Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛДӘГЕ СУРӘТ

НИЛ ЮЗИЕВНЫН ТУУЫНА 70 ЕЛ ин Нил абыйны бик мөлаем, зыялыларга хас булганча, тыенкы елмаеп, йә сине бераз кызарта, йә үзенен туры әйтелгән сүзе өчен чак кына уңайсызланып, хәтта оялып тыңлаучы чибәр һәм акыллы кеше итеп белә идем Әмма җанлы аралашу, көндалек ыгы- зыгы эчендә аны бу чаклы ук матур кеше, эчтән балкып торган гүзәл акыл ияседер дип белми идем Нил абый Юзиевне беренче тапкыр студент вакытта «Совет әдәбияты» редакциясендә күрдем (Хәзерге «Казан утлары» ул чак шулай атала иде ) Дөресрәге, мин аны күргәли идем, ишетә, тынлый идем Бервакыт «Татарстан яшьләре» редакциясе каршындагы әдәби түгәрәктә үзенен иҗат тәҗрибәсен уртаклашып. Илдар Юзеев «Нил абый белән бергә шигырьләр язып йөргәндә», дигән кебегрәк истәлек тә сөйләгән иле Кыскасы, шигырь дөньясы белән мәш килгән мин аларнын бертуганнар икәнен белә идем Игътибарым күбрәк яшьләрне «Таныш моннар» дигән романтик поэмасы белән сихерләгән Илдар Юзеевтә иде Үзем дә Такташка гашыйк булганга. Такташ аһәннәрен үзенчә талантлы итеп янгыратхан шушы чибәр шагыйрьгә кызыгып карый илем Шулай да Нил абыйны «беренче күрүем» дигән гыйбарә үзенен асыл мәгънәсендә хата түгел Чөнки мин анын тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме буларак бик мөһим бер сыйфатын нәкъ менә шушында абайлап калдым «Совет әдәбияты» журналының тәнкыйть бүлеген алып баручы Мәжит Рафиков Әхмәт Рәшитов белән икебезгә Хисам Камаловнын яна чыккан шигырь җыентыгына бәяләмә язуны тапшырды Без икебез дә университетнын дүртенче курсында укый идек Вакытлы матбугатта инде бик каты тәнкыйтькә очраган лирик җыентыкны шагыйрьнен «Янадан сафта» дигән беренче китабы белән чагыштырып, җентекле рәвештә анализлап чыктык Мәхәббәт лирикасында интим хисләргә «артык бирелеп китүен» тәнкыйтьләдек Аларны «Партиягә гариза» шигыренә каршы куйдык «Әнкәй үлеменә» дигән шигырендәге «һавадагы якты йолдызларның трахом төшкән мәллә күзенә»,—дигән юлларны натурализм дип гаепләдек Ә гомумән X Камаловнын лирик каһарманына хас горурлыкны, көчле сыйфатларны мактадык Журналнын җаваплы сәркатибе Нил Юзиев мине чакырып алды да. шагыйрьне турыдан-туры якламыйча, әйләнгеч юл белән шундый хакыйкатьне төшендерде Рус шигъриятендә Пушкин бар. Некрасов бар Әмма шунда ук алардан аерылып торган Фет белән Тютчев га бар. Әдәби тәнкыйть һәм укучылар аларнын баштагы икесен генә сайлап боларын кире какмый Барысын да кабул игә. - диде ул. Бу сүзләр минем өчен ят яңалык түгел иде. алар үз рухыма да бик якын иде Чөнки инде Дәрдмәнд иҗатын сонгы ике шагыйрь белән чагыштырып өйрәнә башлаган идем Әдәбиятка кин караш матбугатның йогынтылы бер кешесендә шушындый яклау табуын күрү минем өчен сөенечле иде Югыйсә анын җитәкчесе журналнын баш мөхәррире Абдулла Гомәр «трахом» турындагы хөкемебезне куәтләп «Чыннан да пычрак бит. ә'»—дип өстәгән иде Без монысын кабул итмәдек, әлбәттә Әлеге эпизодта Нил Юзиевнен мөһим бер карашы, иманы ниндилеген чамалап КАЛДЫМ һәм күп еллык гыйльми эшчәнлеге дәверендә анын шушы сыйфатлары фән һәм тәнкыйть фикере үсешенә нинди бәрәкәтле йогынты ясаганын да күрдем Нил абый белән якыннан һәм тыгыз аралашу минем аспирантура елларында булды Кафедра мөдире һәм фәнни җитәкчем Хатип ага Госман иде Нил Юзиев—университетын татар әдәбияты кафедрасында доцент Утырышларда, җәмәгать чараларында бергә булабыз Кайчандыр Нил абыйлар җитәкләгән стена гәзитенен баш мөхәррире итеп мине билгеләделәр Алмаш мөхәррирләр- Клара Зиннәту глина һәм Фәрваз Минну глин Н Юзиев татар бүлегенен әдәби иҗат түгәрәген алып бара Гәзитнен яна ел санында дусларча шаярулар урнаштырдык X Госман! л М Зәкисвкә. В Хаковка. Ф Сафиуллинага. ул чактагы студент һәм комсомол оешмасы секретаре Рузәл Йосыповка шундый шаржлар эшләнде Шигырьләрен мин яздым, рәсемнәрне бик оста итеп бер студент кыз ясады Аны һәм Язилә. Рузиле исемле тырыш М кылларны комсомол кадрларын әйбәт белүче Рүзәл табып бирде Нил абыйны суган түтәленә охшаган бер мәйданчыкка лейкадан су сибеп торган кыяфәттә ясадык Сутан кыяклары урынына каләмнәр калкып чыга. Аста шундый шигырь: Түгәрәкләр бар да түп-түгәрәк Булмаса да. ышаныйк Нилга: Тырышлыгы анын китмәс жилгә— Әдипләр чүтеки үсәр илгә Ә юраганыбыз юш килде: ижат түгәрәгеннән Равил Фәйзуллин. Рәдиф Гаташ Гәрәй Рәхим. Рөстәм Мингалим. Шамил Маннап. Тәүфикъ Камалиев. Фарсил Зыятдинов. Булат Сөләйманов кебек шагыйрьләр үсеп чыкты. Нил абый шигърият фәнендә—Хатип ага шәкерте Алай гына да түгел, аның ин яраткан укучысы иде Остаз моны һәрдаим сиздереп торды Бервакыт кафедра җитәкчелегендә алмаш мәсьәләсе кузгалгач. Хатип ага «Менә Нил калыр дип торам*.—диде Нил абый гадәтенчә тыйнак кына елмаеп куйды. Әмма аны Тел. әдәбият һәм тарих институтының әдәбият бүлегенә мөдир итеп күчерделәр. Университет укытучысына академик коллектив шартларына күнегеп китү жинел булмагандыр Тик ул зур коллективны уртак эшкә туплый алды Чөнки үзе тирән хәзерлекле һәм талантлы галим иде Озакламый аның җитәкчелегендә татар әдәбиятының алты томлык тарихын эшләү кебек кин колачлы программа кабул ителде Анын биш томы инде күптән укучылар кулында Алтынчы томнын хәле генә катлауланып куйды. Янача фикерләү шартларында күп нәрсәне үзгәртү кирәк булды Теге елларда барлык төп эшен Флүн Мусин эшләгән булса, сонгы елда авторлар янә бер кат төзәтеп чыктылар Китап басмага әзер Бу — асылда Нил абый башлаган эшне төгәлләү һәм анын истәлегенә хөрмәт чагылышы да булып тора. Сулдан уңга Н Хисамов, Н Юзиев. Н Исмәгыйлев. Ш Абимв 1984 ел ТӘҺТИнен әдәбият бүлеге—татар дөньясындагы барлык әдәби тикшеренүләр һәм тәнкыйть проиессынын кониептуаль һәм координацион үзәге Н Юзиев үз өстендәге шушы жаваплылыкны тирән тоеп һәм намус белән күтәрде Матбугатта фикер яналыгы һәм кыюлыгы белән аерылып горган берәр язма чыктымы—Нил абый аны хуплап, күтәреп ала. Шалтыравык, конъюнктур. буш язмалар күрсә, аларны зәһәр принципиальлек белән сүтеп ташлый Яшь тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләренең сәләт үзенчәлеген ул тиз күрә, бәяли һәм ана үсеш юлынын ин нәтижәлесен күрсәтеп бирә Аны алдарга, анын белән күз буып сөйләшергә мөмкин түгел Ул фальшны үтә күрә. Кайбер фәнни конференцияләрдә шул чор рухындагы яңгыравык, буш сүзләр ярдәмендә күзгә чалынырга һәм абруй казанырга омтылган кешеләрнен чыгышларын төп-төгал һәм кырыс бәяләүче Нил абый була иде. Мин фәнни эшчәнлегемнен ун елын диярлек академик институтның фольклор бүлегендә уздырдым XX йөз башы яки урта гасыр тематикасына караган хезмәтләрне укып тикшергәндә, мине дә әдәбият секторына чакыралар иде. Шулай бервакыт Гали ага Халитнең Дәрдемәнд турындагы бүлеген тикшерүгә катнаштым Нил абый минем әдәби журналда әледән-әле чыгып торган Кол Галинен «Кыйссаи Йосыф»ы хакындагы мәкаләләремне игътибар белән күзәтеп бара һәм хуплый иде. Менә, ниһаять, бу темага язылган монографик хезмәтем төгәлләнде Халык ижаты бүлегендәге тикшерүгә күренекле әдәбиятчылардан Гали ага Халит белән Нил абый Юзиев чакырылды Халит ага минем ин яраткан галимнәремнән иде. Без анын белән күп еллар дәвамында шактый якын дуслар һәм фикердәшләр булдык. Әмма бу фикер алышуда анын чыгышы «Нигә тегене язмаган, нигә моны язмаган, нигә теге юк. нигә бу юк?»—дигән дәгъва рәвешендә барды. Бүтән иптәшләр дә әсәрдәге нечкә детальләргә, поэманың чыганаклары һәм бүтән төрдәшләренә артык игътибар итүем өчен шелтәләде, «нюанс» (төсмер) сүзен еш куллануым өчен тәнкыйтьләделәр Нил абый хезмәт структурасындагы һәм стилендәге ин мөһим моментны төгәл тотып алган булып чыкты «Уртак сюжетка бик күп әсәр язылганда, нюанслар хәлиткеч роль уйный,—диде ул,—Нурмөхәммәт теманын шушы хасиятен тирән төшенеп, тикшеренүнең дөрес юлыннан киткән» Сонрак. диссертация якларга баргач. Мәскәүнен Дөнья әдәбияты институтында хезмәтнең нәкъ шушы сыйфатларын мактадылар.. Монографияне фольклор бүлегендә тикшергән көнне остазым Хатип ага Лобачевский скверендә мине көтеп утыра иде. Эскәмиясеннән торып, ашыга-ашыга каршыма атлый «Ничек’»—ди. дулкынланып Тикшерүне сөйләп бирдем Нил абыйның хезмәтне аңлап, нечкәләп анализлавын әйттем. «Ичмасам шәкертне табып үстерә дә белгәнсез!»—дидем Хатип ага бик канәгать иде. 1978 елның азагында, әдәбият тарихынын борынгы дәверенә караган I томын редакцияләү өчен, мине Нил абый житәкләгән секторга күчерделәр Кол Гали турындагы бүлекне томнын. күпчелек темаларын эшләгән Шакир абый Абилов язды Әмма Нил абый инде Мәскәүнен «Наука» нәшриятында махсус монография чыгарган, миннән дә өсгәмә бүлек яздыруны кирәк тапты. Бүлекне яздым Тикшерүдә катнашырга тиешле бер аркадаш үэенсн бәяләмәсен язма рәвештә жибөргән иде Анда ул минем беренче жөмләмне шик астына алган Ягъни «Кыйссаи Йосыф» урта гасыр төрки шигьриятенен сюжетлы беренче әсәре» дигән жөмлә янына: «Бу бәхәсле» дип куйган Нил абый да. шиккә калып, минем белән шактый бәхәсләште •Сюжетны вакыйгаларнын эзлекле бирелеше».-дип анлау төшенчәне тарайта. Хәзерге әдәбият фәнендә бу киңрәк аңлатыла, хәтта лирик шигырьнең дә сюжеты бар. дип карала».- диде ул. Мин килешмәдем. «Анысы анын гавами карашка гына шулай, житди гыйльми карашка исә. сюжет вакыйгаларнынэзлекле тезмәсе дә. дөресрәге, характерлар тарихы.-дидем Шунлыктан ул барыннан да элек һәм башлыча эпик әдәбият төшенчәсе» Берничә ел үтге Минем язмам «Әдәбият тарихы»нда шул килеш чыкты. Менә Язучылар берлегснен тәнкыйть секциясендә минем ижат тикшерелә Нил абый күзәтүлеанализлы доклад ясый. Утырышка Хатип ага. Ибраһим ага Нуруллиннар гына түгел. Нәкый ага Исәнбәт та килгән-рәхмәт төшкере' Утырышны секция житакчесе Флүн Мусин алып бара Бу 1982 елнын май башы иде HILI абый, докладын дәвам итеп «Нурмөхәммәтнең һәр нәрсәгә үз карашы бар, ул—фикерен принципиаль һәм эхзекле рәвештә яклый белә- - диде Мин анын нәрсәне күздә тотканын яхшы төшендем югарыда телгә алынган бәхәскә нокта кую иле бу Ул шундый батыр рухлы, гадел кеше иле Каршыдашының мәгълүм мәсьәләдә хаклы булып чыгуын танырга анын көче жита иде Чөнки ул зур галим, шунлыктан вак жинүдән тәм табучан кеше түгел иде. Бертуган ике Юзиев та—бик нечкә юмористлар Икесе үзара охшашмаган кебек, шаянлыкта бүтәннәрдән дә нык аерылып торалар Алардагы ирония һәм гомумән юмор, очыннан агу тамып торган чәнечкеле көлү булмыйча, тымызык наянлыкка тартучан зыялы көлү Аларнын әти әнисе—укытучылар Әдәбиятның, фәннен. мәдәниятнең бу ике эшлеклесс- берсс шагыйрь, икенчесе галим һәм тәнкыйтьче— зыялы гаиләдә тәрбия алган кешеләр Бүлек утырышларында өлкәннәрдән кайсыдыр артык беркатлы, садә сүз әйтсә, яисә күрәләтә хәйләләп маташса. Нил абый ярсып бәхәскә кермәс, гаепләп, фаш итеп та маташмас иде Күз кырые белән генә мина карап, авыз читен сизслер-сизелмәс кыйшайтып елмаер иде Чөнки миндә нинди тәэсир туганын ул тоя һәм үзендә дә шундый ук тәэсир була иде Үзеиен юмор талантын ул бер диссертация яклау вакытында тулы хәрәкәткә китерде Үткен мәзәкче Хужиәхмәт Мәхмүтен афористик жанрлар турында докторлык диссертациясе яклады Оппонентларның берсе—Нил абый Юзиев. Ул. яклау тарихында булмаганча, беркетмә традициясеннән читкә чыгып, үзенен текстын тулысынча шаян метафорага корды Афористик жанрларнын җыйнама термины—паремия Оппонент диссертантны Паремия ханымга гашыйк ир итеп сурәтләде Шул ханым белән уртак тел табуын, кичләрен анын аркасында өйгә соңлап кайтуын, ахырчик хатынынын да Паремия белән аңлашуын һәм аны гафу итүен сөйләде. Зал шаркылдап-шаркылдап көлде Күрәсең, үткен язылган бу бәяләмәне Югары аттестация комитетында да ошатканнар—диссертация тиз расланды 1986 елда ТӘҺТИ нен әдәбият секторын икегә бүлделәр әдәбият белеме һәм кулъязмалар белән текстология бүлегенә. Беренчесендә мөдир булып Флүн Мусин калды, сонгысын Нил Гафур улы Юзиев җитәкләде. Ике профильле шушы бүлектә ул кин колачлы гыйльми эшчәнлек жәелдереп жибәрде Ана ин якын торган ике галим: Марсель Әхмөтжанов һәм Зөфәр Рәмиев бүлекнең ике тармагын тәшкил иткән ике төркемне житәклиләр. Марсель инде үзенен кызыклы һәм оригиналь хезмәте белән хәзер фән докторы булды Зөфәр Рәмиевнен дә докторлык монографиясе әзер Зур бер төркем яшь галимнәрне Нил абый Гаяз Исхакыйнын күптомлыгын әзерләү эшенә тартты, сәләтле һәм тырыш аспирантлар алды. Анын яраткан шәкерте Илдар Еникеев хәзер үзе докторлык яза. Нил абый үз-үзен аямыйча эшләде Заманында Хатип ага әле. анын еш ютәлләвен күреп, ял итәргә, дәваланырга куша иде Шушы тын юллары авыруы галимне вакытсыз гүргә дә кертте 1996 елда Нил абыебыз нык чирләп хастаханәгә ятты. Хәлен улы Айдардан сорашып тордык Әдәбият һәм фән нык борчылуда булды. Әмма күнелдә өмет сүрелмәде. Институтта минем докторлык монографиямне тикшерү вакыты якынлаша. Фикер атышуда үзәк фигураларның берсе Нил абый булыр дип көткән идем Тик анын хастаханәдән әле тиз генә чыга алмаячагы мәгълүм булды. Хезмәтне улы аша жибәрдем. Шактый вакыттан язма бәяләмә дә кулыма килеп керде. Тикшерү вакытында аны мөдирлек вазифасын башкаручы Зөфәр Рәмиев укыды Нил абыйча, тирән аңлап һәм әтрафлы язылган иде. Менә язын, ниһаять, галим савыгып эшкә чыкты. Шуны ишетеп, янына. Кремль урамындагы эш бүлмәсенә киттем Нил абый яхшы ук тазарган, матурланган, көләч, ачык. Чәй китертте. Бәяләмәсе өчен ихлас рәхмәтемне әйттем «Әгәр сау булсам, күбрәк тә мактаган булыр идем».—диде, үзен бераз гаепле санагандай, тыенкы елмаеп. Ни үкенеч ки. 6} безнен сонгы очрашуыбыз булды. Жэйге ялны ул авылдагы өендә үткәрде. Ә жәи азагына аның вафаты мәгълүм булды. Янгырлы көнне аны авыл зиратына күмеп кайттык Кайгы мәраенменә татар мәдәниятенең күренекле бик күп эшлеклеләре килгән иде Н Г Юзиев сонгы елларда бик җитди рәвештә үзе җитәкләгән гыйльми юнәлешнең концепгуальтеоретик нигезләрен эшләү белән мәшгуль булды Фәнни конференцияләрдә ул чыганакчылык гыйльменә караган тирән-тирән докладлар белән чыкты Анын шушы мәсьәләләрне яктырткан монографик хезмәте үзенен вафатыннан сон дөнья күрде Бу—асылда анын гыйльми васыяте Бүлек карамагындагы меңләгән кулъязмаларның кыйммәте, текстологлар әзерли торган унлаган һәм унлаган басмаларга аларны нигез итеп алуның юллары һәм ысуллары хакындагы фикер һәм киңәшләре озак елларга якты ориентир булып калыр. Галимнен академик фәнгә һәм мәдәнияткә биргән ин зур мирасы—анын үзе төзеп үстергән шушы текстология һәм кулъязмалар бүлеге. Ул үзе кебек тырыш, эшчән һәм намуслы гыйльми хезмәткәрләр тәрбияләгән, сәләтле һәм тырыш аспирантлар алган. Алар матур-матур диссертацияләр язып, остаътарынын юлын дәвам итә. Нил абыйның Тукай бүләгенә лаек булган фәнни хезмәте шигырь гармониясе хакында иде Теманы ул очраклы сайламаган, чөнки үзе гаять гармонияле шәхес иде Анын төзеп тәрбияләгән бүлеге дә—үзенә охшаган гармонияле күмәклек. Без бүлектә узган барлык олы тантана һәм мәҗлесләрдә анын бу мирасын тәкъдир игәбез. Тукай—исеме серле сөеклесенә: Сурәтеңнең иң чыны. бел. шагыйрьнең күбендәдер,— дигән. Статик сурәт. фоторәсем кеше иөзенен бер мизгелен генә терки Нинди чибәр булса да. ул сурәт шәхеснен тулы һәм чын чагылышы була алмый. Галим һәм кеше буларак мәрхүмнен тулырак сурәте, һичшиксез, анын бәрәкәтле шәхесеннән сибелгән нурлар яктысын үзенә сеңдергән кешеләр, анын каләмдәшләре һәм шәкертләре күңелендә Мин исә бу гүзәл затнын күңелемдәге сурәтен шушы язмада чагылдырырга тырыштым. Ул-минем өчен бик биектә яна торган биш исем йолдыздыгынын якты бер йолдызы.