Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОҢГА ӘВЕРЕЛГӘН ГОМЕР


әшит Ваһапов... Бу исемне әйтүгә үк жанны иркәләп тә. моңландырып - сагышландырып та «Урман» . «Нурия». «Әлфия». «Зәйтүнәкәй», «Тан атканда». «Бибисара» кебек жырлар яңгырап киткәндәй була. Әйе. сугыштан соңгы ябай елларда аның жырлары ач-ялангач, тән вә жан яраларыннан кан саркып торган халкыбызның рухи таянычы булды Анын жырлавын патефон тәлинкәләреннән, сонрак радио кертелгәч, эфир аша тыңлаган авылдашларымның үзара сөйләшкәннәре хәтердә: «Әй. җырлап та карый соң бу Ваһапов! Бигрәкләр дә моңлы бала икән Ничекләр генә шундый булган диген...»
Әйе, Рәшит Ваһапов дигән жырчынын шөһрәте зур иде. аны олысы-кечесе беләләр иде шикелле. Әмма жырчыны чын-чынлап белү өчен анынжырларын ишетү, хәтта үзен сәхнәдә күрү генә дә аз икән шул әле. Ә бу илаһи тавышлы олуг шәхес турында төрле имеш-мимешләрдән тыш, без берни дә белмәгәнбез икән Дөресрәге, бик аз белгәнбез.
Ниһаять, сөекле жырчыбызнын вафатына кырык елга якын вакыт узганнан соң. анын тормыш һәм иҗат юлын тәфсилле тасвирлаган «Рәшит Ваһапов» дигән китап дөнья күрде. Анын авторы—жырчынын якташы, авылдашы, күренекле журналист Рифат Фәттахов һәм китапны нәшер итүдә матди яктан ярдәм иткән •Таттазинвест» акционерлык жәмгыяте (генераль директоры— Р. С. Ханбиков). Түбән Новгородның •Экойл» финанс-икътисад үзәге (җитәкчесе-К. М Хафизов) милләтебез өчен бик изге гамәл кылганнар. Рәхмәт аларга.
Китапны укып чыккач. Рәшит Ваһапов дигән мон чишмәсенең Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь районы. Актук дигән авыл кизләүләреннән чыгып, татар халкынын күп гасырлык сәнгате дәрьясына килеп кушылганчы булган ифрат катлаулы юлы күз алдыннан уза. Ирексездән. менә нилектән моңы бик тә тирән булган икән бу жырчыбызнын' —
Утыз җиденче елларда башланган репрессияләр шаукымы ин башлап Актук авылының хөрмәтле кешесе. Рәшитнең әтисе—Ваһаб хәзрәткә килеп бәрелә Күн киемле, таш йөрәкле янычарлар аны—авыл балаларына белем бирүче. Финляндиядәге туганнарыннан һәм якташларыннан ярдәм алып, яна мәчет төзергә йөргән ил агасын—сөргенгә җибәрәләр. Гаилә өстенә «халык дошманы» дигән яла кара канатын жәя Анын зәхмәтле күләгәсе әле яңа гына укытучы булып эшли башлаган Рәшитнең язмышына да тап булып төшә һәртөрле эзәрлекләүләр, кимсетелүләр, хаксызга рәнҗетүләр башлана Ләкин үзешчән сәнгатьтә актив катнашып. «Галиябану» спектаклендәге Хәлил ролендә өздереп җырлаучы, халык яратып өлгергән бу егетне эшеннән үк куып чыгарыр!а җөрьәт итмиләр Аны төрле оешмаларга чакыртып тинтерәтәләр,
Р Китап күзвтү
әтисенә каршы сәйләнен. анардан ваз кичүен талон игәләр Әмма балачактан ук иман нуры белән җылытылган, яктыртылган күнел мондый гөнаһлы гамәлне кыла аламы сон?! Юк. ул совет коткысында макталган, ү з
атасын Иблискә саткан Павлик Морозовлар бәдбәхетлеген эшли алмый! Ана өч елдан сон сөргеннән кайткан әтисе белән очрашмаска кушалар. Ата белән улы төнлә, кешеләрдән качып, аулак урыннарда очрашып, бер-берсенә хөрмәт күрсәтә, бер- берсен юатышалар Күп тә үтми, советка каршы коткы таратуда, Финляндия файдасына шымчылык итүдә гаепләп, Ваһаб абзыйны янадан кулга алалар һәм гөнаһсыз жанын кыялар.
<,Болар барысы да егерме яшьлек Рәшитнен бәгьрен кисә, жанын телгәли,- дип яза китап авторы.—Рәшит Ваһаповнын бөтен гомере гаделсезгә рәнжетелү. фажига-хәсрәт тулы булган икән, моның башлангычы әнә шул елларга барып тоташадыр. Р. Ваһапов жырындагы сагыш-монда бу елларның да эзе бардыр...»
Әйе. « халык дошманы улы» дигән, жан тынычлыгын ала торган кара күләгә Рәшит Ваһаповны Мәскәүдә. татар опера студиясендә белем алганда да, аны тәмамлаганнан сон. шундагы Татар мәдәнияте йортында актер булып эшләгәндә дә. 1941 елның маеннан Казанга кайтып, Татар дәүләт филармониясе солисты булганнан сон да—гомере буена артыннан калмый. Нечкә күңелле, горур жанлы жырчыга боларны тоеп яшәү жинел булмагандыр, билгеле
Шулар өстенә, иренен айлар буе гастрольләрдә йөрүеннән разый булмаган Хәлифә ханымның аерылып Мәскәүдә калуы, ятимлеккә тарыган ике бала хәсрәте
Балалары—йөрәк парәләре өчен никадәр өзгәләнеп яшәгәнлеген китап авторы мондый бер мисалда тасвирлый: 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында Р Ваһапов зур концерт бирә. Менә ул сәхнәгә чыга. «Әлфия» жырын сузып җибәрә Шулвакыт аның күзе залнын урта рәтләрендә күзләрен мөлдерәтеп үзенә карап утыручы улы Шамил белән кызы Венерага төшә. Аларны күрү ата кешегә шулкадәр көчле тәэсир итә ки, ул дулкынланудан жырын оныта, тавышы өзелә. Ул күз яшьләрен күрсәтмәс өчен сәхнәдән чыгып китәргә мәжбүр була. Анын гаделлекне яклаганда туры сүзле булуын яратмаган филармония җитәкчеләре, кара көндәшләре шушы хәлне дә үзләренчә файдаланырга тырышалар, халык өзелеп яраткан җырчыны «непрофессионализмда» гаепләү өчен бер сылтау итәләр.
Ләкин калын җир катламнары аша яктылыкка бәреп чыккан чишмәне үз юлындагы бернинди каршылыклар да тоткарлый алмаганы шикелле, үз алдына олы максат куйган талантны да чабуына ябышып кына туктатып, юкка чыгарып булмый Рәшит Ваһапов Ходай биргән талантының туган халкына хезмәт итәргә тиешлеген аңлаган хәлдә, шәхси кайгы-хәсрәтләренә йомылмый, төшенкелек упкынына ташланмый. Туган халкынын үз җырлавын яратуы, гастрольләр вакытында аны үз улы итеп каршылавы, хәер-дога кылып озатып калуы аңа рухи таяныч була, күнел тынычлыгы иңдерә. Рәшит Ваһапов бригадасында гастрольләрдә йөргән танылган нәфис сүз осталары: Әзәл Яһүдин, Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, җырчылар: Жәвәһирә Сәләхова, Динә Сиражетдинова. Зифа Басыирова, баянчы Гани Вәлиев, хатыны Зәйтүнә ханым Ваһапованың һәм башка сәхнәдәшләренең китапта китерелгән хатирәләре әнә шул турыда сөйли. Ул һәркемгә ачык күңелле, жор сүзле, ярдәмчел, мәрхәмәтле. Гастрольләр вакытындагы гүр газабына тиң юл газаплары да, ягылмаган салкын клубларда чыгыш ясаулар да. айлар буе гаилә җылысы күрми интегүләр дә анын нурлы йөзен күләгәли алмый. Ул кыен вакытларда иптәшләренең хәленә керергә дә, уен-көлкеле жор сүзе белән аларның күңелләрен күтәреп җибәрергә дә үзендә көч таба.
Ваһапов бригадасында конферансье булып шактый еллар бергә гастрольләрдә йөргән Әзәл ага жырчынын шаян табигатьле оптимист шәхес булуы турында еш искә ала иле Ул үзенең кайбер истәлекләрен мәзәкләр шәклендә язып, матбугатта да чыгаргалады. Шулардай кайберләрен китапка кертеп җибәрү җырчы холкын төрле яклап яктыртуга ярдәм итәләр.
Ваһапов сәнгатен үзләренә өлге итеп үскән Илһам Шакиров. Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов. Хәйдәр Бигичевларның үз остазларына биргән рәхмәтле бәяләре, күренекле музыка белгечләренең бүгенге җыр сәнгатебез турында фикер йөртүләре, эстрада сәнгатендәге табышлар һәм югалтулар
хакында уйланулары китапнын кыйммәтен, гади укучы өчен генә түгел, сәнгать әһелләре һәм шул сферада җитәкчелек итүчеләр өчен дә бәһасен арттыра. Китапны укып чыккач: «Аһ. нигә- н игә генә бездә халык рухына тереклек суы булып коючы талант чишмәләренең кадере юк икән. Нигә сон без милләтебезнең шундый асыл затлары мәңгелеккә киткәч кенә.
исән вакытларында кадерләрен белмәдек шул. дип үкенергә калабыз икән?»— дип уфтанып куясын. Ләкин бу җәһәттән эчке бер тавыш китап авторы һәм үзем белән дә бәхәскә керергә жөрьәт итә Әлеге зур талантлар үзләре исән вакытта кадер-хөрмәт күрмәделәр, тиешле бәһәләрен ала алмадылар дигән фикер белән килешәсе килми анын «Гади халыкның. жыр сөючеләрнең тирән мәхәббәте алар өчен ин зур кадер- хөрмәт. ин зур бәһа түгелмени9!—ди әлеге эчке тавыш —Атказанган дигән мактаулы исемнәр, берсеннән-берсе мәртәбәлерәк премия лауреатлары дигән атамалар вакытлар жил-янгыры белән юылып бетә, ә халык мәхәббәте, халыкчан сәнгать белән үрелеп, киләчәк буыннарга мирас булып кала. • Рәшит Ваһаповнын көндәлекләреннән китерелгән өзекләрдә, якыннарына, үзенен укытучысы—Мәскәү консерваториясе доценты А. М Железновка. гомер юлдашы Зәйтүнә ханымга язган хатларында даһи җырчының дөнья ваклыкларыннан өстен булган горур жаны канат кагуын күрәбез Бу жәһәттән анын композитор Салих Сәйдәшев белән рухи якынлыгы, ижади дуслыклары бүгенге сәнгать әһелләренә үрнәк булырлык Аларнын язмышы безнен көннәрдә Рәшит Ваһаповнын якташы, опера жыр сәнгатенен ин биек үрләренә күтәрелгәннән соң. бик яшьли арабыздан китеп барган Хәйдәр Бигичевта кабатланды.
Татар халкы талантларга бервакытта да ярлы булмаган, һәр заманда җырчылары да. шагыйрьләре дө. композиторлары да шактый булган аның Ләкин вакытлар узу белән күбесе халык хәтерендә тоныкланган, онытылган Агымсуда ком-ташлардан араланып. төпкә утырган алтын бөртекләре сыман, галантлыларның галантлылары гына халык хәтерендә сакланып калган. Салих Сәйдәшев. Рәшит ВаһДпов. Гатсем Сөләйманова. Зифа Басыйрова, Габдулла Рәхимкуловлар кебек халык бәгыреннән өзелгәннәре генә Ләкин халык онытмый дип. әлеге милли хәзинәбезне пропагандаламасак та була икән дигән сүз түгел, албәттә. Бу кыйммәтле байлыгыбызны без киләчәк буыннарга да мирас итеп, теркәп калдырырга тиешбез.
Сәнгать әһелләренең кыйммәтле мирасын киләчәк буыннарга тапшыруда радио, телевидение бик игелекле эшләр башкара ала һәм алар моны хат кадәри эшләп гә киләләр Заманында Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләгән күренекле музыка белгече Зәйнәп ханым Хәйруллинаның милләтебез намына тырышлыгын бүген без рәхмәт хисләре белән бәялибез Ул Рәшит Ваһаповка репертуар сайларга да. яна көйләргә сүзләр табарга да. анын ин уңышлы жырларын магнитофон тасмасына яздырырга да күп ярдәм иткән. Хәер, бер Ваһапов кына да түгел, ул вакыттагы башка талантлы җырчылар вә композиторлар да аның хәерхаһ- лыгына таянганнар Шунын нәтиҗәсе буларак, без бүген Гөлсем Сөләйманова. Зифа Басыйрова. Мәрьям Рахманкулова. Динә Сиражетдинова. Фәхри Насретдинов. Азат Аббасов. Усман Әлмиев. Нияз Даутов. Галия Кайбиикая. Зәйтүнә Әхтәмова. Габдулла Рәхимкулов һәм башка профессиональ җырчыларыбызны тынлап рухи ләззәт алабыз.
Замана ахырында ни уйласаң, шул алга килер, дигәндәй, әле менә бу мәкаләмне язып утырганда да Татарстан радиосыннан бүгенге яшьләр инде оныта башлаган, ләкин милләтебез рухи хәзинәсенең алтын фондына кереп калган кайбер жырчыларыбызнын язмаларыннан концерт бирделәр, рәхмәт яугыры Арала Рәшит Ваһапов белән Жәвәһирә Сәләхова башкара торган атаклы «Галиябану» җыры да бар иде «Урман». «Гөлжамал». «Олы юлнын тузаны». «Сакмар». «Тәфтиләү». «Салкын чишмә». «Рәйхан». «Рамай» кебек татар халык жырларын. Салих Сәйдәшев. Солтан Габәши, Сара Садыйкова кебек композиторларыбызнын тагар жанын- йөрәген бөтен нечкәлекләре белән тоеп язган жырларын кем генә яратып-ләззәтләнеп тыңламас икән " Шундый «Сирәк музыкаль язмалар»ны сирәк кенә түгел, ә бәлки ешрак ишетәсе иде
Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе мөдире, Рәшит Ваһапов мәктәбе җырчысы Рафаэль Ильясов һәм әлеге редакциянең аткән редакторы Сирине Латыйпова тарафыннан оештырыла торган «Музыкаль очрашулар». «Радио фондыннан» һ б. тапшырулар да милләтебезнең моңлы жырларын бүген яңгырату аркылы киләчәккә тапшыруда
үз миссияләрен үтәрләр дип уйлыйм
Халык бит ул шундый: үз талантларының иҗатын гына түгел, аларнын гомер юллары нинди Сират күперләре аша узганлыгын ла беләсе килә Хәбәрдарлык булганда төрле имеш мимешләргә дә урын калмас иде Ә талантлы шәхесләрнең язмышлары күп яктан охшаш була, ахрысы Яшәеш шуны күрсәтә Әнә бит. Салих
Сәйдәшевны аласынмы, Рәшит Ваһаповнымы, Хәйдәр Бигичевнымы—гомерләре Моңга әверелгән бу өч шәхеснең, кабатланмас, үзенчәлекле бу талантларның язмышлары уртак диярлек: Ходай биргән илаһи талантларын тулысы белән халыкка багышлау юлында очрап торган тормыш каршылыклары, дөньяви ыгы-зыгы белән туктаусыз көрәштә рухи көчләренең заяга түгелүе өчен җан тынычлыгын югалтулар, сәясәтле җәмгыять тарафыннан хаксызга рәнжетелүләр, шулар өстенә һәм шулардан килеп чыга торган шәхси тормышларындагы җайсызлыклардан алган күнел яралары .. Гади жир кешесенә дә бик авырга килә торган мондый тормыш сынаулары нечкә күңелле, гаделсезлекләргә чиксез нәфрәтләнүчән һәм рәнжүчән, әмма үз- үзләрен яклауда күп очракта гажиз вә чарасыз булган сәмави жаннар өчен күп мәртәбә кыенрак лабаса. Нәтижәдә, Монга әверелгән гомерләрнең яшьли янып, һәлак булуы . Бу хәлләр безнең күз карашыбыз житкән Тукайлар заманыннан ук шулай кабатлана килә. Нилектән шулай бу? Әллә инде юкса кайчандыр мөстәкыйль дәүләтчелеген югалткан халыкнын үзе тудырган талантларын сакларлык, аларга Ходай биргән илаһи көчләрен тулысынча ачарга, аларны тиешенчә кадерләргә рухи һәм икътисади дәрманы житмәүдән микән? Юкса, гасырга бер туа торган жыр солтаны Рәшит Ваһапов ижатынын үзе вафат булганнан сон кырык елга якын «онытылыбрак торуын» ничек аңларга соң’’ Ярый әле жырчының авылдашы анын мирасын барлап, архив тузаннарын актарып, фәнни хезмәткә тиң китап язарга алынган. Шуна кыюлыгы, көче, сәләте житкән һәм ул аны намус белән башкарып чыккан. Якташлары әлеге китапны дөньяга чыгаруда матди ярдәм иткәннәр.
Янә шунысын да әйтергә кирәк: Рифат Фәггахов узган ел икенче бер якташы— зур талант иясе, мәшһүр актер-жырчы Хәйдәр Бигичев ядкарена багышланган ■ Китмә, китмә, Сандугач!» дигән китапны төзеп, редакцияләп (ике китапның да нәшрият мөхәррире— Флорид Әгъзамов) «Татарстан» журналы нәшриятында бастырып чыгарган иде Әле моңа кадәр Равил Фәхретдиновның Илһам Шакиров турында «Жырчы» (Татарстан китап нәшрияты, 1973) дигән бәләкәй генә мәҗмугасыннан тыш, күренекле җырчыларыбызнын тормыш һәм иҗат юлларын яктырткан китаплар күренгәне юк иде шикелле. Белүемчә, хәзерге вакытта Габдулла Рәхимкулов турында язучы Әхәт Сафиуллин, күренекле нәфис сүз остасы Әзәл Яһүдин турында журналист Рафаэль Сальмушев һәм филармония музее хезмәткәре Алсу Хәлилова махсус китаплар чыгару өчен әзерлек алып баралар. Ул мәҗмугаларны нәшер итү өчен матди яктан булышучылар табылырмы—әлегә әйтүе кыен.
Әлегә исә безнең кулыбызда милләтебезнең талантлы ике улына багышланган, затлы кәгазьдә, фоторәсемнәр белән бизәлгән ике китап бар Тик менә аларнын тиражлары гына азрак, 2—3 мен данә генә. Хәлбуки, ошбу китапларны эзләп алып укыячакларына шигем юк. Чөнки бу хезмәтләр гыйбрәтле язмышлы, халкыбыз өчен газиз булган шәхесләребезнен әлегәчә яхшы мәгълүм булмаган тормыш-гомер юлларын яктырту белән бергә, жыр, аеруча профессиональ жыр сәнгатебезнең узганы, бүгенгесе турында бик күп мәгълүмат та бирәләр, анын киләчәге турында уйлануларга да этәрәләр.
Авторның хаклы фикеренчә, «гарасатлы елларда татар халкын Дин һәм Мон саклап калды...» Мин дә мәкаләмне әлеге фикергә аваздаш бер шигыремнән өзек белән тәмамлыйсым килә:
Ач булса да. жырлый иде халкым. Жаны өчен кирәк булгандыр Вакытлыча, бәлки, жыр-моннары Азан моңын алыштыргандыр
Aft һәм Кояш тотылганда, Җирдә
Бар тереклек ничек моңланса,
Жаннарны шом басар иде шулап Азан йә Жыр моңы булмаса.
Ай һәм Кояш нуры—икесе дә Зарур булган кебек Җир өчен. Кирәк икән Азан һәм Жыр моны. Саклар өчен адәм баласының «Жан үлемсез!»—дигән Өметен...