Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

КРЕМЛЕБЕЗ-БӨТЕН ДӨНЬЯГА ТАНЫЛГАН КОРЫЛМА 27 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Австралиянең Керне шәһәрендә ЮНЕСКОнын Бөтендөнья мирас комитетының 24 нче сессиясе эшләде Анын 30 ноябрьдәге утырышында Казан Кремлен Бөтендөнья мирасы корылмасы итеп тану турыңда карар кабул ителде Хөкүмәтара комитет Казан Кремленен төрле мәдәниятләр үсешендә буыннар дәвамчанлыгын билгеләүче биниһая зур әһәмиятен билгеләп үтте ЮНЕСКО белгечләре карашынча. Кремль ханлык чорыннан сакланып калган бердәнбер татар крепосте, кальгасы, уникаль мәдәни һәйкәл булып тора Казан Кремленен татар һәм рус архитектураларының үзара йогынтысын, болгар. Алтын Урда, татар, итальян һәм рус мәдәниятләре чалымнарын туплаган үрнәк булуы ассызыклап күрсәтелде. СИБЕЛГӘН ТАТАРЛАР Ж.ЫЕНЫ 28-29 ноябрьдә Казанда -Русин Федерациясеннән читтә яшәүче татарларның милли мәдәнияте үсешенен мөһим мәсьәләләре» дигән темага семинар-кинәшмә булды Анда Әзәрбаижан. Белоруссия. Казакъстан. Латвия. Литва. Польша. Үзбәкстан. Украина. Гөркия һәм Австралиядән килгән вәкилләр катнашты. Татарстан вине премьеры И Хәи- руллин Татарстандагы икътисади һәм мәдәни вәзгыять турында сөйләде Кунаклар Бөтен дөнья тагар конгрессы башкарма комитеты рәисе академик И Таһиров докладын тын лады Чыгыш ясаучылар исә үз илләрендә яшәүче татарларның хәле белән таныштырды Татарстан Мәгариф. Мәдәният ми нистрлыкларында. Президент аппаратының Тышкы элемтәләр департаментында. Халыклар дуслыгы йортында, шу тай ук Казан хакимиятендә очрашулар ла булды ИСЛАМНЫҢ 1400 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНА Мәскәүнең Көнчыгышны өйрәнү музеенда - Ислам һәм татар халкының рухи мәдәнияте» дигән күргәзмә ачы иы Ислам мәдәнияте кешеләрнең рухи тормышындагы һәммә байлыкны дин фәлсәфә әдәбият.арнзпектура. музыка рәсем һәм һөнәрчелек сәнгатем у з эченә .па. диде экспозицияне ачканда Русиянсн Аурупл өтеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин —Күргәзмәдә халкыбызның таланты, Ислам мәдәниятенең байлыгы чагылыш таба Мәчет һәм саразз диварларындагы бизәкләр һәм арабескалар, шулай ук. көмештән ювелир бизәнү әйберләре, кыйммәтле ташлар, намазлык, чигелгән сөлгеләр, ашъяулыклар, алтын, энже һәм сәйлән белән чигелгән хәтфә баш киемнәре бик күпләрнең игътибарын жәлеп итте Күргәзмәне ачу тантанасында күренекле дин. мәдәният, сәнгать һәм фән эшлеклеләре катнашты. КОМПОЗИТОРЛАР ИСТӘЛЕГЕН ХӨРМӘТЛӘП ТР Президенты Минтимер Шаймиев Татарстан Республикасының министрлык лары һәм ведомстволары, уку йортлары һәм мәдәни учреждениеләре, ижади берлекләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды Анда иҗтимагый һәм мәдәни оешмаларның композиторлар Салих Сәйдәшев һәм Нәжип Жиһа- нов истәлеген мәңгеләштерү инициативасын хуплау турыңда карар кабул ителде Татарстан Республикасының Зур концерт залына Салих Сәйдәшев. Казан дәүләт консерваториясенә исә Нәжип Жиһанов исеме биреләчәк. СӘЙДӘШ ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН Татар дәүләт җыр һәм бнюансамблс Г Ка мал исемендәге татар дәүләт академия театрында Салих Сәйдәшевнен тууына 100 ел гулуга багышланган жырлы-биюле тамаша күрсәтте Анда Тажи Гыйззәтнең «Наемщик». «Чын мәхәббәт» драмаларына. Кәрим Тинчу- риннын «Кандыр буе» һәм -Зәңгәр шәл» пьесаларына Салих Сәйдәшев ижат иткән көйләр, халык жырлары яңгырады Салих Сәйдәшев юбилее уңаеннан 30 ноябрь көнне Зур концерт залында Татарстанның күренекле сәнгать белгечләре катнашында зур фәнни-гамәли конференция үтте Белгечләр Сәйдәшнен ижади мирасы турында кызыклы фикерләре белән уртак лашты Конференциядә шулай ук. «Салих Сәйдәшев гасыры» дигән жыентык тәкъдим ителде Ул Казан дәүләт консерваториясенең •Татар музыкасына 1000 ел» дип исемләнгән басмалар сериясен ачып жнбәрә Тышлыктагы сурәтләр Iышлыкнын дүртенче битендә: «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре һәм редколлегия әгъзалары. 2000 ел Ростом Мвхәммәтм;анов ^фотосы КОНЦЕРТ ЗАЛЫ АЧЫЛДЫ 18 ноябрьдә Г Тукан исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залын ачу тантанасы буллы Анын адресы Павлюхин jрамы. 70 (элекке Киров исемендәге мәдәният порты) Зал ачылу унаеннан бәйрәм рәвешендә сәнгать осталарының зур концерты удды. ХӘЙДӘР ВАРИСЛАРЫ Мәскәүдә мәшһүр жырчы Хәйдәр Бнгичевнен истәлегенә багышланган бәйге узды Анла Мәскәү. Казан. Уфа. Чаллы. Пенза, Петербург. Түбән Новгородтан килгән үзешчән жырчылар катнашты Бәйгене Мәскәүнен милли мәгърифәт үзәге белән берлектә X Бнгичевнен туганнары Халидә һәм Назы Бигичевләр оештырган иде I нче урынга Мәскәүдә укучы Алинә Хәсәнова лаек булды X Бигичев репертуарындагы жырларны ин яхшы башкаручы дип Казанда яшәүче Фәнилә Хәбирова табылды Башкару осталыгы буенча 1 нче урынга Чаллы жырчысы Илшат Әхәлтдинов чыкты. ФӘЛСӘФӘ ГАЛЕРЕЯСЫ Берләштерелгән дәүләт музеенда яна күргәзмә—Флорит Зарифның «Фәлсәфә галереясыачылды. Экспозициягә останын агач- жепсел плитәләргә һәм фин катыргыларына төшерелгән 100 дән артык эше куелган Жиде бүлектән торган бу уникаль ижатны—фәлсәфә һәм сәнгатьнен табигый бер синтезы дип бәяләргә мөмкин. ГАЗИ ШӘХЕС ЯДКАРЕ Язучы һәм тәнкыйтьче Гомәр Галинен тууына 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Язучылар берлегенең Г Тукай исемендәге клубында әдәби - музыкаль кичә булды Кичәдә Г Галине күрел белгән өлкән язучыбыз С. Сабиров истәлек.тәре белән уртаклашты, язучылар Р Мостафин. Р Батулла. шагыйрьләр М Әгъләм. Р Әхмәтов чыгыш ясады Тантанада Гомәр Галинен кызлары- Мәскәүдә яшәүче танылган математик Гүзәл һәм Казанда яшәүче. Русиянең атказанган табибәсе Алсу. НьюЙоркта яшәүче оныгы Л ил ия ханымнар катнашты Анда, шулай ук. әдипнен нәселдәшләре, туганнары—«Птицепром» берләшмәсе генераль директоры Марс Алиев, академик Энгель Таһиров та бар иде Кичә сәнгать осталарының чыгышы белән тәмамланды ҖАМАЛ ВӘЛИДИ ИСЕМЕНДӘ Әдәби тәнкыйть жанрын жан тандыру максаты белән Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Җамал Вәлнди исемендәге бүләк булдырырга карар кылды Бүләк республика матбугатында басылып чыккан ин яхшы әдәби тәнкыйть әсәрләре өчен елга бер мәртәбә биреләчәк ПРОПАГАНДА БЮРОСЫ Я НАДАН ЭШЛӘЯЧӘК Сонгы елларда язучыларның халык белән очрашу, аларнын ижатын укучыга ирештерү мәсьәләсе үзагымына куелган иле Мона бигрәк тә әдәбиятны пропагандалау бүлегенең бетерелүе тискәре йогынты ясады Ниһаять. Язучылар берлегендә әдәбиятны пропагандалау бүлеге кабат торгызылды Анын житәкчесс итеп драматург Рәдиф Сәгъди билгеләнде ТАТАР ПИАНИСТКАСЫ АМЕРИКАДА Санкт-Петербургнын М С. Глинка исемендәге Дәүләт академия капелласында танылган композитор Сергей Рахманинов ижатына багышланган концерт булды. Петербурглыларны Фи.тадельфиянсн Даниэль Спалдинг житәкләгән - Виртуозы» камера оркестры үзенен сәнгате белән таныштырды Шунысы кызыклы, концертта солистка буларак безнен якташыбыз пианистка Халидә Хәиретдинова чыгыш ясады. Ул Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, соныннан Санкт-Петербургның Римский Корсаков исемендәге консерваториясендә аспирантурада белем алган. Бүгенге көндә АКШта яши КОТЛЫЙБЫЗ! Балалар әдәбиятын үстерүдәге ижади хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлеге бүләге—Алиш премиясе язучылар Рәшит Бәшәр һәм Ләбиб Леронга бирелде Матбугат өлкәсендәге унышлары өчен •Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Шәрәфиен Исмәгыйль Сәлмән улына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Реклама