Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРАС БӨРТЕКЛӘП ҖЫЕЛА


■Әй. Ырынбур кала, сахра-дала, Куккә тиеп
тора манара-
әгълүм жырчы башкаруындагы үзәк өзгеч монлы бу жыр -уазик-
тәрәзәләреннән тышка бәреп чыгып, жәйге челләдә әлсерәп яткан
сөзәк таулар арасына китеп тарала. Машинабыз бер тау төшеп. Бер к
/тәрелеп, эреле-ваклы ерганак, чишмәләр кичеп алга ыргыла. Әнә теге
борылышта тагын бер авыл күренә!.. Мәчетле авыл, димәк безнеке, ягъни татар
авылы. Без әнә шулай, авылдан—авылга, каладан—калага күчеп дигәндәй.
Оренбург якларында ил гизәбез -Без- дигәнебез Казан дәүләт университетының
татар факультетында белем алучы тарихчы студентлар һәм республикабыз
Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге хезмәткәрләре
Максатыбыз—халкыбызның язма мирасын жыю. саклап калу, өйрәнү
Казан дәүләт университетының күп еллар дәвам итеп килгән традииион
археографик экспедиииясе 1992 елдан алып Татарстан Милли китапханәсе
белән бергә оештырыла башлады Күмәк экспедииия соңгы сигез ел эчендә
Түбән Новгород. Пенза. Самара өлкәләрендә. Башкортстаннын
милләттәшләребез яши торган төбәкләрендә эшләде. Соңгы ике елда эзләнүләр
Оренбург өлкәсендә дәвам итте.
1998 елда Казан дәүләт университеты. Татарстан Милли китапханәсе һәм
Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының берләштерелгән фәнни-
тикшеренү экспедиииясе Оренбург өлкәсенен Абдуллино. Пономарев. Әсәкәй.
Матвеевка. Переволоики. Новосергеевски. Сорочински, Тоики, Ташлы.
Северный районнарына кергән 26 татар авылында һәм Оренбург. Бозаулык.
Богырыслан калаларында эзләнүләр алып барган иде Нәтижәдә, күпгасырлы
тарихыбызны һәм гомумән мәдәниятебезне өйрәнү өчен фәнни әһәмияткә ия
235 берәмлек тарихи, әдәби һәм дини кулъязма ядкәрләр тупланды. Болардан
тыш. илледән артык гарәп язулы иске басма китап һәм атаклы -Шура» һәм XX
йөз башында нәшер ителгән башка бик күп татар журналларының төпләмәләре
д ә табылды.
1999 елда исә тикшеренү эшләре өлкәнен Сакмар. Саракташ, Куандык.
Гай. Беляев. Шарлык. Александр районнарындагы 27 авылда һәм шулай ук
Оренбург. Орск калаларында алып барылды. Узган елда, асылда, жырларда
жырланган алкын сулы Сакмар елгасының ике ягына урнашкан татар
авылларын тикшердек. Алар арасында элеккеге -казачи- авыллар да бар иде
Сәфәребезнең ин ерак ноктасы өлкәнен көнчыгышындагы Орскидан Гай
шәһәренә таба 30 чакрымда Гөберлә суы буена сыенган Гайнулла авылы булды.
Аны икенче төрле Дүрткүл дип тә атыйлар, анда хәзергә кадәр классик әдибебез
М. Фәйзинен туганнары яши. Шулай итеп. 1998 елгы табышларга 192 берәмлек
кулъязма һәм 185 иске басма китап өстәлде. Нәтижәдә. күпме кыйммәтле
чыганаклар тарих тузаннары арасында мәңгелеккә югалудан саклап калынды.
Алар арасында ниләр генә юк! Хәер, төп максатыбыз булган кулъязмаларга
күзәтү ясаганчы, бер-ике чигенеш ясау тиешле. Беренчедән, безнең сәфәрләрне
Оренбург өлкәсенә оештырылган беренче экспедииияләр дип әйтү дөрес булмас
иде Чөнки, моннан 37 ел элек, ягъни 1963 елда Казан дәүләт университеты
галимнәре тарафыннан оештырылган беренче археографик экспедииия нәкъ
менә шушы өлкәдә эш алып барган, һәр ел саен милләттәшләребез яшәгән
төбәкләрне тикшерү белән шөгыльләнгән археографик экспедииия чирек
гасырдан артык күренекле тарихчыбыз. Татарстан Фәннәр академиясе
академигы Миркасыйм ага Госманов житәкчелегендә эшләп килде Әмма, бер
экспедииия дәвамында гына Оренбург өлкәсенә сибелгән берничә дистә татар
авылын жентекләп тикшереп чыгу мөмкин түгеллеген искә алып, без
эзләнүләрне
М
шушы төбәктә дәвам иттерүне максатка ярашлы дип таптык. Шунын өстенә
элек һәм хәзер археографик эш методларында аз гына булса да аермалар
барлыгын да искә алырга кирәк Әгәр элегрәк экспедиция әгъзалары, асылд а, -
адрестан адреска- ысулы белән эш итсәләр, хәзер исә -йорттан-йортка-
приниибы белән авылларны тоташтан тикшерү ысулы унай нәтижәләр бирә.
Экспедииияне Оренбург якларына оештыруның тагын бер сәбәбе шунда
ки мәгърифәт учакларына бай бу төбәк мәдәниятебезгә кемнәрне генә бирмәгән
дә кемнәр генә бу якларда үзенен бәрәкәтле эшчәнлеген башлап җибәрмәгән XX
йөз башы татар мәдәниятенең кайсы тармагына күз салсак та без. һичшиксез
Оренбург төбәге белән бәйле шәхесләр, вакыйгалар, төрле оешмалар эшчәнлеге
белән очрашабыз Биредә заманының атаклы хәйрия ияләре Хөсәеневләр
тарафыннан оештырылган жәдид мәдрәсәсе -Хөсәения- эшләгән, халык китап-
ханәләре ачылган, татар профессиональ театры орлыклары шытып чыккан
Губерна үзәге булган Оренбург—XX йөз башында. Казаннан кала, татар
китабын нәшер итүче икенче үзәккә әверелә. Калада беренче татар
басмаханәсен оештырган Ибраһим улы Гыйльман ахуннын эшен улы Фатих
Кәрими дәвам итә Дәрдмәнд X. Хөсәенев һәм башкалар да бу өлкәдә бөек
хезмәт күрсәткән шәхесләр Мәдәния тебез. ижтимагый-сәяси тормышыбызда
тирән эз калдырган -Вакыт-. -Шура- кебек ин саллы гәзитә-журналлар да биредә
нәшер ителеп. Россия империясе киңлекләренә сибелгән милләттәшләребезгә
таралган 1897—1917 еллар аралыгында ән артык хәйрия, мәдәни-агарту һәм
ижтимагый-сәяси характердагы милли оешмалар эшләп килгән
Әйткәнебезчә, бу төбәккә бәйле
шәхесләребез арасында кемнәр генә юк'
Шагыйребез Акмулла тарафыннан -
Хөрмәтле Ризаэтдин—бер камил зат!—
дип олыланган Р Фәхретдин биредә -
Шура- журналы һәм башка бик күп
китапларын нәшер итеп, милләтебезгә
фидакярләрчә хезмәт итә -Корыч
өслүбле- әдәбиятыбыз шоңкары
Дәрдмәнднен шигъри җәүһәрләре дә
биредә ижат ителә Классик әдипләребез
Ш Камал. М Фәйзи талантлары шушы
төбәктә канат жәйгән. Күренекле
журналист, әдип һәм жәмәгать
эшлеклесе Фатих Кәрими Оренбургның
гына түгел, гомумән XX йөз башы татар
дөньясынын ин могътәбөр вә күренекле
әһелләреннән берсе Яна Белагор авылы
халкыбызга милләт хадиме
Габделбарый Батталны бирсә Хөсәен.
Кондызлытамак, Бәшир авылларында
язучылар Гыйззел Габит. Зәйни
Шаһиморат, рәссамнар Байназар Элми
нев һәм Рауза Якуповалар дөньяга
килгән Соңыннан музыка сәнгатебез
күгендә якты йолдыз булып балкыячак
Жәүдәт Фәйзи дә беренче булып
Оренбургтагы Ивановлар тыкрыгының
бәбкә үләннәренә аяк баскан. Шушы ук
тыкрыктагы
бу төбәктә төрле юнәлештәге
w - ^7’’’С, с
ГаМерахим Утыз IIиминең
•ГорСмтнимл» помты. 17Хбе.зеы кульязма
тыйнак кына бер йортта Ш Мөхәммәдев яшәп ижат иткән 1918 елда калада
Шәрык музыка мәктәбе ачылып, 1920 елның көзендә бирегә С Сәйдәшев килә
һәм сонрак әлеге уку йортынын директоры булып эшли XX йөз башында язучы
Әсгать Айдарның әтисе Харис ахун Сорочинск шәһәрендә билгеле
шәхесләрнен берсе була Унынчы елларда ул Иске Белагор (Искеавыл) янын
дагы зур жимеш бакчасы мәйданында Оренбург. Бозаулык. Орскилардан
кунаклар чакырып, зурлап сабантуйлар уздырган Искеавыл суы буендагы ул
бакча урынын халык хәзергә кадәр •Хәзрәт сады- дип атап йөртә
Инде килик сәфәребезнең men максаты булган кулъязмаларга Табышла-
рыбыз гадәти. традииион характердагы ядкарьләрдән гыйбарәт Аларнын
мәгълүм өлешен дини язмалар, кулъязмалар алып тора Коръән Кәрим, һәфтияк,
төрле күләмдәге догалыклар, пәйгамбәрләр тарихына багышланган язмалар,
дини васыятьнамәләр, бөтиләр, салаватлар—әнә шундый ядкарьләр Мондый
кулъязмалар халкыбыз яшәгән һәр төбәктә табыла һәм бу табигый да Икенче
зур төркем—әдәби мирасыбыз үрнәкләре Алар арасында Әбелмәних Каргалый,
Һибәтулла Салихов. Гаделжәббар Кандалый. Мифтахетдин Акмулла. Муса
Жәлил кебек татар әдәбиятында тирән эз калдырган күренекле каләм ияләренең
әлегә кадәр билгеле һәм билгеле булмаган әсәрләренең күчермәләре, аларнын
тәржемәи хәлләренә кагылышлы башка язма чыганаклар да бар. Алар барысы
да әдәбиятыбыз тарихын тагын да тәфсилләбрәк тикшерергә, яктыртырга
ярдәм итәчәкләр Мәсәлән, күренекле шагыйрь һәм фикер иясе Габдрәхим Утыз
Имени Әл-Болга- рыйнын “Горбәтнамә" поэмасы мона кадәр XIX йөзгә караган
5 нөсхәдә билгеле иде. Безнен табышлар арасында исә бу әсәрнең шактый
элгәреге. 1786 елга караган нөсхәсе бар Киләчәктә әдип мирасын тагын да
тирәнтенрәк өйрәнгәндә, бу табылдык текстолог-галимнәргә ныклы бер таяныч
булыр дип уйлыйбыз Мәгълүм XVIII йөз татар шагыйре Габдессәлам һәм анын
оныгы—мәшһүр шагыйрь Әбелмәних Каргалыйларнын нәсел шәжәрәсе дә
1999 елгы әһәмиятле һәм сирәк очрый торган табышлардан. Шәжәрә шул ук
нәселдән булган Мотаһһар Әбелләес углы Әбелфәезов кулы белән 1922 елнын
3 март көнендә язылган Аның нәсел шәжәрәләренен әһәмияте хакындагы
шунда ук теркәлгән фикерләре игътибарга лаеклы Шәжәрә «Олуг бабамыз
Колаб би тау йирендә ватан тот|кан] ... [ка|льгәсендә хан булган заманда
Колабның угылы Колчура. Анын угылы Колмөхәм-мәд. Аның угылы
Уразмөхәммәд. ләкабе Урай мулла. Уразмөхәммәднен угыллары Г абдессәлам.
Г аббас. 1744 нче ел Каргалы шәһәренә бина кылынган Габдессәлам ахунд
шунда беренче мәхәлләгә имам һәм ахун булган. Габдессәлам ун угыл...» дип
башлана һәм. шул рәвешчә, нәсел-нәсәп жепләре 1922 елга кадәр язып дәвам
ителгән. Әмма шәжәрәдә кайбер буталчыклар да юк түгел.
Шәжәрә тексты Оренбург өлкәсенең Татар Саракташы авылында
Габделгазизова Мәгърифә апа кулында сакланган. Бу табылдык та күренекле
татар әдипләренең тормыш юлларын һәм ижатларын өйрәнү өчен, һичшиксез,
кызыклы чыганак Табышлар арасында жыр. бәет, мөнәжәтләр дә шактый зур
урын алып тора. Классик бәетләрдән «Сак-Сок- һәм солдат бәетләре аеруча күп
очрый бу төбәктә Төрле эчтәлектәге язмаларны үзенә туплаган шәкерт
дәфтәрләре әдәбиятчыларыбыз өчен үзе бер хәзинә
Экспедиция табышлары кулъязмалар, төрле документлар белән генә
чикләнми, әлбәттә. Басма китап-журналлар да зур әһәмияткә ия. чөнки,
мәгълүм сәбәпләр аркасында. 1917 елнын октябренә кадәр дөнья күргән күп
кенә басмалар фәнни китапханә, архив фондларында аз тупланган. Бигрәк тә.
1905-1907.1917-1918 елларда иенэурасыз нәшер ителгән китаплар начар
сакланган. Экспедиция тарафыннан жыелган басма китаплар арасында да
уникаль дип әйтерлек басмалар бар Шуларның берсе Абдуллино районының
Яңа Тирес авылында табылды. Әлегә кадәр дәүләт китапханәләрендә
теркәлмәгән бу брошюра 1918 елнын 1 гыйнварында Германиянен Берлин
шәһәрендә төзелгән -Русияле ислам шәкертләренә ярдәм жәмгыяте»нен татар
телендә дөнья күргән уставы һәм программасы. Мона кадәр билгеле булган
китапларның яңа нөсхәләре табылу да әһәмиятле, бу үз нәүбәтендә, китапнын
файдаланылу даирәсен киңәйтүгә, аны киләчәк буыннарга саклап калуга ярдәм
итәр.
Борынгы, үткәндәге ядкарьләрне эзләү, табу һәм туплауны максат итеп
куйган археографик сәфәрнен асыл жәһәте—яңалыкка омтылыштан гыйбарәт.
Ягъни, һәр иске кулъязманың табылуы—фән өчен яңалык Археографиянең төп
кызыксындыру хасияте менә шушы капма-каршы ике полюс—искелек һәм
яңалыкны берләштереп торуында.
Археографик экспедиция халкыбызның үткәнен генә түгел, бүгенгесен
дә өйрәнү, күреп белү өчен бик файдалы Экспедиция барышында, әйтик,
йөзләгән гыйбрәтле вакыйга һәм язмышлар белән очрашырга туры килә. Әйе,
археографик сәфәр үзе бер дөнья һәр елгы сәфәрләр дә яна коллектив, яна
юллар, яна жирләр һәм яна жырлар. яна табышлар... Экспедициядә көндәлек
эш тә. яна табышларга
куану да. яшәү-көнкүреш мәшәкатьләре дә—һәммәсе бергә алып барыла
Әлбәттә, экспедиция муафыйк дәрәжәдәге. археографик экспедиция өчен генә
хас күп еллык тәжрибә нәтижәсендә калыплашкан, кайбер очракларда
кырысрак та тоелган, эчке тәртипләр буенча оештырыла. Табигый, һәр эштәге
кебек үк. монда да эреле-ваклы кыенлыклар булмый тормый Табигать
кырыслыклары, һава шартлары, юл михнәтләре һ. б. Әйтик, үзләре энә очы
кадәрле генә һәм нәзек кенә тавыш белән -энем-м. энем-м« дип көйләп, татар
факулыпетынын пәһлевандай студентын, дискотекадагыча. килбәтсезрәк
хәрәкәтләр белән биетә торган озынборыннар һәр елгы экспедиииянен
аерылгысыз юлдашлары Шул безелдәвек вак мәхлукларга, гадәттә, күп
сәфәрчеләрнең хәтерләре калучан була. Әмма экспедиция ахырына һәркем изге
максатлардагы олуг нәтижәләргә вак кыенлык киртәләрне жингәндә генә
ирешеп булуына инаналар
һәр төбәктә туган ягынын, туган авылынын тарихы белән кызыксынучы
милләттәшләребез яши. Оренбург якларында да бар алар Сакмар районының
Югары һәм Түбән Чебенле авыллары тарихына багышланган аерым китап
бастырып чыгарган Рәшит ага Искәндәрев. Куандык районы Мөхәммәдьяр
авылы китапха нәсендә авыл музее оештырган китапханәче Рәйхан ханым
Галиева әнә шундый лардан. Алар һәм исемнәре биредә телгә алынмаган бик
күп милләттәшләребез безгә эшебездә эчкерсез ярдәм иттеләр Экспедицион
сәфәрләребезнен унышка ирешүендә аларнын да өлеше бар.
Май кояшы кебек балкып торган мөлаем йөзле, һәм дини, һәм дөньяви
мәсьәләләрдә дә төпле әнгәмәдәш булган Орск шәһәре мәчете имамы мөхтәрәм
Рәсим хәзрәт Әхмәтевнен самими ярдәме турында аерым билгеләп үтәргә кирәк
Әнә шундый йөзләгән милләттәшләребез булганда, киләчәк сәфәрләребезнен
дә унышка ирешүенә өмет бар һәр ике сәфәребездә дә без Оренбургта яшәп
ижат итүче фидакяр милләт хадимәсе Мәдинә ханым Рәхимкулова янына кереп
хәл-әхвәл белешеп чыгуны үзебезнең бурычыбыз санадык Инде тугызынчы
дистәне ваклаучы Мәдинә ханым һаман эштә: яза. тикшерә, китап артыннан
китап нәшер итә Хәзерге заманда экспедиция кебек гыйльми сәфәр
оештыруның химаяче ләрдән. ягъни спонсорлардан башка тормышка ашырып
булмаганлыгы күпләргә аңлашылса кирәк Шуна күрә сонгы дистәгә якын ел
дәвамында экспедиция унышлы эшләп килә икән, биредә республикабыз
Милли китапханәсенең элеккеге директоры күренекле язучы. Татарстан
Республикасы Дәүләт Советынын фән. мәгариф мәдәният һәм милли
мәсьәләләр даими комиссиясе рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнен дә зур
өлеше бар. 1998 елгы сәфәребезгә матди ярдәм күрсәткән «Тат химэнергогаз-
ябык акционерлык жәмгыятенен генераль директоры Илдар Зыя улы
Хәмидуллин исә тумышы белән Оренбург өлкәсенең Матвеевка районы Олы
Котлымбәт авылы егете. Милләтебезнең шундый асыл ир-егетләре күбрәк
булсын иде!
Язмабызны мәшһүр галим Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән
тәмамлыйсы килә: ■ ..Сәхраларда йөрдек Кымыз эчтек Урыннардан-урыннарга
күчтек Күк берлә ябылган яшел паласлар өстендә ятып йокладык Чынгыэ хан
чатырлары мисалында чатырларда китап укып яттык, урманнарда, болыннарда
гиздек Түгәрәкләнеп тезелеп утырып ашадык Күргән берлә ишеткән бер түгел
Дөнья бу жирләрне күрсәтте вә шул урыннарда йөрергә, унбиш көннәрдән
артык вакытлар уздырырга форсат бирде. Моны нигъмәт белергә вә шөкер
кылырга тиешле Инде бу көннәр гомеремнең ядкаре булып калды Шушы
вакыйгаларны онытмыйм һаман сагынам- дип. 1913 елда Р Фәхретдин
тарафыннан язылган юлларда гүя. безнен экспедиииянен яшәү шартларыннан
алынган хозурлыклар да тасвирланган
Жэүдэт
МИҢНУЛЛИН,
археографик зкспедиция җитокчесе. КЛУ доценты
Раиф
МӘРДДНОВ.
фиииогия фоннәре кандидаты