Логотип Казан Утлары
Документаль повесть

АЛТЫН БАЛДАКЛЫ АБЫСТАЙ

 

Сафа Сабиров

Хәрби диңгез флотында хезмәт иткәндә утыз сигезенче елнын көзендә, мин Владивосток порты эшчесе Шакир исемле бер агай һәм анын хатыны Фәгыйлә апай белән танышкан илем Хезмәттән буш көннәрдә аларга барып - килеп тә йөри башладым Казанда бергә укыган дус кызым килеп төшкәч, без өйләнештек һәм өч ай аларда фатирда тордык Үз куышыбыз булганнан сон да жиде ел дәвамында дусларча йөрешеп яшәдек, сугыш вакыты кыенлыкларын үзара ярдәмләшеп бергә үткәрдек Фәгыйлә апай иренә караганда зыялы, укымышлы, әдәбият белән кызыксынучан. базарда очраса гарәп хәрефләре белән язылган иске китаплар алып кайта, гомумән дә укырга ярата. Тукайның күп кенә шигырьләрен яттан белә, шагыйрьне еш телгә ала иде Сөйләшә торгач, сүз арасында мин анын кайчандыр Тукай белән шәхсән таныш булганлыгын, уникенче елның жәендә Троицк шәһәреннән ерак түгел казакъ даласына кымыз белән дәваланырга килгән авыру шагыйрьгә ике ай ярым дәвамында аш-су пешереп торганын, керләрен юганын, ара-тирә анын белән сөйләшеп утырганын да белдем Дөресен әйтим, моны белү мина бик кызык, бик мөһим тоелды Ул вакытта әдәбият дөньясыннан ерак торсам да жаи чыккан саен Фәгыйлә апайдан сораштырып, ул сөйләгәннәрне истәлек дәфтәремә терки бардым Бөек Ватан сугышы вакытында Владивосток янындагы хәрби-һава частенә очучы һәм шагыйрь Салих Батгал килде Аның белән мине «Калинин» крейсеры тупчысы Локман Бадыйкшанов таныштырды Шуннан бирле Салих абый бер көнлек коры азык паегын кыстырып, безгә куна килгәли башлады Тиздән мин аны Фәгыйлә апайларга алып бардым Революция елларында һәм азактан да күптөрле нахак гаепләүләргә. С'афа САБИРОВ (1915)—язучы. *Яшь диңгезче.юр» *Якты агым». •Уты фарватердан» *Идел иозды ныгы» һ б купсан.1ы нитагиар авторы Казанда яши АЛТЫН БАЛДАКЛЫ АБЫСТАЙ допросларга дучар булган Фәгыйлә апайга погонлы офицер Салих Баттал шикле тоелды бугай. Беренче очрашуда әңгәмәбез теләгәнчә җанланып китә алмады Тик бераздан, якынрак танышкач кына. Фәгыйлә абыстайның теле чишелде. Тукай белән очрашкан көннәрне кабат кичергәндәй, гадәтенчә дулкынланып сөйләде Анын хатирәләренең Тукай белән бәйле өлешен язып, без кырык икенче елның башында Казанга Татарстан Язучылар союзы идарәсенә җибәрдек. Дүрт ай чамасы вакыт үткәннән сон Казаннан С. Баттал исеменә җавап килде. Кыскача эчтәлеге түбәндәгечә иде: «Шагыйрь Г Тукайның рәсми расланган, дәреслекләрдә басылган тулы биографиясе бар. Кайчан кая барганы, кайда күпме торганы, кемнәр белән очрашуы, ниләр сөйләшүе—барысы да замандашларының истәлекләреннән билгеле. Троицк шәһәре яныңда казакъ даласында булуын раслый торган бернинди дә чыганак юк. Аннары, заманында Тукай шигырьләренә охшатып язучы дилетантлар, халык арасында хәтта «Мин—Тукай» дип йөрүче самозванецлар да булуы билгеле. Сезгә бу вакыйганы сөйләүче ханым да әнә шундый махинаторга тарыган булса кирәк Шунлыктан сезнең бу азганнарыгызны чын реаль факт дип кабул итеп булмый» Әмма аңа карап Фәгыйлә апайнын авыр тормыш юлы, Г Тукай турындагы хатирәләре минем башымнан чыкмады, һаман хәтердә сакланып, миемне өзлексез «бораулый» килде. Ул хакта мин илле сигезенче елның башында Мәскәүдә нәшрият хезмәткәрләре курсында укыганда шагыйрь Әхмәт Фәйзигә дә сөйләдем. Анын «Тукай» романының икенче томын яза башлаган вакыты иде. Ул мине игътибар белән тыңлады, сораштырды. Тукай Троицк шәһәренә мулла Рахманкулов чакыруы буенча барган, шул хакта ул үзе гәзиттә язып та чыккан, ә Казан кызыл авызлары шул мулланы Тукайга ярдәмче итеп күрергә теләмәгәннәр булса кирәк, диде. Берничә көннән тагын очрашып сөйләшкәндә, Әхмәт абый миңа: «Ул әби исән вакытта тизрәк, икәү бергә Владивостокка барып, аны ничек тә күрергә, җентекләп, сөйләтергә кирәк Юл расходларын Язучылар союзы түләмәсә, үзем түләрмен. Бу мина бик мөһим»,—диде. Үкенечкә каршы, бу ният гамәлгә ашмый калды. Әхмәт абый тиздән каты авырып китте һәм, җәй уртасында Казанга кайтып, Аккош күлендәге Язучылар дачасында вафат булды. Хәер, Фәгыйлә апай белән очрашуны Салих абый Баттал да онытмаган, ерак Владивостоктан Язучылар союзы идарәсенә җибәргән хат караламасын машинкада бастырып алган булып чыкты, шуның бер нөсхәсен миңа да бирде. Ул нөсхәне миннән шагыйрь Әхмәт Исхак алып торды. Чөнки анын либретто өстендә эшләгән, композитор Әнвәр Бакиров белән бергә Тукайга багышлы опера язып йөргән чагы иде Аларның ул эшләре никтер барып чыкмады. Әхмәт абый алган нәрсәне кире кайтарып бирмичә үлеп китте Салих абый Батталнын исә—тар милләтчелек карашы өчен дип. партиядән чыгарылган бик кәефсез вакыты иде. Шунлыктан булса кирәк, ул бу эштә бүтән катнашырга кыймады шикелле. Мәгълүм ки. Тукайга азмы-күпме ярдәме тигән замандашларын ихтирам белән искә алабыз Ә кара реакция вакытында авыру шагыйрьне курыкмыйча казакъ даласына кымыз белән дәваланырга чакырып китергән, ана уңай шартлар тудырган, аның иминлеге турыңда кайгырткан Рахманкулов Габдрахманны әдәбиятчылар арасында җылы сүз белән телгә алучы да юк. Хәтта, киресенчә, яманлаучылар да булган Г Ибраһимов, мәсәлән, үзенен егерме бишенче елны чыккан «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» дигән китабында башка иттифакчылар белән беррәттән, Рахманкуловка да «буржуаз милләтче» дигән мөһер сугып үтә. Әнә ш}ндый каршылыклы мөнәсәбәтләргә карамастан, ерак Тын океан буенда Фәгыйлә апай белән очрашу минем күңелемдә һәмишә онытылмас якты хатирә булып саклана Мин ул хакта Г Тукай истәлегенә багышлы кичәләрдә, әдәбият сөючеләр белән очрашуларда еш сөйлим, кешеләрнен кызыксынып тыңлаганнарын күрәм. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әлегә тикле беркайда яктыртылмаган сонгы сәфәрен, замандашы Фәгыйлә апай сөйләгәннәрне һәм анын үз башыннан узган гыйбрәтле маҗараларны кин катлау укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдым Автор еренче мәртәбә күргәндә Фәгыйлә апай инде кырыклардан узган, әмма үзе әле һаман яшьләрчә төз гәүдәле, җиңел сөякле, тиз аралашучан, ачык чырайлы бер ханым иде. Тик шунысы сәер, бистә мөселманнары аны үзара никтер Алтын балдаклы абыстай дип йөртәләр иде. Абыстай дип гадәттә мулла-мөәзин хатыннарына, балалар укытучы мөгаллимәләргә генә ихтирам белән, олылап мөрәҗәгать итә торган булганнар. Ә хәзер, революциядән сон бу сүзләр ничектер гайре табигый янгырый Фәгыйлә апайдан астыртын көлү, кимсетү кебек тоела. Болар гына җитмәгән, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, хәтта бармагына алтын балдак киеп йөрүен гайбәт итүчеләр дә җитәрлек иде Минемчә, монда ниндидер аңлашылмаучылык, үзенә бертөрле гаделсезлек бардыр сыман Бу хакта мин Фәгыйлә апайның үзенең дә кылларын тартып караган идем. Әмма ул моңа әллә ни игътибар итмәде бугай, берни дә әйтмәде. Үз уйларына чумган хәлдә сүзсез генә йөри бирде. Шулай да өйдә үзе генә калган беркөнне, самавыр янында тәмле пәрәмәч белән чәй эчеп утырганда, ул төрле сүз арасында көтмәгәндә нидер хәтерләгәндәй: —Бүген иртән синен теге соравын башыма килде дә, кинәт аптырап калдым әле,—дип әйтеп куйды —Минем баштан үткәннәрне көн-төн өзлексез сөйләсәң дә очына чыгарлык түгел. Аларны искә төшерсәм, бәхетсез яшүсмер елларым, авыру Тукайның бездә булган көннәре, аннары менә бу алтын балдак аркасында күргән бәлаказаларым, эзәрлекләү, җәберләүләр—һәммәсе дә кабат баштан кичергән кебек күз алдына килеп баса Йөрәгем әрни, сулышым кысыла башлый. Фәгыйлә апай дулкынланудан тынып калды Савыт-сабаны җыештыргач, өстәл янына килеп утырып, гадәтенчә ашыкмыйча сөйләвен дәвам итте — Мин мөгаллимнәр гаиләсендә туып-үстем, унике яшькә хәтле шунда үзебездә укыдым. Безнсн Пүчинкәдә мәктәп булмаганлыктан, әти фатирыбызның ал ягында төшкә хәтле малайларны, әнием өйләдән сон кызларны укытты Шуның өстенә бушрак вакытларда сабак биреп, алар мине дә киләчәктә мөгаллимәлеккә имтихан тотарга әзерләргә тырышалар иде. Тормышыбыз бик мулдан булмаса да, болай әйбәт кенә яши идек. Икесе дә яраткан эшләреннән канәгать. Аларнын бердәнбер иркә тае мин дә бәхетле идем. Гөнаһ шомлыгына каршы, эпидемия вакытында, алар икесе дә бер атна эчендә ваба чиреннән вафат булды. Унөч яшемдә—япа-ялгыз башым ятим калдым. Кытлык вакыт. Ачтан үлмәс өчен еш кына хәер сорашып җан асрарга, кайда туры килсә, шунда кунарга туры килә иде Шундый авыр көннәрнең берсендә, күрше авыл базарында мәрхүм әтидән калган хәтфә кәләпүшне биш кадак арыш онына алмаштырып, көзге пычрак юлдан кайтып барганда мине җигүле тимеркүк ат узып китте Тарантаста байларча киенгән өлкән яшьләрдәге ирле-хатынлы бер пар утыралар иде Тышкы кыяфәтләре белән безнен мөселман әһеленә охшаганнар -йөзләрендә иман нуры бар шикелле Мина таба карый-карый болар нәрсәдер сөйләшәләр кебек тоелды. «Шат яратса да. җиһанга, ят яраткан Раббысы»,— дип. авыз эчемнән көйләп бара идем Ирексездән —«И. Раббым, дөньяда нинди рәхәттә һәм шул ук вакытта минем ише коточкыч михнәттә яшәүче бәхетсез адәмнәрен бар»,—дип нәүмизләнен артларыннан карап калдым Б Мәгәр алар ерак китмичә никтер туктадылар Кызгандылар бугай, чакырып алып, мине тарантаска утырттылар. Сораша торгач, абзый кеше минем мәрхүм әтиемне якыннан белүче булып чыкты. —Әйбәт мөгаллим, милләтпәрвәр мөселман иде, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, ә син игелекле тырыш кыз булып үс,—дип кызганды һәм, садака итеп, бер тәңкәлек көмеш акча бирде. Ә карчыгы, авыз эченнән дога укый-укый башымнан сыйпады. Көнозын аягөсте йөреп бик алҗыган, ачыккан идем инде Тарантас читенә сөялеп утырган җирдән оеп йокыга киткәнмен һәм үзебезнең Пүчинкә яныннан үткәнебезне сизми калганмын. Уянып күземне ачканда инде кичке энгер куерып килә, ат тугарылган, тарантас ишек алдындагы ике катлы йорт болдыры каршында тора иде Онлы капчыгымны култык астына кыстырып, тиз генә ычкынмакчы булсам да, хуҗабикә мине җибәрмәде. Вакыт сон иңде, караңгы төште дип кунарга калдырды. Тамак туйганчы ашаган-эчкәннән сон, өйнең аскы катыңда хезмәтче түти белән бер бүлмәдәге буш караватка урын җәйдереп, мине шунда төн кунарга калдырдылар. Ә иртәгесен мин уянганда шактый өлкән яшьләрдәге хезмәтче хатын авыр сулый-сулый нидер эшләп йөри иде. Тиз генә торып, ана булыша башладым. Икәү бергә өйалды тәрәзәләрен, идәнне юып чыгардык: өске катка менә торган баскычның паласын чыгарып кактык. Шулчак үз бүлмәсеннән чыккан хужабикә минем җин сызганып эшләгәнемне күрү белән: «И. эш сөючән уңган кыз икәнсең»,—дип мактап алды Хезмәтче хатын да мине мактап берничә җылы сүз әйтте. Шунын уңай тәэсире тиде бугай. Иртәнге аштан сон, онлы капчыгымны алып һәм барысы өчен дә рәхмәт әйтеп. Пүчинкәгә кайтырга кузгалгач, хужабикә юлыма аркылы төште: —Фәгыйлә кызым, менә нәрсә: әгәр үзен разый булсаң, без сине асрауга алырга телибез. Ялгыз башын мохтаҗлыкта ач-ялангач җәфаланганчы, бездә тамагын тук, өстен бөтен булыр. Хезмәтче апаңа булышырсың. Икәү бергә шул бүлмәдә торырсыз. Берничә елдан, балигъ булгач, күз күрер, нишлисен үзен хәл итәрсең. Ярдәмчел хуҗабикәнен бу киңәшенә шундук күнеп, мин аларда асрау кыз булып калдым һәм башка хезмәтчеләр белән беррәттән һәртөрле йорт эшләрендә катнашып, моңарчы күрмәгән-белмәгән бүтән мохиттә яши башладым. Шәһәрдән егерме чакрым читтә, кечерәк кенә чишмәле матур үзәнлектә урнашкан бу утар—безнен хуҗабыз Әхмәтҗан агай биләмәсе. Ул—шәһәр мулласы белән кәсептәш. Хәзрәт үзе гел дин. мәчет, мәдрәсә, мөтәвәллият мәшәкатьләренә чумганлыктан, ширкәт эшләре белән күбрәк Әхмәтҗан бай шөгыльләнә икән. Хужабикәбез Әсмабану абыстайның сәламәтлеге шәптән түгел икән—тыны бетүдән зарлана. Үзе еш кына ун яшендә үк йөрәк авыруыннан гүр иясе булган мәрхүм кызын сагынып искә ала. Шуңа күрә булса кирәк, ул мине үз баласы кебек якын итә. Фәгыйлә кызым дип кенә йөртә Кайчандыр ерак шәһәрдә укучы улыннан хат килсә, күзләрем начар күрә дип кабат-кабат миннән укыта торган иде... ... Кече яшьтән хезмәт эчендә кайнап, өй мәшәкатьләрендә әнкәсенә булышып үскән Фәгыйлә яна урында да кушканны көтмичә, һәр эшне үзе белеп, җиренә җиткереп башкара. Һәрчак таләпчән, әмма кин күңелле, гадел Әсмабану абыстайның ана булган ышанычын акларга тырыша. Авыр югалту кайгы-хәсрәтеннән акрынлап арына төшкәч, чандыр кызчык аш- суга мул тормышта яшәп, озакламыйча зифа буйлы, төскә-биткә чибәр- мөлаем кыз булып үсеп җитлегә Эштән бушаган араларда Әхмәтҗан байның китапханәсендәге әдәбиятны, газета-җуриалларны караштыргаларга да вакыт таба. Ул бигрәк тә Габдулла Тукай әсәрләрен яратып укый, аның күп кенә шигырьләрен бер укудан күнеленә сеңдереп, эш арасында авыз эченнән көйләп йөри. Фәгыйлә монда тора башлауга тугыз ай чамасы үткәндер шәт Жәй башында Әхмәтҗан байнын ерак шәһәрдә укучы улыннан хат килеп төшә, тиздән анын җәйге каникулга ялга кайтачагы мәгълүм була. Шунын өстенә Әхмәтхан агай тагын бер көтелмәгән хәбәр алып кайта шәһәр мулласы Габдрахман хәзрәткә Казаннан бер авыру мөгаллим килгән, тиздән шул монда кымыз эчеп дәваланырга рәхим итәчәк ди. Габдрахман хәзрәт аны мөмкин кадәр кадерләп тәрбияләүне, савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүне бик үтенгән. Тырышыгыз, савыктырсагыз, саваплы булырсыз дип кат-кат әйткән. Шул сөйләшүдән сон утарда кадерле кунакларны каршыларга ашыгыч рәвештә хәзерлек эшләре башланып китә Хәер, шәкерт егетнең бүлмәсенә әллә ни кул-көч түгәсе юк. хужасы әлерәк кенә чыгып киткән кебек, һәрнәрсә үз урынында, тәртиптә. Ә анын күршесен, авыру мөгаллимгә дигән буш бүлмәне рәткә кертү өчен Әсмабану абыстай белән Фәгыйләгә шактый тырышырга, көнозын маташырга туры килде Бигрәк тә тәбәнәк мичкәдәге кыяклы фикус һәм түшәмгә сузылган үрмәле гөлне әйбәтрәк итеп урнаштыра алмыйча аптырап беттеләр Хәер, бик ашыкмаска да мөмкин булган икән. Кунаклар өч көн үткәч кенә кайтып төштеләр Алар шәһәрдә Габдрахман хәзрәт өендә очрашып танышканнар, шунын кучеры аларны утарга китереп куйган Шәкерт егет әтисе кебек буйга сузан булса да. төскә-биткә күбрәк әнисенә тартым Почык борынлы, очлы иякле, җитез хәрәкәтле Әнисе болдырда күренүгә аны каршы барып кочаклады, маңгаеннан үбеп, хәл-әхвәлен сорашты Аннары ике куллап әтисе белән күреште. Анын белән килгән мөгаллим кунак уртачадан тәбәнәгрәк буйлы, чандыр гәүдәле.Сәламәтлеге шәптән түгеллеге күренеп тора, яңаклары суырылып кергән. Ул кара тужурка, тар читле соры эшләпә кигән. Какча йөзле булгангамы, тышкы кыяфәте белән бераз яшүсмер шәкерткә охшаган иде. Әхмәтхан абзый аны олылап каршылаганнан сон. хәл-әхвәл сораштыра- сораштыра өске катка үз бүлмәсенә озата менде Кунаклар юлдан сон юынып, өс-башларын алмаштырып, аш бүлмәсендә табынга җыелгач та. мөгаллим гел ихтирам үзәгендә булды Әле берсе, әле икенчесе төрле сорау белән ана мөрәҗәгать итә. Әсмабану абыйстай. барысыннан бигрәк тырышып, аны сыйлый. Әхмәтхан бай да. улы шәкерт тә ана Габдулла әфәнде дип эндәшәләр. Фәгыйләгә бу бик сәер тоела. Әдәбият әһелләре, китаплар, газета, журнал исемнәре еш телгә алынгач кына бу мөгаллим дигән кешенен яраткан шагыйре Габдулла Тукай икәнен ниһаять аңлап ала һәм хәйран кала Әхмәтхан бай белән Габдулла әфәнде балконга чыккан арада кунак шәкерт әнисенә һәм Фәгыйләгә сер итеп кенә сөйләгәндәй «Бу кунакнын хатын-кыздан читләшүчән бер сәер гадәте бар Аның тирәсендә күп чуалмаска, юк-бар сораулар белән борчымаска тырышыгыз».—дип искәртү ясый Шунын өстенә анын «мөгаллим» дип аталуы да очраклы түгел икән Чөнки соңгы вакытта анын исеме тирәсендә кара болытлар куерган, күзәтүләр башланган Шуна күрә, кымыз эчеп дәвалан) форсаты белән, ул рәсми һәм яшерен шымчылар күзеннән югалып торырга мәжбүр булган Шәһәр мулласы Габдрахман хәзрәт, шул максат белән, аны бирегә аулаграк тарафка чакырып китергән. Гомумән ул турыда күп сөйләшмәү хәерле Берәрсе кызыксынып сораштырса-нитсә, кымыз эчеп дәваланырга килгән авыру мөгаллим дип әйтергә кисәтеп куя Әхмәтхан утарыннан дүрт чакрым чамасы читтә, иркен далада, берничә казакъ Габдрахман хәзрәтнең бияләрен савып, терлекләрен көтеп яши Саф һавада күбрәк булсын, кымызның яна өлгергәнен эчсен, итнен яна суелганын ашасын дип шунда, казакъларның киез өйләре янында, хәзрәт кушуы буенча, Тукайга да бер чатыр корып куелган Монда килеп, көтүче казакъларда кунак булган шагыйрь барысыннан канәгать, күтәренке күңел белән берничә шаян җыру язып ташлый: Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи. Бәхете барлар кырда җәйли, валлаһи! Ак күмәч берлән ашарлык саф һава; Жир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи! Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп. Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи! Аз гына бер җил исү берлән, үлән Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи! Кичкырын Тукай утарга кайтып кергәндә хуҗалар өстәл өстендә җырлап торган җиз самавыр янында чәй эчеп утыралар иде. Әсмабану аңа чәй ясап бирә, чәшкесенә лимон кисеп сала, җиләк- җимешне якынрак этәреп куя. Кунак бераз чәй эчеп сусавын баскач, Әхмәтжан бай үзе сүз башлый: —Габдулла әфәнде, сезгә бер соравым бар. Әгәр урынсыз санасагыз, җавап бирмәскә мөмкин. Исемдә чакта, онытылганчы сорап калырга кирәк дип саныйм. Кыскасы, зур талантлы мәшһүр Галимжан Ибраһимовның сезгә тискәре карашы, тырнак астыннан кер эзләп, урынлы-урынсызга мәкаләләр чыгаруы мина һич аңлашылмый. Моның сәбәбе нәрсәдә? Тукай сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куя, чәшке төбендә калган чәй йотымы белән иреннәрен чылатып ала да: — Мондый сорауны миңа еш бирәләр, моның белән күпләр кызыксына,—дип сөйләп китә.—Бу күңелсез сүзне озынга сузмас өчен, җавабым күптән әзер. Галимжан әфәнденең серкәсе су күтәрми, ул үзен мактаган, тәлинкә тоткан иярченнәрне ярата, әз генә тәнкыйтьләүчеләрне дә өнәми, читкә кага. Аның минем бакчага таш атуы да башлыча шуннан булса кирәк. Шагыйрьнең күп шигырьләрен яттан белгән Фәгыйлә, үзен-үзе инандырырга теләгәндәй, эчтән кабатлый: Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң ин нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Габдулла Тукай килгәннән бирле кичләрен мондый сөйләшүләр, соңгы вакытта әдәбият, дин әһелләрен әзерлекләүләр көчәюе турында фикер алышулар еш булгалый. Шул арада ул өлкәннәрнең сөйләгәнен дә колак салып, игътибар белән тыңлый, дөнья хәлләрен ишетә һәм Тукай шигырьләренең эчтәлеген, мәгънәсен тагы да тирәнтенрәк ачкандай була. Утарга көтмәгәндә тагын ике кунак шәһәрдән бер татар баеның буй җиткән улы белән кычыткан чыпчыгы кебек тиктормас кызы килеп төште. Икесе дә Әхмәтжан улының кечкенәдән бергә уйнап үскән дусты, икесе дә кайдадыр укыйлар, егет юрист булырга, сенлесе, маена чыдый алмаудан, ниндидер лекцияләр тыңлап йөри икән. Бәхтиярнын каникулга кайтканын ишеткәч тә, үзләре әйтмешли, дуслык визиты белән рәхим иткәннәр Әтиләре Әхмәтҗанның ширкәтчесе булганлыктан, яшь кунаклар хөрмәтенә җинел кулдан тиз генә табын әзерләделәр. Өлкән хуҗалар үзләре катнашмаса да, ашсу шактый мулдан булды. Иш янына—куш, дигәндәй, Әсмабану абыстай кунаклар күңелен күрү өчен кирәк санап, Фәгыйләгә дә рәтлерәк киенеп, табында катнашырга һәм хезмәт күрсәтергә кушты. Кунак егетнен сул күз өстендә никтер кашы юк. Шуны яшерү өченме, тузгак жирән чәче мангаена салынып төшкән Күренеп тора, ул бераз кызмача. Табындашлар үрнәгендә туган телдә сөйләшергә керешеп караса ла. татар һәм «урыс сүзләрен бергә бутаудан» кушать итәбез, гулять итәбез, кебек тозсыз кабатлаулардан ары китә алмады Моны шундук абайлап өлгергән Бәхтияр кинаяле шаярту белән жыру сузды: Без алай ла итәбез. Без болай да итәбез Без итә дип сез итмәгез. Без заманча итәбез. Ә сенлесе абыйсы кебек әштер-өштер генә киенмәгән. Кыска жинле. ачык изүле ефәк блузка астыннан яртылай шәрә күкрәк йомрысы, тулы беләкләре юри күрсәтергә куйган төсле күзгә бәрелеп тора. Бармакларына күп итеп алтын, көмеш йөзек-балдак кигән Сөрмәле күзләрен Бәхтиярдан һич алмый. Аз гына да тартынмыйча, гел шунын янында төчеләнә, әледән- әле беләкләренә кагылып, үзенә каратырга көчәнә Моны күреп торган Фәгыйлә Тукайнын дүрт кенә юллык көлдергеч шигырен хәтерләп, авыз эченнән кабатлый: Ундыр жаный бармагы. Уникедер балдагы. Тагын берне кияр иде. Инде урын калмады Тукай табыннан ялыкты бугай, беравык утырганнан сон. сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, акрын гына үз бүлмәсенә чыгып китте Бәхтияр шәкерт ябышкак кунак кыздан арына алмый Юрист Куртай Фәгыйлә янында төчеләнә, татар, урыс сүзләрен бутый-бутый тозсыз мәзәкләр сөйләүдән туктамый Күзләре белән эзләнеп өстәлдә хәмерле шешә таба алмагач — Юк. болай гына булмый, пить хочу,—дип. күрше бүлмәгә чыга да саквояж белән ике шешә шампан хәмере алып керә —Сезнен өйдә сухой закон бит. настроение күтәрә торган напиток булмый Поэтому специально үзебез алып килдек Әйдәгез, картлар күрмәгәндә бераз кайфовать итеп алыйк. Фәгыйләгә гел чыгып-кереп йөрергә туры килә Табынга утырса, тагын Куртай килеп бәйләнә, мәгънәсез мәзәкләр белән йөдәтә башлый. Кичкырын ишек алдында саубуллашканда коляскасына утыргач та һаман телен тыя алмыйча: — Бахти дус, секрет булмаса. әйт әле. мондый соблазнитыльный приелуганы атаң табып бирдеме, әллә үзен таптынмы.—диде әшәке көлеп — Аны кара, берәрсе урлап китмәсен Синен урыныңда булсам, мин моны кулдан ычкындырмас идем. Бәхтиярның ачуы йөзенә чыкты, әдәпсезлеге өчен оялгандай: кунакны тыярга ашыкты һәм капканы ачты —Тсс. алай ярамый, зинһар, тозсызланма. Кичке эңгердә адашмагайлары дип. Бәхтияр белән Фәгыйлә җилбәзәк кунакларны ярты чакрымдагы азы юл чатына хәтле озата чыктылар Бәхтиярга елышып утырган чытык кызый һәмишә төчеләнеп бара Юл чагында тарантастан төшеп калгач. Бәхтияр белән Фәгыйлә кирегә чокырчакырлы тар сукмак буйлап турыдан гына кайттылар Әлегә тикле аларнын балай аулакта икәү генә калганнары булмагангамы, кинәт унайсыз тынлык туа. Бераз дәшми барганнан сон. сүз юктан сүз булсын дигәндәй. Фәгыйлә кеткелдәп көлеп җибәрә — һи-һи-һи-и шул тикле дә тигәнәк кебек ябышкак булыр икән Теге кунак кыздан көлүем, гел сезнен янда сайрап кына торды Бәхтияр бу шаяртуны өнәмәгәндәй Ә абыйсы синнән күзен алмады, нинди генә ширбәтле сүзләр әйтмәде,—дип. борын астыннан мыгырдап куйды Менә аларга сай гына коры ерганак аша үтәргә туры килә. Бәхтияр асрау кызны кулыннан тотып, каршы яктагы тәбәнәк текә ярдан менәргә ярдәм итә. Караңгыда чокыр-чакырлы тар сукмакнын калган өлешен дә алар кулга-кул тотынып, берберсенен уч җылысын тоеп, күңелле сөйләшеп кайттылар. Атна-ун көн ял иткәннән сон, Әхмәтҗан бай варис улын, рессорлы тарантаска утыртып, шәһәрдәге, бистәләрдәге кибетләрен, тире эшкәртү, тун тектерү, кымыз әчетү цехларын күрсәтергә, компаньоннары, урыннарда алыш-биреш итүче агентлары белән таныштырырга алып чыгып китте. Иртәдән кичкә хәтле бәйрәм кебек гөрләп торган утарда тормыш тынып калгандай булды, нәрсәдер җитмәгән сыман тоелды. Тукай көнозын кымызчы казакълар янында, яки үз бүлмәсендә язу- сызу. газетажурналлар уку белән мәшгуль. Кайвакытта ул акрын гына ишекле-түрле атлап йөри, яисә моңлы көйгә ишетелер-ишетелмәс кенә сузып җырлый Ара-тирә, хастасы кузгалган минутларда, буылып кых-кых йөткерә башлый. Коридордан үткәндәбарганда моны ишеткән Фәгыйлә аның ишеге янында ирексездән туктап кызгана, балаларча беркатлылык белән шагыйрьгә ничек тә булса ярдәм итәсе, авыр уйларыннан азат итәсе килә. Вәләкин бу коры хыял гына, һичкайчан гамәлгә аша торган түгел. Аннан Габдулла әфәнде хатын-кыз белән ләчтит сатып утырырга яратмый, урынлы-урынсыз сораштырулар белән комачауламагыз, дип. Әхмәтҗан бай үзе каты кисәтеп куйган иде бит. Мәгәр анын шагыйрь белән якынрак танышуы һич уйламаганча- көтмәгәнчә килеп чыкты. Беркөнне иртән бүлмә җыештырырга кергән Фәгыйләгә шагыйрь үзе сүз кузгатып, аны-моны сораштыра башлады. Анын ятим калган асрау кыз икәнен белгәч, ихласлы кызгану белән: — И-и. шулаймыни?!—дип гаҗәпләнде.—Алайса без икебездә рәхимсез язмышнын бәхетсез үгиләре икәнбез,—диде.—Хәер, мин моны беренче күрүдән үк төсмерләгән идем. Чөнки йөзендә барча ятимнәргә хас нәүмизлек галәмәте бар. Андый тамга үсеп буй җиткәч тә бетми, күңелдә сүнмичә пыскып, сызлаган теш кебек, һаман бәгырьне өзгәләп тора. —Хак сүз, дөрес әйттегез, мин моны үземнән дә беләм,—диде Фәгыйлә дә җанланып.—Ялгыз калган минутларда мәрхүмә әнкәм күз алдыма килеп басканда, бигрәк тә кыен була, күзләр яшьләнә. Бар күңелләрдән җылы, йомшак синен кабрен ташы, Шунда тамсын күз яшемнең ин ачы һәм татлысы,— дип моңланып күнелемне бушатам. Тукай колакларына ышанмагандай гаҗәпкә калды, кинәт зур булып ачылган күзләрен Фәгыйләгә төбәде: —Чү, син бу шигырьне каян беләсең? -Әти исән чагында без «Вакыт» газетасын алдыра идек, бу шигырьне шуннан укып беләм. Бик авыр минутларда аны күңелдән кабатласам, әнием белән сөйләшкәндәй бераз җиңеләеп калам.—Чак кына дәшми торганнан сон Фәгыйлә отыры җанланып китә:—Габдулла абый, мин сезне ничектер бүтәнчәрәк күз алдына китерә идем бит. «Су анасы» әкиятен укыганда кеше әйберен чәлдерүче шук малай кебек булсагыз, *Шүрәле»дә кыргый урман сарыгын төп башына утырткан баһадир егеткә охшата идем. Сез аларны чынлап булган хәл итеп, үз башыгыздан кичергән кебек, килештереп язгансыз. — Күрәм, кызый, син үзең дә кибәк башка охшамаган, төшеп калганнардан түгел бугай Яшьли әдәбият укырга яраткансың, укыганыңның мәгънәсен аңларга тырышкансың, уйлана, хыяллана беләсең. Бу исә— бик мөһим, адәм баласына гаять кирәкле шәйдер. Җылы сүзләре белән ятим кызның күнелен күтәрсә дә, Тукайның кәефе юк, чырае төссез. Әледән-әле кыһ-кыһ ютәлли Авыруын сиздер мәскә тырышуы күренеп тора. Йөткерүе басылмаса, акланырга теләгән сыман «Юлда килгәндә бераз жил тиде бугай, шул йөткертә»,—дип. камзул кесәсеннән дару алып каба. Аларнын мондый очрашу, әнгәмәләре алга таба да еш булгалый. Берәр эш белән бүлмәсенә асрау кыз керсә, шундук Тукайнын йөзе яктырып китә, каләмен куеп, хәл-әхвәл сораша, сөйләштерә, тапкыр шаярту ишетсә, рәхәтләнеп көлә Кәефе әйбәтрәк бермәлне, кичке чәй янында, күнелле генә гәп корып утырганда. Габдулла әфәнде үзе дә: — Инде күптән, туган авылым Кушлавычка кайткач булган хәл.—дип, мәзәк сөйләргә тотынды —Шунда тегермәнче улы. шәһәрдә укучы егет белән таныштым, ара-тирә аларга баргалый башладым Эш юктан эш булсын дигәндәи, бу егет мине ауга, бытбылдык атарга чыгарга үгетли башлады Гомеремдә бер тапкыр мылтык тотканым булмаса да бик кыстагач, ризалык бирдем Икебез дә мылтык һәм бытбылдык алдый торган сыбызгы белән коралландык. Миңа ата бытбылдык сыбызгысы бирде ул. ә үзенә ананыкын алды. Басуда дугалы ат күмелерлек булып үскән куе арышнын атгереп килгән вакыты иде Авылдан чыгып беравык баргач, юл икегә аерыла Тегермәнче улы мина унга китәргә кушты, үзе сулга борылырга булды. Бытбылдык атсак-аталмасак та. кичкырын шушында очрашып, бергә кайтырга сүз куештык. Ярты чакрым чамасы барганнан соң, кулымдагы ата бытбылдык сыбызгысын сузып-сузып сызгырттым да колак салып тыңлауга күчтем Озак көтәргә туры килмәде, мина жавап кайтаргандай, каяндыр ана бытбылдык сайраганы ишетелде Сыбызгымны сызгырта-сызгырта арыш арасыннан шул тарафка юнәлдем Ишетәм—ана бытбылдык та мина таба якыная Әһә. бу мескен кош минем сабызгыга алдана, мәйтәм Ә үзем, як- якка карана-карана сак кына атлап, һаман барам да барам Чү, каршымда якында гына нәрсәдер кыштырдаган кебек булды, каралжым шәүлә күренде Әһә. бытбылдык шул икән дип, мылтыгымны төзәп атып жибәрсәм, куе арыш арасыннан тегермәнче улы атылып килеп чыкты. Мескеннең куркудан коты алынган, мылтыгы мина төбәлгән иде Бермәл, күзгә-күз шаккатып карап торганнан сон, исән калу шатлыгыннан кычкырып көлеп жибәрдек һәм юл буе бер-беребезне шаяртышып кайттык. Шулай да адәм көлкесенә калмас өчен, без бу вакыйганы беркемгә дә сөйләмәскә дип сүз куешкан идек Әмма Тукайнын андый көр күиеле сүзчән көннәре сирәк була. Ул әледән-әлс буылып-буылып йөткерә Күрсәтергә теләмәгән сыман, читкә борылып, сәдәп хәтле генә ак дару йога Ютәле басылып торган чакларда да күңеле күтәрелми, ахрысы Бүлмәсендә үзе генә калды исә, гел бер үк шигырен көйли: Яшь вакытга яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем. Яшьнәмим лә. күкрәмим дә, утсыз инде күкрәгем! Асрау кыз Фәгыйлә анын өчен үлеп тора кадерләп кайгырта, мунча кергән саен керен юып үтүкли, урын-жирен, бит сөлгеләрен алыштыра. Кымызын вакытында эчертеп, тәмлерәк ашатып, аны үзенчә тизрәк савыктырырга, тазартырга тырыша Әмма ике айга якын дәвалануга карамастан, шагыйрьнең хәле жиңеләйми. савыгу сизелми Нәкъ шул көннәрдә Әсмабану абыстайны дәваларга шәһәрдән чакыртып китерелгән врачка бер уңайдан Тукайны ла күрсәткәннәр иде Мәгәр ул тынычландырырлык берни дә әйтә алмады Авыруны игътибар белән тынлап караганнан сон, ютәлдән эчәргә дип аспирин гына биреп калдырды Бары тик ишегалдына озата чыккан Әхмәтжлн байнын үзенә генә, бик кичегеп кузгалгансыз, элегрәк кайгыртырга кирәк иде, ашыгыч рәвештә диспансерга салырга кирәк, дип әйтеп киткән Бу хакта үзенә һични әйтмәсәләр дә. Тукай барысын да сизә һәм әлләни игътибар итми шикелле. Хастаханәләр, дарулар турында андый- мондый сүз чыкса, гадәтенчә игътибарсызлык белән: «Врачларга күренмәвен хәерле, алар еш кына булмаган сырхауны да һичшиксез уйлап чыгарга- лыйлар,—дип шаяртырга ярата,—Аларга ышанып, кайчак авыртмаган әгьзан да сызлый сыман, чынлап сырхауга сабышасың». Ә үзе, бүлмәсендә ялгыз калган чакларны, бу арада монсу көйгә сузып-сузып һаман бер жырны кабатлый: Быелгы җәйләр үтәрме. Киләсе җәйләр җитәрме9 Киләсе җәй рәхәтен Ходай насыйп итәрме9 .. Нәкъ Тукай врачлардан шаяртып көлгәнчә, рас килеп чыкты: әлегә тикле азмыкүпме ярыйсы гына кыймылдаган Әсмабану абыстай табибка күренгәннән соң, тыны бетүдән ешрак зарлана, хәлсезләнә башлады. Шуңа күрә өй эшләренә бик кысылмый, вакытын күбрәк намаз укып, тәсбих тартып үткәрә. Эштән иртәрәк бушаган кичләрне Фәгыйләне дә үзе белән бергә намаз укырга чакыра. Атна көннәрне, ахшам намазыннан соң, ана кулдан күчереп язылган «Йосыф китабы»н яки берәр мөнәҗәтне көйләп укыта. Монда килүенә ике ай чамасы үткәч, Тукай аулак тормыштан зарыга башлады шикелле. Сүз арасында Казанны, китап нәшриятларын, газета- журнал редакцияләрен, әдәбият әһелләрен ешрак телгә алгалый, озакламыйча кайтып китү, юлга әзерләнү турында сөйләнә. Шулай да артык куырмый, тагын атна-ун көн сабыр итәргә, тиздән Бәхтиярнен каникулы беткәч, аның белән бергә китәргә исәп тота. Чынлыкта исә, вакыйгалар кинәт һич тә көтелмәгән борылыш ала. һич көтмәгәндә, уйламаганда утарга Троицк шәһәре мулласы, Тукайны монда кымыз белән дәваланырга чакырып китергән Габдрахман хәзрәт үзе рәхим итә. Бик ашыккан ахрысы,юртак шабыр тиргә баткан иде. Ишегалдында тарантастан төшеп хуҗалар белән исәнләшкәндә әйтүенә караганда, шунысы мәгълүм булды—Габдрахман хәзрәт далада терлек көтүче казакълар янында булган, шуннан кайтышлый берничә минутка авыру шагыйрьнең хәлен белешергә генә кергән икән. Шунлыктан атын туарырга да рөхсәт итмәде. —Бәйдә килеш кенә бераз тын алсын, суынсын. Вакытым тар, юл уңаеннан берничә минутка гына сугылдым,—дип сөйләшә-сөйләшә, алар өске катка, Тукай янына менеп киттеләр. Әмма, аның берничә минутка гына дигәне бик тиз үтеп, Әсмабану абыстай кушуы буенча, Фәгыйлә лимонлы чәй әзерләп керткәндә саубуллашыр чак житкән була. —Менә шуна күрә дә бу четерекле йомышны беркемгә дә ышанмыйча, үзем килеп ирештерергә булдым.—дип хөрмәтле хәзрәтнең әйткән азаккы сүзләре генә ишетелеп кала —Ярый, мин кузгалам. Икенде намазына кайтып житмәсәм, кайда, нинди йомыш белән йөргән, дип төпченә башлаулары бар. Хәзерге шөбһәле заманда дөнья хөсетле затлар белән тулы. Кешеләр бер-берсен күзәтеп, иснәнеп йөриләр, әләкләшергә генә беләләр. Ялган бәла-гайбәтләрдән тәнрем, берүк, үзен сакла!.. Хәзрәт китеп бару белән Тукай шундук кайтып китәргә җыена башлый. Әсмабану абыстай белән Фәгыйлә бөтен эшләрен ташлап, ашыгыч рәвештә юл кирәкяракларын хәстәрли. Кичкырын, барысы бергә җыелып, хушлашып дигәндәй ашапэчкәч, Тукай асрау кызны үз бүлмәсенә дәшеп, кәрҗиненнән юкарак кына китапчык ала да, беренче битенә тиз генә нәрсәдер язып Фәгыйләгә бирә —Менә сина бәләкәй генә бүләгем. Киләчәктә дә үзлегеңнән укып, халкыбызга аң-белем таратучы мөгаллимә булып үс. Шул ук кичне Бәхтияр Тукайны җинел тарантаска утыртып станциягә илтә һәм бәла-казасыз төнге поездга утыртып җибәрә Ә Габдрахман хәзрәтнең ни белән килгәнен Фәгыйлә Әсмабану абыстайнын колактан-колакка гына бик яшерен сер итеп сөйләвеннән белде Инде байтактан бирле шомлы хәбәр йөри. Лена дигән елга буендагы алтын приискаларында йөзләрчә баш күтәрүчеләрне атып үтергәннәр ди. Шуларнын байтагы каты эзәрлекләүгә түзә алмыйча, бу тарафка качып килгән, имеш Хәзер шәһәрдә аларны эзләү, аулау бара икән Шикле тоелган һәр кешене кулга алып, бәйнә-бәйнә тикшерәләр, төпченәләр ди Былтыр кыш Казанга барган чакны Габдрахман хәзрәт тагын бер күңелсез хәбәр ишетеп кайткан булган. Әмма ул хакта беркемгә дә әйтмәгән генә. Властьлар Тукайга кырын карый башлаган ди. аны яшерен күзәтү астында тотулары хак икән Шуна күрә авыру шагыйрьне кымыз эчертеп дәвалау белән беррәтгән. шымчылар, җәберләүчеләр күзеннән югалып торсын, жаны тынычлансын дип монда килергә чакырган булганнар. Тукайны озатканнан сон ике атна үткәч. Бәхтиярнын да каникулы бетеп, укырга китеп барды. Жәй башыннан бирле бәйрәм кебек күңелле тормыш, гөрләп торган утар, хужасыз торак кебек тынып калды. Иртәдән кичкә тикле аш-су пешерү, бүлмәләрне җыештыру, кымыз китертү’ белән мәш килгән, бер минут та буш вакыты булмаган Фәгыйләгә көннәр эчпошоргыч озын тоела башлады, ул хәзер күнелсез уйларга бирелә, моңая. Әхмәтжан бай һәрдаим сәфәрдә, кәсеп эшеннән бушамый Әсмабану абыстайнын исә хәле хөртиләнә бара, телдән бик зарланмаса да. ничектер, авыр сулый Ә үзе ике сүзнең берендә исән-сау барып җитте микән, хәбәре озак юк дип. һаман улы турында борчыла Бүген иртән аннан чат килеп төшкәч кенә, рухы күтәрелде, көнозын шул хакта сөйләнеп йөрде Бәхтияр хатнын азагында Фәгыйләгә дә сәлам язган Әсмабану моны асрау кызга берничә тапкыр әйтеп үтте, соныннан түзмәде, хатнын ул юлларын кызның үзенә дә укытты әле Кичен улына хат язганда: —Фәгыйлә кызым, әйдә, синнән дә сәлам җибәрик,—дип сөендерде —Ул анда бер ялгызы бит. ямансудыр, безне сагынадыр Әйдә, языйк, күңеле булсын, балакайның Егеттән хатлар атна саен килеп, һәркайсында Фәгыйләгә кайнар сәлам, сагыну сүзләре язылган була. Бераздан егет хатларны турыдан-туры кызнын үзенә адреслап та җибәрә башлады Сонгы хатында аны чын күңелдән яратуын, бик сагынуын һәм. нәкъ утардагы кебек, еракта ла анын кул җылысын тоеп яшәвен әйткән иде Эшләр бодайга киткәч. Фәгыйлә кинәт шиккә төшеп, мин ана тин түгел бит. яманатым чыгудан Ходай сакласын, дигәндәй. Бәхгиярнын хатларына җавап язуны туктатты Мондый очракта биредә калырга ярамавын ул яхшы аңлый һәм үзенен шикшөбһәсен егетнен әнисенә дә җиткерә Төрле имеш-мимеш, гайбәт сатулар тудырмас өчен кызый хәзер үк моннан китәргә карар кыла. —Әсмабану абыстай, мин сезне туган әнием кебек якын итәм, игелегегезне беркайчан да онытмам, шуна күрә китәм дә Башкача мөмкин түгел Зинһар, мине дөрес аңлагыз, гаеп итмәгез Кыенсыну белән һәм бераз читләтеп-читләтебрәк әйтелгән бу хәбәрне Әсмабану абыстай башга анына сыйдыра алмыйчарак аптырап торды Ахыр чиктә төшенеп алгач, үз колакларына үзе ышанмагандай —Авызыннан җил алсын, тфү-тфү. Берүк, андый сүзне бүтән әйтә күрмә.—дип кызнын авызын япты —Үзен дә күрәсеңдер. Бәхтияр бозык түгел, тәүфикълы егет, сине үлеп ярата, сиңа өйләнергә өмет баглый Әхмәтжан абыең белән мин дә үз кызыбыз кебек якын итәбез Безгә килеп, малаема үзе тагылып йөрүче, яртылаш каферләшкән ташкурчактан Раббы м үзе сакласын. Син минем үз кызым кебек якын киленем, картлык көнемдә караучыбыз будырсын һәркемнең киләчәк тормышы, кайда, кемнәр белән ничек яшисе үзе туганчы ук Ходай Тәгалә тарафыннан тәкъдирдә аллан ук язылган була дип әйтер иде безнең әти Фәгыйлә кызым, синен язмышын безнең гаилә, безнең улыбыз Бәхтияр белән бәйле. Мин моны гарәфә кич төшемдә күрдем, тормышта да шулай булсын диеп садака адарындым. Берүк фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килсен. Фәгыйлә йомшак күңелле карчыкның бу киңәшен шундук кире кагарга җөрьәт итми. Башта уйлаганча көне-сәгате белән шундук чыгып китми, беразга түзәргә була. Шул арада абыстайның бу саташулы хыялы да, бәлкем, басылыр әле дип. тынычланырга тырыша. Әмма ләкин Әсмабану абыстайнын уйлары басылмый. Киресенчә, хәле хәл булуга карамастан, башында туган ниятен гамәлгә ашырырга ашыгуы сизелә. Бу эштә ул ире белән уртак фикердә булса кирәк. Иң әүвәл Фәгыйләне өйнең өске катына Тукайдан бушаган бүлмәгә күчертә, ана ярдәмче итеп Пүчинкәдә бергә укыган Жәмилә исемле кызны ала. Кышкы каникул башлангач, Бәхтиярны чакыртып кайтаралар да озын- озакка сузмыйча яшьләрне кавыштырырга керешәләр Шәригать кушканча булсын дип, шәһәрдән Габдрахман хәзрәтне китертеп никах укыталар, никахлашу галәмәте итеп, бер-берсенен бармагына алтын балдак киертәләр. Кайчандыр хәер сорашып нужа күргән, аннары асрау кыз булып хезмәт иткән Фәгыйлә бай егет хатынына әверелә. Инде моңарчы ук бу гаиләдә үз кеше булган яшь килен яңа әхвәлгә тиз күнегә, әмма борын чөеп йөрми Әсмабикә абыстайга элеккечә ихтирамлы булып кала, әни дип үлеп тора. Хезмәтчеләр һәм аш-су пешерүче авылдашы берәр ялгышлык җибәрсә дә, аларга каты бәрелмичә, аңлатып бирә, йә үзе эшләп күрсәтә Әсмабану абыстай, якыннарын артык интектермәскә теләгәндәй, Ходайдан сабырлык сорап, мыштым гына үлеп китте, үз бүлмәсендә җомга намазы укыганда намазлык өстендә жан тәслим кылды. Газиз әнисе кебек якын булган, күп ярдәме тигән йомшак күңелле каенанасын югалту Фәгыйләгә бик авыр иде, ул үзен икенче тапкыр ятим калган кебек хис итте. Бәла ялгыз йөрми дип тикмәгә әйтмәгәннәр, ахрысы. Әсма абыстайны югалту хәсрәте басылырга өлгермәде, язгы кояшлы көннәрнең берсендә яңа бәла—бөтен татар халкын тирән кайгыга салып, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның яшьли вафат булуы турында хәбәр килеп төште. Бу хакта барча газета-журналлар язып чыкты, илне матәмле мон-зар басты. Бу кайгылы хәбәр Фәгыйләне кинәт миңрәтте, күз алларын томалады, Тукайны юк итеп һич аңына сыйдыра алмады ул. Әле кайчан гына ул монда булган, бергә сөйләшеп, бер табында ашап-эчеп утырганнар иде. Менә шушы бүлмәдә Фәгыйлә аны: Татар бәхте өчен мин жан атармын: Татар бит мин. үзем дә чын татармын,— дип хәйран калдырган иде бит. Тормыш мәнгелек агым кебек, бер генә минут та тукталып тормый. Эреле-ваклы көндәлек мәшәкатьләре, шатлык-кайгылары, туу һәм югалтулары белән үз юлыннан өзлексез дәвам итә. Казакъ даласындагы ялгыз утарда да гомер үз жаена акрын гына бара бирә Әхмәтжан агай елдан-ел сизелерлек картая бара. Хужалык белән идарә итүне аз-азлап улына тапшыра, үзе күбрәк тирә-юньдәге авыл, мәчет, мәктәпләргә; мохтаж хәлфәшәкертләргә ярдәм күрсәтү һәм биш вакыт намаз укудан бушамый Бәхтияр укуын тәмамлап кайтуга җин сызганып эш йөртә Яшь бичәсе белән иркенләп чәйләшергә, күнелен күрергә вакыты да калмый. Ерак Көнбатышта зур сугышлар башлангач, эшләр тагын да уңыш- лырак бара Ширкәт җитештергән җылы тун, киез итекләргә, хәтта кымызга да бәяләр көннән-көн күтәрелә тора. Күптән түгел генә пайга кергән алтын приискасы да ярыйсы гына эшли, хәтсез табыш бирә Хәзер үзе байбикә булып калган Фәгыйлә Әсмабану абыстайны еш искә төшерә, үз урынына асрау кыз булып килгән Жәмилә белән теге яки бу эш турында сөйләшкәндә: мәрхүмә абыстай менә болай итә. тегеләй итә иде. дип, еш телгә ала Эштән буш вакытларда алар Габдулла Тукай шигырьләрен. Галимҗан Ибраһимовнын «Татар хатыны ниләр күрми* дигән хикәясен, башка әдипләрнен әсәрләрен укыйлар Ара-тирә Пүчинкә зиратына барып, күргән-белгән корткаларга сәдака биреп, әтиәниләре рухына дога кылдыралар, авылдашлары белән очрашалар, халыкнын елданел бөлә барганын, коточкыч мохтаҗлыкта яшәгәнен күрәләр Утарга килә торган газета берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр белән тулы Шәһәрләрдә ачлыкка түзә алмаган меннәрчә эшчеләр эш ташлап протест белдерә Авыл халкы алпавыт урманын кисә Фронтта солдатлар командирларына буйсынмый, күбесе коралын ташлап качып китә Ул да түгел, тагы да тетрәткечрәк яналык Петербургта патшаны тәхеттән бәреп төшергәннәр, илдә власть әкренләп халык кулына күчә икән, дигән хәбәрләр йөри Бөтен ил кырмыска оясына таяк тыккан кебек, кая карама—ыгы-зыгы. Шәһәрдә заводфабрикалар да гали эшчеләр кулына күчә бара. Күп урыннарда алпавыт утарларын талаулар башланган Хуҗалары кайсы качып котыла, кайсы каршылык күрсәтеп, бәрелештә вафат була Әнә шундый дәһшәтле көзге көннәрнен берсендә Фәгыйләнен шәһәргә киткән ире белән каенатасы да кире әйләнеп кайтмады, җир йоткан кебек икесе дә юкка чыкты Шәһәргә барып эзләү, сораштырулар бернинди нәтижә бирми Күргән-белгән танышларнын күбесе төрле якка таралып беткән Шәһәрдәге йорт та. аскы каттагы кибет тә пран-заран китерелгән, сораштырырга дисән хезмәтчеләр, приказчиклар да юк—барысы да кайсы кая китеп юк булган. Тиздән Әхмәтжан байнын даладагы утарына да чират җиткән Пүчинкә кешеләре иртән килеп мал-мөлкәтне үзара бүләчәкләр имеш Кичен бу хәбәрне озын колактан ишетеп белгән Фәгыйлә шул ук төнне Габдрахман хәзрәтләргә юл тотарга карар кыла. Хезмәтче кыз Жәмилә лә ана ияр.» Фәгыйлә исә билгесез сәфәр алдыннан чак кына уйланып тора ла. башта ин кадерле нәрсә итеп—шагыйрь үзе вафат булгач чыккан кигапны яулыкка төрә Аннары сонгы тапкыр бүлмәләрне йөреп чыкканда затлы бизәнү әйберләренә, көмештән ясалган, алтын йөгертелгән савыт-сабага күзе төшә. Элек боларга анын бер дә исе китми иде Хәзер исә. мондый авыр заманда боларнын да кирәк булуы ихтимал дигән фикергә килеп, озын-озак уйлап тормастан. хәзинәдә барын зур гына бер футлярга тутыралар һәм кучер малайнын чанасына салып бәйлиләр. Хәтәр сәфәргә төнгә каршы чыгып китәләр. Ул вакытта төрле сәбәпләр аркасында әйберләрен күтәреп төн карасы астында каядыр шылучы качаклар күп булгангамы аларны аулах. мөлкәтләрен конфискацияләү нияте белән юлларда өч-дүрт кешедән гыйбарәт булган кораллы дозор отрядлары йөри торган була Моны белмәгән Фәгыйлә белән Жәмилә дә. тан алдыннан шәһәргә барып җитәрәк. бәхетсезлеккә каршы, әнә шундый отрядка очрый Башлыклары булса кирәк, кыска тун. колакчын бүрек кигән базык гәүдәле берсе «Кто такие, что везете’»—дип боларны туктата Фәгыйлә урысча азрак сукаласа да. берни дә аңламаганга сабышып, ык-мыклап тизрәк үтеп китмәкче була. Отряд командиры аны туктатып, сүгенә-сүгенә чананы тибеп аудара, асты өскә әйләнгән футляр эчендәге әйберләр чәчелеп китә Шырпы яндырып карасалар: кар өстендә жем-жем итеп яткан асыл ташлы бизәнү әйберләрен күреп, дозорчыларның күзләре дүрт була Ачулы командир зур хәзинә табу шатлыгыннан хәтта юашланып китә, әләпләнә төшә Артык сүз куертып тормастан, дозорчылар шырпы сыза-сыза кар 2. «к. У • м ю өстендәге әйберләрне җыеп футлярга тутыра башлыйлар. Ут сүнеп торган арада әле берсе, әле тегесе берәр әйберне тиз генә үз кесәсенә салып куя. Эш тәмам булгач, котлары алынган ике бичара юлчыны, куркыныч юлбасар тоткандай, кораллы сак астында шәһәргә, элеккеге полиция участогы бинасына яна милиция бүлегенә китерәләр. Монда Фәгыйлә белән Җәмиләне ярым чишендереп, култык асларын, күкрәкләрен оятсызларча капшый-капшый җентекләп тентиләр, футлярдагы хәзинәгә опись ясыйлар. Фәгыйлә Тукай китабын сорап караса да кире кайтарып бирмиләр. Аннары аларны күрше бүлмәгә аерым-аерым чакырып икесеннән дә допрос алалар. Фәгыйлә үзе турындагы барлык сорашуларга да чын булганча, дөресен җавап бирә Төрмәгә утыртуларыннан куркып, үзенен буржуй хатыны икәнен генә әйтми калдыра. Допрос алучы күпме төпченсә дә: —Алар мин ятимәне асрау кыз итеп алдылар, бераз үскәч хезмәтче булдым,— дип Фәгыйлә үз сүзендә нык тора,—Дөнья бозылгач, ягъни бу чуалышлар башлангач, аталы-уллы хуҗаларыбыз шәһәргә киткән җирдән юкка чыктылар. Ике көн көтеп тә хуҗалар кайтмагач, без дә хуҗасыз утарда калудан курка башладык, шыпырт кына тайдык. Шайтан котыртты бугай, комсызланып бу шылтыравыкны үзебезгә бәлагә алганбыз. Тфү, тфү. башы-ахыры шул булсын! Шунда көтмәгәндә тагын бер бәла килеп чыга: допрос кәгазенә кул куйганда дозорчылар башлыгы Фәгыйлә бармагындагы никах балдагын күреп ала да, каракны җинаять өстендә тоткан кебек, кабат җикеренеп ташлана: —Әһә-ә, эләктеңме?!. Әле генә комсызлануын өчен үкенгән булып, тәүбә итеп кыланган иден. Ә үзен әнә ничек! Халык милке булырга тиешле алтын балдакны безгә тапшырмыйча, яшереп калгансың. Таш кебек катып торма, хәзер үк бармагыңнан балдагыңны салып өстәлгә куй. —Юк, юк, мин берни дә яшереп калмадым, балдакны аны һич тә бармактан салып булмый, бары тик шуннан гына. —Әһә, шулаймы? Салдыру дигәндә безгә куш. Без аны хәзер, күз ачып йомганчы... Дозорчы әнә шулай шапырына-шапырына эшкә керешә. Әмма таш кебек каты куллары белән Фәгыйләне кычкыртып күпме генә газапласа да, бармакка тирән батып кергән балдакны барыбер салдыра алмый. Борын астыннан мыгырдый-мыгырдый туктарга мәҗбүр була. Чөнки кияүгә чыкканнан соңгы дүрт ел дәвамында Фәгыйләнең бармаклары шактый тулыша төшкән, тирән батып кергән алтын балдак сары тегәрҗепкә охшашлы сызык кына булып күренә иде. Дозорчылар, ахыр чиктә, җәфалауны туктатып торырга булалар һәм Фәгыйлә белә Җәмиләне коридорның аргы башындагы салкын камерага илтеп ябалар. Иртән милиция түрәләре эшкә килгәч, камерадагы тоткыннарны берәм- берәм чакырып тикшерү—фильтр аша үткәрү башлана. Эшне тиз тоталар бугай, бераздан камера шактый бушап кала. Менә утар качакларына да чират җитә. Башта хезмәтче кыз Җәмиләне чакырып алалар. Милиционер бераздан Фәгыйләне чакырып чыгара. «Өлкән тикшерүче» дип язылган ишектән кыюсыз гына атлап кергәч, зур өстәл янында кәгазьләр актарып утырган тикшерүче күтәрелеп карамыйча гына: —Кайдан, кем буласың? Садись, рассказывай,—дип, артсыз урындыкка ымлап күрсәтә. Фәгыйлә төнлә дежурныйга ни сөйләгән булса, бу юлы да сүзгә-сүз шуны кабатлый, бары тик үзенең бай хатыны икәнен генә әйтмичә яшереп калдыра. Тикшерүче рәтләп тыңламаган кебек булса да. аны шып туктата. — Ник скрывать итәсен7 Менә бу допрос протоколында хезмәтче кызыгыз әйтүенә караганда, син есть бай хатыны бит, значит’буржуйка, классовый дошман,—дип алдындагы кәгазьгә төртеп күрсәтә Шунда ул Фәгыйләгә күтәрелеп карый һәм кинәт гаҗәпкә кала —Чү. кемне күрәм мин. Хәтерем ялгышмаса. син Бәхтиярларда прислуга иден бит Хатыны да булгансың икән Алайса ник скрывать итәсен? Беркайчан алдау-йолдауны белмәгән Фәгыйлә комач төсле булып кызара, абына-сөртенә кыенлык белән: — Юк. ялганчы түгел мин,—дип акланырга тырыша —Ул йортта асрау кыз булуым да, аннары хәдимә булуым да хак сүзләр Фамилиям дә дөрес, тумыштан килгән чын фамилиям. Ә монысы, допрос протоколында язылганы, куркудан, буталудан килеп чыккан Алла хакы өчен, зинһар, гафу итегез. Бу көтелмәгән очрашудан Фәгыйлә бик аптырап һәм. але һаман ышанып бетмәгәндәй, күз кырые белән генә ирексездән тикшерүчегә карап ала. Әйе. бу һичшиксез шул, моннан биш ел элек утарга кунакка килгән ябышкак Куртай иде Хәзер ул сизелерлек калынайган Элеккечә туган телендә сөйләшә белми, сул кашы юк. Чыгар күзләре йотардай итеп комсыз карый Ул. Фәгыйлә ишетерлек итеп кенә, авыз эченнән мыгырданып утырды — Менә бу чынлап та удивительно' И. кызганычка каршы, поздно очрашу, помогать итәргә авыр булачак. Чөнки барысы да инде дежурный журналына язылган, әйберләргә официально опись ясалган—значит, яшереп калу мөмкин түгел. Аннары. Әхмәтжан бай бер алтын приискасында пайчы иде бит. димәк, аның кайдадыр яшереп куйган алтын запасы бар Точно беләбез, качып киткәндә алар ул запасны урлап өлгерә алмадылар Ул алтыннарны табарга ярдәм итсәң, без сине шундук чыгарып җибәрербез Разумеется, табылган запастан үзенә дә бераз эләгер Төнге допрос протоколында бармагындагы алтын балдагын бирмәде, салдырып алырга кирәк дип язылган. Алай ярамый, балдакны хәзер үк салып бир —Алтын запасы турында бер кәлимә сүз ишеткәнем, күргәнем булмады, шуңа күрә һични әйтә алмыйм Ә балдакны аны яшереп калмадым Менә ул. тирән батып кергән. Допросчылар салдыра алмадылар Балдакны оста кайчысы белән генә кисеп алып була диделәр. —Ярар, анысы калып торсын, соңыннан хәл итәрбез Ә хәзер безнен өчен ин важные—алтын запасы. Син шунын кайда икәнен әйтергә, безгә булышырга тиеш. —Бик булышыр идем, әмма мин берни дә белмим бит. Шунлыктан һични әйтә алмыйм —Ашыкма, бәлкем, хуҗаларыннан куркасындыр - Тикшерүче яшерен сер әйткәндәй, тавышын акрынайта төште —Бер дә курыкма, алар юк инде, кире кайтып булмый торган дөньяга бөтенләйгә киттеләр Кинәт коты алынган Фәгыйлә моны анына сыйдыра алмыйча Ничек киттеләр, кем әйтте аны?—дип кычкырганын сизми лә калды —Син нәрсә, ишетмәдеңмени9 Безнен изолятордан качкан унике подследственный арестант, төнге караңгыда елга аша үткәндә, барысы да юка боз астына батып погибать иттеләр Алар арасында Әхмәтжан бай белән аның улы Бәхтияр да бар иде Значит, алтынның кайда икәнен курыкмыйча әйтергә мөмкин. Мона бик ышанып бетмәсә дә. Фәгыйлә кинәт миңгерәп китә, күз аллары томанлана Куртайнын соңгы сүзләре сабакташы Бәкгиярнын һәлакәтенә шатлангандай мәкерле тоела, рәхимсезлеге белән жанны өшетә Фәгыйлә шундук, бисмилласын әйтеп, мәрхүмнәр рухына дога кылырга керешә Тикшерүче эшне ашыктырмакчы Түземсезлек белән тамак кыра Монда мәчет түгел, соңыннан молиться итәрсең —Ул. Фәгыйләнең догасын бүлдереп, допрос алуын дәвам итә Ул бөтен тырышлыгын куеп допрос ала Турыдан-туры да. төрлечә уратыпуратып та сораштыра, тасма телләнеп үгетләп тә карый Әмма, көткән җавапны һич әйттерә алмыйча, ярсып бетә Ахыр чиктә чамасыз ризасызлык белән: —Бар. яхшылап уйла, хәтерләргә тырыш.-дип җикеренеп, тоткынны камерага илтергә куша. Ул Фәгыйләне иртәгесен дә, берсекөнне дә бүлмәсенә чакыртып озак-озак допрос ала, анын кичә сөйләгәнен бүгенгесе белән җентекләп чагыштыра. Дөресен әйтмичә барыбер чыгармыйбыз, дип тагын кисәтеп карый. Өченче очрашуда да тоткынның телен чишә алмагач, түземен җуеп, ачулана башлый: —Ярар, черт с тобой. Алайса синнән бүтән жирдә башка кешеләр допрос алыр! Анда болай гына үгетләмәсләр, телеңнән тартып сөйләтерләр. Безнен кебек жәлләп тормаслар, балдагыңны бармагың белән өзеп алырлар. Шул ук көнне, кәгазенә Фәгыйләне буржуй хатыны дип. алтын хәзинәсе кайда икәнен әйтмәвен һәм хәзер дә бармагындагы алтын балдакны бирмәгәнен өстәп, кораллы сак астында шәһәр төрмәсенә жентекле тикшерү үтәргә жибәрделәр. Шәһәр төрмәсендә бай хатыны Фәгыйләне, шөкер, хатын-кызлар камерасына ябалар. Кием-салымнарына, үзләрен тотышларына караганда, тоткыннарның күбесе яңа власть тарафыннан жәберләнгән мул тормышлы зыялыга охшаганнар. Араларында байларча купшы киенгән яшь ханымнар да, рәнжүләре йөзенә чыккан әбиләр дә бар. Кайберләре инде атна-ун көн тикшерүче күрмичә чират көтеп тора, бу кандала оясында озак тотудан зарланып шау-шу кузгата. Монда тик тотмыйлар, төрле эшкә җигәләр икән. Ябылунын икенче көнендә үк, солдат кебек сафка бастырып, Фәгыйләне дә тимер юл станциясенә ташкүмер бушатырга алып киттеләр. Тынчу, сасы камерада аз сүзле булып тоелган тоткыннар саф һавада җанланып китеп, эш арасында кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып, башларыннан үткән мажараны, ишеткән-белгәннәрен сөйләп күнел ачалар. Фәгыйлә аларны сизгер колак белән тыңлый. Бу зинданда тикшерү үткәч, күбесен төрле срокларга хөкем итеп, Чиләбе шәһәрендәге хезмәт-тәрбия колониясенә җибәрәчәкләр икән. Ә менә мондый эш арасында кайчак ул бәладән качып котылучылар да булгалый имеш. Станциядә поездлар бер-бер артлы үтеп тора. Барысы да халык белән тулы, дәһшәтле туфаннан куркып качкан кебек, барысы да бер тарафка— Көнчыгышка таба агыла. Менә тагын, шундый поездларның берсе, тоткын хатын-кызлар эшли торган ачык платформа янына килеп туктады. Вагоннардан сикереп төшкән пассажирлар вокзал эчендәге буфетка, азык базарына ташланып, берсен-берсе этә-төртә, чәйнекләренә кайнар су ала. Бераздан, чың-чың итеп кыңгырау чакыргач, итәкләренә ут капкандай, һәммәсе дә вагоннарына чаба башладылар. Буфетта артыгын эчкәннәр, күрәсең, бер-берсенә кизәнә-кизәнә вокзалдан ике исерек баш килеп чыга да, перронда чынлап торып сугыша башлый, җиргә егылып рәхимсез кыйнашалар, начар сүзләр белән сүгенәләр. Сәгате-минуты белән җыелган халык тын да алмыйча шаккатып тамаша кыла Тоткын хатын-кызларны саклаучыларның икесенең дә күз карашы шунда төбәлгән. Күрше юлдагы поезд менә-менә кузгалып китәчәк бугай, паровозы морҗасыннан очкыннар бөркеп, соңгы пассажирлар вагоннарга күтәрелә. Фәгыйлә ирексездән. «Их, шунын белән качып китсән иде»,—дип, эчтән ниятләп куя һәм йөрәгенең ешрак тибә башлаганын сизә. Ә анын кулдашы. Наташа исемле яшь кенә чая хатын, акрын гына: —Мин тәвәккәллим, ычкынам. Әгәр теләсәң, әйдә, миннән калма,— дип күмерле вагоннан жиргә сикереп төшә. Озын-озак уйлап торырга вакыт юк. Кулындагы тимер көрәген ташлап, Фәгыйлә дә анын артыннан йөгерә һәм инде кузгалып китә башлаган сары вагоннын асылмалы баскычына тотына. Наташа һәм шунда якында булган тагын бер егет аны вагон эченә кулыннан тартып күтәрәләр. Йөк ташый торган вагон халык белән шыгрым тул!ан. Болай да тыгыз бит. ник тагын кеше утырттыгыз дип. ризасызлык белдерүчеләр дә бар Әмма Наташа аларны ишетмәгәндәй, тимер мич янындагы ташкүмер яшигына утыра, бераз кысыла төшеп. Фәгыйләгә дә урын бирә Шунын белән шау-шу да басыла Тиздән Фәгыйлә үзе дә бераз тынычлана һәм кызу тимер мич янында жылыда башкалар сөйләшкәнгә мыштым гына колак салып тынлап бара. Сөйләшүләренә караганда, бу халык арасында караклар, документсыз шикле кешеләр дә бар. аларны аулау максаты белән әледән-әле тикшерүләр үткәрелә, документсыз кешеләрне шундук кулга алалар икән Бу капкынга эләгүдән ничек котылырга белмичә Фәгыйлә тәмам куркуга төште, поезд туктаган саен ишек ягын күзәтте Үзенен хафалануын ул янында йокымсырап барган юлдашына да сиздерде Икесенен дә һичнинди документы юк бит. монда бер генә минутка да калырга ярамый Алар уртак карарга килеп тиздән, поезд Чиләбе станциясендә туктагач, тавыштынсыз гына вагоннан төшеп калдылар. Ярымкарангы перронда халык мәш килә Төрле багаж, төенчек күтәргән кешеләр, сонга калудан курыккандай, бер-берсен этә-төртә шәһәргә чыга торган капкага тыгыла. Кемнәрдер киресенчә агымга каршы—поездга ашыга Дүрт-биш минут дәвам иткән ыгы-зыгы арасында Фәгыйлә юлдашы Нагашаны күздән югалтты. Ул кинәт аптырап, як-ягына иләс-миләс каранып, шәһәр урамына китүчеләр артыннан ташланган иде. Арлы-бирле сугылып йөргәннән сон. кире вокзалга кайтып, поезд көтүчеләр арасында гына эзләнергә булды. Ниһаять, тәмам алҗып, тез буыннары калтырый башлагач, залда буш урыннарның берсенә хәл алырга утырган көе ул авыр йокыга талды. Күпмедер вакыт йоклаганнан сон. ул ниндидер тәмле искә уянып китеп үзенен түзә алмаслык ачыгуын сизде. Күзләрен ачып караса—ул вокзал ашханәсе янында гына утырганын, кемнәрнеңдер ачык ишектән кереп-чыгып йөргәнен абайлап ала һәм аларга ияреп эчкә керә. Кешеләр акча түләп кухня тәрәзәсе янына барып баса, ә Фәгыйлә исә өстәлләрдәге ризык калдыкларын ашарга керешә Ул иртәгә дә, аннан сон да шулай көн күреп, төннәрен залда поезд көтүче пассажирлар арасында йоклап жан асрый башлый. Көндезләрен жай туры килгәндә ул ашханә идәнен җыештыручыларга. кухняга ташкүмер кертүчеләргә булыша. Кухня эшчеләреннән берәрсенен вак бәлеш яки пилмәнне матур итеп ясый белмәве күзенә чалынса, ничек бөгәргә кирәген шундук күрсәтеп бирә. Фәгыйләнең бу һәвәслеген тиздән шеф-повар Анастасия түги дә сизеп ала һәм аны үзенә булышчы итә Вокзалда кунып йөрүче ялгызак икәнен белгәч, икәү бергә күнеллерәк булыр дип. үз өенең кечерәк кенә буш бүлмәсенә алып кайта. Өстенә кияргә иске халатын, йон оекбашын бирә Күренеп тора, Анастасия эш йөртә белән торган булдыклы хатын Төннәрен идән астында самогон кудырып еш кына сату итә Өй артындагы сарайда симертергә куйган зур-зур ике дуңгызы бар Ашханәдән аш-су калдыкларын алып кайтып, дуңгызларны ашату, саранны чистарту, төрле өй мәшәкатьләре—барсы да Фәгыйлә җилкәсенә күчә Авыр булса да Фәгыйләгә түзәргә туры килә, чөнки дөньяның асты өскә килгән бу фетнәле заманда паспортсыз беркая барып булмый Настя түтинен ялгызлыктан зарлануы күз буяу өчен генә булган икән Милиция бүлегендә писер булып хезмәт итүче сөяркәсе бар Бик эчкече бәндә, гел самогон сорап аптырата, эчәренә бирмәсән. гауга куптара, тавышлануы такта стена аша ишетелеп тора Пасха бәйрәме көнне дә кич белән ашап-эчеп, күңелле генә җырлап утырганнар иде -Беләм мин сине, үтәли күрәм, паспортсыз качакларны, сукбайларны җыеп, ярты бәягә эшләтәсең,—дип җикеренә башлады писер Ачуымны китерсәң, якташым дип кызганып тормам, тотармын да иртәгә үк җиткерермен. Кон буе эшләп тәмам алҗыган Фәгыйләнең ятып йокларга җыенган вакыты иде Күрше бүлмәдән милиционерның янавын ишеткәч, нишләргә белмичә куркуга төшеп, менә хәзер кереп кулга алмагае дип, коты алынып ятты, куркуын жинеп, бераз тынычлангач, күрше бүлмәгә колак салып тыңларга тотынды. Аннан бернинди хәрәкәт, тавыш ишетелмәгәч, барлы- юклы кием-салымын җыеп төйнәде дә. шыпырт кына чыгып качты. Төнге тынлыкка чумган шәһәр читендәге зур тимер юл станциясе, үзгә бер дөнья кебек, гөр килеп тора. Рәт-рәт тезелгән поездлар арасында әледән-әле паровоз кычкырткан, сузып-сузып сыбызгы сызгырткан тавышлар ишетелә. Әле анда, әле монда утлы фонарь тоткан кеше күренеп үгә. Вокзал каршындагы пассажир поезды янында чемодан, сумка тоткан кешеләр тыз-быз килә. Кемнәрдер китүче, кемнәрдер озатып калучы. Ерак Көнчыгышка Владивосток шәһәренә юл тотарга тиешле тиз- йөрешле поезд менә-менә кузгалып китәчәк икән. Фәгыйлә тиз генә билет алып, төрле ярлыябагай йөри торган иң арзанлы вагонга кереп утырды. Вагон эче икегә бүленгән. Беренче бүлек чуар халык һәм төрле чемодан, кәрзин, капчыклар белән тулы, эчкә үтәрлек түгел, басып торырга да урын юк. Боларнын күбесе инкыйлап үгиләре, яна власть белән килешә алмыйча, бәхет эзләп чит җирләргә күченүчеләр. Туган-үскән җирдән бөтенләйгә аерылу кыен булса кирәк, йөзләрендә әмәлсез гажизлек галәмәте күренеп тора. Вагонның икенче бүлеген бер төркем диңгезчеләр—Петербургтан Владивостокка, хуҗасы ташлап качкан пароходка эшкә баручы команда арендага алган. Монда иркенрәк, әмма бүтән беркемне дә кертмиләр. Башка урын булмагач. Фәгыйләгә шунда—бүлмә ишегенә аркасы белән сөялеп торырга, һәр чыккан-кергән кешегә, читкә тайпылып юл бирергә туры килде. Команданың капитаны, жиз якорьлы фуражка, зәнгәрсу китель кигән урта яшьләрдәге диңгезче, юл өстендә басып торган Фәгыйләне жәлләде бугай, аталарча кайгыртучанлык белән. —И. матурым, тынгысыз урында кунаклагансың. Болай ярамый, төенчегеңне ал да, әйдә безнен якка кер,—дип, ян утыргычтагы берничә чемоданны өске киштәгә күчереп, бушаган урынны ана бирде. Инде күптән җылы сүз ишетмәгән Фәгыйлә, мондый ягымлы мөнәсәбәткә сөенеп, кин күңелле капитанга кабат-кабат рәхмәтләр әйтте. Аннары төенчегенә башын куеп, кырын яткан хәлдә оеп күзләрен йомды. Ул иртәгесен якында гына кемнәрдер сөйләшкән тавышка уянып һәм бераз тынлап яткач, шуны белеп алды команданын повары тиф белән авырып, юлда хастаханәгә кереп калган Шунын аркасында менә өченче көн инде кешеләр җылы аш күрми, рестораннан тукланырга күбесенең кесәсе сай икән. Капитан белән сөйләшкәннән соң бу эшкә Фәгыйлә үзе тотынды. Артельче үлчәп биргән азык-төлектән вагон-ресторан кухнясында төш вакытына менә дигән тәмле аш, итле карабодай боткасы, йөзем компоты пешереп, бөтен команданы сөендерде. Барыннан да бигрәк, капитан мактады: —Көймә комга утырган иде. ярый әле син коткардың. Алайса, матурым, менә нәрсә: әйдә, без сине штатка алабыз, дингезче повар-кок булырсын. чит илләрне күрерсен. Юк, юк, диңгезче булмыйм, йөзә белмим мин.—дип көлеп, Фәгыйлә кул гына селтәде. Чиксез-кырыйсыз киң дала, куе урманнар аша поезд ыжгырып алга бара Меннәрчә чакрымнарга сузылган юл һич бетмәс кебек, ялыктыра башлый. Күнелсезлектән котылу өчен кешеләр домино, шахмат уйныйлар, диңгезне сагынгандай, барысы бергә моңлы көйгә сузып җырлыйлар. Күп газаплы авыр сәфәр азагына якынаеп килә Менә Хабаровск шәһәре дә артта калды Иртәгә иртән Тын океан буендагы ин ахыргы шәһәр Владивостокка барып җитәчәкләр. Кая барып бәрелергә белмәгәндәй кангырап утырган караңгы чырайлы диңгезчеләр, ниһаять, җанланып, бердәм тату гаилә кебек күнелләре күтәрелеп уйныйкөлә башлады. Тузгый чәчле шадра егет кенә сүзгә катнашмыйча башкалардан читтәрәк утыра һәм күз кырые белән генә әледән-әле Фәгыйләгә ничектер шикле каранып ала. Чү, астыртын күзәтүче түгелме бу дип борчуга төшә Фәгыйлә. Каушавын сиздермәс өчен ул калтыраган куллары белән төенчеген актарырга керешкән булды. Менә утардан киеп чыккан йон кофтасы ин өстә ята. анын ашханәдә эшләгәндә туплаган барлы-юклы акчасы шуның кесәсендә саклана. Мәгәр, гөнаһ шомлыгына каршы, куйган урынында акча юк. Фәгыйлә үзәк ачыну белән: —Ах, акчамны урлаганнар,—дип кычкырып җибәрде —Бая кухняга аш пешерергә чыкканда гына булавка белән эләктереп куйган идем бит. Берәрсе күреп торды микәнни?! Бу күңелсез хәбәрдән, бөтен команда авыр хәлгә калып, кинәт киеренке тынлык туды. Кешеләрнен, ни әйтергә белмичә, бср-берсенен күзенә карарга уңайсызланганын күреп, мона сәбәпче булган Фәгыйлә үзе дә: һай. ялгыш артык кычкырдым, ахрысы, дип үкенә үк башлады Шулчак, капитан аяк үрә торып басып, бөтен команданы ашыкмыйча күздән кичерде: —Моннан күп вакытлар элек, җилкәнле флот заманында, төзәлмәс каракларны, корабта коткы таратучыларны диңгездә кеше яшәми торган кыргый утрауда төшереп калдыра торган булганнар Әгәр ымсынып алган кеше акчаны хәзер ук кайтарып бирмәсә, без аны беренче тукталышта үк поезддан куып төшерәчәкбез. Чөнки андый ышанычсыз кеше белән диңгезгә чыгып булмый. —Шулаен шулай да. әмма урлаучының кем икәнен ничек беләсең? Шунсыз төшереп калдырып булмый бит,—дип сорау ташлый бер түземсезе — Балтикада пароходыбыз минадан шартлап һәлак булганчы без барыбыз да бергә эшләгән кешеләр, бер-беребезне яхшы беләбез, берберебезгә ышанабыз. Аз ганыш булган бердәнбер кеше, юлга чыгар алдыннан гына кадрлар бүлеге җибәргән яңа кочегар бар. Әйдәгез, сорыйк әле. акчаны кем алганын шул күрмәгәнме яки үзе нәфес коткысына бирелмәгәнме? Ул шунда якында гына утыра бит Әгәр дөресен әйтсә, без дә анын хәленә керербез. Яңа кочегар дигәннәре Фәгыйләгә шикле күренгән әлеге тузгый чәчле егет икән Үзе турында сүз кузгалгач, башы гүбәнрәк иелде, таяныч эзләгәндәй аптырап әйләнәтирәгә каранды Сорау ташлаган теге матрос әле һаман тынычлана алмыйча. каршы чыга. —Җәмәгать, акчаны кем чәлдергәнен тәгаенләми торып, гаепсез кешегә яла ягабыз, ялгышабыз түгелме9 Тузгый чәчле егет исә ниһаять Фә1ыйләгә таба борылды — Мадам, сезнең акчагызны мин алдым, зинһар, кичерегез -һәм ул акчаны күкрәк кесәсеннән алып Фәгыйләгә бирде —Алтын балдаклы булгач, калын кесәле дип уйлаган идем Төенчек эченнән күренеп торган кәгазьне ничек алганымны сизми дә калдым Сукбайлыкта өйрәнелгән начар гадәт онытылып бетмәгән, күрәсең. Бүтән беркайчан кеше әйберенә тимәскә, тырышып эшләргә сүз бирәм Минем бүтән беркемем дә. беркая барыр җирем дә юк. Мине үзегездән аерып, тагын сукбайлыкка дучар игеп ташлап калдырмавыгызны зинаһарлап сорыйм' Катгый чырайлы капитан күзләре белән генә сизелер-сизелмәс елмаеп куя. Үз власте белән хәл итәргә хокукы булса да: —Йә. нишлибез, егетләр! Кем ничек уйлый?—дип бетен командага мөрәҗәгать итә. Вагонда тирән тынлык туды. Бер-берсеннән киңәш көткән сыман үзара карашып шактый торгач, арадан берсе үзалдына уйлангандай гына әйтә куйды: —Да-а, авыр язмышлы сукбай, ташлап калдырырга ничектер кул бармый. Ана тагын берничә кеше кушылды: —Дөрес әйтген, чынлап та кызганыч. —Куып чыгарсак, тагын юлдан язмагае. —Әйе, әйе, егет кызганыч... Шунын белән хөкем вәссәлам. Егетнең хәленә кереп һәм каты кисәтеп, бер юлга аны гафу итәргә булдылар. Бу күңелсез вакыйганың шулай уңай хәл ителүенә Фәгыйлә дә канәгать. Тузгый чәчле егетнен шат йөзенә карап утырган шәпкә: «Минем хәлем дә нәкъ аныкы кебек, таянырлык беркемем дә. барып ышыкланыр жирем дә юк бит. Әгәр алсалар, әллә шул пароходка повар булып керим микән»,— дип икеләнә калды. Мәнге бетмәс кебек озын тоелган күп газаплы ялыктыргыч юл, ниһаять, бетте. Төрле сәбәпләр аркасында туган-үскән жирен ташлап чит-ят җирләргә бәхет эзләп китүчеләр белән шыгрым тулы поезд океан буендагы ин азаккы шәһәр— Владивостокка барып җитте. Чит илләргә юл тотучылар вагоннардан төшү белән, сонга калудан курыккандай, абына- сөртенә якындагы дингез вокзалына таба ташлана, һәркайсы диңгез корабына билет алырга ашыга. Ә Балтикадан күчеп килүче диңгезчеләр командасы пароходчылык идарәсенә юнәлә, кичә генә повар булырга ялланган Фәгыйлә дә алар белән бергә. Әлеге дә баягы, һаман бер киртә: кадрлар бүлегендә паспортың юк дип, аны эшкә алмадылар. Инде нишләргә, бөтенләй таныш түгел ят шәһәрдә ялгыз башын кая сугылырга?! Байтак вакыт каңгырап йөри торгач көтмәгәндә генә башына бер уй килде. «Чү, читкә китүчеләрдән берәрсе, гаилә әгъзасы итеп үзенә ияртмәс микән? Поездда бер кызның ыгы-зыгы арасында әнә шулай вагонга утыруы турында кемдер сөйләгән иде бит?» Әнә шул үзе уйлап чыгарган хыялый ният белән Фәгыйлә портка тәпили. Анда, тимер-бетон причалга яны белән туктаган зур пароход янында, халык мәш килә. Барысы ла палубага менә торган асылмалы баскычка таба омтыла, һәркемнең паспортын, билетын җентекле тикшереп үткәрәләр. Чират торучылар арасында кәләпүшле мөселманнар да бар Фәгыйлә сүз катып караган агайлардан берсе тынлап та бетермичә, иңбашларын җыерып кына тискәре җавап биреп читкә борылды. Икенчесе—акылга зәгыйфь мәзәкче күргәндәй күзләрен шар итте. Беркатлы балаларча мәгънәсез эш белән шөгыльләнгәнен Фәгыйлә, ниһаять абайлап, үзен-үзе кызганудан күз яшьләренә буылды. Каргышлы илне ташлап китүчеләр оарысы да, ана бик канәгать, бәхетле кебек тоелдылар. Акрын гына кузгалган зур пароходны Фәгыйлә күзләре белән озатып ерактагы томансу пәрдә эчендә эреп югалганчы онытылып карап торды. Бераздан аңына килеп, әйләнә-тирәсенә караса, причал инде бушап калган. Әлерәк кенә киткән пароходның чалкаларын тумбадан ычкындырган ике эшче генә якындагы склад ишегеннән аны гаҗәпсенеп күзәтеп тора иде. Фәгыйлә төенчеген култык астына кыстырып порттан чыкты да, кай тарафка юл тотканын уйлап тормастан, тротуар буйлап башын аска иеп китеп барды. Үзәк урамнан бара торгач, аяклары алҗуга түзә алмыйча, тимер юл вокзалына килеп керде Буфеттан кыздырылган балык белән бер кисәк икмәк алып тамак ялгагач, бетен гәүдәсе авыраеп, күзләре йомыла башлады. Бу төнне ул шунда, пассажирлар залында, урындык артына сөялеп чтырган хәлдә йоклап үткәрде. Фәгыйлә иртәгесен, җыештыручылар дөбер-шатыр эшләгән тавышка уянып, күзен ачып караса, кояш инде шактый югары күтәрелгән, әлерәк кенә Мәскәү поезды килеп туктаган. Юлчыларның күбесе мөһажирләр икәне күренеп тора, вагоннан төшү белән ашык-пошык сорашалар да. диңгез вокзалына пароходка билет алырга йөгерәләр. Фәгыйлә дә аларга иярә, берәр якташ, ирен, каенатасын белгән-ишеткән кеше очрамасмы дип өметләнә. Пароходка утырырга да ниятләп карый Әмма аны бу юлы да утыртмыйлар. Мөһаҗирләр тулы зур пароход кузгалып китә Нәүмиз Фәгыйлә причалда ялгызы торып кала, күхтәре томанлана. Мәгәр причалда ул үзе генә түгел, аны кичә күреп калган ике кеше бүген дә шунда якында гына ни турындадыр сөйләшеп, сәерсенү белән күзәтеп тора икән. Берсе куш иякле, бик тынгысыз булса кирәк, кулдашынын терсәгенә кагылып, саф татар телендә: —Шакир, карале, бу кичәге пароходны өзгәләнеп озатып калган мәткә ич,— ди.—Бүген дә кемнедер озатты. Кием-салымы шәптән булмаса да, үзе җиләк кебек, күз төшмәслек түгел. Шакир дигәне зур таза гәүдәле сазау егеткә охшаган. Эчке ризасызлык белән: —Т-с-с! Әдәпсезләнмичә чамалабрак сөйлән,—дип искәртү ясады. Фәгыйлә аларнын сөйләшкәнен ишеткәч, көтмәгәндә ин якын кешеләрен очраткандай шатланды гына —һи-и. колакларыма ышанмый торам, чынлап та үзебезнең мөселман әһелләре икән. Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм милләттәшләр' Әмма милләттәш агайлар якты чырай күрсәтмиләр Яшь чибәр хатынның артык ачылып китүен өнәмәделәр, җилбәзәкләрчә әрсехлеккә санадылар бугай, теләртеләмәс кенә, ничектер ягымсыз исәнләштеләр Чалыш авызлысы Фәгыйләне баштанаяк җентекләп күздән кичерде дә. өнәмәвен яшермичә, мыгырдап куйды: —Мөслимә башын белән шамакайланып йөрмә монда, бар. юлында бул, китә бир! Икенчесе дә. алай каты бәрелмәсә дә. җинелчә әрнү белән —Дөрестән дә. бер дә килешкән эш түгел.—дип шелтәләгәндәй итте — Бармагында алтын балдак, ә өстендә керләнеп беткән иске халат Болан бер дә килешми Бераз чистарак, пөхтәрәк киенеп йөрергә кирәк бит! Моны ишетү Фәгыйләгә бик авыр иде. Шулай да үзенен тышкы кыяфәте өчен йөзенә оялу катнаш ачыну чыгарып, тирән дулкынлану белән җавап кайтарырга теләде ул. —Әгәр минем хәлемне белсәгез. Әмма ул башлаган сүзен әйтеп бетерә алмыйча, күз яшьләренә буылып причалдан чыгып китте Бу көнне ул аеруча авыр кичерде. Кая сугылырга белмичә, күңелсез уйларга чумган хәлдә урамнарда йөри торгач, ул шәһәр кырыендагы кечерәк кенә базарга барып чыгып, юл читендә китап сатып утыручы ак сакаллы карт янында ихтыярсыздан тукталып калды. Ашъяулык чәтзе генә кечкенә җәймә өстендә яткан төрле китаплар арасында берсе анын күзенә таныш чалынды. Инде шактый таушалган, тышлыксыз булса да. үзенен шактый зур форматы, калынлыгы һәм кәгазенең саргайган төсе белән нәрсәнедер хәтерләтә, кайдадыр күргән кебек тоела. Фәгыйлә китапны кулына алу белән үк аны таныды һәм битен ачып карауга ук. шигырьне укып та тормастан, күңеленнән кичерде Якын дустым! Сина миннән кинәш шул. Кешеләргә серенне сөйләмәс бул Эчендә нәрсә янганын үзен бел Үзен кайгыр, үзен егла. үзен кал Бу—Тукай әсәрләренең беренче зур җыентыгы икән. Акчасы юклы- барлы гына булса да, Фәгыйлә аны кулыннан бирмичә сатып алды. Сөекле шагыйрен күргәндәй күкеле күтәрелеп китте Вокзал каршындагы кечкенә бакчада сәгатьләр буе кангырап утырган авыр вакытларда ул шуны укып юанды, рухи таяныч тапты. Причалда, зур складтан сулдарак, порт эшчеләренең ашханәсе бар. Фәгыйлә аны узып барышлый очраклы рәвештә генә күреп алды һәм бераз тамак ялгарга булды. Чиратка басып кухня тәрәзәсеннән балыклы аш белән икмәккә ирешкәч, кая барып төртелергә белмичә аптырап, әйләнә-тирәгә шактый каранып торганнан сон гына ул иң аргы өстәлдә буш урын күреп алды. Фәгыйлә тиз генә барып, ашын, икмәген өстәлгә куйгач, үзе табуреткага утырып, төенчеген тез өстенә урнаштырам дигәндә, башын күтәреп караса—каршында өченчекөн аны кимсетеп әрләгән ике татар аш ашап утыра иде. Аны күрү белән тегеләр дә, үз күзләренә үзләре ышанмагандай, сәерсенеп калды. Өлкәнрәге—ялан башлы, чал кергән сирәк чәчлесе, Фәгыйлә алдындагы төенчеккә бермәл карап торгач: —Ник аны гел үзең белән йөртәсең, бирнән түгелдер ич?—дип, йөзенә чәнечкеле елмаю чыгарды. Фәгыйлә әрем телле агайга күтәрелеп карамастан: — Юк, бирнә түгел, төрле чүпрәк-чапрак кына, дип, кашыгын кулына алды.— Калдырырга урыным булмаганлыктан, менә, үзем белән йөртергә туры килә. Милләттәш агайлар ничектер уңайсызланып калды. Яшьрәге бу күңелсез әнгәмәне икенчегә борып җибәрергә теләде бугай: —Тукта, анда чүпрәк-чапрак кына түгел шикелле. Төенчегеңнең ачык кырыеннан китапка охшаган нәстә күренеп тора түгелме? —Әйе. китап. Тукай шигырьләре. Кичә генә базарда сатып алдым. Мин аны яраткан шагыйрем төсе итеп саклыйм. Халкыбызның тиңдәшсез зур талантлы шагыйре бит ул. Аның: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнен теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы,— дип башланган шигырен һәр мәктәп баласы кечкенәдән яттан белеп үсә, гомере буе хәтерендә саклый! Яна танышларның яшьрәге ризасызлык белән: —Акыллым. сөйләвенә караганда син йомры башлы, укымышлы күренәсен— диде —Ә тормышта үзенне-үзең кимсетеп йөрисен. Барып сыеныр оям да юк, диден Мондый сукбайлыктан нинди рәхәт табасын? Бу ихласлы кызыксынудан Фәгыйләнең кинәт күнеле тулып, бик нәүмизләнле Ул акланырга теләгән сыман әйтә куйды: — Рәхәт эзләүдән түгел, мин зур бәхетсезлеккә дучар булдым. Хәзер исә кем икәнемне яшереп йөрергә туры килә —Фәгыйлә башлаган сүзен әйтеп бетермичә телен тешләде, артык әләкләп үзен тоттырудан шикләнде. Шунлыктан ул ашык-пошык ашап, тиз генә амин тотты да моннан чыгып качты Причалдан киткәч тә әле һаман тынычлана алмыйча Габдулла Тукайның шигырен такмаклады: Эчендә нәрсә янганын үзең бел. Үзен кайгыр, үзең егла, үзең көл. Бу шигырь гыйбрәтле киңәш иде, гүя, Фәгыйләне моннан сон уйлабрак сөйләшергә, артыгын ычкындырмаска, дип. каты кисәтә иде ул Шул көннән башлап яна танышларның Фәгыйләгә карашы сизелерлек йомшарды. Ашханәдә кассага чират торганда үзләре янына чакырып алалар, бергә утырып ашаганда сүз арасында читләп-читләп анын үткәне, кайда туктавы, бу тирәдә нишләп тулгануы белән кызыксыналар Инде хәзер Фәгыйлә аларнын агалы-энеле брадәрләр икәнен, портта килгәнкиткән пароходларның чалкаларын кабул итеп, тумбага эләктерүче- ычкындыручы булып эшләгәннәрен белде. Бер анадан туган бала булсалар да. алар бер-берсенә охшамаган Өлкәне, Закирхан исемлесе. кыска буйлы, салынкы кашлы ир уртасы кеше Тормышка кара күзлектән караучы, урынлы-урынсызга төрттерүчән икәнлеге сүз саен сизелеп тора. Менә бүген дә ашханәдә очрашу белән үртәп көләргә тотынды ул: —Ә-ә. алтын балдаклы хәерче, тагын мөһажирләр пароходын озатырга килдеңме? Әллә үзен дә китәргә телисен инде? Анын энесе Шакирхан. киресенчә, ягымлы елмаеп исәнләшә, абыйсынын тозсыз төрпәлеген йомшартырга теләгәндәй итә — Кәефләрен ничек? Ыгы-зыгылы тынчу вокзалда төн үткәрү кыен булгандыр инде?! —Мин төнемне ачык һавада, вокзал каршындагы бакчада утырган көенчә йокылы-уяулы килеш үткәрдем. Вокзал кешеләре минем поезд көтүче пассахир түгел икәнемне беләләр. Хәзер мина сукбай итеп карыйлар, залга кертмиләр. Фәгыйлә моны артык сыкранмыйча әйтсә дә үзе бик алҗыган, тәмам хәлсезләнгән, нәүмизлеге йөзенә чыккан иде. Брадәр швартовчылар аны кызгандылар, күңелләрендә ничек тә ярдәм кулы сузу теләге туды бугай Үзара күзгәкүз карашып алалар да. Фәгыйлә белән якын таныш кебек җанланып сөйләшәсөйләшә. өметсез уйларын таратырга тырышалар Ә кичкырын, эш вакытлары беткәч, әйдә, бездә кунарсың дип. аны да ияртеп китәләр. Башта бераз икеләнсә дә. йортсызҗирсез Фәгыйлә. Аллага тапшырып, барырга мәхбүр булды Шакиржаннын өе бистә читенлә дингез култыгына караган сөзәк тау итәгенә урнашкан. Түбәсендә калайдан кисеп ясалган горуранә кыяфәтле әтәч кукраеп тора. Капкадан керүгә чылбырга тагылган көлтә койрыклы зур сары эт хужасын сырпаланып каршылый Абзар ишеге янында күшәп яткан ак кәҗә, кунак белән танышырга теләгәндәй, килеп Фәгыйләгә сыена. Тәүлек буе вахтада торып кайткан хужаларнын арыганлыгы күренеп тора. Шунлыктан, җинелчә ашап-эчкәч тә Закирҗан одеал. мендәр ала да чоланга йокларга чыгып китә Шакирҗан түр яктагы ян тәрәзә кырыендагы караватта Фәгыйләгә урын җәеп биргәннән сон. үзе мич артындагы тапчанда урын әмәлләп ята. Күпме вакыт йомшак урын-җир күрмәгән һәм тәмам хәлдән тайган Фәгыйлә башын мендәргә салу белән изрәп китә, күз кабаклары авырая, йокыга тала башлый. Ләкин ул. кемдер төрткәндәй, сискәнеп уяна. Тукта, бу чит-ят ирләр янына мин ник килдем әле. дип, шомга төшә Төнге карангылыкта кыштырдаган тавыш ишетелгән саен кемдер йөргән, акрын гына аяк очларына басыл якынайган кебек тоела аңа. Ул ган алдыннан гына, ниһаять, каты йокыга китә Фәгыйлә ниндидер сәер ят тавышка уянып, кайда икәнен, кем борчыганын абайлый алмыйча, бермәл йокылы-уяулы ятты Күзләрен ачып караса, иртәнге эңгер сыегая башлаган, яна көн туып килә Карават янындагы яртылаш ачык тәрәзә каршында ак кәҗә мәэлдәп тора. Шундук йокысы ачылды Фәгыйләнең, көтелмәгән гаҗәпсенү белән ихтыярсыз елмаеп куйды — И. сакалбай, син уяттыңмыни мине?! Ул. Шакирҗанны уятмас өчен аяк очларына басып, акрын гына ишек алдына чыга. Ак кәҗә аны күрү белән килеп сыена, түземсезләнеп мәэлди-мәэлди сырпалана. Шунда гына Фәгыйлә, анын сөт тулып шешенгән җиленен күреп, казык башында эленеп торган чүлмәкне ала да тынгысыз кәҗәне сава башлый. Уянгач Шакиржан хәйран кала: — һи. миннән дә алданрак керешкәнсең икән! Гомер булмаган хәл, кичә кәҗәне саварга онытканмын. Күземне ачуга шул исемә төште. Ашыгып чыксам, син инде савып утырасын... —Җилене авырткан булса кирәк, тәрәзә каршында мәэлдәп ул мине үзе уятты,—ди Фәгыйлә. Шакиржан кәҗә белән сугымлык үгез бозауны өй каршындагы яшел чирәмгә чыгарып арканлыи Фәгыйлә тагарак янында чыр-чу килгән тавык- чебешкә көрпә болгатып бирә. Аннары өйгә кереп, бергәләшеп иртәнге аш әзерлиләр. Алар чүкердәшеп ашап утырганда чоланнан Закирҗан да килеп керә һәм үзалдына сөйләнгән сыман: —Әһә, борчаклары пешкән икән, юкса болай сайрашмасларые,—дип, астыртын төрттереп ала. Әмма, анын кинаясен ишетмәгәндәй, Шакиржан сүзсез ашый бирде. Болар агалы-энеле икесе дә балта осталары, портта бер тәүлек дежур торганнан сон. буш көннәрендә тагын кайдадыр эшләштергәлиләр икән. Бүген дә ашап-эчкәннән сон, эш кораллары тулы сумкаларын иңбашларына асып, юлга кузгалдылар. Капкадан чыккач, Шакиржан өйгә кире борылып керде: —Әйтергә оныта язганмын, мунча бездән ерак түгел, күрше урам чатында гына. Теләсән, чабынып, юынып кайтырга мөмкин. Сабын, мунчала, сөлге алып барырга онытма. Каен себеркесе чоланда эленеп тора. Инде күптән мунча күрмәгән, керләнеп беткән Фәгыйлә бер дә кыстатып тормастан. бик рәхәтләнеп мунча кереп кайтты. Чәй эчеп, әзрәк ял итеп алгач, беренче мөмкинлектән файдаланып, ин әүвәл өйлә намазы укыды. Аннары бөтен хуҗалыгын ышанып калдырган Шакиржанга рәхмәт йөзеннән мендәр тышларын, тәрәзә пәрдәләрен, шул уңайдан үзенең иске халатын юып киптерергә элде, идәнне юып чыгарды Шакиржан әйтеп калдырган ит, карабодай ярмасы белән кичкә аш, ботка пешереп куйды. Кичкырын түр тәрәзәдән диңгез култыгына карап утыра торгач ул тагын ниндидер борчулы уйга чумды. Закирҗанның иртәнге кинаяле сүзләре исенә төшеп әрнетте Хәер, чит ир белән аулак өйдә кунган хатын турында башкаларның да шулай уйлавы бик ихтимал бит. Юк, юк, моңа юл куярга ярамый Шакиржан кайту белән рәхмәт әйтеп, моннан тизрәк ычкынырга, фатир һәм эш эзләргә кирәк. Фәгыйлә әнә шулай борчулы уйларга чумып йөргәндә төштән сон, һич көтмәгәндә. Шакиржанны атлы арбада шифаханә кучеры кайтарып куйды һәм култыклап өйгә кертергә ярдәм итте. Көтелмәгән бәла: ул тар тактага басып биектә эшләгәндә таеп егылып, сул сыйрагын сындырган. Шифаханәдә гипслап, өйдә дәваланырга кайтарганнар. Анын чырае көл кебек, иреннәре кара көйгән Әз генә кыймылдаса да, сызлануы йөзенә чыга, ишетелер-ишетелмәс кенә сыкранып куя. Өйдә үзен генә калдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә Фәгыйләгә китү турындагы ниятен кичектереп, яралы авыруны караучы булырга, аш-су әзерләргә, йортта барча эшне башкарырга туры килер. Төнне авыр үткәрсә дә, иртән Шакирҗанның газаплы сызлавы бераз басылды шикелле Гипслы аягын борчымас өчен саклык белән торып утыргач, тамагына капкалап, даруын эчте. —Бик белеп әйткәннәр: саулык—ин зур байлык. Сәламәт булмасан, тормышның яме китә, берни эшли алмыйсын,—дип, ачыну катнаш шаярту белән үзеннән-үзе көлгән була бит әле, бичара.-Фәгыйлә, ярый әле син бар, югыйсә бөтенләй ярдәмчесез калачак икәнмен. Фәгыйлә көнозын аяк өстендә, эш артыннан эш гел табылып тора Шулай да, юк вакытны бар итеп дигәндәй, бүген төштән сон бер бушрак арада уд түр тәрәзә янына утырып, беркөн базарда сатып аяган китабын актара башлады Үзе яттан белгән шигырьләрнең исемен күргән саен, якын танышын очраткан кебек, сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәп куя Аны күзәтеп яткан Шакиржанга бу сәер тоелса кирәк, дусларча шаярту белән кызыксынгандай итә: — һәр сәхифәсен ачкан саен елмаясын Нинди китап ул. бик хикмәтлемени? —Менә үзен тынлап кара,—ди Фәгыйлә һәм жанланып укый башлый Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан. Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан Көрәш угрыңда' ар, тал. тирлә, имгән: Өмит итмә булышканны ләимнән Сәгадәт талына мснсән, үзен мен: Ни ярдәм килсә лә килсен үзеннән —Ә менә монысы тагы да хикмәтлерәк, тагы да тирәнтенрәк уйлар уята: Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безненчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле,— Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә Татар күнеле ниләр сизгәнен. Мескен булып торган өч йөз елла Тәкъдир безне ничек изгәнен. —Дөрес әйтәсең, чынлап та тирән эчтәлекле, уйландыра торган шигырьләр .— Шакирҗан яткан җиреннән торып утырып, кызыксыну белән сораштыра башлый — Фәгыйлә, карале, боларны анларга. болай баш йөртә белергә сине кем өйрәтте? Әллә тумыштанмы, үз тырышлыгын белән ирештеңме9 — Кем әйтмешли, анысы да. монысы да булгандыр инде Минем әти- әнием мөгаллимнәр иде Узганда-барганда күрше авылларның мөгаллимнәре дә кергәлиләр. чәй янында халкыбызның фаҗигале язмышы, туган тел. әдәбият, мәгърифәт турында әңгәмә коралар Мин аларны кызыксынып тыңлыйм Китапларда, газета-журналларда басылган шигырьләрне, хикәяләрне килү белән ябырылып укый идем Боларнын тәэсире, мөгаен, булмый калмагандыр. Мондый әңгәмәләр аларга бер-бсрсс белән якынрак танышырга форсат тудыра. Фәгыйлә үзе турында барысын әйтеп бетермәсә дә Шакиржаннын бирегә моннан җиде ел элек, Лена елгасы буендагы алтын приискаларынла забастовкалар бастырылгач, эзәрлекләүдән качып килеп, оя корганын белә Хатыны былтыр көз йөрәк авыруыннан вафат булган Шуннан бирле ялгыз яши. Үзе эштә вакытта йортны эте Актырнак саклый, күрше балыкчы карт күз-колак була. Аннары Мәкәрҗәдә йөкче булып көн күрүче абыйсы Закирҗан да. күчеп килеп, монда төпләнә Гомумән, шәһәрдә татарлар байтак, базарда, кибетләрдә еш очрыйлар, үзара йөрешәләр. аралашалар Җәй уртасында, болытлы караңгы төннәрнең берсендә, тан алдыннан һич тә уйламаганда-көтмәгәндә, портка дистәләрчә япон кораблары кереп, кораллы гаскәр төшерә Шунын катнашы белән шәһәрдә власть акгвардиячеләр кулына күчә, эш башында утыручыларны кулга алулар, атулар башланды Бик күпләр хәзер төн карасы астында шәһәр тирәсендәге урманнарга кача, моторлы баркасларга төялеп чит илләргә олага Югыйсә 'У г р ы н да —юлында (иске китапча суз) корал тотарлык һәр ир затны ирексезләп армиягә алалар. Ә аягы төзәлеп бетмәгән Шакиржан анда-монда чыкмыйча күбрәк өйдә утыра, вак-төяк эшләрдә Фәгыйләгә булышкалый. Көндезге мәшәкатьләрдән сон кичке аш әзерләгәндә ишегалдында кинәт Сарбайның ярсып өргәне ишетелде. Тәрәзәдән карасалар, капкадан урта буйлы, чигә сакаллы диңгезче кергән, эт яныннан үтеп китә алмыйча басып тора. Җиз төймәле күгелҗем китель кигән, шактый зур сумка тоткан. Төп кебек базык гәүдәсеннән, бөтен килбәтеннән көч-куәт бөркелеп тора. Шакиржан аны күрү белән шундук таныды: —И-и, кунгас' капитаны Борһан ич бу! Күптән күренгәне юк иде, кайдан калкып чыккан тагын?—дип чыгып каршылады ул кунакны. Өйгә кергәч, Фәгыйләгә карап сагаеп калганын сизепме, ул аны тынычландырырга ашыкты:—Борчылма, чит кеше түгел, бертуган абыем кызы. Фәгыйлә сеңлем, әйдә, табыныңны жәй. Кунак буш кул белән килмәгән. Сумкасыннан тозлаган балык, бишәр банка кызыл уылдык һәм кысла консервасы чыгарды. Өстәл тирәли җыелып утыргач, Борһан ашыккан кешедәй, тиз-тиз сөйләп китте: — Шакир абый, мин зур йомыш белән әле. Киңәш сорап килдем. Үзен беләсең, бу мәхшәргә, җәберләүләргә түзә алмыйча хәзер күпләр чит илгә күчеп китә. Бу зәхмәтле чир безнен командага да йокты. Иртәдән кичкә хәтле һаман шул хакта бәхәсләшү бара—китәбезме, юкмы? Шакир абый, син күпне күргән башлы кеше. Синең акыллы киңәшләреңне тынлап, без бу кунгасны шалкан бәясенә генә сатып алдык. Әле дә, тоткан балыгыбызны порт ашханәсенә сатарга ярдәм итәсең. Менә тагын киңәшен кирәк. Безгә нишләргә—китәргәме, юкмы? —Туганкаем, тиктомалдан болай жинел генә хәл итә торган мәсьәлә түгел бу,— ди Шакиржан.—Мин аны үзем дә байтактан бирле уйлап йөрим, әмма һич тә очына чыга алмый идем. Атаклы шагыйрь Габдулла агай Тукаев ул хакта инде күптән йөрәккә үтәрлек ачык итеп әйткән: Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әжәл; Бәйләмеш бу жиргә безне тәңребез (гыйззе вә жәл). Бу акыллы шигырьне мин Фәгыйлә сенлем авызыннан ишеттем. Хикмәтле вәгазь кебек әледән-әле искә төшеп тора. Соравыңа җавап итеп ал шуны... —Әһә, бу жиргә безне тәңребез бәйләмеш, китмибез, дигәнме?! Бик дөрес әйткән. Алайса без дә китмибез, вәссәлам!—Капитан Борһан, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, жинел сулап куя.—Шакир абый, белми идем, укымышлы мөлаем сенлең бар икән. Хәерле киңәшегез өчен икегезгә дә зур рәхмәт. Кунакны озатып кергәч, Шакиржан уңайсызлану белән: — Бая сеңлем дип әйткән өчен ачуланма инде, ничектер ялгыш, үзеннән-үзе килеп чыкты,—дип гафу үтенгәндәй итте. —Зарар юк, ул хакта бер дә борчылма —Фәгыйләнең авыз кырые белән генә сизелер-сизелмәс елмаюы чалынды.—Алайса мин дә сине Шакир абый дип йөртермен. Күрше-күлән алдында да уңайлырак булыр. Шакиржан балыкчы капитан алдында «сеңлем» дип атаганнан бирле, Фәгыйлә яңа урында үзен иркенрәк тота башлады. Әйткәнне көтеп тормастан, йорт эшләрен үз белдеге белән башкара. Буш араларда берәр эш табылмасмы дип сирәк-мирәк шәһәргә дә чыккалый. Ире Бәхтияр турында ишеткән- белгән берәр якташы очрамасмы дип, төньяктан поезд килгән сәгатләрдә вокзалда булгалый. Ә базарга барган беркөнне, ул теге ак сакаллы картнын борынгы 'Кунгас 14-15 метр озынлыктагы моторлы судно, балык тотуда файдаланыла. китаплары арасында шәмәхә кара белән гарәпчә кулдан язылган калын дәфтәргә тап була Алып караса, атаклы «Йосыф китабы-»' Шактый таушалган булса да. танып укырлык әле. Фәгыйлә шатлыктан чүт кычкырып җибәрми Ул кулъязма китапны шундук сатып алып, урамда укый-укый кайта Ә эш һаман табылмый, ялкау әрәмтамак кебек һаман чит кешедә яшәргә туры килә Бу хәл шактый озакка сузыла. Вак-төяк йомыш белән кергәли торган күрше-күлән дә. йөрешә торган таныш-белешләре дә Фәгыйләгә инде Шакиржан хатыны итеп карыйлар Хәтта сирәк-мирәк килгәләүче абыйсы Закирҗан да болар турында, никахлап өйләнешмичә генә ир белән хатын кебек торалар, дип уйлый. Фәгыйлә моны авыр кичерә, бу гайре табигый кыенлыктан ничек котылырга белмичә көенә Җитмәсә, үч иткән кебек. Шакиржаннын да кәефсез вакыты Аягы күптән төзәлүгә карамастан, эшсез йөри. Чөнки портта японнар хужа. һәркайда шулар башбаштаклык итә Мәгәр замана ыгы-зыгылы, авыр булса да. тормыш тукталып тормый Эрелеваклы мәшәкатьләре, кайгы-шатлыклары белән үз юлыннан өзлексез бара бирә. Әнә. һичнигә карамастан, капитан Борһан да мәш килеп, хатыны Салисәнен туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнеп йөри Шакиржан белән бергә кунакка Фәгыйләне дә чакырганнар иде. ул каршы төште —һич бара алмыйм, кеше көлкесенә калырга теләмим!—диде. —Юк. бармыйча ярамый, сеңлем.— дип. Шакиржан аны күндерергә тырышты —Очраган саен Салисә гел сине сораштыра, танышырга тели Кабат-кабат әйтеп чакырды, алып килмәсән. бик үпкәлим диде Әлбәттә. Фәгыйлә теләмәсә дә барырга мәжбүр Шунын өстенә. хәстәрле Шакиржан. юбилярга бүләккә, япон халаты—кин итәкле, кыска жинле, сары чәчәкле матур кимоно алып куйган икән. Ядкарьне киңәшмичә үзе генә әзерләгән өчен уңайсызланган сыман —Салисә буйга синен белән бер чамада, шуны күздә тотып алдым Кая. ничек ята икән?—дип затлы халатны Фәгыйләнең иңбашына салып, жиңелчә шаяртып алды. Алар барып кергәндә кунаклар инде җыелган була. Тәрәзәдән күзәтеп торган, ахры, ишектән керүгә хужа хатын Салисә беренче булып ачык йөз белән: —Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез. Килеп бик яхшы иткәнсез, алга узыгыз,—дип аларны ягымлы каршылап һәм олылап түр башына утыртты Кунаклар барысы да диярлек бер даирә кешеләренә охшаган—яшь гаиләле парлар Өлкәнрәк яшьтәгеләрдән бер үзе килгән Закирҗан гына Табын тиз җанланып китте. Шау-гөр килеп юбилярны тәбрикләүләр башланды Салисә Шакиржаннын халатын шундук кия. җылы сүзләрен, дустанә теләкләрен дулкынланып тыңлый, бүләге өчен рәхмәт әйтә Аннары, тост күтәргәннән соң. Фәгыйлә белән Шакиржан янына барып басты да: —Менә сезгә карап торам да шаккатам, бер-берегез өчен яратылган кебек, бигрәк тә пар килгәнсез. Сер булмаса. без дә белик әле, сез ничек табыштыгыз?—дип әйтте дә салды Болар ничек жавап бирергә белмичә икесе дә аптырап тора. Телдән язган кебек сүзсез утыру озакка сузылгач. Фәгыйлә чарасыздан —Мин берни дә әйтә алмыйм, әнә ул сөйләсен,—дип Шакиржан га күрсәтергә мәжбүр булды Дәресен хәзерләмәгән шәкерт кебек. Шакиржан да ык-мык итә. авыз эченнән ишетелер-ишетслмәс нидер мыгырдап, жавап бирүдән котылырга ниятли. Салисә исә һаман үзенекен тукый: —Тартынып торма, ничек булган булса, шулай әйт тә бир.-ди -Алай икәнен мин үзем дә беләм Ә менә юкны, булмаганны ничек сөйләмәк кирәк. _ Чү, тукталс. мина барып житми бу Нәрсә югын, нәрсә булмаганын, зинһар, кеше аңларлык ачыграк итеп әйтеп бир Табында тынлык. Барысы да әсәренеп кала. Фәгыйлә, юк йомышны бар итеп дигәндәй, мыштым гына почмак якка чыгып сыза. Шакиржан, каршындагы тәлинкәсенә карап утырган хәлдә, үзалдына сөйләнгән сыман. —Бернинди табышу, пар килү юк. Фәгыйлә бездә болай гына, вакытлы фатирчы булып кына тора,—дип, бөтен серне ачып бирде. Ишетелер-ишетелмәс кенә әйтелгән бу сүзләр кунакларга аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте, үз колакларына үзләре ышанмыйча һәммәсе дә шым калды. Әлеге дә баягы дигәндәй, ин әүвәл хужа хатын Салисә күз кырые белән генә Шакиржанга кырын карап ризасызлыгын сиздерде. — Ничек инде болай гына, фатирчы булып кына?!—Аннан соң ул Закирҗанга ташланды.—Ә син безгә нәрсә сөйләгән иден? Уйдырма, гайбәт тарату гына булдымыни ул?.. —Билләһи менә, һич тә гайбәт таратудан түгел, ялгышканмын мин,— дип каргана-каргана Закирҗан акланырга тотынды —Бер өйдә яшәгәч, уртак табактан ашагач, алар инде гаилә корган, ирле-хатынлы булган шикелле ич. Ә Фәгыйлә анда тулы хокуклы хужа хатын кеби, йорт эшләре аның кулында. Шакиржан да шуны кабатлый: —Хак сүз, дөрестән дә шулай. Мин йөри алмыйча хаста ятканда бердәнбер ярдәмчем Фәгыйлә иде. Бөтен өй эшләрен үз өстенә алып, үзе белеп, жиренә җиткереп башкарды. Күрәсез, килбәте, шулай ук табигате- холкы да тел-теш тидерерлек түгел. —Сон шулай булгач, син, акыллы баш, ник өйләнмисең аңа?—ди Салисә.— Әллә өнәмисенме, әйбәтрәкне эзлисенме? — Юк. өнәүдән дә, әйбәтрәкне эзләүдән дә түгел. Бүтән мөһимрәк сәбәбе бар анын.—Шакиржан әйтер сүзен таба алмагандай тукталып, бермәл ык-мык итеп торганнан сон гына, абына-сөртенә дәвам итте:—Фәгыйлә мөгаллимнәр гаиләсендә туып-үскән укымышлы, зыялы зат. Шагыйрь Тукай шигырьләрен күңелдән белә. Борынгы мөнәҗәтләрне, тарихи бәетләрне көйләп сөйли. Ә мин кем’. Шуна күрә өйләнү турында сүз кузгатырга һич телем бармый Урынлы-урынсыз сүз ычкындырып, хәтерен калдырудан шикләнәм. — И-и, тәти абыем, бигрәк тә куркак куян икәнсең,—диде Салисә юри уфылдап.—Турысын әйтим, синең ише баһадирга артык кыюсызлык бер дә килешми Һаман шулай тәвәккәлсез йөрсәң, гомергә карт буйдак булып калуың ихтимал. Әлегә тикле сүзсез генә елмаеп утырган Борһан үтә җитди кыяфәт белән сүзне икенчегә борды: —Салисә җаным, синен бу хикмәтле вәгазьләреңә Шакиржан абый, мөгаен, колак салмыйча калмас. Шулай да татлы телеңә аз гына ял биреп тор. Әйдә, җырга күчик әле. Син мина булышырга тырыш. Аннары ул комод өстендәге бәләкәй тальян гармунын алып, сагыну көенә, монлы тавыш белән үзәк өздереп җыру сузды: Үз илләремдә чагында Киң урамнар тар иде... Салисә һәм башкалар да, ана кушылып, җырны бергәләп дәррәү күтәреп алдылар: Кин урамнарны тар итеп Йөргән чаклар бар иде. Борһан бик тә оста гармунчы икән. Кунакларны күп төрле көйләргә җырлата, хатын-кызны такмак әйтә-әйтә биетеп тә ала. Азакка таба, табын тынып торган берарада, Шакиржанга таба борылып үртәп алырга да өлгерә: —Синен хәйләкәрлегеңне беләм мин. әмма мин дә ачык авыз түгел Теге чакны сездә булганда Фәгыйлә апайны сеңлең итеп таныштыруга шундук шигем туды Чөнки күзләрен бүтәнчәрәк сөйли.. Көтмәгәндә уңайсызланып калган Шакиржан ирексездән, май кап, күп шаулама, дигәндәй, бармак янап куя. Бу шаяртуны почмак якта шыпырт кына тынлап торган Фәгыйлә ирексездән елмаеп, берни дә ишетмәгәндәй, сүзсез генә табынга чыгып утыра Хужалар аларны ин азактан ирле-хатынлы икәүләшеп озата чыктылар. Тынгысыз Салисә Шакиржанга акыл өйрәтүдән туктый алмады —Караңгыда абынып, егыла күрмәсен. Фәгыйлә апайны менә бодай култыклап алып кайтырга тырыш Бер-берегезгә ышанып тормыш юлдашы булыгыз, исән-имин кайтып житегез.. Япон самурайларның дүрт ел дәвам иткән башбаштаклыгы исәпсез- хисапсыз бәла-каза китерде. Шәһәрнен дошманнан азат ителүе хезмәт халкы өчен, ниһаять, зарыгып көтеп алган тыныч тормышка ирешү иде Аягы төзәлгәннән сон байтак вакыт беркая урнаша алмыйча йөргән Шакиржан да портта элекке урынында эшли башлады Шуның өстенә Борһан командасы тоткан балыкны ашханәләргә, базар харчевняларына сатарга булышып та бераз файда күрә ул. Салисәләр мәҗлесендә уен-көлке арасында аларнын ирле-хатынлы да. агалысенелле туганнар да түгеллеге ачылу бигрәк тә Фәгыйләне уңайсыз хәлгә куйды. Ин яманы—бу төрле имеш-мимеш гайбәтләргә азык бирәчәк Оятсыз күз, буйдак ир белән ачыктан-ачык никахсыз тора. дип. бөтен бистәгә яманат таратачаклар. Такта тротуарлы карангы урамнан култыклашып кайтканда Шакиржан бу зарга әллә ни игътибар итмәскә кушты —Барысына да төкер, юкка борчылма! Әгәр теләсән. барысының да авызын көне-сәгате белән капларга мөмкин Бар эш синнән генә тора. Анын тел төбендә ни ятканын—үзенә тормыш юллашы булырга үтенгәнен Фәгыйлә белеп тора һәм шул фикерне тагын кабатлатмас өченме җавап бирергә ашыкты —Ул хакта хәзергә авыз да ачма, кыстама. Йә. үзен уйлап кара, никахлы хәләл җефетле башым белән ничек икенче иргә чыгыйм мин9 Әгәр ул исән булып табылса. Ходайга ни әйтербез? — Инде күптән бакый йортта бит ул. Аларнын аталы-уллы икесе дә боз астына батып һәлак булганын беләсең ләбаса. —Ул хакта мин үз күзләре белән күрмәгән, чит-ят кешенен башка берәүдән ишеткән хәбәреннән генә беләм Анын замана үзгәргәнне көтеп кайдадыр аулакта яшеренеп ятуы, көне-сәгате белән калкып чыгуы бик ихтимал. Күп гаиләләр әнә шулай табыша. Сина инде ияләшеп, тәмам үз итсәм дә. мин иртәгә үк берәр таныш-белешкә күчәргә, эш эзли башларга мәҗбүрмен Мин синен яхшылыкларынны онытмам, гомерем буе рәхмәтле булырмын Фәгыйлә бүген гадәттәгедән иртәрәк уянды һәм йокыдан арыну белән кичәге карарын хәтерләде Шакиржаннын берничә мәртәбә -Мине ялгыз калдырып китәргә ник ашыгасын9 Беркая китмә».—дип ялварып әйткән сүзләрен кабат ишеткәндәй, күнеле йомшарды Әмма ул йомшаклыкка бирешмәскә, сүзендә нык торырга карар кылды Кичтән әзерләп куйган кечерәк кенә төенчеген култык астына кыстырды да. Шакиржанны уятмас өчен аяк очларына басып, акрын гына өйлән чыгып китте Ишегалдында аны күреп сөенгән Сакалбай кәҗә белән бәйдәге эт Актырнак янында да озак тукталып тормады, башларыннан сыйпап кына саубуллашты һәм күңеле тула башлавын сизеп, тизрәк китеп барды Эш эзләп кая булса да барырга, фатир турында белешергә, күргән- белгән кешегә керергә әле иртә иде Шәһәр үзәгенә житәрәк тукталып калды ул Кая юл тотарга белмичә, бераз уйланып торганнан сон. таныш 8. .к. у., м ю урамнан тимер юл вокзалына төште. Стенадагы расписаниедән карап ике сәгатьтән Мәскәү поезды килеп җитәчәген белде Безнен яклардан берәр күргән-белгән таныш кеше очрамасмы дип шуны көтәргә булды. Поезд нәкъ вакытында килеп җитте. Вагоннардан төшкән халыкның күпчелеге шәһәргә тарала. Пароходларга төялеп чит илләргә китүчеләр, багажларын күтәреп, баераклары йөкчеләр яллап, портка таба борылды Фәгыйлә дә берәрсен очратырга өметләнеп шунда юнәлде. Юл уңаенда бер аксак картнын чемоданын күтәреп илткән өчен азрак акча да төшерде Һәм элегрәк, бер тиенгә тилмереп йөргән авыр көннәрдә, шушы һөнәрдән файдалана белмәгәне өчен хәтта үзен-үзе җинелчә шелтәләп тә алды. Причалда якташларыннан беркем дә очрамагач, ул кичә Салисәләрдә танышкан хатын—ресторанда официантка булып эшләүче Җамалияне эзләп китте. Әмма ул, үч иткәндәй, бүген көндез ял итә, кич белән генә эшкә чыгачак икән. Башка барыр җире булмаган Фагыйлә күрше урамдагы «талчук» базарына китте. Китап өчен акча түләп маташканда, алар янына кара җилән, киң читле эшләпә кигән өлкән яшьләрдәге ир кеше килеп, китапчы бабай белән ике куллап күрешкәч, хәләхвәлен сорашкан арада Фәгыйләне тиз генә күздән кичереп өлгерде: —Кыяфәтең белән мөслимәгә охшагансың, әссәламегаләйкем, кызым. Болай сау-сәламәт күренәсең, әнә китап алырга җыенасың бугай. Бу якларга кайдан, ничек килеп чыктың? Әтиең, әниең кемнәр? Кара-тутлы агай бераз колакка катырак бугай. Фәгыйлә үзенең кайдан, кем икәнен әйткәч:—Троицк шәһәреннәнмени?—дип кабатлап сорады.— Мин үзем дә шул яктан. Ирен Бәхтиярны да, кайнатан Әхмәтҗан байны да күреп белә идем Алар, аталыуллы икесе дә давыллы-фетнәле көннәрдә, тоткынлыктан качып киткән төнне. Уй елгасында көзге юка боз астына батып харап булдылар... Унике кешедән бары тик берәве генә исән котылган. Бөтен шәһәр халкын тетрәткән коточкыч фаҗига булды бу. Аларга багышлап бәет тә чыкты. Мәрхүмнәрнең авыр туфрагы җиңел булсын, амин! Ул саубуллашып китә башлагач, кинәт нидер исенә төшергәндәй, Фәгыйләгә борылды: —Без, туган-үскән җирдән еракта яшәүче татарлар, үзара элемтәдә торабыз, бер-беребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Кирәк булсам-нитсәм, минем адресны менә шушы бабайдан белешерсең. Хәзрәт үзе күздән югалса да, анын: «Алар икесе дә харап булды»,— дип әйткән шомлы сүзләре, Фәгыйлә колагында озак чынлап торды. Алайса теге чакта таралган ул хәбәр дөреслеккә туры килә. Димәк, алар инде моннан биш ел элек үк гүр иясе булганнар Бермәл миңгерәеп торганнан соң, Фәгыйлә һушына килеп, якында басып торган мөслимә хәерче карчыкка мәрхүмнәр рухына атап садака бирде Базардан чыгып, кая барырга белмичә, күнелсез уйларга чумган хәлдә урам буйлап йөри торгач, кичкырын бистә читенә, бүтән кире кайтмаска дип киткән таныш йорт каршына килеп басты. Алар өйалды бусагасында кара-каршы очраштылар. Шакиржаннын портка төнге сменага чыгып барышы икән. Фәгыйләне күрү белән җәенке кашлары күтәрелеп, уйчан йөзе яктырып китте: И-и, кайтып бик әйбәт иткәнсең. Озын гомерле булырсын. әле генә сине юксынып утыра идем. Синсез өйдә күнелсез, табынга утырып ашыйсы килми Кемнәрдер гаеп итмәгәе дип. мине ялгыз калдырдың да китген. Кая барып эзләргә белми аптырадым,—дип өтәләнде ул. Моны күреп Фәгыйлә дә, ярый әле кайтырга булдым дип ягымлы елмаеп куя Ә Шакиржан исә, әле һаман куанычын тыя алмый —Якын итеп кайтуына бик шатмын! Үз өен итеп урнаш, чишен, аша- эч. Кичке аш мич алдында. Мин сина да әзерләгәнием. суынмагандыр әле. Бер дә борчылмыйча, күңелсез уйларга бирелмичә, иркенләп ял ит. Ә хәзер мина сменага төшми ярамый Үзем генә калдым дип. күңелсезләнмә Фәгыйлә аны капкадан чыгып киткәнче тәрәзәдән карап озатып калыр. Шул ук жәйне. бераз вакыт үткәч, алар загста язылышып һәм Әдһәм хәзрәттән никах укытып, гаилә төзиләр: берничә пар дус-иш белән күңелле генә туй мәжлесе үткәреп, ирле-хатынлы буларак әйбәт кенә яши башлыйлар Ятим балалар йорты, хәрби казарма режимы сыман, махсус эчке тәртип кагыйдәләре буенча яши. Хәзер монда көн уртасы. Дәресләрдән бушаган балалар көндезге аштан сон бүлмәләргә, көндезге ялга таралды. Шау-гөр килеп торган спортзал, вестибюль, коридорлар бушап калды Иртәдән бирле аяк өстендә йөреп шактый алҗыган Фәгыйлә дә. бераз ял итәргә теләп балконга чыгып утырды Кәрниз өстеннән булса кирәк, якында гына үзара серләшкәндәй күгәрченнәрнең күнелле гөрләгәне ишетелә. Әле кайчан гына ул күгәрченнәр алар алтау булып, малайлар ясаган иркен кетәктә әйбәт кенә яшиләр иде Былтыр, бер явызы ут төртеп яндыргач, икесе шунда харап булды Икесе кыр күгәрченнәре белән каядыр китеп юкка чыкты Өченче пары туган-үскән урынын ташлап китәргә теләмәде, ахрысы Шунда калдылар, сарай очырмасында оя әмәлләп гомер итәләр. Аларнын ягымлы гөрләгәненә тәэсирләнеп утырган Фәгыйлә үзе дә көтмәгәндә эчке дулкынлану белән менә без өйләнешкәнгә дә егерме биш ел үтте дип уйлап куя. Шөкер, алар, бер-берсенен кадерен белеп, тату яшиләр Фәгыйлә эшкә керергә теләвен әйткәч. Шакиржан аны бер якын танышы ярдәме белән балалар йорты ашханәсенә урнаштыра Паспорты булмаганлык тан. аны вакытлы рәвештә савыт-саба юучы, җыештыручы итеп алалар һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп башкара Үз вазифасыннан тыш. Борһан командасы китергән балыкны һәм бәрәңге чистартуда жин сызганып катнаша. Өч айлык срогы беткәч, ана бүтән килмә дип әйтүче булмый, ул эшли бирә. Ай артыннан ай үтә, ел тула, эшләү һәмишә дәвам итә Ксшелсклеге, эшкә уңганлыгы өчен хезмәттәшләре аны үз күрә профсоюз комитетына әгъза итеп сайлыйлар Көннәрдән бер көнне, стена газетасында, китапханәнең эшләмәве, ниндидер чиновникның китапханәче штатын кыскарту аркасында йөзләгән баланын матур әдәбият укудан мәхрүм ителүе турында борчылып язылган имзасыз мәкалә чыга Күләме кыска гына булса да бу язма директор бүлмәсендә зур сөйләшү кузгатырга этәреш бирә һәрьяклап уйлашкан - киңәшкәннән сон профком әгъзасы Фәгыйләне, кухня штатында саналган хәлдә, вакытлы рәвештә китапханәче итеп күчерәләр Балачактан әдәбиятны яратып үскән Фәгыйлә бу эшкә бик теләп алына. Сукбайлыкта йөреп тупасланган балаларны әдәби әсәрләр укырга җәлеп итеп, саф күңелле герои к образлар үрнәгендә дөрес юлга бастырырга тырыш.» ул Болар арасында татар, башкорт, казакъ, төркмән балалары да бар. Кайберләре урысча начар белә Шунлыктан башта авыр укысалар да тора- бара шомаралар Акрынлап телләре ачыла, дәресләрне җинелрәк үзләште рәләр Фәгыйлә аларга Тукай шигырьләрен укып күзләрен ачарга, киләчәкләре турында уйлый белергә өйрәтә Ә былтыр көз. бер мөселман мәрхүмне искә алу кичәсендә. Әдһәм хәзрәг авырып килмә» әнлектән. аның өчен Коръән аятьләрен Фәгыйлә укый һәм тыңлаучыларда әйбәт тәэсир калдыра Шуннан сон берәрсенә ясин чыгарга, дога кылырга, мәрхүмне искә алырга кирәк булса, яисә уразада авыз ачу—ифтар мәжлесе үткәрсә, күбрәк Фәгыйләне чакыра башладылар Үзара сөйләшкәндә сүз чыкса, аны «Алтын балдаклы абыстай». - дип ихтирам белән телгә алалар. Утызынчы еллар азагында япон милитаристларының басып керү куркынычы тугач, Тын океан хәрби флотын ныгыту башлана—ул Идел, Кама, Агыйдел елгачылары белән тулыландырыла. Алар арасында махсус югары һәм урта белемле татар яшьләре дә байтак була. Шундый хәрби диңгезчеләрдән Мөхәммәтвафа исемле бер егет портта Шакиржан белән якыннан таныша, бәйрәм көннәрендә, эштән буш вакытларында аларга килгәли, тиздән үз кеше булып китә. Ул Тукай шигырьләрен бик ярата, шагыйрьнең яңалифчә басылган китабы да бар, кая барса да, аны үзе белән йөртә, күңеле төшенке минутларда шуны укып җан азыгы ала икән. Фәгыйләнең кайчандыр Тукай белән таныш булганын, ике айдан артык вакыт дәвамында ана аш-су әзерләгәнен, бүлмәсен җыештырганын белгәч, ул, үз колакларына үзе ышанмагандай тәмам мөкиббән була, килгән саен кызыксынып сораштыра. Бу хакта Мөхәммәтвафа хәрби авиациядә хезмәт итүче танылган шагыйрь Салих Батталга да сөйләгән икән. Менә шуны Фәгыйлә абыстай белән таныштырырга алып килгән. Тукайның казакъ даласына кымызга баруы турында Баттал элек бераз хәбәрдар булса да, Фәгыйләне игътибар белән тыңлый, күп сүзләрен, кабат-кабат әйттереп, барысын да кесә дәфтәренә язып бара. Боларга Баттал икенче тапкыр рәхим иткәндә, аның белән бергә шәһәрнең үзәк почтасында эшләүче урта яшьләрдәге сөйкемле генә бер татар хатыны Әмирә дә килә. Ачык йөзле, тасма телле, җиңел аралашучан икән үзе. Бусаганы атлап исәнләшү белән, күптәнге якын танышларына кергәндәй бәйнә-бәйнә сөйләп китте: —Баттал Мәскәүдән, Казаннан килгән хатларны безгә почтага үзе кереп ала, мин анын белән шунда таныштым. Сезнең хакта да аңардан ишетеп белдем Тере Тукай белән таныш булган, азмы-күпме аралашкан кешене күрү—чынлап та бик кызык бит. Ә сезнең өчен, Фәгыйлә апай, ул очрашу, мөгаен, онытылмас истәлекле зур вакыйга булып калгандыр. Йомшак күңелле Фәгыйлә бу җылы сүзләрдән эреп киткәндәй, аны якты чырай белән кабул итә, хәзинәдә булган аш-суы белән кыстый- кыстый сыйлый. Шакиржаннын эштә вакыты иде. Баттал дингез култыгына су коенырга төшеп китте Табын янында икәү генә калгач, кинәт теле чишелеп киткән Фәгыйлә игътибар белән тынлый белүче Әмирәгә Тукай турында да, үз башыннан кичкәннәрне дә сөйләп эчен бушатты. Тиздән алар якын сердәш, ахирәт дуслар булып китәләр. Әмирә аларга еш килгәли, өйдә икәү генә булган вакытларда Фәгыйләнең Габдулла Тукай шигырьләрен, «Йосыф китабы»н көйләп укыганын тыңларга ярата. Берничә тапкыр ул, каяндыр кайтышлый, Фәгыйләнең эшләгән җиренә дә кереп чыга. Анын урысча начар белүче мөселман балаларга дәрес хәзерләргә, үсә төшкәннәренә һөнәр сайларга, намуслы тормыш юлына басарга аналарча эчкерсез булышканын күреп тан кала. Шуннан сон күп тә үтми, Фәгыйлә белән Шакирҗан эштә вакытта, боларнын өенә кемнәрдер кергән, бөтен әйбер асты өскә актарылган була Тентү ясаганнар, нәрсәдер эзләгәннәр бугай. Болай бернәрсә дә урланмаган шикелле. Фәгыйләнең комод өстендәге Кол Гали, Тукай китаплары һәм «Идегәй» дастаны басылган «Совет әдәбияты» журналы гына юкка чыккан. Алар моны ничек аңларга, нәрсәгә юрарга белмичә аптырашка төшсәләр дә, һәрьяклап уйлаганнан сон ул хакта хәзергә беркая хәбәр итмәскә, башы-азагы шул булсын дип, эчкә йотып калырга булалар. Бу арада Фәгыйләнең колагына һаман бер сүз—юбилей дигән сүз чалына башлады Шунын белән янәшә еш кына анын исемен дә телгә алалар. Аннары профком рәисе белән бер фотограф керә дә китапханәдә өстәл янында утырган хәлдә аны рәсемгә төшереп ала. Рәсемнен мактау тактасына куелырга тиешлеген ул соңыннан, фотограф чыгып киткәч кенә белә һәм катгый рәвештә мона каршы килә. Профком рәисен күндерә алмагач, әсәренеп директор янына керә: —Мин гади бер тәрбияче-китапханәче, мактау тактасына куярлык берни дә эшләгәнем юк. Рәсемемне шунда куеп мине кеше көлкесенә калдырмагыз, ди ул зинһарлап үтенгәндәй Балалар йорты директоры, керәшен татары, кайчандыр Фәгыйләне ашханәгә җыештыручы итеп алган, тәрбияче-китапханәче итеп күчергән, айлык курска укырга җибәргән карт педагог Александр Николаевич, гадәтенчә игътибар белән тыңласа да, аңа каршы килә: —Үзегез дә беләсез, бездә балигъ булган балаларыбызнын һәм түгәрәк датасы тулган хезмәтгәшләребезнен юбилеен бергәләп үткәрү йоласы бар Бездә эшли башлавыгызга егерме биш ел тулуны бергәләп бәйрәм итәргә булдык, шул хакта радио аша да хәбәр иттек. Сез карышмагыз инде Югыйсә кыланчыклану, үҗәтләнү сыман килеп чыга. Фәгыйлә үз сүзеннән чигенергә теләмичә: —Сез дөрес әйтәсез, мин моңа риза, әмма мине тагын бер шомлы вакыйга борчый,—диде һәм кичә көндез үзләре эштә вакытта өйләренә кемдер кереп тентү ясавы турында сөйләп бирде —Шунысы сәер, бөтен әйберне актарып, астын өскә китерсәләр дә бернәрсәне дә урламаганнар Гарәпчә язулы борынгы берничә китабым һәм журналым гына юкка чыккан Шымчылар эшенә охшаган. Кемнәрдер казына, иснәнә бугай Берәр күңелсезлек килеп чыкмагае дим Директор бераз уйланып торганнан сон үзалдына сөйләнгәндәй: —Әйе, шулай булса кирәк,—диде —Күптән түгел мина телефоннан бер ир кеше шалтыратып, бездә ялган фамилияле динче, милләтче хатын эшләгәнен хәбәр итте. Мин кайдан, кем шалтыратуын сорагач, җавап бирмичә, телефон трубкасын элеп куйды Әмма без, күп еллар кулга-кул тотынып эшләгәч, бер-беребезне яхшы беләбез. Кемнәрнеңдер итәк астыннан уг йөртүләренә карап, паникага бирелмәскә, ятимнәребезне аякка бастырырга бурычлыбыз. Кичкырын эштән сон өенә кайтып җитәрәк Фәгыйлә үзләренен капка төбендәге эскәмиядә ике хәрби диңгезче утырганын күреп шиккә төште. Һәм ихтыярсыз тукталып калды Тик бераз якынрак килгәч кенә ул аларнын үз кешеләр—шагыйрь Салих Батгал белән Мөхәммәтвафа икәнен ганыл жинел сулап куйды Каушавыннан тиз генә арынып, күтәренке көр тавыш белән кунакларны өйгә дәште: — Күптән күренгәнегез юк, кая югалдыгыз9 Әйдә рәхим итегез' Хәл-әхвәлләрен сораштыра-сораштыра Фәгыйлә самавыр куеп җибәрде — Фәгыйлә түти, зинһар, мәшәкатьләнмәгез, без берничә минутка гына бер йомыш белән килдек, ашыгабыз,—дип Батгал туктатмакчы булган иде. _ Әмма Фәгыйлә, ана авыз ачарга да ирек бирмичә, сәгате-минуты белән табын әзерләде Шакиржан кичке сменага китәр алдыннан итле пылау пешереп калдырган икән Шуны тиз генә җылытып китерде, башка тәм-том куйды, чынаякларга чәй ясады Тамак ялгап, берәр чынаяк чәй эчкәч, Батгал кул сәгатенә карап алды да, сыйхөрмәт өчен рәхмәт әйтте -Мина китәргә вакыт, юкса поездга соңга калам. «Совет әдәбияты» журналының «Идегәй» дастаны басылган санын мин Мөхәммәтвафага укырга биргән идем. Үзе укыгач, ул аны сезгә биргән икән Без шуны алырга килдек Фәгыйлә телдән язган кебек тынып калды, әйтер сүзен эзләгәндәй стена буендагы комод өстенә карады —Тукай шигырьләре, «Йосыф китабы» белән бергә журнал да менә шушында тора иде. Үзебез юк вакытта кемнәрдер кереп өйдә тентү ясаган, нәрсәдер эзләгән. Болай бер әйбергә тимәгәннәр шикелле, комод өстендәге журналны, китапларны гына алып чыкканнар. Кинәт шаккатудан Мөхәммәтвафаның күзләре шар булды: —Нинди гөнаһ шомлыгы бу! Үзебез юк вакытта нәкъ шундый тентү безнең фатирда да булган. Бигрәк тә китап киштәсендә казынганнар. Бер яраткан китабымны—Садри Жәләлнең «Дим буенда» дигән повестен алып чыкканнар. —Бу әсәрләр хәзер икесе дә тыелган санала, аларны укучы, таратучылар буржуаз милләтчелектә гаепләнә,—диде Салих Баттал.—Димәк, безнең тирәдә чуалучылардан кемдер моны белгән, тиешле власть органнарына җиткергән. Хәзер шул сигналны дәлилләп исбатлар өчен материал җыялар булса кирәк. Бу әләкче кем булыр икән дип барысы да аптырап калдылар, аралашкан һәр милләттәшне күздән кичерделәр, фикерләштеләр. Уйлап-уйлап та очына чыга алмагач. Мөхәммәтвафа үзалдына сөйләнгәндәй әйтә куйды: —Беркөн сездә булганда, Фәгыйлә апай, синең ахирәт дустың, Әмирә Тукай китабын да, «Идегәй» дастаны басылган журналны да кабат-кабат актарып, укып утырган иде. Ул ханым почтада цензор булып эшли, хәрби корабларда хезмәт итүче татар егетләренә килгән-киткән хатларны шул тикшереп үткәрә. Тыюлы саналган хәбәрләр, хезмәттән зарланулар очраса, власть органнарына сигнал житкерә. Андый хат авторларын яшертен күзәтү башлана. Бу китапларның югалуларына да шуның кулы уйнамаганмы дип шикләнәм. —Ихтимал, аның шундый шикле тип булуы бик мөмкин,—дип Салих Баттал да сүзгә кушылды.—Узган сишәмбедә вокзалга кичке поездга төшеп барганда Әмирәнен шәһәр эчке эшләр бүлеге болдырыннан төшеп килгәнен үзем күрдем һәм бу монда нишләп йөри икән дип гаҗәпкә калган идем. Ул да мине ерактан күреп алды һәм, кинәт коты чыккандай, яшен тизлеге белән кире кереп күздән югалды. Фәгыйләнең чыраена ризасызлык чыкты, беравык уйга чумып утырды да: —Сез икегез дә артык шикләнәсез, гаепсез кешегә нахак бәла тагасыз шикелле,—диде,—Әмирә белән без турылыклы ахирәтләр, ул миңа каршы андый явызлык кылмас дип ышанам. Эчке эшләр бүлекчәсенең хатын-кызлар камерасы коридор кебек озынча тар бүлмәдә Стена буйлап сузылган такта сәке төнлә кулга алынган исерек марҗалар белән тулы, һавасы тынчу, күңел болгаткыч сасы, кандалалары усал, бер минут та тынгылык бирмичә аяусыз талый. Кичтән кулга алынган Фәгыйләне, шунда төн кундырганнан сон, иртән допроска чакырып чыгардылар. Ул тикшерүчене күрү белән: «Чү, кайчандыр безгә утарга кунакка килгән Куртай ич бу! Кәҗә тәкәсе кебек тагылып теңкәгә тигән иде»,—дип гаҗәпләнде ул һәм таныш кешесен очратудан эченә җылы кергәндәй булды. Әмма Троицк милиция бүлегендә рәхимсез каныгуын хәтерләү белән өмет чаткысы шундук сүнде. Куртай сизелерлек калынайган, чал чәче элеккечә кашсыз маңгаена салынган. Кайчандыр уйнак күренгән йөзе, көзге яфрак төсле саргайган Сүнек күзләре белән көчәнеп күрергә теләгәндәй беравык текәп карап торганнан соң. яшь чаклары исенә төште бугай, үчле елмаю белән: —Әһә, хәтерлим, сез теге чакны Троицк төрмәсеннән качып эзсез югалдыгыз бит,—диде ул урысчалап.—Монда килеп оялагансыз, «Алтын балдаклы абыстай» булып начар дан казангансыз, монда җинаятьле юлга баскансыз. Сез хәзер, погранзонадагы ябык шәһәрдә ялган фамилия астында күп еллар пропискасыз торуда, дини мәҗлесләрдә молитвалар укуда, детдомда мөселман балаларын аерым жыеп. яшерен рәвештә дини рухта тәрбияләүдә, тыелган китаплар пропагандалауда гаепләнәсез—Куртай өстәл тартмасыннан «Идегәй» дастаны басылган журналны. Кол Гали. Габдулла Тукай китапларын тартып чыгарды —Менә болар барысы да сезнен совет строена каршы идеологик диверсант икәнегезне исбат итә торган кире кагылмаслык нигезле дәлилләр Фәгыйлә аны тыныч кына тыңлый алмыйча — Болар барсы да нахак гаепләү.—дип ачыргаланып акланырга тотынды — Беренчедән, мин хәзер икенче ирем фамилиясендә, егерме ел буенча бу шәһәрдә даими пропискада торам Мөселман балаларны жыеп ярдәм итүдә дә бернинди диверсия юк. fyc4a начар белү аркасында алар укуда артта калалар, дәресләрне авыр үзләштерәләр иде Шуңа күрә мин аларга дәрес әзерләргә, фәннәрен үзләштерергә ярдәм итәм. Монда бернинди яшеренү юк Ул хакта мәктәптә класс җитәкчеләре дә. безнен дирекция дә яхшы белә һәм хуп күрә. Сезнен кулдагы бу китапларда совет властена каршы пропаганда юк. Алар барысы да татар әдәбиятынын алтын хәзинәсе булып саналган мәшһүр китаплар —Җитте, туктагыз, барыбер аклана алмассыз. Югарыда әйтелгән җинаятьләр буенча сез җавапка тартыласыз Тиздән суд булачак, дәлилләрегезне шунда сөйләрсез Фәгыйләнең башында «Боларны ничек белгәннәр, кем җиткергән’ — дигән сорау туды. Ахирәтем Әмирәдән гайре бу китапларны бүтән беркемгә дә күрсәткәнем юк иде бит Баттал белән Мөхәммәтвафаның шикләнүе нигезле, доносчы шул микәнни”» Суд булганчы көтеп торырга Фәгыйләне гагын кандалалы сасы камерага илтеп ябалар. Ул берсеннән-берсе дулкынландыргыч уйларга чума Ятимнәр йортының бүген илле еллыгы бит! Хезмәттәшләре һәм балалар бәйрәм итәчәкләр. Шуның өстенә бүген анын үзенә дә илле яшь тулган көн ләбаса. Ә ул. явыз җинаятьче кебек, сасы кандала оясында җәфа чигеп утыра. И, Раббым. нинди гөнаһ шомлыгы булды бу? Тагын нинди бәла- казаларга дучар буласым бар икән?! Бүген бүтән борчымаслар кебек иле. мәгәр төштән сон Фәгыйләне тагын чакырып чыгардылар. Тикшерүче Куртай бу юлы аны җылы каршылады һәм кул ишарәсе белән каршыдагы буш урынлыкка утырыр!а тәкъдим итте. Анын үзен тотышында ниндидер үзгәреш бар. сизелер-сизелмәс кенә уңайсызлану, тынгысызлык төсмерләнә Алдында җәелеп яткан -Красное знамя» газетасын тиз генә бөкләп читкәрәк куйлы да —Карагыз әле, без земляклар. күптәнге знакомыйлар бит.-дип ярым татарча, ярым урысча сөйләп китте - Поэтому жәлләдем ягъни сезне судка бирмәскә, освободить итәргә булдым Монда булганыгызны беркемгә дә әйтмәскә расписка языгыз да кайтып китәрсез.- диде Фәгыйлә моны башына сыйдыра алмыйча «Нинди тамаша бу?! Урынсыз шаяртумы яки кимсетеп үч алумы'*»—дип аптыраган иле Бары тик иреккә чыккач кына анын чынлыгына инанды Мәгәр шундук башында яна шик туды: тикшерүче ник болай кисәктән генә үзгәрде’ Аны көтмәгәндә азат итүнең сәбәбе нәрсәдә сон, дигән шомлы сорау борчый башлады Башта туп-туры өйгә кайтырга уйласа да Фәгыйлә бу ниятеннән кинәт ваз кичте Й-и, бөтенләй исеннән чыккан, анын кич.» кич кулга алынганын эштә белмиләр бит әле. Хәзер үк кереп күренергә, әйтергә кирәк. А _ Директор газета укып утыра иде Фәгыйлә ишектә күренү белән үк ягымлы елмаеп каршылады -Әйдүк, керегез Хуш киләсез, рәхим итеп утырыгыз! Ул бу шомлы хәбәрне инде белгән, иртән Шакиржан килеп әйткән Хәзер шул хакта сөйләшергә край башкарма комитетына барырга җыенган икән. .. —Юк. болай булгач бармыйм инде Аллага шөкер, котылгансыз Мона канәгать булыйк. Шулай да ничек болай җиңел котыла алдыгыз, сөйләгез әле. —Тикшерүченең ничек болай тиз чыгарганын һич аңламыйм,—диде Фәгыйлә,— иргә белән беренче тапкыр допрос алганнан соң, суд булганчы сак астында көтәргә дип, кире камерага озаттырган иде. Ни күзем белән күрим, ике-өч сәгать үткәч, тагын чакыртып алды: «Мин сезне жәлләдем, судка бирмәскә, освободить итәргә булдым», дип, төче телләнеп иреккә чыгарды. Мондый кисәк әверелешнең хикмәте нәрсәдә икәнен мин анлый алмыйм әле... Александр Николаевич беравык уйланып торганнан соң, ниһаять, нидер абайлагандай: —Аның сере биредә түгел микән?—дип, күзлеген киеп, өстәлдә яткан газетага төбәлде —Менә монда ике материал басылган. Аларнын берсе сезне мактау грамотасы белән бүләкләү турында партия крайкомы һәм край башкарма комитеты карары Икенчесе—әдәби язма. Авторы Вафа Зәбиров, бәлки, беләсездер. «Ятимнәрнең игелекле тәрбиячесе» дигән очеркында сезне күккә чөеп мактаган. Молодец! Ә тикшерүче, мөгаен, шушы газетаны укыганнан сон куркуга төшкән, баштагы явыз хөкемен кинәт аклауга үзгәртергә мәҗбүр булган, күрәсең. —Әйе, әйе, нәкъ шулай, сез әйткәнчә булса кирәк! Мин икенче тапкыр кергәндә шушы ук газета аның өстәлендә ята иде. —Ярар, монысы ачыкланды. Мин сезне зур бәйрәмегез—бу бәладән хәвефхәтәрсез котылу, тууыгызга илле яшь һәм бездә егерме биш ел намуслы хезмәтегез белән котлыйм!—дип директор Фәгыйләнең кулын кысты.—Ә калганын кич белән клубта тантаналы кичәдә дәвам итәрбез. Сез шуңынчы барыгыз, өегезгә кайтып ирегезне шатландырыгыз. Мәгәр онытмагыз, сез килеп җитмичә кичәне башлап булмаячак. Сәгать биштән соңгармыйча клубта булырга тырышыгыз. Адәм баласы үзе бәхетле, көр күңелле булганда әйләнә-тирәдәге мохиткә алсу күзлектән карый, тормышны якты, матур итеп күрә. Фәгыйлә абыстай белән дә бүген нәкъ шундый хәл булды. Кичә кич кулга алынгач, тоткыннарны йөртә торган «кара козгын» машинасында китеп барганда бу бер яклы таныш урам аны үгисетеп озатып калган шикелле иде. Ә бүген бәла-казадан котылып кайтып барганда аның йөзе шат, йөреш-килбәте яшьләрчә җиңел. Кояш нурына балкыган урам ягымлы елмаеп каршылый сыман. Иш янына куш дигәндәй, өстәвенә бүген ана илле яшь тулды бит. Шул гомернең яртысы балалар йортында эшләп үткән, ярдәмчесез ач- ялангач ятимнәрне һәлакәттән саклап калуга, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләп үстерүгә багышланган. Махсус педагогик белеме булмаса да, Фәгыйлә абыстайның бу мәсьәләдә ныклы үз мәсләге бар: укыту, тәрбия эшендә балага белем, мәгълүмат бирү белән бергә, аны уйларга, киләчәге турында кайгырта белергә өйрәтү—аеруча мөһим максат. Даһи Тукай соңгы шигырьләренең берсендә: Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табла табылса: Алла ул,— дип васыять әйтеп калдырган..