язмышын үзенчә бормакчы! Җитте. Илшатның үз акылы бар анын. Кай җире ярамады сина бу кызның?! Тәүсига (ул мондый һөҗүмне көтмәгән). Әстәгефирулла... Нәрсәләр чокып чыгардың, килен?.. Сүзләрен колакка сыярлык түгел! Менә ишетмә- сән ишет карт көнендә Илшатын пазурга калмасын өчен тырышам ич мин! Лениза Нинди пазур?! Бернинди пазур күрмим мин! Менә дигән кызга өйләнә Үзе тапкан—үзе багар Тәүсига (ачуыннан чишелеп китә) Нәрсә беләсен сон син? Илшатын да тома сукыр' Әйтсәм әйтим инде, атайга китсә! Баяныгызны мәсхәрә иткән кәнтәйләрнен берсе шушы икән бит инде! Лениза Ничек—мәсхәрә иткән? Тәүсига (ул инде туктап калырлык түгел). Ир-ат назы күрмәгән ирдәүкә хатыннар, жае чыкса, ялгыз ир-атлар белән нишлиләр—шулай! Элекке лесникны мукшы хатыннары урманда тотып нишләткәннәр иде?.. Әйтүләре генә дә ни оят! Лениза (кычкырып җибәрүдән курыккандай, авызын учы белән каплап, урындыкка утыра) Энекәем М и н һ а ж (Будикка) Куймаган балны зимнәп йөрүен генә түгел микән бу? Беләм мин сине Гомергә юри башыңны тинтәккә салып яшәден син Кытай мәймүне кебек, боларнын көрәше ни белән бетәр икән, дип үзең читтән генә карап көлеп йөрден Үзеннән көлдергән булып кыланып' Буди к (кызыксынып) Ниткән кытай мәймүне'’ М и н һ а ж Ул да арыслан белән юлбарыс үгез түшкәсе өчен канга батып сугышканда тау башыннан карап ята, имеш Кайчан бер-берсен өзгәләп ташларлар инде, түшкә үземә калырие. дип! Буди к Тә-тә-тә-тә. Без белмәгән аз булыр, Бохардагы таз булыр! Үзе— ике киек-жырткычның берсе, жәнәсе малаең ла бер нәрсә булдымы—гарил мәймүне төсле жонлы күкрәген йодрыклары белән дөп-дөп төя башлый! Кичәгенәк минем мылтыкны кәнфис иткән булды Тәтеми генә торсын әле! Бүген төннә үк килеп, гаражыннан апчыгып киттем инде мин аны Минһаж Жирле. Минлехарислар эте буыла-буыла өргән иде Нишлә- мәкче идең мылтык белән'’ Бул и к Патамушты сез мылтык белән бозган лонжаны мылтык белән генә төзәтеп була, ахмак карт! Шәп әйттемме'’ (Каю ) Тәүсига Туртыйдан гуры хәбәр, ди... Будик бөтенесен үз күзләре белән күреп торган икән. Адашына сөйләгәндә ялгыш кына ишетеп калдым үзем дә„. без белгәнне беркем дә белми әлегә! Матаеннын корсак тирәсендә пешкәнмазар жәрәхәте бармы ’ Лениза (ул бианасының сүзләрен •Хәсис нәрсә икән ' Әй. ходаен '• кебек аһваһлар безән тыңлый) Иа. Хода бар бит, әни' Самай кендеге өстендә Майкасын салдырып алганда күреп калдым! Тәүсига Будик бөтенесен Чатра тавыннан бинокль аша карап яткан икән Сезнеке тәмәке тартамы.’ Лениза (бөтенләй коезып төшкән) Юк Юк. бугай Уф' Башыма богты су койгандай булды.. Әләм рисвае Туй көне дә билгеләнде бит инде' Нишләп кичә үк әйтмәдең моны'” Тәүсига Кичә' Әйтеп торалар ласа— кичә жае чыкмады Кара аны. килен: белгәнеңне малайларын сизмәсеннәр! Күрмәгәнебезне күрербез аннан Баянын өчен шулай әйбәтрәк Беркем белми, дип жаны тынычрак булыр, ичмасам. Лениза Эчтән генә янып йөри икән, йөрәк маем Тукта, ә Илшат белән нишлибез9 ! Тәүсига Хатынсыз калмас әле' Дүрт саны да исән.. Кәнтәенә авыл һавасы ярамый мина, дип әйтергә кушарбыз. Икәүләп борычлап-тозлап пышкыртырга тотынсакмы9 Авылдан ничек чыгып ычкынганын да сизми калыр, хәшәрәт' Эшен судка житкер- мәгәнгә сөенә-сөенә Судка бирергә теләмисеңдер ич? Лениза (ике куллап кире кага) Аллам сакласын! Йа. ходай нинди генә хәшәрәтләр юк бу дөньяда' Фәрештә кебек кыз диярсең үзен Уф! Күз алларым караңгыланып китте Кая ул суд! Болай да... Илгә тарала- нитә калса' Тәүсига Уфтанудан файда юк хәзер Уйлашыйк Бүген үк рәвешен китереп, хәл итәргә кирәк моны' Сасысы чыкканчы сузарга ярамый Кайсыбыз сөйләшә9 Әллә—икәүләпме’ Үзен генә хал итәсеңме әллә9 Лениза (коты алынып) Нәрсә дип әйтермен мин ана9 ! Безнең малайны көчләгәнсең икән, дипме9 ! Тәүсига Уйлашырга кирәк, дип юрам ич... Лениза Йөзенә карап шаркылдап көләр—шул булыр!.. Баянны таныма5. «к. У . м го гандыр. дисеңме, ул?! Ыжламый да— берни булмагандай рәхәтләнеп кунак булып ята!.. Ә Баян, мескен, йөзен хәтерләп калмаган, күрәсең, шул битенә олтырак каплаган нәмәрсә белән ачылып сөйләшә, житмәсә!.. Ут йотып яши икән, балакай... эченә йомылып... Әйтәм— соңгы вакытта алма бакчасыннан кергәне дә юк! Тәүсига. Кемгә ачып салсын ул аны9 Синамы? Атасынамы9 Әллә— Илшат абыйсынамы?! Бабасы янына да куып кына керткәндәй керә башлады... Аннан ничек тын алуын да яшермәгән бала! Лениза (кинәт). Әй! Баштан да чыккан! Будик Разалиясе бик ешлый башлады бу тирәгә.. Ул бахыр кызыкай да нидер белә, димәк?! Илшат хакына гына телен аркылы тешләсә инде! Тәүсига Ничек—Илшат хакына? Лениза. Яшьтән үк безнең малай артыннан бер тотам калмый үсте ич ул бала. Илшат кына, нишләптер... күз атып йөрүенә көлеп кенә карый. Хатын-кыз бер үчексәме?! Эшләр харап аннан сон! Тәүсига Кылын ипләп кенә тартып карарга кирәк—ниләр белә икән ул? Лениза Кит, әни—хужы гына эшләп ташларбыз! Авыздан авызга бер китә башласа.. Будик (Минһаҗ карт янында бөтерелә) Жук инде, эштиплавай! Чигенергә соң хәзер! Вакытлы гына хәлләр бу. бар нәрсә—элекке тәртәләр арасына керәчәк кире, дип куркып жатасын син' Шуңа—тегеләй дә. болай да кистереп әйтергә куркасын.. Артыгын кыланып ташлармын да—жавап тотарга туры килмәгәе, дисен! Мәскәүдә коммунистларның кара китабын бастырып чыгарганнар, ди, әнә... Җир жөзендә барлыгы жөз мульоннан артык бер гаепсез кешене атып үтергәннәр икән сезнекеләр! Эстинәгә терәгәннәре генә әле шулай.. (Тиз генә барып, күкеле сәгатьне туктата.) Минһаж. Нишләтәсең аны?! Кагылма. Будик Туктаттым! Нигә кирәк ул сина9 Сәгатегез сукты инде сезнен ишеләрнен! Кала кызы белән эшенне бетер әнә. Кистереп сөйләшергә жөрәген житмәсә— үзем жакасыннан алам мин анын! Матри. эштиплавай. катыннарны тыкма бу эшкә. Минһаж Син үзең чүпрәк авыз булма, дип әйтелде ич инде сиңа— ничә кат тукырга була? К ал ганы- минем эш! Будик (йөзе ачылып китә) Күптән шулай диләр аны. эштиплавай' Илшатыгызга менә нинди шәп кыз табып бирәбез! (Баш бармагын күрсәтә.) Бер кашыкка салып жотарлыгын (Хуҗа кеше теге-бу сүз әйтеп өлгергәнче, канәгать йөз белән тышка юнәлә.) Уйла давай, эштиплавай , әлке-сәлке көлке, ләбән жүки бәндә гуж... (Болдырга чыккач, биноклен муеныннан салып, куй тәкәсе мөгезенә элеп китә.) Тынлык. Ике йортта да хуҗалар авыр уйга чумып утыралар. Алма бакчасыннан Баян килеп чыга һәм туп-туры бабасы янына керергә килә. Буднкнын биноклен күреп, ала һәм Каравыл тавы якларын караштыра. Бинокльне кире урынына элеп, бабасы янына керә. Баян Күрдеңме, өлкән Бадакшанов: бүген төнлә тагын Ленинның берничә ташы кубып төшкән Бәрәч, туктаган ич бу сәгать. (Күкеле сәгатьне эшләтеп җибәрә һәм уз сәгатенә карап дөресли.) Будик тышта биноклен кәбәш мөгезенә элеп калдырып киткән, бабкай. (Аның янына барып утыра ) Бүген уртак тел таптыгызмы әллә? ( Көлә.) Минһаж (коры). Үз исеме юкмыни аның?! Баян (мондый кискен сүз көтмәгән) Синең алда гына бит мин. Минһаж. Минем алда да әйтмә! Акыл булсын моннан ары. Баян (уенга бора). Бетге, бетте, өлкән Бадакшанов! Тем були—анын белән безнең ике нәсел очы да бер үк чабаталы морзага барып тоташа, имеш. Шәхсән мин үзем мона бик ышанып бетермим, ансы. Минһаж (шулай ук кырыс) Шамакайлануыңны да ташларга вакыт Күпкә китсә—гомерлек гадәткә күчә ул. Баян. Синең сүз—миңа «руководство к действию», өлкән Бадакшанов! Закон. Сүз жаеннан, бабкай: урысларның «закон» дигән терминнары элек мәскәүләрнен Азтын Урда баскакларына «с нашим удовольствием за канун» дигәннәреннән ясалган, ми немчә: за канун да за канун, дия торгач— «закон» булып киткән' (Бабасы җавапсыз калдыргач.) Бүген сина. нишләптер, ничек тә ярап булмый әле, өлкән Бадакшанов... Аптыраган үрдәк төсле, хет артың белән Кыдашка чум! М и н һ а ж (сынап) Синең урында Илшат абыеңның хәлләре белән кызыксыныр илем мин. олан Баян Илшат абыйга ни булган9 Дингез тубыктан аңа хәзер' Машинасында. учти—яңа американский машинасында!—курчак төсле чибәр кәләш утыра Атасы, шайтан таны белән сикереп торып, туй бүләгенә коттедж салыр өчен шәп наратлар сайларга матаена атланып чапты Әбисе белән газиз әнисе, кырык эшләрен кырык якка ташлап, иргәннән бирле чыш- пыш туй мәшәкатьләрен үзара бүлешәләр Бар жае көйләнгән аның! Синең белән мина гына дүрт кулга бер эш табылмый әле никтер Илшат абый урынында мин үзем дә. тома сукырланып, бүрәнә ярыгыннан ла көлеп йөрер идем! (Ком ) Минһаж. Тома сукыр9 Нигә алай дисең? Баян Немкасы кунакча үгиләгән тавык шикеллерәк. Ә Илшат абыйга— икс дөнья бер кәнди. Минһаж Кәләшендә берәр шигеңмазар бармы әллә? Баян (уйланып) Абыйга мөнәсәбәте ачык түгел. Грибоедовның итәкле Чацкие сыман, кайчандыр гыйшык-мыйшык уйнап йөреп, хәзер генә, кабат очрашкач, күзе ачылып килми микән ул кызның? Ба! Шул ук Илшат—танырлык түгел, янәсе. Минһаж. Бәген шикләрен шушы гынамы, олан? Баян Эчен ярып карамагач, асылын каян белеп бетерәсең инде, өлкән Бадакшанов. БолаЙ—акыллы гына кеше кебек тоела ул мина Социализмга чын күңелдән ышанган кешеләр турында, беләсенме. ул. бабкай, нәрсә ди? Минһаж Ну9 Баян Урысча әйтте ул аны татарчасы бик шәп түгел, дип «Әгәр дә мораль яктан ихлас күңеллән эшләнгән ялгышлык булса—үткән гомер тирән фаҗига ул. ди! Син китешәсеңме моның белән? Минһаж Алай Житди кеше ул, дисен, алайса? Баян. Ә мин үзем, барыбер, кала кызына өйләнмәс идем, өлкән Бадакшанов' Минһаж. Ник? Баян Чөнки шәһәр кешеләре— төрле язулар белән чуарланып беткән кара такта шикелле, күп күрә, күп белә—тик шул язуларнын кайсы яхшы кайсы начар—үзе дә. бүтәннәр дә аера алмый Минһаж. Ә авыл кешесе9 Баян Авыл гыибатларымы? (Елмая.) Тактасына аз язылган—за то һәр сүзе апачык уеп куелган Игътибар иткәнен бармы, бабкай каладан килеп төшкән кешеләр, ничәнче кат булмасын— беркемне дә юньләп танымыйлар? Яңа капка күргән сарык сыман сина күзләрен тозландырып торачаклар Иткән яхшылыкны да оныталар алар Шолохов авылда яшәп бик дөрес иткән! Урамнан ишегалдына сулышы капкан Сара чабып килеп керә: өстебашы пычранган, дипломаты юк. Сара (ике якка да боры. 1ып кычкыра) Баянчик! Син кайсы өегездә9 ' Баян Нидер булган, ахры. Сара тавышы! Балакшановларнын өйдә булганнары барысы да ишегалдына чыга. Сара (сулышы каба-каба). Илшат абыйнын машинасы суга батты! Лениза. Ә үзе?! Сара. Үзенә берни дә булмады Каравыл тавына менә генә башлаган идек.. Салулап, артка чигенеп төшеп китте дә... Юллар бер дә сурыкмаган икән әле . Илшат абый белән икәү яр башында сикереп төшеп калдык Ә немка. Гөлшат апаны әйтәм. машина эчендә килеш суга чумды! Тәүсига (килененә) .Алла бар ул! Баян Ничек инде. Билдән генә ич ул тирәдә? Сара Юк. Япьле шомырт астында тирән чонгыллы яткыллык урын бар анда! Баян Бүрәнкәле җирне әйтәсеңме’ Сара Әйе' Минһаж Шуннан9 Сара Харап булды бу. дип котларыбыз очты! Күз ачып йомарга да атгермадек без.. Суда бигрәк тиз бата икән ул машина Алгы ишекләре дә ачык килеш калган иде, җитмәсә' Баян Илшат абыйнын кәләше ничек чыкты, дип сорыйбыз без синнән! Сара Гөлшат апа үзе су астыннан пылт итеп килеп чыкты! Баян Илшат абый кәләше батканын яр башыннан карап тордымы?! Сара. Нишләп инде?.. Артыннан сикермәкче булып, чишенә башлаган иде инде ул... Гөлшат апа йөзү буенча мастер икән.. Иделне беррәттән икешәр мәртәбә туктаусыз аркылы чыкканы бар икән! Баян Үзе мактанамы әллә? Сара Юк ла инде!.. Классташлар каяндыр белгәннәр... Ярый, машинаның ишеге ачык ягы өскә таба карап төшкән— алгы пыяласын ватып чыгарга туры килгән булыр иде. ди Гөлшат апа. Ну йөрәк икән үзендә! Анын урынында мин булсаммы... Минһаж Бәхетенә—прабур бала, димәк. Лениза Ә үзләре кайда соң әле? Сара. Илшат абый трактор эзләп Ышнага йөгерде Ә мин—Гөлшат апага коры киемнәр алып барырга кайттым. Япьле шомырт төбендә утырып калды ул... Тешләре шык-шык килә үзенең! Бик каты ажгыр жил анда... Өстендә минем юка плаш кына. Тәүсига Үз киемнәренә ни булган? Сара (ир-атлар ишетмәсен, дип кулы белән авызының бер читен каплый) Ярым шәрә килеш ул анда, Тәүсига әби: киеме рүлгә уралган да—ерткалап шунда салып калдырган. Мин булсаммы?1 Көлкегә алган була үзе. мутгерла- рыңфатерларың кәләшеңнең аягы авыр булды, дип әйтерләр инде, ди! (Кинәт.) Бәрәч! Дипломатым машинада калган ич минем! (Баянга.) Нишләргә инде хәзер?! Бөтен кирәк нәрсәләрем шунда иде! Лениза Берәүләрнең өр-яна машинасы су төбенә киткән—монарда ниндидер иске портфель кайгысы! Баян. Кемнеңдер бүләге су төбендә калганга кайгыра ул. Сара Дурак син, Баян... И—не лечишься! (Урамга чыгып йөгерә.) Минһаж (елмая). Исән калганына шөкер итми, чәүчәләк кош. Тәүсига. Сорамадык та, монда кире әйләнеп кайтамы икән ул кызый? Әйдә, килен, башлаган., эшләребезне бетерик. Имгәккә иләк төшә, ли... Лениза Әйтмә дә. әни... Аның урынында бүтән берәү булса—су төбендә сәгатьлек әжәле сагалап торган булырие... Үзара сөйләшә-сөйләшә яңа өйгә кереп китәләр. Баян (артларыннан көлемсерәп карап кала). Киленнәре өчен мыеклары да селкенмәде кебек боларнын . Сиздеңме, бабкай? Минһаж Киленен жиз иләктән иләмәгән хатын-кыз юк бу дөньяда. Илшат абыең берсе дә йөгереп килмәде, дип үпкәләп йөридер аңда. Баян. Сүзең хак, йөзьяшәр Бадакшанов.. Үзе гаепле! Төн буе шыбрай яңгыр өзелмәгәнен белә иде бит. Кем кушкан аңа шушындый юешлектә тауга менәргә? Әти—урманда, әнинен дуңгызларын карарга барасы бар, мин— инвалид! Әбкәйне житәкләп. син үзен йөгерсәң генә инде, бабкай? Әйдә, булмаса, шул үкенечтән бер шәп мат куеп чыгам үзеңә! Минһаж (көрсенеп). Син куйган матлар гына нипачум ул, олан. Лениза (болдырга чыга). Баян улым! Кер әле монда бер генә минутка. Баян Нәрсә булды, әни? Шахматыңны тезә тор, бабкай... (Җилкәсен җыерып, әнисе артыннан керә.) Берүзе калгач, Минһаж карт, мөгездә эленеп торган бинокльне алып, Каравыл тавына текәлә. Ленин сурәтенә озаклап карый. Лениза. Менә—әбиең әйтә... Баяныгыз йөзү ярышларында катнашкан кеше, абыйсының кәләше белән очрашырга туры килмәде микән ана. ди. Баян (икесенә дә гаҗәпләнеп карый). Нигә кирәк булды әле ул сезгә? Тәүсига Безнең белән туганлашасы кыз ла ул! Хәзер өенә килеп төшәсе киленне шулай читләп-читләп кенә белешсәң инде. Элегрәк бер- берсенең нәсел-нәсәбен чыбык очларына чаклы ныклап тикшермичә беркем дә кодалашмый торган иде! Лениза Заманы эт ялаган төсле заман булгач ни Күргән-белгән кешен түгелме, улым? Баян Жиз иләкләрегезне эшкә жиктегез, димәк? (Елмая.) Каян килеп? Йөзү буенча мастер, ли. ич ул. Ә мин—бака буасында гына чупырдап, ничек кирәк алай йөзәргә өйрәнгән мәктәп баласы! Категорияләребез туры килми (Уйланып) Йөзе, ничектер, таныш та кебек үзенең! Әнисе белән әбисе мәгънәле итеп бер-беренә карашып куялар. Ә бәлки—тоела гынадыр... Илшат абыйнын машинасы жәлке менә! Тәүсига Ансы гына... хәерле каза булсын! Бар, булмаса. шуны гына сорамакчы идек. Баян бабасы янына чыгып китә: ансы, биноклен кире урынына элеп, өйләрендә шахмат тезеп утыра инде. Минһаж. Нигә чакырганнар? Баян (елмая). Сыер да синен төсле лач итеп нәкъ өстенә туры китерә алмас иде, өлкән Бадакшанов! Булачак киленнәрен ж.из иләккә салып маташалар (Бабасы каршына утырып, култык таягын диварга сөяп куя.) Абыеңның кәләше элек таныш түгел илеме сина. диләр (Ике фигураны йодрыклары эчена яшерә ) Кайсы сина° Минһаж (сагаеп) Ә син ни дидек? Баян (бабасы күрсәткән кулын ача) Ни дип әйтим Күргән-ниткән мамзель түгел ул, мәйтәм (Көлеп.) Бүген дә бүрең улады синең, өлкән Бадакшанов! Әпәт— аклар синеке Гомерен буе кып-кызыл кеше булгансың үзен, югыйсә* (Җитдиләнеп.) Дөресен генә әйткәндә, бабкай, кайдадыр күргәнем бар минем аны. Хәтергә генә төшми! Атакаңны башла, әйдә. Лениза Кайтып кына керсен!.. Баян хәтерли генә алмый, димәк... Андый чакта кем инде барысын махсус истә калдырырга тырыша алсын?! Тучны шул икәнен белсә— набарут. күргәнем юк. дип кырт кисәрие! Шикләнергә урын калдырмаслык итеп.. Нәрсә—шулай түгелме’ Тәүсига Чистый аптыраш инде, килен Дүртенче күренеш 2 сентябрь. Көн үзәге. Кояш чыккан, жыльпкан—Бадакшановларнын ишегалдында төнге янгырнын эзе дә калмаган. Баян ялгызы үз болдырларында немец теле дәреслеге акгаргалап утыра. Лениза (болдырга чыга, өстендә ми халаты). Күренмиләрме’ Баян Кемнәр, әни? Лениза (абына язып. ишегалдына төшә) Абыеңнарны әйтәм.. Тоткарландылар болар Баян Ай-Һай бик тиз син. әни! Аларны көтә-көтә күзләрен күгәрер әле. Ышналан трактор табып, урап киләсе.. Су төбенә чумып, машинаны троска тагасы.. Кырын ята. ди. өстәвенә... Бил каешым бушады, әни. берәр нәрсә юкмы өстәлдә? Лениза Үзен хужа бул инде шунда (Эшенә китмичә. ике юнеп тора ) Кунак кызына бер-икс сүзебез барие Мин югында китеп бармасын, дим Чучка балалары ашатып кайтасым да бар. Баян (җиңелчә төрттереп елмая) Җырчы чыгар иде микән синнән, өни. билгеле түгел, ә менә шәп язучы була алыр идек, мөгаен! Кыска гына өч жемладә рәттән өч тапкыр «бар»ны сыйдырдың1 «Сүзебез барие», «китеп бармасын», «ашатып кайтасым да бар» Бар ачып жиффәрәссң генә бар. әни! (Көлә ) Лениза Юк-бар белән башымны исәңгерәтмәче. улым. Болай да бар белгәнегез анагызны оятлы итү* Баян (көлә) Тагын ике төрле •бар» тапты! Лениза Ярар, булмаса—атлый торыйм Әбиен сораса әйтерсең—мин тиз бер сәгать исәбеннән әйләнәм (Арт бакчаларына үтә) Баян (артыннан) Абыйның кәләшеннән су ташыттырып куйдырыйммы? Чишмә юлларын өйрәнгән булып, буй күрсәтәсе дә бар үзенең Ягып га жибәрергә була* Лениза Үзем ягачакмын мин аңа кайнар мунчаны* (Югала) Шул ук мәллә диярлек. урам ягыннан Гөлшат белән Сара чнкы-мнкы сөиләгиеп кайтып керәләр: «немка» әз генә сизелерлек сул аягына аксый, икесе дә алжыганнар. әмма шулай да кәефләре күтәренке күренә. Сара (керешли). Баянчик! Тизрәк кайнар чәй—Гөлшат апа тунып үлә язды! Баян Ә портфелен кая. Сара? Агып киткәнмени? Сара Илшат абый нишләптер килеп җитмәде Трактор табалмаган- мы? Көттек-көттек тә... Баян. Нишләп, атуса, машинагызны ташлап кайттыгыз? Чәлдереп китсәләр? (Гэл шатка карап е. шая.) Сара (чынга алып). Су төбендә ята ич ул! Гөлшат. Шаярта ул, Сара. Суны бик каты болгатып чыктым мин. Баян— күренерлек түгел. Баян Менә ансы—шәп булган.. (Аның аксавына ымлап.) Мина да аксакташ коллега булдыгыз хәзер. Берүземә генә күнелсез иде, юкса! Сара. Уены-чыны гел бергә моның, Гөлшат апа! Ничек әле сезгә «Сихәтле пар белән!»—дип әйтми калды—шунар шаклар катам (Көлә.) Беркөн нәрне мина әйтә бу—мине балавыз булып эрер дигәндер инде: мәктәпне бетергәч, унбиш ел срок бирәм сина. ди бу... Баян (әйттермәскә тырышып). Сар-ра! Сара (икесе бер ук вакытта сөйлиләр). ... шул вакыт эчендә ачыклап бетерәсең... Баян (кыенлык белән торып баса). Кыланма, дидем! Сара ..яратасыңмы мине. юкмы, ди... Баян (исән кулы белән аның авызын капларга тели). Житәр диләр сиңа. Сара! Сара. . шуңынчы ачыклап өлгерсәң, өлгермәсән дә—барыбер өйләнәчәкмен мин сиңа, ди! Бүтәнгә чыккан булсам да, янәсе.. (Көлә.) Чын егет сүзе шушы буламыни инде. Гөлшат апа?! Баян (кул селти). Бала-чага!. Хәтереңне саклап кына катырак әйтмим инде. Сар-ра! Сара. Ә син—әйт! Кеше калдыгы идән юа торган чүпрәккә дә тормаячак, диген! Гөлшат. Киресенчә, Сара: ул әйткәннән дә җитдирәк егет сүзе була алмый. (Елмая.) Дежур сүзләр генә булса—15 кенә көн куяр иде ул. Сара. Шаяртып карасын! Артистлыкка укып, театрда эшли башласам— гастрольгә килеп төшкән саен сыңар тәпиең чиратлап сындырып китәчәкмен мин аның! Моның белән шулай гына таманга туры килә, Гөлшат Касыймовна! (Кинәт.) Яна өегездә кемнәр бар? Тиз булыгыз—Гөлшат апага кайнар чәй кирәк, дип торам ласа! Шул сүзләрне генә көткәндәй. Гөлшат төчкерә. Баян. Чыннан да, салкын эләктергәнгә ошыйсыз сез... Сара, өйдә беркем дә юк—бар. үзен җәһәт кенә кереп чәй куй! Ә сез. Гөлшат Касыймовна. җылы юрганга төренеп ятып торыгыз. Мин хәзер өбкәйне дәшеп кертәм—төнәтмә-мазары юк микән Гөлшат. Зыян юк. Баян Бүтәннәрне борчыма, пожалуйста. Сара Юри кыланган була ул. Гөлшат апа Ә! Менә аның сере- сез укытасы булгач, немец теле дәреслеген тизрәк эзләп тапкан—сезнең алда яхшатлануы гына! Кеше өчен чыннан кайгыра белә икән бу. дип ышанып куя яздым... (Баянга тел күрсәтеп кереп китә.) Баян. Озын-озак юанма анда- аннан ерак чишмәдән мунчага су ташып куярсың! Сара (ишек аша башын суза). Килен итеп төшергәч әмер бирә башларсын. яме! Ялгызы калгач, Баян дәреслеген веранда эченә томыра һәм бабалары янына керә: Минһаҗ карт анда көндәлек тутырып утыра, ә Тәүсига әбисе чыбылдык эчендә черем итә, ахрысыкүренми. Баян. Немкасы кайтты. Илшат абый үзе күренми әле. Тәүсига әби сикереп тора. Син йокламыйсың икән, әбкәй. Киленегез бик каты суык алдырганга охшый—бөкшәеп төшкән Берәр төрле әзер им-томын юкмы? Әбисе бер сүзсез ашыгып чыгып китә. Кала киленен бер дә өнәмәгән төсле иде—чирли күрмәсен дигәч, яшьләрчә сикереп торып йөгерде әле бу әбкәй! (Көлә.) Минһаҗ (язуын дәвам итә) «Беренче сентябрь төнендә, ягъни сөмбелә башында көчле янгыр булды Шуның аркасында Илшат олан машинасын суга төшергән * (Оныгы өчен.) Быел кыш карсыз булачак, димәк. Баян (төрттереп) Илшат абый- нын машинасы суга батканга карапмы9 (Көлә) Миңа ике мәгънәдә әйтәсең, дип гел-гел төрттергән буласын, бабкай' М и н һ а ж. Мине төзәтергә сон инде, олан... (Күзлеген салып, амбар кенәгәсеннән ясалган көндәлеген түшәмгә асылган такта башына куя.) Хатын- кызның кыланышын беркайчан да турыга аңлама: үлә-нитә калса— газапланып ятканын күрми калам, дип куркып чапкандыр ул, бәлки9 (Кеткелдәп ала) Менә, примерга, әбиеннен көн тәүлегендә ким дигәндә бер биюче артист була алмадым, дип зарланмаганы юктыр. Ә бит юри-мырый кылана ул. Калада яшәүдән үзе өректе Курыкмаса— кышын көрт өстеннән яланаяк укырга чыгып йөгерәсе иде. Ә болай—ике куянның койрыгын берьюлы тотты: мине гел битәрләргә сәбәп тә табылды, менә кем буласы кеше идем мин. дип борын чөяргә дә була... Үз ирләрен нәрсәдә дә булса гаепли ал масалар—сарулары ташып чыга аларнын! Ир кеше икәнсең, син шуны аңла да, эчтән генә көлеп йөр. (Көлә.) Баян (аңа кушылып көлә һәм җитдиләнә). Шулай да, өлкән Бадакшанов, баш йөртеп карыйм да—бер нәрсәне аңлап бетерә алмыйм мин Сез нишләп берегез дә үзегез теләгән юлны сайламадыгыз? М и н һ а ж Кайсы планда? Баян. Кемгә генә карама— башында ыштан, аягында бүрек, дигәндәй Гомер азакларында үкенеп яталар. Үзебешен Бадакшановларны гына алыйк: син— авиаконструктор булмагансың, әбкәй — ике сүзенең берендә Уланованы исенә төшерә, әти—сынчы яки рәссам булырлык сәләтен әрәм иткән, әни— жырчы түгел Берегезнең дә кулдан килгән эшегезнең кирәге чыкмадымыни шулай9 ' М и н һ а ж (уйланып) Тормыш выбор бирмәде, олан Баян Мөмкинлекләр булмадымы, сәләтегез кирәкмәдеме9 Мннһаж Көн кадагында бүтән эшләр көтә иде. Баян. Ничек инде?! Табигать биргән сәләтен һәркем файдаланса— тормыш юньлерәк булмас идемени?! Тынып торалар Тәүсига (Яңа өйдә Гөлшат үзе генә, дип уйлап) Аулакта сүзем бар иде сина, кунак кызы (Аш бүлмәсеннән кулына чәйнек тотып Сара килеп керә). Үзен генә түгел икән! (Кире чыгып китә.) Сара (аның артыннан гаҗәпләнеп карап кала) Тәүсига әби белән борчагыгыз бик пешми, ахры, сезнен. Гөлшат апа9 Гөлшат (бергә кичергән авария аларны сердәшләр иткәнгә охшый) Ин беренче күрешүдә үк сиздем мин моны, Сара... Потрогай мой лоб: минем үземә генә кайнар тоеламы? Сара (кулын аның маңгаена куеп карый) Температура ич сездә. Гөлшат апа! Прәме кулны пешерә Тәүсига әби төнәтмәсен жәлләде- хәзер куян каны кебек куе чәй ясап бирәм Тиз генә эчегез дә калын юрганга төренеп ятыгыз! (Чәй ясый ) Бездә юкә чәчкәсе бар бугай— үзем кайнатып алып килермен... Тәүсига әби главный кеше түгел хәзер монда. Гөлшат апа Менә юкә баллап эчегез. (Чәй бирә ) Гөлшат Рәхмәт... Сара Немецча ничек әле? Ә. <грендиге фрау* гына ул. Пачутлы йорт хужабикәсе шикелле генә. Гөлшат ГешаяЛ Ә кем—главный кеше? Сара Мондый эштә сонгы сүз— Лениза түтәйдә. Ул заманында хәтта Ленар абзыйны үзенә йортка керткән кыз! (Көлә) Ата-иналәре риза булмаганда элек кызлар ябышып кияүгә чыкканнар бит Ә боларда—Ленар абзый ябышып өйләнгән! Гөлшат. Варум9 Сара Йортка керү—кимчелек санала ич Ә Лениза апа теше- тырнагы белән ата-бабаларынын нигезен бетерүгә каршы икән' Шуннан Ленар абзый нишләсен—картлар белән сүзгә килеп булса да. күнгән инде' Шуңамы икән, әлегә чаклы араларында мәче мыраулаштыра. имеш (Көлә) Ә Баян әйтә, кешене төп нигезеннән биздерәсең килсә—Африка Сыртланнарыннан үрнәк алырга кирәк, ди Гөлшат Сыртлан нәрсә ул9 Сара Үләксә ашаучы гиена этләре Шулар, балаларын еракка күчерергә кирәксә—башта якындарак бер өнгә илтеп куялар икән, аннан— арырак икенчесенә, бераздан—тагын да арырак өченчесенә... Төп өннәренә кире әйләнеп кайтып кермәслек ерагайганчы! Баянның атасы—кырый күршегә генә күчкән, Илшат абыйсы— Ташлы арасындагы яшелчәлеккә коттедж салмакчы. ул үзе— кайларга китеп барыр икән, янәсе! (Көлә.) Совет иленең төп кануны шул иде, ди... Гөлшат (елмая). Бик төпле егеткә охшаган ул Баян . Бәхетеңне ычкындырма! (Җитдиләнеп, тәрәзә аша Каравыл тавына карап тора.) Моннан бигрәк якын тоела икән бу. Гел өскә жимерелеп төшәр сыман тора Сара Ленин рәсемен әйтәсезме? Минһаҗ бабай юри шулай ясаткан, диләр, аны. Булачак биатагыз Ленар абзыйның художник булам, дип хыялланган чакларында эшләгән бердәнбер ижат җимеше икән ул! Гөлшат Ничек9 Ул художник та булганмыни шулай?! Сара Илшат абыйның сөйләгәне булмадымыни? Кайчандыр бик өметле рәссам исәпләнгән кеше, имеш, ул... Гафу итегез (Укытучысының маңгаен тотып карый.) У! Төшәргә уйламый да бу температура. Сез барыгыз—теге якта урын ясадым, кереп баш куеп алыгыз. Мин төнәтмәгә чаптым! (Ишегалдына ташлана һәм үтеп барышлый Тәүсига әбигә дәшә.) Гөлшат апаның температурасы тагын да ныграк күтәрелгән. Тәүсига әбкәй! Мин юкә чәчкәсе кайнатып алып киләм. (Урамга ташлана.) Тәүсига Кат-кат килеп маташма— үзем карармын!. Кысылмаган жире юктыр бу чытлы күтнен! Агач көясе белән бер чистый... Үз өйләрендә кайнашамыни! Капка төпләренә мотоцикл килеп туктый: Ишегалдына арыган кыяфәтле Ленар кайтып керә. Үз өйләренә турыга үтә. Башта бызгы Сара аяк чалды, хәзер—монсы кайтып төште инде! Ленар. Илшат өйдәме, әни? Машинасы күренми. Тәүсига (улын кире борып җибәрер - гә сәбәп табылуына куанып). Әй, әле син белмисен ич, улым: Илшатыгыз яна машинасын суга батырган бит! Ленар Кайда?! Тәүсига (улы янына килә). Япьле шомырт астында, ди.. Каравыл тавына менә торган җирдә. Ышна юлында... Үзең барып карыйсыңмы әллә, улым? Юкса, ул берүзе, бугай, анда. Берсе дә килми, дип сүгенеп ятадыр! Кәләшенең исе дә китмәгән—Чупай Нугай Сарасы белән икәүләшеп, чырык-чырык көлешә-көлешә кайтып керделәр... Үзләре дә суга батып үлә язганнар икән Су буеннан коры кайткан балыкчы белән өсте лычма аучыдан да көлкерәк бәндә юк. дип бик дөрес әйткәннәр! Ленар (болдырдан кире төшә). Причем монда аучы? Тәүсига. Улына кем тозак корып йөри сон?! Ленар (үз уен уйлап). Чөй өстенә тукмак икән!.. Мин арыган эт урынына урман сайлап чабам, пенте что... Әйе. Бүгеннән калсаң—бүтәннәр чумырып алырга гына карап торалар анда! Кайтып керүгә, машинасын чыгарганмы, юкмы— минем янга Дүртбога җиләклегенә менсен... Юл чатыннан сулга борылып кергәч тә... (Сүзен әйтеп бетермичә, өйгә кереп тормый, кире урамга ашыга: бераздан капка артында пытыр-пытыр килеп мотоцикл кузгалып киткән тавыш ишетелә.) Тәүсига (канәгатьлек белән). Монсыннан котылдык әлегә... Яңа өйдә ялгызы калган Гөлшат Сара әзерләгән урында җылына алмыйча ята. Менә Тәүсига әби, ниһаять, тәвәккәлләп, анын янына керергә кузгала, ләкин бакча ягыннан кайтып килгән киленен күреп, болдырда туктала. Тәүсига. Җәһәтрәк атла, килен!.. Теге берүзе калды.. Вакытында кайтып керүен шәп булды әле. Юкса—кабат Сара килеп керер дә, сөйләшә алмый калырбыз тагын. Төнәтмә алып киләм, дип өйләренә йөгерде—сәгатенә мен ботакка куна торган кычыткан чыпчыгыннан да ким түгел! Әйдә, ходайга тапшырдык. Син үзең башларсың сүзне. Лениза. Бер авыздан булсак, кем башласа да—барыбер түгелме... Өйгә керәләр һәм Гөлшатны эзләп табалар: анын күзләре йомык. Тәүсига (кулын ипләп кенә кызның маңгаена ку*п карый). Чыннан да тәне шәйлә кайнар монын. Гөлшат дертләп күтләрен ача һәм курыккандай түшәгенә сеңә. Ят. ят... Без әле монда. Гөлшат (аларның визитын ничек кабул итәргә белми, әле берсенә, әле икенчесенә карый) Простудиться иттем, кажется, мин... Көпә-көндез шушылай, ятып торуым өчен гафу итегез. Тизлән пройдет, минемчә. Лениза. Жәйге томау нәрсә ул Синең кебек яшь кеше өчен! Өчәүләп хәл итәсе бер житди мәсьәлә килеп чыкты әле монда. Туп-туры сораганга үпкәләмә: Илшат белән ничек таныштың син9 Гөлшат (гаҗәпләнеп). И нститутга укыганда... Лениза Ана кеше өчен үз баласыннан да кадерлерәк кеше юк. Мин барын да белергә тиеш Тәүсига (аның янына урындык куеп утыра) Малаена яратышып чыгасыңмы син, дип сорый ул, кызый! Гөлшат (кыенлык белән елмая). Без язылышмаган бит әле Чөнки мин үзем лә точно белеп бетермим моны Лениза. Сорап торасын, әни! Нинди яратышу, ли. ул? Хәзерге яшьләрдә яратуның «я» хәрефен генә беләләр. (Ул да утыра.) Гөлшат (аларның бик җитди кыланганнарын сизенә башлый) Как это? Лениза Урысчадан! Мин дигән сүзләре. Мин бүген шулай телим—и бетте! Ә иртәгә. Яратышу дигән нәрсәне белмәсеннәр дә, әйдә.... Берберен хөрмәт итү, дигәнне дә аңламыйлар бит алар! Гөлшат. Ә мин—сезне аңламый ятам әле Лениза Бик аңлыйсын!. Ярар, ансына да килеп житәрбез. Сыер сава беләсеңме9 Тәүсига. Аш-су әзерли аласынмы, дип сора башта. Лениза. Каз-үрдәк ашатканың бармы9 Тәүсига. Яки—тавык чебешләре карап үстергәнең9 Лениза. Казны кайчан ояга утырталар? Көзме, язмы? Тәүсига. Таптың юша кызыннан сорар нәрсә' Иртәләрен ничәдә торырга өйрәндең өегездә? Бүген көтүне сәгать ничәдә кудың? Гөлшат. Мин куарга тиеш идеммени көтүне9 Нишләп алдан әйтмәдегез? Лениза. Ипи салганда күәс камырын ничек башлыйлар? Сарык жоны кырыкканын бармы9 Йә—печән чапканын? Тәүсига Печән чабу ни боларга. кырку ни! Гөл ш ат (ватылып җавап тотуны дәвам итә) Кайгырмагыз, гросмуттерлар—үзегез научите всему этому Лениза. Без-те научить игәрбез! Тик кемне научить итәргә9 !. Вузларга да теләсә кемне укырга алмыйлар! Гөлшат Все еще аңламыйм почему кинәт кенә мине упрекать итәсез?! Илшат уговорить иткәнгә генә монда бит мин' Лениза Илшат бер нәрсә дә белми, димәк! Гөлшат. А что он должен знать?' Лениза (бианасына) Чыраен ла сытмый бу! М и н һаж (Баянга) Яши-яши ике нәрсәне яхшы аңладым мин. олан беркайчан да, бернәрсәгә дә яраклашырга ярамый һәм бер-береңне сөешеп торудан да важнырак нәрсә юк бу дөньяда. Калганнары—болар каршында чүп кенә! Баян Мин керер алдыннан тормышыңны актарып, ревизия ясап утыра иленме әллә, өлкән Бадакшанов? (Елмая.) Иртәрәк түгелме? М и н һ а ж (җитди) Йөрәкнең жыерчыгы юк. олан Тәүсига әбиегезгә яратып өйләнмәдем мин Үзенә яки берәрсенә әйтә күрмә! Баян Көчләп өйләндерделәрмени9 Минһаж Юк Аны авылда калдырыр өчен шулай кирәк иде Авыл культурасын күтәрәчәк, янәсе Баян Хәзер үкенәсеңме9 Минһаж Үкенүдән ни файла хәзер? Баян Үкенмә, бабкай! Баян Бадакшанов дигән шагыйрь дөньяда булмас иде, юкса (Каю) Әллә—бүтән оныгыңа минем исемне биргән булыр идеңме? ( Кинәт исенә тошереп ) Әй. мин немканы онытканмын ич! Хәл эчендә ятмасын. Мин хәзер, бабкай—уйлана тор! (Култык таягын онытып, сикерә атлый үзләренә ашыга.) Гөлшат (улхуҗабикәләрдән момкин кадәр читкәрәк шуышып яткан) Я понимаю. Илшат өчен мин не самая лучшая невеста, наверное Кстати. ул бу сөйләшүне беләме? Баян (алар янына керә). Сез дә монда икәнсез... Хәлегез ничек, Гөлшат Касыймовна? Г ө л ш а т (аның килеп керүенә шатланып). Ничего, Баян... Только... немного баш әйләнә. Баян (әниләренең кырыс йөзләренә игътибар итә). Сезнең нәрсә монда? Җитди сөйләшүме әллә? Лениза. Дөрес әйтәсең, улым! Үзара хатын-кызлар гына аңлаша торган сүзебез барие... Бар бабаң янына чыгып торчы. Гөлшат. Юк-юк. Безгә мешать итми ул... Син дә тыңла, Баян. Пожалуйста? Хужабикәләр бер-берсенә карашалар. Лениза. Бар, бар... Ничу монда! Сүзегез булса—бераздан керерсең... Гөлшат, авыр сулап, күзләрен йома. Тәүсига (аның хәле авырлануын күреп) Мин хәзер—төнәтмә кертәм... Ә син үз эшләреңне караштыра тор, килен! (Ашыгып чыгып китә.) Лениза җилкәләрен җыерып куя һәм анын артыннан икенче якка чыга. Баян. Берни аңламадым, Гөлшат Касыймовна... Нәрсә булды монда? Гөлшат (кыенлык белән башын күтәреп карый: тегеләр булмагач, җиңел сулап). Ничего... Сара килеп җиткәнче генә монда утырып тор, Баян.. Мне почему-то страшно стало! (Елмая.) Может, я немного сгущаю краски... Баян. Бадакшановларны һаман белмисез әле сез. Гөлшат (елмайгандай итә). И правда... Мин аларны аңлап бетермәдем, Баян Кажется, их не устраивает, что я плохо знаю деревенскую жизнь... Татарча яхшы белмәвем дә... (Улотыры кыенрак сөйли башлый.) Лениза, ишек катына килеп, тынлап тора. Баян (Гэлшат өчен ныклап борчыла төшеп). Сезгә күп сөйләшергә ярамыйдыр. Гөлшат Касыймовна? Гөлшат (көтмәгәндә чишелеп китә). Мин сина әйткән идем, бугай: үз телемне совсем белми үстем мин... Родители өйрәтергә кирәк тапмаганнар, наверно... Сараланда дача сатып алгач кына... Анда татарлар яши... Казаннан ялга кайтып яшәп китүчеләр дә бар... Гәрәй Рәхим дигән шагыйрь турында ишеткәнең бармы? Знаешь, наверно— и ты поэт... Баян. Кая эле мина. Гөлшат Касыймовна! Гөлшат. Шуның белән дуслашып киттек ничектер... Анда аның үз йорты бар... Тоже—дача.. Вот Шул Гәрәй Рәхим минем күзләремне ачты. Оказывается, татар теле—один из самых совершенный языков в мире! Баян Ишеткәнем бар. Безнен тел дөньяда иң камилләшкән 14 телнен берсе икән. Тагын: урыс, гарәп, инглиз, француз, итальян... Гөлшат. Дойч... Баян. Әйе: немец, испан, португал, кытай, япун, һинд, урду, бенгал телләре керә, имеш. Гөлшат. Ты не сомневайся, Баян... Дөрес ул: ЮНЕСКО установить иткән. Это я потом специально узнавала. Ә Җир шарында, знаешь, ничә тел бар? Баян. Биш мең ярым, диләр. Диалектларны да кертеп. Гөлшат. Молодец! Син—бик эрудированный егет... Ә без, татарлар, үз телебезнең кадерен белмибез... Баян. Бигрәк тә—чала татарлар! Гөлшат Чала татарлар9 Кемнәр алар? Баян Катнаш гаилә балалары.. Шәһәрдә яшәүчеләрнең балалары, күбесенең хәзер шундый! Гөлшат (елмая). Но ты-то, я думаю, не предашь свой родной? Нет, конечно... Вот и я подумала: если я хочу дать своим будущим детям это богатство... (Тынып кала.) Баян. Авыл егетенә кияүгә чыгып, авылда яшәргә тиешсез, шулаймы? (Елмая ) Гөлшат. Әйе... Вот и вся моя вина перед вами, Бадакшановыми.. (Тагын хәле бетеп тынып тора.) Син чыгып китмә, Баян... Сара килсен. Баян (тәвәккәлләп). Ә сез Илшат абыйны яратасызмы? Гөлшат (елмая). Они тоже спрашивают. (Ишеккә таба ияге белән ымлый.) Этого я и сама не знаю.. Абыең яхшы кеше, по-моему. Баян Говорят, этого не совсем достаточно, Гөлшат Касыймовна! Гөлшат. Ты прав... Тынып калалар. Гөлшат күзләрен йомган, авыр сулый. Баян нишләргә дә белми аптырап утыра. Азгы якка Тәүсига карчык килеп керә: анын кулында үзе әзерләгән төнәтмә. Лениза (бармагын иреннәренә куеп, аңа каршы бара) Малайның башын әйләндермәкче теге Үз балаларын татар итеп үстермәкче. я намәсе! Илшат шунын өчен генә кирәк булган икән хәшәрәткә Баян шунда утыра бит— нишлибез, әни9 Тәүсига (юри кычкырып) Чыгып торыр... Чирле хатын-кыз янында утыру егетләр эшемени?! Хатын-кызга ни кирәкмәс9 Оялып ятсынмы? Гөлшат (имәнеп дәртләп китә). Они вернулись9 ! Баян Юкка куркасыз алардан!.. Килен булып төшкәч, ничек бер түбә аегында яшәрсез сез? (Елмая.) Гөлшат Син. пожалуйста, чыгып китмә! Хужабикәләр алар ягына керәләр. Лениза (каршы тошмәслек итеп катгый). Бар әле. чыгып тор. Баян улым. Әбиең дару ясап алып керде Карарга кирәк ике үпкәсе дә ялкынсынып шешмәсен тагын. Баян. Гөлшатка берни дә эшли алмыйм, дип ишарәләп, теләр-теләмәс чыгарга мәҗбүр була. Таянычсыз калгач. Гөлшат, куырып калгандай, бөтен гәүдәсе белән бөрешә. Тәүсига (кискен хәрәкәтләр белән аның маңгаен тотып карый, башын чайкап) Хәлең шәптән гүгел синең, кызый Мәле—шушыны йогып жибәр Лениза килен, башын күгәреш әле икенче яктан. Кунак кызына дару эчерәләр: бу мизгелдә алар ана чын күнелдән аналарча ярдәм итәргә телиләр сыман тоелалар, ләкин мондый идиллик тәэсир озакка сугылмый, тиз бетә. Г ө л ш а т (калтырана-калтырана )чеп бетереп). Рәхмәт (Башын кабат мендәргә салып, күзләрен йома ) Тәүсига Ну вәт (Галшатны әйбәтләбрәк торә) Тагын бер юрган китерче, килен Гөлшат Нык борчыдым сезне, простите. Лениза (остенә икенче юрган китереп яба) Сиңа ничә яшь. Гөлшат? Гөлшат Двадцать второй год пошел Егерме ике була Лениза (кырыс) Егерме бер яшь! Кай арада шулай әнчекләнергә аттерден сон син. кызый?! Гөлшат (күзләре йомык килеш) Ән... Ул сүзне белмим мин. Лениза (дилбегәне ныклап үз кулына ала). Ничек понимать итәргәме9 Исерек ир-атларга ияреп, үзен шикелле бозык кызлар белән бергә әйтеп әләм ышанмаслык нәрсәләр эшләп йөргәнеңне күргәннәр синең* Менә ничек понимать ит! Гөлшат (күзләрен ачып, шакмак- .юндыра) О. майн гот Откуда взяли такое?! Лениза Аңламаганга салыша хәзер!. Шайтаннан иман алырсын Мондый да чамасыз итенгән кыз- кыркыннарны күргәнебез юк иде әле! Ышанычлы эсвидителләрсбез бар безнең! Гөлшат (пюрмакчы була, ләкин хәле җитми) О чем вы?!. Пожалуйста, аңлатыгыз мина? Тәүсига (йомшаграк тонда кушы - ла). Сине, мир каршына бастырып, фаш итәргә теләмибез без. кызый Ерткычлар түгел алам Ләкин катгый шартыбыз шул: монда калмыйсың! Лениза И- Илшатны да онытасын* Тәүсига. Турайда укытырсыңмы, юкмы—ансы синең үз эшен Тик мондый хәлләрдән соң—ничек эшләп кала алырсың икән анда?! Мин үзем кырык сл укытучы булган кеше Синеке ише түгел, бер кечкенә гаебе турында даны читкә чәчелгән кешеләр дә бер көн дә эшли алмын ларие мәктәптә. Нәфсенә баш була белергә кирәк иде! Лениза Нинди укыту, ди9 ' Син нәрсә, әни' Ә Баянны кая куясын” Гөлшат (соңгы чиккә җитеп, әле берсенә, әле икенчесенә карый) Что за чудовищное издевательство9 ' Причем монда Баяныгыз9 Лениза ШУЛ хәлләрдән сон да Баянны укытып ятыр идеңме әлә9 * Хирбит икәнсең! Гөлшат Почему вы меня оскорбляете?!. Что вам я сделала?! Если не хотите—сегодня же оставлю в покое вашего Илшата! О. майн гот (Торырга тырышып карый, кжинаңа ирек бирмиләр ) Лениза Ят. яг’ Кем сине шушы ук секундта чыгып кит. ди Башка берәүләр булса—ике дә уйлап тормаслар иде' Шартлатып артына гына тибөрләрие' Гөлшат Объясните, пожалуйста: в чем я виновата?! М и н Һ а ж (ашыгып килеп кергән Баянга) Нәрсә—гаепле кеше сыман әрле-бирле сугылып йөрисен, олан'’ Агачтан ясап биргән самакатын ватып кайтып кергәч, атаннын күзләре нәкъ синеке төсле чагырланган иде! (Көлә.) Баян Иске журналларны эзлим, бабкай... М и нһаж Тимер гаражыгызда түгелме? Шунда күзгә чалынганнары хәтеремдә. Баян Дөрес! (Култык таягына күзе төшсә дә—алып тормыйча тышка ашыга һәм тыйтаклый-тыйтаклый гаражга кереп югала.) Шулвакыт урамнан пычранып беткән киемле Илшат кайтып керә: кәефе төшкән, борыны салынган—машинасын судан чыгара алмаган, күрәсен. Яңа өйгә керә һәм эчке якта барган «анлашу*ны ишетеп, ирексездән туктап кала. Гөлшат. Я не заслужила ваших оскорблений... Неужели я... Илшатны яраткан килеш шулай. О, майн гот! Лениза Тфү. нәжес! Пакыч нәрсә. Каян килеп, ярату хисе була алсын, ли. синен ише себеркеләрдә?! Гөлшат (өзгәләнеп). О, боже.. Еше раз прошу вас: объясните мне, чего вы от меня хотите?! (Сүзләренең соңгы өлешен иҗекләп әйтә.) Лениза. Тәки бөтенесен ачыктаначык әйттерә бу нәмәрсә Чатра тау астындагы комлыкта кайсыгыз башлап Баянны мәсхәрә итте? Синме9 Себерке дусларынмы?! Аякларын- кулларын сөяркәләрегездән бәйләтеп ташлап' Оятсыз икәнсең! Аты-юлы белән әйтергә тел әйләнми хәтта! Әдәм хәшәрәтләре! Илшат алар янына атылып кермәкче була. Гөлшатнын сөйли башлавын ишетеп, тыелып тора. Гөлшат (соңгы хәлен җыеп, торып баса). Что?! Баян үзе әйтәме?!. Я впервые увидела вашего сына только вчера—когда вы все вместе нас с Илшатом встречали! Оставьте меня в покое! Дайте мне уйти! Тәүсига. Юк инде, кызый.. Тынгылык пакуе көтмә бездән! Кабәхәтлекне эшли белгәнсең икән— жавабын да тота бел... Эшегезне судка тапшыру берни тормый... Шуны телисенме син?! Лениза Судка бирмәячәгебезне чамалап масая да ул!.. Эш ана житсә- бер гаепсез Баянның бөтен мир алдын да пазур йотачагын белә ич ул. Баян кыз бала булса—ике дә уйлап тормас идек! Китә бирсен әйдә! Илшат (түзми, атылып килеп керә) Это правда, Гөлшат9 ! Гөлшат (аны күрүгә шатланып). 0. Илшат' Прошу тебя: скорее увези меня отсюда! Илшат Ашыкма, житешербез Нәрсә булды монда, әни? Лениза (улы кайткач каушабрак калган). Сиңа әйтеп тормабыз, дигән идек моны, Илшат улым... Тәүсига Сандугач тоттым дигәнен— гөберле бака булып чыкты Ордымбәрдем генә үзара хәл итеп куйгач— шулай була инде ул! Лениза Баян энекәшеңне, аяккулларын бәйләтеп, чыркылдыгы чыкканчы кыйнап, әдәм мәсхәрәсе ясаган кызларнын берсе шушы икән бит. Күреп торучы булган. Илшат Чынмы бу, Гөлшат?! Гөлшат (ул инде ни әйткәнен дә белештермәс хәлдә) О, майн гот... И ты—туда же! Я не хочу вас слушать! Отвези меня в Тураево! Что за люди вы?! Илшат Погоди орать... Сначала надо тут толком разобраться! Чынмы ул, дип сорыйм мин синнән? Бер генә сүз: да или—нет? Гөлшат (шакката) Ты?!. Тыспрашиваешь. Илшат?! Лениза Теленне әрәм итмә шуна. улым. Анын тану-танмавыннан хәзер ни файда?! Баянның үзеннән дә сөйләтә аласын. Тәүсига Аны да дөньяга күренмәслек итеп оялтыпмы?! Лениза Шаклар катмады.. Ә бу— кызармый да! Илшат. Значит, это—правда? Гөлшат (үзен-үзе белештермәгәндәй. урынын җыярга керешә). Мне теперь все равно. Делайте что хотите! / Ишегалдына кулына шешә белән төнәтмә тоткан Сара килеп керә һәм туптуры Яна йортка юнәлә: ул киемнәрен алмашкан, чистарынган Шулвакыт гараждан Баян чыга: кулында ниндидер журнал. Баян Сар-ра! Төнәтмә алып килдеңме9 (Кәефе бик күтәренке ) Сара Рижски бәлзәмле мәтрүшкә чәе бу! Салкын тигәндә шушы әйбәтрәк, ди әни. Баян. Сонга калгансың: әбкәйләр үзләренчә өшкерделәр инде! (Көлә.) Беләсеңме, мин нәрсә таптым?.. Немканын йөзе нишләптер таныш шикелле тоела, дип уйлап йөри идем— менә ул! (Журнал тышлыгын күрсәтә: анда Гөлшатның зур фоторәсеме урнаштырылган ) Сара. Уй! Знаменитый кеше икән безнең немка... «Йөзү буенча спорт мастеры Гөлшат Дикаянова.» Монда— яшьрәк чагы (Яңа өйгә сөйләшә-сөйләшә керәләр һәм эчке якта барган киеренке бәхәсне ишетеп туктыйлар ) Гөлшат (хәзер ул үз-үзен кулга алган) Хорошо. Скажите с Баяном когда случилось это страшное насилие9 Сара Синен өчен бәхәсләшәләр, Баянчик! Баян (аның авызын каплый) Тс! Илшат Кайчан булды әле ул, өни? Лениза. Август башында... Әйе— өчесе иде. Гөлшат (шулай ук тыныч). Третьего августа9 Ты помнишь, Илшат, где мы были с тобой третьего августа9 Өченче августта без синен белән икәү Сараланда идек! С первого по пятое! Алар ягында авыр тынлык урнаша. Илшат (көлеп җибәрә) Выходит. Гулечка, у тебя на счет моего братишки есть крепкое алиби9 ' Гөлшат (аның бәхәсне уенга боруын кабул итми) Понял теперь, что я, как они говорят, с двумя подружками- шлюхами. никак не могла зверски изнасиловать твоего брата?!. (Бөтенләй коелып тышкән хатыннарга ымлый.) Они-то ладно Прости их, Аллах: они сами не понимали—какое унизительное зло творили надо мной1 Но—ты?! Ты же хорошо знаешь меня Как ты мог?! С их одного слова поверив в такое гнусное обвинение.’! Тагын авыр тынлык урнаша. Сара (күзләрен шардай итеп пышылдый) Ничек9 ' Сине кызлар көчләдемени, Баян?!. Баян анын авызын ябарга тели. Кагылма мина! Әйтәм аны . Чулак Афзал Рәшите бик эре кылана хәзер! Хурлыгы ни тора! Баян, анын яңагына чабып җибәрергә теләгәндәй, исән кулы белән кирәмәйләп кизәнә, ләкин сукмый— кыенлык белән генә тыелып кала. Гөлшат чайкала-чайкала ишеккә таба атлый. Илшат (аңа ташлана) Постой. Гулечка... Гөлшат (җилкәсе аша карап катгый рәвештә) Руки убери Аны туктатырга кыймыйлар. (Ишек янында торган яшьләрне күрә ) Вы все слышали? Баян (алга чыга). Подлость бит бу!.. Туп-туры үземнән сорарга кирәк иде. ичмасам!. Ниләр уйлап чыгардыгыз9 !. Беркемнен дә көчләгәне юк мине!.. Анадан тума шәрә килеш бәйләп киткәнгә генә берни сөйләмәгән илем ич мин! Ояты ни тора, дип! Гөлшат Вон как9 Я рада за тебя. Баян Лениза (телгә килә) Нишләп сон, алай булгач—Гөлшатның йөзе таныш кебек тоела, дидең9 Баян (журналдагы портретны күрсәтә) Менә каян! Хәтердә калган булганга Баярак кына искә төште' (Журналны Гөлшатка бирә ) Гөлшат (кызыксынып карый). А Биш ел элек төшкән фото Поздно, молодой Бадакшанов Слишком поздно! А. может это и к лучшему! Гамлет абыеңның машинасы бармы. Сара Низамова9 Баян Кирәкми. Гөлшат Касый- мовна Тигезәкләр ярдәменнән башка да табарбыз! Мин үзем Турайга илтеп куям сезне: күрше Минлехарис абзыйларның машинасы тик тора (Тыйтаклыйтыйтаклый чыгып китә, Сара, ирексездән. аңа юл биреп кала ) Эпилог 3 сентябрь иртәсе. Хәер, көннең кайсы вакыты икәне чамаланмый: бар җиһан сыек томаннан гына тора сыман—күк тә, һава да аерылмый. Бадакшановларныц зур ишегалды да күңелсез соргылт төстә. Томса көн бөреләнеп кенә килүен кайдадыр якында гына авыл кешеләренең «Һәс-Һәс»ләп мал-туар кууыннан һәм көтүче чыбыркысы шартлауларыннан көтү китеп барган чак икәнен чамаларга мөмкин. Яңа йорт болдырына кешелек киемнән Баян чыга: ул уң янбашына хәзерге яшүсмерләр яраткан спортчылар сумкасы аскан һәм төзәлеп килгән кулын шунын остенә җайлап куйган, култык таягы да юк. Сул аягына аксавы шактый сизелә, әмма бик авыр түгел. Баян иртәнге дымсу һаваны бар күкрәге белән рәхәтләнеп сулап басып тора һәм Каравыл тавыңда нидер күреп, иске йорт янына ташлана. Эленеп торган бинокльне алып, Каравыл тавына карый. Баян (түземсезләнеп бабаларының ишеген шакый). Өлкән Бадакшанов! Бабкай! Тиз генә чык әле монда! М и н һ а ж (күптән торган, ахры— бик тиз чыга) Ни булды9 Нигә урам күгәреп разбуй саласың?! Баян (Будикның биноклен суза) Каравыл тавына карале... Оныгы төгәл әйтмәсә дә, Минһаж бинокль аша юлбашчы сурәтенә текәлә. Күрдеңме?.. Ленинның ярты башы төнлә кубып төшкән?.. Ә бәлки— җимереп төшергәннәрдер! Минһаж (ниһаять, бинокльдән аерыла). Ә нишләп—җимергәннәрдер, дип исәплисен? Кичәге яңгырдан урыны җебеп, ташлары кубып төшкәндер. Баян (бабасының үзен тыныч тотуы аны тирән гаҗәпләндергән). «Өлкән Бадакшанов үзен Олимпия Аллалары сыман үтә тыныч тотты.» Табигать тә символлар белән эш итә башлаган икән, алайса! Зур ачыш бу, өлкән Бадакшанов! Тагын бер кат карале? Очраклы гына күзе, колагы, авызы тирәсе сайлап жебемәс иде! (Келә.) Минһаж (бинокльне тагын күтәреп карый һәм кире урынына элеп куя). К үрәм укырга барырга чыккансың. Тархан яту маемлаткан, ахры. Иртәрәк түгелме, олан? Баян (елмая). Чын әгәр—бу тәртибен ошый мина, өлкән Бадакшанов! Минһаж. Үзең әйтмешли, замнем для ясности. Баян Замнем тек замнем.. Конкретно дәресләр башлануын күз алдыңда тотып сораган булсан—дөрес, иртәрәк әле. Аяк проблемасы кызыксындырса— Ышна юлы тап-такыр, кирәк тапса— туктатыр! Ышна дигәннән, Турайның шул урамы аша ничә ел тәпилим инде—ул сүзнең нәрсә аңлатканын уйлау башыма да кермәгән. Урманы төпләнгән жир дигән мәгънәсе бар икән аның! (Көлеп куя.) Әйдәле. өлкән Бадакшанов, утыраек урынча, сүләшәек урысча. Болдыр идәненә утыралар. Минһаж Хак сүз әйтген, олан Без яшьрәк чакларда усак урманы шаулый иде ул тугайлыкта Ышна— урманны яндырып, жир арчу ул. Турайларның җирләре бәләкәйрәк иле шул элегрәк. Ә синен карт бабаннар. вакытлыча башкорт сословиесенә язылып, мулданрак эләктереп калганнар басуны. Баян Башлары йомрырак булган, димәк? Минһаҗ. Йомрысын йомры булгандыр да... Теге карьера өчен үз атаанасынын денен саткан Шакиров заманнарында безне башкортлаштырып маташырга сәбәп калдырганнар шул Баян Парторг: кабат язылыйк әйдә— безгә барыбер түгелмени, лип бик каты кыстый башлагач, син: берәр урыс яки чуваш авылы башкорт булып язылырга ризалык биргәнме— пример китер әле, дип авызын томалагансың, диләр. Шул дөресме? Минһаҗ. Төрлесе булгандыр инде, олан... Адаш бабан, нишләптер, күренми әле бүген? Баян Эштиплавай картмы'.’ Төн буе авыр таш актарып алжыганлыр! (Көлә.) Минһаж. Чү. әкренрәк—әбиеннен тәмле йокысын бүләрсең, олан. Баян Йоклыйдыр, дисенме син аны? (Шулай да тавышын баса төшә ) Әнкәй дә бүген тан тишегеннән шыпаншыпан эшенә чыгып сыпырды! Чөнки авызлары пешәрлек булды кичә... Әбкәй дә шуна бөтәү ятадыр М и н һ а ж. Дүрт аяклы ат та бер абына, олан Әбиен әнә. төнлә, үз анасыннан калган намазлыгын сандыгы төбеннән актарып алып куйган Үзләренчә яхшылык эшлибез, дип тырышулары булган инде ул. Атан белән абыен иртүк ая чыгып сыздылар9 Баян (көлемсерәп). Әти һаман берьюлы ике куян койрыгын тотарга өметләнеп чаба, бугай, пенте что Әйе! Илшат абый—төн озыны диңкеп. кырыкка боргаланып ятты-ятгы ла, чиркәү чәүкәсе сыман үз парын эзләргә гәпи-тәпи теркелдәде бугай. Автокран артыннан йөгермәгән булса! Минһаж Напрасны. . Авызыңны напрасны ерасың! Берничә мәгънәдә әйтәм мин. Баян (эченнән нидер санап, бармакларын бөкли) Бер., ике ., өч . дүрт биш Син напрасны дип әйтерлек алты мәгънә таптым, өлкән Бадак- шанов! Әти — напрасно гел мал артыннан куа. Мин— напрасно анын «понимаете что Әйе»сеннән көләм. Илшат абый напрасно кәләшенә ялы нырга йөгергән Кыскасы, тагын бер нәрсәнен «напрасно» эшләнү мөмкин леген бсләм әле мин үзем, бабкай Минһаж Илшат абыеңны кәләшенең гафу игүеме? Терәүсез калса, нишләр икән сон ул? Баян (көлеп җибәрә) Бер дә кызык түгел синең белән, ил өстендә иләмән карт Бадакшанов! (Җитдиләнеп.) Немкага таккан нахак гаепне алдан белә идеңме син, бабкай9 Минһаж. Ничек белмәскә... Тик әбиеннәрнең шайтан rye әзерләгәннәрен абайламый йөргәнмен' Баян (шакката) Мина нишләп сиздермәдең сон син?! Минһаж Нахакмы, түгелме икәнлеге ачык билгеле булмаганга. Картлыкның хата эшләргә хакы юк: төзәтергә өлгәшмөве мөмкин Капка келәсен гадәттән тыш каты чыңгылдатып, Разалня килеп керә: хуҗалар, ниндидер жнтди хәбәр белән килгәнен сизенеп, торып басалар. Разалня Безнең картны “таш баскан, адаш бабай! М и н һ а ж Кайда9 ' Разалия Каравыл тавындагы сурәтне сүгеп маташкан булган Кичәгенәк. сездәге хәлләрне ишеткәч, үзен- үзе кая куярга белмәгәндәй, бәргәләнеп иөрдейөрде дә... Төнгә каршы, лум алып, каядыр чыгып киткән иде. Баян Әйттем бит. бабкай! Минһаж Сабыр, олан: бүлдермә хатын-кыз сүзен. Үзе нихәлдә? Разалия. Район больницасына алып киттеләр. Исән калырмы, юкмы— билгесез. Бик нык имгәнгән ул... Аяклары да. куллары да эшләми! Минһаж Анында идеме сон? Разалия Мин барып житкәндә ушында иде Үзе сиңа кереп әйтергә кушты ул (Әйтергәме, юкмы, дип икеләнеп. Баянга карап куя ) Илшатның кәләше турындагы әшәке хәбәрне үзе, диваналанып, уйлап чыгарган икән ул, адаш бабай Баян. Ни өчен?! Разалия. Уйлап, дип Бөтенләй үк алай да түгел Сине бер маржа кызы чытлыклануы аркасында кыйнаганнарын чынлап та күреп торган ул... Аныкы шулайрак бит инде Ике-өч нәрсә күрә дә—бөтенесен бергә кушып бетерә (Бер иске гәзиттән кисеп алынган мәкалә суза ) Менә—кайчандыр бер гәжитгән шундыйрак әшәкелек турында укыган ул. Синең кебегрәк бер яшь малайны кызлар мыскыл иткән булганнар Бик күптән инде Тотып, суд ясаганнар инде үзләренә Баян (кыз биргән гәзит кисәген алып). Ә минем ни гаебем бар9 ' Нишләп ул булмаганны мина япсарып маташкан? Разалня (ничек җавап бирергә белми тора) Сиңа начарлык эшләргә теләүдән түгел, ул. Баян үскәнем Минһаж Илшат белән икегезне өйләндерергә тели ул. кызым Разалия (башын ия). Әйе Тик моңа минем бер катнашым да юк' Илшат өчен дөньяда юклыгымны беләм мин. Минһаж Кайчак үзе кылган эшләренә исәп-хисап тота алмаслык булгалый шул Нишләтәсең аны Разалия (көтмәгәндә катгый рәвештә) Юк! Берегез дә белеп бетермисез сез аны. адаш бабай* Гомергә үз акылында булды ул Сонгы вакытларда сезнең тәрәзәне вата башлагач кына бераз шиккә төшкән идем! Ансы да— кылануы гына Үзе сөйләп бирде мина. Сталин заманнарында исән калыр өчен юри башын юләргә салган булган. Бер ияләшкәч, дивана булып кылану берни түгел иле ана! Зату—үз бүлемә яшим, дип рәхәтләнеп күкрәген киереп йөргән булды. Исәпләп-уйлап карыйм Лаисләрем китә хәзер! Илерепләр жыларлыгы бар . М и н һ а ж Монсын да—бабаң үзе әйтергә куштымы, кызым? Разалия Әйе. Карт Бадакша- новны тагын бер күрәсем барие— язмаган, күрәсең, диде. Бәхил кылсын мине, дип бик ямансылап китте. Мин шушыларны житкерергә генә кердем, адаш бабай. Зинаһар, син дә ана үпкә саклама, Баян акыллым. (Бабасы калдырган бинокльгә ишарәли.) Ә биноклен сина калдырып киткән ул... Капка келәсе чыңгылдый һәм анда мәктәпкә барырга чыккан Сара күренә. Баян (күз кырые белән генә карап) Кем хәерсезе йөри анда. Сара шундук юк була. (Розалиягә) Рәхмәт. Разалия апа. Бабан үзе терелеп кайткач сөйләшербез Разалия Атлый торыйм әле мин Бабкайга берәр нәрсә илтмәкче идем Иртәнге автобус кире борылып килеп житкәнче өлгерергә кирәк. М и н һ а ж Ярый, кызым... Адашын бәхил кылам, дип әйтте диген бабана. Тизрәк терелсен! Разалия Булмаска охшаган инде.. (Башын иеп чыгып китә.) Баян (бераз тынып торганнан соң) Инде нәрсә әйтерсең, карт Бадакшанов? М и н һ а ж Дөрес иттең—хуплыйм Баян (усал итеп) Шайтанга авырлык, мина—жиңеллек! М и н һ а ж. Шартлап сынарлык каты бөкләмә түлке. Баян Без өстенә бастырам әле мин ул тигезәк чәчбине... Сара турында сорамыйм мин, бабкай. Минһаж. Минем өчен яналык китермәде бу бахыр бала... Атан ясаган сурәт турында да Сәгатенә күз сал әле дәресенә сонгы калмыйсынмы син. олан? Баян (кәефе күтәрелеп) Минем сәгать тойгысы һәрвакыт уяу, патер фамилиас Бадакшанов! (Шулай да сәгатенә карый.) Вакытым күп әле. Минһаж (сөеп-яратып, оныгын җилкәсеннән этәреп) Барыбер карт бабан белән ярыша алмыйсын, аланым: үзен әйтмешли, минем алда— «мәңгелек» вакланмаган көе тора Бар— һич югын да. «Япьле шомырт» кебек ялгыз агач бул! Ул оныгының ничек атлавын артыннан каран кала: ансы, моны сизеп, аксавын киметергә тырыша. Бөкрәя төшкән озын гәүдәле йөзьяшәр карт тураебрак баса. 2000 ел, гыйнвар