Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җәвад Тәрҗемановның тууына 80 ел


алалар әдәбияты. Вакытлар узу белән дә үзенен төсен, рухи кыйммәтен
югалтмаучы бу әкият-шигырьләр кайсыбызга гына якын һәм кадерле
түгел икән... Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Дәржия Аппакова, Әминә
Бикчәнтәена, Жәвад Тәржемановнын гади, балаларнын үзләре кебек үк самими
шигырьләрен, әкиятләрен кайсыбыз гына белми икән Инде ничәмә-ничә
буынга хәреф танырга, укый-яза белергә өйрәткән «Әлифба» китабындагы.
Йомшак су. йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын. Битләрем аллансын!—
дигән матур шигырьне кайсыбыз гына хәтерләми икән
... Жәвад Тәржеманов әдәбиятка бик иртә, мәктәп яшеннән үк килә Казан
шәһәренең 13 мәктәбендә чын ижади тормыш белән кайнап, зурларны
борчыган мәсьәләләрдән дә читтә калмыйча, очрашуларда чыгышлар ясап,
беренче ижат жимешләрен газеталарда бастырып чын балалар язучысы булып
өлгерә
Җиденче класста укыганда ук:
Без көрәштек, без жинүче булдык
Илне төзүчеләр сафында
Илдә әле көрәш тукталмаган
Соңгы жинү безне чакыра,—
дигән шигыре аның Галимжан Мөхәммәтшин фатихасы белән «Яшь ленинчы»
газетасында басылып чыга. Унынчы класста укыганда исә (1938 елда) анын
«Кызыл галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә
«Ижат мәктәбем», дип аталган истәлегендә ул үзе дә (Ж Тәрҗеманов
«Очрашулар, очрашулар» Татарстан китап нәшрияты. 1990) Дәржия
Аппакова, аны язган шигырьләре аша бәһаләп: «Мин аны өч-дүрт бала атасы
дип уйлый идем»,—дигән сүзләрен китереп үтә.
Җәвад Тәржеманов әллә нинди катлаулы образлар белән эш итми, шак-
катыргыч уйлап чыгарулар белән мавыкмый. Аның сөйләме гади, геройлары
яндагы кешеләр, шигырендәге вакыйгалар исә барыбыз белән дә көндәлек
тормышта очрый торган хәлләр—шуларны сабыйлар күңеленә үтәрлек итеп
йомшак кына, жайлы гына сөйләп чыга
Җәвад Тәржемановнын иҗаты турында сүз алып барганда аның бигрәк
тә әкият остасы булуын әйтмичә китү мөмкин түгел Әдипнең «Ябалак һәм
тавык» (1940), «Күбәләк -җилбәзәк» (1945), «Шуктуган»(1962), «Шаян һәм
Наян» (1965), «Көмешкойрык» (1967) исемле әкиятләре инде менә ничәмә-ничә
буын балаларының яраткан әкиятләренә әйләнделәр
Күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанова «Зур бакчаның бер гөле»
исемле мәкаләсендә («Казан утлары». 1980. №6) бу турыда мондый фикерләр
әйтеп үтә
«Җ. Тәржеманов иҗатында үзгә урын тоткан жанр—әкиятләр Әйтерсең
лә. Абдулла Алиш үзе сугышка киткәндә Җәвадка васыять әйтеп калдырган
«Менә сиңа каләмем. Менә сиңа кәгазьләрем Мин кайта алмасам. үлеп калсам
да. әкиятләр үлмәсен. Син аларны күп итеп яз Минем әкиятләрне укыган кебек
үк. аларны да балалар яратып укысыннар»
Б
Жәвад Тәржеманов балалар әдәбиятына тугры калып, алар өчен сәхнә
әсәрләре дә ижат игә.
Тормышта булган хәлләргә, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге мәсьәләләргә
кагылышлы очерк-язмалары белән катнашып үзенен уй-фикерләрен белдерә.
Аның ижаты һәм тормышы турында сүз алып барганда Жәвад Тәржемановның
зур галим булуы турында да әйтмичә калу мөмкин түгел.
Күп еллар фән өлкәсендә эшләү, зур белем, тәжрибә. Казан университе-
тының үткәндәге тарихыннан бай фактик материаллар туплау
«Лобачевскийнын яшьлеге» (1965) исемле документаль роман тууга нигез
булып тора. Автор үзенен эзләнүләрен дәвам итеп, аның яшьлек чорына гына
тукталып калмыйча. Лобачевскийнын катлаулы тормыш юлын бөтен
тулылыгы белән өйрәнеп «Көмеш дага - (1971) романын ижат итә. Роман күп
телләрдә—рус. француз, немец телләрендә дөнья күрә.
Үзе исән вакытта әдипнең китаплары күп басылып чыга. Вафатыннан сон
бу эш ничегрәк тора сон? Заман технологиясе белән төсле-матур тышлыкта,
сабыйларга бәйрәм ясый алырлык китаплары бармы9 Гомумән. Ж. Тәржема-
новнын мирасы ни хәлдә? Үземне борчыган бу сорауларга жавапны мин аның
улы Камил әфәнде белән булган сөйләшүдә таптым
Камил әфәнде—«Салават» туристлар агентлыгының генераль
директоры. Я зучы баласы буларак та. шәһәр баласы буларак та күп илләр
күргән кеше Хәзерге башкара торган хезмәте дә турыдан-туры чит илләр белән
бәйләнгән. Дөньялар катлауланып китү сәбәпле язучыларның чит илләргә бик
үк чыга алмый башлавы, ә язучы кешегә дөнья күрергә кирәклеге бәхәссез.
«Гибралтарга барып гыйбрәт ал!» ди мәгълүм бер шагыйребез. Язучылар
берлегеннән тәкъдим ясалса, бергәләшеп бу эштә дә ярдәм итәргә алынырга
каршы түгеллеген дә әйтеп китте ул. Шулай ук. киләчәктә Тәржемановлар
нәселенең (бәлки, татар зыялыларының дип аталыр) музеен булдыру да күздә
тотыла икән Тәржемановларнын нәсел шәжәрәсе еракларга китеп тоташа.
Затлы, зыялы нәсел. Күбесе фән кешеләре Заманында Бельгиядә. Кытайда
илчелектә эшләүчеләр дә булган. Күренекле композитор Алмаз Монасыйпов
белән дә якын туганнар
Камил әфәнле бүгенге көндә Жәвад аганын әкиятләр китабын янадан
бастырып, сабыйларга бүләк әзерләү эше белән мәшгуль. Аларны төрек
телендә чыгару уе да бао Аның ижатын буыннар хәтерендә саклау—минем
бурычым»,— ди ул.
Әйе. язучы үзе үлсә дә. анын ижаты яшәсен, ижаты үлмәсен.