Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРӘК ТИБЕШЕ


әр сүзнен үз тәме бар Синоним сүзләрдә тәмнәр бер-берсенә охшаш булсалар да тәм тойган кеше аны аера белә Әгәр жанында телгә, сүзгә мәхәббәте булса! Шигырьләрдә дә шулай Кайнар хис-тойгылы. үткен фикерле байтак шигырьләргә композиторлар көй язмаса да. шигырьнен эчендә көй үзеннән-үзе барлыкка килә, туа Кыскасы жырлап укыйсын андый шигырьләрне Фәнис Яруллин. Зөлфәт. Мөдәррис Әгъләм Роберт Миннуллиннарнын күпчелек шигырьләре шундыйлар Андый шигырьләрдән тиз генә аерылып та булмый, кабат-кабат кайтып укыйсын Жан үзенә азык сорый, янадан-яна һәм тагын да тәмлерәк сүзләрдән “пешерелгән- шигырьләрне эзли башлыйсын
Сонгы елларда шигърият дөньясы умарта күчедәй гөжләп тора Эшчән бал кортлары бал җыя, канатлары тузганчы оча алар Алардан кала умарта оясында башка торле эшләр белән мәшгуль булган кортлар да бар.
Гэжит-журнал битләрендә бер-берсенә су тамчысыдай охшаган, мен кат кабатланган фикерне мен дә беренче мәртәбә кабатлап язылган шигырьләр бәйлэм-байләм булып чыгып кына тора Шигырь язучылар елдан-ел күбәя, аларнын арасында берән-сәрән генә булса да шагыйрьләр күренгэли Сирәк булса да—бар алар, бар, Аллага шөкер
Ин мөһиме аларнын барлыгы, чөнки алар шигърияткә үзенчә бер яналык алып килә Андый әсәрләрне укыгач шигъри жанлы кешеләрнен күнелләре яктырып китә, хасталана башлаган күнелләр сәламәтләнә, рух ныгый терелә, тазара
Инде менә ничәмә еллар мин Рафис Корбан ижатын кызыксынып укып барам Юк. укып кына калмыйм, күнелгэ сендереп барам. Рафис Корбан—талантлы балалар шагыйре, анын басылып чыккан бөтен китаплары кул астымда, кабат-кабат алып укыйм мин аларны. һәм менә, күптән түгел генә, анын яна китабын да укып чыктым -Уян. татар» дигән исем астында басылган бу саллы гына китабы (Казан -Новая идея- нәшрият үзәге 1999 ел) өлкәннәр өчен язылган шигырьләрдән тора Укып чыккач уйга талдым
Күз алдыма халык шагыйре Шәүкәт Галиев килеп басты, анын янәшәсенә Роберт Миннуллин. анын янына Рөстәм Мингалим һәм Ләбиб Лерон Барысының да уртак, охшаш яклары бар бу шагыйрьләрнең, шул охшашлыгы аларны бергә берләштереп тора да Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә һәм. шулай ук. жыр жанрында да ут уйнатып эшләүче оста куллы, талантлы шагыйрьләребез алар Менә инде алар янәшәсенә Рафис Корбан да килеп басты
Мин бу юлы Рафис Корбаннын китапта басылган лирик һәм публицистик шигырьләренә тукталып кигмәкче булам Кызыклы пародияләр, эпиграммалар тэржемэлэр һәм -Шәкүр карак- бүлегенә кергән әсәрләренә кагылмыйча, бары тик лирик һәм публицистик шигырьләрен генә күнелем аша берәм-берәм үткәрергә булдым Алар мина ничек тәэсир итәрләр икән9 Шәүкәт Галиевнен. Роберт Миннуллиннын нечкә хисле лирик шигырьләренә охшашмы алар9 Ә кайсы яклары белән аерылып торалар? Хис-фикер тыгызлыгы бармы аларда9 Күнел кылларын тибрәтерләрме алар, уйларны сискәндерерләрме9 Уйланырга мәжбүр итәрләрме? «Хаста» уйлыларга жылы сүз әйтерләрме9
Беренче шигырьгә тукталам
Килсә кунак, түргә үткәргән дә.
Борынгылар башта дога кылган Килсә илһам, мин дә күнелемнән. Шигырь укый башлыйм—дога кылам.. Юл чыкканда, изге сәфәр теләп. Борынгылар тагын дога кылган Җырларымны сезгә юллаганда. Шигырь укыйм мин дә—
Һ
дога кылам
Шигырьне дәвам итәсе килә башлый, күңелемдә яна строфалар туа. шигырьне тагы да үстерәсе килә Чонки яхшы шигырь күнелгә керүгә үк үсә башлый э хиссез, фикерсез шигырь, киресенчә, кечерәйгәннән-кечерәя барып юкка чыга Кат-кат укыйм бу шигырьне жанга рәхәтлек иңә Чонки фикерен кыска итеп, оста итеп әйтеп биргән Рафис Корбан
Шигырь төзек, фикер төгәл һәм янача әйтелгән Катлаулы чагыштырулар да юк. гап- гади сүзләр генә, әмма уйланырга мәжбүр итә ул
Янә бер шигырь
Дәүләт эчләрендә дәүләт—
бик яхшылар, әйбәтләр
Үз телен онытып барган.
Ике телле дәүләтләр
Дәүләт эчләрендә дәүләт.
Шул мәзәкме—көлмәгәч'
Шулай яши икән халык—
Үз кадерен белмәгәч
Бу—бүгенге безнен халәтебез, безнен яшәешебез Шагыйрь борчыла сине дә борчылырга мәжбүр итә Әйе уйланмаган төшеннән уйланырсын Дәүләт эчләрендә дәүләт булып яшәүләре авыр икәнен анлап аласын, авыр сулыйсын Бу безнен язмыш безнен милләт язмышы Үз кадеребезне белергә вакыт'
Икенче шигырендә шагыйрь бу фикерне тагын да үстерә, күзгә бәреп әйтә
Милләтем дип әйтсә берәү,
Милләтче дип чыкты сүзе
Татар өчен кем көрәшсен.
Корэшмәсэ татар үзе'
Рафис Корбаннын менә бүген «Уян. татар'* дип кычкыруы—урман эчендә адашкан кеше кычкыруы гына түгел. Чөнки ул ялгызы гына түгел, анын тавышын ишетеп башкалар да ана якынлашырлар
Әйе. еллар урманы карурманнан да көчлерәк шаулый, шомы бәгырьне телә Әмма урманда Рафис Корбан ялгызы гына түгел' Меңнәр, миллионнар адашып йөри анда тик яктыга, иркенгә чыгу юлын гына таба алмыйлар Рэсэй урманы—сазлыклы баткак Хәзер безгә бөтенебезгә дә бер якты аланга жыелырга кирәк Кинэшләшергә кирәк, шулчакта гына, аннан чыгу юлын табып булыр Рафис Корбаннын бөтен публииистик шигырьләре шул максатны күз алдында тотып язылганнар Шагыйрьнен шигырьләрен укыган кешеләр, минем белән килешерләр дип уйлыйм
Әйе киләчәккә өметләр бик зур киләчәктә бәлки берләшербез дә Ә нигә -бәлки- дип эйтәм сон әле’ Чонки халыкны берләштерү, мәҗлесләрдә сүз көрәштерү генә түгел эле ул! Халыкнын ышанычын яуларга, күнеленә үгеп керергә кирәк һәм анын жанынын ныклы терәге булу сорала. Ә бу жинел эш түгел Безнен татар шагыйрьләренә Ходай Тәгалә шундый көч бирсен иде
Рафис Корбанга Ходай Тәгалә андый көчне биргән, юнәлешне үзгәртмичә алга таба барырга гына кирәк
Инде хәзер, әйдәгез. Рафис Корбаннын туган як турында язылган шигырьләренә күчик
Рафис Корбаннын туган як турында язылган шигырьләре күнелне сагышка күмә Аның һәрбер шигырендә мона кадәр әйтелмәгән яна чагыштырулар очрый
Каеннар бишек шикелле
Күренә туган якта
Сары чыбылдык эчендә.
Көзге мон йоклап ята
(Уяттылар)
Су сукмагы—салкын чишмә
Агып килә каршыга
Белгән юлда сусавымны—
Су бирергә ашыга
(Сагыну)
Безнен якны Казан арты диләр. Даны олы безнен якларнын Еракларда йөри анын даны. Даны булып йөри татарнын1
(Биектау)
Туган як турындагы шигырьләрдән иләсләнгән жаным. яшьлек мәхәббәт турындагы шигырьләргә килеп сыена Кем үэенен яшьлеген, беренче мәхәббәтен сагынмый икән9 Бигрәк тә нечкә күнелле кешеләр иза чигәләр—гел сусап яшиләр, гомер буена яшьлектән аерыла алмыйлар, яшьлеккә кайтып җаннарына дәва табалар Рафис Корбан шигырьләрендәге кебек
Яши идем туган ягымда мин. Нурга тулы, монга тулы хәзер
Тыныч кына үскән тал кебек Минем өчен таннар-иртәләр
Талга оялаган сандугачтай. Кешеләр дә мина карап, гүя
Күнелемә урнаштың кереп Сандугачлы тал дип үтәләр
(Гашыйк булгач)
Сандугачлы тал—яна образ, күңелне сискәндереп җибәрә, үзеннен дә кинәт кенә шундый тал буласын килә
Хыялда—'йолдызлар чүпләп
Бирердәй кебек идем
Күрешкәч, җылы апрель Карыдай, жебек идем һаман да шул мин—кыюсыз. Дәкин кайбер кыюлар Сөю юк. дип кычкырганда Кабатлыйм: бар сөю. бар!
(Мина да килде ул сөю)
Яндырдын. көлгә калдырдын Юк ләкин үпкә-үчем
Бу җырым—бары рәхмәтем— Кайчандыр мин кыюсызны.
Син шулай сөйгән өчен
(Үлгәнче, ахры онытмам)
Пәйгамбәр дә үлгән Коръән калган Берсен-берсе сөйгән ярларга Килә жырлар язып калдырасы— Изге дога итеп ятларга
(Мин тиеш)
Шагыйрь үзен пәйгамбәр итеп хис итә һәм ул шулай булырга тиеш тә
Китапнын зур өлешен сөю турындагы шигырьләр биләп тора Рафис Корбан—моңлы шагыйрь Анын сүзләренә язылган ике дистәдән артык жыр бар Арада—жанны «пешерә» торганнары «Кайларда йөрисен сөйгән яр». «Араларда озын юллар», -Мәңгелек мәхәббәт «Калыр сөю йөрәктә». Бу җырларны яратып җырлыйлар, бу җырлар инде—халык жырларь
Китапта берән-сәрән генә булса да тонык фикерле, җылымса гына хисле шигырьләр дә очраштыргалый. әмма алар китапнын тулаем дәрәҗәсен төшерми. Чөнки, бөтен шигырьләрне дә бер үк югарылыкта, гел яхшы итеп кенә язып булмый Кайсыларына кайта-кайта тукталасын кабат-кабат алар өстендә эшлисен Янабаштан йөрәк аша үткәрәсең Әйтәсе сүзне тирэнгәрәк яшерергә дә кирәк була, чөнки тирәннән килгән фикер—тәмле бит ул!!
Рафис Корбанның киләчәге бар—алда ул тагын да «тәмлерәк», кайнар шигырьләр язар әле Бу анын олылар өчен язылган тәүге китабы—беренче коймагы.
һәр шигырь китабын укып чыккач, китапны ябам да кулымны китап өстенә куеп күземне йомам Шагыйрьнен йөрәк тибеше ишетеләме? Кайсыбер китап учымны пешерә башлый Шул рәвешчә шагыйрьнен йөрәк тибеше күңелдәге уй-хисләремә. мон-сагышларыма барып сарыла
Рафис Корбанның да китабын ябып, кулымны китап өстенә куям, йөрәк тибешен тоя башлыйм Димәк димәк—китап бәхетле! Чөнки китап эчендә—йөрәк тибә. Шагыйрь йөрәге!