Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЗЫН ЮЛ, НУРЛЫ ЮЛ...

Университет ректоры, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган Фөн эшлеклесе Рузәл ЙОСЫПОВ белән язучы Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА әңгәмәсе —Рүзэл Габдуллаҗанович, 2001 ел—Сез җитәкләгән университетта юбилей елы. Мәгариф өлкәсендә генә түгел, гомумән, республикабыз тормышындагы зур вакыйга бу. Иң элек университетның үткән юлы хакында укучыларыбызга берникадәр мәгълүмат бирәсе иде —Әйе. быел Казан дәүләт педагогика университетының 125 еллыгы. Ул 1876 елның 24 октябрендә «Учительский институт» исеме белән ачыла. Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән кала Рәсәйдә мондый типтагы өченче югары уку йорты була ул. 1918 елдан башлап университетның исеме берничә тапкыр үзгәртелә: Казан педагогика институты—1918, Көнчыгыш педагогика институты—1922, Татар педагогика институты—1931, Казан дәүләт педагогика институты—1934, ә инде 1994 елдан—Казан дәүләт педагогика университеты. Ачылган елында институтка 53 студент кабул ителә. Укырга чыгышлары ягыннан төрле катлам, төрле чин вәкилләре, ләкин егетләр генә кабул ителә. Имтиханнардан тыш катгый бер таләп—укучы югары әхлаклы, ышанычлы кеше булырга тиеш Институтны тәмамлап чыгучы яшь мөгаллимнәр, үзләре укыган ун фәннең: рус теле, математика, физика һәм табигать белеме, тарих һәм география, педагогика, матур язу, рәсем, һ. б.—теләсә кайсысын укыту хокукы ала. Соңрак, мәҗбүри булмаган хәлдә чит тел һәм хезмәт укытыла башлый. Тәрбия нигезләре, дидактика, педагогика тарихы фәннәреннән чыгарылыш имтиханнары була. Казан укытучылар институты 42 ел эчендә 900 дән артык яхшы әзерлекле укытучылар чыгара. Әйткәнемчә, университетның берничә тапкыр исеме алмаштырылса да, ул һәр дәвердә педагогик белемнең дөньякүләм югары үрнәкләрен бирү өчен тырыша Мөгаллимнәре Казан дәүләт университетында. Рәсәй югары уку йортларында. Франция, Италия, Австрия кебек илләрдә белемнәрен күтәрәләр Төрле елларда төрле җирләрдән танылган галимнәр эшкә чакырыла. Күбесе үз эшенә фанатикларча бирелгән, чын мәгънәсендәге галимнәр, фән кешеләре, теге яки бу өлкәне тирәнтен өйрәнеп зур хезмәт салган кешеләр Ул фидакарь ханнарның күбесенең университет тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тулы хакы бар Алар, күренекле академиклар. В А Адоратский, Е. А. Арбузов. Б А Арбузов, К Ә Вәлиев, Д. Г Греков, Н С. Державин, Е. А. Косминский, В П. Мосолов, С. П. Обнорский, Е. В. Тарле; Россиянен төрле фән академияләре әгъзалары В. В Богородицкий, Б. М. Козырен. В А. Кондаков. И. Е. Тамм. Н. Г. Чеботарев. М М Корбангалиев. М А. Фазлуллин; атказанган фән эшлеклсләре М И Абдрахманов. М И Әлмөхәммәдов. В В Болгарский. Ж. Валили. Н И Воробьев. Б. М Гагаев. М X Гайнуллин. М 3. Зэкиев. О Д Кормаев. А. П. Норден. X. Ф Сабиров. Г. С. Салихов. X Госман. Е И Устюжанин. Г Ш Шәрәф Һ. 6. Кыскасы. Казан дәүләт педагогика университеты 125 ел дәвамында Идел буе. Урал, Себер төбәкләрендәге мәктәпләрне, училищеларны югары белемле укытучылар белән тәэмин итеп тора. Алай гына да түгел, монда укып чыккан кадрлар арасында меңләгән мәгариф отличниклары, атказанган укытучылар, күренекле галимнәр, язучылар, мәдәният әһелләре, дәүләт эшлеклеләре. хәрбиләр, данлыклы спортчылар бар Университетның тарихи үткәне турында сөйләгәндә аларнын исемнәрен шулай ук зур горурлык хисе белән телгә аласы килә. СССР Педагогика фәннәре академиясенең элеккеге президенты В М Хвостов. Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Жэлил. Социалистик Хезмәт Геройлары С 3. Габдрахманова, Г К. Гыйматлинов. СССРнын халык укытучысы А. С. Сәләхов. СССРнын халык артисты Г А. Шамуков. язучылар Абдулла Алиш. Гадел Кутуй. Һади Такташ, Сибгат Хәким. Мөхәммәт Мәһдиен, һ б. —Элек һәм хәзер. Моннан 125 ел злек ачылган укытучылар институты белән бүгенге көндәге педагогика университеты арасында җир белән күк аермасы Шул аермалыкларның кайберләренә тукталыйк әле —Хәзер Казан педагогика университеты Россиядәге иң зур уку йортларының берсе. Бүгенге көндә биредә (Яр Чаллы шәһәрендәге филиалда укучыларыбыэны да кертеп), 10 меңнән артык студент укый Алар 35 белгечлек буенча белем ала. һәр елны моңсу көннәр кичерәбез. Биш ел буена балаларыбыз кебек кадерле кешеләребезгә әйләнгән меңләгән студентыбызны төрле тарафларга «очырабыз» Университет тормышы шуның белән мавыктыргыч та Без дә әле генә хушлашкан яшьләребез урынына шуның кадәр үк егет һәм кыз кабул итәбез, тагын яшәрәбез, тагын яңарабыз Инде аларнын сәләтләрен ачарга, аларнын талантларын үстерергә тырышабыз Бу жәһәтгән. физик-тәрбия факультетын (деканы Ринат Абзалович Абзалов) әйтми китеп булмый Бу факультетның 'в. . уңышлары безнең университетка гына түгел, бөтен Татарстан республикасына dj ль 'fc ■ ft ft 1; 4 шөһрәт китерә Мәсәлән, исемнәре спорт , I 1 ■ ■ ■ тарихына мәңге жуслмаслык итеп язып , .. а f км-НЛП OuiMiiihi чемпионнары .нкакгн || I ini cnopi м.гегерыры II.IHI- I ыиләжева, BaieniHH.i Никонова OIH.I . [.Шилова ]■■?*** < ' и HI-I: •|Ч Н i • IK.|KH.H Огимиин призеры Денис Капустин безнең университетны тәмамлаучылар Дөнья Казан дәүләт педагогика университетының һ )М Европа чемпионнары Р Бакиев. топ бинасы g Баянов. В Московских. Н Фәсәхов. 3 Зарипова. А. Плюшкин һ. 6-шулай ук бекы тирле елларш белем һом әзерлек алдылар. „ Дүрт ел рәттән бу факультетта укучылар -Студент ягы- фестивалендә беренче урынга, шушы елнын язында исә «Гран-Прича лаек булдылар Шулай ук соңгы биш елда педагогика университетының жыелма командасы Татарстан респуб ликасы югары уку йортлары арасында үткәрелгән Спартакиадаларда жинүче булды Бүгенге көн бүгенге яшьләр өчен тагын бер гыйбрәтле мәсьәлә факультетның тренерлары. спортчылары бәген яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә чакырып, наркомания, .чүчелек. тәмәкегә каршы көрәшкә өндәп гаэета битләрендә мөрәжәгать белән чыкты Югарыла саналган Спартакиадалармы, фестивальләр. төрле бәйрәмнәр. 104 рүзал йосыпов вклан әңгама беренче курсларга яки чыгарылыш кичәләренә багышланган кичәләрме, табигый ки, һәркайсы зур тәрбияви әһәмияткә ия Шуна күрә, үзешчән сәнгать, драма театры, хореграфия, хор һәм башка коллективларның чыгышларына, алар арасындагы смотрярышларнын һәммәсенә кирәкле чара итеп карыйбыз Сез элек һәм хәзер, дигән сорау куйдыгыз. Элек институт, «Волков йорты» дип аталган бер бинада ачылса, хәзер аның сигез уку бинасы, дүрт тулай торагы, ун спорт, уку. концерт заллары, миллионнан артык китабы булган китапханәсе, төрле лабораторияләре, типографиясе, «Яльчик» спорт сәламәтләндерү базасы һ. б. бар. Бүгенге көндә университетта 11 факультет, 55 кафедра. Аларда 600 гә якын укытучы, галим эшли. Мөгаллимнәребезнен яртысыннан күбесенең фән белән шөгыльләнүе бик шатлыклы күренеш. 70 фән докторы, профессорыбыз бар Югары квалификацияле укытучыларыбызнын күбесе дәүләт бүләкләренә, мактаулы исемнәргә лаек булды. Төгәлрәк итеп әйтсәк, унөч укытучыбыз Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, утыз сигезе Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, унөч хезмәттәшебез Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, алтысы Татарстан Республикасының мәдәният хезмәткәре, дүртесе Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, тагын дүртесе Татарстан Республикасының халык артисты исемен йөртә. —Рүзәл Габдуллаҗанович, Сез ирешелгәннәр белән чикләнеп, кул кушырып утыра торган җитәкче түгел. Туктаусыз—хәрәкәттә, туктаусыз уйда. Соңгы елларда гына да төрле белгечлекләр бирүче яңа факультет, кафедралар ачып университетка бик күп яңалыклар өстәдегез. Елның елына уку-укыту, тәрбия планнарын баетып, формаларын үзгәртеп торасыз. Шулар хакында да берничә суз әйтсәгез иде. —Үзгәрешләрне заман үзе таләп итә. 1990 елда, мәсәлән, милли мәктәпләрдә рус теле укыту кафедрасын ачтык. Ә бу еллар, үзегез беләсез, дәүләтебезнең ике теллелеккә күчкән, күпләп татар мәктәпләре, гимназияләр ачылган вакыт. Аларда эшләү өчен яхшы әзерлекле рус теле укытучылары кирәк. Бу эшне тиз арада тормышка ашыру безнең намус бурычы иде. Шулай итеп, ноябрь аенда рус теле кафедрасы кочагыннан мөстәкыйль язмышлы милли мәктәпләрдә рус теле укыту кафедрасы аерылып чыкты. Кафедра җитәкчесе итеп профессор Фирая Юнысовна Әхмәдуллина билгеләнде. Муеннан эшкә чумдылар. База мәктәпләре ачып, төрле тәҗрибәләр үткәреп, телне тиз өйрәнүнең әллә нинди серләрен табып, менә дигән уңышларга ирештеләр. Хәзер үзләре бөтен республика мәктәпләре өчен дәреслекләр, программалар, ярдәмлекләр төзеп, гөрләтеп эшләп яталар. Ун ел эчендә республикабыз һәм тирә-юнь төбәк мәктәпләре өчен 750 югары белемле педагог әзерләделәр. Үзгәрешләрнең тагын берсе турында әйтик әле. Бервакыт шулай физикаматематика факультеты студентлары мен ярымга җитте. Факультетта сиксән укытучы—күп бит инде. Уйлаштык, киңәштек тә 1994 елда физика һәм математика факультетлары итеп, икегә бүләргә карар кылдык. 1998 елда Татарстан тарихы кафедрасы аякка басты. Монысы инде күптән соралып торган дияр идем. Шушы ук елны психология кафедрасы ачылды Анын канаты астында гамәли психология кафедрасы эш башлады. Көчле коллектив тупланды. Психология, педагогика, философия, инглиз теле, анатомия, кеше физиологиясе кебек фәннәрдән төпле белем бирү нигезләре булдырылды. Педагогика һәм хокук факультеты да дөньяга яна аваз салучылар исемлегендә. Быелдан башлап юриспруденция белгечлеге буенча укытучылар әзерли башладык. Аларга тәртип бозучы яшүсмерләр арасында эшләү хокукы биреләчәк. Шушы берничә мисалдан гына да күренгәнчә, һәр яңалыкны заман үзе әйтеп, сорап тора. Без исә шуны үтәргә, тормыш кануннарына җавап бирергә генә тырышабыз. Университетның укыту-тәрбия системасындагы яңалыкларыннан тагын шуны өстәп әйтергә мөмкин, соңгы елларда уку-укыту планына педагогик осталык, музыкаль тәрбия нигезләре, үз-үзенне тоту әдәбе, сөйләм әдәбе, сәнгать әдәбе, риторика кебек дәресләр кертелде. Тагын бер шатлыгым—милли мәктәпләрдә эшләү өчен музыка укытучылары әзерләү гулысынча җайга салынды. — 1994 елда, шәхсән Сезнең зур тырышлыгыгыз белән, Казан педагогика институты Казан педагогика университеты дип үзгәртелде Исем үзгәрү җисеменә дә. университетның эшчәнлегенә дә егәр өстәде. Бу бигрәк тә нәрсәләрдә чагыла? —Яна статус—ул безнең педагогик кадрлар әзерләү өлкәсендәге хезмәтләребезнен Русия һәм Татарстан хөкүмәтләре тарафыннан танылуы Илдәге иң өлкән, ин зур югары уку йортларының берсе буларак, безнең университет мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә тирән белемле белгечләр әзерләү белән беррәтгән, төрле юнәлешләрдә унышлы эшләүче галимнәре белән дә дан тота бит. Исем үзгәрү, ин беренче чиратта, әнә шул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр өчен мәйданны кинәйтте Яшь кандидатлар фән докторлары төркеме үсеп чыкты Бүгенге көндә 200 иптәшебез егерме белгечлек буенча фәнни-пелагогик эш алып бара, ягъни докторантура, аспирантураларда укый Эзләнүләр нәтижәсе буларак, университетыбы J галимнәренең ел саен дистәләгән монографияләре басыла Мәктәп һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр, программалар, укыту-тәрбия ярдәмлекләре, төрле кулланмалар дөнья күрә. Димәк, сәләте булган, тирән белемгә омтылган, үз һөнәрен яраткан, ялкау булмаган кешегә яна сулыш ачылды. Жинен сызгансын дә рәхим итсен — 90 нчы еллардан башлап, университет бик күп чит из югары уку йортлары белән элемтәдә. Бу аралашуларның файдасы нәрсәдә .’ —Безнең университет Америка. Англия. Германия. Франция. Төркия Мисыр. Йәмән. Кытай. Япония һ. б. илләрнең югары уку йортлары белән багланышта тора. Студентлар, аспирантлар, яшь мөгаллимнәр, галимнәр арасында эшлекле аралашу, бер-берсеннән өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу хөкем сөрә. Аларнын мөгаллимнәре безгә килеп эшли—үз телләрен укыта. Аспирантлары, студентлары килеп укый Күпчелеге бездә үк кандидатлык диссертациясен яклап китә. Һәм. киресенчә, безнең студентларыбызнын кайберләре үзләре өйрәнә торган телне шул илгә барып ныгыта Аралашуның бер төре буларак, укытучыларыбыз төрле халыкара конференцияләрдә катнашалар. Инглиз француз, немец һәм башка телләрдә чыгышлар ясап, төрле исем, дипломнар алып кайталар Мәсәлән, узган җәйдә безнен делегация Парижда үткәрелгән X Бөтендөнья конгрессында катнашты. Саный китсәң, чит телләр факультетының шатланып сөйләрлек эшләре байтак. Бүгенге көнлә факультетның дәрәжәсс югары Анда укырга керергә теләүчеләрнең саны елдан-ел ишәя бара Университетта укучы студентларыбызга ун чит тел өйрәнү мөмкинлеге тудырылган. Бу—гаят зур мәртәбә дияр илем Бездән бары бер генә теләк: укырга дип килгәннәр икән, укысыннар, бөтен сәләтләрен ачсыннар. Безнен тарафтан мөмкин булган шартлар тудырылган Читтән килгәннәргә яшәү өчен ремонтланган, җиһазланган дүрт тулай торагыбыз бар. Мохтаҗларга урын житә — Тулай торак дигәннән, бу мәсьәләдә Сезнең исемгә гел мактау сүзләре генә ишетергә туры килә. Шәһәрдәге уку йортларының ту зай тораклары арасында үткәре. згон конкурс-ярышларда, соңгы берничә ел дәвамында, сезнекеләр гел җиңеп чыгып, беренче урынны алдылар Хәтта башка уку йортларында укучы студентларның ата-аналары балаларына ту. зай торак.зарыгыздан урын сорап Сезгә килә икән. -Тиешле тәрбиясе, әдәп-әхлак сыйфатлары булмаган кешегә югары белем бирүнең бер мәгънәсе дә юк Укытучы һөнәрен сайлаучылар өчен бу бигрәк та шулай Укытучы иң тәрбияле, иң белемле кеше булырга тиеш Чөнки ул кеше язмышы өчен һәм бик күп кеше язмышы өчен турыдан гуры җаваплы* Аларнын хезмәт юлы XXI гасыр кешесен тәрбияләүгә бәйле булачак Рухи бай миһербанлы, чиста кешеләр үстерсеннәр. Ә моның өчен, иң беренче чиратта, үпәре матур күнелле булырга тиешләр Укырга кабул итеп алганбыз икән, адәм рәтле яшәүләрен тәэмин итү дә безнен бурыч, дип саныйм мин. Әни куеныннан, әти «йөгәненнән» чыгып киткән яшь-жилкенчәкнең яман шаукымнарга бирелүе бик тиз. Менә шуна күрә вакыт-вакыт барлап тагын бер кат кузгатып алу—зыян итми Әлегә шөкер, йөзгә кызыллык китергәннәре юк Күбесе белән университетны тәмамлап киткәч тә элемтәләребезне өзмибез, дустанә мөгамәләдә, ярдәмләшеп яшибез. — Сезнең китапханәдә 1901 елда чыккан. «Казан укытучылар институтының егерме биш еллыгы» дип аталган бик кызыклы китап бар. Анда Институтка кайсы елны ничә кеше гариза биргән, ничәсе кабул ителгән, кайсы төбәк, кайсы губернадан килгән, кем баласы: дворянмы, мещанмы, крестьянмы, солдат яки укытучы улымы, тәмамлаучыларның кайсы кая эшкә киткән, хәтта үлсә кайчан вафат булган—һәммәсе теркәлгән Әмма шушы исемлектә бер генә татар милләте вәкиле дә. бер генә хатын- кыз да юк. Хәзер исә унар меңләп исәпләнгән студентларның күбесе кызлар Соңгы вакытта балаларыбыз, гомумән, хатын-кыз тәрбиясенә күчеп бара шикелле Күпчелек гаиләдә баланы ялгыз ана үстерә. Гаиләдән чыгып балалар бакчасына аяк басуга— хатын-кыз төркеме каршы ала Мәктәпләргә килсәк, анда да күпчелекне хатын-кыз укытучылар тәшкил итә. Зур тормыш тәҗрибәсе туплаган педагог, үзегез дә әти кеше буларак, баланың бары тик хатын-кыз йогынтысында тәрбия алуына ничек карыйсыз? —Без бу мәсьәләдә дә уйланабыз. Сонгы елларда ачылган факультет, кафедраларга карап нәтижә чыгарсак, аларның мәгариф эшенә егетләрне тарту максатыннан чыгып та эшләнгәнлеге күренә. Авыл жирлегендә укыткан егетләрнең армия хезмәтенә алынмавы—шулай ук бу мәсьәләнең уңышлы хәл ителүенә бер этәреш. Тик мөгаллимнәрнең хезмәт хакы түбән булу—безнең бөтен тырышлыкны аяк астына сала да таптый. •Ватан-Ана чакыра!» дәвере үтте. Акчасыз хезмәткә яшьләрнең ургылып килүен көтәргә кирәкми. Килмәгәннәре өчен гаепләргә дә ярамый. Әйткәнемчә, заман башка. Галим, мөгаллимнәрнең хезмәт хакы тиешле дәрәжәгә күтәрелсә, мәгариф системасында, иманым камил, ир-егетләр бермә-бер артачак. Ә балага, сүз дә юк. ир-ат тәрбиясе кирәк. —Рүзәл Габдуллаҗанович, безнең милләтнең иң авырткан җире—тел мәсьәләсе, дип әйтсәк тә ярый торгандыр Сез инде Ана телебезгә искиткеч мәхәббәтле һәм хәзер дә бу мәсьәләдә янып яшәүче кеше буларак, университетта татар теле һәм әдәбиятын укытуның куелышы хакында әйтеп үтсәгез иде —Бу факультетның тарихы да. абруе да зур Ул хәзер татар филологиясе факультеты дип атала. Дөрес, баштагы елларда аның исеме икенчерәк иде Хикмәте һәм бу факультетның зур бәхете шунда, биредә гомер-гомергә үз хезмәтенә жанытәне белән бирелгән, туган телебезне чын мәгънәсендә яраткан кешеләр эшләгән. Алар республикабызга гына түгел, бөтен төрки-татар дөньясына мәгълүм шәхесләр: Латыйф Жэләй. Шиһап Рамазанов. Мөхетдин Корбангалиев. Мирфатыйх Зәкиев. Мөхәммәт Гайнуллин. Хатыйп Госман. Абдулла Сайганов. Хәсән Хәйри. Гали Халит. Хәмит Ярми. Якуб Агишев. Гази Кашшаф. Фатыйма Вәлиева. Мәдинә Җэләлова. Зөһрә Вәлиуллина һ. б. Мәсәлән, татар әдәбиятының алтын баганаларын тәшкил итүче, бүген дә поэзия мәйданында ат уйнатучы, төрле елларда безнен университетны тәмамлаган язучы, шагыйрьләр, журналистларыбызны нәкъ менә шушы галимнәребезнен дә хезмәт, ижат жимеше дип әйтеп булмыймыни? Кабатлансам да. безнең университет чыгарган каләм осталарын, тагар халкынын талантлы улларын һәм кызларын барысын бергә саныйсым килә Муса Җәлил. Абдулла Алиш. Гадел Кугуй, Һади Такташ. Сибгат Хәким. Шәйхи Маннур. Ибраһим Салахов. Баян Гыйззәт. Мөхәммәт Мәһдиев, Әминә Бикчәнтәева. Гариф Гобәй. Илдар Юзеев. Ренат Харис. Энже Мөэминова. Гөлшат Зәйнашева. Лена Шагыйрьжан. Зиннур Хөснияр һ б. Татарстан Республикасының дәүләт бүләге лауреаты тарихчы, шулай ук язу куәсе зур булган Равил Фәхретдинов. филологлар Г Әхәтов. С. Поварисовлар да биредә укыган. Кыскасы, әлеге факультет, инде житмеш елдан артык, республикабызны һәм татарлар яшәгән тирә-юнь төбәкләрне югары әзерлекле татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин итеп тора. 1995 елга кадәр факхльтетта татар теле һәм әдәбияты; рус теле һәм әдәбияты, татар теле, әдәбияты һәм тарих; татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихы буенча белгечләр әзерләнде Күргәнебезчә, факультет республикабыз мәктәпләрендә кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә бөтен көчен куйды 1995 елдан башлап биредә татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары хәзерләнә башлады. Илдә барган демократик үзгәрешләрнең мәгариф һәм мәдәният тормышында чагылышы буларак, бу гамәл дә республика, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнде Ачыклабрак әйтсәк. чит телле аудиторияләргә татар телен өйрәтү зарурлыгы килеп туды Мәсьәләнең икенче ягы—чит тел укытучыларынын бигрәк тә авыл мәктәпләрендә җитешмәве искә алынды. Факультетны бүгенге көндә безнең университетта 1965 алдан бирле эшләүче, үз эшенең остасы, филология фәннәре докторы, профессор Клара ханым Зиннәтуллина җитәкли. Мондый шәхес кул астына, табигый ки. үз эшенә бирелгән чын педагоглар гына туплана ала. Факультетның әйдәп баручы укытучылары бик күп җитди хезмәтләрнең авторлары. Факультетта соңгы елларда ике галим Татарстан республикасының фән һәм техника буенча дәүләт бүләгенә лаек булдылар. Ике хезмәттәшебез республикабызның Каюм Насыйри исемендәге бүләген алды Менә шушындый зур көчкә ия факультетыбыз «Татарстан республикасы халыклары телләре турынла»гы законны тормышка ашыру өстендә эшли дә инде. —Рузәл Габдуллаҗанович. әңгәмәбезнең башында Сез университетның горурлыгы булган, зур хезмәт җимешләре калдырган, гыйльми дөньяда исемнәре һәрвакыт хөрмәт белән телгә алына торган укытучы галимнәрне санадыгыз Ә менә шул исемлекне дәвам итәрлек, университетның, әйтик. 150. 200 еллыгында да алтын хәрефләр белән язылырлык хезмәт авторлары бармы ? — Бу сорауга төгәл җавапны тарих үзе бирәчәк Тарихның җиз иләге кемнәрне калдыра—исемлекне шулар дәвам итәр. Гомумән алганда, фәнни-педагогик кадрлар бешен төп байлыгыбыз Алар университетның гасырлар буе салынган юреф-гадәгләрсн ныгытып, янартып алга баралар. Халкыбызның рухи байлыгын, акыл хәзинәсен арттырырлык, аксакалларыбызнын эшен дәвам итәрлек кыйммәтле мирас калдыралар Университетның гына түгел. Татарстаныбызның данын еракка алып чыгалар. Бала тәрбияләү, кешене Кеше итеп балигълыкка чыгару—бервакытта да җинел эш исәпләнмәгән Әмма без шушы авыр да. җаваплы да. изге дә эшкә алынганбыз икән, бөтен көчебезне, намус һәм вөҗдан егәребегне салып. Туган җирен ярага һәм саклый белгән. Ана теленең кыйммәтен бәяли алган, белеме—тирән, тәрбиясе-күркәм, иманы-нык. рухи дөньясы бай булган егет һәм кызлар үстерергә бурычлыбыз