Логотип Казан Утлары
Шигърият

"ТАТАР ЯШИ" ДИГӘН ӨЙДӘН МИН

Гасыр кичкән чакта уйга калдым Күңелемне бер җыр тартты да... Коем минем «Кара урман» сыман. Кайгы-хәсрәтле дә, дәртле дә. Бабамнардан калган мен батырлык, Бабамнардан калган мең хата Бер җырлата мине, бер елата. Алда—мең бормалы юл ята. Балачакта, үсмер яшьлегемдә Ялган аллаларга табынын. Мин үзем дә юлдан чыккаладым... Буш хыялдан киләм арынып. Күңелләрдә янган мең еллык Моң Җиңеләйтә атлап барышны. Килер елларым да булыр димен «Туган тельле, «Сәйдәш марш»лы! Егерменче гасыр күкрәгендә Хәсрәт кнен күбрәк җырладым. «Тиран, җәлладларны Җир йөзенә Ник тудырдың?» диеп сорадым.