Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ЕЛ ПРОЗАСЫНА БЕР КАРАШ

Бер автор: «Биш йөз белгеч роман язган идем, инде өч ел көтеп йөрим, әсәрем турында бер кәлимә дә сүз ишеткәнем юк — бер җөмлә фикер, бәя әйтеп, язып чыкканнары юк», — дип зарлана икән. Бичаракай әсәрне күрмәмешкә салышып үтү — үзе тәнкыйтьнең бер формасы икәнлеген аңламый торгандыр, шул ул. 

Тик шунысын да искәртик: дәшмичә калып тәнкыйтьләү позасына нормаль тәнкыйте булган әдәбият кенә баса ала. Әлегә безнең җәмәгатьчелектә әдәби тәнкыйтьнең «дәшми калып тәнкыйтьләү» дәрәҗәсенә менеп җиткәнлеге юк. Шуна күрә теге мескен, зарланучы агаебызның да хәленә керәсем, борчылуын уртаклашасым килә. 

Прозада авторларыбызның күбесе бүген шул агай хәлендә. Бездә өем-өем хикәяләр, тыгыз сынлы повестьлар, кирпечтәй нык романнар тиешле бәяләрен ала алыйча тарих төпкәлләренә кереп югалалар икән. Монда һәрвакыт аларның сыйфатсызлыгы түгел, ә үзебезнең күңел сукырлыгыбыз, тәнкыйтьнең ифрат та ялкаулыгы, өйгәнлеге гаепле. 

Үткән 1999 ел бүләк иткән проза әсәрләрен җыеп, туплап, колачлап алырга тырыштым, тик колачым җитмәде. Бу — чиксез зур байлык икән. Тәнкыйть дигәнебез ел дәвамында аның уннан бер өлешен дә бәяләргә өлгермәгән әле. Барысын да үзен карап чыгасы. Без — элеккеге белгечләр — әсәрләрне аерым киштәләргә урнаштырып, системалаштырып өйрәнергә күнеккән халык. Хәзер мәсьәләнең бу ягы да кыенлашты. 

Мәсәлән, жанрлар буенча өйрәним дисәң, жанр дигәнебезнең элеккеге чикләре шактый ук юылган, хәтта югалып ук бетә язганлыгы беленә. Журналларыбызның кайберләре, нәшриятларыбыз (мәсәлән, «Идел» журналы, Татарстан китап нәшрияты) әсәрнең исеме җисеменә муафыйк булырга тиешлеге хакында бик үк баш ватып тормыйча, жанр атамаларын башкачарак куярга керештеләр. 

Нәсыйх, бәян, кыйсса төшенчәләре яңадан бик актив кулланыла башлады. Тик алар һәр очракта да традицион төшенчәләргә туры килеп бетәме? Әллә башкача мәгънәләрдә кулланыламы? Һәрхәлдә, әлеге мәсьәлә китап сөючеләрдә, бигрәк тә әдәбият теоретикларында яңа сораулар уята. 

Мәсәлән, Нәбирә Гыйматдинова баяннары урта гасырларда кин таралган баяннардан кайсы яклары белән аерыла? Яисә Нияз Акмал кыйссалары Кол Галинең мәгълүм кыйсса традицияләрен дәвам иттерәме? Кайбер басмалар исә язмаларның жанрларын билгеләү белән мәшәкатьләнмичә, «әсәрдән өзек», «күләмле әсәрдән өзек» дип кенә котылалар (мәсәлән, «Аргамак» журналы). 

Кыскасы, бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертәсе иде. Әлбәттә, яңачарак иҗат итү, жанрларны үзара кушу, аралаштыру тенденциясе әдәбиятның үз эчендә дә көчәеп килә. Прозаикларның фикерләве эссе дип аталган катнаш жанрга таба бара. 

Бәхеткә каршы, жанрларның классик бүленешләрен санага сугучы басмаларыбызның да яшәп торган көннәре — «Казан утлары», «Мирас», «Сөембикә» кебек журналлар жанрларны, жанр формаларын элек кабул ителгән мәгънәләрендә, төгәл атарга тырышалар. 

«Казан утлары» һәм «Мирас»ның еллык төпләмнәрен актарганда, мин үзебезнең классик әдәбиятыбыз традицияләренә никадәр сусаганлыгымны, мохтаҗ икәнлегемне тойдым. Сусаганыма суны да бик тиз таптым: Әмирҗан Моталлаповның «Нигез» исемле кечкенә генә повесте шулкадәр җылы, ипле, бигрәк тә картларның күңелләрен күтәрерлек итеп язылган. 

Туган нигезен кайгыртып, авыл җирендә үзенә ямь табып көн итүченең хәлләрен автор Хисмәтулла карт образы аша бик матур тасвирлаган. Биредә аталар һәм балалар арасындагы мәңгелек проблеманың да үзенә күрә җайлы гына, идиллик яисә идеаль чишелеше табылган. 

Шәһәргә барып, йортка кергән авыл малае Исхакның әсәр ахырында хатынын — шәһәр кызы Алсуны — авылга, үзенең туган нигезенә алып кайтуы да ышандыра, хәтта. Кешеләр гел шул Хисмәтуллалар, Исхаклар, Алсулар кебек булсаларчы!..  

 

Язучы конфликтларны уңайга хәл итә, булганнарын катлауландырмый, яңаларын эзләп тормый. Бу әсәрдәге күпне күргән авыл кешеләренен төпле, нигезле эш-гамәлләреннән ниндидер ышаныч, көч алгандай буласын. 

Үтеп киткән ел тема-проблемалар җәһәтеннән генә түгел, сюжетлы мавыктыргыч көче, образлылык, сүрәтлелек, фикер тирәнлеге ягыннан да бер-берсенә охшамаган кызыклы проза әсәрләре бүләк итте. 

Камил Кәримовның «Ком сәгате», Марат Әмирхановның «Тәкъдир», Флүс Латыйфиның «Ишелеп төшкән бәхет», Зәки Зәйнуллинның «Агыйделнең аръягында» романнары, Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Атилла» исемле тарихи романы, Барлас Камаловның «Дөмбер Даниял», «Дулкынлана хәят», Нур Әхмәдиев, Мансур Вәлиев, Әсгать Салих, Фирдәвес Закир, Госман Гомәров, Вакыйф Нуруллин повестьлары, Радик Фәизовның хыялый повесте, Гариф Ахуновның документаль повестенен соңгы өлеше, Айдар Хәлимнең кечкенә романы моны раслап тора. 

Журналларыбызда шулай ук Мөхәммәт Мәһдиев, Әнәс Галиев кебек әдипләребезнең беркадәр элегрәк иҗат ителгән, бүген дә бик актуаль янгырый торган әсәрләре дөнья күрде. 

Болар бөтенесе ир-атларыбызның олы казанышлары. Ә хатын-кызларыбыз кайда соң? Алар — әсәрләрнең үзәгендә, әдәби героинялар рәвешендә авторларыбызны гел дәртләндереп, рухландырып торганнардыр дип ышанасы килә, һәм моның нигезе дә юк түгел. 

Камил Кәримов үзенең зур романын кисәкләргә бүлеп, әсәрнең һәр бүлеген бер чибәркәйнең исеме белән атый: Зөмәйрә, Фәризә, Әлфинә, Суфия, Хәмдия, Динә, Язилә. Хәмдия белән Суфиядән башкаларының әлегәчә әдәбиятыбызда күренгәннәре юк иде сыман. Хикмәт исемнәрдә генәме соң? Аларның һәркайсы образ буларак та яңача күренә. 

Шулар белән кат-кат очрашкалап йөри торгач, саллы гына романны укып бетергәненне сизми дә каласын. Чыннан да, мәхәббәт эпизодлары әсәргә ниндидер бер өстәмә ямь биреп тора. 

Язучы Марат Әмирханов та «Тәкъдир» исемле романында хатын-кызларны бер дә күз оныннан ычкындырмый һәм без наданнарны шушы мәсьәләдә шактый мәгълүматлы итә: 

«Хатын-кыз ир-атка караганда гөнаһлырак икән — әмма әйбәтрәк. Ул хәйләкәр пәри заты да икән. Хатын-кыз — лалә чәчәге кебек нәзбәрәк зат. Ана бик саклык белән генә, иркәләп кенә кагылырга кирәк». 

Тора-бара әсәрдә бәхәслерәк, хәтта бөтенләй шик уята торган урыннар да очрый башлый: 

«Хатын-кыз ир-егетләрне юлдан яздыру өчен яратылган зат. Беренче гөнаһны да хатын-кыз кылган (?!). Ана кадәр гомумән гөнаһ дигән төшенчә булмаган. Хатын-кызның бөтен килеш-килбәте, бөтен гамәле, киеме дә, сөйләме дә, үз-үзен тотышы да ир-егетләрне яулап алу, кулда тоту максатына юнәлдерелгән. Аның күнелендә һәрвакыт шайтан ята». 

Шулай да Марат әфәнде белән бәхәскә керергә ашыкмыйк — бу бит аның героевының — Мансурның фикерләре. Геройга карап — чамасы дигәндәй. Әсәрнең ахырына таба язылыш тоны бик нык үзгәрә — ул тетрәндергеч зур фаҗига белән тәмамлана: Мансур сөекле баласын — кызын һәм хатынын югалта. Бу хәл геройга карата тәкъдир хөкеме генә түгел, автор хөкеме кебек тә яңгырый. 

«Тәкъдир» романында тормышның автор үзе бик яхшы белгән башка яклары да шактый тулы яктыртыла: мәктәп, уку-укыту, туган телебезне саклау, медицина проблемалары, журналистлар, зыялылар тормышы. Буларны яктырту эшенә теләсә кайсы язучы тотына да алмый. Бу дәрьяларда Марат Әмирханов суга җибәрелгән балык кебек йөзә. 

Тагын бер шигебез бар икән: алай да автор үзе маһирлык күрсәткән өлкәләрдәге бар тәҗрибәсен шушы бер әсәргә дыңгычлабрак урнаштыру белән дә шөгыльләнмәдеме икән? Әле без бит романдагы шушы дебютыннан соң, бу тәҗрибәле шәхеснең каләменнән яңа башка әсәрләр төшүен дә көтеп калабыз. 

 

Язучы Флүс Латыйфиның «Ишелеп төшкән бәхет» дип исемләнгән романы да — интеллектуаль проза дип аталган тармакның бер чагылышы. Андыйларны заман романы дип тә атыйлар. Вакыйгаларны бәйләү алымы бик үзенчәлекле: элеккеге «Идел-Урал» яшьләр оешмасының сәркатибе Әмирҗан Акчура, Совет армиясе солдаты Хафиз Сабиров һәм махсус бүлек майоры Гыймаев 1945 елда Чәнчүн шәһәрендә очрашканда өчесе өч вазифа башкаралар. 

Һәм менә шул кешеләрнең балалары 1972 ел җәендә Казанда, шәһәребезне шаулаткан Америка күргәзмәсендә очраша. Аларның берсе Нью-Йорктан күргәзмәне алып килгән электрон җиһазлар буенча эксперт Илдар Акчурин, икенчесе Казан фәнни-тикшеренү институтларының берсендә эшләүче фәнни хезмәткәр Сирин Сабиров, һәм өченчесе — аларны карап, мәгълүматларны тиешле оешмаларга җиткереп йөрүче елгыр егет Дамир Гыймаев була. 

«Алар өчесе өч сыйфатта иде һәм, табигый ки, араларында дустанә мөнәсәбәт була алмый иде. Инде менә 27 елдан соң аларның балалары изге Казан тупрагында. Алар да бүген өчесе өч сыйфатта. Ләкин аталарының кайчандыр очрашулары хакында белмиләр һәм кайчан белүләре дә икеле. Дөнья дигәне шундый сәер һәм катлаулы инде ул». 

Әсәрнең нигезенә әнә шундый чын роман ситуациясе салынган. Ул уйланучан, анализлап укучан китап сөючеләргә атабрак язылган. 

Дөньялар үзгәрә-үзгәрә, дип сөйлибез — шулаймы икән соң? Дөрес, бу 1945—72 еллар арасы. Ә тоталитар режимнан демократик дип аталганына күчкәндә нинди үзгәрешләр булды? Һәм бу үзгәрешләр кем файдасына бара? Гади халык файдасынамы? Флүс Латыйфи укучыны тирәнтен уйландыра торган әсәр иҗат иткән. 

Нур Әхмәдиевнең «Амбирак яки Кара каен кыйссасы» повестен исеменнән үк бераз шикләнебрәк, шомланыбрак кулыма алдым. Артык шомланасы да, шикләнәсе дә булмаган икән. Бу исем үзе хикмәтле генә деталь, жыр, фольклор детале булып чыкты. 

Амбирактын, жамбирактын, 

Кияү килә жырактын. 

 

Яисә менә тагын бер җырулы сүрәт: 

 

Каенның каралары, 

Ник язмыш аралады? 

Көне-төне тынык бирми 

Йөрәгем яралары. 

 

Текст буенча сибелгән әнә шундый халык җәүһәрләре вакыйга-хәлләргә үзенә бер төрле кабатланмас ямь биреп торалар. Гомумән, бу әсәрне әсәр иткән әйберләр — әнә шундый сагышлы лирик детальләр. 

Кешеләргә кайгы китерүче кара каен сүрәт детале повесть дәвамында күренеп килә, ул бәхетсез-сагышлы мәхәббәт вакыйгасына тарихына әверелә һәм әсәрне мавыгып, моңсуланып, хәсрәтләнеп укырлык итә. 

«Амбирак»ның тагын бер матур ягы бар: автор Себер татарлары тормышын сөйләшен, гореф-гадәтләрен бик яратып, нечкәләп, ышандырып сүрәтли. Моның белән шул төбәктә яшәүче кардәшләребезгә, аларның тел-шивә үзенчәлекләренә ихтирам һәм хөрмәт уята. 

Тел турында сүз чыккач, телнең яңгырашына, мәгънәсенә бик талымлы, һәр җөмлә-фразага мәгънә салып яза белүче каләмдәшләребезнең күп булуларына сөенүемне дә әйтеп үтәм. 

Мәгъсум Хуҗин, Барлас Камалов, Фәнис Яруллин, Гариф Ахунов, Зәки Зәйнуллин, Айдар Хәлим кебек әдипләрдән яшь язучыларыбыз күп нәрсәләргә өйрәнә алыр иде. Андыйларның әсәрләре сүзгә экономияле, тыгыз мәгънәле һәм тәэсирледер. 

Мәгъсум Хуҗинның «Кангый илендә», Барлас Камаловның «Дөмбер Даниял», Айдар Хәлимнең «Татар вакыты» — әнә шундый тәэсирле тел байлыгын, фикернең мәгънәле җепләрен бергә кушып, бергә тукып эшләнгән, әдәби-эстетик магнит кырларын бер тирәгә туплаган әсәрләр. 

Барлас Камаловның «Дөмбер Даниял», Айдар Хәлимнең «Татар вакыты», Камил Кәримовның «Ком сәгате» әсәрләрендә әдипләр: «Менә, укучым, менә ул синең бүгенге тормышын, бүгенге халәтен, менә син кая омтылган идән дә, кая барып җиттен?» дип, безне, якабыздан эләктереп, хәзерге дөнья нәжесен үзебезгә искәтәләр, күрсәтәләр. 

Әйләнә-тирәбездә Дөмбер Даниял кебек үз рәхәтен генә кайгыртып яшәүчеләр тулып ята. Без аларны күрмәмешкә генә салышып үтәбез. Ачкыч күзләребезне, дөнья ич бу! Үзебез дә шул Дөмбердәргә әйләнеп бармыйбызмы?.. 

Барлас Камалов заман чирләренең ничек барлыкка килеп, формалашуын һәм азуын күрсәтеп, шуның анатомиясен ачып бирә алган. 

Айдар Хәлим укучы күнелен аяп, кызганып торучылардан саналмый. Бу — аның явызлыгыннан түгел, ә тормыш рәхимсезлеген, үзенең шуннан ризасызлыгын әдәби-сәнгать чаралары аша укучыга җиткерә белүеннән килә. 

Дөньялары нәрсәгә әйләнде бит? Әнә, заманында гомерен, жанын аямыйча, кешелек бәхете өчен көрәшкән, сугышта сәламәтлеген югалтып, күзләре сукырайган Мотаһар Чанборисовны картлык көнендә нинди хәлгә төшергәннәр? Аның караңгы, тынчу, пычрак бүлмәсе дә, туганлык хисләрен генә түгел, инде соңгы кешелек сыйфатларын тәмам жуеп бетергән якыннары, балалары да, кырык ел үткәч, медаль биргән булып, комедия уйнап йөрүче формалист-чиновниклар да — тормышыбызның түбән һәм ямьсез якларын гәүдәләндерүче тәэсирле сүрәтләр булып җанланалар.  

«Татар вакыты» — кечкенә роман дип исемләнгән, бәхәсләшә алмыйм — бу шулай дөрестер дә, чөнки бу кечкенә генә әсәргә, чыннан да, роман җепләре тупланган. Мотаһарның үткән юлы — ул роман юлы. Ә без — шул юлның фаҗигале тәмамланышының шәһитләре. 

Кеше кадерен белмәгән җәмгыятьтә бу очраклы түгел, ә логик финал. Әсәр нигездә геройның уйлануларыннан, бәяләүләреннән тора — коммунистлар җәмгыятен һәм бүгенге демократик җәмгыять дип аталган режимны чагыштыру рәвешендә генә эшләнгән. Боларның һәр икесен дә ветеран үзенчә бәяли, үз нәтиҗәләрен чыгара. 

Мотаһардан тыш әсәрдә тагын бик кызыклы образлар — вакыт һәм стенага эленгән борынгы сәгать образлары бар. Алар безгә Мотаһарның газаплы хәлләрен, кичерешләрен һәм заман агышын аңларга булышалар. Әсәрнең ахырына якты сызык, яктылык нуры булып, күршедә генә яшәүче татар малае Заһир образы килеп керә. Ул Мотаһарның әле күнеленә бөтенләй үк әшәкелек оялап өлгермәгән оныгы Вадимга да уңай йогынты ясый башлый. 

Бу — укучы күңелендә дә урнаша башлаган күңелсезлек, төшенкелек, өметсезлек кебек нәрсәләрне юкка чыгара. Жыеп әйткәндә, Айдар Хәлим үзендәге гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләрен бу әсәрендә шактый көчле әдәби чаралар ярдәмендә бирә алган. 

Гариф Ахунов 1999 елда Тимерхан Борһанов турындагы документаль повестен, ниһаять, тәмамлап, очлап куйды. Әсәрдә гомерен халыкка багышлап, чын кеше булып кала белгән шәхес үзенең тормышчан сыйфатлары аша шактый тулы яктыртылган. 

Арча ягының тагын бер талантлы язучысы Радик Фәизов әле күптән түгел генә укучыларны «Ике әни» исемле кызыклы повесте белән куандырган иде. Ә үткән елны бу автор «Тәңре хөкеме» исемле хыялый повестенда безне яңа идеаллары, цивилизация иярткән яман чирләр белән бозылмаган күркәм һәм тигез кешелек җәмгыятенең прообразы белән таныштырды. 

Әдип хыялында гына ясалса да, мондый гадел җәмгыятьне бик тансыклаганбыз, әхры. Әсәрне укыганда Радик Фәизовның шул кара урманнарында гөмбәләр, поши итләре генә ашап, гадәти киемнәребез урынына өсләребезгә поши тиреләре генә ябынып, телевизорсыз, трамвайсыз көн итәсе килә башлый — гаделлек бәрабәренә барына да түзәр идек! 

«Агыйделнең аръягында» исемле публицистик-тарихи романында аның авторы Зәки Зәйнуллинны гадәти роман төзү алымнары — төзек сюжет, уйлап чыгарылган вакыйгалар эзлеклелеге кызыксындырмый — бәлки шуна күрәдер, автор чәчмә әсәрне иҗат итүнең аерым бер төре, яисә мәгълүм ысуллары белән генә чикләнми дә. 

Әсәрнең «роман-кыйсса» дип аталуы да юкка гына түгел. Чыннан да, биредә «кыйсса» сүзенең традицион мәгънәсендәге тормышны иңләп алу сәләте, кинлек эпиклык сизелеп тора. 

Әсәрне башлаганда автор уз алдына нинди төп иҗат һәм гражданлык максаты куйганлыгы хакында да ачыктан-ачык әйтә: 

«Татарның фаҗигале, катлаулы, данлыклы, сатлыклы, белемле, динле, динсез, изелеп онытылган тарихын барлап, сирәк-мирек кенә сакланып калган әнә бөртекләре кебек истәлекләрдән көрәшче игенче, сугышчы, галим, диндар, сәүдәгәр, сәяхәтче, иманлы Казан татарларының данын, горурлыгын торгызып, үзебезне тагын бөек, көчле халыклар сафының иң алдына бастырырга кирәк»  .

«Агыйделнең аръягында» — әнә шул олы максатка бару юлында ясалган бер адым. Язу алымнарын да автор алдан ук үзе билгеләп куйган: 

«Роман-кыйсса документларга нигезләнеп тә, күбрәк булган хәлләргә, риваятьләргә таянып та язылды». 

Шуның белән бергә, без Зәки Зәйнуллинның гадәти кабинет елъязмачысы түгеллеген дә яхшы беләбез. Кирәк булганда, ул үзендәге хөр һәм кешелекле гражданлык һәм милләтне яклау сыйфатларын, шәхси тормышы тәҗрибәсенең байлыгын, философик һәм художникларча образлы фикерләү сәләтен эшкә җибәрә — шулар ярдәмендә шактый кин тармаклы, зур әсәрне бер эзгә салып, берләштереп, язып, башкарып чыгуга ирешә. 

«Агыйделнең аръягында» кыйссасының «Учител тавы» дип аталган беренче өлеше югарыда әйтелгәннәрне раслап, алда булачак матур ачышларга өметләндереп тора. 

Биредә әдип жанына якын кечкенә ватаны — Башкортстанның көньягында җәйрәп яткан Эстәрле буйлары, аның бай, фаҗигале тарихы, затлы, абруйлы кешеләре — данлыклы Тукаевлар нәселе, Акмулла, Мирсәет Солтангалиев кебек тарихта билгеле шәхесләре белән төрле яклап таныштыра, тасвирлый, аларны укучының күңеленә якынайта. 

Гомумән, бу авторның әсәрләре информация, мәгълүмат муллыгы, яңача күзәтүләр байлыгы, үзенә бер төрле эчкерсезлек, фикер хөрлеге һәм кыюлыгы, теленең халыкчан гадилеге һәм матурлыгы белән аерылып тора. 

Язучы Әхәт Гаффар үз иҗат стихиясенең бер-берсенә үзара ярашып бетмәгән, хәтта капма-каршы куелырлык ике төрле хасияте белән гаҗәпләндерә. 

Шуларның берсе — әйтергә теләгәннәрне халкыбызның үз телендә, бу телнең, сөйләмнең иң нечкә нюансларын, борылышларын саклап, кадерләп, оста эшләнгән аңлаешлы әдәби образлар ярдәмендә укучыга җиткерү. Ә икенчесе — әйтәсе фикеренең очын, эзләрен булдыра алган кадәр яшереп, буталчыкландырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңа сүрәтләр уйлап чыгарып, яисә шуларның үрнәкләрен дөнья әдәбиятыннан үзләштереп, җыеп, үзгәрткәләп, шуларның бөтенесен болардан бигүк хәбәрдар булмаган укучы алдына кинәт кенә китереп аударып, тегене шаккатырып, зиһенен бер мәлгә томалап, өнсез итү. 

Мисалларын бик ерактан эзләп йөрисе дә юк. 1999 елны дөнья күргән «Богау» исемле китабына әлеге тезисларыбызның беренчесен раслардай бик матур хикәяләре һәм «Дәрья башы» исемле яхшы повесте белән бергә шул җыентыкка исем биргән яңа романы да янәшә урнаштырылган. 

Минем үземә «Богау» романы хәзерлексезрәк, укучыны бик тиз аяктан ега торган, гадәти тормыш күренешләре белән алыш-биреше бик аз булган образлар шыплап тутырылган әсәр кебек булып тоелды. 

Мәсәлән, чәчү вакытында басуда шайтан өермәсенә эләгеп, кыл урталай ярылган тракторны һәм чәчкечне күз алдына китереп бастыра алмыйча интектем. Аннан соң әсәргә көтүләре белән шүрәлеләр килеп керәләр. Мина калса, соңгы еллар татар әдәбиятында бу җан ияләренә булган кытлыкны Туфан Миннуллин, Фәнис Яруллин кебек әдипләребез хәтсез генә киметкәннәр кебек иде инде. 

Әхәт Гаффар шүрәлеләре дә эпизодик, очраклы затлар гына түгел. Алар бөтен әсәр буенча үтәләр һәм ниндидер конкрет эстетик функцияләр дә башкаралар. Дөресен әйткәндә, әлегә мин аларны аңлап та, кабул итеп җиткерә дә алмадым. 

Һәм моның өчен авторны гаепләргә ашыгырга кирәктер, дип уйламыйм. Чөнки мин әлеге фикерләремне бераз консервативрак традицияләрдә, реаль, тормышчан әдәбият рухында тәрбияләнгән укучы буларак кына әйтәм. 

Чыннан да, гел реалистик позицияләрдән генә торып эш иткәндә модернистик, иррациональ яисә сюрреалистик пландагы әсәрләрне объектив бәяләү — кыенрак эш. 

Шулай да бер әйберне шәйләдем: Ә. Гаффар бүгенге көн укучысына гына исәп тотып язмый, әхрысы. Бәлки бу иҗат туып килә торган яңа гасыр әдәбиятчылары тарафыннан дөресрәк бәяләнер. Ә минем үземә бу талантлы әдипнең минем күзләрем җитәрдәй офыклардан читләшеп, китеп югала баруы кызганычрак булып тоела. 

Ничектер, әлегә кадәр язучы Камил Кәримовның сүзләренә, җөмләләренә нәкъ тиешле мәгънәне салып, матур әдәби сүрәтләр тудыра белүче, шактый ук тәҗрибәле әдип икәнлеген белмичәрәк йөргәнбез икән. Ул бит моннан әлегрәк тә әйбәт кенә повестьлар иҗат иткән. Күрмәгәнбез. Күренер өчен «Ком сәгате» романы кирәк булган икән. 

Әсәрдә һәр абзац саен диярлек кечкенә-кечкенә, өр-яңа, таушалмаган, кабатланмаган миниатюр образ-сүрәтләргә юлыгасын. Теле ифрат та бай бу әдипнең! Әсәрнең аерым өлешләренә тукталып, кат-кат укып утырып була. 

Илья Ильф, Евгений Петров, Андрей Платонов, Ярослав Гашек әсәрләренең аерым урыннары ничә тапкыр укысан да туйдырмый ич! Шундыйрак урыннар, бәхеткә каршы, Камил Кәримов әсәрендә дә байтак очрый. 

Бу язучының тел күренешләренә үтә сизгерлеге янына фикерләү сәләтенең дә үзенә бер төрлерәк, үзенчәлеклерәк икәнлеген кушарга була. 

Материалы-темасы да — әлегә беркем тарафыннан да яктыртылмаган өлкә — артезиан коелары бораулап, халыкны су белән тәэмин итеп йөрүчеләрнең тормышлары. 

Шундыйларның берсен — 50 яшьлек Фазылны, үзе бик китәсе килмәсә дә, пенсиягә озаталар — кулына ине ике, буе өч метрлы келәм тоттыралар. Кешегә бушлай мондый келәм бирү әкренләп пенсиягә җибәрү символына әверелә. 

Мондый мәгънәле һәм кинаяле детальләр әсәр дәвамында күп очрый. Шулай да, Камил Кәримовның иң зур табышы дип Су образын санар идем. Суга мәдхия, аны олылау, ана соклану, эчәргә су табып бирүчеләрне хөрмәтләү. 

Мәгълүм ки, бер генә җан иясе дә, шул исәптән кеше дә, ризыксыз да, сусыз да тора, яши алмый. Беренчесен, ягъни ризык мәсьәләсен, татар әдипләренең ничәмә-ничә тапкыр күтәргәннәре бар. 

Мәжит Гафуриның, Галимҗан Ибраһимовның ачлык дәһшәтен тасвирлаган яисә башка әдипләребезнең Ватан сугышы елларында ипигә-бәрәнгегә зар-интизар булып яшәгән заманнар хакында язылган әсәрләрен генә искә төшерик... 

Тик адәм баласына һәрдаим суы да кирәк бит. Ниһаять, монысын да искә алдылар. Кешеләрне суга туендырып торучылар турында зур әсәр — роман иҗат ителде. 

Камил Кәримов шушы изге юлга гомерләрен багышлаган кешеләрнең тормышларын, эш-хәрәкәтләрен, эчке халәтләрен, үзләренең дә кешечә яшәргә тырышу-омтылышларын шактый тулы итеп сүрәтләп бирә алган. 

Ахырда, олы, игелекле эшләр башкарып, пенсиягә киткән Фазыл су күплектән, җиешлектән җәфа күреп интегә башлый — Яңа Савиндагы фатирының идән асларына су керә, ә идәндә бакалар сикерешә... 

Менә нинди була ул тормышның контрастлы сәер яклары! Ә боларны укыганда мина Камил Кәримов бик олы, бик талантлы, Мөхәммәт Мәһдиев дәрәҗәсендәге шәхес, сүз остасы кебек булып күренә башлады. 

 

Соңгы еллар татар прозасындагы сизелерлек зур үзгәрешләр «зыялы проза» дип исемләнердәй әдәби тармакта эшләүче әдипләребезнең иҗади активлыклары белән бик тыгыз бәйләнгән. 

Марсель Галиев, Фәнис Яруллин, Зөлфәт Хәким әдәби хәзинәләрен җыеп, туплап, өчәр-дүртәр томлы сайланма әсәрләр җыелмасы рәвешендә укучыга тәкъдим итә алдылар. 

Айдар Хәлим, Миргазиян Юныс, Әхсән Баянов, Альберт Хәсәнов, Тәүфикъ Әйди, Тәлгат Галиуллин, Вакыйф Нуруллин кебек прозаикларыбыз да гасыр ахырында иҗатларының үзәкләре булырдай күләмле, тирән мәгънәле әсәрләр иҗат иттеләр. 

«Соңгы сулыш», «Гөнаһ», «Тәүбә», «Элмәк», «Догалы еллар», «Урланган ай» — мондый үзенчәлекле, хәтта уникаль дип аталырлык романнар, эсселарны инде тиешенчә тикшерелеп, өйрәнелеп, лаеклы бәяләрен алдылар, дип кем әйтә алыр? 

Рәфкать Кәраминең «Очар кошлар белән янәшә», Азат Вергазовның «Йөрәк жыр сорый» кебек яңа буыннарны тәрбияләү мәсьәләләрен кыю рәвештә күтәргән китаплары да җентекләбрәк өйрәнүне һәм бәяләүне сорый. 

Мәсьәлә анда гына да түгел. Шушындый катлаулы шартларда да кирәкле элемтәләрне урнаштырып, спонсорларын табып, акчаларын юнәтеп, сыйфатлы китаплар, әсәрләр бастырып чыгара алган мондый булдыклы, уңган ир-атларыбызга мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтергә генә кала. 

Олы әдипләребездән Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рабит Батулла үзләре сайлаган өлкәдә — халкыбызның чын тарихын яктырту юнәлешендә күп еллар дәвамында гаять нәтиҗәле эшләп киләләр. 

Аларның һәр кайсының тарихны яктыртуда үз юллары, үз алымнары, мәсьәләгә сәнгатьчә якын килүнең үз таләпләре, үз принциплары бар. Кайберәүләргә алар бәхәслерәк булып та күренә торгандыр. Әмма, ничек кенә булмасын, мондый активлыкны хупларга кирәк. 

Әлегә җитди, тәфтишлерәк анализ күбрәк Нурихан Фәттах әсәрләренә карата гына булды. Анысы да бәлки җитәрлек түгелдер. Ә инде Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рабит Батулла әсәрләренә тәнкыйть һаман да битараф кала бирә. 

1999 елда дөнья күргән «Атилла» исемле зур роман да тиз арада әдәбиятчылар һәм тарихчылар тарафыннан бәяләнер дип өметләнәбез. 

Иҗат мөмкинлекләре чикләнмәгән зур потенциаль мөмкинлекләре булган тагын бер язучының исемен атап үтәсем килә — ул Тәүфикъ Әйди. 

Кызганычка каршы, аның иҗаты әлегә бөтенләй өйрәнелмәгән килеш кала бирә. Узган елгы әдәбиятка ул «Иблискә ришвәт» исемле романы белән катнашты. 

Менә-менә дөньяга чыгам, дип торучы, инде куш аннан язылып беткән бик күп башка әсәрләре булуы да безгә мәгълүм. Гаять югары хәзерлекле, эрудицияле бу каләм остасының иҗади ачышлары бик тиз арада кин танылыр, дип күрәзәчелек итәм. 

Болай әйтергә ныклы нигезем дә бар, чөнки бу иҗат инде ярлары тулып, ташырга торган елганы хәтерләтә — менә кояш тагын яктырак карар, һәм бу дәрьядай иҗат ташкыны үзенең бөтен тулылыгында укучыларга барып ирешер. 

Моның өчен хәзер мөмкинлекләр туып килә. 

Мәгълүм ки, укучыларның берничә буынын совет әдәбияты, бигрәк тә социалистик реализм әдәбияты, фәкать уңай, үрнәк геройлар мисалларында гына тәрбияләргә тырышты. Бу начар түгел иде сыман. Әмма әдәбият-сәнгать тормышны берьяклап кына чагылдыра алмый. 

Әгәр гел шулай гына булса, аның мөмкинлекләре бик тар булыр иде. Киресенчә, ул безне тормыш-яшәешнең бөтен яклары турында уйландырып, төрле тормыш сабаклары, гыйбрәтләре мисалларында да тәрбияли яисә күңелләребезгә төрлечә тәэсир итә ала. 

Мона охшашлырак уйлар миндә язучы Әнәс Галиевнең «Чигенгәндә» («Казан утлары», 12 сан) повесте белән танышканда туды. 

 

Бу авторның үзенең дә, әлеге әсәренең дә язмышлары җинелдән булмаган. Повесть 1980 елда ук язылып, тагын 20 ел үткәч кенә укучысына барып җитә алган. Ә мона алләни гаҗәпләнәсе дә юк. Хикмәт нәрсәдә соң? Моның сәбәпләре авторның катлауланыбрак киткән биографиясендә икән. 

Дәһшәтле сугышларда катнашып йөргәндә Әнәс Галиев фашистларга әсирлеккә эләгә. Сугышлар бетеп, исән-сау әйләнеп кайткач та, калган гомерен яраткан эшенә — әдәбиятка гына багышлый алмый. 

Иҗат мөмкинлекләре анарга соңрак, үзе олыгаеп килгән елларда гына ачыла башлый. Махсус профессиональ әзерлекнең җитеп үк бетмәве дә үзен сиздерә. 

Шуна күрә аның әдәби тәҗрибәләре ул исән чагында да кайберәүләрдә каршылыклы фикерләр уяткалый иде. Ә бу юлы без бәхетле очрак турында сөйлибез — күренекле әдип Аяз Гыйләҗев кулъязманы күреп алып, төзәткәләп, редакцияләп, матбугатка тәкъдим иткән, һәм шулай итеп «Чигенгәндә» исемле повесть укучыга барып җитә алган. 

Әлбәттә, мондый әсәр моннан 20 еллар элек тә дөнья күрә алмаган булыр иде. Ә менә бүгенге көннең рухына, ихтыяҗларына ул бик хуш килеп тора. 

Повестьта 1941—42 елларда фашистлар белән сугышканда Кызыл Армиянең чигенүе сүрәтләнә. Автор Коньяк фронтта хезмәт иткән, сугышкан солдат буларак, үзе дә җиңелү ачысын татый. 

Мемуарлар баштан кичкәннәр рәвешендә язылган әсәрдә ышандырырлык урыннар бик күп. Аларны Әнәс Галиев биографиясенең бер өлеше дип тә кабул итәсең. 

Биредә батырлык, фидакарьлек күренешләре дә бирелгән. Ә инде җиңелү, чигенү фаҗигаләренен төп сәбәпләрен ачарга ул дәгъва итми, ул аларны хәтердә калырлык күренешләр, детальләр белән тулыландыра гына һәм шул фаҗигаләр турында тирәннәнрәк уйланырга мәҗбүр итә. 

 

Әнәс Галиевнең бу повесте тоташтан булганнарны югалту халәте, шуна бәйле рухи фаҗига белән сугарылган. Әгәр дә гасыр ахырында илебезнең элеккеге биеклекләреннән төшүен, позицияләреннән чигенүен, күп нәрсәләрне, кыйммәтләрне югалтуын искә алсак, романдагы чигенүләр логикасының бүгенге тарихи вакыйгаларга да аваздаш һәм актуаль икәнлеген сиземләргә була торгандыр. 

1999 ел прозасының барыбызны да шатландырган бер ягына тукталмакчы булам — әдипләребез халкыбызны, үткәнебезне, тарихыбызны, телебезне кадерләү, милләтпәрвәрлек юнәлешендәге бай традицияләр барлыгын онытмадылар, үзләренең яңа әсәрләре аша әлеге бәрәкәтле җирлеккә киләсе буыннар күңелләренә үтәрзек итеп милли горурлык орлыклары салдылар. 

Бу урында Зәки Зәйнуллин, Айдар Хәлим әсәрләре янына Нурулла Гарифның «Мәмеш Бирде», Вахит Имамовның «Утлы дала», Рафаэль Сибатның «Атлар рәнҗеше» әсәрләрен дә өстәргә мөмкин булыр иде. 

Узган елны ни сәбәптәндер хикәя жанрында аеруча җанлану, активлашу күзәтелде. Бу эшкә исемнәре күпләргә мәгълүм язучылар да, яшьрәкләр дә тартылды. 

Фаяз Дунай, Кыям Минлебаев, Рәфыйк Шәрәфиев, Ринат Мөхәммәдиев, Әхмәт Гадел, Заһид Фәйзи, Фоат Садриев, Рәшат Низами, Нәсим Акмал, Солтан Шәмси, Шәрәф Әхмәдулла, Фәрит Шәфигуллин, Илдус Хуҗин, Зиннур Хөснияр, Рафис Гыйззәтуллин, Марат Закир, Рафаил Газизов, Рифә Рахман, Роза Мулланурова, Бикә Рәхимова, Филисә Хакимова һәм тагын бик күп башка исемнәр. 

Кызганычка каршы, бу урында хикәя проблемалары турында әтрафлы итеп, җентекләп сөйләшеп утыру мөмкинлегебез юк. Бераз соңрак махсус сөйләшү оештырсак, байтак кына сораулар да туар иде сыман: 

 

- Без кечкенә күләмле чәчмә язмаларыбызны иҗат иткәндә һәр очракта да бу жанрның шактый ук катгый таләпләрен искә алып бетерәбезме? 

- Бу өлкәдә дөнья һәм татар әдәбияты классиклары туплаган гаять зур иҗат тәҗрибәсе һәм традицияләрен искә алып, алардан да өйрәнебезме? 

- Әллә «үземчә генә булсын», дип аларны читләтеп йөрибезме? 

Бу жанрның чын осталары — заманыбыз классиклары да яныбызда гына бит: Фәнис Яруллин, Барлас Камалов, Мәгъсум Хуҗин кебек хикәя кою мастерлары — ни алардан да өйрәнмәскә! 

Мәсәлән, шул ук Мәгъсум Хуҗинның «Кангый илендә» дигән хикәясе — әсәсеннән-җебенә кадәр сүтеп-тикшерелеп өйрәнелерлек әсәр — бу жанрны иҗади үзләштерергә яисә хикәя-новелла язып карарга теләүчеләр өчен менә дигән кулланма. 

Гомумән, бу әдипнең хикәяләр өлкәсендә 40—50 еллык иҗат дәверендә ирешкәннәре чын әдәби мәктәп булып хезмәт итә ала. 

Әлбәттә, тәнкыйтьнең ярдәме дә бик кирәк. Мәкаләмне тәнкыйтьчеләргә карата бераз үпкә сүзләре белән башлаган булсам да, тәнкыйтебез җанланып китәр, алдагы көннәрдә әдәбиятның, прозаның һәм, җөмләдән, хикәяләрнең дә сыйфатларын яхшыртырга үз өлешен кертер, дигән өметтә калам. 

Язучылар берлегендә яңа җитәкчелекнең әдәби процесста тәнкыйтьнең функцияләрен, ролен дөрес аңлавы, шул Берлек структурасында яңадан оештырылган тәнкыйть остаханәсенең (җитәкчесе Мансур Вәли) беренче эшлекле адымнары, «Казан утлары» журналы битләрендә проза һәм тәнкыйтьнең торышы хакында алып барылган дәвамлы сөйләшүләр дә эзсез калмаслар, дип фараз итик. 

Мәхмүт Әхмәтҗанов, Фәрит Хатипов, Галимҗан Гыйльманов, Хәнәфи Бәдигый, Рафаэль Сибат, Рәфыйк Шәрәфиев кебек махсус хәзерлекле әдәбиятчыларыбызның яңа хезмәтләре инде бу фаразларны раслый да башлады. 

Әдәби тәнкыйтьнең башлыча эстетик кыйммәтләр байлыгын исәптүгә ярдәм итәрдәй тармак булырга тиешлеген таныган хәлдә, мин шулай ук аны тема-проблема, жанр-стиль һәм пропаганда бурычлары яктылыгында да активлаштырырга кирәк дип саныйм. 

Мәсәлән, мажаралы-детектив жанр чаралары белән җәмгыятьтәге криминаллашуны күрсәтү, фаш итүгә багышланган тармакны ни өчен махсус күзәтмәскә? Сүз унаенда гына әйткәндә, бу өлкәдә каләм осталарыбызның пары бераз гына сүрелә төште кебек. 

Әмма Зөлфәт Хәким, Тәлгат Галиуллин, Нияз Акмаллардай шул шомлы дөнья ишекләрен ачып керергә җөрәһет иткән авторларыбызның эшләп торуларын искә алсак, артык хәвефләнергә җирлек юк та сыман. 

Яисә юмор-сатира дип йөртелүче тармакка күз салыйк. Юморның жанлануы — ул бик яхшы хәл. Димәк, азмы-күпме сүз иркенлеге бар, тормышлар да күңеллеләнеп, рәтләнеп, яхшырыбрак китмәсме дигән өмет чаткыларының чагылышы ич бу! 

Шулай да алдагысын бигүк белеп бетереп тә булмый. Бәлки юмор чаралары гына алга таба житеп тә бетмәс — ныклап сатирасына тотынырга туры килмәгәе? Әмма, ничек кенә булмасын, бездә бу һәр ике тармакны тартып алып барырлык кадрлар бар. 

Шуларның берничәсенең генә исемнәрен атап үтәм: Туфан Миннуллин, Фәнзаман Баттал, Рабит Батулла, Камил Кәримов, Хәлим Җәләлов, Равил Сабыр, Әхәт Сафиуллин, Шамил Маннапов, Тәлгат Нәҗмиев. 

Бер еллык татар прозасын күздән кичергәндә бик күп уйлар кузгалды. Әлбәттә, әдипләребезгә карап, «гражданлык кыюлыгыгыз җитенкерәми, тормышның аерым якларын читләтеп үтәргә яратасыз, әдәби осталыгыгызны чарлыйсыгыз бар, дөнья әдәбияты биеклекләренә күтәрелеп, таныласы да бар», дип озак сукранып утырып булыр иде. 

Тик моның кирәге бар микән? Язучыларыбызның болай да җиң сызганып, эшләп торган көннәре бит. Алар хәзер теге яисә бу фиркага, төркемгә, акча өләшүчеләргә ярыйм яисә ярамыйм дип түгел, ә иманнары, йөрәкләре кушканча, зур эшләр майтарырлык көчкә ия икәнлекләренә инанып иҗат итәләр. 

Үткән елгы татар прозасы әнә шундый нәтиҗә ясарга да мөмкинлек бирә.