Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа гасыр керә

Үзен саклар өчен баш күтәрде, Мәҗбүр булып баш та иде ул... Яңа гасыр керә... Милләтемә Мәрхәмәтле булса иде ул! Ахырзаман, диләр... Килә икән Киләчәк ул бездән башка да— Яңа гасыр керә... Җылы кулы Кагылыр, бәлки, безнең башка да. Безнең иман калыпланган инде Ата-баба салган калыпта. Яңа гасыр керә... Бәлки, булмас Шул калыпта гына калып та. Үткәннәргә баксак, безнең өскә Зәһәр җилләр исә дә исә. Яңа гасыр керә... Өмет туа Яңа капка ачылды исә. Үткән гасырга без саркып кердек Күз төбеннән тамган яшьләрдә. Яңа гасыр керә... Бар ышаныч— Шул дәвердә яшәр яшьләрдә.