Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАКЫЙКАТЬКӘ ЮЛ ОЗЫН


Безнең әтиебез Зарипов Харис Зариф улын 1941 елның 18 июлендә кулга алганнар
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланып, бер ай үтәр- үтмәстән! Әллә сон ул немец
шпионы булганмы икән9' Юк' Гаебе имеш, ул социалистик дәүләт төзелешенә каршы
корткычлык эшләре алып барган, коммунистлар партиясен һәм совет хөкүмәтен хурлап
сөйләгән, алай гына да түгел, дөньяда иң гадел беренче эшче-крестьяннар дәүләтебез
юлбашчыларына тел тигезгән* һәм кемгә, диген?! Бөек Юлбашчыбыз Даһи Сталинның үзенә'
Иллә сугыш бара. Авыллар-калаларны калдырып. Кызыл Армия гаскәрләре чигенә
чигенә Ә монда, ниндидер бер татар авылында шул фашист тегермәненә су коючы бәндә
табылсын әле! Бу «халык дошманы«нын эшен тиз тотканнар Кирәкле шаһитлары да бик тиз
табылган Тикшерүче сержант Хәбибуллин протоколга болай дип язып куйган «ТАССРнын Сарман
районы Петровка поселогында яшәүче Зарипов Харис Зариф улы. ВКП(б)га һәм Совет властена
каршы дошман фикерле булып, халык арасында даими рәвештә советка каршы агитация алып
барган. ВКП(б) һәм Совет хөкүмәте юлбашчыларына яла яккан . Кулга алынучы РСФСР
Җинаятьләр Кодексының 2 бүлеге. 58-10 нчы статьясы буенча жинаятьчс сыйфатында тикшерүгә
тартыла. Зарипов Харис үзенең гаебен тулысынча таныды, шулай ук шаһитлар, алар белән күзгә-
күз очраштырулар һәм башка документлар белән җитәрлек фаш ителде» Әлеге язу бик үк
грамоталы булмаса да, төп фикере ачык аңлашыла: Зарипов Харис - халык дошманы!
1941 елның 27 октябрендә. - немец фашистлары Мәскәү төбенә килеп җитәргә ерак
калмаган бер вакытта! - әтинең «эше» буенча «гадел совет суды» утырышы була Утырыш ябык
тәртиптә үткәрелә, залда ни гаепләнүчене яклаучы адвокат, ни дәүләт гаепләүчесе прокурор
булмый, бары тик судья, утырышчылар. гаепләнүче... Ярты сәгатьмедер барган бу «суд»
утырышында алай да әле әтигә соңгы сүз әйтү хокукы бирелә Үзенең соңгы сүзендә әти. «Мин
үзем батрак идем Мин беркайчан ла контрреволюцион агитация алып бармадым Мина, кулыма
корал тотып. Ватаныбызны сакларга мөмкинлек бирегез • - дип үтенә Бирәләрме сон9! Хөкем
карары катгый: ун ел төрмә һәм тагын биш елга барлык хокукларыннан мәхрүм ителү..
Әтинең аклануын, юридик тел белән әйткәндә, рса-би-ли-та-ция-сен безгә кырык бер ел
(!) көтәргә туры килде
Шуннан соң уналты ел үткәч, 1999 елда, журналист-язучы буларак. Сталин режимының
сәяси репрессияләре корбаннары турындагы «Хәтер китабы-н язуда катнашуымны үтенделәр
Шулай итеп, гаиләбез фаҗигасен сөйләп бирү мөмкинлеге I уды
Мин бары тик дөресен генә сөйләргә телим Бернинди арттыруларсыз, ачу- үпкәсез. бары
тик дөресен генә Чөнки бу дөреслеккә, бу хакыйкатькә юл. ай-һай. кыен вә озын булды!
Бер генә искәрмә: бу хәл-вакыйгалардан соң инде алтмыш елга якын вакыт үткән, әлеге
фаҗигагә катнашы булган кешеләрнең күпчелеге вафат, кайберләре бәлки әле дә исәндер дэ-
алардан ни-нәрсә сораша аласын9-кемнәрнеңдер туганнары балалары хәзерге шыксы з-
шөкәтсез илебездә гомер кичереп яталардыр - шуңа күрә мин бу язмамда кайбер исем-
фамилияләрне үзгәртеп бирергә кирәк таптым Төптән уйлаганда, алар гаепле түгел бит. шул
замандагы сис-те-ма. режим гаепле
1941 елның 22 июне Якшәмбе Советлар Союзы халкы бер ваемсыз ял итә. ул тирән
йокыда Иртәнге сәгать 4.00 һәм
Гитлер Германиясенең 170 дивизияле гаскәре, мона кадәр бөтен Көнбатыш
Б
Европа өстеннән жиңүле марш белән үтеп, сугыш игълан итеп тормастан, хыянәтчел төстә
Советлар иленә ябырыла. Күктә — кара тәреле бихисап бомбовозлар. Татлы таң йокысы белән
йоклап яткан авыл-шәһәрләр өстенә бомбалар ява. Кызыл Армиянең әзерлексез чик сакчыларын
изеп-сытып танклар үкереп килә, туплар гөрселди, мотоцикллар тырылдап чаба... Ил өстендә —
афәт! Фашизм афәте..
Әйе, сугыш! Безнең илебез тарихына Бөек ватан сугышы исеме белән кереп калачак
канкойгыч сугыш. Ил үзенең 20-30 миллион халкын корбан итәчәк сугышның башлануы бу...
Рәтле-юньле коралы да булмаган, данлыклы командирларын Сталин-Берия тегермәне
«тартып он иткән», хәрби әзерлеге түбән Кызыл Армия, заманча коралланган, биниһая көчле
фашист армиясенең һөжүменә түзә алмыйча, чигенә, чигенә Фашистлар өерелеп килә. Фюрер
Гитлер үзенең «Бүре өне» дип аталган ставкасында инде Советлар Союзы Башкаласы Мәскәүдә
немец гаскәрләренең Җиңү парады көнен билгели, үзен Ленин мавзолее трибунасында басып
торган кебек хис итә «Барбаросса планы* тормышка аша! Яшен тизлегендәге с угыш менә-менә
хәл ителәчәк! Форвертс. алга!
Әмма. . даһи Сталиннан тыш гади совет халкы да бар бит әле. Бөтен ил-халык, бердәм
булып, немец-фашист юлбасарларына каршы изге көрәшкә күтәрелә. Тарих белә, халыкны
бервакытта да жинеп булмый.
Бу канкойгыч сугыш илебездәге һәр гаиләгә, һәр йортка килеп керә. Юлбашчыбыз
Сталинның даһилыгына инанган совет халкы аның ышанычлы тавыш белән өметләндергеч сүз
әйткәнен көтә. Әмма Сталинның тавыш-тыны юк. Башка юлбашчылар, жиңелмәс кызыл
командирлар — Молотов, Ворошилов, Будённыйлар да — ләм-мим. Халык тәшвишләнә, халык
борчулы сорауларга жавап эзли: «Ни өчен безнең гаскәрләр чигенә? Кайда безнең атабыз даһи
Сталин? Ник дәшми ул? Ник халыкны изге яуга күтәрми?» Бер саксыз сүз өче н төрмә-лагерьларга
ябылган, сөргеннәргә сөрелгән «халык дошманнары» мисалында куркып-өркеп яшәргә күнеккән
совет халкы телгә килә. Кешеләр, анда да, монда да төркем-төркем жыелышып, хөкүмәтне сүгә,
фашистларга әсирлеккә тулы полк, дивизия, армияләрне ташлап качучы куркак командирларның
тетмәсен тетә. Имеш-мимешләр тарала. Имеш, совет хөкүмәте Мәскәүдән чыгып качкан, имеш,
ул әллә Идел буенда. Урал артында ук яшерен жир асты сарайларында хәзер, имеш, Сталин үзе
бөтенләй Себер тайгаларына сыпырткан...
Акыллы-зиһенлерәк кешеләр төптәнрәк
каера. Ни өчен юлбашчыларыбыз Гитлерга
үзебезне алдарга мөмкинлек бирделәр? Германия
белән һөжүм итешмәү, дуслык турындагы килешү-
договор кирәк идеме? Ни өчен аларның чит ил
эшләре министры, фашист Риббентроп белән
безнең чит ил эшләре халык комиссарыбыз,
коммунист Молотов Мәскәүдә кочаклашып
фоторәсемнәргә төшеп йөрделәр? Кайда даһи
юлбашчыбыз Сталинның зирәклеге, алдан
күрүчәнлеге?
Бу сораулар, әлбәттә, урамда кычкырып
йөреп әйтелмәгәннәр. Алар берберсең якын
белгән, үзара сүз сыйган кешеләр арасында гына
әйтелгәннәрдер, бәлки. Әмма әйтелгәннәр. Һәм
шул сүзне әйтүчеләр арасында, гөнаһ шомлыгына
каршы, минем әти дә булган. Ул әнә шундый
«төптәнрәк каеручылар»ның берсе була бит, әй!
Яшьлегендә ике сугыш - Беренче бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышы кичергән,
дөньяга күзе ачылган гади крестьян малае Харис житәкче эшләргә тартыла
Хәер, башта аның тәржемәи хәленә күз төшереп узыйк әле. Әтинең суд эше кәгазьләре
арасында 1941 елда авыл советы тарафыннан бирелгән характеристика бар Анда болай диелгән:
«Зарипов Харис Зариф улы 1895 елда Татарстан республикасының Сарман районы Янурыс
авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган Хужалыкларында 1 йорт, 1 ат, 1 сыер, 1 балчык
келәтләре булган. Башка нәрсәләре
Нәни Марсель әти-әнисе белән. 1932 ел.
булмаган, революциягә кадәр дә. революциядән сон да шулай яшәгәннәр 1921-1923 елларда
авыл советы сәркатибе булып эшли. 1923-1925 елларда Языково волосте башкарма комитеты
сәркатибе була. 1925 елдан Нөркәй волостенә күчә, анда да сәркатип булып эшли Нөркәй
волостенда эшләгән вакытында суд жаваплылыгына тартыла, әмма аклана. Шуннан сон ул
Янурыс авылына әйләнеп кайта. 1929 елда коллективлаштыру чорында колхозга керә. Туганнары
һәм якыннары арасында раскулачить ителгәннәр юк.
Анкеталарында «түбән белемле» дип язылган булса да. әти үз заманы өчен шактый
укымышлы, анлы кеше була. Ул Янурыс авылы мәдрәсәсен тәмамлаган, ә мәдрәсәләр хәзерге
урта мәктәпләр, гимназия-лицейлар биргән дәрәҗәдә диярлек белем биргәннәр. Уку-язуы гарәп
имласы нигезендә булганга күрә генә, ул ирексездән башлангыч белемлеләр рәтендә йөргән.
Юкса революциягә кадәр үзе укыган мәдрәсәдә мөгаллимлек тә иткән, герман сугышы солдаты
һәм гражданнар сугышы кызылармеецы да булып, анын дөньяга карашы шактый мәгълүматлы
булган Караңгы татар авылына ул инде большевистик карашлы, яна тигез тормыш төзергә
әзерлекле кеше булып кайткан. Шунын өчен дә аны авыл советы сәркатиблегеннән район
күләмендәге житәкчелеккә — волисполком сәркатиблегенә кадәр күтәргәннәр
Ләкин әти начар житәкче. начар коммунист булып чыккан Коммунистлар партиясе игълан
иткән гадел-тигез, рәхәт-имин мул тормышны төзү өчен эчке һәм тышкы дошманнар белән
аяусыз көрәш алып барырга, кирәксә, кан коярга да туры килгән. Социалистик төзелешнең ул
чорында авыл кулакларын тамырыннан корыту гади генә итеп әйткәндә, таза-нык тормышлы,
тырыш крестьяннарның бар байлыгын тартып алып, гаиләләре-ниләре белән Себертә сөрү
максат итеп куелган. Күрәсен үзе дә крестьян булган әтинен холкы-табигате мондый рәхимсезлек
белән килешә алмагандыр. Ансыз крестьяннарны көчләп колхозларга куып кертергә кирәк
булганда ул йомшаклык күрсәткән, кемнәрнедер кызганган, кемнәргәдер ярдәм иткән Әтине
берничә ел «тәрбияләп карарга» тырышканнар, дошманнарга карата революцион
килешмәүчәнлек күрсәтүен таләп иткәннәр, ләкин бу «тәрбия эшендә» уңышка ирешә
алмаганнар булса кирәк, озакламый партия үзенен ышанычсыз сугышчысыннан баш тартырга
мәжбүр булган. Алай гына да түгел, аны суд жаваплылыгына да тартканнар
КПССнын Татарстан өлкә комитеты архивыннан алынган тагын бер белешмә бар. Ул
ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты партия өчлеге утырышы беркетмәсеннән өземтә.
«Зарипов Харис, - диелә анда. - кулаклар белән бәйләнештә булганы, уз вазифаларына
салкын караганы өчен 1929елнын 17сентябрендә ВКП(б)нын Нөркәй авылы ячейкасы
тарафыннан партиядән чыгарыла һәм чит элементларга урманнан ташламалы бәя белән агач
биреп жибәргәне өчен жинаять жаваплылыгына тартыла Татарстан Республикасы Башсудынын
күчмә утырышы карары белән 2.5 елга ирегеннән мәхрүм ителә; 1930 елның 16 мартында Югары
суд Башсуд карарын юкка чыгара, жинаять эше туктатыла
Сарман районы контроль комиссиясе, Зариповның аппеляция үтенечен караганнан сон.
аның партиядән чыгарылуын... раслады
Зарипов Харис партия сафларын чистартканда тикшерелмәгән Аппеляциясендө
партиядә торгызылуын үтенә. Аның партия эшендә пассивлык күрсәтүе турында ячейканың
белешмәсе бар Зарипов гаризасын үзеннән башка гына тикшерүне үгенә. аппеляииясен
тикшергәндә үзе катнашмын
Карар кылынды: партия тормышында тулы пассивлык күрсәтүе сәбәпле Зариповнын
партиядән чыгарылуын расларга»
Ләкин шундый ачы сабак алганнан сон да әти: «Сүзең көмеш булса, дәшми торуын -
алтын». - дигән хакыйкатьне оныта Мин анын эчкерсез, ачык күңелле шук-шаян. сүзчән кеше
булуын хәтерлим Ул уен-көлкегә дә оста, кешеләргә ышанучанлыгы өстенә. бик хисчән,
балаларча беркатлы да иде Дусларча мәҗлесләрдә бу «гел бистәсенә» тиңнәр табылмый,
сүзләре уйлап бетергәнче үк авызыннан очып чыга, теләсә нинди мәсьәлә буенча үз фикерен
ярып салырга ашыга, соны ни булып бетәсен дә уйлап тормый Шуна да ул әлеге холкы-габигате
аркасында еш кына кыен ашый. _ ,
Сталин совет халкына мөрәҗәгать белән бары тик 3 июльдә генә чыгыш ясый Сугыш баш
шнып. ике атна диярлек вакыт үткән, немецлар Днепрга килеп җиткән булалар инде Кызыл Армия
исә һаман чигенә Радио көн саен -Безнен гаскәрләр
фәлән-фәлән шәһәрләрне калдырдылар...» - дип сөйләп тора...
Шулай туры гына килгәнме, әллә язмышнын берәр шуклыгымы - дәүләт юлбашчыларына
яла ягуда гаепләп әтигә карата «эш» кузгатылу да нәкъ даһи Юлбашчының әнә шул мөрәҗәгате
көнне ачылган.
Әтине «чагып» аның өстеннән әләк язучылардан нәкъ 1941 елның 3 июлендә сорау ала
башлаганнар Канкойгыч рәхимсез сугыш бара. Юлбашчыга турылыклы совет халкы үзен
аямыйча фронтта сугыша, тылда фидакарь хезмәт батырлыклары күрсәтә. Ләкин шушы монолит
кебек бердәм халык арасында моңа кадәр фаш ителеп бетмәгән «контрлар» да бар икән әле!
Алар һәртөрле зарарлы-усал имеш-мимешләр тараталар. Совет Ватанына пычрак ягалар,
фронттагы вакытлы уңышсызлыклар өчен хөкүмәт җитәкчеләрен, даһи Юлбашчыбызны
гаепләргә җөрьәт итәләр. Ни өчен бу юк ителеп бетмәгән дошманнар намуслы совет халкы
арасында яши, ни өчен алар төрмәләрдә-лагерьларда түгел? Менә шулай итеп. Татарстанның
сизгер чекистлары караңгы татар авылында яшеренеп яткан бер «явыз дошманның» эзенә
төшәләр.
Әти бу вакытта, аны-моны уйламыйча, Петровка спирт заводында эшләп йөри. Тикшерүче
алдына яла ягучылардан беренче булып спирт заводының ярдәмче хужалыгы завхозы Сафуанов
килеп баса. Тикшерүченең беренче соравы бик гади генә: «Сез Зарипов Харисны беләсезме, аңа
нинди характеристика бирә аласыз"’» Җавап: «Бергә эшләвебез буенча беләм, белемле, хөкемгә
тартылган булган, ни өчен икәнен төгәл генә әйтә алмыйм, эчкәли, күп сөйләшә, шаяртырга
ярата, сәяси яктан тотнаксыз». Әһә, тотнаксыз, димәк! Кармак салынган, җим йотылган.
Сафуанов, әлбәттә, сөйләячәк. Сөйләми генә карасын! Икенче сорау турыдан-туры маңгайга
бәреп, катгый куела: «Зариповнын антисоветчыл сөйләнү фактлары турында сезгә нәрсәләр
билгеле?» Бу сорауны ишеткәч, шаһит тикшерүчегә барысы да мәгълүм икәнлеген анларга тиеш,
бары тик шул белгәннәрне расларга гына кирәк. Шулай эшләмәсән, үзеңне «фактларны яшереп
калдыруда» гаепләячәкләр. Вакытында әйтмәгәнсең, тиешле органнарга җиткермәгәнсең,
дошманны фаш итәргә булышмагансын, димәк, ана фикердәш булгансың. Җәза бер - ун ел
төрмә!
Сафуанов, әлбәттә, тикшерүче теләгәнчә жавап бирә «Зарипов Харисның антисоветчыл
сөйләнү фактлары турында миңа түбәндәгеләр билгеле. 1941 елның 24 июнендә заводның
материаллар складында, завсклад Ваһапов, тимерче Сәетвәлиев, эшче Козлов барында.
Зарипов, партия һәм хөкүмәтебез җитәкчеләре иптәш Сталин һәм Молотовларга яла ягып, болай
диде «Безнен Германия белән дуслык договорыбыз бар иде, Гитлер безгә һөҗүм итте.
Хөкүмәтебез җитәкчеләре безне тупыйкка китереп керттеләр. Сталин һәм Молотов кебек
җитәкчеләрнең бөясе сукыр бер тиен...»
Шушы ук «фактны» сүзгә-сүз диярлек, шаһит буларак, тимерче Сәетвәлиев тә раслый. Ул
бары тик: «Дуслык договоры булуга карамастан, Гитлер безгә һөҗүм итте» дигән сүзләргә:
«Тапканнар кем белән дуслашырга» - дип әйтте». - дип кенә өсти
Шаһит Газиев сөйли: «Зарипов Харис волисполком сәркатибе булып эшләгән чорында
кулаклар белән тыгыз бәйләнештә булды, аларны раскулачивать итүдән яшереп, ялган
документлар биреп утырды. Шуның өчен эшеннән алынып, ВКП(б) сафларыннан куылды. Совет
хөкүмәтенә каршы дошман фикердә, җәмәгать эшләрендә катнашмый». Әһә. монысы чүп өстенә
чүмәлә, дигәндәй, эшне тагын да катлауландыра. Гаепләүләр тирәнәя бара.
Шаһит Кузнецкий: «22 июнь ял көне иде бит. Без эчеп утыра идек. Зарипов Харис аракыга
барып килде, шатланып кайтып керде: «Ну. дуслар, немец безне бомбага тота башлаган!» - ди.
Мин ана: «Кирәкмәгәнне юкка сөйләмә!» -дидем дә чыгып киттем. Бәладән баш аяк!» Әһә, сугыш
башланганга шатланган! Димәк, фашистлар яклы!
Завод агрономы Александровская, шаһитлык кылып, чимал цехы башлыгы Зариповның
колхоз һәм совхозларга дошман булганлыгын, хосусый милекчелек карашларын алга
сөргәнлеген, сәяси тотнаксызлыгын, антисоветчыл коткылар таратканлыгын сөйли дә: «Мин
ышанып әйтәм: Зарипов советларга каршы кеше, иске тормышны мактый. Элек агрономнарсыз
да яхшы уңыш ала идек. Хәзер агрономнар дөнья тулы, ә барыбер рәт юк», дип әйтә! - ди
Завод эшчесе Мәүлетов тагын да тирәнрәк «чокыр казый» «Аерым кешеләрнең
сөйләвеннән беләм. Зарипов 1929 елда солтангалиевчелеккә бәйләнеше булганга күрә. ВКП(б)
сафларыннан чыгарылган», - дигән сүзләр яздыра
Мирсәет Солтангалиев - Иосиф Сталинның кайчангыдыр көрәштәше Милләтләр эше
халык комиссариатында хезмәт иткән чорында, юлбашчының
күпмилләтле совет дәүләтен төзү турындагы карашлары белән килешә алмыйча, үз тәгълиматын
тәкъдим итә - совет кешеләрен берләштерүнең гадел юлы милләтләр тигез хокуклы
республикалар төзегәндә генә була ала. дигән фикерне алга сөрә Шуна күрә. Сталин аны юк
итәргә карар кыла. Мирсәет Солтангалиевны 1940 елнын 28 гыйнварында атып үтерәләр.
Хатыны һәм ике баласы да төрмәдә һәлак була Анын фикердәшләре, дип. бик күпләрне харап
итәләр. Кара әле син. ә монда аларнын тагын берсе яшеренеп калган икән бит! Эш пешә болай
б улгач!
Шуннан сон менә мондый документ языла: «Мин. дәүләт куркынычсыхзыгы
оперуполномоченные сержант Хәбибуллин, Зарипов Харисның жинаятьчел эшчәнлеге турында
кергән материалларны караганнан сон. анын совет хөкүмәтенә һәм хөкүмәт үткәргән чараларга
карата дошман карашта булуын, халык арасында даими рәвештә антисоветчыл агитация алып
баруын. ВКП(б) һәм совет хөкүмәте җитәкчеләренә яла ягуын ачыкладым.
Иректә калса. Зариповнынтикшерүдән һәм суд жаваплылыгыннан качып китү
мөмкинлеген игътибарда тотып, аны кулга алу кирәк»
Капкын ябылды...
Тикшерүченең кулга алынган әтидән беренче сорау алулары саңгырау белән телсезнең
сөйләшүен хәтерләтә. Сангырау телсезне ишетми, телсезсангырахга анлата алмый
Тикшерүче: «Сез советларга каршы пропаганда алып барган өчен кулга алынгансыз.
Гаебегезне таныйсызмы?»
Кулга алынучы «Юк. танымыйм Мин беркайчан да советларга каршы агитация алып
бармадым»
Тикшерүче: «Сезнен халык арасында даими рәвештә советларга каршы агитация алып
баруыгыз турында бездә дәлилләр житәрлек Сезнен киреләнеп маташуыгыз файдасыз. Дөресен
сөйләргә тәкъдим итәбез»
Кулга алынучы «Мин үземнен кайчан советларга каршы агитация алып барганымны һич
хәтерләмим Сәетвәлиев белән Сафуановның шаһитлык кылып сөйләгәннәрен мина укыдылар,
мин аларны кире какмыйм Ул чагында без. чынлап та. Германиянең Советлар Союзына һөжүме
турында газеттан укыдык Мин ике ил арасындагы договор турында үз фикеремне әйттем, ләкин
мин яла якмадым, ә дөресен генә сөйләдем»
Әһә. кире какмый! Димәк, гаебен таный! Оперуполномоченный канәгать. Тулысынча
сөйләтербез. Сөйләрсең!.
Күрәсең, әти дә шатлангандыр - аны сындыра алмадылар бит. ул үзенең кайнарланып
китеп әйткән сүзләреннән ваз кичми. Дөресе шулай ич! Кырыс, әмма әдәпле вә гадел тикшерүче
сорау алу беркетмәләрен ертып ташлар да. аны азат итәргә ордер язып бирер! Аның нинди гаебе
бар? Ул урлашмаган, халык милкенә зыян китермәгән, кеше таламаган, хулиганлык кылып
сугышып йөрмәгән Суд икән - сул булсын, намуслы кешене гадел совет суды белән куркытып
булмый Судьялар утырышчылар. адвокат белән прокурор жыелсын. әти алар алдында да үз
сүхзәрен әйтеп бирәчәк, бер ялган сүздә, яла да юк бит! Фашистлар башлыгы Г итлер аяк астына
салып таптаган договор - Советлар Союзы белән Германия арасында һөжүм итешмәү турында
договор булганлыгы дөрес түгелме әллә? Совет наркомы Молотов Берлинга бармады, немецлар
министры Риббентроп Мәскәүгә килмәде, алар фикердәшләр булып. Сталин белән рәсемгә
төшмәделәр, дип кем әйтер'’ Бәлки, немец генералы Гудериан Казан танк училищесында укып,
белем алып кайтып китмәгәндер’ Белем генә .1ЛДЫМЫ икән әле.’ Халыклар язмышын, дөнья
язмышын хәл итәрдәй бу мәкерле уенда кем кемне алдады: Сталин Гитлернымы. Гитлер
Сталиннымы’’
Их, әти. әти! Гаделлеккә ышанучан. балаларча беркатлы әтием! «Гадел совет суды»
синен бу сүзләренә колак салыр дип уйлап, бик каты ялгышкансың шул Эшне озын-озакка
сузмыйча, үзеңә ун елны чәпәп тә куйганнар Аннары тагын әле биш елга барлык хокуклардан
мәхрүм ителүе дә бар бит
Судка кадәр ярты еллап тикшерү барганда төрмәдә утырган әти «суга батканда саламга
тотынып карый», югарыга кассация жалобасы яза. әмма, ни аяныч, анын шикаяте кире кагыла
РСФСР Югары суды хөкем карарын көчендә калдыра 1942 елның 3 гыйнварында сәяси каторжан
Зарипов Харис Зариф улы сөргенгә - «ГУЛА1 *ка озатыла
Безнең гаиләне 1941 елнын көзендә, әле әтигә суднын хөкем карары чыгарылганчы ук.
«халык дошманы» гаиләсе итеп, заводнын ике бүлмәле фатирыннан куып чыгардылар Анысы да
әллә ни уңайлыклары булган фатир түгел иде инде миче
утын яки сасы торф ягып җылытыла, суга коега йөрисе, калган «уңайлыклар» да ишек алдында
иде. Әни белән без - дүрт бала - ярым җимерек баракның кысан бер бүлмәсенә күчендек. Әни
үгезләр карый башлады, атлар кызыл кавалериягә алынган, аларны үгезләр алыштырган һәм ул
мәхлуклар җигеп йөртелә иде. Кар астында калып өшегән черек бәрәңгене изеп, аз гына арыш
онында әвәләп, таба төбен берәр төрле май белән ялтыратып кыздырсаң - телеңне йотарлык
кәлҗемә була иде! Язга чыккач, кәлҗемә янына яшь кычытканы, кузгалагы-балтырганы өстәлә,
җәй инде, үзегез беләсез -дөньяның бер рәхәте! Әле бит безнең сыерыбыз да бар! Дөрес, авызга
ит эләкми, бозауны мәҗбүри салым түләргә бирәбез, әле сыердан да 400 килограмм сөт
тапшырырга кирәк, әмма калганы да безнең гаиләнең «печтеки генә» ихтыяҗын
канәгатьләндерергә җитә иде. Иртә-кичен завод халкы җыела торган салкынча подвалда
коллектив сепаратор - сөт аергыч машина бар. шунда капкачын тасма белән бәйләгән яшел
кәстрүлебез дә тора. Ул аертылган сөт өсте белән тулган кө ннәрдә - өйдә бәйрәм! Әни май яза.
маен бер кадаклы (400г) йомарлаклар итеп оештырып куя. үзебезгә бик тәмле майлы әйрәне
белән аертылган сөте кала, сөтеннән катык оетабыз. Май йомарлакларын исә мин базарга
чыгарып сатам, акчасын ин-ин кирәк- яракларны алырга гына тотабыз.
Кышларын мин икесе ике сынар булган төрле төстәге киез итек киеп йөрим. Язгы кар
сулары төшкәч, аякта - күтәрмәле чабаталар Әни караңгыдан ук үгезләре янына чыгып йөгерә,
аларны җигүгә алып киткәнче ашатып-эчертеп каласы бар, ә мин кечкенәләрне карыйм. Энемә -
дүрт яшь. сеңлемә - ике. үземә - ун. Ипи паегы шундый кечкенә була, көнлек норманы бер -ике
кабуда ялмап йотасың. Нәниләр шыңшый, ашарга сорыйлар. Үземнең дә үзәкләр өзелеп
ашыйсым килә. Әмма еламаска тырышам, түзәм. Мин инде зур. Кулыма Робинзон Крузо
турындагы китапны алам да. кычкырып укырга тотынам. Менә ул бер кешесез утрауда, менә ул
тәмле ботка пешерә Шуның ярдәме тия иде - ашыйсы килү кимемәсә дә, энем белән сеңлем,
шыңшудан туктап, авыз ачып тыңлыйлар.
Сталин лагерьларында иза чиккән Солженицын. Шаламов. Разгон. Рыбаков ише Рәсәй
язучылары, аннары үзебезнең Салахов. Гыйләжев. Тавлин кебек язучыларыбыз язганнарга
ышансаң, бөтен халык Сталин һәм аның иярченнәренә инанган, алар коткысына бирелеп, «халык
дошманнарын» кырып, юк итеп бетерүне таләп иткән, имеш. Юк. һич тә алай түгел иде. Карангы
авылларда яшәүчеләр дә бәлагә тарганнарга теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итәргә әзер тора һәм
ярдәм дә итә иделәр. -Халык дошманнары» гаиләләренә дә җинаять кодексының каһәрле илле
сигезенче статьясының бер кара канаты кагыла: хатыннарын лагерьларга илтеп тыгалар, кечкенә
балаларын ятимнәр йортларына җыеп алалар. Ләкин безнең әнигә, нишләптер, кагылмадылар.
Мөгаен, үтә сизгер чекистлар арасында да рәхим- шәфкатьлеләре булгандыр. Без биш кешелек
гаилә булып яши бирдек. Завод поселогында төрле халык яши. нигездә татарлар белән урыслар,
бераз гына башка милләт кешеләре дә бар иде. -Халык дошманы» гаиләсе, дип. кемнәрнеңдер
бездән көлгәнен, рәнҗеткәнен хәтерләмим. Киресенчә, күршеләребез дә. бөтенләй таныш түгел
кешеләр дә күңелебезне күтәрергә, ничек булса да безгә ярдәм итәргә тырышалар иде. Мәктәптә
дә башкалар белән тигез укыйм, билгеләремне дә киметмиләр, тиешлесен куялар, урманга
мәктәп өчен утын кисәргә дә үз чиратымда гына барам, монысы бишенче сыйныфтан мәжбүри
була иде.
Әтиебез «ГУЛАГ»ларда үлеп калмады, ун елга хөкем ителгән булса да. ике елдан әйләнеп
кайтты. Бу минем өчен табышмак иде. Ни өчен вакытыннан алда азат иткәннәр аны? Соңыннан,
үсеп егет булгач, аңладым: үзен алып киткәндә ул көче ташып торган, сау-таза кырык биш яшьлек
ир булган, ә егерме ике ай дигәндә, өйгә зәңгәрләнеп ябыгып беткән, корык-корык ютәлләүче
чирләшкә бер карт булып кайтып керде ул. Ниемә кирәк ди лагерьда бу җаны чыгарга торган
адәм?! Көч-жегәре беткән эшкә яраксыз... Лагерь барагында чахоткасын башкаларга йоктырып
ятканчы, өенә кайтып дөмексен! Менә шундый ният белән «азат иткәннәр» дә инде әтине...
Сугыш вакытында спирт заводына яңа директор китереп утырттылар Һади Хәким улы
Заһидуллин иде ул - бик кайнар канлы, кырыс холыклы кеше Анын бурычы - заводның эшчәнлеген
туктатмау, бертуктаусыз спирт куу. Спирт госпитальләрдә ятучы яралы солдатларны дәвалау
өчен, синтезкаучук заводларында танк, самолет детальләре ясарга яраклы тыгыз резин эшләү
өчен. Мәскәүдән Берлингача җиңүле марш белән барып җитәсе совет солдатларының күнитек
табанына ябыштыру өчен дә шул ук резин кирәк. Заһидуллин абый, бик җилле.
эшлекле кеше булуы өстенә. бик кыю-куркусыз да булып чыкты Әтиебезне янадан үз эшенә
чимал цехы башлыгы итеп куйды, ике бүлмәле фатирыбызны да кайтарып бирде. «Халык
дошманына» яхшылык кылганы өчен директорнын үз башы да Себер китәргә мөмкин булгандыр.
Ләкин ул куркып тормады Без ана гомер рәхмәтле булып калдык.
Әмма , әтиебез үлем сулышын тоя иде инде Яз-көзләрен рәхимсез туберкулез өянәге
кузгалып, бик газаплана иде. Сугыштан сонгы беренче елда ук ул кара гүргә кереп ятты...
Ундүрт-унбиш яшьлек үсмер малай идем инде мин. Ин авыр кичерешләрем, кайгы-
хәсрәтләрем шул чорда булгандыр. Минем яшьтәшләремнең кайберләре сугыштан исән кайткан
әтиләренең, абыйларының йолдызлы пилоткаларын киеп, кайчагында әле хәтта түшләренә
аларнын сугышчан орден-медальләрен дә тагып, кәперәеп йөриләр иде Ә мин’.. Мин - «халык
дошманы» улы -Жинү бәйрәме көннәрендә нәрсә тагарга тиеш идем7 Шул кара тамганымы”
1946 елны мин үз гомеремдә беренче мәртәбә имтиханнар бирдем Әй тырыштым да
инде «бишле»ләр алырга, әй тырыштым' Авыру әтиемне үземнең «уку фронтындагы» зуржинүем
белән куандырырга теләдем Беренче имтиханнан «бишле» алып, кош кебек очып кына өйгә
кайттым... Әмма сонга калдым Әтиебез жан биргән иде инде...
Әлбәттә, «халык дошманы» балалары булу безнен дә язмышларыбызны сындырды. Кем
белә, әтинең ышанычлы канаты астында без дә, үз вакытында урта белем алып, югары уку
йортлары тәмамлап, фән үрләренә дә күтәрелә алган булыр идек. Без жиде сыйныф бетерүгә
эшкә жигелдек. кичке мәктәпләрдә укып йөргәндә инде утыз яшьләр тулып узган иде. Мин диңгез
белән, дөнья тирәли сәяхәтләр белән хыяллана идем Робинзон Крузо. Жюль Верн китапларын
уку эзсез үтмәгән булса кирәк Жидееллыктан сон диңгезчеләр училищесына китәргә ниятләдем
Бу теләгемне ишеткәч, әнием елап жибәрде: «Сон. балакаем, син дә китсәң, бу йорт- жирне.
хужалыкны кем карар? Ике кечкенә эне-сеңелләрең белән бер ялгызым мин нишләрмен7» - диде
Мин спирт заводының ин сасы исле, иң исерек цехына эшкә барып кердем. Анда икенче «дингез»
иде -анда. Туфан Миннуллин әйтмешли, «аракы - море!» Шулай итеп, хезмәт кенәгәсен ундүрт
яшемнән алып, эшкә жигелдем Армия хезмәтенә китәр вакыт житкәндә мин инде аракыны
шешәләргә тутыру цехынын өлкән эшчесе идем
Хыялым тормышка ашты! Мин хәрби флотка эләктем Әмма хыял - бер нәрсә, тормыш
икенче икән Диңгездә биш ел хезмәт итеп, туган якларыма әйләнеп кайттым Аннан соңгы тормыш
юлым бораулаучылар мәктәбе, нефть промыселларында эшләү, әвәле шәһәр газеты
журналисты, аннары республика матбугаты һәм. ниһаять. КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Югары
Советы органы булган «Советская Россия» газетында - чирек гасыр Мактану дип кабул
ителмәсен, искәртеп кенә үгәм Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләген
алучы беренче журналист га мин булдым Күрәсең, әтиемнең «тел бистәсе» булуынын да тәэсире
бардыр инде Нәселдән килә торгандыр
Шуны да әйтеп үтәргә тиешмен без - «халык дошманы» балалары - дүртебез дә югары
белем алдык, һәм бернинди түләүсез-нисез. Алай гынамы сон. энем белән сеңлем стипендия
алып укыдылар Изаил абый белән мин читтән торып укыдык, имтиханнар чорында безгә түләүле
ял көннәре бирәләр иде Анкеталар тутырырга туры килгәндә, дистәләрчә сораулар арасында
«халык дошманы» улы түгелме'’» дигәнрәк сорау беркайчан да очрамады. Ил-халык ул каһәрле
елларның фаҗигасен тизрәк онытырга тели шикелле иде Әмма онытыламы соң”
Тагын бер табигый сорау. Ни өчен без - гаепссзгә харап ителгән әтиебез балалары -
халык әйтмешли, «укып кеше булгач та», аның намуслы исемен аклатырга тырышып карамадык'’
Үз балаларыбызга, оныкларыбызга әтиебезнең ачы язмышы турында сөйләмәдек’’ Бу сорау бик
жинел кебек, әмма ана жавап бирүе бик авыр f ырышып карадык Сөйләдек Ләкин бик соңлап
Тиран Сталин исән чагында әтине, әти кебек миллионлаган сәяси тоткыннарны аклату -
реабилитация турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Ул җәллад ү зенең утыз елга якын
хакимлеге чорында ничәмә-ничә дистә миллионнарча кешеләрне корбан итте. Халык «Инде
канга туйгандыр, сугыштан сон бу афәткә чик куелыр • дип өметләнеп көтте Ләкин әсирлектә
булган солдатларыбызны эшелонлап-эшелонлап Себертә, Ерак Көнчыгышка озата тордылар
Аннары «Ленинград эше», «табиблар эше», «космополитлар эше» кебек тузга язмаган «эшләр»
бер-бер артлы оештырылып кына торды. Әй тырышып та карады сон инде Сталинның баш
жәллады Берия! Үлем тегермәне шулай тартуында булды..
«Халыклар атасы, бәхет кояшы» Иосиф Сталин тагын ни-нәрсәләр кылган булыр иде -
әйтүе кыен Әмма әжәл дигәнең көннәрдән бер көнне ул явызнын үзен дә якасыннан алды. 1953
елның мартында бу тиран да дөньядан кичте. Мөгаен, туп- туры тәмугкадыр!
Аннан соң КПССның халыкны тетрәнергә мәжбүр иткән атаклы XX съезды. Никита
Сергеевич Хрущев Сталинның һәм анын иярченнәренең илгә коточкыч фажигаләр китерүе
турында доклад ясый. Ил вәзгыяте «жепшеклек» («оттепель») кичерә. Күпмедер дәрәжәдә
халыкка иркенлек килә. Әмма озакка түгел, шул ук Хрущев яңадан «кыраулар чоры*н башлап
жибәрә. Аны бәреп төшергән Леонид Брежнев исә «диссидент-мөртәтләрне» «психушкаларга»
яптыра башлый.
Шундый шартларда, әлбәттә, әтинең «эшен» яңадан карауны кузгату мөмкин түгел иде
Инде Леонид Брежневның да комы коелган, әжәл аны да якасыннан алган иде. Анын
вафатына өч атна кала - 1982 елның 17 октябрендә мин әтинең «суд эшен» яңадан карауны
үтенеп, Татарстан Прокуратурасына хат яздым. Дөресен әйткәндә, өметем бик аз иде. Әле
Михаил Горбачевның «үзгәртеп кору» чорына да өч ел вакыт бар. Хәзерге демократик
реформаларга исә - чынлап та демократик реформалар булуына шигебез дә бар бит әле - тагын
да ераграк иде.
Минеке шикелле үтенеч хатларын карауга бер ай вакыт бирелә икән. Бер ай да, ике ай да
үтте - бер жавап юк. Инде өченче ае да үтеп киткәч, өметемне тәмам өздем: булмагач -булмый
икән!
... Ниһаять, хакыйкатькә юл озын булса да, анын чиге күренде, әтине 1982 елда
акладылар! Тагын ундүрт елдан соң, 1994 елнын 23 ноябрендә минем кулыма таныклык
тапшырдылар. Ул таныклык буенча мин, «бәлигь булмаган яшьтә ата тәрбиясеннән мәхрүм
булганлыктан, шулай ук сәяси репрессияләрдән зыян күргән зат» булып саналам Безнең
ишеләргә дә льгота-жинеллекләр бар икән: шәһәр тирәсе автобуслары һәм электр пое здларында
бушлай йөрү, квартирга, телефонга, даруларга яртылаш кына түләү хокукларым бар Матди яктан
караганда, болар әллә ни ис китәрлек нәрсәләр дә түгел, әмма әхлакый жинүебезне бәһаләп
бетереп булмый. Без -«халык дошманы» балалары түгел! Без - залим Сталин золымы
корбаннары.
Соңгы ун ел эчендә бер Татарстанда гына да бер гаепсезгә хөкем ителгән ике йөз меңнән
артык элекке сәяси тоткыннарның исемнәре акланды. Бөек Ватан сугышында һәлак
булганнарның исемнәре тупланган беренче «Хәтер китабы» серияләре басы лып чыкты. Хәзер
исә шундый ук «Хәтер китабы»ның икенче серияләре - сәяси тоткыннарның исемнәре тупланып
чыгарылачак.
Вакытлар үтү белән тау-ташлар жимерелә, диңгезләр кибә. Ә халык хәтере - мәнгелек.
Килер буыннар тарихның данлы сәхифәләрен дә, хурлыклы-фажигале сәхифәләрен дә белергә
тиеш. Ул фажигале еллар янадан беркайчан да кабатланмасын!