Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ ДӘРЬЯСЫНЫҢ ИКЕ ЯРЫНДА


ке кардәш—татар һәм төрек телләренең, күп кенә уртаклыклар белән
беррәтгән. тарихи-ижтимагый шартлар, тел үсеш-хәяты һәм сәясәте,
шулай ук башка сәбәпләр белән дә бәйле рәвештә, кабатланмас
үзенчәлекләргә ия булулары билгеле. Әлеге уртаклык һәм аерымлык
сыйфатлары, әлбәттә, мәкаль һәм әйтемнәрдә дә чагыла.
Төрек телендәге atasozu (ата сүзе) төзелеше белән һәм гамәли ягыннан
татар телендәге мәкаль төшенчәсенә якын булса, deyim (дейим) исә әйтем
мәгънәсен белдерә. Төрек телендә "Atasdzleri sozliigii", "Deyimler sozliigii"
рәвешендә аерым- аерым сүзлекләр төзелгән һәм нәшер ителгән. Сонгы
елларда төрек галимнәреннән Рашит Куру (Turkce Deyimler Swzlaga—1988|,
Якуп Кавас (Deyimler ve Atasozlen Sozliigii—1991), Фетхи Гөзлер (Turkce
Deyimler. Sozliigii—1991), Акиф Ордулу (Deyimler Sozlugii—1993) һәм
Нуретдин Кочның беу1тнәрне тел күренеше буларак тикшергән (Dilbilgisi—
1990) хезмәте игътибарга лаек.
Сәяси-икътисади күперләр торгызылгач, галимнәребез арасында да “тел,
лөгать алмашу" көчәйде. Мәскәүдә 1997—1998 елларда татарча-төрекчә (Ф
Ганиев, Р Әхмәтьянов, X. Ачыкгөз) һәм төрекчә-татарча (Р. Әхмәтьянов, Р
Мөхәммәтдинов, Ф Нуриева. Ф. Ганиев) сүзлекләр басылып чыгу зур вакыйга
булды. 1999 елда Истанбулда төрек, рус. татар, инглиз телләрендә фразеологик
сүзлек дөнья күрде (3. Гатиатуллина, X. Адыгүзел, Д. Салахова)
Төрек-татартарихи-мәдәни багланышларын, шул жөмләдән deyim"нәр
белән әйтемнәрне чагыштырып өйрәнү эше дә инде башланып килә. Бу
юнәлештә эзләнүләрнең киләчәге зур. Бер яктан, татар һәм төрек
халыкларының, алар аша гомумтөрки кавемнен тарихи тамырларын һәм уртак
фольклор, ягъни, акыл- фәлсәфә хәзинәсен барлауны тотрыклы тел фактлары
ярдәмендә дәвам итү дигән сүз ул Икенче яктан, нәкъ менә шул материалга
нигезләнеп, татар һәм төрек телләре төзелешен тарихи грамматика, стилистика,
лексикология тармаклары кисешкән ноктада чагыштырмалы өйрәнү
мөмкинлеге ачыла. Мәсьәләнең гамәли ягын игътибар үзәгенә алсак,
икътисади-сәяси аралашу көчәйгән шартларда әлеге табышларны тәржемә
практикасында куллану, сөйләм һәм язма тел байлыгыбызны арпыру
максатында файдаланып булачак.
Еш кына бер үк әйтемнең башка халыклар хәзинәсендә дә актив
әйләнештә йөрүе мәгълүм. Deyim-әйтемнәрне кардәш халыклар хәзинәсе белән
чагыштырып, тарихи яктан күзәтү кызыклы фаразларга этәргеч бирә.
Мисалга Bal tutan parmagini yalar" дигән төрек мәкален алыйк. Шул ук мәгънәдә
без "Бал тоткан бармак ялар"дигән әйтемне кулланабыз. Башка төрки телләрдә дә
шуңа аһәңдәш әйтем бар икән (мәсәлән, кыргызларда "Май кармаган бармагын җалайт"
XIV йөзгә караган "Кодекс Куманикус" (Коман мәжмугасы) жыентыгында ук
"Бал тутан бармак йалар" дигән борынгы тезмә теркәлеп калганлыгы мәгълүм.
Димәк, әлеге әйтемнең тамырлары бик тирән, ул төрки бабаларыбыз Ауразия
киңлекләрен иңләп гомер кичергән шанлы заманнарда тугандыр, ә соңыннан
зирәк хәтер орлыгы булып күп кенә төрки кардәшләребез күңеленә
сибелгәндер дип гөман кылырга нигез бар
Шул ук вакытта килеп чыгышы махсус өйрәнүне сорый торган кайбер
әйтемнәр дә бар. Мисалга төрекнең Boynuz isterken kulaktan olmak мәкален (сүзгә-сүз
тәржемәсе—мөгез теләп колаксыз калу) һәм Н Исәнбәт тарафыннан теркәлгән
“Мөгезен саклыйм дип, колагыннан язган"дигән әйтемне алыйк (татар әйтемнәре һәм
мәкальләре, нигездә, ул туплаган гаять зур хәзинәдән китереләчәк)1. Лексик
яктан үзара бик якын булса да, бу төрдәш гыйбарәләрнең мәгънәләре беркадәр
үзгә. Төрек телендә ул—тагын нәрсәдер теләп, кулындагысын ычкындыру.
И
татар телендә исә—бик үк әһәмиятле булмаган нәрсәне саклыйм дип икенче
берәр әһәмиятлерәк әйбердән колак кагу. (Сүз уңаеннан, "колак кагу" дигән
әйтелмәнең дә килеп чыгышы шуннан булса кирәк) 1341 — 1431 елларда
яшәгән төрек шагыйре Шәйхинен (Йосыф Синан Гермиянинын) "Ишәк
турында поэма“сы нигезенә нәкъ менә әлеге мораль салынган
Ишәк диде:
Юкка гына язмышыма мин юылмас яла яктым.
Мөгезле булырга теләп, колактан да колак кактым2
(Тәржемә безнеке—А В)
Урта гасырлар шагыйре инде булган әйтемне файдаланганмы? Әллә
аның әсәрендәге ижади табыш шул әсәрдән соң канатлы сүзгә әверелеп
киткәнме-’ Һәр икесе дә бик ихтимал
Н Исәнбәт тупланмасында ишәкне дөя белән “алыштырган" үрнәкләр дә
бар Дөя үзенә аккош муены, болан аягы, киек койрыгы, әзер ияр сорап, бар матурлыкны алып
бетермәкче булган да. барысын да алгач, шундый шыксыз булып чыккан Дөя ике мөгез сорады, ике
колактан коры калды Соңгысына карата галим “Артык тәкәллефле тышкы форманы
таләп итеп асыл кирәктән коры калуга мисал ителә”, дип аңлатма бирә
Нәфес азынудан кисәтүгә мисалдан Kafesteki serce damdaki kazdan iyidir'
(читлектәге чыпчык түбәдәге каздан яхшырак). Kirk serceden bir kaz rp" (кырык
чыпчыктан бер каз яхшы). "Вйдйпкй tavuk yannki kazdan iyidir (бүгенге тавык иртәгәге
каздан яхшырак) дигән ёеутзнәрдә билгеле. Татар телендә батарга мәгънәви
аһәңдәш буларак "Күктәге торнага караганда, кулдагы чыпчык яхшырак " мәкале кулланыла.
Әлеге мәкаль телебездә күптән кулланышта булса кирәк Чөнки күренекле
тарихчы һәм дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин. Мөхәммәд пәйгамбәр
тарафыннан әйтелгән бер хәдискә анлатма-тәфсир китергәндә: "һавадагы торнага
буш кулдагы чыпчыкны җибәрү гакылсызлыктыр" . —дип үзеннән өсти'
Кайбер төрек әйтемнәренең бездәге төрдәшләрен табу, аларнын
мәгънәләрен турыдан-туры тәржемә аша гына түгел, хәтта гадәти этимология
һәм тарихи лингвистика кануннарына нигезләнеп тә аңлатуы жинел түгел
Мәсәлән. Eski camlar bardak oldu" (сүзгә-сүз тәрж иске нарат агачлары стакан булды)
беренче карашка camlar (нарат агачлары) сүзе чынлыкта camlar (пыялалар)
булырга тиештер кебек тоелган иде һәрхәлдә нарат агачыннан бигрәк
пыяланың стаканга әверелүе табигый һәм аңлаешлырак бит. Әмма чынлыкта
ул алай түгел икән Төрек телендә әлеге әйтемнең риваяте бар Имештер, бер
егетне патша хезмәтенә алганнар. Солдат хезмәте бик озак еллар барган Егет
армиядән әйләнеп кайткач, үзенең туган авылы янындагы наратларның юкка
чыгуын күреп, әтисеннән монын сәбәбен сорый "Иске наратлар стакан булды,
улым Сиңа жибәрсп торган акчаларны кайдан алдык дип уйлыйсын",— ди
әтисе. Бу deyimga төрек сүхтекләре Devir degi$ti—дәвер алмашынды"4. Zaman
degi$ti. eski hiikumlerin degeri kalmadi—заман-вакыталмашынды, иске
хөкемнәрнең кыйммәте-бәясе калмады-" дип аңлатма бирәләр Шуна күрә, анын
татардагы мәгънәви (ягъни күп вакытлар узу турындагы) төрдәше “ Үткәндәге—
сүткән. өстенә үлән үскән "рәвешендәге әйтем булырга тиеш дип расларга мөмкин
"Аннан соң күп сулар акты "дип тә әйтәбез Шундый ук мәгънәне анлату өчен төректә
мондый deyim бар: Kbpnilenn altmdan demzler qecmisti (Күперләрнең астыннан күп
диңгезләр яки диңгез сулары акты инде)
Шулай да бер үзенчәлекне аерып күрсәтергә кирәк, төрек deyim нәре
белән татар әйтемнәрендә аерым сүзләр туры килмәү тел яки яшәү-көнкүреш
үзенчәлеге белән генә бәйләнмәгән, бу—аларла тарихи тамырларның саклану
дәрәжәсен дә күрсәтә торган билге Әйтик. "Авызын ачса үпкәсе күренә “дигән
әйтемнең төректәге ишен эзләп сүзлекләргә мөрәжәгать итсәк, аны тиз генә
табу мөмкин булмас Шулай да төрекләр андый "deyim не беләләр һәм
кулланалар Ул "Aqizmi acsa mtdesi дбгйпдуоГ (Авызын ачса ашказаны күренә)
рәвешендә билгеле Бездә анын "Авызын ачса кече теле күренә ” дигән төрдәше лә бар
Кардәш халыклардан балкарлар да “Лвузун ачса өпкеири көрүне"диләр “Коман
мәжмугасьГнда бу гыйбарә "Аудым ачсам өпкөм көрүнер Ол—эшик ачса от
көрүнгәнидер" рәвешендә теркәлгән1’ Аңлашыла ки. борынгы заманда ул
табышмак буларак әйтелгән Күчмә тормыш заманындагы киез тирмәнең
ишеген ачуга, тирмә эчендәге (авызындагы) кызыл
ялкын күзгә ташланган. Вакытлар үтү белән әлеге табышмак әйтемгә әйләнеп
кала, һәм инде ул кешенен артык ябык, арык булуын яисә бик ярлы, хәерче
тормыш кичерүен белдерә. Күргәнебезчә, бу әйтем-табышмак бездә тарихи
формасында сакланып калган, төрек телендә "ашказаны" дип тәржемә ителә
торган “midesi" сүзе белән яши башлаган.
Гаять саран кешене аңлатучы "Кыш көне кар алып булмый"дигән әйтемнең
төректәге ише— Ate$e vursan daman vermez (утка ташласаң, төтен бирмәс). Бу deyim
уңаеннан төрек һәм татар телләрендәге лексик параллельләрнең бер кызыклы
ягына игътибар итик. "Daman сүзенең хәзерге татар теленә "төтен" дип
тәржемә- ләнүе. "томан"ның—төрекчә "sis", ә ЧиһиГнең чыннан да "төтен",
әмма "тәмәке төтене" булуы телләребезнен “кылдан нечкә, кылычтан үткен"
тарих сиратын кичүләре турында сөйләүче бер мисал түгелмени?! "Борынгы
төрки сүзлек"кә таянып, тарихи яктан TUMANHbiH "туман, мгла, мрак"
(томан), ә ТйтигЧнең “дым" (төтен) мәгънәсен аңлатуын искә төшерик’
Күрәбез ки. бу очракта борынгы тел асылы татар телендә тотрыклырак
сакланып калган.
Мондый мәгънә үзенчәлекләрен тоймау яки исәпкә алмау кайчакта
аралашу- аңлашу һәм тәржемә практикасында буталчыклыклар тудырырга да
мөмкин Әйтик. Denize du$en yilana sanhr— төрекчә-русча сүзлекләрдә бу әйтемнең
эквиваленты итеп “ Утопающий хватается за соломинку—Бата башлагач саламга
пютыну/ябышу" гыйбарәсе китерелә. Әмма бу тәржемә әйтемнең мәгънәви асылын
дөрес үк чагылдырмый Төрекләр аны бер хәтәр хәлгә төшкән кешенен котылам
дип. аны- моны белештермичә, тагын да хәтәррәк бәлагә дучар булуына
мисалдан әйтәләр. Бата башлагач саламга тотыну/ябышу исә авыр ситуациядә
калгач, гомумән аптырап- югалып калу аркасында юк чарага ябышуны анлата.
Ассоциация ягыннан караганда да. әлбәттә, елан һәм салам образлары бик нык
аерыла. Бу әйтемнен татар телендәге лексик-семантик яктан тулысынча тәңгәл
төрдәше Н Исәнбәт тупланмасында теркәлгән: "Диңгезгә төшкәч еланга сарылу ".
Яисә менә мондый deyim: Denizi getpp cayda bogulmak. Мәгънәсе: зур эшләрне
башкарып чыкканнан соң кечкенә генә каршылыклар алдында югалып калу. Бу
әйтемне "Диңгез кичеп чәйгә баткан" дип тәржемә итәргә дә була кебек. Әмма
төрек телендә "сау сүзенең. "чәй"дән тыш. икенче мәгънәсе бар: ул—"инеш".
Хәер, сау сүзе кайчандыр татар телендә дә. башка төрки телләрдә дә инешне
белдергән. Кайбер төрки халыкларда, мәсәлән, әзәрбайжан телендә "чай".
каракалпакча “сай"—"елга", якут телендә “сай"—әле дә "агым" дигәнне
аңлата*. Без игътибар үзәгенә алган төрек әйтемендәге "сау" да нәкъ менә инеш
мәгънәсендә кулланылган. Аның сүзгә-сүз туры килә торган һәм мәгънәдәш
пары Н Исәнбәт тупланмасында китерелә Диңгез(дән) кичеп инешкә баткан.
Әйтем һәм “деу)т"нәрдәге лексик аерымлыклар, алда китерелгән
мисаллар раслаганча, тел күренеше булудан узып, халыкларыбызнын төрле
мохитта көн итү тәжрибәсен дә чагылдыралар
Бер генә халык та башкалардан изоляцияләнгән хәлдә тереклек итә
алмый Үзара аралашу нәтижәсендә төрле халыкларның уртак әйтемнәре, теге
яки бу телдән алынма буларак кергән әйтемнәр барлыкка килә. Шундыйларның
берсе: Bir bardak suda hrtina koparmak—Бер стакан суда давыл чыгару " Firtina —итальян сүзе.
Русча "Буря в стакане воды"дигәнне дә яхшы беләбез. Н Исәнбәт әлеге әйтемне татар
теленә калька рәвешендә рус теле аша кергән дип саный. Төрек теленә ул.
билгеле тарихи вакыйгалар аркасында, бәлки турыдан-туры итальянчадан
алынгандыр.
Шундый нюанс-төсмерләр кайчакта аерым бер сүзнең генә чит телдән
алынган булуы аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән. Baslon yutmu? д/ЬГ'не
без "Уклау йоткан /төсле] "дип тәржемә итәр идек. "Baston"—итальянча "таяк"
дигәнне аңлата. Туп-туры. бөгелмичә торучы, асылда тәкәббер берәр кемсә
хакында әйтәсе булганда төрекләр чын төркичә итеп Kazik yutmus gibi дип тә әйтергә
мөмкиннәр. аларда әлеге әйтемнен мондый варианты да бар. Әмма,
күргәнебезчә, төрекнең тәкәбберлеге безнекеләр кебек “уклау йотып" түгел, ә
baston/таяк яки кагык/казык йотмыш кыяфәттә сурәтләнә.
Төрекләр белән аралашу киңәя, үзара тәржемә итешү активлаша барган
шартларда бу үзенчәлекләрне һәм төсмерләрне истә тотарга кирәк булачак
Әйтик. BIT ayagi gukurda olmak"дигәнне "бер аягы чокырга төшкән" дип тәржемә
итсәң'
бик уңайсыз хәлдә калырга мөмкин. Бу әйтем картайган, үлеме якынлашкан
кешене сыйфатлый һәм бездәге ~/Бер1 аягы кабер якасында [гүрдә] "дигәнгә туры кита
Хәер, хәзер "mezar" сүзе ешрак кулланылса да. төрекчә “cukur" сүзе шулай ук
“кабер" дигәнне аңлата. Төрек телендә бу сүзнен өченче синонимы— kabir дип
әйтелеше дә гамәлдә. Әлеге әйтемнен гомумтөрки булуы да ихтимал, чөнки,
мәсәлән, карачаи- балкарлар да: Бир аягы төрде, бир аягы көрде (Бер аягы түрдә, икенчесе
гүрдә), дип әйтәләр’.
Әйе. мәгънәви яктан тиңдәш әйтем/ёеу1тнәрдә тел аерымлыгы
аркасында туган лексик үзгәлекләр, хәтта бер сүзнен икенче сүз-төшенчә белән
алышынуы да әлләни зур роль уйнамый кебек Әмма, игътибар беләнрәк
карасан. кызыклы нәтижәгә киләсең: тулы яки өлешчә мәгънәви эквивалент
булган әйтемнәрдә кечкенә генә лексик үзгәлек тә телләр һәм халыклар
арасындагы тарихи уртаклык һәм якынлыкны ассызыклап. яна төсмерләр белән
баета
Төрек беуппнәрен тәржемә иткәндә, мәсәлән, ике мәгънәдә кулланылган
әйтемнәр, ягъни фразеологик омонимнар күренешен дә искә алырга кирәк
булачак Әйтик, татар телендәге “Яуңея төшү"ике мәгънәне- кәеф китү һәм теләк
(нәфес) уянуны белдергән кебек, төрек телендә ' fcim gitti дигәне күңел төшүнен
икенче мәгънәсен (теләк тууны) аңлата. Ә менә "Zp dar (күңеле тар)—татар
телендә "сабырсыз" дигәнгә туры килә.
"Agzi He ku$ tutmak дигән deyim белән "Авызы белән кош тоту гыйбарәсе
тулысынча тәңгәл кебек. Гаять унган. барлык эшне дә башкара алган кешене
төрек тө. татар да шулай сыйфатлый. Әмма кайбер татар сөйләшләрендә әлеге
әйтемнен "аңгыра, ачыгавыз" мәгънәсендә йөрүе дә мәгълүм Моны очраклы
хәл дип бәяләр идең, чагыштырып карау өчен, казакъ телендәге шул ук әйтем
"Аузымен кус үстап атыр "ялганчы, мактанчык, шапырынучы мәгънәсендә Казакъ
кардәшләребез, теле белән генә барын да булдыручы кешеләргә үткен һәм
үтергеч бәя бирү өчен "Аузымен кус тктеген. жел жете алмасжуйригин "дип тә әйтәләр
(авызы белән кош эләктергән, жил куып житә алмаслык йөгергән). Шулай ук
карачай-балкар телендәге “Авзу куш тут "әйтеме дә мактанчык кешегә карата
әйтелә.
Кыска формада булсалар да. “ачы тәжрибә авазы" буларак, әйтем/
деуппнәрдәге юмор-сатира уты мәзәкләрдәгедән ким түгел Кыска итеп әйтелү
исә аларнын көйдереп алу сәләтен бер ноктага туплый һәм тагын да көчәйтә
Мисалга " Teyzesinm komsusu дигән әйтемне алырга мөмкин ("апасының күршесе ').
Бу deyim чыбык очы туганнарны яки туганлык жебе бөтенләй бәйләнмәгән
кешеләрне аңлату өчен, яисә шундый “туганлык"ны күпертеп күрсәтүчегә
карата ирония белән кулланыла. Татардагы ише Без синең белән бик якын туганнар бит
синец тәтеңнең тетәсе белән безнең кәҗә тәкәсе бертуган Шул ук мәгънәдә төрек теленнән
тагын бер мисал: Di$ kapinm dip mandah— ‘Тышкы ишекнең йозагы"
Йомшак кына көлеп чагыштыруга мисал итеп Fasu/ye sing/ gibi (фасольтерәге
кебек)—озын, ябык кешегә карата әйтелә торган гыйбарәне искә алырга
мөмкин Татар күзаллавында, үзе яшәгән мохитка мөнәсәбәтле рәвештә,
әлбәттә, фасоль терәге"нә ассоциация уяна алмый, бездәге озын, арык
кешеләрнең барысы да колга кебекләр
Ялгызлык исемнәре белән ясалган әйтем-deyimnap дә күп вакыт юморга
төрелгән була San gizmeli Mehmet Aga (сары итекле Mehmet Aga)—кем. кайда
яшәгәне билгеле булмаган кеше Benin adim da Yak up ama ■ kadar uzun deqil (Минем
исемем дә Якуп, әмма |мин| ул кадәр озын түгел) Ягъни минем хәлем дә
аныкыннан яхшырак түгел, әмма аның кебек кешегә күрсәтеп иөрмим Bulunmuz
Hint kurnapi о/лмАг—(табылмаслык һинд комачы булу) дигән әйтем у зе кирәксез
булып та каршыга килеп чыккан яисә калмыйча ияреп, тагылып йөрүче кешегә
карата кулланыла Без бу очракта Кирәкле кишер яфрагы дияр идек Төрдәшләре татар
телендә Сыңар башмак кебек хаҗәт. төрек телендә—Fasutye gibi kendini nimetten saymak IүзенI
фасоль төсле кирәкле нигъмәт дип санау Ризык әзерләгәндә төрекләр фасоль
борчагын күп һәм еш кулланалар Соңгы әйтемдә әнә шул үзенчәлек чагылган
Төрек deyimHopemio телгә алынган исемнәр дә—тому м иләшкән образ,
билгеле бер мәгълүмат салынган код кебек Аларнын хикмәтен, мәгънәсен
ачыклау өчен шул колнын "ачкычын" табарга кирәк Мәсәлән, нәрсә дә булса
эшләргә соңга калды н мәгънәсендәге бер әйтем—Ati alan 1‘skiidari geyti (атны
урлаган |адәм|
Үскүдарны узды инде). Үскүдар—Истанбулдан Анатолиягә таба чыгу юлында
шәһәрнен чик районы. Әлеге әйтемнең тарихыннан эчтәлеге аңлашыла:
угрылар (мәсәлән, ат караклары) Истанбулдан качып чыга алса, Анатолиядә
яклау тапканнар
Ялгызлык исемнәре ярдәмендә кешенең гамәленә, эчке һәм тышкы
сыйфатларына бәя бирү үзенчәлеге табигать күренешләренә карата да
кулланыла. Аларга бу очракта аерым киная салына яки хәтта метафора
вазифасы йөкләнгән кебек була. Әйтик, төрекнең Ayaz Ра$а koi geziyor (Аяз Паша
кул изи) дигәне—урамда жил исә, янәсе Татарның Дөңгер бабай камчысын шартлата
дип әйткәне кебек (яшен яшенләү), борынгы ышануларга ишарәле һәм кинаяле-
образлы сөйләм мисалы бу. Борынгы төрки телдә AJAS сүзе саф, чиста һаваны,
күк йөзен белдергән (Древнетюрк-ский словарь —27 б.). Аяз сүзе татар телендә
әле дә болытсыз көнгә (һавага) карата кулланыла. Төрек телендә исә ул
“салкын” мәгънәсен белдерә. Сүз уңаенда искәртик: “koi" төрек телендә “el”
(кул) сүзе белән беррәтгән кулланылышта йөри Ләкин алар арасында мәгънә
аерымлыгы бар Е1—кул чугын, koi—кулның бармак очларыннан алып
иңбашына кадәр булган бөтен өлешен белдерә.
Яшәү мохитындагы, телдәге үзенчәлекләр аркасында, мәгънәсе уртак
әйтемнәрнең дә кайбер аерымлыклары булу табигый. Әйтик, Annul pis agzima dii$—
Алма пеш, авызыма төш. (Шунысы кызык, төректәге кебек үк. элгәрләребез груша
мәгънәсен белдерү өчен армут сүзен кулланганнар).
Мәгънәви яктан “игезәк” deyim вә әйтемнәрдәге сүз-тел аерымлыгы
борынгы төрки тамырларны яңартырга да ярдәм итә. Мәсәлән, Eti senin kemigi
Ьетт—Ите сипа, сөяге миңа тәңгәллегендә күзгә ташланган kemik сүзе ятрак яңгырый
кебек. Шул ук вакытта Кирәкмәс балта кемик чабарга ярый дигән татар әйтеме мәгълүм,
һәм ул Мәхмүт Кашгарый сүнегендә үк теркәлгән. Ягъни бүгенге татар телендә
актив кулланылмый торган сүз берәмлеге әйтем составында сакланып калган.
Тулаем алганда, әйтем һәм иеуттнәрдәге тәңгәллек һәм аерымлыклар,
алда китерелгән мисаллар раслап торганча, тел күренеше булудан узып, кардәш
халыкларыбызның тарихи үсешендәге, мохит, яшәү һәм фикерләү рәвешендәге
үзенчәлекле якларны чагылдыралар. Уртак җирлеккә чигелгән үзгә бизәкләрне
күзәтү төрек һәм татар халыкларының, бер үк фәлсәфи сөземтәне
чагылдырганда, гүяки үзара ярышуын күрсәтә. Шул рәвешле, халыкларыбыз
Галәм Акылы хәзинәсенә үзләре ижат иткән байлыкны кушып-өстәп яшиләр,
төркиләр фикеренең дөнья мәйданындагы мәртәбәле урынын ныгыталар.