УРЫС СӨЙМӘС ҖАН ТҮГЕЛМЕН, МИН—ТАТАР ӘГӘР

Әгәр дә үземнең милли мәсьәләгә карата мөнәсәбәтемне белдермәсәм бу—минем тарафтан эшләнгән монафикълык-икейөзлелек булыр иде Дөресен әйткәндә, үземне миллилек ягыннан башкалар белән тәңгәлләштереп- тиңлөштереп, чагыштырып карыйсым да килә. Һич тә гади генә мәсьәлә түгел бу. Эш шунда ки, урыс телен сигез яшьтән үк үзләштереп, ун яшемнән урыс мәктәпләрендә укып, аннары урысча югары белем алгач, гомерем буе шул телдә сөйләшеп аралашып килгән шәхес буларак, хактыр—мин урыс зыялы-мөдөни даирәсенә тартылган кеше Урыс әдәбияты һәм музыкасыннан башка мин үземнең тормышымны, яшәү рәвешемне күз алдыма да китерә алмыйм. Урыс халык җырларын,—ө минем музыкаль зәвыгым шулар йогынтысында тәрбияләнгән,—аерым алганда, яшүсмер һәм егет чагымда күңелемә сеңгән, урысча "волжские страдания» дип йөртелгән көй-моңнарны ишеткәндә, дулкынлану тәэсирләнүдән күзләрем дымлана, бүлмәдә ялгыз гына булсам, бетмәс-төкәнмәс такмак-такмазалары— "частушкалары- ритмына тыпырдап биеп тә җибәргәлим Бигрәк тә Себер талантлары Заволокиннар гаиләсенең «Уйна, гармун!» дигән телевизион тапшырулары әсир итә мине, алар Рөсәй җирендәге нинди генә талантларны эзләп тапмыйлар да, тамашачыны нинди генә гүзәл җыр-музыка белән сокландырмыйлар! Аларны тыңлаганда миемне бер сорау бораулый шушы кадәр сәләтле халыкны ничек итеп бүгенге кызганыч хөл-халәтенә төшерергә милләт буларак деградациягә—бетеп баруга дучар итәргә мөмкин икән9 Өнә, хәтта Рөсәй президенты Владимир Путин да: «Алга таба да шушы хәл булса, урыс милләте юкка чыгачак Ел саен бер миллионга якын урыс үлә —дип, тирән борчылуын белдерде Моңа кем гаеплә? Урыс халкы үземе, әллә башка яшерен көчләрме9 Әгьдас БОРҺАНОВ (1920) —Россия Доү.ют гуманитар университеты профессоры J i Татарстан Фоннар академиясенең шэрофле огъзасы Тарих фон норе докторы -Кашн утлары- журналының даими авторы Москоүдо яши H Бу мәсьәләгә кереп батмастан, чөнки максатым ул түгел, үземә әйләнеп кайтам, әйе. урыс мохитендө яшәсәм дә үз туган халкым татарлардан да һич ваз кичмәдем мин. туган телемне онытмадым, ул миңа үз милләтемнең мәдәни тормышыннан аерылмаска терәк булды. Гомеремнең күп өлешен чит милли мохиттә үткәрүемә карамастан, үз татарларыбыз белән туган телемдә иркен аралаша алам, алай гына да түгел, катлаулы әдәби һәм социаль-сәяси әдәбиятны да. сүзлекләрне бик актармыйча гына, укыйм Еш кына урысча уйлап, татарчага сүзгә-сүз күчерү шикеллерәк булса да. татарча яза да алам, әмма моңа бик күп вакыт сарыф ителә Кызганыч ки, гомерем кояшы баеп бара—димәк, вакыт дигәнең дө шәм кебек эри- кими тора... Шунлыктан, фәнни хезмәтләремне татар телендә язарга тырышып үземне җәфаламыйм Бары тик милләттәшләрем-дусларым белән хатлар язышканда гына туган телемдә язышам Кызганыч хәл, әлбәттә. Әмма факт.. Сүз уңаенда әйтеп узыйм, фәнни хезмәтләрем, публицистик мәкаләләремне татарчага тәрҗемәләүче әдип вә журналистларга, аерым алганда, Кыям Миңлебаев, Марс Шабаев, Рәфикъ Юныс. Ркаил Зәйдулла һәм башкаларга чиксез рәхмәтлемен Беләм мин аларны бик зур, авыр хезмәткә дучар итәм, хезмәтләрем артык фәнни, артык катлаулы тел белән язылган була, шуңадыр да. бәлки, бер тәрҗемәчем - җиде кат тир түгәм» дип юкка гына әйтмидер Шунысын да истә тотарга кирәк, урысчадан һәм теләсә кайсы Европа телләреннән татарчага тәрҗемә итү татар теленең фәнни термин- гыйбарәләргә ярлы булуы белән дә катлаулана. Ә бу ярлылык исә күп гасырлар элек дәүләтчелегебезне югалтуга барып тоташа, аннары совет хакимияте елларында -өлкән туганыбыз- урысларга бик ярарга тырышкан кайбер галимнәребезнең татар теленнән борынгы төрки һәм гарәпфарсы сүзләрен кысрыклап чыгаруы да зур зыян китерде дип саныйм Латин, инглиз һәм башка телләрдән, шул исәптән, төрки-татар теленнән дө (!) алынма сүзләре булмаган, шулардан -чистартылган- урыс телен күз алдыгызга китереп карагыз әле! Аңардан ни-нәрсә генә калыр иде икән? Мине ишетеп-укып кына түгел, күреп-аралашып та йөргән татарстанлы урысларх—-урыс җанлыурыслар (!). аларны "шовинистлар» дип үк әйтәсем килми шулар күз алдында мин—татар милләтчесе. Әле советлар заманындагы кире мәгънәсендә, -халык дошманы» төшенчәсенә тиң мәгънәдәге «милләтче- икән мин! Мине якыннан белгән, аралашып-сөйлөшеп йөргән казанлы бер урыс галиме мине хәтта -русофоб», ягъни -урыс сөймәс җан- дип тә саный. Урыс милләтенең дө ачы язмышка дучар ителгәнлеге өчен янганым-көйгөнемне белгәнгә күрәдер инде, мөгаен. Табигатем белән туры сүзле һәм катгый фикерле булгангамы, күңелемдә ни-нәрсә бар. шуны тартынмыйча әйтә торган, үзем уйлаган бөяне бирә торган гадәтем бар Урысларга үзләре турында үзләре мактанып сөйләнгән сүзләре җитәдер, алар -урыс җанын-рухын- үзләре тәнкыйть итү дәрәҗәсенә тәки күтәрелә алмаган килеш калган. Миңа калса, авыру җәмгыятьне юатырлык мактау сүзләре белән дәвалап булмый, аның чын хак гаеплесе булган дәүләт бюрократиясен— түрәләрне иркәләргә түгел, типкеләргә кирәк Мин. түрәләр үзләре теләгәнчә. бюрократияне һич тә халык белән бергә бутарга уйламыйм. Хәер, кем әйтмешли, халык үзе дә гөнаһсыз түгел Аңа да туры сүзне әйтергә вакыт: бәхетсез язмыш халык катнашыннан башка гына була алмый Язучы Федор Абрамов урысларның табигате -эшләнеп җиткерелмәгән- дип дөрес язган, минемчә Алар -башсыз-тәвәккөл дә киң күңелле дө, тыелгысыз шашкын да. шул ук вакытта кол да». Ф Абрамов Верколадагы йорт» әсәрендә әле болай дип тә яза -халыкны ладан төтене белән ыслау- төтәсләү. берөзлексез аны мактап тору—иң зур явызлык, культ, нинди генә кыяфәткә кермәсен, халык өчен һәрвакыт куркынычРәсәйнең бүгенге кызганыч вәзгыятендә халык үз өлешенә төшкән гаепне үзе кабул итеп алса да. артык булмас иде кебек. Халык бүген нинди булса—монысы дәүләтнең аны шундый итеп -тәрбияләве» нәтиҗәсе Ә бит киресенчә булырга—дәүләт халык тарафыннан, аның сәяси оешмалары тарафыннан үзе тәрбияяәнергә-камилләштерелергә тиеш. Әмма мәсьәләнең болай куелганы юк һәм әле тиз генә булачагы да күренми Ничек кенә булмасын, халык үзе кереп төртелгән бу тупыйктан үзе чыгарга дучар ителгән Әгәр дә булдыра алса. Димәк, урыс халкына үзтәнкыйть су белән һава кебек кирәк икән Аңа -без—бөек халык!» дигән шапырынуларыннан арынып, үз тарихына аек күз белән карарга да бик вакыт Мин. мәсәлән үз татар милләтебезнең чын-хак тарихын бер дә алсу буяуларга манып, «без бөек халык!» дип лаф орып йөрмимен Ә бит күп кенә -даһи» урыс тарихчылары урыс халкы тарихын шулай күзалларга тырыша Миңа урысларның да чын-хак тарихы дөньякүләм галимнәр тарафыннан бәяләнүе кирәк, чөнки минем яки теләсә башка кемнеңдер тарихны үзебезчә боргаларга-сыргаларга теләвебезгә карап кына тарих барыбер үзгәрә алмый Ул инде булган-үткән хәл, аның «ах, болай булса иде. тегеләй булса иде» дигән шарт фигыльләре юк: ничек булган—шулай бар, бетте китте! Бу, әлбәттә, үткәннәрне бәяләгәндә тарихка әйләнеп карарга, яңа фәнни ачышлар нигезендә аңа яңача карашлар да булдырырга кирәкми дигән суз түгел. Мин бөек урыс тарихчысы Дмитрий Лихачевның «Урыс халкы тәүбәгә килергә тиеш, ул шуңа мохтаҗ»,—дигән сүзләренә биш куллап ризамын Тәүбәгә килү— димәк, үз намус-вөҗданыңны ата- бабаларың элек кылган явызлыклардан да, үзең кылган начарлыклардан да арындырырга, шул рәвешле, ул «гөнаһлардан» чистарынып-арынып үз тырышлыгънны изге гамәлләргә юнәлдерергә кирәк, дигән сүз ул. Бу җәһәттән, бигрәк тә бөек милләтләр шундый адым ясарга мохтаҗлар, чөнки алар күпсанлы һәм явызлыклар кылырга һәрвакыт мөмкинлекләре бар Моның ачык мисалы— Чечнядәге канкойгыч сугыш. Бу очракта мин үрнәк итеп немец халкының сәясәтен китерер идем, аларның житәкчеләре-юлбашчылары милләтче социалистлар— нацистлар күп газап-бәлаләр китергән барлык халыклардан да гафу үтенүне үзләренең зарури бурычы дип саныйлар «Немец могҗизасын» тудырган, сугыштан соңгы Германияне аякка бастырыл, гаҗәеп икътисади нәтиҗәләргә ирешкән Конрад Аденауэр үзенең канцлерлыкка сайлануына шарт итеп нәкъ менә шуны—халыкның, тәүбәгә килеп, башка милләтләр алдында гафу үтенергә ризалыгын көн тәртибенә куйган иде Бу изге эш әле да булса дәвам итә, Германиянең хәзерге канцлеры. 2000 елның апрелеңдә Грециягә рәсми визит белән баргач, грекларның азатлык хәрәкәте өчен көрәшчеләреннән 700 кешене атып үтергән немец фашистлары кылган җинаятьләр өчен грек халкы алдында гафу үтенде Шундый ук изге гамәлне Рим (Ватикан) Паласы Иоанн Павел Икенче дә башкарды ул католик чиркәве исеменнән урта гасырларда ук ясалган рәхим-шәфкатьсез тәре походлары өчен гарәп һәм яһүдиләрдән (!) гафу үтенде Милләтара мөнәсәбәтләрдә электән булган начарлык-явызлыкларны яңадан күпертеп-куертып җибәрүнең кирәге юктыр Ни кызганыч, моңа омтылучылар байтак күренгөли әле Әмма тарих шул ук вакытта үткәннәрне алсу төсләргә манып-бизәп, караны ак дип, ачыктан-ачык ялганга баруга да мохтаҗ түгел Ә бит кайбер философ-публицистлар. инде хәзер шактый мәгълүматлы, хәбәрдар халыкның ачуын китереп, нәкъ шундый кирәкмәгән эш белән мөшгульлөр. Мәсәлән, В Аксючиц дигән бер кемсө (милләте белән кемдер- анысы безгә мәгълүм түгел) абруйлы гына үзәк газетларның берсендә һич икеләнеп тормастан, болай дип расларга тырыша «Дәүләтчелек оештыручы урыс халкы бер генә халыкны да басып алып буйсындырмый, юк итми һәм көчләп чукындырмый гына күпмилләтле дәүләт төзеде» -дип яза ул һәм шушы ялган әле җитмәсә «дөнья тарихында тиңе булмаган факт- дип тәкъдим ителә (-Новая газета- 26 02 2000) Үзен Россия христианнар партиясе (шундый партия дә бар икән!) лидөры-юлбашчысы дип йөргән бу кемсөгә үз карашлары белән аңа якын торган унтугызынчы йөз урыс язучысы К. Леонтьеөның бик тә гыйбрәтле сүзләрен исенә төшерү кирәк тер - Христианин изге булырга да мөмкин, әмма ул намуслы була алмый- Моңа урыс дәүләтчелегенең тарихи шартлары сәбәпче булганлыгын шәрех ләп горуның кирәге юктыр -Намуслы була алмаган- Аксючицның - изгелеге- дә шул кадәр генә икәнлеге хакында сүз куертып тору да кирәкмәстер Ю. .к. у .к I Шул уңайдан. Казан дәүләт университеты архивларында саклана торган тарихи документлардан берничөсен генә китереп үтәм. мөселман татарларны Казаннан куып чыгардылар, ә мәчетләрен җимереп бетерделәр. Шәһәрдә, урыслардан кала, бер генә татарга да яшәргә рөхсәт ителмәде» Урыс патшасы Федор Иванович Указыннан өзек (тарихи документ буларак, урысча китерөм. Ә Б.): «А которые новокрещеные крестьянские веры крепко держати и поученья митрополита и отцов духовных слуша- ти неучнут. и вы бы тех велели смиряти, в тюрьму сажати и бити, и во железа и в цепи сажати и проч.» Бу бик артык «грамоталы» булмаган җөмләдән шуны аңларга була: патша хәзрәтләре яңа чукындырылган крестьяннарны (ягъни мөселманнарны Ә. Б.). динне каты тотмасалар һәм митрополит белән башка төрле дәрәҗәдәге руханиларның вәгазьләренә колак салмасалар. төрмәгә утыртырга һәм бик каты кыйнарга, тимер чылбырлар белән богаулап куярга һәм башка шундый рәхимсез-шәфкатьсез гамәлләр эшләргә боера. (Җае туры килгәндә, шунысын да әйтеп китик: урысның -тюрьма-сы төрки халыкларның тәрәзәсез -тирмә» сүзеннән кереп киткән икән ләбаса. Ә. Б.) Патша Алексей Михайловичка (Романовка) зар-шикаятьләрен белдереп татарлар болай дип яза (шулай ук урысча китерәм. Ә Б.): -Воевода Алексей Малышкин посадил нас. холопей твоих, в тюрьму и мучил, сажал в цепи и в железа, и нудил нас. холопей твоих, сильно креститься в прав, христ веру, а мы. холопы твои, желаем быть в своей басурманской вере- Ягъни татарлар воевода Алексей Малышкинның аларны төрмәгә утыртып җәзалауларыннан, чылбырлар белән богаулап куюларыннан, христиан диненә чукынырга мәҗбүр итүеннән зарлана һәм «басурман динебездә- (монысы мөселман дине була инде, мөгаен, шикаятьне язучысы шулай •төзәтеп» язгандыр. Ә. Б ) калырга телибез, дип сорый. Көчләп чукындыруларга каршы көрәш баш күтәрүләргә дә этәрә һәм ул берничә гасырга сузыла. Ә Аксючицча исә -Данлы үткәннәрне аңлау— лаеклы киләчәкнең дәлиле» икән! Моны, урыслар һаман да элекке рухта дәвам итсеннәр, вак санлы башка милләтләрне буйсындырсыннар, йотсыннар, дип аңларга кирәктер инде. Россия Федерациясенең Борис Ельцинга яраклаштырылып кабул ителгән Конституциясендә дә милли дошманлыкка чакыруларга каршы торырга тиешле маддә бар Әмма бүгенге Россиядә ни-нәрсә тора соң ул Закон?! Урыс кораллы көчләре җиңелгән беренче чечен сугышы (1995-1996) белән чагыштырганда -бүген,— дип тантана итә бу Аксючиц дигән кемсө,— җиңү яулана. чөнки дәүләтнең ихтыяри көч билгеләре бар. дәүләтебездә патриотик күзаллау уянып килә». 150 миллион халыклы Россиянең йөзләрчә самолетлары, танклары, авыр артиллериясе булган, сан ягыннан бөтен Чечня халкы саныннан да артып киткән -данлыклы» армиясе (Оборона министры Грачевның шул вакытта мактанып -Бер атнада Чечняны үтүкләп чыгам!— дигән сүзләрен генә исегезгә төшерегез-) авыл-калаларны җир йөзеннән юк итеп, чечен халкын бар дөньяга чәчеп бетереп, калган качакларны кыш өстендә салкын палаткалы шәһәрчекләргә—концентрацион лагерьларга куып кертеп җиңү яулый, имеш, һәм шуның белән мактана Миңа калса, бу фаҗигане киләчәктә тарих дәреслекләреннән укып беләчәк яшь буыннар кызганыч—алар оят-хурлыкларыннан нишләргә белмәсләрдер, мөгаен. Россия мөфтиләр шурасының аналитик үзәк рәистәшләре Ф Әсхөдуллин белән А. Полосин үзләренең «Ислам һәм хәзерге Россия дәүләте» дигән мәкаләсендә ("Ислам мөнбәре-, № 3, 2000) болай язалар: -Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланып расланган күп кенә дәреслекләрдә бөтен Россия тарихы Мәскәү кенәзлеге тарихына гына тәңгәлләштерелеп бирелә, аның Бөек Казан ханлыгын яки Бөек Новгород җөмһүриятен сугышып яулап алуы тышкы дошман булган шведларны Полтава янында җиңүгә тиңләштерелеп күрсәтелә Шул рәвешле, ялган каһарманлык рухын яңадан тергезергә тырышу. Россия тарихын урта гасырдагы Мәскәү кенөзләренең рәсми дини карашларына тиңләп карау бердәм Россия дәүләтчелегенең нәкъ йөрәгенә үк китереп суга. Мәгариф министрлыгындагы түрә һәм белгечләрнең наданлыгы (ай-һай. наданлыктан гынамы икән?! Ә Б.) шуңа китерә ки. хәтта бу оешма хуплаганнан соң нәшер ителгән балалар әкиятләрендә дә урыс баһадирлары «кабәхәт татарларны» («поганых татар») һәрвакыт җиңәләр, -татар» сүзе үзе үк кире мәгънәгә ия сыйфатларны гына гәүдәләндерә Мондый ялган патриотик •әсәрләрнең» авторлары Россиядә яшәүче җиде миллионлы татар халкыннан (бу сан—рәсми мәгълүмат буенча гына. Ә Б.) һәм тагын тамырларында татар каны аккан, якын туган-тумачалары булган дистәләрчә миллион рөсөйлелелөрдән нинди уңай мөнәсәбәт, уңай караш көтә ала икән9 Болар бит бары тик милләтара дошманлыкны гына арттырачаклар» Мин бу фикерләр белән тулысынча килешәм Иманым камил катарсис вакыты—чистарыну-арыну тәүбәгә килү вакыты җитте. Һәркем өчен дө. Милләте белән кем генә булса да—һәркем өчен дө! Чечен халкына карата, тукталып тора-тора. менә инде өч йөз еллап алып барыла торган рәхим-шәфкатьсезлек, чикләнмәгән явызлык Россия халкына сиздерми генә башкарыламы әллә? Тагын да яманрагы шул—җәмәгатьчелек фикерен сораштырудан күренгәнчә, «антитеррористик операция» дигән сылтау белән Чечняда алып барыла торган сугышка күпчелек халык теләктәшлек күрсәтә. Онытмаска кирәк—тарихи хәтер җуелмый: гасырлар үтәр, әмма геноцидка—тулаем юк ителүгә дучар булган халыкның нөфрөте-каһөре үтмәс, бетмәс Россия никадәр иртәрәк тәүбәгә килсә, империя пычрагыннан арына-арына, яңа чор цивилизациясенә тиң булу, чистарынып-сафланып дөнья халыкларының бәхетле гаиләсенә кушылу сәгате дө шулкадәр тизрәк булыр. Әйтәсе килгән сүзләремне мактануым дип кабул итмәсеннәр иде Юк. мин бары тик кайбер фактларны гына искә төшереп үтмәкче булам Урыс милләтенә, аның тарихына һәм аның халәтенә иң лаек вә иң дөрес билгеләмәне беренче булып тамырларында татар каны аккан урыс философы Петр Чаадаев биргән Россия Европа тарихыннан төшеп калган дигән ул Аннан соң -урыс идеясен- һәм гомумән урыс халкының үзаңын ныклап өйрөнү-тикшеренү белән икенче урыс философы, шулай ук чыгышы белән урыслашкан татарлардан булган Николай Бердяев шөгыльләнгән -Кайлардан һәм кайларга барасың. Россия?» дигән китапның авторы буларак, мин дө шул ук бурычны башкарырга алынган идем Китапны татарча да бастырып чыгару мәсьәләсе кузгатылгач, кульязманы мин бер җитәкче галимгә укыттым Укып чыкканнан соң. ул -Бу теманы күтәреп тулы яктырткан көшенең татар галиме булуы белән горурланам-—диде Тук-имин тормышлы татар авыллары белән үлеп-бетеп бара торган ярлы-хөерчө урыс авылларын чагыштырып карыйм да (ө мин аларны байтак күрдем), ике арадагы кискен аерымлыкны күрәм Мин урыс кешесенең чит җирләрдә ни өчен тамыр җибәрә алмаганын, аның яулап алу сугышлары яки күчереп утыртылу нәтиҗәсендә һаман да ни өчен килмешәк калганлыгын аңлатырга тырыштым Югыйсә, яулапбасып алынган чит җирләрне үзләштерергә шунда ныклап тамырланырга дүрт-биш гасыр гомер җитәргә тиеш тә бит Юк шул Алай булып чыкмаган Төп үз җире, үз чыгышы булган кара туфраксыз урта Россиядә дә (Нечерноземье), мәсәлән, шундый ук хәл күзәтелә Димәк, урыс халкының бөр урында гына тамырланып китә алмавының сәбәпләре байтак, шул исәптән, чит-ят. башка милли мохит тирәлек, чит милләтләрнең урыс халкына төрле дәрәҗәдәге хөрмөтсезлеге яки турыдан-туры күрәлмөүчелөк-нөфрөт белән үз җирләреннән кысып чыгарырга тырышуы да бар Чечня. Абхазия. Таулы Карабах. Көньяк Осетия ише төбәкләрдә ачыктаначык нәфрәт булса, калганнарында, әйтик. Урта Азиядә. Казакъстанда. Россиянең милли республикаларында астыртын дошманлык булыр һәм аны бернинди сугышлар белән дө бастырып калып булмаячак Әмма төп сәбәп—иманым камил,—анда гына да түгел, төп сәбәп—җир нең бервакытта да гади урыс кешесенең, шулай ук яулап алынган башка милләт кешеләренең дө хосусый милке булмавында Шуның өчен дә урыс халкы тамырсыз, шуның өчен дө күбәләк җилбәзәк, тузганак кебек -өф- ит сөң. очып-таралып китәргә гөнө тора Үз җире булмагач -оҗмахтай җирләрне» эзләп күчеп китәргә дө. яу-талау, басып алуларга да һәрвакыт әзер ул 10* Кайбер исәпләүләр буенча, унтугызынчы-егерменче гасырларда Россия ике йөзләп миллөтхалыкны үзенә буйсындырган, җирләрен басып алган Сугыш, юлбасарлык урыс халкының төп һөнәренә әверелгән. Һәрвакыт зур армия тотарга мохтаҗ дәүләт үз халкына үз ватанында тамырланырга мөмкинлек бирмәгән, бернинди хосусый мал-мөлкәтсез халык беренче чакыру белән үк сугышка чыгып китәргә әзер торырга тиеш булган, әмма нәкъ әнә шул хәл урыс халкын бөтен дөньяга чәчеп тараткан да. Бүген дә шул ук сәясәт дәвам итә: халыкның дәшми-тынмый риза булып торуыннанфайдаланып, дәүләт, сәгате-минуты эчендә дигәндәй, бер селтәнүдә җирен дә (асылда, кайчандыр яулап-басып алган җирләрен дә), шул җирләрдә яшәүче урыс халкының биштән бер өлешен дә «сызды да ташлады» шул рәвешле, ул төбәкләрдә яшәүче 25-30 миллионлы урыс халкы кимлек-хурлыкка, икенче сортлы халык язмышына дучар ителде Ә элекке заманнарда, гомерлек нужадан, ярлылык-фәкыйрьлектән. патша түрәләренең эзәрлекләвеннән гарык булган халыкның күпмесе чит җирләргә күчеп яки качып киткән! Хосусый милексез, мал-мөлкәтсез кеше— гомерлек сукбай, бүгенге тел белән әйтсәк,—бомж ул. Менә шул тамырсызлык—урыс кешесенең төп рухи сыйфатларының асылыдыр, бәлки Күпләр ошатмаска да мөмкин, әмма мин урыс халкына ярдәм итәргә телим, үз тормышына күзен ачып карасын иде ул. Күзен томалап торган күзелдереген алып ташласын. Россиянең һәм урыс халкының бөеклеге дигән татлы сүзләргә алданмасын иде. Ул сүзләрне халыкның хәерчелеген һәм хокуксызлыгын яшереп торучы идеология итеп, хакимият башында утыручылар астыртын максатлар белән генә такылдыйлар бит. Берләшкән Милләтләр оешмасының "Алгарыш программасы- нигезендә хәзер теләсә кайсы илнең дә казанышлары аның индустриаль, хәрби яки финанс көчлелеге белән генә билгеләнми. Хәер, Россиядә алары да ташка үлчим генә инде Ул хәзер -кешелек үсешенең индексы» дигән төшенчәдәге төп өч казанышка нигезләнә уртача гомер озынлыгы, реаль хезмәт хакы һәм халыкның укымышлылык-гыйлем дәрәҗәсе. Бу җәһәттән Россия иң соңгы урыннарның берсендә, кайдадыр исемлектәге сигезенче дистәдә тора Аннан алда үзләрендә нефть-фәлән кебек җир асты байлыклары булмаган Англия. Франция, Германия һәм барлык Европа илләре, Америка Кушма Штатлары. Канада Япония. Австралия һәм башкалар гына түгел, хәтта Кипр, Барбадос. Чили. Фиджи. Латвия ише илләр дә алдарак. Урыс кешесенең үз җиренә үзе хуҗа була алмавы, җир аның хосусый милке булмавының кызганыч нәтиҗәләре өнә шундый. Чөнки аның ватанында. Л. Радзиховский сүзләре белән әйтсәк, -Россиянең мәңгелек җиңүчесе—хакимият башындагы номенклатура» тантана итә Бу вәзгыять Россия Федерациясенең беренче һәм икенче президентын сайлауларда да бик ачык чагылды Менә шуннан инде халыкның өметсез гаҗизлеге туа. Хәтта карашлары белән бик тә урыс яклы (русофил) әдип В Кожинов та урыс кешесенең тискәре сыйфатларыннан үтә гамьсезлеген билгеләп уза. Күпчелек урыс халкының хосусый мал-мөлкәте юклык кешеләрнең иҗади-иҗтиһади җегәрен нык киметкән, аларда хезмәткә җиңел генә төкереп карау тәрбияләнгән, чөнки халык, кагыйдә буларак, үзенә эшләми, ө «теге агай-га эшли, шуңа күрә -эш—бүре түгел, урманга качмас- дип кенә әйтел җибәрәләр дә Боларның барысы бергә айнымас сөрхүшлек-исереклек белән тәмамлана Бер генә намуслы кеше дә башкаларның бәла-казаларына, кайгы- хәсрәтенә шатланып карый алмый. Бигрәк тә бу күршедөш халыкларның хәлләренә карата шулай Тарихи шартлар шундый булган: татарлар белән урыслар бик күптәннән үзара тыгыз багланышта яшәгән. Яхшысын да. яманын да үзара берберсенә йоктырулары да гаять көчле аларның Соңгы вакытларга кадәр «өлкән агай- тарафыннан яманы күбрәк тә эшләнмәдеме икән әле9 Үзгәртеп кору чоры башлангач, татарларның урысларга булган йогынтысы да юнәлешен үзгәртә төште шикелле Борынгы заманнарда Алтын Урда мирасы үрнәгендә урысларга империячел дәүләт төзергә булышкан булсалар, хәзер инде унитар Россия дәүләтен федераллаштыру үрнәген дә татарлар күрсәтә Алдагы икенче адым илнең базар мөнәсәбәтләренә күчүенә сизелерлек өлешебезне кертү булыр дип уйларга кирәк Иртәме- соңмы шулай булыр. Ельцин хакимияте, реформалар үткәрүдә уңга-сулга тайпылгалап. бүгенге вәзгыятькә шактый буталчыклык кертсә дә һәм бу буталчыклык әле яңа президент эшчәнлегендә дә чагылыш табып торса да. демократик үзгәрешләр котылгысыз. Авыр булыр, әмма алар барыбер котылгысыз булыр. ҮЗЛӘРЕН зыялыга—«элита-га санап йөргән кайбер урысларның һәм. бигрәк тә, урыслашкан татар манкортларының һаваланып йөрүләренә исләрең китәрлек! Аларның тәкәбберлекләре, борын чөюләренең чиге-чамасы юк Күптән түгел генә шундый бер «кызыклы» сөйләшү булып алды Үзем якыннан белгән кешеләр белән әңгәмә вакытында мин «Бүген зур урында утыра торган бер татар кешесе белән очраштым Бик матур сөйләшеп утырдык Озата чыккач, ул миңа исәнлек-саулык теләп -Тагын да шулай очрашкалап торыйк, Әгьдөс абый»,—диде «Шуңа бик күңелем булды»,—дип сөйләгән идем Әңгәмәдәшләремнән берсе—урыс зыялысы шунда ук үз ■бөясен- чәпәп тә куйды: «Авыл бәрәңгесе икән» Икенчесе—татар манкорты аны куәтләп өстәде: «Татарлар авылчарак яшиләр шул әле. алар урыслар шикелле, тиз генә шәһәрләшеп китә алмыйлар—культуралары җитенкерәми-,— диде Аныңча, мөселманнарга хас сыйфат— өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү хәзер инде кирәк тә түгел шикелле Шул җәһәттән, урыс язучысы Петр Проскуринның бер романыннан укыган вакыйга искә төште Срогын тутырып төрмәдән чыккан бер урыс, ни сәбәпледер, туган якларына кайтып китә алмый, шунда—зонада эшләргә кала Үзе янына яшь балалы хатынын да чакыртып ала. Балалары әле имидән дә аерылмаган икән Менә шул сабый, урамнан уйнап кергәч, өнисенә барып ябыша -Әни, белөт имәргә бир әле!»—ди Әнисе ни әйтергә белми, имәнеп китеп, иренә карый Ире әйтә: «Әй, исең китмәсен лә! Монда шулай сөйләшәләр инде андый сүзләрне әшәке сүзгә дә санамыйлар»,—ди -Шәһәрләшкән» урысларның сөйләшүләрен генә тыңлап карагыз сез! Шул ук - матперемат- ике сүзнең берендә сүгенү сүзе кыстыру Хәтта чибәр генә кыз-ханымнар да. авызына кыстырган сигаретын төкерә дә. -матур итеп- сүгенеп куя Берберенә гашыйк егет белән кызның да авызларында шул ук сүзләр Йә. шулай түгелмени? Менә сезгә -шәһәр культурасы'» Алгарыш-төрөккыят үткәннәрне себереп ташлау юлы белән бармаска тиеш Ата-бабаларыбыздан калган матур гореф-гадәтләребезне без әле искә алып киткән «шәһәр культурасына» алмаштырып бетерсәк, ни-нәрсә килеп чыгар соң? Дәүләтнең үз гражданнарына карата күп гасырлык кыргый рәхимсез мөнәсәбәте үз җимешләрен биргән кешеләр бер-берсенә карата да рөхим-шөфкатьсөзгө өйләнеп бетеп бара Бу күренеш бигрәк тә егерменче утызынчы елларда ил өстеннән үткән террор-репрессияләр давылы белән бәйледер Мул тормышлы, хәлле крестьяннарны, «кулак» мөһере сугып, сөргеннәргә сөрү, халыкның каймагын—генофондын -халык дошманнары- дип күпләп юк итү Әгәр дә тиран юлбашчы үлеп китмәгән булса, моның чиге-чамасы булыр идеме икән? Ахыры нәрсәгә китереп чыгарыр иде икән’ Белмим, әйтә алмыйм Хәзерге вәзгыятьтә урыс булмаган, әмма урысча яза торган әдип яки галимнең хәле бигрәк тә четерекле, ул һәрвакыт төрле кимсетелүләргә дучар Әмма мин үзем, әйткәнемчә, һәр ике халыкның мәдәнияте йогынтысында тәрбияләнгән кеше буларак, урыслар белән аралашканда бу «четереклелекне дә. кимсетелүне дә- тоймыйм -Мин эшлөмөсәм моны кем эшләр соң»—дигән инануым бар. шуңа таянып эш итөм Һәм урыс иптөшлөрөм-хезмөттәшлөремнең һәм «үз татарларымызның» шуны аңлавын бик тә телим Миндә икегә бүленү, икегә -ярылу» тойгысы юк. мин -татар урысымы урыс татарымы—барыбер бөрбөтен шәхес. Россия дәүләтендә үзенә күрә Алтын Урда ханлыгы токымы шикеллерөк. шул социальөөяси симбиозның синтетик җимеше шикеллерөк шәхес Татар милләтенең бүгенге хөл-өхвөленө карап, шулай да шәхесемнең татарлык ягына басым ясарга тырышам. Чөнки мин манкорт түгел! Ә инде «милләтче» дигән тамгага килгәндә, мин аны үз милләтемә нисбәтле рәвештә кабул итем. Татарларның милли идеясе дип. Россия Казанны яулап алганнан соң. менә инде дүрт-биш гасыр дәвамында туктаусыз авыр ассимиляция-йотылу шартларында да, үз-үзебезне милләт буларак саклап калу һәм үстерү идеясен саныйм, шуның өчен көрәшәм. Бу изге эштә татар зыялыларының катнашуы аеруча зарур, аеруча әһәмиятле Зыялыларыбыз халыкны хосусый милекчелеккә каршы булган хәерчелек карашларыннан арындырырга ярдәм итсен иде. чөнки бу психология милләтне яманаты чыккан «сыйнфый көрәш» юлына— бүлгөләнеп- таркалып бетү, һәлак булу юлына этәрә Безгә милләтне берләштерә торган чаралар табарга кирәк, аның үзаңы үзгәрергә тиеш. Бүгенге бер урыс милләтчесе бик акыллы сүзләр әйтә «Милләт тойгысы— тормыш- яшәешнең төп асыл сыйфатларыннан берсе, төп кыйммәте Миллилек хисе кешегә борынборыннан ук хас, аңа аерылгысыз береккән төшенчә. Аны сакларга, якларга, үстерергә, төгәлрәге—яңадан торгызырга, яңартырга кирәк»,— дип яза ул. (А. Севостьянов. Как и почему я стал националистом. Русской интеллигенции пора вспомнит о том. что она русская - «Новая газета- сценарии». 06. 02. 2000). Без татарлар да нәкъ менә шулай көрәшергә тиешбез. Татарлар гынамы, һәр милләт өчен изге гамәл бу. Большевикларның «пролетар интернационализм» дигән ялган шигаре белән дөньяның этник картасыннан күп халык-миллөтләрне сызып ташлау процессын туктатырга вакыт. Хакыйкать шулдыр кешелек үзенең күптөрлелеге белән яши. Юкка чыгып, үлеп-бетеп бара торган милләтләрнең «Кызыл китабын» булдырырга кирәк, ул кешелек генофондына янаган куркынычны искәртеп торырга тиеш. Аз санлы халыкларның этнос буларак юкка чыгуын ишәйтү кешелек дөньясы өчен ахырзаман булырга да бик мөмкин Аерым халыклары бетә барудан кешелеккә, аның биологик, социаль һәм мәдәни саулыгына килгән зыянны тикшереп өйрәнү зарур, homo sapiens бар булсын, бетмәсен, яшәсен өчен алдан ук тиешле чаралар күрү сорала. Бер генә милләт бетсә дә, ул дөнья мәдәниятенә зур зарар китерәчәк, кешелек дөньясының тагын бер чишмәсе кибәчәк, дигән сүз. Ә ул чишмәләрдән һәр милләт, үзенең үсеш- әзерлөгенө карап, үзенә кирәклесен «эчә»—тәрәккый итә. Бу фөнни-логик фикерләүне дини карашлар белән дә беркетеп кую урынлы булыр. Барлык диннәр дә, кешелек дөньясын ничек булса, шул халәтендә Аллаһы Тәгалә бар иткән, ул яраткан һәм Аның кодрәте белән генә кешелек дөньясы яши. мәңгелек үсештә, дип өйрәтә Димәк, аз санлы халыкларны «бөек» милләтләрнең йотып бетерергә тырышуы Аллаһының изге гамәлләренә каршы хилаф эш булыр иде Мәсьәләнең шәхескә кагылышлы субъектив ягы да шактый мөһим Һәркемнең дә тумышыннан үзе булып каласы килә, бу аның табигый хаклы теләге һәм ул аның канында-геннарында яши. Кешелекнең хәзерге алгарышы чорында, тарих пьедесталына шәхес, һәркемнең кабатланмас үзенчөлеге-аерымлыгы күтәрелгәндә, кешелек дөньясының исән калуы һөм төрәккыяте һәр шәхеснең табигать тарафыннан бирелгән гаять зур мөмкинлекләрен саклап калу һәм үстерелүенә бәйле бер вакытта, бу бигрәк тә әһәмиятле Шәхеснең теге яки бу милләт кешесе булуы аңа ана сөте белән керә, бишектәге сабыйга үз ана телендә бишек җырлары җырлап сеңдерелә, аны акыл-аң белән генә аңлатып бетереп тә булмыйдыр Шулай булмаса, үз туган җирләреннән әллә кайчан ук инде бөтенләйгә аерылган кешенең, берәр җирдә ялгыш кына үз халкының балачактан канына сеңеп калган җыр-моңнарын ишеткәндә, күзенә яшьләр килер идемени?' Тумышыннан кеше кайсы милләт халкыныкы булса, шул аң- тойгыны саклап калу һөм үстерүнең бәһалөп бетермәслек әһәмияте менә шулдыр инде. Һәр милләтнең, хәзерге тел белән әйтсәк, үз менталитеты. ягъни үзенә генә хас һәм уңай, һәм тискәре сыйфатлары бар Бу сыйфатларның уңайларын кадерләп үстерү, ә тискәреләрен бетерү өчен рәхимсез көрәшү зарур. Татар халкының уңай сыйфатларыннан мин тормыш сөючөн, максатчан үҗәтлеген, теләсә нинди шартларда да яшөүчән-исән калучан булуын, үзе инанган эш-гамәлләрдә фидакарьлеген-каһарманлыгын. дуслык тойгысының искиткеч булуын билгеләп үтәр идем Тормышымда дуслык сынавын бары тик үз татарларым һәм бер дус яһүди генә сынатмый үтә алды Безнең халык тикмәгә генә «аерылмыйк, дускаем дип җырламыйдыр шул инде. Мин тагын бигрәк тә татарларның башка милләт халыкларына тигез карашын, аларны кимсетү, дошман күрү тойгысының булмавын аерым басым ясап әйтергә тиешмен Булса да кайберләребездә мәгълүм тарихи шартлар аркасында,—Явыз Иван патшаның Казан ханлыгын басып алуыннан соң гына,—урысларга шикләнебрәксаграк карау шикеллерәк хисләр генә калгандыр Бөтенләй чит-ят тел булган урыс телен, калада яки салада яшәвенә карамастан, һәр татар диярлек күпмедер дәрәҗәдә үзләштерә Татар теләсә нинди милләт кешесе белән бик иркен-җиңел генә күршеләр булып китә, гаилә корып җибәрә, эшлекле мөнәсәбәтләргә керә ала. Бу җәһәттән урыс дәүләте белән идарә иткән патшаларның үз халкына бер гыйбад итеп, хайван (быдло) итеп караганнары хәтергә килә. Хәер, урыс халкы алар өчен үз булдымы икән соң әле? Үзара ызгыштарткалаш. яу-сугышлардан гарык булган урыс кенөзләре илне укмаштырып идарә итәргә варяг Рюрикларны чакырган бит Үз илләрендә юлбасарлык белән көн күргән варяглар урыс җиренә дә үз дружиналары белән килә һәм шул баскынчылык һөнәрләрен биредә дә дәвам иттерә Алардан соң килгән Романовлар нәселе исә чыгышы белән, нигездә, немецлардан, аларда немец каны Бәлки шуның өчен дә хаким сыйныф славян халыкларын сөймөгән-күрә алмагандыр, шуның өчен дә. башка халыкларга караганда, аларны коллыкта озаграк тоткандыр Россия империясе составында Балтик буе халыклары бу коллыктан иртәрәк котылган ич Соңгы Ватан сугышында Сталин да түзем халыктан миллионнарча корбан биреп кенә җиңүгә иреште, үзенең җинаятьчел хакимлеген дә коточкыч ГУЛАГлары төрмәләре белән «томалап- кына тотып торды Ә халык аңа кадәрге сугышларда ничек туп азыгы булса, бүген дә шулай ук булып кала бирә түгелме соң? Менә сезгә тарихның ачы сабагы халык хакимлекне үз милләтеннән булган, үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен һәм мәдәниятен белгән шәхесләргә генә ышанып тапшырырга тиеш Бары тик шундый Илбашлары гына үз халкын хөрмәт итә ярата, башка халыкларга карата да дошманлык, яратмау хисләре күрсәтми Катнаш никахлар—татар егет кызларының башка милләт кешеләре белән никахлашуы,—өиләнүкияүгә чыгу мәсьәләсен һич тә читләтеп үтә алмыйм Фәүзия Бәирәмова һәм аның кебек кайбер башкалар тәкъдим иткән шикелле, андый никахлашуларны катгый тыеп та булмый бит, чөнки, шагыйрь әйтмешли, - мәхәббәт ул үзе—иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта ■■ Әмма шул ук вакытта, катнаш никахларны хуплап, аларга теләктәшлек белдереп тору да кирәкмидер, минемчә Алай гына да түгел, үсеп килә торган яшь буынны, -икегез дә пар килгәнсез—тигез гомер итегез- дип. үз кавеме-халкы арасыннан үз парын табу рухында бала чагыннан ук тәрбияләү зарурдыр Мондый тәрбия бирүдә, яшьләрнең -күзен ачуда- һәрвакыт милләтне саклап калу максаты күз уңында тотылырга тиеш Күп гасырлар дәвамында ирексез-хокуксыз яшәү аркасында татар халкы шактый югалтулар кичерде аның байтак өлеше манкортлашты һәм хәзер халкыбызга милләт буларак юкка чыгу куркынычы яный. Һәрхәлдә, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез,—ә алар халкыбызның дүрттән өч өлешен тәшкил итә'—әкренләп йотылып бетүгә дучар була бара. Халкыбыз, үз хәлен үзе аңлап, кичекмәстән нәтиҗәле чаралар эзләү эшенә көрешмәсө. моны безгә Үзәктән— Мәскәүдән беркем дә -китереп тоттырмас» Ельцин һәм аның иярченнәре кабул иткән милли-мәдәни мохтарият турындагы закон, асылда, шул ук бөекдержавачыл шовинистик карашларны алга сөрә, аның яшерен максаты һаман да бер—аз санлы милләтләрне урысларның йотып-ассимиляцияләп бетерүе Җәмгыятьтә иҗтимагый фикерләүдә хакимият тарафыннан хәзер бик куркыныч бер караш туктаусыз алга сөрелә, газет-журналлар. радио-телевидение—кыскасы. гаммөви мәгълүмат чаралары көн-төн шуны тукый имеш милли республикаларны бетереп яки. инде бик булмаса. элекке тулысынча буйсынган, кол автономия хәлендә калдырып.—монысы урындагы җирле түрәләрне сатып алып җиңел хәл ителә ала—Россияне губерналарга бүлеп чыгу кирәк Безгә, әлбәттә, «бөек урыс шовинизмы- тегермәненә су коеп тору һич килешмәс, ә шуны эшләргә теләүчеләр юк түгел һәм табылып тора Без моңа каршы үзебезнең «милләтчелегебезне» күтәреп чыгарга тиешбез. -Милләтчелек» дигәндә, мин үз милләтебезгә мәхәббәт тойгысын яңарту, аны саклау һәм үстерү өчен көрәш-омтылыш ише гамәлләрне күз алдымда тотам. Ул һич тә башка милләтләргә шулай ук үз милләтләрен саклау-үстерүгө комачау итмәскә тиеш. Әмма моның бик мөһим бер шарты бар: бер генә милләт тә башка милләтләргә зыян салырлык гамәл кылмасын. Инде катнаш никахлар мәсьәләсенә яңадан өйләнеп кайтыйк. Без үзебезнең иң укымышлы, зыялыбелемле яшьләребезнең, башка милләт вәкилләре белән никахлашып, әкренләп эреп бетүенә ваемсыз карал торырлык күпсанлы халык түгелбез Кызык бер закончалык бар татар егете яки кызы башка милләт вәкиле белән гаилә корса, балалары, кагыйдә буларак, һич тә татар булып кала алмый. Булса да. мондый мисаллар бик сирәк, бары авыл җирендә генә булырга мөмкин. Ни өчен шулай сөйлимме9 Мин моны үз тормышымның ачы тәҗрибәсеннән чыгып сөйлим Минем кызым—талантлы галим, берничә чит тел белә. әмма, әти-әнисе—без һәр икебез татар булсак та (гаеплебез..), татар телен белми үсте. Ул урыска кияүгә чыкты (гаеплебез ..). теле белән дә. паспорты буенча да урыс ул үстерде. Менә шул оныгыбыз татар кызына өйләнде, кызлары урысча сөйләшеп үсә (гаеплебез...), теле белән дә, паспорты буенча да марҗа булыр инде Мин. хатыным үлгәннән соң. урыслашкан белорус хатынына өйләндем, безнең Тимур исемле улыбыз туып, үсеп җитте, теле һәм мәдәни тәрбиясе урыс булса да, безнең катнаштан башка гына, үз теләге белән паспортына милләтен «татар» дип яздырды. Хак хакыйкатьне әйтергә мөҗбүрмен: әнисе аны татар теленә өйрәтүемне үтенде, аның өчен татарча балалар газет-журналлары алдырды һ. б. Ә мин моңа «вакыт таба алмадым» (гаеплемен...). Әгәр дә кулымны күкрәгемә куеп, боргаланмый гына әйтсәм—улымны татар итеп тәрбияләргә бик өллөни атлыгып та тормый идем. Үз ачы язмышым шуңа этәргәндер, күрәсең Аннары, Сталинның милли сәясәте безне бит дөньяда, төп биш телдән кала, барлык милли телләр дә бетәчәк, дип өйрәтте. Ә калачак телләр урыс, кытай, инглиз, француз һәм испан теле бугай (әллә немецмы?) иде Бу сәясәтнең нәтиҗәләре аяныч. Безнең гаилә мисалы бер бездә генә булдымы әллә9 Минем бер дустым (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) зур галим иде Хатыны белән икесе дә чын-чынлап татар зыялылары булдылар, ә менә аларның балалары һәм оныклары—урыслашкан татарлар яки бөтенләй урыслар Тагын бер дустым, татар халык язучысының кызы сәләтле филолог, берничә чит тел белә, хәзергечә әйтсәк, бик уңышлы «бизнес» эшли, әмма татарча белми Тагын бер танышым бар. анысы һәр чат саен үзенең татарлыгын кычкырып йөри, ә балалары татарча белми Һәм башкалар, һәм башка шундыйлар Болай санауны һөркайсыбыз теләсә күпме дәвам иттерә алыр иде. Әйе, ни аяныч, татар милләтенә тиз генә төзәтеп, кайтарып ала алмаслык зыян ясалган. Хәзер безгә аны савыктырырга, аякка бастырырга кирәк Безнең халыкка ясалган зыян—ул бөтен кешелек дөньясына да ясалган зыян Чөнки, һәр организмга аның һәр әгъзасы кирәк булган шикелле, кешелек дөньясына да аның һәрәгъзасы, һәр өлеше зарур, кыйммәтле. Тагын да әйтәсем килгәне шул: миллилек тойгысы беркайчан да бөтенләй юкка чыкмый, иң ахыр чиктә ул черем генә итә һәм иртәме- соңмы барыбер бер уяна. Тукайның «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» дигән ачынулы сүзләре дә шуңа ишарә. Безнең чынбарлыгыбызда Россиянең бөек урыс шовинизмы һаман да даими дәвамлы рәвештә гамәлдә кала бирә Һәм ул безгә һич тә гамьсез- ваемсыз булырга, «йоклап ятарга- ирек бирми Бюрократ түрәләр хаким сыйныф булып калган вакытта аларга шовинистик милләтчелек һәрчак хас булачак, алар кулында—хакимият, алар дәүләтнең бердәнбер хаким сыйныфы Марксизм-ленинизм тәгълиматы, «милләтчелек буржуазиягә генә хас сыйфат» дип раслап, тирән ялгыша: икътисадны һәм хакимиятне үз кулына туплаган, димәк, бар капиталга да хуҗа булган олигархлар интернациональ—алар өчен милләт төшенчәсе әллә бар, әллә юк. Шәхеснең милли хис-тойгылары ешрак өлкәнәя төшкәч, картлыкка таба атлаганда уянучан була. Картлык—шатлык түгел, юлларында язгы май аеның аллы-гөлле чәчәкләре дә күренми. Ә яшьлек исә, алдын-артын уйлап тормастан. үзенең мәхәббәте белән тизрәк кавышырга ашыга, булачак хәләл җефетенең милли тойгылары иртәме-соңмы бер кабынып-дөрләп китәчәген исенә дә кертми Һәм нәтиҗәдә еш кына гаилә фаҗигасе килеп чыга. Ир белән хатынның һәр икесендә ана сөте белен канына сеңгән милли хисләр, тормыш-көнкүрештәге гореф-гадәтләр, йолалар баш калкыта. Күз алдыгызга китерегез: бәхетле балачагыңны, кадерле әти-өниең һәм туганнарыңны, күңелгә якын басу-кырларны. урман-болыннарны, елгакүллөрне хәтереңдә яңартып, татлы рәхәтлек бирүче—кыскасы, үз туган халкың-милләтең җирлегендә сине үстергән, кеше иткән, синең бар булмышың булган хис-тойгыларыңны кузгатырлык үз җыр-моңнарыңны да тыңларга зар-интизар булып яшәп кара әле9 . Шуны онытмаска кирәк—һәр халыкның үз яшәү рәвеше, үз тормыш- көнкүреше һәм ул башка халыкларныкына һич тә тәңгәл килә алмый. Бу аерымлык-үзгәлек. бу яраша-яраклаша алмау бигрәк тә хатын- кызлар язмышында ачык чагыла. Менә бер мисал Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, ир-атларны—хәтта арба чәкүшкәсе буе малайларны да!— кырып бетерергә әмер биргән, әмма татар хатын-кызларын, чисталык- пөхтәлек үрнәге итеп, саклап калырга боерган, имеш, дип сөйлиләр. Күрәсең. патша татар хатын-кызларының ул асыл сыйфатлары марҗаларга да күчәр дип өметләнгәндер Бу уңайдан, тагын бер мәсьәләне искә алырга кирәк. Нәкъ шуның чишелешен белмәү 25-30 ел бергә гомер иткән гаиләләрнең таркалуына төп сәбәп тә була торгандыр, бәлки Хикмәт шунда ки. хатын-кызның табигате ир-атларныкыннан күпкә баерак-юмартрак. хатын- кыз. ни-нәрсөдер алуга өмет итүгә караганда, әҗере булырын-югын уйлап тормастан. бирергә күбрәк ярата. Һәр хатын-кызга тумыштан ана булу хисе хас. шуңа күрә ул иренә хатын гына түгел, ө бәлки ана шикеллерөк тә була Табигать биргән шушы сыйфат хатын-кызларның җенси мөнәсәбәтләрендә дә чагыла Әмма шунысы бар: табигать хатын-кыз затына нинди милләттән булуына карамастан, шундый сыйфатлар бирсә дә, күп кенә милләт хатын- кызлары. үз милләтендә андый сыйфатларны күреп-төрбияләнеп үсмәү сәбәпле, аны аңлап бетерә алмый Ә менә татар милләтенә бу күренеш хас Татар хатын-кызы,—ө бәлки ислам дине рухында тәрбияләнгән барлык мөселман хатын-кызлары да,—үзенең җенси телөге-дөрте бармы-юкмы икәненә карап тормый, иренең теләген үтәүне үзенең бурычы итеп саный Ул ир хакын хаклый Иренә рәхөтлек-ләззәт бирә «Ир хакы—Алла хакы- Бу әйтемдә нинди тирән мәгънә ята! Гаиләсен саклау хакына шулай эшли ул аны Гомумән, әхлакый таза һәм яхшы күңелле кеше өчен, әйтик, кемгәдер матди ярдәм күрсәтү—бирү дә кемнәндер нәрсәдер алуга караганда күңеллерәк гамәл бит. Күрдегезме, милли хис-тойгыларым. татарлыгым мине кайларга алып кереп китте! Тыйнаклыктан үлмәячөгемне истә тотып, бу язмамны Мәскөүдөге бер җитәкче хезмәттәшем әйтә торган сүзләр белән тәмамлар идем, ул минем белән күрешкәндә һәрвакыт: -Иң яхшы татарга сәлам'»—дип күрешә Ул дөрес әйтә татарларның да яхшылары, уртача-гадөтиләре һәм начарлары бар Начарлары арасыннан урысны сөймәс җаннар—русофоблар чыга да инде Урыслар арасында да нәкъ шундый ук хөл: бар яхшылары уртачалары һәм бар бик начарлары—татарны сөймәс җаннар—татарофоблары Язмам башында мине «русофоб» дип атаган бөр урыс турында телгә алган идем, менә ул үзе татарны сөймәс җан— татарофоб түгелме икән? Мәскеү

Реклама